Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы)

Романны башыннан монда басып укыгыз.

12

Вәлиди гаскәренең штабы Ермолаевка авылында иде. Монда килеп фронт хәлләрен белешкәч, Ильяс Алкин башта югалып та калгандай булды. Кызылларның көч-куәте чагыштыргысыз артык, алар хәлиткеч һөҗүмгә әзерләнә, һәм шул тимер ташкын башкорт гаскәрен тиздән бөтенләй сытып китәчәгенә һичбер шик юк. Чехлардан да, Дутовтан да инде бернинди корал, сугыш кирәк-ярагы килми, ә Оренбург белән Уфа арасына сузылган фронт сызыгын ничек тә сакларга кирәк. Гаскәр талчыккан, өшәнгән, ризык җитешми, яугирләрнең саны аз. Эстәрлетамак белән Ермолаевка арасы ике йөз чакрым, ә анда барысы җиде йөз кешелек гаскәр фронт тота. Көтмәгәндә, урау һөҗүм ясасалар, штабның бөтенләй чолганышта калу куркынычы да бар. Шуңа күрә беренче эш итеп, Алкин штабны Кананикольски заводы урнашкан җиргә күчерергә әмер бирде.

Кызыллар әле анда, әле монда һөҗүм итеп тора, әмма төп ыргылышны күпмегәдер кичектерәләр, ахрысы. Төп көчләрне бер йодрыкка туплыйлар булса кирәк. Шул йодрык китереп бәрсә, каршы торырлык бер әмәл дә булмавы офицерларның һәммәсенә ачык иде. Йә соңгы тамчы канга кадәр сугышып үләсе, йә Себергә кадәр табан ялтыратасы. Зәки Вәлиди өчен боларның икесе дә инкыйраз, дулкын өстендә калу өчен аңа бер генә юл бар – кызылларга кушылу. Ләкин моның өчен кызылларның да аның шартларын кабул итүе кирәк. Иң төп шарт – әлбәттә, Башкортстан республикасын танулары. «Тупраклы мохтариятебезне таныса, мин иблис белән дә килешүгә барачакмын», – диде ул Ильяска. Танулары бер хәл, республикага эчке эшләрдә, икътисади мәсьәләләрдә тулы мөстәкыйльлек бирергә тиешләр. Коммунизм төзү мәҗбүри булмасын. Башкорт гаскәрләре исә Кызыл Армия сафларына күчә, димәк, алар белән кызылларның хәрби командирлары җитәкчелек итәчәк.

– Алар моңа риза булмас, – диде Ильяс. – Ризалык бирсәләр дә, күз буяр өчен генә... Безнең гаскәрне кулга төшергәч, бөтен вәгъдәләрен онытачаклар.

– Төптәнрәк уйла! – диде Зәки. – Монда сәясәт килеп катнаша.

Башкортларның кызыллар ягына чыгуы ул сәяси пропаганда өчен кирәк. Менә, янәсе, урыс булмаган халыклар өчен үрнәк, безнең якка чыксагыз, хәтта республикага тиенәсез.

– Мин дә шуны әйтәм ич! Әлегә сәяси пропаганда, аннары – кукиш.

– Алда күз күрер, бүтән чарабыз юк. Республиканы бер таныгач, алар да җиңел генә килешүдән баш тарта алмас.

– Кабыгын калдырырлар, билгеле.

Шундый шартлар белән хөкүмәт әгъзасы Муллаҗан Халиковны Уфа советының рәисе Эльцин кырына юлладылар. «Нинди хөкүмәт? Нинди әгъза?» – дип тузынган Эльцин. Шулай да кабул иткән. Муллаҗан бик төшенке күңел белән кайтты, ул керүгә урыныннан да тормыйча, исәнләшү кайда – сорау биргән теге:

– Йә, ни-нәрсә алып килдең?

– Менә безнең шартлар!

Кычкырып көлгән Эльцин, шартнамә кәгазен укуга ук бөгәрләп, чүп чиләгенә ыргыткан.

– Сез нәрсә, клоуннар мәллә?! – дигән ул, Муллаҗанның йөзенә төкереген чәчеп. – Нинди шартнамә? Сез бит деморализованный хәзер! Кулны күтәрәсез дә кичерү сорап безнең якка чыгасыз. И всё! Рядовойларга, бәлки, амнистия булыр. Ә Вәлидине беренче дар агачына! Кайтып әйт минем сүзне. Шуның өчен генә сине исән җибәрәбез.

Муллаҗан иптәше белән төнгә каршы кайтып җитте. Эльцинның мәсхәрәле сүзләрен ишеткәч, Зәки нык гарьләнде, ачу-нәфрәтен тыя алмыйча, ишекле-түрле озак йөренде. Юк, бу Эльцин, Таболин ише таш маңгайлы большевиклар белән эш итеп булмый, алар әле киләчәктә дә безнең тәгәрмәчкә һәрвакыт таяк тыгачак, турыдан-туры Ленинга чыгарга, Троцкийга, башкача юл юк! Алар хет сәясәтнең ни икәнен аңлый.

Ильяс карталар өстеннән башын күтәреп, аңа борылды:

– Беләсеңме, агай, бераз күндәмрәк кылансыннар өчен безгә фронтның бер участогында аларны матур гына тар-мар итәргә кирәк.

– Кирәк тә бит! Тик безнең хәлдә...

– Безнең хәлдә дә була. Менә Кызыл Мәчеткә якын гына Юллыбай авылына бүген кич кызылларның кавалерия полкы килеп урнашкан. Мөгаен, иртән шул юнәлештә рейд ясарга телиләр. Ә без алданрак! Хәзер үк!

– Дөрес! – Аның сүзен күтәреп алды Зәки. – Күтәр кул астындагы батальонны. Аларның күбесе бу як егетләре, Юлдыбайны күз йомып та табарлар.

– Мин дә алар белән! – диде Ильяс, каны кызып. – «Казан татары ничек сугышканын күрсен әле менә! Юкса, безне, сугышчан рухны югалтканнар дип, гел кимсетеп сөйләшкән була.

– Алайса бергә инде!

Икесе дә тиң булып, элек завод эшчеләре яшәгән баракка ашыкты.

Батальон шунда урнашкан иде. Бер сәгать тә узмады, чаналарга төялеп, юлга кузгалдылар.

Юлдыбай авылына килеп җиткәндә, офыкта сүрән генә таң чалымы сизелә башлаган иде инде. Ильяс эчке калтыравын тыярга тырышып, тешен кысты. Яуга беренче керүе, дулкынлану да гаҗәп түгел. Зәки, хәлен аңлап, Ильясның аркасына каккалап алды. Үзе дә агарып киткән, аның да сугышка керүе беренче түгелме икән әле?

– Шыр җибәрмисеңме?

– Үзеңне бел!

Ике яктан чолгап алып, авылга бәреп кергәндә, инде яктырып килә иде. Йокының иң тәмле чагы. Әллә сакчылар куюны кирәксенмәгәннәр, әллә куеп та аягөсте йоклап киткәннәр, һөҗүмне сизми дә калдылар. Ату тавышлары ишетелде. Эчке киемнән генә кылыч, мылтык тотып, йортлардан чабып чыкканда, кызылларның язмышы хәл ителгән иде инде. Кичен катырак бәйрәм иткәннәрме соң, оешулы каршылык күрсәтә алмадылар. Күбесе авылдан чыгып, кайсы кая кача башлады. Авылдан ерак та түгел бер сыек урман шәйләнә шәйләнүен, тик аңа, кар ерып, барып җитәсе бар әле. Ә бу исә эчке киемнән генә яланаяк чыгып чапкан кавалеристларга шактый кыен эш булып чыкты. Кырда аларны башкортлар куян урынына аулады.

Ильясның исә бу яуда чак кына гомере өзелми калды. Сугыш дәрте белән комарланып, үз-үзен онытып, бер таза гына ихатага барып кергән иде, өйнең ишеге ачылып та китте, аннан алагаем зур гәүдәле берәү, урысча яман сүгенеп, кылыч күтәреп, аңа ташланды. Кылычын чабам дигәндә, ниндидер могҗиза белән искә килгән Ильяс төзәмичә генә наганнан атып өлгерде. Алагаем зур гәүдә аның аяк очына ук ишелеп төште. Соңыннан ачыкладылар – полк командиры үзе булган икән. Тик Ильяста аның кайгысы юк иде, үлем ачысы белән тартышып яткан адәмнең бугазыннан чаптырган канны күреп – пуля муенына эләккән! – ул шашып калды, иелеп укшый башлады.

– Беренче тапкыр шулай була, – диде аның артыннан кереп җиткән Зәки. – Аннары күнегәсең... Әйдә, әйдә, – дип, Ильясны җитәкләп алды: – Егет икәнсең бит, әй! Шикләнмәгән идем анысы...

Әлеге кызыл кавалерия полкы тулысынча тар-мар ителде. Беркем дә исән котыла алмады, нигәдер әсирләр дә юк иде.

Ильяс әле тагын берничә тапкыр корал тотып, гади солдатлар белән янәшә торып, сугышта катнашты. Кызыллар белән аяусыз алышлар әле монда, әле тегендә булып кына торды. Бөтен фронт чарпа-чарпа килгәндә, штабта гына утырып булмый, ирексездән кулга корал аласың.

Зәки инде Төркестанга качкач, Башкортстан ревкомының әгъзаларын кулга алып, Мәскәүгә озаттылар. Бутырка төрмәсендә ятканда, тикшерүче Ильяска Зәкинең атасына язган хатын күрсәтте. Ул анда Макар авылын кызыллардан азат итүләре турында яза. Әйе, исендә Ильясның ул канлы сугыш. Ул көннәрне ничек онытасың?! Кызылларны Макардан куып чыгарып, егерме биш чакрым ераклыктагы Әхмәр авылына кадәр эзәрлекләгәннәр иде. «Казан татары Ильяс Алкин, безнең штаб башлыгы, әлеге яуда да гади солдатлар белән янәшә торып, гомерен аямыйча сугышты», – дип язган Зәки. Рәхмәт инде...

– Әйе, сугышларда катнашуымны инкяр итмим, – диде Ильяс тикшерүчегә. – Тик кызыллар ягына чыкканда, совет власте безгә амнистия игълан итте бит. Хәзер ул вакытларны нигә искә төшерергә?

– Һәр җинаять өчен иртәме-соңмы җавап бирәсе була, бернинди амнистияләр дә ярдәм итә алмас.

Ильяс тикшерүче белән сүз көрәштерүне кирәк тапмады.

Башкортларның шартларына күнәргә кирәк дип, Ленин белән Сталиннан күрсәтмә килсә дә, Уфа советы да, Бишенче армиянең җитәкчелеге дә үзара сөйләшүләрне озакка сузды, бернинди шартларны да үтәргә җыенмыйлар иде. Коралны ташларга да бирелергә – бөтен таләпләре шул. Ниһаять, Мәскәүдән Уфага Мирсәет Солтангалиевне җибәрделәр. Ул тиз арада Уфа губерна комитетын җыеп, Вәлиди гаскәренең кызылларга кушылуын кичекмәстән тәэмин итәргә кирәклеген катгый итеп аңлатты. Халык комиссарлары советы башкортларның барлык шартларына килешә! Шул ук вакытта ул Вәлиди янына үзенең вәкиле Галимҗан Әминевне юллады. Әминев Зәки белән Ильяска Мирсәетнең сүзләрен җиткерде:

– Сөйләшүләр тәмамланганчы кызылларга кушылмый торыгыз. Ашыкмагыз. Әгәр дә инде бүтән көтәргә тәкатегез калмаса, Бишенче армия канаты астына түгел, ә штабы Оренбургта урнашкан Беренче армия карамагына күчегез.

1919 елның 18 февралендә төшкә кадәр Зәки Вәлиди берничә кешесе белән Беренче армиянең фронт сызыгын үтеп, кызыллар ягына чыкты. Аның артыннан Ильяс Алкин Беренче кавалерия полкын алып китте. Икенче көнне алар командарм Гай белән очраштылар. Егермесендә инде Вәлиди кул астында булган бөтен гаскәр кызыллар ягына күчеп бетте. Берничә көннән Гай Ильяс белән Зәкине затлы вагонга утыртып, Мәскәүгә озатты. Анда аларны «Метрополь» кунакханәсенә урнаштырдылар. Тиздән Сталин белән, Троцкий белән күрешәсе бар, Вәлидине хәтта Ленин үзе кабул итәчәк! Шул түгелмени дан-шөһрәт?

Зәки үзенчә юатып маташса да – ул беркайчан да өметсезлеккә бирелми торган әрсез зат! – Ильяс бөтен милли өметләрнең тәмам чәлпәрәмә килүен аңлаган иде инде.

13

Мәҗлесне залда әзерләгәннәр. Табында ни генә юк – җиләк-җимеш, төрле чикләвек, өстәл түрендә төп хуҗа шикелле самавыр кайнап утыра. Татар инде ул кая барса да, самавырын үзеннән калдырмый. Якуп абзый, кечкенә чәйнекне алып, самавыр торбасына лимон кабыгы салды. Бөтен залга башны әйләндереп, лимон исе таралды.

– Кайда йөрисез... – дип, хуҗа юри генә сукранган булып кыланды. – Без инде монда әниең белән көтә-көтә көтек булып беттек.

Карт белән карчык кунак хөрмәтенә киенеп-ясанып та өлгергән, Якуп абзый өстенә үзбәк халаты ябынып, башына чем-кара татар кәләпүшен кигән. Ләмига апай борын заманнан калган хәситәсен таккан, көмеш чулпыларын элгән, аллы-гөлле киң күлмәге елкылдап тора.

– Йә, кадерле кунак, түрдән уз. Каршы алганда, килешсез сүз әйткән булсам, үткәреп җибәр. Картлык – шатлык түгел. Картайган саен акыл саега бара. Мине әнә абыстай да шуңа гел битәрли.

– Түргә үзегез утырыгыз, Якуп абзый.

– Юк, син кунак. Кунакның да ниндие әле! Әйдә, әйдүк, кыенсынма, үз өеңдәге кебек бул, уз.

Ильясның түргә кереп утырмыйча чарасы калмады.

– Син инде безне гаепләмә, – диде хуҗа. – Әлегә коры-сары белән чәйләп алырбыз. Көтелмәгәндә килеп төштең бит, кем, энем Ильяс. Чәйләгәч, калага чыгып керерсез кызым белән. Без инде сезне пылау пешереп көтеп торырбыз. Остасына туры килдең. Пылауны мин үзбәктән дә яхшырак пешерәм, – дип мактанып алды ул. – Ташкентта булганыгыз бармы моңарчы?

– Бишенче тапкыр. Бөтен Төркестанны айкап чыктым дисәм дә була. – Төркестан зур. Биш тапкыр килеп кенә, ай-һай, бу мөмкинме икән.

– Мин монда гомерем буе торып та күп җиргә аяк җитмәде. Ә юкса кайда гына булмадым.

Хатын-кызлар табынга утырмады. Кызыл косынкасын салып, башына ак яулык япкан Луиза гына ара-тирә әле анысын, әле монысын өстәлгә юнәтә торды. Ләмига абыстай аш бүлмәсеннән бөтенләй чыкмады. Элекке тәртипләр икән монда, – дип уйлады Ильяс. – Карт гаиләсен шактый ук учында биетә, ахрысы. Алай дисәң, бик килешеп, ярашып торалар шикелле. Хәер, элекке йолаларны сакларга тырышу безнең картларның канына сеңгән. Алар өчен ул гадәти нәрсә. Чит халыкка ошармы икән, томаналыкта гаепләмәсләрме, дип яшәмиләр. Бу аларның башына да килми. Ә бит яшьләр бу гадәтләрдән көлә генә, алар өчен бу искелек калдыгы. Яңа заманның карыныннан бөтенләй яңа халык әвәләнеп чыга. Һәм аның кая барып терәләчәген Ильяс Алкин чамалый иде.

– Нинди максат белән ерак сәфәргә чыктың, энем, сер булмаса? Мәскәүдә яшим, дисеңме?

– Мин КУТВда укытам, Якуп абзый...

– Анысы нәрсә тагын, Ходаем?

– Университет. Шәрекъ хезмәт ияләренең коммунистик университеты.  Анда «Урта Азия икътисады» дигән фән укытам. Менә шул курс өчен материаллар тупларга килдем.

– Ә-ә, – дип, башын какты Якуп абзый. – Син ризыктан җитеш әле. Менә каклаган каздан авыз ит. Казы да әйбәт, үз кулым белән әзерләдем. Кузы гына юк, ләкин булачак. Тукайның шул турыда шигырен хәтерлисеңме?

«Мөхәммәдия» шәкерте ярдәме белән татар телендә өй шартларында гына башлангыч белем генә алган Ильяс, билгеле, Тукайны җүнләп белми иде. Шуңа күрә аныксыз гына башын селкеп куйды.

– Икътисад, дисең инде алайса... Кайсы өлкәсендә инде?

– Җәгърәфи икътисад. Мине күп нәрсә кызыксындыра. Тарихи яктан да... Мәсәлән, вакыфлар эшчәнлеге. Җир мөнәсәбәтләре.

– Бу мәсьәләләрне Сәед Мәхмүдтән дә яхшы белүче юк. Ул Бохара әмиренең ышанычлы түрә-карасы иде бу эшләрдә. Советлар килгәч тә, вакыфлар буенча эшләде әле ул. Шуның белән күрешергә кирәк сиңа.

– Исәнме икән соң ул?

Хуҗа аны дөрес аңлады.

– Тимәделәр аңа нишләптер, – диде үзе дә аптыраган кыяфәттә. – Майлагандыр, җайлагандыр. Суда батмый, утта янмый торган кеше ул. Әмма да ләкин башлы инде. Сиңа нык ярдәме тияр. Тагын Фитрәт бар, бу өлкәдә азау ярган. Дөрес, ул Сәмәркандта яши бугай. Садретдин Айни тагын. Ул да Ташкентта түгел. Шул Сәед Мәхмүд кала. Мин аны яхшы беләм, таныштырырмын.

– Каракүл җитештерү, каракүл сәүдәсе кызыксындыра тагын. Ефәк сәнәгате...

– Һәй, – дип кычкырып җибәрде Якуп абзый. – Син монда дөрес килгәнсең бит, әй! Монысын инде миннән яхшы белүче юк. Энәсеннән җебенә кадәр сөйләп аңлатырмын.

Луиза, телемләп кискән кавынны төпсәгә салып, табынга алып килә иде, пырхылдап көлеп җибәрде:

– Әткәй! Ильяс Алкин – университет профессоры ул!

– Булса соң? – дип көлде Якуп абзый да. – Без дә төшеп калганнардан түгел, прафисырга остаз булырмын.

Чәйләп алгач, Ильяс калага җыена башлады. Бүлмәсеннән чыкканда, Луиза инде аны көтеп утыра иде.

– Мәшәкатьләнеп йөрмисеңме әллә? – диде Ильяс. – Мин бит Ташкентны беләм, адашмас идем әле.

– Ничек кунакның үзен генә чыгарып җибәрик, – дип, Луиза аны култыклап алды. – Әти дә шулай кушты. Ә аның сүзен тыңламасаң, у-у... Давыл чыгасын көт тә тор! Бик үзсүзле ул безнең.

– Вакытың булса, мин каршы түгел анысы... Сөенәм генә.

Кызның кулына орынгач, Ильясның умырткасы буйлап кайнар агымсу үткәндәй булды. Аптырады ул – әлеге кыз нигә шулай аны дулкынландыра соң? Мондый хәлне аның кичергәне юк иде бит. Ул бит инде шактый өлкән кеше – утыз биштә! Ә булса соң, дип, кемдер – Иблистер бу тәгаен! – колагына пышылдаган кебек булды. Мәхәббәт ул, малакачкаем, теләсә кемгә килми. Менә син йөрдең бит әле гомерең буе коры кашык тотып. Ә картлар нәрсә дигән? Шул-шул, коры кашык авыз ерта. Сөенергә кирәктер, бәлки? Юкса синең ни шатлыгың бар бу тормышта? Яшьлек хыялларың чәлпәрәмә килде. Гаиләң... Хатының белән араң күптән суынган. Балаларың булмады. Ир уртасы булгач, тәкъдир сиңа үз бүләген юлламыймы? Әллә, шик-шөбһә җиләненә уранып, аңардан да коры калырга җыенасыңмы? Сиңа һәрвакыт тәвәккәллек җитмәде, дип сүкте аны Иблис.

– Җәяүләп кенә барабызмы? – дип сорады Луиза.

– Ә кая барабыз соң без?

Икесе дә шаркылдап көлеп җибәрде.

Дәвамы бар.

"КУ" 10, 2020

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: