Логотип Казан Утлары
Роман

Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы)

Луизага әллә нәрсә булды. Ул үз-үзен аңлый алмый. Хәер... Танырга гына кыймый түгелме соң? Әйе, үз-үзеңә дә икърар итүе кыен – егерме ике яшькә җитеп, беренче тапкыр гашыйк булды, ахрысы, ул?! Кемгә диген? Үзеннән байтак өлкән кешегә, инде күптән гаилә корган ир-атка...

Романны башыннан монда басып укыгыз.

5

Ул уянып киткәндә, йорт эче дөм караңгы иде. Декабрьдә караңгы тиз төшә, таң соңлап ата. Кичке якмы хәзер, иртәнгеме? Юл газабы – гүр газабы, диләр, ул монда килгәч, ничек йокларга ятуын да хәтерләми, менә сиңа яугир! Юлда йокы тимәде шул. Екатеринбургтан мең бәла белән килеп җитте. Зәки белән күрештеләр бугай. Ни турында сөйләштеләр соң? Җитди сүз булмады кебек. Юлбашчы аның уй-ниятләре белән дә кызыксынмады, ахрысы. Ә-әйе, нәселен телгә алды. Ул Ильясның әтисе белән дә яхшы таныш бит. Тарихчы буларак, аның ыруын да яхшы белә. Ильяс үзе дә ул тарих белән күпмедер таныш иде.

Ильясның ата-бабалары, «чабаталы морзалар» гына булса да, үзләренә һәр заманда дошманый булган дәүләттә күпкә ирешкән. Хәтта шаккатарлык. Диннәрен алмаштырып чукынсалар, әллә кайчан бөек урыс арасында эреп беткән булырлар иде. Юк, иксез-чиксез җир биләмәләреннән ваз кичсәләр кичкән, иманны сатмаганнар. Ничек шул үҗәт, киребеткән, кырыс холыклы әби-бабаларың белән горурланмыйсың. Колларын тартып алганнар, җирләреннән, утарларыннан куганнар, шунда бит «чукынам!» – дип бер авыз сүз әйтү җитә. Байлыкны үзеңдә калдырасың, ләкин тамырларыңнан аерылып, хәтта үз исем-шәрифләреңне җуеп, әлеге фани дөньяда дүңгәләккә әвереләсең. Ә бит андыйлар да аз булмаган. Әнә Йосыф бәк токымы, Юсуповлар. Ә ахыры нәрсә белән бетте? Нәселләре киселде, гасырлар буе тупланган байлыклары җиде ятка калды.

Тарихи белешмә

«Чабаталы морзалар» Төмән-Темников ягыннан унсигезенче гасырның беренче чирегендә, Пётр патшаның татар аксөякләре дөньясын дер китергән фәрманыннан соң Тау ягына күчкән булса кирәк. Алкиннар шактый ишле нәсел булган, аларның токымнары әле дә андагы Шәмәк, Иске Чәчкаб авылларында яши. Ләкин шунысы гаҗәп: чукынмасалар да, алар бераздан, ак патша галиҗәнапларына тугры хезмәт иткәнгә, мөгаен, тагын колларга, ягъни урысча әйткәндә, крепостнойларга тиенгән.

Ильяс әтисе сөйләве буенча белә иде: хәзерге Алкиннарның нәсел башы Әбдри (Габдерәхим) исемле кеше булган. Казанның Иске Бистәсенә аның Мөхәммәт исемле улы күчеп утыра. Патшага фидакяр хезмәте өчен ул поручик дәрәҗәсенә ирешкән. Әбдринең тагын бер улы Йосыф 1790 елда Уфага күчеп килә. Үзе генә күчми, Тәтеш округыннан (ул вакытта Казан наместничествосы) әнисе Зөлхиҗә Мостафинадан мирас булып калган 45 крепостноен да алып китә. Шулар белән Уфага утыз чакрымнар ераклыкта Уза елгасы Димгә койган искиткеч гүзәл җирләрдә Узатамак авылына нигез сала. Урыс документларында ул Алкино дип атала. Йосыф атаклы Тәфкилевләр нәселеннән Суфия туташка өйләнә, балалары ишле була, нәселе исән. Урыс белән даими аралашып яшәсәләр дә – Йосыфның үзенә Осип Андреевич дип кенә дәшкәннәр! – үзләре урыслашмый, Йосыфның торыны Гадел-Гәрәй хәтта Диния нәзарәтендә сәркатип булып та эшли.

Мөхәммәтнең улы Шаһиәхмәт – Ильяс Алкинның бабасы. Иске Бистәнең ул вакыттагы хуҗасы дисәң дә була. Мәрҗани аның турында бик җылы яза. Бөек галим иганәчесе Ибрай Юнысов белән дошманлашкач, күңеле бик төшенке чакта Шаһиәхмәт аңа ярдәмгә килгән. 1846 елда ул Казан полицмейстерының ярдәмчесе итеп билгеләнә, соңрак коллежский советник (полковник) дәрәҗәсен ала. 1841 елның 17 маеннан Алкиннар Шәҗәрә китабына Казан губернасының токымлы дворяннары булып теркәлгән.

Әлбәттә, Шаһиәхмәткә мондый урынга менү җиңел булмагандыр. Мөселман татар морза түгел, ханнар нәселеннән булса да, урыс аңа кимсетеп карый. Шаһиәхмәт бабай менә шушы мөнәсәбәтне тамырыннан үзгәрткән кеше. 1917 елгы түнтәрелешкә кадәр урыс Казанында бер генә татар да ул яулаган биеклеккә менә алмаган.

Үзенең хезмәтен ул 1826 елда Казан губерна идарәсендә иң түбән вазифа – «копиист» (күчереп язучы) буларак башлый. Яңа гына гимназия тәмамлаган 19 яшьлек егетнең тырышлыгын, тәртибен, намуслы булуын тиз күреп алалар. Бераздан ул «экзекутор» булып күтәрелә, аңа чиновникларның беренче баскычы – коллежский регистратор чинын бирәләр.

Кыз бала тапканнан соң, беренче хатыны яшьли вафат булгач, Шаһиәхмәт Уфа сәүдәгәре Арсаевның Хөсниҗамал исемле кызына өйләнә. Әлбәттә, әлеге ярәшүдә Уфадагы туганнарының кулы уйнамый калмагандыр. Хатыннан уңа Шаһиәхмәт, Хөсниҗамал аңа дүрт угыл, ике кыз таба. 1859 елда, 52 яшендә полицмейстер ярдәмчесе үзе теләп эштән китә. Аңа елына көмешләтә 285 сум «тулы пенсион» билгелиләр. Алкинның Казанда ике йорты була – берсе Иске Бистәдә, икенчесе урыс ягындагы Воскресенский урамында. Ләкин пенсиягә чыккач, ул күп гомерен Мамадыш өязендәге җыйнак кына утарында үткәрә. Монда да Тау ягыннан күчерелгән крепостнойлары Алкин авылына нигез салган була.

Ильяс балачактан ук бабасы турында төрле риваятьләр, легендалар тыңлап үсте. Балачактан ук аның белән горурланды, аңа охшарга тырышты. Малай күзалдына ул кодрәтле әкият каһарманы кебек килеп баса, озын мыекларын бөтерә, ул кычкырып көлгәндә, тәрәзә пыяласы коелып төшә. Казанның бөтен угрылары, башыбозыклары аның исемен ишетүгә үк кайсы кая качып бетә. Качмый ни, йодрыгы гына да бит аның кабак кадәр! Койрыгыннан тартса, кешнәп торган айгыр да артына утыра. Менә нинди аның бабасы! Энесе Җиһангир белән йоклар алдынан алар бабалары турында яңадан-яңа маҗаралар сөйлиләр, аннары үз ялганнарыннан үзләре куркып, йоклый алмыйча яталар иде.

Урам яктагы нәни тәрәзәдән кышкы таң яктысы сүрән генә бүлмәгә саркый башлаганда, ишекне каты итеп шакыдылар. Җавап та көтмәстән бусагада киң каракучкыл йөзле башкорт пәйда булды:

– Һине Зәки агай көтә! – диде ул, ниндидер тантананы игълан иткәндәй.

– Тыңлыйм һәм буйсынам, кустым! – дип, Ильяс ятактан сикереп торды.

Башкорт аңа кырын карап, бүтән берни дә эндәшмичә чыгып китте.

Ильяс хәтта оялып куйды. Язмышлар бит уен-көлкедән узган! Ябай башкорт шуны аңлый, ә син? Ул арада сул терсәгенә сөлге салып, уң кулына комган тотып, ябык кына бер үсмер кыз килеп керде, Ильяска яны белән генә торып, почмактагы ләгәнгә ымлады. Юынгач, күңеле күтәрелгән Ильяс Алкин икенче бүлмәгә атлады. Анда аны Зәки Вәлиди көтә иде.

6

Луизага әллә нәрсә булды. Ул үз-үзен аңлый алмый. Хәер... Танырга гына кыймый түгелме соң? Әйе, үз-үзеңә дә икърар итүе кыен – егерме ике яшькә җитеп, беренче тапкыр гашыйк булды, ахрысы, ул?! Кемгә диген? Үзеннән байтак өлкән кешегә, инде күптән гаилә корган ир-атка. Ни булды бу? Әллә соң кайчандыр бөтен төрки дөнья күгеннән атылган йолдыз кебек үтеп киткән кешенең яңгыравыклы исеме башын әйләндердеме? Ильяс Алкин! Әйе, заманында ул күпләрнең өметен тернәкләндереп җибәргән, кайбер тиз ышанучылар хәтта хыял җилкәннәрен күтәреп уңайга исәчәк җилне дә көтеп утырган. Ләкин кәгазь битләрен селкеп кенә җил чыкмый. Луиза инкыйлаптан соң түрк-татар дөньясында булган вакыйгалар турындагы өзек-төтек хәбәрләрне колак очы белән генә ишеткән, чынга ашмас әкиятләр сыман гына тыңлаган; нинди татар дәүләте? Шурави Рәсәй ихтыярыннан башка нинди татар дәүләтчелеге корып булсын? Хәер, җөмһүрият дип йөрүчеләр дә каядыр очып китәргә җыенмаган шикелле – кайсылары дин тотуда, мәгарифтә, мәдәнияттә, кыскасы милли эшләрдә мөстәкыйльлек өчен көрәшкән, Ә Ильяс Алкин кебекләр түрк-татар дәүләтчелеге – тупраклы мохтарият турында хыялланган: Идел-Урал штаты... Шуның өчен Милләт Мәҗлесе төзегәннәр, Хәрби Шура... Ышанып та булмый – менә аның каршында шул элекке Шураның элекке рәисе Ильяс Алкин үзе басып тора. Ыспай киемле, төз буйлы, аксыл чырайлы утыз биш яшьлек ир-ат. Кулын-битен ашыкмый гына кызыл башлы сөлгегә сөртә, үзе сынап, Луизага карый. Кызның башы әйләнеп китә, муен чокырына каз тәне чыкканын тоя. Нәрсә инде бу? Ул бит инде бала-чага түгел. Уйламый-нитми утлы бозлар аккан дәрьяга баштүбән чумарга! Аңа бит бу кешегә һич тә гашыйк булырга ярамый. Ул аны күзәтергә тиеш... Кем белән очраша, нәрсә сөйләшәләр – барысын да кәгазьгә төшерергә, түкми-чәчми җиткерергә... Совет иле өчен бик куркыныч кеше икән бит ул Ильяс Алкин! Аны күралмаска, аңа нәфрәтләнергә кирәк.

Ә ул аны күрүгә эреде дә китте. Буржуаз хорафатлар белән агып китә хәзер мещанлык елгасында. Үз-үзеңне кулга ал, Луиза! Комсомолкамы син, юкмы? Синең бурычың бер генә – органнарга син әлеге үз эченә бикләнгән кешенең чын йөзен ачып бирергә тиеш! Мондый изге максатта бер генә юлдан да тайчанмаска, диделәр аңа. Әгәр дә бит... әгәр дә бит ул шушы ирнең башын әйләндерә алса, бөтен йозаклар да коелып төшәчәк. Башын югалтып гашыйк булган ир мәгъшукасына эчендәге бөтен серне түгүчән була, гадәттә. Ни диде иптәш Исятикян? Хатын-кызның мөлаемлыгына бер генә ир дә каршы тора алмый, тәкатен тотмый. Кирмән диварларын аудара хатын-кыз назы. Ул кодрәтле коралны фәкать җаен белеп кенә кулланырга кирәк. Монда ашыгу зарарлы. Хискә бирелү тыела! Аңа инкыйлаб өстеннән – ә ул һаман дәвам итә! – олы куркынычны алып ташларга кушылган. Һәм Луиза белә: сынатмаячак ул! Аңга кил, кызый, буржуаз селәгәеңнән котыл, борын астындагы юешне корыт. Бөтенләй җебеп, еракларга агып китә күрмә.

Кызыл косынкалы кыз! Киләчәктә бөтен Җир шарының комачларга уралачагына, бар халыкларның да хөр һәм бәхетле яшисенә ышана иде ул. Әтисе көлсә көлсен... Ул бит элекке буржуаз хорафатлар белән гомерлеккә агуланып куйган, элеккеге сәүдәгәр, алыпсатар. Яңа тормышның хасиятләрен улмы аңласын?! Революцион идеаллар турында сүз кузгатсаң, аның һаман шул – учын җәеп, бармакларын тырпайтып күрсәтә: чәнти бармак беркайчан да баш бармак була алмый, ди. Нинди тигезлек? Алла безне төрле итеп яраткан. Кемдер идарә итәргә, кемдер эшләргә, кемдер алыпсатар булырга... Анда, өстә, дип имән бармагын чөя ул, моны бик яхшы аңлыйлар, ә тигезлек, туганлык турындагы вәсвәсә ул сезнең кебек юеш борыннар өчен... «Син, әти, Марксны укымаган, Ленин хезмәтләре белән таныш түгел! Бу сиңа дебет, кредит кына түгел, җәмгыять үсешенең син аңламаган үз законнары бар...»

Әтисе аның сүзен бүлдереп, кулын селки. Аннары кызарган пеләшен тастымал белән сөртеп: «И-и кызым, үзең аңларсың әле дөнҗаның кая барганын... Аягыңа сыер басмаган әле синең», – дип, сүзне бүтәнгә бора. Ә хәзер алар бу турыда бөтенләй сөйләшмиләр. Соңгы вакытларда әтисе бөтенләй йомылды нигәдер. Кызы белән икәү генә калса, сәбәп табып, тизрәк каядыр китәргә ашыга. Әллә соң шикләнәме? Әллә кызының ОГПУда яшерен хезмәткәр икәнен сизенәме?

Дөресен әйткәндә, шымчылык итүенә Луиза үзе дә гасабилана иде. Тик нишли ала соң ул?

Бер ел элек аны дәрестә утырган җиреннән институтның деканатына чакырып алдылар. Декан урынында кара-кучкыл йөзле, җыйнак гәүдәле, бик пөхтә киенгән ир-ат утыра иде. Луиза килеп кергәч, стенага сеңәрдәй булып басып торган декан, кинәт кечерәеп калып, кабинетыннан чыгып китте.

– Утырыгыз, – диде кара кеше, каршысындагы урындыкка ымлап. – Мин Арам Исятикян булам, ГПУдан.

Луиза, куырылып китеп, урындык читенә утырды.

– Курыкмагыз, зинһар, без гаепсез кешегә тимибез. – Исятикян дөм кара күзләре белән кызны бораулап алды, елмайды: – Гаебегез юктыр бит? – Кара кеше чын-чынлап бүтәннәрне дер калтырата торган кодрәтеннән рәхәт чигә иде.

– Ю-у-ук, – дип ишетелер-ишетелмәс кенә җавап бирде кыз. Нигә кирәге чыкты икән инде аның боларга? Белә бит, болар теләсә, фәрештәне дә гаепле итеп калдырачак.

– Борчылмагыз, без сезне беләбез, – диде Исятикян, бераз бөдрәләнеп торган чәчен сыпырып алды, аннары нигәдер борынын тартып куйды. – Сез институтта яхшы чутта. Укуыгыз да әйбәт, җәмәгать эшләрендә дә актив катнашасыз. – Ул алдында яткан папкадагы кәгазьләргә караштырып алды. – Сезнең группада төрле кеше бар. Менә Алимова... Гай..гай... – Иҗекләп укыды. – Гай-ни-я-мал. – Телеңне сындырырсың, әллә нинди колакка ят исемнәр сездә. Ярар, бу вакытлы хәл. Менә сез исемегезне Луизага алыштырган бит! Хуплыйм. Шулай кирәк. Тә-әк... Сез Алимова белән дуслар?

– Бик яхшы кыз, комсомолка! – диде Луиза, ашыгып.

– Комсомолка... Ә үзенең мулла кызы икәнен сезгә әйткәне булдымы? Әйтмәгәндер, чөнки ул элекке сыйнфый тормышын яшерә.

– Аның әтисе юк бит!

– Әтисез кеше буламыни, – дип көлде Исятикян. – Ансыз кеше туа алмый просто. – Луиза колак очына кадәр кызарды. – Алимованың әтисе әле дә исән. Солтангалиевче булып хөкем ителгән, Соловецки лагерьда ул хәзер. Иң якын ахирәтенә дә әйткәне юкмыни? Менә бит нинди астыртын!

– Халык дошманының кызы булгач, нигә безнең белән укып йөри соң ул?

– Бәлки, ул үзе дә яшерен халык дошманыдыр? Бәлки, аларның контрреволюцион оешмасы бардыр? Ашыгырга ярамый. Күзәтергә, иптәшләрен, фикердәшләрен ачыкларга кирәк. Һәм хап! Бөтенесен берьюлы кулга алырга. Аңладыңмы инде (ул кинәт сингә күчте), без сине нигә чакырдык?

Луиза, әлбәттә, кара бәндәнең тел төбен бая ук аңлаган иде, тик:

– Юк, минем моңа ни катнашым бар? – дип, башын тилегә салды.

Чекистның йөзендәге мөлаем чалымнар шунда ук юып алгандай юкка чыкты.

– Бар шул! – өстәлгә иелеп акырды ул. – Ә син кем кызы?

– Әтием – кустарь, – диде Луиза, Исятикянның күзенә туры карап. – Ярлы диһкан гаиләсеннән.

И көлде инде кара бәндә, йодрыгы белән өстәлне төя-төя, төкереген чәчә-чәчә көлде. Луиза мондый көлү зияндашының сәбәбен аңламыйча күзен тутырып, тик карап торды.

– Кустарь! Әйе, кустарьның Бишагачта үз йорты була, ди! Бакча! Якыннан гына арык агып ята. Әзерләп куйганнар килмешәк татарга. Ә син беләсеңме соң, революциягә кадәр Урта Азиядә татарлар белән яһүдләргә күчемсез милек алырга тыелганын? Әтиең ул чакта ук хөкүмәтне алдаган, уртагы үзбәк исеменә йортын яздырган. Татарлар – гомумән, хәйләкәр халык. Тик безне төп башына утыртып булмый! Менә! – дип, алдында яткан папкага учы белән сукты ул. – Монда синең җиде бабаңа кадәр бар. Син, кызый, үзең шундый наивмы, әллә мине ахмакка саныйсыңмы? Синең әтиең революциягә кадәр Семипалатински миллионеры Мусинның Ташкенттагы доверенные булган! Революция булмаса, бераздан үзе дә миллионер булыр иде. Алтыннарын кайда яшереп саклыйдыр, анысын да ачыкларбыз тиздән. Синең ярдәмең белән!

– Ни сөйлисез сез?

– Белеп сөйлим! Ә әтиеңнең әтисе диһкан булганмы? – Исятикян тагын тыела алмый көлә башлады. – Татар диһканы, ха-ха! Көлдереп үтерәсең син мине, кызый. Синең бабаң Хисаметдин Киекбаев Җидесуның атаклы мулласы булган, беләсеңме шуны?

Луиза мондый мәгълүматтан тәмам миңгерәйгән иде, юк, белми идем, дип тә әйтергә хәленнән килмәде.

– Әйе, син бабаң турында белмәскә дә мөмкин, тик әтиеңнең инкыйлабка кадәр сәүдәгәр булуы сиңа сер түгел бит. Алимова гына түгел, син үзең дә чыгышыңны яшереп, комсомол сафына үткәнсең, совет вузына укырга кергәнсең! Хәзер нишләтергә инде сине?

Луиза, бөгелеп төшеп, мышык-мышык елый иде.

Исятикян, кайдандыр алып, аңа ап-ак кулъяулык сузды. Крахмалланган ап-ак кулъяулыкларны җыештыручы көн саен алыштырып тора иде.

– Мә, сөрт күзеңне, елама. Елап кына хәлне төзәтеп булмый. Уйларга кирәк. Мин аңлыйм, син әле ул чакта бәләкәй. Аннары... без сиңа ышанабыз. Кыскасы шул, үз тирәңдәге кешеләрнең ни сөйләгәнен, хәтта ни уйлаганын, нишләргә җыенганын безгә, ягъни ГПУга язмалата җиткереп торсаң, без синең социаль чыгышыңа күз йомарбыз. Бала ата өчен җавап бирми. Хәер, атаң синең бик телдәр, өегездә совет властен сүгәргә ярата, шулаймы? Буржуаз хорафатлар тиз генә чыкмый. Ләкин көрәшергә кирәк. Йә, ризамы? Монда инде ике уйларга мөмкинлек юк. Мә! – Исятикян аңа кәгазь бите сузды. – ОГПУ белән хезмәттәшлек итәргә риза, дип яз да имзаңны куй. Оператив псевдонимың «Башкирка» булыр.

– Нигә «Башкирка»? Мин бит татар кызы.

– Нинди аерма? Синең бабаң Уфа өязеннән, шуңа күрә «Башкирка» бул!

Дәвамы бар.

"КУ" 10, 2020

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев