Логотип Казан Утлары
Роман

КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)

– Ильяс, яктыра. Кеше йөри башлады. Әнә, азан да яңгырый. Әллә ни әйтерләр, мин өйгә киттем, – диде. – Кичкә тиклем... – Ильяс үзе дә сизмәстән әйтте дә салды. – Кадерлем! Бу сүз, икесенең дә башында матур уйлар булып уралып, аларга көне буе дәрт өстәп торды.

(Башыннан укыгыз)

14
Казанлы, иртә булуга карамастан, эсселек һәм Шопен музыкасы белән
каршы алды Ильясны. Кайдан бу ят музыка, әллә тагын төшкә керәме ул
дип, башын боргалаган солдатка карап, Гәрәй көлеп җибәрде:
– Түгел, төш түгел бу. Чынлап та, ят көйләр. Матусов кызларына каладан
алып кайткан пианин дигән корал. Кече кызы Анна уйный анда. Белмим,
бармаклары сөяксездер аның, шул тиклем тиз дә, җитез дә уйный, шайтан.
Баштарак гармуннан ары башканы күрмәгән безнең халык егылып китеп
тыңлый иде, өйрәнделәр, хәзер бик исләре китми тагы.
Тыңларлык та шул, төш тә дип әйтерлек. Бер елдан артык элек Польшада
юлларыннан туктап калып тыңлаганнар иде бу коралның уйнавын. Польша
нәрсә, үзебездә дә бар икән бит андый әйбер хәзер. Бу турыда ул Гәрәйгә
әйтте. Тегесе бик җитди итеп сүзен дәвам итте:
– Чүп кенә ул Матусовка пианин. Син аның эшләрен, җитештерү
ысулларын күрсәң, аптыраудан нишләрсең! Чит илләрдән әллә нәрсәләр
алып кайтып куйды бит ул!
– К-кемгә с-сугыш, ә к-кемгә б-байлык т-табу ю-уллары!
– Шулай, шулай!
Арбаның таудан түбәнгә этүен тотып килгән ат биек тау итәгенә җитәрәк
тәгәрмәчләргә ирек бирде. Көтмәс елгасы күперен чабып үтеп, алар авылга
очып диярлек килеп керделәр.
Бик еш кайтып булмаса да, Казанлы – күңелләрнең иң нечкә кылларында
урын алган туган як, талгын җылы җилләре, Чия тау артыннан чыгып
килгән зур кызыл кояшы, иртәнең бер мәлендә генә була торган тынлыгы
белән барлык хәсрәтләрне оныттырды, бушаган күңелгә җан өрде.
Ильяс бертуктамый тирә-якка карый, яраланган муены башын борырга
ирек бирми, шуңа да ул бөтен гәүдәсе белән борыла. Моны күреп, Гәрәй
тагын көлде:
– Шул тиклем әйләнмәсәң тагы? Артың белән арбаны тишәсең бит!
Ат, чабып килеп, аның туган урамына борылды да Гәрәйнең дилбегәне
йомшак кына тартуын сизеп, Ильяслар капкасы алдына килеп туктады.
Әллә кайдан сизгәндәй, беренче булып, Нәгыймә килеп чыкты.
– Балакаем! Көннәр буе күземне дә алмый олы юлга карап, сине көттем.
Менә бит, Аллага шөкер, исән-сау кайтып та җиттең! Әйдә, балакаем, әйдә!

– Нәгыймә, Ильясны кочаклап алып, арбадан төшәргә ярдәм итте, төшкәч
тә бик озак аны җибәрми тотты.
– С-саумы, ә-әнкәй! – Ильясның да күңеле тулып китте, шуннан ары
берни әйтә алмады. – М-менә, к-кайттым, ә-әнкәй!
– Балакаем, рәхмәт, рәхмәт, әйбәт хәбәр белән шатландыруыңа. –
Нәгыймә Гәрәйгә борылды. – Гәрәй улым, сиңа да рәхмәт! Станцадан ук
бергәме?
Гәрәй Ильяс белән ничек очрашканнарын иркенләп сөйли башлады, тик
аны Нәгыймә бүлдерде:
– Балакаем, анысын соңрак, әйдәгез, өйгә керик, капка төбендә тормабыз
бит!
Нәгыймә, Ильясның бер алдына, бер артына төшеп, өйгә атлады, аның
артыннан, бәләкәй генә биштәрен күтәреп, Ильяс кузгалды, атның тезгенен
капка баганасындагы кулчага эләктереп куеп, Гәрәй алар артыннан иярде.
Өйгә керү белән Ильяс, биштәреннән алып, әнисенең иңнәренә аллы-гөлле
француз яулыгын салды. Нәгыймә, бала-чага кебек шатланып әйләнгәләп
алды, шуннан үзенең балаларча шатлануыннан оялып, рәхмәт әйтергә
ашыкты:
– Балакаем, синнән кем бүләк көтсен инде! Кайтуың – үзе зур бүләк!
– Шушы сүзләрдән соң ул куллары белән Ильясның аркасыннан какты.
Очып диярлек өйгә килеп кергән Сәриягә дә шундый ук бүләктән өлеш
чыкты. Сәрия аны ябынып биеп тә алды.
Бераздан, кунак кайтканын ишетеп, күрше-күлән, авылдашлар килә
башлады. Иң беренче булып ут күрше Галләм карт керде, түгәрәк ак сакалын
сыпырып, тиз генә дога кылды һәм сөйли дә башлады:
– Саумы, балакаем? Олылыр безгә әйтә торган иде: «Алты яшәр юлдан
кайтса, алтмыш яшәр күрешә килер», – дип. Ишеткән идек, ишеткән идек
синең дәваланып ятуыңны. Ысматри-матри, бик әйбәт, бик мәслихәт, дүрт
саның да исән, калганы төзәлә ул.
– Б-бик ү-үк р-рәтле т-түгел әлегә хә-әлләр, Г-галләм а-абзый.
– Рәтле, рәтле, менә дигәнсең. Әйтәм бит, дүрт саның төгәл! Әнә, югары
оч Галәветдин агач аяк белән кайтты сугыштан. Нишләсен инде, яшәргә
тырышып ята, ысматри-матри! Ике аяклылардан да тизрәк йөгерә.
– Ә-әлегә т-төзә-әлеп к-кенә к-килә ш-шул я-аралар!
– Ысматри-матри! Сөяге булса, ит куна ул. Иншаллаһ, менә дигәнсең!
Берничә мәртәбә чәй дә эчелде. Өстәл яныннан торып китмәсәң
дә була иде: бер-бер артлы туганнар, дуслар, күршеләр хәл белешеп
кереп чыктылар. Ильяс үсеп киткән яшьләргә карап соклана, аларның
кайберләрен танымаганда, әти-әниләрен искә төшереп, уртак сыйфатлар
эзли, олыларның мең соравына белгәненчә җавап бирә. Иң авыр хәл
әниләрнең «Улымны күрмәдеңме?» дигән соравына җавап эзләү булды.
Ничек кенә аңлатып була соң авылдан ерак чыкмаган апаларга фронтның
йөзәр-меңәр чакрым булуын, андагы кырмыска оясында таныш ике кешенең
очрашуы очраклы һәм мөмкин дә түгеллеген?
Көн кичкә якынлашты, ә капка ачыла да ябыла торды.
Үзе дә сизмәстән, кемнедер көтүен аңлады Ильяс. Ничек кенә үзен
дулкынландырмаска тырышмасын, исемен «кемдер» дип кенә атамасын, көткән кешесе Сәлимә иде. Килгән-киткән кешеләр арасында ул юк...
Хәер, башкача булуы да икеле инде. Нәрсә дип, ни дип килеп керә ала
инде монда буй җиткән кыз кеше? Тәртиптән олы йола бар бит әле, алай
өйрәнелмәгән дә, килешми дә. Тик шулай да күңелнең очканын туктатып
буламы соң – капка ачылган саен эчтә, тирәндә яткан өмет кузгала, ачылып
ябылган ишекләргә көткән күзләр белән йотлыгып карарга мәҗбүр итә.
Эңгер төшкәндә, гармун тартып, капка төбенә бер көтү яшьләр килеп
туктады. Шунда тиктормас Гәрәйнең тавышы ишетелде:
– Солдат, сине Яшьләр тавында көтәләр! Әйдә, тизрәк!
Яшьләр тавы! Шидәле елгасы, текә ярларын артта калдырып, тигезлеккә
чыккан урында борылып ярымутрау ясап, тип-тигез болын барлыкка
китергән. Авыл барлыкка килгәннән бирле – ә бу хәлләргә дүрт йөз елдан
артык! – яшьләр хуҗа бу аланга. Анда яшьләргә биерлек мәйданы да, сәхнә
кебек калку урыны да, тәмле сулы Базан чишмәсе дә, җилфердәп искән җил
кебек дулкынланырга торган яшь күңелләрне әллә кайларга алып китәрлек
айлы кичләре дә бар. Анда тиле дә, акыллы да яшьлек дөньясы, анда
сөю-мәхәббәт иле, анда «очрашу, вәгъдәләшү, кавышу» дигән тылсымлы
сүзләрдән торган яшьләр иле! Елгага табан булган тигез урында үскән йөз
яшьлек өянкеләр бу сүзләрне бик күп ишеткәннәр, аларны яттан беләләр
төсле.
Кызык булып китте Ильяска. Ни генә искә төшмәсен, ул сагындырган,
ни генә әйтмәсеннәр, ул әллә нинди бәйләнешләр аша берәр сәхифәне искә
төшерә, кемне генә искә алмасыннар, ул кеше күз алдына килеп баса. Әле
дә шулай булды. Яшьләр тавы – ул бит үзе бер дөнья, үзе бер галәм! Ә
яшьләре – шундый ук шук, шундый ук өлгер, тере, шундый ук шат, әллә
ниләр уйлап чыгаручы җитез егетләр,кызлар! Әнә бит, Ильяс кайтуга
атап, такмаклар да чыгарып өлгергәннәр – монысын инде яшь гармунчы
Әхтәмнең эше:
Каен агачы бөгелә,
Ничек түзә давылга?
Сугышларда җиңү яулап,
Солдат кайтты авылга,
Ильяс кайтты авылга!
Атлаганда, шинельләрен
Салып алган иңбашка.
Кызларның күзләре тала,
Карап безнең Ильяска,
Күз тимәсен Ильяска!
Әле генә бала-чага иде, инде буй җиткән; борын асты ару гына карала
башлаган Әхтәм гармунда да беренче, җырда да алда, биюдә дә сынатмый.
Бармаклары күз иярмәс тизлек белән төймәләрдән йөгерә, ә күзләре каршы
якта җыелган кызларда, алар Сәрияне эзлиләр. Бер мизгелгә булса да якын
килеп булырмы бүген аңарга? Э-эх, уйна, гармун, җырла, гармун, ела, гар-
мун! Чакыр, гармун, сөекле кешене!
Яшьләр тавында Ильясны дәррәү кычкырып каршы алдылар. Ул егетләр
торган якта һәрберсе белән кул бирешеп күреште, кызлар ягына карап
исәнләште; тегеләре тыйнак кына баш кактылар.

Шуннан инде башланды! Кара-каршы җырлау, бию, каршы яктагы
кызлар-егетләргә карап әйтелгән тапкыр да, матур да сүзләр, уеннар...
Безнең якларны мактыйлар –
Мактамыйча чара юк!
Безнең кызларны мактыйлар,
Бер сөйләшеп караек!
Бу җырга шул ук мизгелдә моңлы итеп кызлар җавап бирде. Егетләр
дә җавапсыз калмадылар. Кызлар, аһ, бу кызлар! Шунда ук үпкәләрен
белдерергә ашыктылар. Шаян егетләр дә сүз эзләп кесәгә кереп тормадылар:
Йөрәгемнән чыккан хисләр
Чишмә булып агыла.
Елама, кызлар, елама,
Солдат кайтты авылга!
Бик чакырсалар да, Ильяс биергә төшә алмады. Бу тиклем тизлек белән
әйләнүче дөньяга ул сугыш яралары белән сыеп бетә алмый иде шул әле!
Яшьләр дә, моны аңлап, аны кыстамадылар, шул ук вакытта ялгызын да
калдырмадылар.
Бөтен авылдагы карт-корыны, ир уртасы булган абзыйларны, килен
булган апаларны ак көнләшү белән көнләштереп, уен таң йолдызларына
тиклем дәвам итте. Берничә тапкыр кайтырга кирәклеген искә төшереп
тә карадылар, тик яшьләр аңа карыймы соң! Менә тагын шундый сүзләр,
җырлар яңгырады:
– Әллә соң иртәгә без белмәгән бәйрәмме?
– Кайтырга теләгәннәрне тотмыйбыз!
– Йокы чүлмәкләре кайтып китә алалар!
Мондый сүзләр тагын кабатланды, тик көлешеп, аларны оныта тордылар.
Кайтып киткәннәре дә булгандыр, тик күрер күзгә яшьләрнең саны
кимегәне сизелмәде. Менә тагын кемдер, шаярып, җыр сузды:
Таң әтәчләре кычкыра,
Әллә таң ата микән?
Әвен базарын сагынган,
Өенә кайта микән?
Тагын матур итеп көлештеләр. Шунда егетләрдән берсе Ильяска карады
һәм, бөтен кеше ишетерлек итеп, аңа сүз кушты:
– Ильяс, җырла әле бабайлар башкорт-мишәр гаскәрендә йөргәндә,
Ырынбурдан алып кайткан теге җырны!
– Җырла, Ильяс! Теге үзеңнең җырыңны. Аны син юкта беркем дә
җырламады, сине көттек!
Ильяс аптырап калды. Станцадан төнлә арбада ятып кайтканда, беркем
дә ишетмәгәндә җырлау – бер эш, ә монда халык алдында берүзең җырлау
– икенче эш. Тавыш нишләр? Әгәр тотлыга калса? Кеше көлдерү генә
булмасмы? Алай дисәң, кайтканда җырлаганда, бер дә тотлыгып тормады
лабаса?

– Җы-ырлап к-карыйм, т-тик т-та-авыш нишләр! Ү-үзегез и-иш-
шетеп т-о-орасыз ми-инем с-сөйлә-әшүне. Б-булмаса, т-туктыйм,
а-ачуланмагыз!
– Нинди ачулану ди? Авыр булса, ярдәм итәрбез! Әйдә, курыкма, җырла!
Ильяс бер мизгелгә туктап калды, күзләре белән Сәлимәне эзләде. Ул
да кызлар артына кереп яшеренгән, Ильяс өчен дулкынланудан еш-еш тын
ала. Менә аларның карашлары очрашты. Ни генә юк иде монда: сагыну-
саргаю да, юксыну да, очып килеп, кочакка чумарга теләү дә, ышаныч та,
уңышлар теләп җан ату да. Сәлимәнең күзләреннән укыды Ильяс, алар:
«Җырла, мин дә көтәм!» – ди иде... Башта бик акрын гына агылды җыр,
тора-бара көчәя төште. Аның тавышы, елга буен уратып, кире кайтты,
һаваларга менде, талларга уралды, елга агымына кушылып акты да акты,
тыңлаучыларны таң калдырып, җырчыга якынайтты.
Чит җирләрдә йөреп, исән кайттым,
Әйтер өчен сиңа сүземне.
Илләр кичтем, күпне күрдем, сылу,
Бик сагындым нурлы йөзеңне.
Җыр туктагач, яшьләр озак кына сүзсез калып торды. Шуннан барысы
да бертавыштан сөйли башладылар. Ул сүзләр арасында иң ишетелгәне
«Афәрин!» булды. Барысы да бу җырның кемгә багышланганын аңлый иде.
Кичке караңгылыкта Сәлимәнең ут булып янган йөзе беркемгә дә
күренмәде, ә менә йөрәгенең очып китәрдәй тибеше аңа еракларга
ишетеләдер кебек тоелды.
Җырлаучылар тагын да бар икән. Кемдер шунда «Ә нигә безнең кызлар
җырламый әле?» дигән сорауны бирде. Кызлар көлешеп киңәшләштеләр
дә араларыннан Сәрияне алга чыгардылар. Ул кызарып-оялып торган арада
гармунчы Әхтәм «Йә бүген, йә беркайчан да!..» дигәннең берсен сайлап
алу вакыты килеп җиткәнен аңлады. Шунда ул, бөтен осталыгын салып,
сукыр Ногман өйрәткән бормаларны исенә төшереп, бармакларын тальян
төймәләреннән йөгертте. Ә Сәриянең яратып җырлаган җырын ул белә
иде! Моны көтмәгән Сәрия башта каушабрак калды, шуннан тынычланып,
җырлый башлады:
Иртә дә генә торам, юлга чыгам,
Иңнәремә шәлем ябынам.
Кемне сагынасың дип сорамагыз,
Күк күгәрченемне сагынам...
Йа, Хода, кайдан килә кешегә бу кадәрле моң? Таң беленә башлау
кичке уенның бар хәрәкәтләрен, тавышларын туктатты. Сәриянең җыры
туктагач, яшьләр тавындагы бар халык бер мизгел тын да алмый торды.
Күңелләрдә уянган саф мәхәббәт тойгысы, йөрәк кылларына чирткән сагыш
дулкыннары, яраткан кешеңне, олы мәхәббәтеңне, хыялларның тормышка
ашуын көтү, алдагы матур парлы тормышка ышаныч – тагын әллә ниләр
бар иде бу моңлы җырда.
Әйе, шулдыр инде ул – яшь чакта гына була торган сихри мәлләр,парлашып дөнья көтә башлаганнарның ярлары күренмәгән бәхет
диңгезендә йөзүе, олыларның сагышланып, хәтер чоңгылларына кереп,
чыгар юлларын таба алмый уралып йөрүләре, картларның, нидер исләренә
төшереп, фани дөньяның шул тикле тиз үтүенә аптырап, тел шартлатып,
баш чайкап торулары...
* * *
Яшьләр үзләре генә белгән сукмаклар буйлап таралыша башладылар.
Ильяс иптәш кызларыннан аерыла төшеп атлаучы Сәлимәне куып җитте.
– С-сәлимә! К-кич б-буе с-сине к-күреп тә си-иңа якын к-килә а-алмый
и-иза чч-игәм! Н-ни хәл, С-сәлимә?
– Мин дә, Ильяс... Көндез сезгә керергә сәбәп таба алмый интектем!
Очрашкач, әллә ниләр турында сөйләшер кебек кешеләр тын калды,
сүзләр онытылды, телләр аңкауга ябышты... Тора-бара сүзләре дә табылды,
туктатып булмаслык көчле агым булып актылар да актылар йөрәктән
чыккан ихлас сүзләр.
Көнчыгыш акрын гына яктыра башлады. Бер-бер артлы мәчетләрдә азан
яңгырады. Сәлимә иртәнге салкында калтыранып куйды, шунда Ильяс
шалт итеп үзенең маңгаена сугып алды:
– М-мин б-бит... О-оныта я-язд-дым... б-бүләкне!
Һәм шунда кесәсеннән кәшемир яулык чыгарды.
– М-менә!
Сәлимә яулыкны иңбашына салды, шуннан уйнап, әллә ничә төрле итеп
бәйләп тә карады.
– М-матур!
– Рәхмәт, Ильяс!
Берьюлы өч манарадан намазга чакыру ишетелде. Сәлимә Ильяска
карады:
– Ильяс, яктыра. Кеше йөри башлады. Әнә, азан да яңгырый. Әллә ни
әйтерләр, мин өйгә киттем, – диде.
– Кичкә тиклем... – Ильяс үзе дә сизмәстән әйтте дә салды. – Кадерлем!
Бу сүз, икесенең дә башында матур уйлар булып уралып, аларга көне
буе дәрт өстәп торды.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 07, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев