Логотип Казан Утлары
Роман

КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)

Тик... Тынычлык юк! Тынычлык булмагач, шатлык та, бәхет тә юк... Алдагы көннәргә ышаныч юк... Уфа белән Бөре юлын таптаганда ишеткән хәбәрләре бу утны дөрләтеп җибәрде.

(Башыннан укыгыз)

9
Танып Көтмәс, Мута һәм Шидәле елгалары кушылган урындагы
урманнар өстенә сихри моң агыла. Бу көй агымында бар да бар: шул
ук елгаларның чылтырап аккан тавышы да, язгы ташкыннар шавы да,
агачтан агачка очып йөрүче кошлар җыры да, яңгыр тамчыларының
шыбырдап тамуы да, зәңгәр киңлектәге ак болытлар агышы да, шуларга
карап, шуларны күреп, тыңлап әллә ниләр кичереп яткан кешенең йөрәк
тибеше дә. Бу моң әле һавага күтәрелә, әле җиргә төшеп, тиз-тиз атлаган
аякларны хәтерләтеп йөгерә, әле әллә нинди сихри дә, җиңел дә булган
сары сагышны күңелләргә яга, әле алдагы киңлек пәрдәләрен шар ачып
очарга чакыра, әле күңелнең түрендә яткан иң яшерен серле хыялларны-
хисләрне уята, шушы хисләрне чабып барган аттай дулата. Моңның
үзәгендә мәңгелек йөгерү ята, кайсы гына әсәрне алма, анда шул ук
алымлы, омтылышлы йөгерү, алга бару гына түгел, йөгереп, очып бару.
Кояш бар бу музыкада. Кеше күңеленең иң тирән төпкелләрендә яткан
шушы кичерешләр аша кояш уйный, елмая-көлә, җылы нурларын сибә,
алга чакыра, ышаныч бирә. Кояш бу аһәңле көйне табигать төсләре кушып
баета, анда суда уйнаган нурлар, салават күпере төсләренә кушылган,
күз явын алырлык зиннәтле җемелдәү, чагылыш бар. Бу – Фредерик
Шопен музыкасы. Кайдан килгән урман эченә ерак Австриядә эшләнгән
музыка коралы? Пианинода уйнаучы – урман промышленнигы Данила
Матусовның кече кызы Анна. Анна апасы белән ерактагы Петербургта
укыйлар, ә җәйге-кышкы ялны монда үткәрәләр. Алар өчен махсус буа
өстендәге бозда ачык урын әзерлиләр, шунда кызлар, шаулап-гөрләп,
тимераякта шуалар. Аларның өчәрләп җигелгән атлы чаналары, Казанлы
белән йорт арасын кыңгырау чыңлавына күмеп, берничә мәртәбә узалар.
Ә базар көннәрендә кызлар, Казанлыга килеп, үзләренә ошаган тәм-том
алалар, авыл кибетләрен бер-бер артлы урап үтәләр, яшь сатучылар белән
сатулашалар. Кызларның канәгать яңгыравык тавышы, алар киткәч, тә
һавада эленеп кала кебек, алар кайтып киткәч, базардагы халыкка нидер
җитми иде.
Казанлыдан ерак түгел матур Аккош күле болганчык, тиз агымлы Танып белән саф сулы, салкын Көтмәс елгалары очрашып, меңәр еллар
буена диңгезгә ашыгып, гаять зур ярымутрау барлыкка китергән. Эшлекле,
эшмәкәр кешеләр күзе белән караганда, урман эшкәртүне алга җибәрергә
бөтен уңайлыклары булган урын инде бу. Һәм эшлекле кешеләр кирәк
вакытта урында булмаса, аларны Ходай читтән китерәдер, күрәсең.
Көтмәс елгасын буып алган урында ике катлы кызыл кирпечтән эшләнгән
йорт, аның белән янәшәдә генә түгәрәклеге белән тәңкәгә тиңләрлек, кулдан
казылган ясалма күл.
Йорт тирәсендә бихисап күп хуҗалык биналары, фин иленнән
кайтарылган ике такта яру корылмасы, шунда ук ике су тегермәне.
Тегермәннең триер дип аталган сортка бүлү, ашлыкны чүптән аеру
җайланмасы бөтен тирә-як төбәге өчен яңалык булып исәпләнә.
Монда ук, бөтен тирә-юньне чыңлатып, ике тимерче алачыгы эшли.
Елганың каршы ярында табигать тарафыннан эшләнгән тагын бер
уңайлы урын бар – анысы халыкта Гәвен дип атала. Менә шулай халык
теленә кереп үзгәргән Пётр Беренче Нидерланд иленнән алып кайткан ят
сүз Гавань. Өч яктан биек булмаган тау белән уратып алынган, дүртенче
ягы белән Таныпка чыккан зур мәйданда кыш буе кызу эш бара – килгән
агачны баркаларга туплыйлар, аларны монда ук мунчаладан ишелгән
арканнар белән кысып бәйлиләр.
Буадан агып төшкән су тавышы, елгадагы көймәләрнең, салларның бер-
берсенә тып та тып тиеп шаулавы, такта яру корылмасының шыгырдавы,
тегермән ташының бер көйгә әйләнүе, авыр бүрәнәләрне тәгәрәтүче
эшчеләрнең бертавыштан «Ух!» дип кычкырулары монда бик зур сәнәгать
үзәге барлыгын искәртеп тора.
Бөтенесе дә хәрәкәттә. Әллә шуңа, тәкәббер кыз Анна яраткан
композиторы итеп, Шопенны сайладымы икән?
Данила Матусов, Каф таулары артыннан Казанлыга килеп, урман эшен
бик киң итеп ачып җибәрде. Ул агызган баркаларны Агыйделдә кабул
итәләр, Иделдә дә аның эш маркасын беләләр, бөтен Россия төбәкләрендә
ул җибәргән агачларга һәм агач әйберләренә сорау бар. Кайчакта, Танып
буйлап китеп барган баркаларны озатканда, ул, канәгать елмаеп, бер
уйны уйлый: бәлки, шушы агачларны ерактагы Каф тау якларында да
файдаланалардыр? Бәлки, алар Даниланың туган җирләренә тиклем барып
җитәдер? Нәрсә әйтер иде әтисе, әгәр исән булып, моны белә калса? Ул
бит аны өйдән куып чыгарырга ашыкты. Бер уйлаганда, кызу канлы егет
Данила үзе гасырлар буе яшәп килгән гореф-гадәтләрне бозды. Өйдән
киткәндә, Данила әтисенең гомер буе саклап килгән хәстәрлеген бераз
бушатырга уйлады. Барып та чыкмас иде монысы, әгәр шул ату булмаса.
Тик хәзер инде кем гаепле, кем гаепсез икәнен аңлау мөмкин түгел, ничә
еллар үтеп китте бит. Колачларын җәеп егылган атасы аша атлап чыгып
китте бит ул.
Ничек кенә булмасын, чит якларга килеп, үз эшен башлап җибәрә алды. Ә
аның белән ярышучыларны узып китә алу – үзе бер уңыш. Хәер, ул турыда
сөйләшмәү яхшы, чөнки ниләр генә булмады ул чакта.
Табигате белән тирән акыллы, зиһенле, тиз арада эш итә алучы кеше
буларак, Данила берничә ныклы кагыйдәсе белән башкаларның тез астына сукты, ул гына да түгел, шуның белән ярышырга теләүчеләрне
бәреп екты.
Башта ул иң уңайлы урынны сайлап алды, аны тагын да уңайлырак итеп
көйләп җибәрде. Нәкъ шул урынга Гәвен килеп урнашты. Авыл кешеләре
белән ачуланышмас өчен, ул буа суын саклап торырлык дамбалар төзеде.
Гамәлият күрсәтүенчә, урман эшендә иң авыры – агач ташу. Монысының
да әмәлен тапты Данила. Гәвенгә кадәр агач боз өстеннән килә башлады,
ә урманнан елгага тиклем боз юллары түшәлде. Монысы эшне инде күпкә
җиңеләйтте. Килгән агачны Гәвендә өй биеклеге баркаларга бәйләү кыш буе
бара. Ә язын аларны ташкан Танып суы Гәвенгә кереп, җиңел генә күтәреп
ала да кирәкле урынына агызып алып китә. Баркаларда ишкәк базасы, ашату
һәм төнге ял өчен махсус оештырылган урыннарда мунчасына тиклем
әзерләнгән. Бу эшне оештыручы итеп, бик күп эзләгәннән соң, күрше авыл
ирләреннән берсен, Пётр Васильевич исемле кешене сайлап уңды Данила.
Киңәш сорап, минут саен баш катырмый, үзе белеп, үзе юлын табып эшли
торган алтын куллы һәм акыллы ярдәмче булып чыкты ул.
Башкалар да шулай эшләргә маташып карадылар. Тик Даниланың
киңлекләре һәм мөмкинлекләре белән ярышу инде берсүзсез булмастай
эш. Данилага өйрәнгән халык аның артыннан барды, аны яклады, аның
карарларын хуп күрде, аңа сүз тидертмәде.
Матусов беренчеләрдән булып шөгыленең төрле якларын үстереп
җибәрде. Урман урман инде ул. Бүрәнәләрне су буйлап куу төшемле
эш булса да, ул төрле хәлләрдән бик зур бәйлелектә тора. Ә бу хәлләр
исемлегендә карның мул булу-булмавы, ташуның ничек булуы, урман,
җир хуҗаларының таләпләре һәм башкалар ята. Шуңа күрә дә Данила
төзелештә кирәк булган юкә ботакларын әзерли башлады, монысы инде
штукатур эшендә дранча итеп кагыла, Иделнең түбән ягында моны ике
куллап алалар. Күзәтүчән эшкуар муел ботакларына кытлыкны сизеп, аны
да хәзерләде. Монысы инде мичкә ясаучылар өчен кирәк, тиз бөгелүчән
һәм, кипкәч, үз формасын саклый торган ботаклар мичкә кыршаулары
ясаганда файдаланыла.
Даниланың тагын бер яңалыгы уңышлы булып чыкты. Ялланып
эшләүчеләрне иртән каршы алалар, ашаталар, атлыларны ат кирәкле эшкә,
атсызларны кул эшенә бүләләр, озаталар. Кич кайткач, тагын кайнар аш
ашаталар, акчасын түлиләр. Беркем беркемне алдамый, алдарга да теләми,
чөнки барысы өчен дә мондагы эш – яшәү чыганагы, Данила Матусов үзе
– эш бирүче дә, ашатучы да.
Килгәч тә, татар, башкорт, удмурт телләрен ярыйсы гына өйрәнеп алды
Данила. Монысы сәяси яктан бик кулай ысул булып чыкты: бердән, кайда,
кем аның турында ни сөйли, Данилага шул ук мизгелдә билгеле, икенчедән,
бу адымы белән ул җирле халыкның үзенә булган ышанычын бермә-бер
арттырып җибәрде.
Боларның барысыннан да уңышлы файдалану Матусовта зур акыл
барлыгын күрсәтте. Шуңа да ул җиңел генә, бернинди каршылыксыз,
җирләр, урманнар сатып алды, киң колач белән төзелеш алып барды,
ерактагы завод тотучылар белән бәйләнешкә керде, акрын гына «черегән
байлар» исемлегенең иң югары баскычларына менде.

Тик бер нәрсәдә бәхете булмады Даниланың – варис булырлык улы юк.
Еллар уза, җитмеш ел җыелган авыр йөк, алып ташлый алмаслык булып,
иңбашларга ята. Кышның озын төннәрендә усал җилләр сызгырганда,
Данила Матусов ач бүре булып улый, йортсыз-хуҗасыз эт кебек шыңшый,
киң ятагында урын таба алмыйча, тешләрен кысып шыгырдата. Бернигә
дә, беркемгә дә зарлану гадәте булмаса да, берүзен калдырып ташлап
киткән хатынына зарын сөйли, ялгызлыгына зарлана. Даниланың төннәре
бик озын, көннәре бик тиз үтә, бер калкып, бер басылып киткән шәм
яктысында бүлмәдә әллә нинди шәүләләр чайкала. Төшләренә бик еш
әтисе керә башлады, ул берсүзсез, кузгалмыйча, карап тора да тора, бары
тик күкрәгендәге ярасыннан кан тама. Төнге йокыны кинәт теге вакыттагы
ату тавышы бүлә, Данила сикереп торып утыра, авыр уйлар аның башын
тагын аска ия. Ул инде алда булачагыннан курыкмый, тик белә – булачагы
әле соңгысы түгел. Нидер эшләргә кирәк, бәлки кайтып әтисенең каберенә
егылу зарурдыр...
Таң әтәчләре белән бергә тора Матусов, каты кофе эчә, трубкасына
тәмәке тутырып кабыза да йорт-кура, хуҗалыкны әйләнеп чыга. Бөтен
нәрсәне дә күрә, бернәрсә дә аның карашыннан читтә калмый. Шуннан
ярдәмчеләрен җыеп, көн артыннан көн бер нәрсәне кабатлый-кабатлый,
аларга күрсәтмәләр бирә, кисәтә, орыша, мактый.
Бары тик ике кешегә аз гына ышана Данила. Берсе – Пётр Васильевич,
анысына бар да ихтирам белән шулай эндәшәләр. Икенчесе дә – Пётр,
Петька, язмыш тарафыннан очраклы сайлап алынган ир уртасындагы кеше
үзенең этләрдә генә була торган бирелгәнлеге белән шатландыра да, бер
үк вакытта куркыта да. Данила, бу кешене малай чагыннан табып, эшкә
өйрәтте, һәрвакыт аны башкалардан аерып билгели, эшләгән эшләре өчен
буш итми, хезмәтен мулдан бәяли. Куркуы нидән икәнен үзе дә аңлый
алмый Данила. Бер яктан, Петька барысын да эшли, аның карамагындагы
кешеләр дә эшли. Баркаларның исән-имин кирәк җиргә барып җитүе дә
алар өстендә. Ике Пётр да тырыш, күңелләрендә ни ятадыр, монысы,
әлбәттә, билгеле түгел, ләкин кемгәдер чак кына булса да ышанырга да
кирәк бит! Бер кеше башкарып чыга торган эш түгел. Шуңа да акча ару
гына тама тора.
Халыкта бу ярдәмчеләрне дәрәҗәләрен түбәнәйтергә тырышудан түгел,
өйрәнелгәнчә «Ике Петька» дип атыйлар.
Матусовның бар курыкканы – кешенең үзгәрүчән булуы, бер кешегә
дә ышанырга ярамау. Барысы да хатыныннан башланды түгелме? Ул
бит моннан егерме еллар элек кара урман уртасында яшәргә теләмәде,
Даниланы да, балаларын да ташлап, зур шәһәргә китте дә барды. Шуннан
бирле аны күргәне дә булмады Даниланың. Хәер, хатынында гынамы
икән эш? Үзендә түгелме Даниланың? Ул дөньясын, туганнарын ташлап
чыгып китмәдемени? Беренче булып туган ягына, туганнарына ул хыянәт
итмәдемени? Болар бит картлык якыная барганда күңел яндыра, өтә торган
нәрсәләр! Әллә шуңамы ул төшендә бик еш кына тауларны, өй кырында,
тәрәз каршында яфракларын койган таныш агачны күрә...
Данила үзенең бөтен ярату хисләрен, бөтен өметен кызларына
баглап карады. Байлык бирде ул аларга, зур калаларда укып, белем алырга мөмкинлек бирде. Ә алар... Ярты ел шушы караңгы авылда
яталар, ярты ел Уфага, Петербургка барып, акча туздыралар. Бу
хәлләрне аңлау үтә дә кыен иде. Баштарак Данила кызларга шундый
холык биргән әниләрен гаепли, соңыннан үзенең монда китереп
батырган язмышын каргый иде.
Барысы да көлгә әйләнеп ята. Күз алдында! Байлык белән тынычлык
берсен берсе якын итә алмадылар, яшьлек хыялының йолдызы якты итеп
яна алмады. Байлык килде, тынычлык китте. Ялгыз бүре кебек яшәү,
ялгыз бүре кебек барысын да күралмау, барысына да нәфрәт хисе генә
калды. Данила бер нәрсәгә төшенә алмый: яз көне, баркаларның беренче
партиясен озатканда, Гәвенгә йөзләре шатлыктан янучы эшчеләр гаиләләре
белән киләләр, бәйрәм ясыйлар, җырлыйлар, бииләр. Нигә? Үзләренә тиене
генә төшә бит агач сатканнан кергән озын акчаларның. Ә алар шунысына
да канәгать, шул да аларны шатландыра, бәхетле итә, шуның өчен дә алар
Данилага рәхмәтле. Баркалар, Таныпны үтеп, Иделгә табан баралар, алар
Даниланың көндәшләренеке кебек таралмый. Эшчеләр, Данила артында:
«Аның түбәсе борчак саламы белән ябылган!» – дип әйтсәләр дә, хуҗа
өчен җаннарын фида кыларга әзер, аны яклыйлар һәм саклыйлар. Ул да
аларга ярдәм итәргә һәрчак әзер тора, кирәк булса, берниен дә жәлләми,
беренче булып килә.
Тик... Тынычлык юк! Тынычлык булмагач, шатлык та, бәхет тә юк...
Алдагы көннәргә ышаныч юк... Уфа белән Бөре юлын таптаганда ишеткән
хәбәрләре бу утны дөрләтеп җибәрде.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 07, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев