Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы)

Романны башыннан монда басып укыгыз.

10

Самараны башкала иткән Комуч (Учредительное Собрание комитеты) Ильяс Алкинны Казан губернасына үз уполномоченные итеп билгеләде. Шуннан файдаланып, ул Комучның Халык Армиясе командующие генерал Галкин эргәсенә керде. Генерал аны бик җылы каршы алды. Баксаң, Ильясның әтисен яхшы белә икән. Башта озак кына аның хәлен сорашты.

– Соңгы вакытта гел авырый әле ул, – дип теләр-теләмәс кенә җавап бирде Ильяс, һаман үзенең гозерен генерал колагына җиткерергә ымсынып.

Ниһаять, Галкин аның нинди йомыш белән йөрүен сорады.

– Казанда доброволецлардан мөселман полклары оештырырга иде бит, ваше превосходительство. Әлегә дүрт полк оештырып булыр дип уйлыйм.

– Оешканнары да качып бетте түгелме соң?

– Обстоятельстволар үзгәрде бит хәзер. Россиядә демократия урнаштырганда, безнең халык читтә калырга тиеш түгел.

– Белмим, белмим, – диде генерал, икеләнеп. – Халык демократиянең нәрсә икәнен аңлыймы соң ул? Ул сугыштан туйган, анысын беләм. Шуңа күрә үзләре өчен аңлаешсыз демократия өчен сугышырга әзер доброволецлар кайдан табарсың икән? Аннары Казан мөселманнарының күбесе большевикларның «ирек, тигезлек» дигән сафсатасы белән агуланган. Мобилизация игълан итсәң, бер хәл. Ләкин бит әлегә безнең андый мөмкинлек юк. Ресурслар җитми.

Генералга шалтыраттылар.

– Ә-ә, улмы? Керсен.

Бүлмәгә җитез адымнар белән Зәки Вәлиди килеп керде.

– Здравия желаю, ваше превосходительство!

– Керегез, узыгыз, Валидов әфәнде. Яхшы булды әле килүегез. Кем әйтмешли, на ловца и зверь бежит. Сез Алкин әфәнде белән таныштыр бит?

– Аның белән генә түгел, әтисе белән дә бик якын танышлар, – диде Вәлиди.

– О-о, Сәетгәрәй Шаһиәхмәтовичны беләсезмени?! Алтын кеше! Әле генә Ильяс әфәндедән аның хәлен сорашып тордым. Менә нәрсә... Алкин әфәнде Казанда мөселман доброволецларыннан полклар оештырмакчы була. Сез ничек уйлыйсыз, мөмкин хәлме бу?

Зәки Вәлиди бераз уйланып торгандай итте дә:

– Юк! – дип катгый җавап бирде.

– Сез артык категоричный, – диде генерал. – Казанда Алкиннарның дәрәҗәсе зур. Алар оран ташласа...

– Гафу итегез, – диде Вәлиди, – Казан татарларында элеккеге сугышчан рух җуелган. Гаскәрилекне алар урыс эше дип күзаллый.

– Ләкин бит сезнең гаскәрдә татарлар бик күп. Аеруча офицерлар.

– Гади солдатларың күбесе Казан татары түгел, мишәр татарлары.

Офицерлар, әйе, байтак. Тик бит алар татар гаскәре төзи алмаганга миңа кушылды.

– Казан татары сугышчан түгел, дигән сүз белән һич тә килешмим, – диде Ильяс. – Вәлиди әфәнде үзе уйлап тапкан әлеге сафсатаны күптән инде барлык трибуналардан кабатлап йөри. Татарлар үзләренең кем икәнен Германия белән сугышта яхшы күрсәтте. Аларның батырлыгын беркем дә инкяр итә алмас.

– Син кызма әле, Ильяс, – дип, аны тынычландырырга ашыкты Зәки. – Мин бит Уфа өязендә, Бөредә, Бәләбәйдә мобилизация игълан итеп карадым. Юк, барып чыкмады.

– Алар Идел-Урал штатыннан аерым булган Башкортстан идеясен кабул итмәде, шуңа күрә синең гаскәреңә килмәделәр.

– Менә син Татарстан идеясен игълан ит, килерләрме икән? Юк эш белән йөрисең. Мин сиңа яз башында ук әйттем – кил безгә! Синең кебек белемле, төпле офицерлар безгә бик кирәк. Казанда синең эшең барыбер килеп чыкмас. Аннары сезнең татарлар арасында кызыл авызлар күп. Хәрби Шураны куып таратканда күрмәдеңмени? Аны бит үз татарларыгыз кулы белән эшләделәр. Казан ул – урыс шәһәре.

Генерал Галкин аларның бәхәсен кул ишарәсе белән туктатты.

– Казан татарларын Халык армиясенә җәлеп итү начар булмас иде анысы. Большевикларга каршы сугышта инородецларның аркадаш булуы бик мөһим. Моны әле безнең сәясәтчеләр дә, хәрбиләр дә аңлап бетерми.

– Аңларлар кайчан да булса, тик соң булуы бар! – диде Ильяс.

– Кызылларга каршы сугышта башкортлар үзләрен искиткеч яхшы яктан күрсәтте. Алар бит Казан татарларына да үрнәк булырга мөмкин. Гадәттә, ике тугандаш халык арасында көндәшлек була. Әйдәгез, Вәлидов әфәнде, сезнең 3 нче полкны Казанга күчерик. Шәһәр мәйданнарында парадлар үткәрсеннәр, митинглар. Андагы мөселманнарның сугышчан рухын күтәрергә моның файдасы булыр дип уйлыйм.

– Пугачёв ихтилялыннан соң башкорт гаскәренең Казанга кергәне юк иде әле, – дип елмайды Вәлиди.

– Димәк, сез риза?

– Риза, әлбәттә.

Ләкин бу ният сүздә генә калды. Комуч никадәр генә бөтен идарәне үз кулына алырга теләсә дә, генералларның күбесе аны санга сукмый, башбаштаклык итә, шуңа күрә Халык Армиясе чехлар ярдәмендә яуланган биләмәләрне дә кулында тотарга булдыксыз иде. Унынчы сентябрьдә кызыллар кире Казанны алды. Ильяс Алкин, күпме тырышса да, аңарчы бер полк та оештыра алмады. Хәер, аңа вакыт та калмаган иде инде. Өченче башкорт полкы да Казанга килеп өлгермәде. Көньякта исә аклар Актүбә шәһәреннән кызылларны бәреп чыгара алмады. Ул гына да түгел, Самара белән Златоуст арасындагы тимер юлдан төньяктарак кызыллар үзләре һөҗүмгә күчте. Аларга каршылык күрсәткән өченче полкны шуңа күрә Актүбә фронтына җибәрү мөмкин булмады. Зәки Вәлидинең исәбе буенча, Актүбәне яулап алсаң, Ташкентка юл ачыла, бу инде бөтен Төркестан синең кул астында булачак дигән сүз. Андагы халыкны гаскәргә җәлеп итү ихтималы кызыктыра иде Зәкине. Бу инде бөтенләй башка мөмкинлекләр!

Бу көннәрдә Самарада Ильяс Алкин белән Зәки Вәлиди еш күрештеләр.

– Менә син Русиянең һәр сугышында катнашып килгән татарларның кулга корал алуына шикләнәсең, ә моңарчы мобилизация күрмәгән үзбәккә, казакъка өмет баглыйсың. Алар бит хәзерге армиянең нәрсә икәнен дә белми.

– Аның каруы аларда милли хис көчле, – дип җавап бирде Зәки. – Кешедә ватан тойгысы булса, тиз арада яугиргә әверелә.

– Менә күрерсең, кызыллар бик тиздән татар полклары туплый башлаячак. Ә без теләсәк тә, терсәкне тешли алмабыз.

– Татар полклары тупланса, димәк, кызыллар милли хисләрне уята белә, – диде Зәки, күзен дә йоммыйча. – Тик мин моңа ышанмыйм. Аларга аерым татар полклары нәмәгә? Алар болай да сезне рәхәтләнеп мобилизовать итәчәк.

Уфада узган Дәүләт Киңәшмәсе вакытында өченче полкның 900 кешедән торган бер батальоны әлеге шәһәрдә урнашкан иде. Дөресен әйткәндә, акларның Уфадагы төп көче шушы батальон иде. Самара хөкүмәте аны Сызраньга җибәрүне таләп итте. Кызыллар монда да һөҗүмгә күчкән, аклар аларның басымына түзә алмый чигенә башлаган, шуңа күрә Иделнең уң ягын бөтенләй югалту куркынычы туган иде. Полковник Терегулов җитәкләгән батальонны тиз арада Сызраньга юлларга туры килде.

Ләкин көтмәгәндә, Каппель гаскәрләре, чехлар белән бергә, Сызраньны калдырып, сул ярга күчте. Алар эшелоннарга төялеп, Зөлфин күпере аша теге якка чыкты, ярдәмгә килгән башкорт батальоны турында уйлап та карамадылар, ләкин батальон командиры аң булды, борынгы замандагы нугай бабаларының ары-бире юлын хәтерләп, кызыллар килеп басканчы көймәләрдә, салларда Идел кичеп өлгерделәр. Җиденче сентябрьдә чехлар белән башкортлар Самараны да калдырды. Ильяс Алкин да Самара хөкүмәте белән Уфага килде. Бераз вакыттан соң кызыллар аларны Уфадан да куып чыгарды.

Шул көннәрдә Зәки Вәлиди үзенең хөкүмәтен Оренбургтан Темәс авылына күчерде. Башында Галимҗан Таган торган өченче полк Каппель гаскәрләре белән көнчыгышка чигенгәч, башкорт гаскәренең төп көчләреннән аерылып, аралар ерагайды. Телеграф аша Корбан бәйрәме белән котлаганда, Таганның тавышы бөтенләй сүрән иде.

– Без монда Лемез дигән урыс авылында урнаштык, – диде ул. – Һарун Корбангалиев Саткин заводында. Колчак барлык коралларны тапшырырга боерды, азык-төлек, кием-салым бирүне туктатты, үзебезгә авылларга таралырга фәрман бирде. Без сугышып булса да, сезгә барып кушылыр идек, тик кар тирән, атлар бата. Нишләргә дә белгән юк.

Нишләргә кирәк икәнен бу көннәрдә Зәки Вәлиди үзе дә белми иде, шулай да кискен рәвештә:

– Нинди хәлдә булсагыз да, коралны тапшырмаска! – дип, үзенең әмерен җиткерде.

– Корал алырга килүчеләрне куып җибәрдек. Тиздән махсус отряд җибәрәчәкләр. Сугышырга туры килмәгәе.

Шуннан соң Колчак ике арадагы телеграф элемтәсен өзде. Өченче полк белән бәйләнеш бөтенләй киселде.

– Нишлибез? – Вәлиди корпус командиры генерал Ишбулатовка борылды.

– Без хәзер нишли алабыз? – диде генерал, күзен читкә борып. – Көчленеке замана. Буйсынырга кала.

– Юк! – дип кычкырды Вәлиди. – Колчак кушты дип, гаскәребезне таратсак, без кем булабыз?

– Зәки! Мин гап-гади патша генералы, – диде Ишбулатов. – Мине өстәге командирларга буйсынырга өйрәттеләр. Субординация! Шуңа күрә мондый авыр вакытта син гаскәр белән дә җитәкчелекне үз кулыңа ал. Син кискен, кыю кеше. Миндә, күрәсең, андый сыйфатлар юк. Мин бу тупиктан чыгу юлын күрмим.

22 ноябрьдә Зәки Вәлиди башкорт корпусы белән җитәкчелек итүне үз кулына алды. Берничә көннән исә, Ильяс Алкин, Екатеринбург төрмәсеннән котылып, Темәс авылына, Зәки Вәлиди эргәсенә ашыкты.

 

11

– Кайчан атасыларын бер Алла гына белә, – диде Ильяс Алкин.

Зәки күзлеген салып, көрән кульяулык белән озак кына пыяласын сөртте. Күзлексез аның кыяфәте шулкадәр гаҗиз, әйтерсең калканын, көбәсен ташлаган яугир. Яңаклары суырылган, күзе кызыл. Мөгаен, йокысызлыктан интегә. Ничә мең кешенең язмышы аның ихтыярыннан тора бит. Комуч булганда, Себер хөкүмәте һәм Дутов белән ярашып, алар арасындагы каршылыклардан файдаланып, ул әле аларның һәркайсыннан, авырлык белән булса да, коралын, кием-салымын, азык-төлеген алып тора иде. Хәзер хәлләр үзгәрде. Колчакка кадәр үк Директория өлкә хөкүмәтләрен таратырга боерды, ә армия унитар булырга тиеш, дигән фәрман чыгарды. Бердәм һәм бүленмәс Россия! Юк, алар башкача булдыра алмый. Илдә нинди режим хөкем сөрсә дә, алар барыбер үз җырын гына сузачак. Колчак, Директорияне куып тараткач, аңардан да кыркурак кылана башлады. Ниндидер чүчмәк башкортларның, казакъларның гаскәр тотуына, федерация дип сөйләнүенә түзеп торамы инде ул? Безгә нәрсә кала? Монда йә Колчакка буйсынып, гаскәрне төрле урыс частьларына таратырга – бу инде Зәки өчен сәяси үлем дигән сүз, гаскәрсез генерал кемгә кирәк? Йә кызыллар ягына күчәргә... Хәер, Зәки хыялында өченче юл да шәйләнә иде.

– Уйларга кирәк, – диде Зәки.

– Алаш Урда белән бәйләнешегез бармы соң?

– Әйе, киңәшергә кирәк... Әле бездә көч бар. Мин бит сине җәй көне үк чакырган идем. Фикерем үзгәрмәде. Минем штаб начальнигы буласыңмы?

– Синең бит миннән күпкә югары званиеле офицерларың бар.

– Синнән дә уңай кеше юк. Мин сине беләм бит.

– Мин бит артиллерист, штабист түгел.

– Штаб ул – гаскәрнең мие. Хикмәт званиедә түгел. Синең кебек төпле, җиде кат уйлап, бер кат кисә торган кеше кирәк миңа. Хәер, кисү моментын кайчак артык та суза торган гадәтең бар анысы... – Зәки, кинаяле елмаеп, Ильясның күзенә карады. – Син уйлаган арада кулдагы малны талап та китүләре бар...

– Йә, йә, – дип, ачуыннан буылып пышылдады Ильяс. – Кайчан малымны таладылар?

– Ярар, кызма. Без икәү булсак, беркем дә таламас. Йә, җавабыңны көтәм.

Ильяс җилкәсен җыерды.

– Мин синең ихтыярда. Шуның өчен килдем бит.

Зәки җилкә аша ишеккә борылып кычкырды:

– Сәрсенбай! Коръән-Кәримне керт әле!

Озын буйлы, киң яурынлы башкорт егете тиз генә Изге китапны Зәкигә китерде. Зәки торып басты, Коръәнне сак кына маңгаена тидереп алды, аннары аны тантаналы рәвештә Ильяска сузып:

– Йә, шушы Коръән-Кәримгә кулыңны куеп ант ит!

Ильяс та урыныннан торды, кулын Китапка куеп, сораулы карашын Зәкигә төбәде.

– Кабатла! Түрк-татар халкының азатлыгы өчен башкорт гаскәрләрендә җанымны да, тәнемне дә аямыйча көрәшергә ант эчәм. Шушы изге эшкә хыянәт итсәм, миңа Алланың каһәре, кан кардәшләремнең каргышы төшсен!

Зәки Китапны кадерләп, түрдәге киштәгә куйды. Сәрсенбайның кулыннан чынаяк алып, Ильяска тоттырды.

– Мә, эч! – Үзе дә тагын бер чынаякны кулына алды. – Ант!

– Ант!

Кымыз куәтле иде, тамак төбеннән каймак кебек үтсә дә, кодрәте борын куышлыкларын кытыклап, өскә күтәрелде.

– Борынгы китапларда шулай әйтелгәнме? – дип, самими сорады Ильяс.

– Һәр нәрсәнең үз тәртибе бар, Ильяс Алкин! Башкорт гаскәрләренең штаб башлыгы. Сез бит, казаннар, борынгы түрк йолаларын оныта язгансыз.

– Башланды!

Зәки көлеп җибәрде. Кәефе күтәрелгәне күз карашыннан ук сизелә иде.

– Утыр, сөйләшеп бетерик. Хәзер инде сиңа ышанып була. Мин сине беләм, син үлсәң дә, ант боза торган кеше түгел.

Әйе, язмыштан узмыш юк. Әле бер ай элек кенә, син тиздән Зәки Вәлиди кул астындагы башкорт гаскәрләренең штаб башлыгы буласың, дисәләр, Ильяс ул кешегә карап, бармагын чигәсендә уйнатып алыр иде. Юк, Зәкинең башкорт мохтариятен инкяр итүдән түгел. Ул үзе дә инкыйлабка кадәр үк әле Петербургның политехника институтында укып йөргән чакта түрк-татарлар өчен тупраклы мохтарият турында хыяллана иде. Дәүләтчелек туфраксыз-җирсез була алмый. Шуңа да нинди генә абруйлы кешеләр булмасын, ул Максудиларның, Исхакыйларның милли-мәдәни мохтарият хакына казганып йөрүләрен якламады. Көрәшнең башыннан ук территориаль автономия дип барды. Бу мәсьәләдә алар Вәлиди белән мәсләктәшләр иде, әлбәттә. Ләкин ул аның фәкать башкортлар өчен генә автономия таләп итүен аңламады, хәтта баштарак түрк-татар берлегенә хыянәт дип кабул итте.

– Мына, – диде Зәки, – Уфа киңәшмәсеннән соң өч айга якын вакыт үтте, дөньяның ничек асты өскә килде. Хәер, аны ул вакытта ук чамалап була иде инде. Директориянең вакытлы хөкүмәт булуын сизендем мин. Урыс сәясәтчеләренең күбесе хәрби диктатура булганда гына, большевикларны тар-мар итеп була дип инанган; юкка гынамы, шул чакта ук генерал Болдыревны алгы планга чыгардылар. Тик Болдырев аларга йомшаграк булып тоелды, тиз арада Колчакны түргә этәрделәр. Ләкин аның да Рәсәй тәхетенә менүе икеле...

– Нигә?

– Ул беркайчан да большевиклар кебек катгыян диктатура урнаштыра алмаячак.

– Урнаштырып маташа бит.

– Идея сидрәгән. Урыс халкының башын әйләндерерлек идеяләре юк.

Бердәм һәм бүленмәс Россия! Урыс өчен ул әйтмәсәң дә – табигый, аңа аның исе дә китми. Гидайларга абстракт идеяләр кирәкми. Җир бирәчәкләрме? Сугыш бетәчәкме? Менә нәрсә кызыксындыра аларны. Шуңа алар большевикларга иярә дә. Безгә, төркиләргә, нишләргә? Колчак һәм аның генераллары җиңеп чыкса, безне коточкыч афәт, тагын шул гасырларга сузылган коллык көтә.

Ильяс Зәкинең тел төбен аңлады, әлбәттә. Аңларлык сөйли бит. Ул инде, ахрысы, үзе өчен карарны кабул да иткән. Ләкин юлының дөреслегенә ышанып бетә алмый. Шуңа Ильясны гына түгел, үзен дә инандырыр өчен сөйли дә сөйли.

Ильяс аңа каршы төшеп, бер сүз дә әйтмәде. Ул үзе дә шик-шөбһә чытырманына кереп адашкан, чыгар юлны таба алмый интегә иде.

– Их, – дип көрсенде ул. – Өч ай элек кенә нинди олы хыяллар, өметләр белән яши идек. Син җыйган мәҗлестә соң... Казакълар, үзбәкләр... Нинди алкышлы тостлар әйтелде. Көрмәнәй кымызын авыз итеп. Уфа киңәшмәсенең иң матур истәлеге булып, шул син корган табын гына калыр да әле.

– Анда да сизелә иде инде Рәсәйнең кайсы якка чалулавы. Ләкин бит өметсез – шайтан, ди. Күңелеңне төшермә, кардәшем. Үзебезгә тигән өлешне ничек тә алырбыз.

– Син оптимист, агай! – Зәки аны торган саен гаҗәпләндерә иде – кайдан аңарда мондый акыл, үз-үзенә ышаныч, тәвәккәллек? Гап-гади авылда туып үскән бит югыйсә. Синекедәй гувернанткалары да булмаган, репетиторлар да өенә килеп, махсус укытмаган, гимназияләр, университетлар үтмәгән.

– Алланың ирке киң, – диде Зәки. Бераз тын торгач өстәде: – Җан биргәнгә җүн бирә ул.

– Дөрес әйтәсең, көрәшкә чыгасың икән, җиңәм, дип чыгарга кирәк.

Әлбәттә, юлбашчы аңа бөтенләй үк ачылып бетмәгән, Ильяс бераздан белде: Зәки инде бу вакытта Мәскәүгә большевиклар белән сөйләшер өчен ике вәкил дә юллаган икән. Ләкин алардан хәбәр-хәтер булмады. Менә ни өчен Зәки сиздерергә тырышмаса да, борчулы, гасаби иде. Соңрак аныкланды – юлбашчының ышанычлысы Гәрәй Карамышевны аклар ниндидер сәбәп белән Уральскида төрмәгә ябып куйган, ә икенче вәкил Сәлах Атнагулов Уфага килеп җиткәч, юлын дәвам итүне кирәк тапмаган.

Дәвамы бар.

"КУ" 10, 2020

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: