Логотип Казан Утлары
Роман

Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы)

Үзең генә сизмисең ул, соңгы елларда бик алҗыды, картайды түгелме? Юкса утыз биш яшь нәрсә әле ул? Картлыкның малай чагы гына. Шулай булырга тиеш тә бит җүнле илдә...

Романны башыннан монда басып укыгыз.

16

Күкелдаш мәдрәсәсе кырыннан узып барганда – хәзер инде ул, әлбәттә, мәдрәсә түгел иде, ярым хәрабә хәлендә, күрер күзгә яхшырак сакланган хөҗрәләрдә исеме аңлаешсыз ниндидер совет учреждениеләре урнашкан, калдык-постык биналарын келәт урынына файдаланалар – Ильяс салмак адымнар белән каршыга килүче Убәйдулла Хоҗаевны күреп алды. Һич тә аның белән күрешәсе килми иде, тик нишлисең? Борылып китеп тә, күрмәмешкә салышып та булмый. Хоҗаев та адымнарын акрынайтты, ул да шундый икеләнүләр җәтмәсендә иде бугай. Шулай да кара-каршы килгәч, кочаклашып ук алдылар. Хоҗаев картаеп киткән, чәченә мул булып чал төшкән, йончу күзләре белән елмаеп, сул кулы белән Ильясның җилкәсен каккалап:

– Син мондамыни? Җөдә яхшы булган, – дип, берничә мәртәбә кабатлады.

– Әйе, бүген генә килеп төштем, яхшылармысыз?

– Яхшы инде, яхшы булмый ни... – Әмма хәле бер дә яхшыга охшамаган иде. – Бу чибәр туташ белән таныштыр инде?

– Ә, әйе. Луиза. Мин аларга фатир төштем.

– Бик шатмын очрашуга, мин Убәйдулла Хоҗаев булам. – Ул Луизаның озын бармакларына, иелеп, иренен тидерде. – Кайтып барасызмы?

– Менә иптәш Алкинга Чорсу тирәсен күрсәтәм дә...

– Әйе, хәзер Чорсуны танып та булмый. Ильяс, вакыт тапсаң, минем өемә дә рәхим ит, мин моннан ерак тормыйм, – дип, Хоҗаев Ильяска визиткасын сузды.

– Рәхмәт, дустым, һичшиксез килергә тырышырмын.

Хоҗаев авыр гына кузгалып, каядыр үз юлына китеп барды. Бу очрашудан Ильясның күңелендә авыр хисләр кузгалды. Үзен нидидер куркыныч бәлагә тарыган кебек тотты Хоҗаев. Ә бит нинди уенчак күңелле, шаян сүз ярата торган кеше иде ул. Ильяс аның белән 1917 елның маенда Мәскәүдә үткән Бөтенрәсәй мөселманнары съездында танышкан иде. Аннары аларның башыннан нәрсә генә үтмәде. Тук–Чуран кантонында бергә эшләделәр, аннары Бутырка төрмәсендә ярты ел бергә утырдылар, аннан котылгач, Наркомнац тулай торагында күрше фатирларда икеме-өчме ел бергә яшәделәр. Аралары бер якынайды, бер ераклашты. Әнә ул хәзер нинди? Бетерешкән, күзендә нур юк. Ә Ильяс? Үзең генә сизмисең ул, соңгы елларда бик алҗыды, картайды түгелме? Юкса утыз биш яшь нәрсә әле ул? Картлыкның малай чагы гына. Шулай булырга тиеш тә бит җүнле илдә...

– Син аның белән зерә күрештең, – диде Луиза.

– Нигә? Күптәнге танышымны күрүгә, урамның теге ягына чыгарга тиеш идеммени?

– Чыксаң да ярый иде, иптәш Алкин. Аны соңгы араларда бик сүгәләр. Газеталар гел хурлап яза.

– Нигә сүгәләр соң аны? – Әйтерсең, Ильяс безнең заманда Убәйдулла ишеләрне нигә сүккәннәрен белми?! Үзеңне соң, үзеңне, дип үртәлеп уйлады ул. Эттән алып эткә салалар лабаса! Казанга кайтырга ирек бирмиләр. Анда булса, бәлки, аны да әллә кайчан «солтангалиевче» дипме, башкачамы, атмасалар да, төрмәгә тыгып куярлар иде. Аның һәмишә иректә булуы бәгъзеләрнең гел эчен пошырып тора. Әлегә кадәр өстеннән ошак язып яталар.

– Михнәтле халыкның явыз дошманы, диләр. Ул бит инкыйлабтан соң совет властена каршы көрәшкән икән! Шуның өчен Мәскәүдә төрмәдә дә утырган. Шуңа күрә күрешмәвең әйбәт иде, зыян-зәүрәте төшә күрмәсен.

– Рәхмәт кисәтүеңә, – диде Ильяс сүрән генә. – Мәскәү төрмәсендә без аның белән бер камерада утырган идек. Әйбәт кеше ул! Бернинди дә дошман түгел. Үз халкын ихлас ярата торган шәп кеше.

– Бергә утырдыгыз? – дип, тәмам аптырап сорады Луиза, гаҗәпләнүдән күзе түгәрәкләнеп чыкты. – Яхшы кешеләрне төрмәгә утыртмыйлар!

– Ялгышлар була анда да. Безне Сталин әмере белән азат иттеләр.

– Стали-ин?! – Кызның күзләре язылды, бит алмасына кызыллык йөгерде. – Сталин сине беләме?

– Белә...

– Күрешкәнегез дә бармы?

– Бар...

– Кул да алыштыгызмы?

– Әйе инде...

Луиза тиз генә үрелеп, Ильясның уң кулын эләктерде дә учын кайнар яңагына куйды.

– Шушы кулмы?

Ильяс көлеп җибәрде, ачуы да килде, ләкин кулын тартып алырга ашыкмады.

Луиза аңга килеп, Ильясның кулын ычкындырды да уйчан гына башын борып:

– Шулай да син Хоҗаевларга кунакка барма, – диде. – Бәласе йогар.

Үзең өчен кемнеңдер борчылуын белеп тору барыбер рәхәт бит ул.

Урынлы бит борчылуы да. Хоҗаевны тәгаен күзәтәләрдер. Ә үзеңне, дип уйлады Алкин, сине күзәтмиләр, дисеңме?

– Дөрес әйтәсең, – дип, Хоҗаев биргән визитканы берара селеккәләп торды да, ерткалап чүп чиләгенә ташлады. – Бәласеннән башаяк!

– Әйдә, – дип, Луиза аны җитәкләп алды. – Мин сиңа шундый-шундый урыннарны күрсәтәм! Шаккатарсың!

– Тукта әле, тамак ачты түгелме соң безнең? Әллә соң базарга кереп, берәр ашханәдә пылау ашыйбызмы? Ә-әх, пылау диюгә үк авыздан сулар килде. Мин анда бик шәп пылаучыны беләм. Телеңне йотарлык пешерә.

Луиза аңа тилегә караган кебек текәлеп торды да көлеп җибәрде:

– Җүләрем, нинди пылау булсын анда? Фабрика-кухняларда йә котлет, йә гуляш... Анысы да әле... Әти бит пылау пешереп торам диде, менә аныкы телне йотарлык була!

Чыннан да, Чорсу базары бик нык үзгәргән, базар диярлеге дә калмаган иде. Көнчыгыш ягындагы сәүдә рәтләрен сүтеп ташлагач, аның мәйданы да шактый кечерәеп калган. Базардан «тартып» алынган җирләрдә яңа биналар калкып чыккан, берничә мең кешелек стадион ясаганнар, ерак та түгел ял итәргә, мәдәниләшергә дип, парк ачканнар. Луиза мәйдан түрендәрәк киерелеп утырган бинага төртеп күрсәтте:

– Әнә, күрәсеңме, Мәдәният сарае!

– Шә-әп!

Иң беренче булып, Мәдәният сараеның атамасы күзгә ташланды: урысчалап «Раскрепощённая женщина Востока» дип язып куйганнар иде. Астарак латин хәрефләре белән язылганы да шәйләнә, ләкин Ильяс ерактан аны танымады. Мөгаен, атаманың үзбәкчәгә тәрҗемәсе булгандыр.

– Ә менә монысы безнең театр! Хәмзәне беләсеңме? Үзбәк театрының атасы булган ул. Шуның труппасы өчен махсус төзелде. Совет власте гына үзбәк мәдәниятенә шундый парлак юл ачты!

– Шә-әп!

– Әнә яшь тамашачылар өчен театр!

Монысы Ильяска таныш иде, инкыйлабка кадәр Циндаль фирмасының банкы урнашкан булган бу бинага.

Сәнгать учакларына карап, шактый гына сокланып торгач, алар стадионга таба киттеләр. Луиза Чорсудагы үзгәрешләргә чын күңелдән горурлана иде. Әйтерсең лә, әлеге үзгәрешләрдә аның да өлеше бар. Чыннан да уртаклык, бердәмлек хисен нык сеңдергәннәр боларга, дип уйлады Ильяс. Шул бердәмлекне җимерергә тырышучы корткычлар, «буржуаз элементлар» да булмаса, уңышлар тагын да искитәрлек булыр иде дә... Шуңа күрә боларга туктаусыз «көрәш» алып барырга туры килә дә инде, һәм син «бу туйда кияү түгел».

Стадионда киң төпле, озын балаклы трусиклар кигән берничә үсмер туп тибә иде.

– Стадион ничек? Быел гына аңа Акмал Икрамов исемен бирделәр. Ул безнең иң баш коммунист – Үзбәкстан компартиясенең беренче секретаре, Ташкент шәһәр комитетын да җитәкли.

– Шә-әп!

Акмал Икрамовны Ильяс белә иде. Егерме икенче елда ул Мәскәүгә Я.Свердлов исемендәге коммунистик университетка укырга килде. Аңарчы бар белеме ничәдер айлык педагогик курслар иде бугай. Ильяс мөгаллимлек иткән Шәрык хезмәт ияләренең коммунистик университетында (аны Мәскәүдә гап-гади генә итеп «азиатлар университеты» дип йөртәләр; ләкин ниндидер түбәнсетү юк, университет Сталин исемендә! – монда совет дәүләтенең иң югары функционерлары лекция укый!) якташ студентлары шактый, ул шулар янына килеп йөри иде. Бик әрсез, елгыр егет булып истә калган. Яшь кенә булуына карамастан, ул инде партия һәм совет органнарында югары урыннар биләгән, тагын да өскәрәк менәчәге күренеп тора. Акмал белем ала торган уку йорты ЦИК һәм ВКП Үзәк Комитеты химаясендә, монда партиянең һәм совет дәүләтенең киләчәктә булачак җитәкчеләрен әзерлиләр.

Акмал гаиләсен дә алып килгән, хатыны гади генә бер үзбәк кызы, бер уллары бар. Ташкентка кире кайтып киткәндә, шома егет, әлеге гаиләсен ташлап, Мәскәүнең атаклы табибы Лев Захарович Зелькин кызына өйләнгән иде. Хәзер ул хатын монда җир эшләре буенча Халык комиссарының урынбасары, быел гына «Очерки по аграрному вопросу в Средней Азии» дигән китабы чыкты. Әлеге китапны укыганда, Ильяс кайбер төгәлсезлекләргә тап булды, шулар турында сөйләшеп, мәсьәләне тәгаен ачыклар өчен Ташкентка бу килүендә Евгения Львовна хозурына керергә ниятләп тора иде.

– Синең инде эчтә бүреләр улыйдыр? – дип сорады Луиза, аның уйларын бүлеп. – Бездә яңалыклар күп, бер көндә генә карап бетерерлек түгел. Кайтыйк без. Әтинең пылавы өлгергәндер.

Ильяс чыннан да арган иде, юл газабы – гүр газабы дип, борынгылар юкка гына әйтмәгән. Тамагы да ачты, бүреләр дә улый, әлбәттә. Тик алар эчтә генә түгел, тышта, әлегә каядыр еракта... ләкин аларның тонык кына ишетелгән тавышы Ильясның колагына инде күптән чалына иде.

Романның ахыры "Казан утлары" журналының киләсе санында басылачак.

"КУ" 10, 2020

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев