Логотип Казан Утлары
Роман

КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)

Менә шундый матур риваятьләр яши бу якларда. Булгандыр, монысы да булгандыр, ышанмый мөмкин түгел. Икенче елга – Мута ярында зур ташларны тигезләп, турыпочмак хәленә китереп эшкәртеп эшләнгән дивар бар. Һәрбер ташта гарәп графикасында чокып язган сүзләр... Бәлки, ул ташлар артында Казанлы бинең һәм аның сөйгәне Җәмиләнең соңгы очрашу урыныдыр?

(Башыннан укыгыз)

10
Казанлы бер көйгә генә яши бирә килде вакыйгаларга бай булган бу озын
елларда. Атналарны, айларны артта калдырып, көн үтә, кич була, борчулы,
шомлы таңнар ата. Урмандагы, авылдагы агачлар яшелләнеп тә өлгермәгән
кебек иде, инде тагын сары, кызыл төскә манылдылар. Ашлыктан бушап
калган басулар өстендә җир белән күк арасын бер итеп йөргән җилләр генә
сызгыра, улый, җырлый, әллә нинди хәбәрләр бирә, нидер турында кисәтә.
Вазгыять сугыш, инкыйлаб, җир турындагы сүзләрдән куера бара.
Тыштан караганда, берни үзгәрмәгән кебек. Шул ук һава, шомлы һава,
эшче куллар җитми. Тормышның иң авыры, иң начары, иң җирәнгече
кешеләрнең иңбашына төшә, аларны баса. Казанлы тарихында моннан да
кыен елларны беркем дә хәтерләми иде.
Казанлыларның ата-бабалары бирегә бик борынгы заманнарда килеп
урнашкан. Җәнлек белән тулы кара урманнар, киеккә, балыкка бай елгалар,
уңдырышлы туфрак, яңгырларның мул, кояшның җылы булуы туктаткандыр
монда килгәннәрне. Шушы хозурлыкка карап, бу кешеләрнең иң акыллысы:
«Менә шундый оҗмах матурлыгына тиң булган урында минем варисларым
яшәргә тиеш», дип уйлагандыр. Тик матурлыктан алда яшәрлек урын кирәк
бит әле. Урманнан арчып-яндырып, басулар хәстәрләгәннәр, матур, төзек
авыллар корганнар. Читтән килгәннәрне кабул иткәннәр, үз иткәннәр, алар
белән бер сынык икмәкне бүлешкәннәр, тора-бара туганлашып киткәннәр.
Вакыт елгасы кайчакта тыныч кына аккан, кайчакта туган илне, туган җирне
яклап, сугышларга китеп барганнар казанлылар.

Һәркемгә шәхсән үлчәүләрдә бирелгән вакыт кысаларына сыеп-сыешып
туганнар, яшәгәннәр, мәңгелеккә китеп барганнар.
Җир күп бу якларда, һәркемгә теләгәненчә җитә. Тора-бара кешеләр
арасында шул күп булган җир белән сату итү аркасында аермалык килеп
чыкты, кемдер үзе дә сизмәстән, кояш астындагы җылы урынны яулады,
кемдер, ач-ялангач калып, алтын эзләп, Урал шахталарына юл алды. Тик
берсенең дә ат башы хәтле алтын табармын дигән хыяллары тормышка
ашмады, җир үзенең байлыкларын сайлап кына бирә шул!
Ничек кенә булмасын, матур, бай, тыныч, яшиләр иде бу якта. Тыныч
тормышны бозган һәрбер вакыйга тарихка кереп калды, җыр булып, бәет
булып, дастан булып, әкият булып яшьләрне дә, олыларны да тәрбияләде.
Ул гына да түгел, монда яшәгән халыкларның уртак тарихына, мәдәният
өлгеләренә әйләнеп, аларны тагын ныграк якынайтты, берләштерде,
туганлаштырды.
Татлы хисләр, зәңгәр хыяллар белән тулы бу якларның тарихына көмеш
яктылык сибә торган риваять тә бар.
Алты йөз еллар элек булган бу хәл. Аксак Тимер Кондырча елгасы
буенда Туктамыш ханны җиңгәч, гаскәр башлыкларына, шул исәптән,
аларның берсе булган Казанлы бигә очы-кырые булмаган җир бирә.
Яшь гаскәр башлыгы бу җирләрне ни эшләтергә белми, тик шулай да
барып җитә алган иң җайлы урында ныгытма төзи, аңа үз исемен бирә.
Ул вакытта уйламаган дадыр ул шушында килеп, үзенең соңгы көннәрен
үткәрермен дип... Аксак Тимер вафат булгач, һәрвакыттагыча дөнья
бүлешү, Тимернең тугры кешеләрен юкка чыгару башлана. Казанлы, күп
булмаган ышанычлы сугышчылары белән меңәр чакрымнар үтеп, монда
чигенергә мәҗбүр була.
Риваятьтәгечә, урындагы халык аларны дустанә каршыламый. Алар
белән гел сугышып яшәргә туры килә бигә – авыл уртасындагы борынгы
зират бу турыда истәлекләр саклый. Урындагы Шаһгали ханның хакимлек
белән бүлешәсе килми. Шул чакта Шаһгали хан кызы Җәмилә белән
Казанлы би арасында мәхәббәт утлары кабына. Тик бөтен дөнья, бөтен
галәм каршы чыга ул мәхәббәткә! Ә сөюне җиңәрлек көч бармы соң
дөньяда! Бернигә дә карамыйча, үзенең зур гаскәр башлыгы булуын
онытып ярата Казанлы би кызны. Җәмилә язгы ташкын вакытында, көймәгә
утырып, сөйгәне янына юл ала.
Төн караңгы, айсыз була. Елга ургылып ага. Җәмилә көймәне борып
өлгерə алмый, кыяга килеп бəрелə дə һəлак була. Казанлы би моны белгəч
яшəргə телəми – ул да кыядан упкынга ташлана. Бу кыя әле дә бар иң тирән
урыннары да төбенә хәтле күренгән, елга агышында яшел су үләннәре
тибрәлгән Көтмәс елгасында.
Шунда алар ике аккошка əйлəнəлəр. Ел саен кыя янында пар акккошлар
оя кора. Монда яшәүчеләрнең аларны куркыту гына түгел, якын барганы
да юк. Йөз елга якын элек бер тапкыр андый хəл була – бер явыз җан
табылып, аккошка ата. Халык өчен, бөтен дөнья өчен бу хəл бик начар
тәмамлана – сугыш башлана... Бу хәлләрдә Казанлыда яшәгән поляк абзыен
– Хорошкевичны гаепли халык.
Яшьләр дөнья куйгач, кыяның бер өлеше ватыла. Еллар буена кыяның ике өлеше җил һəм су тəэсирендə бер-берсен яраткан һәм үбешеп торган
ике гашыйкны хəтерлəткəн сынга əверелə. Əле дə алар шундый матур булып
басып торалар, ə аларның аяк очында – ике аккош. Аккошларның муеннары
бер-берсенə уралган, канатлары гашыйклар кулы кебек бер-берсен
кочаклаган. «Гашыйклар кыясы» дип атаганнар ул кыяны казанлылар.
Ул чаклардан күп еллар узган, күп сулар аккан. Ул кыяга ялгз бармыйлар
бу якта. Кешелəр инде нигә бармаска дигəн сəбəбен онытып бетергəннəр, ә
сүз калган. Гашыйклар кыясына бары чын гашыйклар гына, аерым очракта
гына, киңəш сорап, икəүлəп кенə баралар. Анда күргəнне беркемгə дə
сөйлəмилəр. Ярамый, дилəр. Ə инде барган кешелəр, бик бəхетле булып,
озак еллар бергəлəшеп, пар аккош кебек гомер итәләр.
Менә шундый матур риваятьләр яши бу якларда. Булгандыр, монысы
да булгандыр, ышанмый мөмкин түгел. Икенче елга – Мута ярында зур
ташларны тигезләп, турыпочмак хәленә китереп эшкәртеп эшләнгән
дивар бар. Һәрбер ташта гарәп графикасында чокып язган сүзләр... Бәлки,
ул ташлар артында Казанлы бинең һәм аның сөйгәне Җәмиләнең соңгы
очрашу урыныдыр?
Кем белә…

11
Данила Матусов, таң әтәчләреннән дә алдарак торып, биләмәләре
буйлап китте. Бар да тәртиптә, ярдырырга әзерләнгән бүрәнәләр
иртән пычкы астына кертеп җибәрергә җайланып куелган, бөтен
җирдә чисталык-тәртип, эш урыннары себереп чыгарылган. Иң
канәгатьләндергәне – Петька да йокыдан иртә торган, бөтен йорт-кураны
карап йөри. Аны эшкә өйрәткәндә, Данила, берничә кагыйдәне ятлап
алып, аларны беркайчан да бозмаска кушты. Беренче кагыйдә – иртән
иртүк торып, бөтен нәрсәне күздән кичереп, эшчеләрнең һәрберсенә
нәрсә эшләргә кирәген алдан ук белеп, хәстәрләп кую. Әйе, нәкъ иртә
торып. «Мин сине көндез йоклап ала дисәләр, бер сүз эндәшмәм. Әгәр
инде иртән тора алмаган, таңны йоклап каршы алган дисәләр, миннән
юньле сүз көтмә!» – дип өйрәтте аны.
Әнә ул озын арбага салып берничә бүрәнә алып килгән мескен генә
киенгән ирне рус, татар сүзләрен кушып тирги иде:
– Син бит хорошо знаешь, без нинди агач принимать иткәнне? Или
бельмес? Может, синең өчен тагын бер повторить? Строевой агач должен
быть зрелым, ә-ә-ә, җитешкән, җитлеккән: озынлыгы 13 аршиннан да мало
түгел, толщ… ә-ә, юанлыгы өч карыштан да не менее. Ә син что привез?
– Кара әле, Петька. Син мине беләсең бит, мин алдаша торган кеше түгел.
Башка бүрәнәләр арасына тыгып җибәр дә инде, кем күрә, кем белә? Мин
боларны кирегә алып китиммени?
– Это синең эш! Больше не будешь хитрить!
Авыл кешесе белә: Петька әйтте икән – бетте. Аның карарын берничек
тә үзгәрттереп булмый. Шуңа да хәйләкәр абзый жәлләтергә тырышып
карады.
– Балаларны ашатырга кирәк. Нужа, понимаешь? Ал, пжалысты, ә?
– Юк, и ещё раз юк! Не дело.

Абзый, башын иеп, тезгенне кыска гына итеп тотып, атын килгән юлына
бора башлады. Бу хәлләрне күреп торган Данила якынрак килде.
– Хуҗалык эшләренә бәлки ярар, ал булмаса, Петя. Ә син болай итеп
тагын бер алдашырга уйласаң, Кара дәфтәргә эләгүеңне көт тә тор!
Понялмы?
Соңгы сүзен ике телне кушып әйтүе бөтенләй бу яклардагыча килеп
чыкты.
– Юк-юк, что син, Данила әфәнде! Понял! Рәхмәт зур итеп! Спасиб!
Аның коты очуы бер дә юкка түгел. Бөтен кеше дә уттан курыккан
кебек курыккан Кара дәфтәрдә алдашучылар, бурычлы кешеләр, сүзендә
тормаучылар бар, ә алар инде Даниладан бернинди дә миһербанлылык
көтә алмыйлар.
– Петя, эшләрең беткәч, мостикка мен әле! – диде дә Данила ашыкмый
гына өйгә кереп китте.
Мостик дигәне – әллә «капитанский мостик», әллә «мостки» сүзеннәнме,
моны беркем дә ачык хәтерләми, тик ике сүзнең дә су эшләре, су техникасы
белән бәйләнгәне күренеп тора. Данила яшәгән зур өй кыегының бер
башына манара кебек итеп салдырган корылма ул – мостик. Бөтен яктан
да пыяла, бөтен тирә-як уч төбендәге кебек күренеп тора. Кем кайда ни
эшли, кайда эш бармый, кем ялкаулана – барысы да күз алдында. Шушында
утырырга ярата Данила. Менә бүген дә ул, ничәнче мәртәбә табигать
хозурлыгына сокланып, тел шартлатып куйды.
Аккош күле томан эчендә, анда кошлар уяна башлаган. Су өстендә
озын муеннарын уйната-уйната, салмак кына пар аккош йөзеп бара.
Таныпның теге ягындагы карамалар елдагыча соңлап кына яфрак ярдылар,
алар арасында үскән муеллар чәчкәләрен әллә кайчан койса да, шомырт
исе һавада эленеп тора. Ничә тәгәрмәчне әйләндергән Көтмәс буасының
ярларын да томан каплаган, улактан аккан артык су буаның нинди куәткә
ия булуын оныттырмый – җырлап түгел, вакыты-вакыты белән үкереп ага.
Биек буадан шарлап акккан суга карап тору төрле уйлар уята. Бер яктан,
табигать алдында кешенең көчсезлеге, икенче яктан, бу корылманы үз
куллары белән кора алган кешенең акыл көче турында. Теләсә, агызып
җибәрә ала, теләмәсә – юк. Әнә бит, язгы ташу вакытында суның ташкын
көчен дә учында кысып тота кеше. Икенче яктан, бу көчнең хуҗасы
булу, шул көчләр белән идарә итү өчен синең бер сүзең җитүе күңелне
кытыклый, тормыш баскычларының ару гына биеклегендә утыруыңны
күрсәтә.
Елгаларга башын салган куаклар агымга буйсынып агып киткәндәй
итәләр дә кабаттан үз урынына кайталар. Танып та уйный агымы белән:
йә тын гына ага, йә бөтерелеп ала, йә әллә кайдан килеп чыккан дулкынын
ярга бәрә, төбендә яткан әллә ниләрне өскә күтәрә, йөзеп барганнарын
төпкә алып төшеп китә.
Куаклар дигәч, Данила яр буен агачлардан арындыру вакыты җитеп
килгәнен исенә төшерде. Монысы инде – ярдәмчесенең эше. Елганы карап
тору да кирәкле эш, баркалар үз юлын бернинди тоткарлыксыз үтәргә
тиеш. Бу эшкә Данила бер вакытта да җиңел карамады, артыкка санамады,
махсус кешеләр тәгаенләп, елга үзәнен һәр көз саен чистартып торды. Пётр Васильевич та эшне җиренә җиткереп башкара, кушканны көтеп тормый,
үзе белеп эшли.
Тынгысызлар яр буенда балык тотарга маташа. Әйе, бу елгалардагы
балыкның тәмлелеген бернинди пайтәхет рестораннарында да тапмады
Данила. Танып яздан үзе хәстәрли балыкны. Җәелгән су чакрымнарга
тарала, Казанлыга килеп җитәрәк бик озак тора да, ярларына кайта башлый.
Менә шул вакытта инде вак балыгы да, балык булырга әзерләнгән уылдыгы
да җылы күлләргә кереп кала, көзгә ару гына зур балык булып, елга буенда
көн күрүче кешеләрнең өстәлләрен баета.
Боларын уйлап бетерүгә баскычтан югарыга атлаган Петьканың аяк
тавышы ишетелде. Ул килеп керү белән биләмәдәге хәлләр буенча хисап
бирә башлады, тик Даниланың кызыксынмавын күреп туктап калды,
куркыбрак сорау бирде:
– Даниел Геворкович, берәр хәл килеп чыктымы әллә? Әллә мин берәр
хата ясадыммы?
Бөтен биләмәдә бары тик ике Петяга Даниел Геворкович дип эндәшергә
рөхсәт, калганнар өчен ул Данила Георгиевич. Бераз тынып торгач, Данила
кулын селтәде.
– Юк, эш синдә түгел, Петя! Күңелем ниндидер шом сизә... Ай, күңелем
минем бер дә ялгышмый шул! – Шул вакытта Даниланың колагында кинәт
теге ату тавышы яңгырады. – Петя, бер-ике соравым бар...
Тик туктап калды.
Петька, зур гәүдәсенең авырлыгын бер аяктан икенчесенә күчереп, тик
кенә басып тора бирде.
– Уфада да, Бөредә дә бер үк хәбәрне сөйлиләр. Патшаның төшерелүе бу
хәлләрнең башы гына, диләр. Яңадан инкыйлаб әзерлиләр икән. Монысы
инде беренчесеннән усалрак булырга охшаган, ди. Җирне бүлеп, милекне
тартып алу көтелә, ди.
Петька, бу сүзләрдән коты очып, Матусовка карады.
– Булмас, Даниел Геворкович! Булса да, кешеләр сезне ярата, «Аһ!» итеп
торалар. Нинди милек бүлү, ди, монда?
– Эх Петька, Петька! Ничә ел өйрәтәм сине, ышанма бер кешегә дә дип!
Әнә, Казанлы картлары ничек ди: «Билеңнән түбән үзеңә дә ышанма!».
Ходай сакласын! Кеше исәбенә баерга теләсәләр, ата улны, инә кызны
белми ул! Андый кешеләр азмы бездә? Ун еллар элек ни булганын
оныттыңмы?
Юк, онытмады аны Петька. Ул елда авылларның берсендә агач төялгән
олауларны аударып, эшчеләрне кыйнап ташлаганнар иде. Становойга да,
урядникка да эләкте, бөтен Россиягә китте, таралды даны. Чак чыктылар
бу хәлләрдән.
– Дөрес аңласам, ышанычлы кешеләр булуы кирәктер, ул-бу була калса.
– Дөрес аңлыйсың, дөрес. Тик ул гына түгел. Корал да кирәк. Шуннан.
Кешегә сиздермичә генә мөлкәтнең исәбен алып чык әле. Шуның
нәтиҗәләреннән чыгып, эш кылырбыз алга таба.
Петька тәмам аптырады. Аптырамаслык түгел иде шул. Аның шушы
матур итеп барган шәхси дөньясыннан бер дә колак кагасы килми.
– Э-э, аңладым, Даниел Геворкович, аңладым.

– Кара әле, Петя. Элекке старшина Гаязетдин унбишенче елда сугыштан
кайткач, меңнәрчә десятина җирен саттымы әле?
– Тап шулай, Даниел Геворкович. Ундүртенчедә старшина эшен ташлап
сугышка китте, унбишенченең азагында яраланып, сугыштан кайтты.
Уналтынчының башында җирләрен сата башлады.
– Сизәсеңме, нинди бәйләнешләр барын монда?
Петькага Ходай табигый акыл биргән, ул шунда ук җаваплады.
– Сизмичә. Сугыштан ниндидер хәбәр белән кайткан ул!
– Так-то, Петя. Без аптыраган, көлгән булдык ул чакта. Йомгаклау кирәк
бу хәлләрне. Һәм очрашырга кирәк аның белән. Очрашырга, сөйләшергә.
Атны әзерләргә куш!
Һәркем үз уенда иде. Данила тагын сөйли башлады:
– Тик син телеңне бикләп куй! Мин сине кеше иттем, эшләргә өйрәттем,
дөнья белән таныштырдым, буш итмәдем, кеше арасына керттем.
– Даниел Геворкович, минем нинди рәхмәтле икәнне беләсез бит!
– Беләм, Петя. Шуңа да сиңа ышанам. Алдамассың дип ышанам, Пётр
Анисимович.
Пётр Анисимович Даниланың аягына егылырга, антлар итәргә әзер иде.
Тик карт, бераз тынып торгач, сүзен дәвам итте.
– Тагын... Әйт әле, Петя... – Калган сүзләр бик зур авырлык белән
бирелде Данилага. – Анна Мишка белән очрашамы?
Петя инде күптән Даниладан бу сорауны көткән иде.
– Очраша, Даниел Геворкович, очраша. Мин Мишканы кисәтеп тә
карадым, тик аларның хисләре көчлерәк булып чыкты, ахыры...
– Соң, нигә син миңа әйтмисең бу турыда? Мондагы хәлләр турында
мин беренче булып, синнән ишетергә тиеш дип сөйләшкән идек бит!
Авыр тынлык урнашты.
– Даниел Геворкович, мин... мин сезгә җиткермичә генә бу мәшәкатьне
чишеп чыгармын дип уйлаган идем. Сезне борчымыйча гына.
– Борчымыйча гына. Ул бит минем бала, мине борчымыйча, кемне
борчырга тиеш син? Ярар, Петя. Мин сиңа аталарча булган мөнәсәбәтемне
беләсең. Тик син мине бүген бу очракта алдадың, син мине саттың дип
әйтергә мәҗбүрмен.
Әгәр Данила эттән алып эткә салып тиргәсә, сүксә, камчы белән
сыдырып алса да, җиңелерәк булыр иде Петькага.
– Аңладым! Гафу итегез, Даниел Геворкович! – дип кабатлады Петя, бер
аяктан икенчесенә күчүен дәвам итеп.
– Ни эшлибез? Бармы киңәшең?
– Бар, Даниел Геворкович, бар, – дип кабаланып җавап кайтарды Петя,
аякларында биюен туктатып.
– Йә?
– Мишканы соңгы барка белән Әстерханга җибәрик.
– Мунчала беләнме? Ә нигә, шәп идея! Тик... тик син аңа әйтми тор
бу турыда. Китәр алдыннан гына әйтерсең! Йә Анна белән бергә чыгып
качарлар...
– Аңладым, Даниел Геворкович, аңладым. Барысы да сез әйткәнчә
булыр!

– Бар, алайса. Тик беркем дә белергә тиеш түгел моны!
Петя тиз генә чыгып китте. Данила, йомшак урынында атына биреп,
башын иеп утыра бирде.
Өске катта пианино клавишаларында берничә тапкыр бармаклар йөгереп
үтте, Шопенның тылсымлы музыкасы агыла башлады.
Данила авырлык белән торып чыгарга атлады, тик өлгермәде. Күзен
алган кигәвендәй йөгереп, Петька килеп керде.
– Даниел Геворкович, волостной старшина үзе!
– Ярар, мин аска төшәм, чакыр кунакны! Һәм өстәл әзерләргә куш тиз
генә!
Тышта түшәлгән такта өстендә тукылдап, старшинаның кулындагы таяк
тавышы ишетелә иде.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 07, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев