Логотип Казан Утлары
Роман

Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы)

Комган борынының юнәлеше үзгәреп, су Ильясның күлмәген манма иткән икән. – Кичерегез, тәкъсир... – Син әллә кайдагы тылсымлы утрауларда йөрисең бугай, – диде Ильяс, сөлгене кызга сузып. – Рәхәтме? – Син үзең! – диде Луиза, нәрсә әйтергә дә белмичә. Муенына кадәр кызарып чыкты...

Романны башыннан монда басып укыгыз.

7

...Су ага да ага. Ага... Аның үз юлы.

Комган борынының юнәлеше үзгәреп, су Ильясның күлмәген манма иткән икән.

– Кичерегез, тәкъсир...

– Син әллә кайдагы тылсымлы утрауларда йөрисең бугай, – диде Ильяс, сөлгене кызга сузып. – Рәхәтме?

– Син үзең! – диде Луиза, нәрсә әйтергә дә белмичә. Муенына кадәр кызарып чыкты.

– Әллә ниндидер башкарып булмас эш куштылармы? Йөзең үк талчыккан. Син бит Любецкий кул астында эшлисеңдер? Ул гаять таләпчән кеше шул. – Ильяс тагын бер Луизага сынап карады да көлеп җибәрде: – Әллә без «син»гә күчтек инде?

– Шулайрак булды шул... Мин Урта Азия университетында укыйм.

Башкарма комитет безне шулай ара-тирә эшкә җәлеп итә.

– Сез миңа... әтиең-әниең дә... син дә... күптән таныш кешеләр кебек... кан кардәшләр... – Алкинның тавышы калтырап алды. – Чын менә... Ихлас әйтәм.

– Әйдәгез, керәбез, – диде Луиза һәм җәһәт кенә кузгалып өйгә таба атлады.

– Тукта әле. – Кыз туктады. – Монда бит җәннәт бакчасы! Кара инде әнә теге гөлчәчәкләргә... Кояш эчеп тулышкан өрекләрне сагындым. Алмалар нинди хуш исле! До боли люблю Туркестан. Кан хәтереме соң... Или... Потому что я с севера что ли? Есенинны яратасыңмы?

– Миңа Маяковский якын.

– Аңлашыла...

Төркестан – Луизаның туган җире. Шуңа күрә туган җире белән мәхәббәттә аңлашканы юк. Болай да барысы аңлашыла. Туган җир! Туган ил! Ничек яратмыйсың?! Төркестан туфрагына, адашып (хәер, нинди адашу, бик белеп килгән), аның бабасы килеп чыккан. Димәк, ул – монда өченче буын. Ләкин үзме соң ул монда? Үзбәкләр, таҗиклар читкә какмыймы? Какмыйлар, ләкин сирәк кенә чагылып киткән карашлардан аңлап була: алар өчен ул барыбер килмешәк нугай кызы булып кала бирә.

Югыйсә татарлар монда дистәләрчә мең булып төрле җирләрдә тупланып яши. Үз ватаннарындагы милли-дини изүгә, кысрыклауга чыдый алмыйча Төркестанга, телдәш кардәшләр янына килеп сыенган алар ничәмә еллар дәвамында. Монда аларны беркем дә көтеп тормаган, кочак җәеп каршы алмаган, әлбәттә. Әмма арка да куймаганнар. Шулай җай белән генә яшәп киткән монда татар ыруы, аякка баскан, авызы ризыкка тигән. Алай гынамы – арадан миллионнарга тиенгән байлар да килеп чыккан. Бигрәк тә казакъ далаларында. Семей (Семипалатинский) банкасында алтын белән алты-җиде миллионы яткан Шаһиәхмәт бай Абсаттаров: «Дала халкы әле садә, бу бик озак дәвам итмәс, файдаланып калырга кирәк», – дигән имеш. Луизаның бабасы аның шул сүзен көлеп гел искә ала иде. Солдаттан качып монда килгәндә, Рәзән ягындагы Әҗе авылы егете Шәймәтнең кесәсендә биш тиен акчасы була. Аның кебекләр Төркестан иленә меңәрләп килеп егыла. Бигрәк тә Кызылҗар белән Әҗедән рекрут егетләр күпләп бу якка кыяклый. Шунысын да әйтергә кирәк: махсус шартнамә буенча 1916 елга кадәр Төркестан халыкларын Рәсәй армиясенә алмаганнар. Шуңа күрә әлеге егетләргә биредә казакъмы, үзбәкме, кыргызмы булып теркәлергә кирәк булган. Әлеге качкын татар егетләренең күбесе кәгазьдәге казакъка әверелә. Берәр казакъ ыруының җәйләвенә барып, аксакаллар ризалыгы белән, юк кына бәягә, ә күп очракта бушлай, алар шул ыру кешесе булып язылганнар, казакъ фамилиясен алганнар. Бик күпләре шул ырудан ук казакъ кызына өйләнгән. Шулардан бик ишле «чалаказакъ»лар нәселе барлыкка килгән.

Инкыйлабтан соң аларның күбесе үзләрен тагын татар дип яздырган. И, татарның бу каргалган язмышы! Давылларда, җилләрдә ирексездән сыгылырсың, чайкалырсың – татарның газаплы юлы шул, тик асылыңны югалтма да хәтереңне сакла; сынасың килмәсә, башыңны бу якка да, теге якка да и, сәлам ул ерак гасырлардан! Җил-давыл тынуга тагын аягүрә торып басарсың һәм беркемнән дә курыкмыйча оран салырсың: без исән!

Луизаның бабасы Хисаметдин Уфа өязенең кайсыдыр авылыннан башта Җидесуга качып килгән. Кәчем ягындагы Әҗе егете Шәймәт белән алар Бием елгасы буенда урнашкан Тәнәкә батыр авылында очрашканнар. Монда казакъларның найман кыдырали ыруы яши икән. Хисаметдин килгәндә, Шәймәт инде ыру башлыгы Тәнәкә батырның ышанычына кергән, казакъ Шаһиәхмәт Абсаттаров исеменә паспорт алган, аны Тәнәкә батырның ниндидер ерак туганының кызына өйләндерергә йөриләр иде. Кан кардәшен кире какмады яшь кияү (монда андый гадәт юк), бераздан салам чәчле, зәңгәр күзле Хисаметдин да найман кыдырали ыруыннан Киекбаев дигән казакъ булды. Далада егет кешегә ялгыз яшәү килешми, бер ел да үтмәде, шул ук Шаһиәхмәт чын ахирәтенә әверелгән Хисаметдин дустына кәләш димләде – аларга кадәр егерме еллар элек монда килеп чыккан, үз нәүбәтендә Кайчә (Хәдичә) исемле казакъ кызына өйләнеп, Ташбаев дигән фамилиягә тиенгән Хөснетдин дигән Пенза татарының бераз шадрарак кызы бар икән. «Шадра – йөрәк яндыра!» – дип көлде Шәймәт. Хөснетдин абзый шәп кеше, кызын да үзебезнең татарга бирәсе килә. Ияртеп шактый ук малга тиендерергә дә исәбе юк түгел дип, тагын шаркылдап көлде булачак миллионер Шаһиәхмәт Абсаттаров. Ә Хөснетдин абзый инде казакъ арасында шактый бөтәйгән, йөзләп елкысы, өч йөзләп куе бар икән, калым сорап маташмады, кияүнең татар булуына сөенеп, бик тиз риза булды. Хисаметдин Шаһиәхмәтнең аз гына вакыт эчендә найман ыруында зур абруйга ирешүенә шул вакытта ук шаккатып калган иде. Ул бер үк вакытта теләсә кем белән уртак тел таба, шуннан файдаланып, бер тиенен биш тиенгә кадәр үстерү сәләтенә дә ия. Кем хисабына? Әлбәттә, синең авызыңа карап, дөньясын оныткан самими дала баласы хисабына!

Хәер, Хисаметдин да төшеп калганнардан түгел иде. Ул үз авылында ибтидаи мәктәптә укыган, күпмедер дини белеме дә бар, русчаны да сукалый. Мондый белем инде ул далада үзе бер байлык. Бер янчык гыйлемеңне бер капчык итеп күрсәтә белсәң – ә егет моңа оста иде! – күктән ишелгән абруеңа гына ябынып ятасы. Шулай итеп Хисаметдин мулдакә булды; бу якларга килеп төпләнгән татарлар гадәтенчә, әлбәттә, сәүдә эшендә дә азмы-күпме казгана башлады.Чөнки башкача булмый. Сату-алуда сансыз булсаң, кардәшләрең татарлар да, тирә-юньдәге казакълар да сине дөрес аңламас. Яхшы ук мамыклангач, балалары аяклангач, ул бер төркем казакъ байларын җитәкләп, хаҗга да барып кайтты, картлык көнендә «кажы» булып, самими дала халкына иркен өендә «пата», ягъни фатыйха биреп, чүт кенә изге булмыйча, картлыгын кадердә-хөрмәттә үткәрде.

Бәхетле гомер кичерде Хисаметдин хаҗи, бөтен империяне дер селкеткән кызыл кыргынны күрмичә, Октябрь фетнәсе алдыннан үз түшәгендә фанилыктан бакыйлыкка күчте.

8

Зәки Вәлиди аны табынга чакырды. Аякны бөкләп, идәндә ашъяулык тирәсенә утырдылар. Уртада чикмәнле бәрәңге тулы коштабак, сөт-катык, корот, күпереп торган каравай ипи... Шул.

– Бары белән... – диде Зәки. – Әйдә, җитеш. Беләсеңдер, башкорт арасында бәрәңге сирәк ризык. Хәзер ит кертерләр. Синең хөрмәткә бер куйны хәл иттек.

– Һу-у, байлар ризыгы, – дигән булды Ильяс. Хәер, табындагы ризык аңа чыннан да җәннәт тәгаме булып күренә иде. Екатеринбургтан чыкканнан бирле җүнле азык күргәне булмады. Кайнар бәрәңгене авызга озатканда, салкын катык белән сипләп җибәрәсең, эм-м...

– Син безнең хәлләрне беләсең инде... – дип Зәки сүз башлаган иде, Ильяс аны, үзенә хас булмаганча, бүлдерәсе итте: – Минем үземнең дә хәлләр шул чама – чак үлемнән калдым. Атып үтерәселәре иде. Ярый, бәхет булып, контрразведкада эшләүче сабакташым белеп алган. Хәрби училищеда бергә укыган идек. Генерал Сулькевичның җияне. Синең белән таныш икән, сәлам әйтеп калды.

– Әйе, бәхетең бар. Тәкъдир йөртә шул безне. Екатеринбургта булуың бер яктан әйбәт тә булган әле.

– Нәрсәсе әйбәт? Мине анда Директория съездда катнашырга җибәрде бит. Колчакны «верховный правитель» иткәч, Учредительное Собраниенең барлык членнарын «Поль-Рояль» кунакханәсендә кулга алдылар. Менә сиңа съезд!

– Уфада калганнарны кулга алып, Омскига җибәргәннәр. Анда исә барысын да атканнар. Учредительное Собрание членнарын!

– Кит инде! Кемнәрне?

– Кемнәр икәнен белмим, ләкин хәбәр дөрес. Соң үзеңне дә чүт кенә атмаганнар бит...

– Кайчан атасыларын бер Алла гына белә.

Әйе, ул җиңел котылды. Төрмәдән качкач та, ике көннән соң аны татарлар, толыпка төреп, атлы чанада шәһәрдән озаттылар. Сулькевич биргән адрес белән теге абзыйны эзләп тапкач, ул, Алкинны танып, күрше малаен каядыр йөгертте. Ильясның шикләнеп борсалануын күргәч, абзый, түбәтәен лепкәсенә шудырып, агып китәрдәй булып рәхәт елмайды: «Борчылма, энекәш, Зәйнетдин байга хәбәр күндердем, ул бер җаен табар».

Ильясның җилкәсеннән авыр йөк төшкәндәй булды. Зәйнетдин Агафуровны монда, Екатеринбургта, кем дияргә? Ул үзе монда «правитель»! Агафуровларны бөтен Рәсәй белә. Әле бер атна элек кенә бер мәҗлестә янәшә утырдылар. Сәбәбе дә гадәти түгел иде. Ильяс Екатеринбургка съезд башланырга атна-ун көн кала ук килде. Учредительное Собраниенең башка татар әгъзалары белән бергә губернаның Милли Идарәсенә сайлаулар уңаеннан чакырылган иде. Кунаклар арасында тагын Гомәр Терегулов, Фуат Туктаров, Фатих Төхфәтуллиннар бар. Милли идарә дүрт шөгъбәдән тора: мәдәният-мәгариф, малия, хуҗалык эшләре, вакыфлар.

– Болар барысы да кирәк, – диде Ильяс,табын корып утырганда. – Ләкин без бик катлаулы чорда яшибез. Алай-болай булса, Милли идарә нәрсәгә таяныр соң? Сездә дә Хәрби шура юкка чыккан...

– Әйе, кызыллар куып таратты аны, – дип, кемдер җиңел генә аны җөпләп куйды.

– Бишенче шөгъбә итеп хәрби шураны яңадан оештырырга кирәкмиме? – дип, Фатих Төхфәтуллин да сүзгә катышты.

– Ә Казандагы Мәркәз Хәрби шурасы кайда соң? – дип, Екатеринбургның тагын бер эре бае Фазыл Богатиев Ильяска борылды. – Ә, Ильяс әфәнде? Бәлки, сез беләсездер? – дип, мыскыллы елмайды ул. – Без нәрсә? Без провинция. Сезне, кырык меңле гаскәрегез була торып, Мәскәүдән килгән исерек матрослар куып тараткан түгелме соң?

Зәйнетдин бай кулын салмак кына күтәреп, имән бармагын өскә тырпайтып, үз сүзен әйтте:

– Мөселман халкы – тыныч халык. Корал белән кяферне җиңеп булмый.

Милли идарәгә таяныр өчен дә, урыска ярар өчен дә бездә – ул кесәсенә сугып куйды – бүтән нәрсә бар.

Юк, «бүтән нәрсә» Агафуровка ярдәм итә алмаган, биш-алты ел үткәч, Ильяс кайсыдыр гәҗиттән укыды – кайчандыр миллионнар белән эш иткән Зәйнетдин бай Харбинда, тәмам бөлгенлеккә төшеп, якты дөнья белән хушлашкан.

Уралның атаклы татар байлары Агафуровлар, Богатиевлар белән Ильяс шул сайлаулардан соң зыяфәттә танышты. Учредилка әгъзалары исеменнән Фуат Туктаров сөйләде, сүзгә ул барысыннан да оста иде. Казан университетын тәмамлаган юрист бит! Татарлар арасында алар берничә генә. Гап-гади авыл мулласының улы, ничек ул анда барып керә алган? Анда эләгер өчен бит татар баласына җитмеш киртә үтәсе. Хәер, Фуат бит әле ул – публицист язучы да, Гаяз Исхакыйның тиңсез дусты, сәяси көрәшләрдәге юлдашы. Социалист-революционер! Атаклы «таңчы»! Ә монда кемнәр Милли идарәгә сайланды? Унөч кешенең һәрберсе йә Агафуров кебек капиталист, йә Рахманкулов кебек мулла. Бер-ике мөдәррис, бер приказчик. Ильяс көлемсерәп куйды, нәрсә сөйләр икән Фуат? Социалистлыгы өстен чыгармы, милләтчелегеме?

– Без – изелгән милләт, – дип башлап китте Туктаров. – Без гасырлар буе изелгән. Ниһаять, безнең каршыда яктылык пәйда булды. Әмма да ләкин юлыбызда киртәләр аумады. Үзегез беләсез, бөекмәмләкәт турында хыялланучылар өчен без элеккечә «гололобый» булып калабыз, ә мәркәздә хакимиятне явызларча мәкер белән кулга төшергән большевиклар «сыйнфый көрәш» дип халкыбызның аңын бутый. Без мөселманнарда бай белән ярлы арасында урыстагы кебек дошманлык юк. Зыялы байларыбыз булмаса, бүгенге көнгә без һаман шул күршебездәге гайре урыслар кебек надан, томана булып килер идек. Кем мәдрәсәләр тотты? Кем газета-журналларыбызны нәшер итәргә иганә бирде? Зыялы байларыбыз. Менә без сезнең хозурыгызга Комуч исеменнән дүртәү килдек. Безнең фикеребез бер: халкыбыз хөр һәм мул яшәргә тиеш! Үз динен тотып, үз мәгарифе белән.

Кемдер, приказчик бугай, хуплап «афәрин!» кычкырырга ымсынган иде дә, Агафуровның авыр карашын муен чокырында тоеп, ярты сүздә туктап калды.

– Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала? Бу мәкальне ишеткәнегез бардыр, кем, Туктаров әфәнде?

Тик Туктаров һичбер вакытта да югалып кала торган кеше түгел:

– Печән салучысы табылыр, аты белән печәне генә булсын! – дип, байның авызын томалады.

Икенче көнне бөтен шәһәр белән кубып, Мохтарият көнен бәйрәм иттеләр. Шәһәр хакимияте, Милли Идарәнең соравына күрә, 1918 елның 30 ноябрен Екатеринбург татарлары өчен ял көне дип белдерде һәм эшкә чыкмаучыларның хезмәт хакын кисмәскә кушты...

– Бәйрәмне үткәрергә бераз соңаргансыз түгелме соң? – диде Гомәр Терегулов. – Русия һәм Себер мөселманнарының милли-мәдәни мохтарияте Казандагы корылтайда былтыр – 1917 елның 22 июлендә игълан ителгән иде.

– Җәй көне бит бәйрәм кайгысы түгел иде. Башта кызыллар котырынды. Аннары чехлар; алар да озак тормады. Бераз тәртип урнашканын көттек. Могтәбәр кунакларны чакыру мөмкинлеге дә хәзер генә булды, – диде Габдрахман мулла.

Ә бәйрәмне шәп оештырганнар иде. Шәһәрнең музыка мәктәбендә могтәбәр кешеләр җыелган. Башта лекция булды. «Милли-мәдәни мохтарият нәрсә ул?» Икенче бүлектә шәһәр үзешчәннәре Гаяз Исхакыйның «Мөгаллимә» әсәрен сәхнәдә уйнады.

Тәнәфестә приказчик тыйнак кына мактанып торды – үз мөселманнарымыз өчен түләүсез курслар ачтык, диде. Аларда кыз-кыркын төрле кул эшләренә, пешерергә-төшерергә өйрәнәләр икән. Ир-егетләр исә хисап, коммерция арифметикасы курсларына йөри.

«Юк, болар белән азатлык та алып булмый, дәүләт тә кору мөмкин түгел. Тәмам басынкы калганбыз түгелме соң? – дип әрнеп уйланды Ильяс. – Ничек кенә кузгатырга соң бу халыкны? Без дә үз хакыбызны хакларга тиеш бит, ниһаять! Банкетлардан банкетларга, концертлардан концертларга күпме сүз сөйләп йөреп була»?

Дәвамы бар.

"КУ" 10, 2020

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев