Логотип Казан Утлары
Роман

КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)

Старшина Ибраһим Хаҗиев таягы белән идәнгә кагып чыгып китте. Данила, эчтән генә көлеп уйлап куйды: ничек йөгерә, артына нашатырь кыстырганнар бит моның! Бөредә ул үзе ишеткәннәр белән старшинаның сүзләрен чагыштырып карады, шунда ул ничә көннәр буена тынычлык бирмәгән шомлы уйларының очына чыккандай булды, берничә сорауга җавап таба алды.

(Башыннан укыгыз)

12
Гасыр башындагы Казанлы волостен оештыру турындагы карар
бу якларның, Казанлы авылының бик мөһим сәяси, икътисади үзәккә
әйләнүен күз уңында тота иде. Чынлап та, төбәкнең соңгы еллардагы
үсеше, мәдәни һәм иҗтимагый торышы, халык санының бермә-бер
артуы, яңа сәнәгать оешмаларының барлыкка килүе – болар барысы да бу
карарның вакытлы һәм дөрес булуын исбатлый, бу якларның тарихында
яңа мөмкинлекләр ача.
Дәүләт хакимият органнарына булган ихтирамны арттыруда волостьның
зур бинасы да мөһим роль уйный: таш фундаментлы, карагай буралы, зур
тәрәзәле һәм ишекле, калай белән ябылган түбәле булуы авылның төсен
баетып җибәрә, бинаның матурлыгы дәүләтнең дә бөеклеген күрсәтә.
Ун елдан артык яшәү дәверендә сайлап кую тәртибе булганлыктанмы,
сугышлар булып торганлыктанмы, өч старшина алышынып өлгерә
волостьта. Әлегесе – сугыштан сул аягына аксап кайткан, тик моңа
карамыйча тере, хәрәкәтчән, һәрчак кызыл йөзле, яшертен акыллы булуы
белән билгеле Ибраһим Хаҗиев, писарь булып, Семен Зуев эшли. Волостьта
Вакытлы Хөкүмәт тарафыннан юкка чыгарылган вазифа да булган: соңгы
урядник булып Николай Дедухин утырган, аңа кадәр эшләгәнен каравыл
астыннан качкан ат карагы төнлә суеп китә. Волость хуҗалары белән иң
тыгыз бәйләнеш-мөнәсәбәтләрдәге Казанлы авылы старостасы булып
Хәмит Җиһаншин куелган.
Нигә килде икән, ни кирәк икән Даниладан старшинага? Бик сирәк
очраша торган иде алар. Данилага алар кирәкми, Ибраһим Хаҗиевның
Данилада эше юк. Тиешле акчалар дәүләт казнасына кереп бара, җирле
халык белән ызгыш юк – тагын нәрсә кирәк власть кешеләренә? Очрашуга
старшинаның үзе килүе хәлләрнең үтә мөһим һәм кичектергесез булуына
басым ясый, димәк.
– О-о, старшина галиҗәнаплары! Хуш килдегез! Утырыгыз менә бирегә,
чәй эчәрбез!
– Рәхмәт, рәхмәт, Данила әфәнде! Утырабыз, сөйләшәсе бар!
– Сезнең нинди йомышлар төште безнең кебек урман кайрысы
коңгызларына?
– Сезләр урман кайрысы коңгызлары түгел, урман хуҗалары бит! Дөнья тотып килгән бер сәнәгатьче, кешеләргә эш биргән, аш биргән миһербанлы
кешебез!
Данила, күпне күргән, күпне ишеткән, сүзнең икенче мәгънәсен белгән
кеше буларак, боларына игътибар да итеп тормады, тик җавап итеп бер-ике
сүз өстәде:
– Бар инде аз-маз шунда...
Йөгертеп чәй чыгардылар, аның янына тәм-томы килеп өстәл өстен
тутырды.
– Йә, рәхим итегез булганыннан, старшина әфәнде! Кирәксә, мәен дә
тәкъдим итә алам?
– Юк, юк, Данила Георгиевич! Вакыты ул түгел.
Яратмыйлар икесе дә төп сүзгә күчкәнче була торган юк-барны. Тик кая
барасың, монысы гадәт, монысы йола, ансыз төп сүзне башлау – ул сүзнең
бәһасен-бәясен төшерү, кадерен югалту.
– Быелгы уңышлар ничек, Данила Георгиевич? Су бик ару булды, кыш
салкын килде. Урманны ташып өлгергәнсездер?
– Өлгердек, Аллага шөкер. Өлгердек! Уңышлар ни, елдагыча...
Аңламассың бу старшинаны: гел мактарга тырыша Даниланы.
– Өяздә безнең якларның икътисади хәлләрен карап, хисапнамә
әзерләгәннәр. Шунда пристань урыны мең дә биш йөз алтмыш сумга унике
елга арендадан дип язылган. Монысы инде сезнең шәхси мөмкинлегегез,
бирсен Ходай! Халыкны да онытмыйсыз: агач ташуда мең ярым сумга
тиклем эш хакын алып була икән! Так что, без сезләргә бик рәхмәтле!
– Тырышабыз инде, старшина әфәнде, тырышабыз үзебез өчен дә, халык
өчен дә. Үзебез дә көнен-төнен эштә, эшчеләр дә эшли, шулай итсәң генә,
тормыш алга бара. Гаиләдә тынычлык, тагын ни кирәк?
– Аннаның пианинода уйнаганын бөтен тирә-як сокланып тыңлый, күз
тимәсен!
Тидерде йөрәк ярасына, кыек атып, туп-туры тидерде бит, карт шайтан!
Аңа нигә кирәге бар инде? Шулай уйласа да, Данила татар, рус сүзләрен
бутый-бутый, башканы әйтте:
– Да, махсус укыттым бит мин аны уйнарга. А то монда ведь, теге,
күңелсез. Пущай уйнасын дидем.
– Матур уйный. Безгә бит, тальян гармун, скрипка, мандолинадан
башканы белмәгән кешеләргә сезләр ерак чит илләр мәдәниятен күрсәттегез.
Кайчан сүзен башлар бу төлке? Даниланың кызын мактарга килмәгәндер
бит?
– Ярар, исәнлек һәм иминлек өйләрегезгә, эшләрегез уң булсын,
иншаллаһ! Тик мине, Данила Георгиевич, икенче мәсьәлә алып килде бит
монда. Яңа гына өяздән кайттым, төрле хәбәрләр йөри анда. «Керенскийның
власте озакка түгел» дигән сүзләр куркыта.
– Революция артыннан революция буламы әллә?
– Шуңа табан котырталар. Шуңа табан. Большевиклар бик нык эшлиләр
икән. Тагын җир бүлү турында фикерләр күп, азатлык вә хөррият дип
авыртмаган башны катырып, тимер тарак әзерлиләр. Монысы бер. Икенчесе
безгә кагыла, турыдан-туры сезгә, Данила Георгиевич. Ничә кеше эшли
әле сезнең белән?

– Йөз тирәсе даими эштә, ялланып эшләүчеләрнең, көнлекчеләрнең
саны ике йөздән артык.
– Менә, менә шулар борчый да инде өязне. Большевикларча әйтсәк, болар
бит инде эшчеләр сыйныфы. Алар куркыта, аларны һәрчак карап торырга
кирәк. Кайбер очракта, юл куеп, кайберләрендә яман эшләрдән туктатып,
кирәк булса – куркытып. Хәер, сиңа сөйлисе юк, үзең дә беләсең!
Ибраһим старшина майлы «сез» дигән сүзләрен ташлап, тавышына
тимер өстәп «сингә» күчте.
– Шул иде минем йомыш.
– Вакыты да билгелеме?
– Юк. Вакыты билгеле түгел. Көз белән куркыталар.
– Так инде почти көз бит!
– Именно, именно шулай, Данила Георгиевич!
– Ярар, Алла сакласын дибез дә алны-артны карап эш итәрбез!
– Шулай, әлегә хушыгыз! Эшчеләрегезне тимер кулларда тотарсыз дип
ышанам. Өязгә дә шулай әйтермен.
– Ә чәй? Шул тиклем ашыгычмыни соң?
– Ашыгыч!
Старшина Ибраһим Хаҗиев таягы белән идәнгә кагып чыгып
китте. Данила, эчтән генә көлеп уйлап куйды: ничек йөгерә, артына
нашатырь кыстырганнар бит моның! Бөредә ул үзе ишеткәннәр белән
старшинаның сүзләрен чагыштырып карады, шунда ул ничә көннәр
буена тынычлык бирмәгән шомлы уйларының очына чыккандай булды,
берничә сорауга җавап таба алды. Беренчедән, «мал кыйммәтме, әллә
җанмы?» дигән сорауга әтисе мисалында ул күптән бер карарга килде
инде. Икенчедән, нәрсә тота аны бу кыргый урман илендә? Өченчедән,
бу яктагы халыкның сугышыр өчен сәбәпләре күп тәдер. Ә Даниланың?
Аңа нәрсә калган? Дүртенчедән, монда булган, күренеп торган малы
җыелган һәм күренмәгән алтын-көмешләр янында чүп! Шулай булгач,
югалып калмас!
Әгәр инде, чынлап та, көймәгә су керә башласа, бөтенесен дә ташлап
китәргә була, бернинди дә кайгыру юк! Жәлләрлек мөлкәт бар да ул... Тик,
чынлап та, мал түгел, баш кыйммәт!
Чәен читкәрәк куеп, ат җигәргә кушты – элекке старшинаның сүзе
монысыныкыннан күпкә кыйммәтрәк иде. Шуңа ул уйланылганча
Казанлыга Гаязетдинга юл алды.
* * *
Гаязетдинны берни белән дә аптырата алмассың хәзер. Дөньяда
үзгәрешләр бармы-юкмы, старшина ни уйлый, Матусовны ни
борчый – болары бөтенләй башка, бөтенләй икенче иде аның өчен. Шуңа
да Матусовның капка алдына чаптырып килеп туктавын, этләрне өрдереп,
капка аша ихатага үтүен ул тыныч кына карап торды. Кул бирешеп
исәнләштеләр, хәл-әхвәлне сораштылар. Берничә мәртәбә ул иң усал, иң
нык өргән этне тынычландырды:
– Йә, йә, Сокол, булды! Тынычлан! Бу бит безнең кеше, булды сиңа!
Гаязетдинны буаның су тәгәрмәчләре кызыксындырды. Әллә кайчан,старшина булып сайланганчы ул тәгәрмәчләрне бер төркем булып,
Матусовка әзерләгәннәр иде. Менә бит, Алланың рәхмәте, алар ун елга якын
әйләнәләр, башка җиһазларны әйләндерәләр. Бу ун ел эчендә тупланган
тәҗрибәгә таянып, Гаязетдин тәгәрмәчләрнең сызымына үзе генә белгән
үзгәрешләр кертте, бу инде аларның әйләнеш тизлеген күпкә арттырып
җибәрде.
– Так что, Данила дус, алыштырып та ташларбыз ул искерә башлаган
тәгәрмәчләрне, бирсен Ходай! Гәрчә, ул череми суда – үзенең сагызында
кояшта кайнаган чын карагайдан аның такталары.
– Мин риза. Һичсүзсез алыштырырбыз!
– Тик, күрәм, бу турыда сөйләшер өчен килмәгәнсең бит син?
Урта өйгә кереп утырдылар – монысы инде бу якларның кунакларны
чакыра торган аерым бүлмәсе, бер ишеге аша тыштан кереп булса, икенчесе
зур өй белән, аның ашау-эчү әзерли торган өлеше белән бәйләнгән. Утыргач
та, Матусов чишелеп китте:
– Гаязетдин, урап тормыйм, нигә килгәнемне турыдан әйтәм. Дөнья
бозыла бит! Күз алдында барсы да җимерелә, юкка чыга. Уфада, Бөредә
ишетеп кайттым – әллә ниләр әзерләнеп ята бит безнең башка! Тагын
инкыйлаб, тагын сугыш, тик бу юлы әтисе улына каршы, туган туганга
каршы. Шуннан шәхси милек булмаячак, диләр бит. Нигә дип җыйдым
инде мин малны, әгәр ул минеке булмаса? Нәрсә, иртәгә ярлы-ябага килеп,
минем бөтен мөлкәтне тартып аламы? Ул ярлылар арасында бит күбесе
ата ялкау! Әдним словом, ярдәм, киңәш кирәк миңа! Шул шифалы сүзеңне
жәлләмә, зинһар өчен!
Гаязетдин ул сөйләгән арада акыллы күзләре белән Матусовка карап
утырды. Озак еллар белә ул аны, ничек монда килеп чыкканын, ничек
тырышып-тырмашып, кеше булганын, ничек буш урында бербөтен
сәнәгать оештырып җибәргәнен. Дус дип әйтмәсәң дә, бик яхшы танышлар
инде алар, бер вакытта да бер-берсенә каршы сүз әйткәннәре дә, каршы
чыкканнары да булмады. Гаязетдинның җиңел кулыннан әйтергә бик үк
уңайлы булмаган Даниел Данила булып китте.
– Нәрсә әйтим инде сиңа, Данила. Син үзең дә хәлләрне бик яхшы
беләсең. Бездә бүген яшенле яңгыр алдыннан булган күренеш: болытлар
берсен-берсе таптый, изә, җиле давылга әйләнеп бара, яшен чаткылары
ялтырый, күк күкрәгәне җанны куркыта. Һәм шул бар җан кайда урын
таба, шунда кача, яшеренә, тын кала. Кояшның кайдалыгын күреп булмый.
Менә нинди хәлләр бездә, Данила. – Гаязетдин авыр сулап куйды. – Тик
бу башы гына әле.
– Әгәр бу әйткәне башы булса, азагын күз алдына китерүе дә читен. Син
шуны әйт: болай булса, мөлкәтне акчага әйләндереп, койрыкны сыртка
салырга соң түгелме әле?
– Турыдан-туры әйтәм, инде соң булып бара. Ишеткәнсеңдер, мин шуңа
да җирне сатып ташладым бит.
– Ишеттем, как же. Монда сүз бик тиз йөри.
– Ә мин артык яшеренеп тә эшләмәдем. Кемдә кемнең эше бар?
– Анысы шулай инде.
– Данила, син беләсең, малга ябышып яткан булып, яшәүдән ваз кичәргә дә була. – Гаязетдин тагын бик озак карап торды Матусовка. – Мин монда
тагын бер нәрсә күрәм һәм анысыннан инде берүк Алла сакласын! Әгәр бу
хәлләр шулай барып чыкса, шәхси милек, чынлап та, юкка чыгачак! Хәер,
моны син үзең дә әйттең бит.
– Дөньяны тотып килгән шәхси милек?
– Әйе. Менә нәрсә сугыш-кырылышның нигезендә ятачак. Кырылышның
нигезе хөррияттә түгел, милек бүлешүдә. Тик тиз генә аңлый алмабыз әле
моны без! Кызганыч!
– Болай булгач, дөнья, чынлап та, бетәчәк.
Данила башын иеп, сүзсез утырды, шуннан калган соравын бирде:
– Шулай булырына нәрсә күрсәтә соң? Нинди билгеләр бар инде безне
куркыткан?
– Бар. Бар. Большевиклар фиркасе – бу бер. Әллә ниләр сөйләп, алар
тарафыннан илне тарату сәясәте – бу ике. Властьның йомшаруы, бернинди
кыю, тәвәккәл карар кабул итә алмавы – бу өч. Властьтагы урлашу, алдашу
гамәлияте – бу дүрт. Россияне көне-төне хурлау, Ватанны яратуны иң түбән
дәрәҗәгә төшерү – бу биш. Иң соңында – үземдә булган эчке сиземлек.
Менә болар. Күпме бәхәсләшергә буладыр, тик зыялыларның өчтән икесе
менә шулай булачагын күз уңында тота.
– Артка барырга юл калдырмадың, Гаязетдин! Һәрвакыттагыча,
башкалар кебек юкны сөйләп тынычландырмадың, уйлаганыңны әйттең.
Барысына да рәхмәт! – Матусов сүзсез калды. – Бәлки, безнең юллар
аерыладыр, тик ничек кенә булмасын, миннән сиңа олы ихтирам! Ә алга
таба юлны сайлау бездән, һәрберебездән! Рәхмәт сиңа!
Гаязетдин аны атына тиклем озатып куйды.

13
Ибраһим Хаҗиев Казанлыга килеп җитү белән волостька кереп
тормады, атын туры өенә борды. Тынгылык бирми иде Матусовның
эшләре. Шунда барган саен көнләшүдән чатнап янардай булып кайта.
Читтән килеп, дөньяны басып алып ни эшләп ята, килмешәк, ә! Бөрегә,
өязгә еш йөргәч, белә шул староста аның нинди акчалар белән эш иткәнен.
Ничек итеп туктатырга, туктатырга гына түгел, ничек аның эшен тартып
алырга?
Бер карарга килде Ибраһим. Беренче – ышанычлы кешеләр табарга.
Икенче – буага зыян китерергә. Аннан күрербез! Килеп керү белән улын
дәшеп алды:
– Сәйфи, бар, бик кеше куркытып кабаланмыйча гына, Тамырбулат
абзаңны һәм Ярмине алып төш монда. Тик аерым-аерым, кешегә бик
күренмәгез.
Үзе чәй эчәргә утырды, эссе көндә тастымал белән битен сөртеп,
чынаякларны бер-бер артлы каплаганда, ул үзен елга хуҗасы да итеп,
пристаньнар башлыгы да итеп тоя башлаган иде инде.
Чакырылганнар бер-бер артлы килде. Тамырбулатның бите шадра, Ярми
дә бик үзенә тартып тормый, ак төшкән бер күзе генә ни тора!
Ибраһим, аларның тыңларга әзер торган буйсынулы йөзләренә берничә
кабат ныклап карап чыккач, сүзен башлады.

– Ерактан башлыйм. Һәрберегезнең язмышына мин ару гына өлеш
керттем. Тамырбулат, мин булмасам, син әле дә Новониколаевскида
каторжан булып йөрер идең, онытмадыңмы? Ярми, унынчы елда юлбасар
булып йөргәнеңне онытмагансыңдыр? Кәлтә урманнарының карама
төпләрендә син күмештергән сөякләр череп бетмәгәннәрдер әле?
Тегеләр башларын иде. Булган хәлләр, булган ярдәм. Ни әйтәсең?
– Мин бер эш уйладым, ярдәм кирәк. Сезнең кебек кыю да, усал да
егетләр кирәк.
Тыңлаучылар, бер кашын күтәреп, игътибар белән аңа карадылар.
– Ничә ел караштырып йөрим Матусовның эшләрен. Читтән килгән
килмешәк дөньяның тезгеннәрен кулына урап тоткан! Безнекеләргә
бернинди дә мөмкинлек юк. Урманны сатып алып бетерде, елганы буып
куйды, эшчеләрне үзенә тартып алды. Сату аңарда, урлау аңарда. Хәтта
әнә безнең хак мөселман Мөхәммәтҗан да аны узып сата алмый урманны.
Бу ни бу? Нишлибез? Җир кемнеке? Безнекеме, әллә килмешәкнекеме?
Тегеләр, мондый хәлләрнең кая алып барырын белгән кешеләр,
башларын иеп, тик кенә утырдылар. Күзләре янып киткән Сәйфи генә,
чәчрәп, әтисенең сүзен бүлдерде:
– Ул бит, каты борын, чуен юлының төзелеп яткан ягындагы урманны
да кисеп алырга килешү төзеп өлгергән, ди!
– Менә, менә! Нишлибез? Ул җирләр элек-электән Казанлыныкы, суд
белән Петербургка барып җиткәннәр безнең бабайлар. Барыбер тешләрен
сындырып кайтарып алганнар. Ә хәзер? Чуен юл дип тарттылар да алдылар!
Тынлык. Ибраһим басканнан басты күрекләрен:
– Менә нәрсә. Туктатабыз аны.
Тамырбулатның тәҗрибәсе Кәлтә урманнары белән генә бәйләнмәгән,
ул – Себер күргән кеше. Шуңа да аның кире кагуы көчлерәк:
– Ай-һай! Барып чыгармы икән? Аңарда бит көч, акча!
– Бездә власть! Чыгар! Зурга-зур табыла, вагына-вагын табарбыз.
Ярми сүзгә кушылды:
– Яндырабыз и вәссәлам!
– Иртәрәк. Шуннан, яндыргач, безгә ни файда? Безгә аның эшләп
утырган милкен кулга төшерергә кирәк!
Тамырбулат әллә ни уйлап чыгара алмады, шулай да, тик утыруны дөрес
дип тапмады, күрәсең, тагын бер-ике сүзен кыстырды:
– Буачыларның иң курыкканы бер инде – чучка башы да терекөмеш!
Бер атнада буасы Иделгә барып җитәр!
– Уйдырма! – Монысын Сәйфи кычкырып ук җибәрде. Тик әтисе аны
хупламады.
– Уйдырма! Тик куркыта торган уйдырма, бусы хак! Кирәк! Син,
Тамырбулат, монысы өстендә эшли башла, алайса. Ярми, сиңа махсус эш:
алар анда Әстерханга мунчала әзерләгән баркаларга. Җепләрен бушатырга,
өзәргә, кисәргә кирәк. Тиз арада!
Сәйфи тагын сүзгә кушылды:
– Әти, анда бер эшче, Мишка, Матусовның кызы белән чуала, диләр.
Әгәр шуның аша эшләсәк?
– Ю-юк, ышанмыйм мин аларга! Сата бит ул! Бары тик үзебез эшлибез!

– Мин аны әйтмим. Чучка башы өстерәп йөрмәбез бит инде. Төртик
бераз акча, ул ташлар. И вәссәлам!
Монысына иң шатланганы Тамырбулат булды – аның да, бик дингә
ышанып бармаса да, ураза аеннан соң бер дә чучка башын ташыйсы килми
иде. Ибраһим сөйләшүгә йомгак ясады:
– Тагын бер искәртәм, ләм-мим! Авызыгыздан сүз чыкса, сез дә Иделгә
барып җитәчәксез бер атнада, бәлки, тизрәк тә. Буш итмәм. – Ул Тамырбулат
белән Сәйфигә борылды. – Эшләр пешкәч, сезнең урыннар ике Петьканыкы!
Сөйләшеп карагыз шул Мишкагыз белән. Ризалашса, безнеке булыр, әйдә.
Кирәге чыгар әле. Бер кирәкмәгән балта тирес чабарга ярый, диләр.
Монысы әлегә зур вәгъдә икәненә бар да һичшиксез төшенәләр иде.
Кашларын-күзләрен кысып, алган йөкләмәләрен үтәргә таралдылар.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 07, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев