Логотип Казан Утлары
Роман

КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)

Унбишенче елның яңгырлы көзге кичендә волость капка төбенә ике жандарм озатуында арбалы ат килеп туктады. Озатучыларның берсе, чыланган киемнәрен каккалап, бинага кереп китте, ә арбада калганы, башын аска иеп, битараф кына утыруында булды.

(Башыннан укыгыз)

15
Унбишенче елның яңгырлы көзге кичендә волость капка төбенә ике
жандарм озатуында арбалы ат килеп туктады. Озатучыларның берсе,
чыланган киемнәрен каккалап, бинага кереп китте, ә арбада калганы,
башын аска иеп, битараф кына утыруында булды. Жандармнарның
юлдашы – Георгий Плехановның көрәштәше Яков Константинович
Никонов – юешләнгән башлыгын өскә күтәреп, тирә-ягына карады. Өченче
сөрген, ничәнче урын. Себере дә калмады, якынрагы да. Монысы авыррак
булачагын ул сизде, чөнки килгәндә жандармнар аңа бу юлы аралашу
мөмкинлегеннән мәхрүм ителәчәге турында әйттеләр. Озак утырдылар
арбадагылар яңгыр астында, беренче жандарм, волостьныкылар белән
тиргәшә-тиргәшә, кәгазьләрне рәсмиләштергәнче, аннан старостаны
табып китереп, сөргенчегә торыр урынны билгеләгәнче. Ниһаять, чакырып керттеләр. «Нишләп берни дә үзгәрми соң бу дөньяда? Себер ни, Урал
ни...» дип уйлады Никонов, каләм сыныгы белән жандарм сузган язуга
кул куйганда.
– Менә нәрсә, Никонов! – Жандарм үзен бик бөек кеше дип хис итте
бугай, тавышын мөмкин кадәр югары күтәрде. – Сәясәт, сәяси эшләр
булырга тиеш түгел! Без моны бик тиз белербез, хәтереңнән чыгарма!
Моннан чыгып китү юк! Монысын үзең дә беләсең, тәҗрибәң зур! –
Жандарм бераз туктап торды да, тавышына мыскыллау өстәп, сүзен
тәмамлады. – Яшә менә шушында, пайтәхетләрдә яши алмагач!
Икенче жандарм да авызын ачты:
– Торыр урының, ярар, азрак жәлләдек, русларда булыр. Гәрчә татар
гаиләсенә урнаштырырга дип язылса да. Әгәр безгә мәшәкать чыгарсаң,
гаеп үзеңдә булыр. Безнең игелекне онытма!
Таза гына тормышлы Иван Суходеев өенә җитеп, хуҗа белән сөйләшкәч
тә, саубуллашып та тормыйча, чыгып киттеләр.
Урта буйлы, коры сөякле, чәчләренә чал төшә башлаган Никонов йорт
хуҗасына карады. Ул бернинди дә кичерешләрен күрсәтмичә, читкә
карап кына, жандармнар белән саубуллашты. Ярты өйне биләгән зур мич
янында тын гына, бәләкәй кызын кочаклап, чибәр хуҗабикә тора, унбиш
яшьләр чамасы малай, егылып төшәрдәй булып, мич башыннан Никоновка
төбәлгән. Шәм яктысында өй почмагына барып терәлгән өстәлдән
биектәрәк торган ялгыз Мәрьям ананың йөзе ачылып-ябылып ала. Иван
кузгалды. Мыегын сыпырып, сөргенчегә якынрак килде. Никонов аңардан
алдарак сүз башлады:
– Танышыйк, бергә яшәргә, Ходай кушкач. Никонов Яков Константинович.
– Ул алгарак атлады. – Социалист. Сәяси эшләр өчен сөргендә. Мәскәүдән.
Ышанам, озакка булмас.
– Иван Семенович Суходеев мин. Болары – хатыным Антонина, балалар.
– Ул хатынына борылды. – Табын әзерлә җәһәт кенә, кеше юлдан килгән!
Шул арада мичтән очып диярлек чүлмәк чыкты, өстәлгә тигез итеп,
матур итеп туралган арыш икмәге ятты, май һәм бал салынган пыяла
савытлар килеп утырды.
* * *
Менә шулай яшәп китте Никонов Казанлыда. Тулы ук булмаса
да, университет белеме булгач, ул иң кирәкле кешегә әйләнеп китте.
Фельдшерлык хезмәтен оештырып җибәрде, земство ачкан мәктәпкә
ярдәм итә башлады. Муллалар фельдшерлык эшенә каршы чыгып
карадылар каравын, тик халык нык торды: заманында Әхмәтгали хәзрәт
сүзенә колак салып, авыл хастаханәсез торып калды бит инде. Менә
шулай тора-бара Никонов бик кирәкле кеше булып китте, халык белән
дуслашты, балаларны якын итте, өй хуҗалары да аны яратты. Җирле
халык белән аралашу мөмкинлеге аз булачак, дисәләр дә, андый хәлләр
булмады диярлек. Бу авыл кешеләренең күбесе рус телендә әйбәт сөйләшә,
аңлашылмаучылык юк дип әйтерлек. Татарлар һәм башка халык аңа карата
бернинди дә начарлык эшләми, киресенчә, аның белән әйбәт мөгамәләдә
булырга тырыша.

Кышка Иванны сугышка алып киттеләр, тик озак та үтмәде, аның
фронтта һәләк булуы турында хат килеп җитте. Никонов торган гаиләдә
бик авыр көннәр башланды. Антонинаның күз алдында бәләкәйләнеп
калуы куркыта, балаларны ашатырлык берни булмавы төшенкелеккә
илтә.
Бәла үзе генә йөрми икән шул. Антонинаның бәләкәй кызчыгы Сима,
урамда уйнап йөргәндә, бурасын алыштырып яткан коега егылып төште.
Елау тавышын ишетеп, күләгәдә ашап утырган эшчеләр, кызчыкны коедан
чыгарып, өенә илтеп куялар. Никонов урман юлыннан йөреп кайтканда,
бала күзләрен шар итеп ачып, бер сүз эндәшә алмый урында ята, ә әнисе
ни эшләргә белми өзгәләнә иде. Хәлне бер сүздән аңлап, Яков шунда ук
Антонинаның елавын туктатты, аннан аңа эш куша башлады.
– Син хәзер йөгер Сәләхетдин кибетенә, анда шешә белән серкә саталар.
Шуны ал. Тик монда, үзебездә чыгарганын, Никольский химзаводында,
әллә кайдан алып кайтканын түгел. Калганын карарбыз тагын.
Тиз әйләнде Антонина.
– Ә хәзер юка гына берәр киемне шул серкә кушып чайка, бераз җилләтик
тә юеш килеш киендерербез.
Монысы да эшләнде.
– Иртәнгә бөтен булган күгәргән урыннары килеп чыгачак. Ә хәзергә
бакчадан җыеп кергән үлән-яфракларны кушып, бал тамызып, чәй ясап
эчерт. Ә мин бераз сөйләшеп алыйм очучы кыз белән.
Яков баланы төреп күтәреп алды да йомшак кына сөйли башлады.
– Сима, син матур, син чибәр, син акыллы, син җитез, син – көтеп
алган кадерле кеше, син – яраттыра торган бала, син сөйләшкәндә кошлар
кушылып җырлый, син шаян, син шук, син өлгер, син... Ә син безне ташлап
китәргә чамалыйсыңмы әллә? Юк, әлбәттә, юк!
Антонина, күз яшьләрен сөртергә дә онытып, аны тыңлады. Кайдан чыга
бу тиклем матур сүзләр? Ә Яковның туктарга исәбе дә юк иде. Өйнең бер
почмагыннан икенчесенә йөри-йөри, ул сөйләвен белде, баланың ачыла
башлаган юрганын төзәтте.
– Сима, сине, бирсен Ходай, үстереп кияүгә бирәсебез бар әле. Шуннан
синең безне оныклар белән шатландырасың бар әле! Син аларны ачык кое
янында уйнамаска кирәклеген кисәтәсең бар! Шуны онытма! Менә бит
синең күпме эшең бар бу дөньяда! Кайда әле безнең тәмле чәебез? Бер-ике
йотым капкалап алыйк. Барысы да файдага!
Тагын йөрү, тагын йомшак кына, тыныч кына сөйләү.
– Сине алда нинди матур дөнья көтә, син бит моны үзең дә беләсең. Сине
ничә кеше яратканын да беләсең. Әйдә, барыбызны да шатландырып, тиз
генә аякка басабыз. Иң беренче булып, әниең шатланыр, аннан Андрейка,
шуннан мин, тагын күршеләр, бу урамда яшәүчеләр, авыл кешеләре, аннан
һавалардан карап торучы әтиең...
Антонина, шушы бәләкәй генә кызчык өчен җан атучы кешеләрнең
шул тиклем күп булуына үзе дә аптырагандай, бер сүз дә әйтә алмыйча
калтырап тора бирде. Ә Никонов өйне урады да урады, сөйләде дә сөйләде,
арыганы да сизелми иде. Антонина берничә тапкыр баланы үзенә алырга
теләп тә карады, тик Яков якын да китермәде. Иртәнгә кызчык, ниһаять, күзләрен йомып йоклап китте. Никонов та утырган җиреннән башын иеп
йокыга талды.
Иртән коп-коры булып кибеп киткән күлмәкне салдырганда, кызчыкның
тәнендә учлап-учлап сыланган кара көйгән бихисап таплар күренде.
– Монысы әйбәт, тиз үтә торганнары. Иң мөһиме – эчтә ниләр икән?
Авыздан-борыннан кан килми. Димәк, эчтә куркыныч юк. Сөякләрне
капшап чыктым, сынганы сизелми. Тик башы, кул-аяклары авыртыр инде
беркадәр вакыт. Ә хәзер баягы чәйне тагын яңартып җибәрәбез. Моңа менә
нинди үләннәр кирәк була...
Терелде бер айдан Серафима.
– Синең исемең дә бит фәрештәнеке. Шуңа да син һәрвакыт кеше
күзендә. Сак булу кирәк, үзең турында уйларга кирәк, ярыймы, Серафима?
Кыз инде шатлык нурлары йөгергән күзләре белән бер әнисенә, бер
Яковка карады, ризалашып башын какты.
– Менә тагы бер сүзем бар, кызым. Кайчандыр минем... әнием кызларыңа
өйрәтерсең дип, бик көчле дога ятлаткан иде... Кызларым-улларым булмады.
– Ә нигә булмады инде? – дип сорау бирде Сима борчулы тавыш белән.
– Тормыш, тормыш шулай икенче юлларга алып кереп китте шул!
Монысын аңлый алмый әле кызчык. Тик дога ятлауның нинди җаваплы
булуын ул инде белә, шуңа да тагын сорады:
– Ә кайчан ятлый башлыйбыз?
– Нигә көтәргә ди әле? Хәзер үк! Әйдә, кабатла минем арттан:
Храни, Творец, меня, подруг,
Даруй им благодать!
Одних только лишь светлых дней
Хочу им пожелать!..
Серафима яңгыравыклы матур тавышы белән Яков Константинович
артыннан доганы кабатлый да башлады. Бераздан инде ул аны бер
хатасыз сөйли дә иде. Монысына Никонов тагын кысылмый булдыра
алмады:
– Сима, доганы теләсә ничек, теләсә кайчан укымыйлар, аны эчтә генә
тотып, кирәк чакта гына, Алла йортында йә Алланың йөзе каршында гына
укыйлар. Син дә шулай ит, яме?
Кызчык, акыллы күзләре белән аңа карап, ризалашып баш какты.
* * *
Шушы хәлләрдән соң, беркөнне Яков Константинович Антонинага,
игътибар белән карап, сүз кушты:
– Антонина, миңа монда сөргендә яткан өчен дәүләт акча түли. Ул акча,
әгәр рәтен белеп кенә файдалансаң, барыбызга да яшәргә җитә. Шуңа күрә
мин аны сиңа тапшырам, үзең белгәнчә сарыф ит.
Антонинаның кызара төшүен күреп, ул тиз генә аны туктатырга теләп
кулын күтәрде.
– Ишетәсем дә килми. Мин – профессиональ революционер, ничек
итеп башкача булсын, ди? Безгә бүгеннән бу хәлләрне ерып үтәргә кирәк.
Соңыннан ни булыр, карарбыз!

– Яков Константинович, сез бит безнең өчен шул тикле күп изгелек
эшлисез. Андрейны Мәскәүгә урнаштырдыгыз, менә хәзер Симаны
коткарасыз...
– Алай уйлама, Антонина. Андрей укырга тиеш. Минем партия буенча
коллегалар аны гел кайгыртып торалар, киләчәктә дә шулай булачак.
Серафима инде ул күз алдында булган хәл, мин врач буласы кеше бит әле,
ничек аңа кулдан килгәнне эшләмәскә, ди? Мин бу гаиләдән башка... синнән
башка үземнең тормышымны күз алдына да китерә алмыйм!
Елады Антонина, тик яшьләрен күрсәтмәскә тырышты. Пешергән
ашларының иң тәмлесен Никоновка салды, аның сүзен тыңлап кына торды,
кушканын да көтеп тормыйча, аңа булышты. Яков та аңа бик зур игътибар
белән караганын сизми дә калды. Беркадәр вакыттан соң Антонина да
аңа ияләнә башлады, ахры, бик якын килмәсә дә, аның күзенә генә карап
торган кешегә әйләнде.
Бу турыда бик еш уйланды Никонов. Революционерлар булып халыкка
чыктык, халык арасында да йөрдек, халык тормышын өйрәндек, шул
тормышны җиңеләйтерлек, яхшыртырлык юллар эзләдек. Таптыкмы
соң? Һич югы Антонинаның тормышын җиңеләйтә алдыкмы? Монда әле
ярый, зур авыл, кеше күп яши, хуҗалык мәдәнияте үзенә күрә оешып
килә. Әнә бит, Марксны берни дип тә белмәгән килеш, Плехановны
артта калдырып, күмәкләшеп, бер яланны эшкәртәләр. Ә бәхетлеме соң
Антонина? Шунда ук күңелнең әллә нинди ерак нокталарында тискәре
бер фикер уяна: ә син үзең, үзең бәхетлеме соң? Сөргеннән-сөргенгә
йөрерсең, фатирдан-фатирга качып, күпме ятарсың икән? Яшең дә бара.
Ә Антонина? Буйга да зур түгел, үзенә тартып торган йомшак тавышлы,
күз алмаслык буе-тәне, озын коңгырт чәче урман кебек, сагышлы
карашлары белән йөрәккә үтеп керә алган хатын. Соңгы вакытта Яков
аның йөзен көне-төне шәм яктырткан почмактагы Мәрьям ана йөзе белән
чагыштыра башлады. Әйе, шул ук бөтен дөнья сагышын үз эченә алган
күзләр, башкалар өчен җанын да кызганмый фида кылырга, шулай ук
тирәннән чишмә кебек ургылып чыгарга әзер торган наз, шул ук Ана
буларак бөтен дөньяны сакларга, якларга әзерлек... Бер кешедә күпме
әдәплелек, күпме түземлелек! Бу уйлар көннән-көн тирәнәйделәр,
көчәйделәр, чыгарга юл эзләделәр. Тик уйлар гына түгел иде шул
монда. Хисләр, хисләр – менә нәрсә иде бу! Яков бу хисләргә каршы
тора алмаячагын инде аңлый башлады.
Ә Андрей бик башлы, акыллы һәм сәләтле укучы булып чыкты.
Яков Константиновичны бер уй борчый иде: әгәр хәзер үк аны тиешле
юлы белән җибәрмәсәң, соңга калабыз аның үсешендә. Акыллы, тик
вакытында укымаган кешеләр азмы? Шуңа күрә ул, үзенең Мәскәүдә калган
көрәштәшләре белән язышып, Андрейны тулы пансионлы берәр гимназиягә
урнаштыруны сорады. Күп тә үтмәде, алардан уңай җавап та килеп җитте.
Бу эштә иң авыры: малайны Мәскәүгә озату булды – монысын да чишә алды
Яков. Екатеринбургтан кайтып баручы бер коллегасы Андрейны Чернушка
станциясеннән башкалага алып китә алды. Сирәк-саяк килеп торган хатлар
эшнең җайга салынуы турында сөйли иде.
Сөргендә яткан Яков Константинович авылда дошманнар да тапты. Февраль инкыйлабыннан соң эшсез калган урядник күзләде аны,
хатларны, җибәрелгән китапларны йә китереп җиткермичә югалтты, йә
тоткарлады. Вакытлы Хөкүмәтнең бу революционерны төрле милләт
вәкилләреннән тупланган халык кабул итмәс дигән фаразы гына
тормышка ашмады.
* * *
Ильяс Казандагы сөйләшүне һич исеннән чыгармады. Мәхмүт Алиевнең
белмәгән кешесе юк, ул Яков Константинович Никоновны да белә булып
чыкты бит. Ул аның Россиядәге беренче марксист Георгий Валентинович
Плехановның көрәштәше булуын да белә. Ул аңа, кайткач та, Никоновка
барырга кушты. «Өйрән, тыңла, хәтереңдә калдыр ул әйткәннәрне!» – дип
тә өстәде.
Тик ничек барып күрергә? Теге заманда болай кергәләштергәне бар иде
дә, хәтерли микән әле ул Ильясны? Шуннан болай көпә-көндез барып керү
аңа зыян итмәсме – кем белә аның хәлләрен? Элеккеге урядник, исерек
баш, көне-төне сагалый дип сөйлиләр, кергән-чыкканнарның барысын да
язып бара, диләр. Ничек кенә уйламасын, кичен Никоновны күрергә карар
итте Ильяс.
Кич көттермәде, кызарып, кояш батуга караңгылык төшә дә башлады.
Ильяс акрын гына, алдын-артын караштырып, урам буйлап килде дә
Иван Суходеевның өе каршындагы түрбакчага борылды, биек муеллар
кырыннан үтеп, өч-дүрт адым атлауга, өй алдына чыгып та җитте. Анда
инде Никоновны эзләп торасы да юк: ул, сул кулына китап тоткан килеш,
уңы белән оеган аягын уып, агач төбендә утыра иде.
– Хәерле кичләр, Яков Константинович! Мөмкинме?
– Ә-ә, солдат, кер, кер, әлбәттә! Мин сине күптән көтәм, син генә
кермисең менә!
– Кайтуга бит өч-дүрт кенә көн, Яков Константинович, әле өйне
төзекләндердем, башка эшләр булды йорт-курада. Шулай вакыт үтә дә куя.
– Мине үпкәләп әйтә икән дип уйлый күрмә тагы, аңлыйм барысын
да. Ә керүең әйбәт, монда Россиядәге соңгы хәлләр турында хәбәрләргә
кытлык, ой, нинди кытлык! Сөйләшик. Миңа өч сорауга җавап кирәк.
Беренчесе, солдат халкының сугышка булган мөнәсәбәте. Икенчесе –
партияләрнең активлыгы. Әнә бит ни эшли эсерлар фиркасе. Өченчесе –
болай барса, сугыш бетерүне фронтны ташлауга кайтарып калдырырлармы?
Меньшевиклар бик тирәнгә кереп баралар бит! Әлегә шул, калганын
карабыз.
Никонов Ильясның җавапларын төпле дип тапты. «Яңалыкларга
кытлык!» дисә дә, аның фронт хәлләреннән хәбәрдәр булуына игътибар
итте. Сөйләшү сузылды, Антонина чыгып, аларга чәй ясап бирде, ниһаять,
бертуктамый барган сөйләшү мондагы хәлләргә килеп терәлде.
– Яңа инкыйлаб булуы көн кебек ачык, Ильяс. Ул була калса, миңа да
юл ачыла Мәскәүгә табан. – Никонов күзләре белән тирә-ягын урап чыкты.
– Менә сезгә авырга туры килер. Большевиклар Учредительное Собрание
турында ишетергә дә теләми, ризалашсалар – бары тик вакытлыча, тактик
адым исәбендә генә.

– Ни белән тәмамлануы мөмкин инде моның?
– Гражданнар сугышы белән, гражданнар сугышы, Ильяс! Туган туган
белән, ата ул белән сугышачак. Моның ни белән бетәчәген аңлап та булмый.
Кыргыйлык булачак, илне харап итәчәкләр. Ленин моны аңларга теләми,
ә Георгий Валентиновичны тыңламый да.
– Ә акыл белән эш итү кайда?
– И-их Ильяс, Ильяс! Син күпне күргән кеше, ә гимназистлар кебек
фикер йөртәсең. Нинди акыл булсын власть өчен көрәшкәндә? «Башта
власть, аннан карарбыз, аннан беркемгә дә бирмәбез!» Менә нинди фәлсәфә
бит аларда.
Бер минутка тын калдылар. Казандагы очрашу искә төште. Анда
бөтенләй башкача сөйләшү, башкача дәлилләр. Бәлки, бер үк сүзләр дәдер,
аларны фикер баскычына менгерү башкача. Тик ничек кенә булмасын,
Ильяс Казан егетләренең дә, Никоновның да белем, әзерлек дәрәҗәсен
чагыштырып, үзенең әле бик артта булуын аңлый иде. Никонов соңгы
соравын бирде:
– Син партия яклы гынамы, әллә инде әгъза дамы?
– Әгъза. Казанда чакта гадиләштерелгән юл белән үттем.
– Ике Бельгия хәтле җиргә бер большевик. Алга барачакбыз, болай булса.
Никонов көлгәндәй итте, тик шунда ук туктады.
– Юк, юк, мин көлмим. Бу – объектив вазгыять. Шулай булмыйча. –
Никонов бер минутка уйга калды. – Ә миннән сиңа берничә киңәш, Ильяс.
Ильяс, армияне искә төшерепме, шунда ук аркасын турайтып утырды.
– Алдан ук үз яныңа ышанычлы кешеләрне җыя башла. Шуннан – корал.
Коралсыз берни эшли алмаячаксыз. Тагын кайда, ничек яшеренеп ятарга
урын бар, шуны карап куегыз. Сугыш тәртибен белгән кешеләр кирәк,
ансыз авырга туры килер.
– Сез мине бөтенләй сугышка әзерли башладыгыз! – дип көләргә
тырышып карады Ильяс.
– Мин вакытын да әйтә алам бу хәлләрнең. Көзгә большевиклар
инкыйлабны ясаячаклар. Шуннан Учредиловка белән уйнау була, ә яңа
елдан мин әйткән Гражданнар сугышы башлана, чит илләр һөҗүм итәчәк. –
Никонов бер мизгелгә туктап калды. – Монда сезнең эшләр бик гади түгел,
башка җирләргә караганда, күпкә катлаулырак! Милли мөнәсәбәтләр дә бар,
бу якның бай булуы да бар. Соңгысы – эсерлар өчен менә дигән җирлек!
Монда кайткач яшәве җиңел булыр дип уйламаган иде Ильяс. Тик алда
максатлар булмау, нәрсә эшләргә кирәклеген белмәү, фиркаләрнең эш
юлларын аңламау – барысы да Ильясның әлегә бу эшләрне томанлы итеп
күрүе турында сөйли иде. Үзе дә моны аңлый башлаган Ильяс Никоновка
ярдәм сорап мөрәҗәгать итте:
– Яков Константинович, әзерлегемнең дәрәҗәсе бик түбән булуын мин
аңлыйм. Андый кыю эшләр алда торганда миңа азрак булышмассызмы?
Никонов аңа көлеп җавап бирде:
– Данлыклы «Галия» мәдрәсәсен тәмамлаган егеткә моны гына аңлау
кыен булырга тиеш түгел! – Шуннан ул, җитдиләнеп, сүзен дәвам итте. –
Яхшы, булдыра алсаң, көн дә кил. Аңлашырбыз. Икебез дә мөгаллимлекне
сагынганбыз, бер очына барып җитәрбез ничек тә.

– Рәхмәт, Яков Константинович!
Ильяс кузгалды. Ул киткәндә, куаклар артында утырган ике кешене
күрде, дикъкать белән карап, аларның авыл ирләре икәнен таныгач,
күрмәмешкә салышып, тыныч кына йорттан чыкты.
Никонов, урыныннан торып, куллары белән патша төрмәләрендә
ятланган бер-ике хәрәкәт ясап, талган буыннарын яздырды, шәмне икенче
ягы белән борып, китабына үрелде. Әле бер дә йоклыйсы килми иде
аның. Менә бит нинди кыю егетләр үсеп килә, болар эшне азагына илтеп
җиткерәчәкләр. Жәл, Плеханов белән Ленин гына килешә алмыйлар,
уртак тел тапсалар, инкыйлаб та үз юлына тизрәк кереп китәр иде.
Килешә алмау – әлеге дә баягы максатларда, үсү юлларында шул. Ә
бусы бик гади нәрсә түгел. Елларның нинди кырыс булуына карамастан,
Ленин армиядәге тәртипне бозган солдатларны яклап чыкты, фронттагы
дуслашуны аклады, сугышның инкыйлаб белән тәмамланырга тиешлеген
исбат итәргә тырышты.
Якында гына нидер кыштырдады. Никонов исерек урядникның
караштырып йөрүенә инде күнегеп бетсә дә, аның шулай яшеренеп, монда
килүенә ачуы чыга иде. Ул явыз кунакка бәрер өчен ару гына бер таяк та
әзерләп куя башлады. Менә әле дә, яртысы язылган битне читкә куеп, сул
кулы белән таягын капшады.
– Кем бар? Кем йөри караңгы төндә?
– Бу мин, Яша дәдә. Мин, Шакир!
Никонов лампаны кабызды.
– Кер, нәрсә таптанасың, килгәч? Ни булды?
Бакча капкасын тын гына ачып, уңайсызланып кына, нык гәүдәле,
Шакир килеп керде.
– Бераз утырыйм әле синең кырда дип кердем, Яша дәдә.
– Тагын сүзгә килештегезме Сәләхетдин бай белән?
Шакир сул кулын селтәде.
– Аның белән шайтан да уртак тел таба алмый! Яз көне печәнлек бүлеп
бирергә вәгъдә иткән иде. Бер атна исенә төшерәм, юк! Сәбәбе дә ни бит –
имеш, быел җәй коры булган! Нишләп коры ди әле ул? Әнә, Чәчрәткедән
халык печәнне ташып бетерә алмый!
Никонов урындыкны өстәлгә таба тартты.
– Әйдә, утыр, әле.
– Яков дәдә, өйдә ятып булмый бит. Балаларны ашатырга кирәк, алар
миндә алтау, үзең беләсең. Менә кыш буе Сәләхетдингә бил бөктем. Ә ул?
Имеш, быел печән юк, җәй коры килгән.
– Ну, җәйне коры килде дип әйтергә буладыр да, тик су буйларында үлән
күп. Алдаша ул, хәйләли генә!
– Менә, менә! – Шакир туктап калды. – Яков дәдә, син гафу ит, мин үзем
генә түгел бүген, Кәрам белән. Бераз әче бал да эчтек инде, – дип каушады
Шакир. – Әнә ул, болдыр артында утыра.
Никонов елмаеп куйды.
– Чакыр соң, ник чакырмыйсың?
– Ю-юк, кыенсына ул сездән!
– Чакыр, чакыр, бар!

Шакир, борылып, тын гына утырган Кәрамга эндәште:
– Кер инде, Кәрам абзый! Нәрсә инде хәзер...
Тузанлы аякларын җиргә ышкып, эшләпәсен салып, кулына тоткан
Кәрам килеп керде.
– Яков дәдәй, үзең кара: мин бит аңарда менә моның кебек чактан эшлим!
– дип, Шакир кулы белән өстәл биеклеген күрсәтте. – Үземне белгәннән!
Ә башкалар? Ярты авыл аңа бил бөгә!
– Ә мин? Ә без? – Кәрам урындыкка утырды. – Безнең нәсел дә көне-
төне аңа эшли!
– Егетләр, без болай сөйләшсәк, таң әтәчләре уянганчы утырырбыз.
Болар – гомуми сүзләр. Сез берничә сорауга җавап бирегез. Беренчесе –
ничек алдады ул сезне? Хәер, бусына ишеттек җавапны. Икенче сорау – бу
алдан ук килешенгән эшләр идеме, әллә бүген йә кичә сөйләшкән эшме?
Үзегез генә сөйләштегезме, әллә шаһитлар да бар идеме?
Ирләр икесе бер тавыштан кычкырып җибәрә яздылар:
– Әллә кайчан, әллә кайчан! Эш башлаганчы ук! Ярты авыл ишетте
безнең сүзне, ярты авыл!
– Менә монысы аяк терәп сөйләшергә мөмкинлек бирә, кирәксә. Тагын
бер сорау. Бу эшләрнең вакыты билгеләнгән идеме?
Ирләр тагын уйга калды.
– Кем белгән инде анысы да кирәк икәнен... Вакыты ни – шул инде
печән өстендә...
Менә шулай. Алдыйлар авыл кешесен, алдыйлар, аның кануннарны
белмәвеннән файдаланып. Киләләр дә зарланалар. Сорауларга ачык кына,
төгәл генә җавап бирә алмыйлар. Никонов тагын бер эзсез югалачак эшне
күз алдына китерде:
– Нәрсә, жалу, гариза язып карыйбызмы? Хәл ителәсенә ышаныч бик
чамалы. Кызганыч!
Ирләр дә моны яхшы аңлый иде. Кичке салкында балның кызулыгы да
суына төште, вакыт та, бая әйткәнчә, әтәчләр уяныр чакка якынлаша иде
инде. Беренче булып, олырагы – Кәрам урыныннан торды.
– Рәхмәт тыңлаганыңа, Яков знакум. Аңладык. Безне яклар бернинди
нәрсә дә юк шул монда. Язудан ни файда?
Икесе дә урамга таба борылдылар, иелеп-бөгелеп, агачлар астыннан
үттеләр дә тыныч кына чыгып киттеләр.
Никонов кәгазьләрен җыештырды, лампасын сүндерде. Өстәл өстендә
иртәнге яктылык белән шәм яктылыгы ярыша иде. Шәм уты, җиңеләчәген
аңлап, шәмдәлдәге эрегән балавызга сеңеп юк булды.
Ишек ачылды, шәлгә төренгән Антонина чыкты да Яков янына килеп
басты. Аның уйчан күзләре аңа караган, әйтер сүзе юк, әйтәсе килгәне
әйтелмәгән, килмәгәне – көн дә әйтелә торганы, көнкүреш сүзләре кызык
түгел.
– Антонина, Тоня... Сиңа сүзем бар. Елдан артык бер өйдә торабыз.
Минем өчен син бик кадерле кешегә әйләндең, моны инде үзең дә
сизәсеңдер. Дөнья болганчык, буталчык заман, бераздан миңа да кайтып
китәргә рөхсәт булыр. Тик мин кая кайтырымны да белмим. Ә син шуны
белергә тиешсең – мин сине калдырып китә алмыйм. Син кайда – минем өем, тормышым шунда. Каршы төшмә минем сүзләргә, зинһар, уйла:
әзерсеңме минем белән тормышыңны бәйләргә? Ашыктырмыйм, тик сорау
бирелде, җавап булырга тиеш!
Антонина, күз яшенә төелеп, ишек буенда торган урындыкка барып
утырды.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 07, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев