Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы)

Романны башыннан монда басып укыгыз.

15

– Җәяүләп кенә барабызмы? – дип сорады Луиза.

– Ә кая барабыз соң без?

Икесе дә шаркылдап көлеп җибәрде. Нигәдер рәхәт иде аларга шулай бер сәбәпсез көлүе.

– Бәлки... – дип икеләнеп кенә әйтте Ильяс.

– Әйе, – диде кыз.

– Киттек соң алайса!

– Ә кая киттек?

Тагын бөгелә-сыгыла көлә башладылар. Ишәккә атланып, тар урамның икенче ягыннан үтеп баручы кара-кучкыл бер сарт яратмыйча, боларга күз төшерде дә черт итеп читкә төкерде, «ак колакларга нәләт!» дип, борын астыннан мыгырданып куйды. Ачуын басарга теләп, ишәгенә чыбык белән орды, аягы белән корсагын төйде, ишәк, «адәм тәганәсе, күңелең булсын инде», дигәндәй, лаштыр-лоштыр берара йөгереп китте.

– Башта Чорсуга чыгыйк без, – диде Ильяс. – Аннары күз күрер.

Бормалы-сырмалы тар урамнардан дувалларга ышкылып диярлек Чорсу базарына таба киттеләр. Шактый озак барырга туры килде. Адашып кереп, кайчакта көрчеккә дә терәлгәләделәр. Ильяс инде кире якка киттекме әллә, дип тә борчыла башлаган иде, Хуҗа Әхрар Вәли мәчетенең манарасын күргәч, җиңел сулап куйды.

– Базарга кайтышлый керербез. Ә хәзер каршы килмәсәң, Романов сараена барыйк, – дип, Ильяс кызга карады. – Ялгышмасам, анда хәзер сәнгать музее.

Луиза җилкәсен сикертте. Дөресен әйткәндә, аның әле сәнгать музеенда булганы юк иде. Читтән килгән кунакны озатып йөрүнең бер әйбәт ягы бар – шәһәрдә гомер буе яшәп тә күрмәгән музейларда, тарихи урыннарда йөрисең. Югыйсә Романов сараеның эчке бизәлеше, андагы искитмәле әйберләр турында ишеткәне бар бит инде, юк менә, һич юлы төшмәде. Оят, билләһи. Шуңа күрә ул анда моңарчы бер тапкыр да булмавын әйтеп тормады.

– Кая теләсәгез, шунда барабыз, иптәш Алкин. Хуҗа – кунакның ишәге!

– Киресенчә булырга тиеш, – диде дә Ильяс, баягы сартның ишәген искә төшереп, тагын көлеп җибәрде.

Луиза аны аңлады:

– Безгә төкереп китте түгелме соң ул? – дип кушылып көлә башлады.

– Юк, аның хуҗасы төкерде бугай.

– Икесе дә төкерде. Хуҗа ишәккә, ишәк хуҗага!

– Көләбез дә көләбез, хәерле булсын.

Күкелдаш мәдрәсәсе янында алар ат яллап, Анхар арыгы аша салынган күперне чыктылар да Романов сараена киттеләр. Элек Кауфман исемен йөрткән таш җәюле киң урамнан кузгалганда, үшән генә булып тоелган ат башын чөеп, кызу гына юырта иде инде. Җанвар да затлы урында үзен яхшы ук кибарәнә сизә башлый.

Сарайның ишек төбендә үк үзеңне ят бер серле дөньяга кергәндәй хис итәсең. Керешле баскычның ике ягындагы мәрмәр ятакларда тармакланып беткән мөгезләрен тырпайтып, бронзадан коелган боланнар ял итә. Сарайның сул канатында бөек кенәз Николай Романов үзе яшәгән, уң канатында хатынының апартаментлары булган.

Ильяс әлеге аксөякнең Ташкентка килү тарихын бик томанлы хәтерли иде. Әнисенең асылташларын урлап, бер американ артисткага бүләк иткәнме соң ул? Шуннан патша аны ерак Төркестанга сөрергә фәрман биргән. Ул монда хастаханәләр, ятимнәр йортлары, театр бинасы салдыра бугай. Әлбәттә, Ташкентның урыслар яши торган яңа өлешендә. Ташкент белән Җизак арасында канал казырга да боера. Аның ике ярына иске диндә калган урысларны утырта. Гомумән, монда ул Үзәк Рәсәйдән төрле катламдагы халыкны күп итеп китерергә хыялланган.

Ике яклы имән ишекләрне үтеп, холлга кергәч, түрдә тагын өч ишек күреп алды Ильяс. Кайсыннан керергә дип, баш ватып торганда, кайдандыр шыпырт кына килеп чыккан музей хезмәткәре күзгә ташланды. Тулы гәүдәле, симез йөзле, урта яшьләрдәге бер хатын. Күзе кечкенә, һәм икесенең берсендә иман әсәре юк иде.

– Чего изволите? – дип сорады ул ачулы тавыш белән.

Луиза аңа мөмкин кадәр елышып, колагына нидер пышылдады.

– А-а, уважаемый гость! – дип, күперенке иреннәрен ике якка ерды марҗа. – Очень приятно! Изольда Алексеевна, очень рад познакомиться.

– Ильяс Саитгареевич.

– Простите, по-русский нельзя? Илья...

– Нельзя! – диде Алкин.

– Луиза! – Кыз Изольда Алексеевнаның кулын шактый озак селкеп торды. Ул ничек тә аның күңелен күрергә тели иде.

– Как хорошо, что мы вас здесь застали! Вы же самый лучший искусствовед во всем городе!

Хатынның йөзе ачылды, ул инде гел Луизага карап сөйли иде.

– Сезне таныштырыргамы музей экспонатлары белән?

– Кирәкми! – диде Ильяс. – Үзебез генә карап әйләнербез.

– Ну ладно, как хотите, – дип, Изольда шулай ук шыпырт атлап, каядыр үзенең оясына кереп китте.

– Тыңлыйсым килми алар сафсатасын, – дип, Ильяс Луиза алдында акланасы итте. – Үзебез аңлаганча карап чыгарбыз әле.

– Ярар, иптәш Алкин. Үзегез беләсездер. – Луизаның тавышы шактый кырыс чыкты.

– Бик теләсәң, чакырыйк, сөйләсен.

– Юк инде, җаным, әйдә хәзер ансыз гына. Кайсы ишектән керәбез?

– Уңга керсәк, уңарбыз кебек.

– Әйе, уңнан башлыйк.

Һәм алар уң ишектән зур кышкы бакчага килеп керделәр.

Пальмаларның ниндие генә юк, лимон, әфлисун, мандарин агачлары, ниндидер сирәк сортлы алмагачлар үсеп утыра. Ильяс, шаккатып, шаккатудан ачылган авызын йомарга онытып, төрледән-төрле җиләк-җимеш куакларына карап торды.

– Җәннәт!

Чыннан да җәннәт шушындый буладыр. Тик ул сиңа тәтешме әле, кертерләрме сине анда, ә бу – менә, күз алдында! Кайдандыр тонык кына су гөрелтесе дә ишетелгән кебек. Хур кызлары гына җитми. Хәер, анысы да янәшәңдә бит, Ильяс Алкин!

– Җәннәт бакчасы! – дип тагын кабатлады ул.

– Яши белгән буржуйлар, – диде Луиза. – Үзбәк балалары ачлыктан, тифтан кырылганда... Кара инде, нәрсәләр кыланып ятканнар бит.

Нинди идиллияне бозды, дип, кәефе китеп уйлады Ильяс. Тик бернишли дә алмыйсың. Аларның башына «сыйнфый көрәш» дигән кибәкне тутырганнар, күнегергә туры килә, заманасы шундый. Әнә бит ул җәннәт бакчасында да «канечкеч эксплуататорларга» нәфрәт белән карый, килешмәс карашы хуш исләр аңкытып утырган агачлар өстеннән шуып кына үтә. Ул бит ихлас, дип аптырап, кызга карады Ильяс. Аларның күбесе бит яшәр өчен, үсәр өчен кызыл сүз сөйләп лаф ора, ә бу чын күңелдән шул ялган дингә ышана. Фанатик түгелме соң бу? Алар бит теге монафыйклардан да куркыныч. Ә үзе нинди чибәр кыз! Чибәр, сөйкемле... Ниндидер үзенчәлекле җылы, мөлаем гүзәллек аңарда. Ильяс аңа күп нәрсә сөйли алыр иде, тик ышанып буламы соң? Ул инде соңгы елларда үз шәүләсеннән үзе шикләнә башлаган кеше бит.

Эндәшми генә кышкы бакчадан чыгып, холлдагы сул ишеккә килделәр. Луиза инде хатасын аңлап, эчтән үз-үзен битәрли иде. «Ахмак, – дип сүкте ул үзен, – буржуйлар, имеш. Институттагы комсомоллар белән йөрисеңме әллә син? Ильяс Алкин үзе элекке буржуй бит инде! Элекке, ләкин ул зараза аның канына сеңгән бит. Нәрсә диде сиңа Исятикян? Ышанычын казан, дидеме? Син бит аны хәзер генә үзеңнән читләштердең. Әнә ничек карап куйды. Юк, усал итеп карамады ул. Кызганып карады. Ә бит ул хаклы. Матурлыкның сыйнфый асылы юк. Матурлыкка сокланырга кирәк, эстетик рәхәтлек алырга. Ә син? Буржуйлар, имеш...

Монда бер-бер артлы өч зал иде. Өчесендә дә бөек кенәз туплаган мәрмәр статуялар, стеналарда бөек рәссамнар язган картиналар.

– Әнә Венера статуясы, кара, француз тәрәзәсеннән кергән кояш нурларында ул нинди үтә күренмәле алсу төсләрдә өретелгән!

– Матур! – дип, чын-чынлап сокланды Луиза, ихласлыгы күзләренә бәреп чыкты, яңаклары да нәкъ һәйкәл төсен алып алсуланып чыкты. Аның самимилеген Ильяс та искәрми калмады, үзе дә сизмәстән, кызның кулын учына алып кысты. Аннары хисенең ташып чыгуына уңайсызланып, үзе үк кулын тартып алды, кызарды.

Икенче залдагы пыяла шкафларда бөек кенәз җыйнаган статуэткалар, фил сөягеннән уенчыклар, алтын тәңкәләр, йөзекләр, беләзекләр, асылташлар белән бизәлгән төрле бизәнү әйберләре куелган иде.

– Ничек исән калган болар? – дип гаҗәпләнеп уйлады Ильяс.

Ташкентта күпме власть алышынды, боларның монда саклануы – үзе бер могҗиза.

Ул, әлбәттә, Николай Константиновичның хәзинәсеннән күп асыл әйберләрнең югалганын белми иде.

Өченче зал шәрык өслүбендә бизәлгән. Идәндә, стеналарда Бохара, әфган, төрекмән, фарсы келәмнәре, стенадагыларына кыйммәтле мылтыклар, кылычлар эленгән. Идәннән аз гына калку сәкеләрдә дә затлы келәмнәр, алтын-көмеш җепләр белән бизәлгән тукымалар, ефәкнең ниндие генә юк! Төркестан табигатен сурәтләгән картиналар әлеге хәзинәне тулыландырып тора.

Аннары алар тагын бер залга керделәр. Ул тегеләрдән кечкенәрәк һәм эчтәлеге дә үзгә иде. Монда хәзерге рәссамнар язган картиналар галереясы икән. Керүгә үк иң башта күзгә ташланганы түрдәге мамык җыючы кыз портреты булды. Ул дәү куллары белән мамык тутырган кәрҗинен күтәреп тора, тулы балтырлы аякларын аерып баскан; башында кызыл косынка, иңнәре шәрә, күзе зур итеп ачылган. Ә артта офык кып-кызыл – таң атып килә! Ильяс түзмәде, барып, картина астындагы язуны укыды: «Шәрыкнең азат кызы!»

Бу залда гүя тышкы дөньядагы эш дәвам итә: анда карасаң – трактор, монда баксаң – комбайн. Әнә бер нәни генә малай токарь станогы янында, сиңа карап, кысык күзен йомган, муенында кызыл галстук. Кызыл төс күп иде: җете куесы да, сыегы да, картиналардан суырылып чыгарлар да олы бер ташкынны хасил итеп, сине агызып китәрләр сыман. Ильяс моннан чыгып китәргә ашыкты.

– Әллә ошамадымы? – дип сорады Луиза, хәйләкәр елмаеп.

– Ошады. Тик карт бит инде мин, хәзерге сәнгатьне бигүк аңлап та бетермим.

– Ә миңа ошамады! – диде кыз. – Теге борынгы картиналар белән контраст шулкадәр көчле. Моны аермас өчен тома надан булырга кирәк.

Ильяс, гадәттәгечә, җилкәсен сикертте:

– О вкусах не спорят, җаным.

Изольда Алексеевна алар артыннан имән ишекне бикләп калды.

Саубуллашып торуны кирәк санамады.

Мәскәүгә кайтып, күпмедер вакыт үткәч, Ильясның кулына Парижда нәшер ителгән бер китап килеп керде. «Төркестандагы тормыш турында хатирәләр» дип атала иде ул. Шуны укыганда, Ильяс аңлады – хәзерге рәссамнарның социалистик реализм рухында язган картиналары элекке ашханә залына эленгән булган икән. Китапның авторы әлеге сарай хуҗасы Николай Константинович Романовның улы Александр Николаевич Искәндәр иде (әйе, Романовның патша ихтыярыннан бәйсез туган балаларына Искәндәр дигән ләкаб биргәннәр!). Менә ул ашханәне ничек сурәтли: «Столовая вся отделанная деревом; потолок по карнизам расписан золотом, тушью, малиновыми и зелеными надписями: – молитвами из Корана. Большой, длинный обеденный стол, массивные стулья с высокими спинками, обтянутыми кожей, с богатыми резными ножками, спинками и подручниками. По стенам шкафы с массивным семейным серебром; блюдами, хрусталём и сервизами, заказанными на императорском фарфоровом заводе».

Луиза белән андагы кызыл картиналарны карап йөргәндә, боларның эзе дә калмаган иде.

Дәвамы бар.

"КУ" 10, 2020

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: