Логотип Казан Утлары
Роман

Исемсез хат (дәвамы)

Әтинең бер фотосы исән калган, мин үземне шуңа карап кына төсмерлим. Ә холкын әнием теленнән генә ишетә идем...

Романны башыннан монда укыгыз.

Нәкъ ун ел узгач, институтта кышкы имтиханнарны тапшырдык та Нуриәхмәт кызы белән икәүләшеп, Ташкент каласын үртәп, акча туздырып кайтырга булдык. Самолёттан төшүгә, теге эскәмияне таптык – урыныннан күчмәгән, буяулары гына калынайган... Февраль Үзбәкстан өчен иң салкын ай икән, мосафирлар фонтанын сүндереп куйганнар... «Приёмник-распределитель»гә килгәч, минем белән ишек аша гына сөйләштеләр. Миләүшә апа күптән инде ялга киткән булып чыкты, бәби көтәләрдер дип аңладык. Адресын сораган идек, шундый итеп сүгенделәр – калай ишек зыңлап торды.

Тәрәзәдән булса да, Үзбәк-хан биләмәләрен карап барырбыз дип, Шаватка поезд белән китәргә иде исәп. Билет юк, диделәр. Фамилиямне хөрмәт итегез, дигәч, паспортымны сорадылар. Ул елны инде Үзбәкстан компартиясенең Беренче секретаре Ислам Кәримов иде... Билет таптылар... (Хәер, поезд вагоннары яртылаш буш иде.) Ташкент – Шават арасы да Мәскәү – Казан арасы чаклы икән. Яшермим, безнең сәяхәтнең төп максаты, тыныш билгеләре кыйммәткә төшкән теге телеграмма хакында белешү иде. Баштан ук элемтә бүлегенә кереп ачыкларга исәп бар иде дә, кире уйладык. Җизнине күреп сөйләшик, дидек.

Таш пулатка охшатып салынган саман өй, эче-тышы измә белән сыланып агартылган. Халык идәндә яши. Киләсебезне телефоннан сөйләшеп, хәбәр итеп өлгергән идек, безнең өчен җайның (өйнең) бер почмагына «урыс өстәле» куйганнар. Апамның инде дүрт баласы бар, бишенчесе дә туачагын сиздереп тора. Җизнинең, кайчан карасаң да, тел астында насвае, берәр сорау бирсәң, урамга чыгып, тиз генә төкереп керә.

Студентның вакыты санаулы, иркенләп кунак булырга исәп юк. Икенче көнне үк Нуриәхмәт кызы урамдагы балаларга конфет өләшеп йөргән арада телеграмма хакында сүз кузгаттым.

Апам дәшмәде. Тәрәзә төбенә барып таянды. Җизни насваен тартып өлгермәде.

«Телеграмма җибәргән сәгатьтән башлап, җиде көн көттем».

«Ун ел элеккене хәтерләмим инде».

Апам тамак кырып куйды. Җизни нәрсәдер исенә төшерде кебек.

«Ә-ә, телеграмма! Срочные да, простое да тигез йөри аның. Кәгазен китермиләр. Районнан безнең почтага телефоннан гына шалтыратып әйттеләр бугай».

«Ул вакыт эчендә Ташкентны ике-өч тапкыр әйләнеп кайта ала идегез».

«Мин шаяртасың дип уйладым. Шутник ич син».

«Телеграмма белән шаяртып булмый».

«Соң, яшь егеткә Ташкент – Шават арасы, товарный поезд белән дә килә ала идең инде. Ә болай миңа туда-сюда...»

Җизнинең бөртек чәйдән бушаган калай савытында насвае беткән иде, күршегә үтечкә кереп китте.

Апам, ләм-мим, ике тәрәзә арасындагы агач рамлы көзге артында актарынып, миңа дүрткә бөкләнеп кипшегән телеграмманы алып бирде.

«Җизнәңә күрсәтеп торма инде. Үзеңә алып кит...»

 

***

Кайтканда, без Нуриәхмәт кызы белән Ургәнечтән Ташкентка да, Ташкенттан Казанга да самолёт белән генә очтык. Ни хикмәттер, икебезне дә кисәк кенә Казанны сагыну, андагы дусларны, туганнарны күрәсе килү шаукымы биләп алды...

Инде ун елга өстәп, тагын кырык ел үтеп китте. Җиңгәгез белән Караком чүленә барып килергә һич кенә дә вакыт таба алмыйбыз...

Әгәр дә мәгәр...

Әгәр мәктәпне тәмамлаган елны ук хәзерге акылым булсамы?! Мин үз-үземә киңәш бирер идем: «Синең өчен генә үскән кызны эзләп табам дисәң, иң әүвәл институт бетерергә кирәк! Шул ук вакытта, укытучыларыңны сөендерәм дип, аттестатыңны кабул итү комиссиясенә илтеп бирергә ашыкма. Классташларыңнан үрнәк алма, алар син түгел... Син – сабырсыз – кулыңа кергән һәр яңа техниканың тизрәк эчен ачып карыйсың килә; яңа кызлар белән танышкан көнне үк, илһамланып, мәхәббәт хатлары яза башлыйсың; кызганучан йомшак күңелең мин-минлегеңнән көчлерәк; Зәмзәмияләрнең яшьлек хатасын төзәтәм, дип, үзең хаталанырсың; «Ир кешенең өч мактанычы бар – өй салу, агач утырту һәм бала үстерү» дигән кагыйдәнең син берсен генә үтәп өлгерерсең, өең салынмаган, агачың утыртылмаган килеш калыр... Әгәр егерме алты яшеңдә көндезге бүлеккә укырга керсәң, экологик яктан иң чиста районда туган һәм синең өчен генә үскән Нуриәхмәт кызы көтеп торыр! Язмышыңны ашыктырма!» – дияр идем мин үз-үземә.

Әгәр дә мәгәр беренче елны ук университетка керә алган булсам, мине – егерме ике яшьлек «белгечне», Чулман аръягындагы алимент түләтә торган төбәкләрнең берсенә, район газетасы хәбәрчесе итеп җибәрәселәр иде... Түбә мәсьәләсе соңрак хәл ителер, әлегә менә шушы Фәлән Фәләнова апаның курчак өе кеби фатирында яшәп торырсың, диярләр иде... Әлбәттә, ул апаның утлар-сулар кичкән, әмма җиләк рәсеме кебек бер кызы булачак... Кыскасы, бер ел эчендә үк мин: «мәхәббәтнең гарантиясе тугыз гына ай», – дип, «кияү бәпкәчем»нән «бәдбәхет лөхер»гә әверелеп, ошбу курчак өеннән Чулманның бирге ягына кайтып егыласы кеше. Кечкенәдән шагыйрь булырга хыялланган малайның канатлы аты Фәлән апа Фәләнованың бәрәңге бакчасында буразна ерып, гомер буе ябылуда ята алмаячак. Мин, пегаслар-дөлдөлләр көтүенә кушылып, тургайлары сайрап торган болытларга карап, Мишә тугайларында тышауланырга, Идел аланнарында бәйге тотарга телим...

Әгәр дә мәгәр миңа хәзерге акылым белән яңа баштан яшәргә мөмкин булсамы? Шушы ук тормыш юлым кабатланыр иде...

Безне кечкенәдән кемнәрдер яшәргә өйрәтә: алай итмә, болай ит; монда түгел, анда кит; мине тыңла, аны санла; эшлә дә эшлә, каршы дәшмә! Һәркем безне үзгәртергә тели, һәр остаз безнең үзенә охшавыбызны тели. Остазлар күбәйгән саен Үзең булып калуы кыен...

Чү, энекәш, күрәчәгеңне алдан ук язып куйган язмыш бар бит әле, диярсез... Дорфалыгым өчен кичерегез, зинһар, мин икмәк, гаилә, кайгы-хәсрәт, табигать һәм язмыш дигән иң борынгы сүзләрне бүгенгечә аңларга тырышам. Язмыш дигән төшенчәне: табигать стихиясе каршындагы көчсезлектән; котылгысыз хаста; төзәтә алмаслык хата; вакытсыз үлем фаҗигасе алдында чарасызлыктан куллану – кайгылы халәттә бер юаныч ул. Һәм бу язмыш чиксезлек белән идарә итүче Ходай кодрәтендә.

Ә инде үзебез бозган әхлак кануннарын, кылган җинаятьләрне, гаилә низагларын, байлык корбаннарын, мәхәббәт маҗараларын язмышка сылтап, без акланабыз гына. Бу очракта ул язмыш түгел, ә холкыбыз, темпераментыбыз; тумыштан килгән каныбыз, ягъни җиде буынгача сакланып киләчәк нәселеңне хәл итә торган генетик материал һәм алган тәрбиябез нәтиҗәсе генә... Хәтта бөтендөнья сугышларының башлануы да холыксыз җитәкчеләр ялгышы...

Алтмыш миллион нәсел агачын кыйган Бөек Ватан сугышы афәте дә, сыйнфый дошманнар кулыннан шәһит киткән агайларым да бар биографиямдә... Болар барысы да гаделлек кагыйдәсен бозган шәҗәрәләр бәрелеше генә.

Әтинең бер фотосы исән калган, мин үземне шуңа карап кына төсмерлим. Ә холкын әнием теленнән генә ишетә идем.

...Атаңның сүзе үтә торганые.

...Байлыкка исе китмәде, ризыктан өзмәде.

...Туры сүзле, җор телле булуы аркасында күпме кыен алды. Үҗәт иде.

...Үз эшенә ялкау гына, ну кешегә ярдәмчел иде.

...Атаңа охшасаң, өч хатынга җитәрсең әле.

...Өй салу турында үлгәнче хыялланды.

...Юмарт иде. Сараннарны, куштаннарны, усалларны җене сөймәде түлке. Йомшак күңелле, кызгана торган кеше иде, мәрхүм... Авыр туфрагы җиңел булсын...

Әни боларны кат-кат сөйли торган иде. Бактың исә, әтинең холкы минем биографиямнең программасы кебек(!). Моны аңлау өчен әүлия булу кирәкми... Дөрес, мин мал врачына укымадым. Ләкин улым Ветеринария институтын Кызыл дипломга бетерде. Барыбер дә әтиемнең фамилиясе үзенекен итте...

Әнинең гөманлавына ышансаң, мин әти язмышының өч хатынлы программасын кабатларга тиешмен икән... Агач курчаклар да өчәү иде. Димәк, исемсез хатны юллаучы ханым үзен дә кушып саныйдыр. Һәм ул хатны хәзер Нуриәхмәт кызына тоттырсам, «Өченчесе кем?!» – дип, төгәл җавап ишеткәнче тынычланмаячак.

 

***

Егерме җиде яшемдә бала-чагалар арасында студент булып йөрүемнең әллә ни җайсызлыгын күрмәдем. Педагогларның күбесе миннән биш-алты яшькә кече һәм алар миңа «Сез!» дип дәшәләр иде. Семестр саен имтиханнарда өстәмә сораулар биреп интектермәделәр, турысын әйтсәм – мактадылар, ялгыш сүз ычкындырсам – ишетмәмешкә салыштылар. Берсендә ике студентыбыз чит ил әдәбияты тарихыннан зачёт тапшыра алмады. Икесе дә стипендиясез кала дигән сүз...

Ул елны (1978) «Казан утлары» журналында «Тәнәфес» дигән күләмле хикәям басылып чыккан иде, конкурска эләгеп, өченче урынны да яулаган иде әле абзагыз... Кыскасы, ул хикәя өчен дүрт айлык стипендиягә торырлык гонорар алгач, партадашларыма мактанганымны хәтерлим. Шуны искә төшерделәр дә «Усалка»ның өенә җибәрделәр. «Усалка» дигәнең, Миләүшә Шәйхиевна, үзе турында сөйләргә бик яратмый, шәхси тормышына ишарәләп сорау бирсәләр, чит ил әсәрләреннән алынган канатлы җөмләләр белән генә җавап кайтара. Үз фәнен генә өзелеп сөя, семинар дәресләренә әйтелгән романнарны укып чыкмасаң, чыраен читкә бора да минут дәшми тора, өйгә бирелгән эшне әзерләп килгән балаларны алдына утыртып, көнбагыш чәчәге төсендәге кулъяулыгы белән борыннарын сөртергә дә риза. «Усалка» дигәнебез – Шәйхи Маннур кызы булып чыкты. Төркемебезнең старостасы – Миләүшә, аның адресын деканатка кереп белешкән, әти-әнисе белән яшәми, аерым фатирда тора, диделәр.

Журналдагы хикәям читенә: «Күренекле язучыбызның сөекле кызына!» дип култамга салдым да ике зачётка янына лафсан букчага шудырдым. Зур сынауга киттем. Йә институттан куалар инде мине, йә җиңүче булып кайтам – икенең бере! Беткән баш беткән – юл уңае «Токайское» дигән шәраб белән бер шоколадны да журнал янына кыстырдым.

«Усалка» кушаматы тиктомалдан гына кушылмагандыр, кыңгырау төймәсенә баскач та, «Кем анда?» дигән сорау ишетелмәде, шундук ишек ачылды.

«Сез?!» – дип аптырап калуы хак анысы, көткән кешесе мин түгелдер. Бусагада басып калдым.

«Журналдагы хикәямне бүләк итмәкче идем...» – Каушавымнан шуннан ары аклану сүзе табылмады.

«Иртәгә лекциям бар ич, шунда... – Миләүшә Шәйхиевна тагын бер сүз әйтсә, каушавымнан гафу үтенергә дә онытып, чыгып йөгерә идем инде. – Әйдәгез, әйдә, керегез».

«Шәйхи Маннурның безнең Шәле мәктәбенә килгәне бар, Муса Җәлил турында кызык итеп сөйләгән иде».

«Усалка» гүя мине ишетмәде дә.

«Ә сез түргә узыгыз. Ботинкагызны салыгыз. Әнә анда җиңел аяк киеме бар».

«41»ле аягыма «38»ле тапочка элдем, никтер ирләр өчен дигәне бөтенләй юк иде.

Әле кояш баемаган, ләкин өй эче эңгер-меңгер генә, яшел түбәле лампаның яктысы язу өстәленнән ары таралмый. Шуңа күрәдерме, бүлмә эчке яктан калын кара бәрхет белән түшәлгән кебек. Ул эңгердә югалып, минем өчен каяндыр такта табуретка алып килде, ә үзе өстәл артындагы күн кәнәфиенә чумды. Әлеге тынлык тагын имтихан вакытына охшап калды.

Журналдагы култамганы укыгач, ул көрсенгән рәвеш китереп кенә елмаеп куйды. Аннан күз алдындагы кәгазьләрен тәртипләп, читкә өйде.

«Ашыйсың киләме? Кәтлит җылытам. Чәй куям, тартынып торма... Әйт.»

Чәй сүзеннән, тәнемә шундук җылы йөгерде.

«Юк, юк, рәхмәт! Тамагым тук!»

«Студентлардан «тук» дигән сүз ишеткәнем юк.»

«Мин бит укудан соң эшкә йөрим. Укырга кергәнче дә су бораулаучы булып эшләдем».

«Алайса, бай студент инде».

«Ну, байлыкны үзең белән күтәреп йөреп булмый... Мин аны калдырып киттем... фатирым белән бергә. Хәзер яңадан яшим... Тамак тук, өс – бөтен!»

«Минем әти кысмыр иде шул. Кибеткә чыкканда, 28 тиене кефирга, 16 тиене ипигә, 3 тиене трамвайга, дип, санап кына бирә иде».

«Нигә, иде, дисез? Ул исән бит әле?»

Минем сорауны караңгы бүлмә йотты.

«Менә сез укудан соң эшләп тә йөрисез. Ә үзегез зачётларны, имтиханнарны да вакытында тапшырып өлгерәсез».

Педагогның мактау сүзләреннән кыюлана төштем.

«Мин бары тик үземә үзем генә таяна алам. Нәселебез шундый. Миләүшә Шәйхиевна, сез – язучы кызы белән хикәямнең сөенечен уртаклашырга теләгән идем».

Һәм мин, курку хисем уянганчы дип, күчтәнәчемне тизрәк өстәлгә куярга ашыктым. Ул шешәне кулына алды. Әгәр кире бирсә... Берьюлы ике бала стипендиясез кала бит инде... Юк, әйләндереп-әйләндереп, этикеткадагы бөтен текстны кычкырып укып чыкты.

«Педагогик практикамда беренче тапкыр...»

«Мин дә беренче тапкыр... Миләүшә Шәйхиевна».

«Йә, ачыгыз инде алайса. Ришвәт түгел ич!»

Кыска торыклы, юан фужерлар күз алдымда калган... Секундлары минутка торырлык вакыт... Шоколад ашалып бетте, ә шәраб яртылаш тора.

«Миләүшә Шәйхиевна, стипендиясез калалар бит!»

«Ник килгәнеңне баштук аңладым инде. Китер, зачёткасын. Кайсы кызны яклап йөрисең икән!»

«Икесен дә шул...»

«Икәү?! Ужас! – Тагын тынлык. – Йә, ярар. Надан кеше барыбер укымый инде. Укыганы – эшләп тә укый!»

«Миләүшә Шәйхиевна, кафедрага кереп, ведомостька да кул куярга онытмагыз инде, зинһар. Юкса «незачёт» булып күренә бит...»

«Борчылмагыз, бу хурлыкка түзгәнне, анысына гына ничек тә чыдармын...»...

Дәвамы бар.

"КУ" 10, 2019

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев