Логотип Казан Утлары
Роман

Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы)

Беренче мартка каршы төндә Алкиннарның Воскресенский урамындагы өйләренең парад ишеген кемдер бик каты итеп дөмбердәтте. Җүнлегә түгел бу! Ильяс, тиз генә торып, киенә башлады...

Романны башыннан монда басып укыгыз.

9

Ә бит чак кына калган иде! Татар хәрбиләренең Икенче корылтаен оештырганда, ул инде тәгаен аңлады: шушында хәл ителәчәк татар язмышы! Башта бик әйбәт башланды ул съезд. Казан советыннан да вәкилләр чакырылган иде. Шейнкман, Грасис, аларга кушылган татар большевиклары Солтангалиев, Сәетгалиевләр. Казан советы рәисе Яков Шейнкманның чыгышы әле дә колагында яңгырый: «Без буржуалар белән бер эш тә кылмыйбыз. Алар безгә баш исеннәр. Без мөселманнарга үзләре теләп, автономия алырга каршы түгел. Казан советы аңа каршы тормый, шулай ук Халык комиссарлары советы да һәр милләткә үз язмышын үзенә тапшырырга риза. Советлар милләтләрнең үзбилгеләнү хокукына каршы килмәскә вәгъдә бирә». Карл Грасис та сандугач булып сайрады: «Без федерацияле җөмһүрият булуын яклыйбыз. Хәрабәгә әйләнеп беткән Россиядә моннан соң мөстәкыйль дәүләтләр һәм аерым җөмһүриятләр генә булыр. Безне халык иркенә каршы булучылар дип, гайбәт таратучылар бар. Юк сүз ул. Без совет республикалары федерациясе өчен хәлдән килгәннең барысын да эшләрбез. Учредительное Собраниегә ышанмагыз, совет хөкүмәте белән бергә булыгыз. Шуның аркылы гына барыбыз да социализмга ирешербез!» Шуннан соң Грасисны, сызгырып, трибунадан куып төшерделәр. Солтангалиев тә Учредительное собраниегә каршы сөйләп маташты, аны кадетларның рупоры, дип атады. Аны да тыңламадылар, шау-шу купты.

Большевикларның ихлас булмавы башта ук сизелде. Алар хәтта үзләренә ияргән татар большевиклары алдында да риялы кылана, чынлыкта исә татарларга бернинди мохтарият бирергә җыенмый иде. Шулай мәкерле булганга үз максатларына ирештеләр дә: корылтай икегә аерылды. Тагын үзара сүз көрәштерү китте, һәркемнең үз фикере бар, һәркемнең шуны мөнбәрдән башкаларга ишеттерәсе килә.

– Ай буе корылтай буламыни? – диде Ильясның энесе Җиһангир, иртән егерменчеме, егерме беренчеме утырышка җыенганда. – Концасы буламы моның, юкмы, наконец?! Сүздән туеп, солдатлар өйләренә качып бетте бит инде. Әнә Уфада да Милли байракны, төреп, Милли Идарәгә тапшырганнар. Нишлибез, абый?

– Генерал Сулькевичка татар корпусын Казанга алып килергә боерык җибәрдем. Үзең дә беләсең, Нигъмәт Еникеев хәзер монда атлы эскадрон оештыра. Корпус килеп җитүгә большевикларның Казан советын куып таратабыз, Идел-Урал штатын совет республикасы дип игълан итәбез.

– Ленин тирәсенә җыелган Вахитовлар, Ибраһимовлар моңа һичничек тә риза булмас бит. Алар безгә буржуазия вәкилләре дип кенә карый бит.

– Әлбәттә! Безнең эш барып чыкса, алар беркемгә дә кирәк түгел бит. Ленин белән уртак тел табып булыр сыман. Аларга хәзер көчле союзниклар кирәк.

– Шәп бу! Соңармаска иде!

Соңардылар. Казан советының Хәрби шура җитәкчелеген кулга алырга җыенганын Ильяс белә иде. Ләкин фронттан татар корпусы килергә торганда, моңа базнат итмәсләр, дип өметләнде. Шулай да саклык йөзеннән хәрбиләр корылтаен Дворянннар собраниесе бинасыннан Яңа Бистәгә күчерде.

Ул көнне утырыш Камил Якубның ярсулы чыгышыннан башланды. Ул, кызарынып-бүртенеп, гадәттәгечә Хәрби шураны сүгә башлады. «Карагыз әнә Алкиннарга һәм башка морза токымнарына. Эшче-крәстияннең алар белән юлы берме? Алар гасырлар буена безнең братны изеп килгән, хәзер дә шуны куалар. Идел-Урал штаты аларга шуның өчен кирәк. Ә без байларсыз гына совет республикасы яклы. Карагыз ул Токымбетов, Мозаффаров кебек йолкыш авантюристларга! Болар бит...

– Позвольте! – дип аның сүзен бүлде Госман Токымбәтов. – Минем съездга махсус белдерүем бар. – Мөнбәрдән Камил Якубны этеп төшерде дә ачы тавыш белән делегатларга кычкырды: – Иптәшләр! Сез кемне тыңлыйсыз? Хаинне тыңлыйсыз! Менә без түрк-татар милләте өчен парлак юллар эзләгәндә, большевикларга якты йөз күрсәтеп, түребезгә чакырганда, алар безнең аркага пычак кадый! – Ул кулындагы кәгазен селкеде. – Менә дәлил! Казан советы комиссар Подвойскийга яшерен телеграмма җибәргән. Анда безнең большевиклар монда киләсе мөселман корпусын коралсызландырып таратуны таләп итә. Ә үзләренә ярдәмгә Кронштад матросларын һәм латыш укчыларын чакыра.

Шушы сүзләрдән соң корылтайда чын мәхшәр купты. Большевикларны да, советлар яклы сул эсерларны да дөмбәсли-дөмбәсли куып чыгардылар. Ә Токымбәтов халык өстенә урысча җөмләләр ыргыта иде – урысча саллырак яңгырый кебек бит, гасырлар буе шулай килгән:

– Вы не учите нас, что такое национальное самоопределение! Сраные учителя! Мы сами кого угодно можем учить, у нас есть миллионы штыков!

Миллионнар дигәндә, арттырды инде, әлбәттә. Тик андый гына арттыру татарга килешеп тора бит ул, чукынчык.

Шул ук көнне Казан советы советлар платформасында булган солдатларны, төрле шовинистик элементларны съездга җыйды һәм шунда Казан Совет Республикасын игълан иттеләр. Менә шул чакта инде большевикларның милли республикаларның теләсә ниндиенә каршы икәне тәмам ачыкланды.

Берничә ел үткәч, Мәскәүдәге бер фатирда Ильяс очраклы рәвештә Мирсәет Солтангалиев белән очрашкан иде.

– Сез шунда да аларның кем икәнен аңламадыгызмы? – дип сорады ул.

– Без аларның кем икәнен сезгә караганда да яхшырак белә идек, – дип җавап бирде Мирсәет. – Тик алар бит вак-төяк, шушера. Милли мәсьәләне монда, Мәскәүдә, Ленин, Сталин кебекләр генә хәл итәсен без бик яхшы аңлый идек. Безгә ул этапта сезнең көчне тәмам юкка чыгару кирәк иде. Большевиклар идарәне кулга алу белән сезнең ният җимерелде, үзегез генә шуны төшенмәдегез. Милли мохтариятне бары тик Совет дәүләте җитәкчеләре белән килешеп кенә тормышка ашырып була иде. Ахыр чиктә Зәки Вәлиди шулай итмәдемени? Син үзең дә... Татар дәүләтчелегенә каршы булган Шейнкманнар, Грасислар бездән – татар коммунистларыннан файдаланабыз дип уйлады, ә, асылда, без алардан файдаландык. Андыйлар әле дә күп, ләкин нишлисең, милли яшәеш өчен даими көрәшергә кирәк.

Оста демагог иде ул Солтангалиев!

Кем кемнән файдалангандыр, әмма Казан советы (аның башында торучылар барысы да диярлек яһүдләр иде) Хәрби шура җитәкчеләрен, электән үк гадәтләнгәнчә, татарларның үзләреннән үк кулга алдырырга карар бирде.

Беренче мартка каршы төндә Алкиннарның Воскресенский урамындагы өйләренең парад ишеген кемдер бик каты итеп дөмбердәтте. Җүнлегә түгел бу! Ильяс, тиз генә торып, киенә башлады. Ул бала чагында ук авылдан китерелгән хезмәтче хатын Гайнелхәятнең ишек төбендә йокылы тавышы ишетелде:

– Хту там?

– Ильяс Алкин өйдәме? Аңа пакет!

Татарча тавыш ишеткәч, хезмәтче хатынга да җан керде:

– И-и, адәм тәганәсе! Төн уртасында кеше куркытып йөрмәсәгез, иртән ярамаганмы? – дип сукрана-сукрана ишекне ачарга кереште.

Ильяс, киенеп, бүлмәсеннән чыкканда, йортка уннан артык солдат иярткән татар большевиклары кереп тулды. Иң алда – Солтангалиев, аңардан бераз калышып Сәетгалиев, Урманов, Касыймов, Гомәровлар...

– Казан советының мөселман комиссариаты исеменнән сез кулга алынасыз! – дип, Солтангалиев аңа ниндидер кәгазь сузды. – Җиһангир кайда?

– Хәзер чыгар... – Ильяс сузылган кәгазьне читкә этәрде. – Бу кадәр солдат белән нинди ордер инде, ташла.

Җиһангир чыга-чыгышлый ук, ачулы сүзләрен Мирсәетнең йөзенә бәрде:

– Сез үзегезнең нәрсә эшләгәнегезне беләсезме? Бу бит законсызлык! Мирсәет, син бит акыллы кеше, йомышлы малай булып йөрү сине бизәми. Без бит милли эшләрдә бергә йөргән кешеләр!

– Тукта! – дип, энесен бүлдерде Ильяс. – Юкка ярсыма, алар инде үз юлларын сайлаган.

Аларны туп-туры Казан советы урнашкан бинага китерделәр. Госман Токымбәтов, Йосыф Мозаффаров, Газиз Монасыйповларны «Бристоль» кунакханәсендә кулга алып, монда алып килгәннәр иде инде. Барысының да йөзе караңгы. Алкиннарны күргәч, кәефләре уңай якка үзгәрде тагын. Эшнең гаять җитди икәнен барысы да аңлый иде. Бу зөбаныйларның, судсыз-нисез, контрреволюциядә гаепләп, таң атканчы атып үтерүләре дә бар. Шулай ук Учредительное Собрание әгъзасы булган Ильяс Алкинга кул күтәрерләр микәнни? Булмас! Бу бит бөтен Рәсәй күләмендә гауга чыгарачак. Әлеге уй күңелдә өмет чаткысы калдыра иде әле.

Хәрби шура җитәкчеләренең кулга алыну хәбәре Казанда бик тиз таралды. Көн тууга ук Казан татарлары советларга элекке гадәт буенча вәкилләр җибәрә башлады. Нигъмәт Еникеев атлы эскадронын җыеп, Иске һәм Яңа бистәләрдән фронтовик солдатларны туплаганнан соң, большевикларга ультиматум җибәрде. Ул Казан советына һөҗүм итәргә тәвәккәлләгән иде. «Андый һөҗүм башласагыз, тоткыннарны тиз арада юк итәчәкбез!» – дип, мөселман комиссариаты Еникеев хозурына ике солдатын юллады.

– Эшләр шулай тора, әфәнделәр! – диде Солтангалиев тоткыннарга. – Совет власте үзенә каршы контрреволюция әзерләп яткан кешеләргә каршы кул кушырып утырмаячак. Сезгә ике генә юл: йә совет властена каршы бүтән көрәшмибез, дип сүз бирәсез, менә бу кәгазьләргә кул куясыз, йә барыгыз да подвалга!

– Безнең совет властена каршы көрәшкәнебез дә юк! – диде Ильяс. – Аларны хуплап телеграмма җибәрдек, оныттыңмыни? Ә бу синең мондагы хуҗаларың большевик түгел алар, большевик битлеге кигән карагруһлар, великодержавниклар!

– Без бит мөселман социалистлар комитетын бергә оештырдык, акылыңа кил, Мирсәет! – дип кычкырды кайнар канлы Җиһангир.

– Мин монда сезнең каршыда бәхәсләшер өчен утырмыйм. Безнең шартлар шул, үтәү-үтәмәү – сезнең эш. Шулай да, иске таныш буларак, киңәш бирә алам: кул куегыз да Казаннан китегез! Безнең дә кан коясыбыз килми. Кан коелса, ул сезнең намусыгызда булачак.

– Сәер кеше икән бу! – дип кычкырды Җиһангир.

– Аңла, Ильяс, – дип сүзен дәвам итте Мирсәет. – Съездларда сафсата сату заманы үтте. Күп лыгырдадык, җитте! Сез җиңелдегез. Безгә ярдәмгә Мәскәүдән матрослар, латыш укчылары килде. Сез бит юләрләр түгел. Бер дә юкка башны югалтмагыз. Аның әле кирәге чыгар.

– Тарих кабатлана! – дип тагын кычкырды Җиһангир. – Казанны алганда да, синең кебекләрдән файдаланганнар.

– Бәхетсез халыкның бичара балалары! – диде Газиз Монасыйпов. Ул шулай эндәшми-нитми утыргач, нәтиҗә чыгарып куярга ярата иде.

– Әйе, мин дә шулай уйлыйм, – дип, Ильяс Мирсәеткә кулын сузды. – Бир кәгазьләреңне.

Азат ителгәч, алар Җиһангир белән тиз генә җыенып, Самарага китеп бардылар.

 

Дәвамы бар.

"КУ" 10, 2020

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев