Логотип Казан Утлары
Роман

Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы)

Ильяс бераздан хатынын Бохарадан чакырып кайтарды. Икеләнсә дә, Хәят Мәскәүгә күчәргә ризалашты тагын, бәгырь. Кайтмаса, бу аларның инде тәмам аерылышуы булыр иде.

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

22

Бер гаилә кебек табын янына җыелгач, Ильясның йөрәге чәнчеп алгандай булды. Балачагы искә төште. Әти-әнисе, ир туганнары... Тату гаилә иде алар. Әнисе барысын да бер учка җыеп торды. Әтисе дә, кайчагында дорфа булып күренсә дә, чынлыкта нечкә күңелле, хатыны, балалары өчен җанын бирергә әзер бер кеше иде. Тик озын гомерле булмады. Бәлки, анысы да тәкъдиренең мәрхәмәте булгандыр, бу җен туен күрмичә, кыерсытуларның, мәсхәрә итүләрнең серкәләнгән ачы шәрабын татымыйча дөньядан кичте. Әнисе дә аңардан соң бик озак яшәмәде. Ир туганнарының кайсысы горбәттә, кайсысы һәлак булды, кайсысы эзсез югалды. Нинди нык гаилә иде, бетте Алкиннар! Туфрагыннан аерылгач, хәтта агач та тамыр җибәрә алмый интегә, ә кайбере бөтенләй корый.

Гайнелхәят! Аралары кайчан суына башлады соң аларның? Яхшы гына яшәп киткәннәр иде. Тик озак бармады бәхетле гаилә тормышы. 1918 елның мартында большевиклар кулга алгач, төрмәдә аларны озак тотмадылар, властьлары артык нык түгел иде әле, халык ризасызлык күрсәткәч, берничә көннән соң иреккә чыгардылар.

-Монда сиңа да, миңа да яшәргә ирек бирмәсләр, – диде Хәят, ире белән кичен чәй эчеп утырганда. – Син ничек уйлыйсыңдыр, минемчә, безгә Төркестанга китәргә кирәк. Анда тынычрак булыр. Мин – табибә, син укытырсың. Синең белем белән мәктәптә генә түгел, берәр институтта да укытырга була.

Ильяс бер сүз эндәшмичә, чынаягындагы күптән суынган чәен бал кашыгы белән болгатып утырды.

-Нигә эндәшмисең?

-Ватанны ничек ташлыйм? Халык нәрсә уйлар? Болгатты, болгатты да үзе чыгып тайды, диярләрме? Мин офицер! Халкымның хөррияте өчен көрәшергә ант эчкән кеше.

Хәят ирен чите белән генә елмайды.

-Кызма, митингта түгел. Халык өчен борчылма, син югалуга атна-ун көн дә үтмәс, онытыр. Халык улАфрикада да халык. Төркестанда кемнәр яши? Шул ук син аһ иткән түркләр түгелме соң? Анда әле бәйсезлек алыр өчен мөмкинлекләр дә күбрәк. Томана халык бераз агарса. Менә син аны агартырга барачаксың да инде.

Маминнар нәселенең бер тармагы Бохарада, Верныйда, Пишпекта яши иде. Хәят кая китәсен дә хәл итеп куйган. Ул инде туганнары аша сорашкан- белешкән; озакка сузмыйча үзенә дә, иренә дә эш тә тапкан.

-Бохараи-шәриф, җаным, бөтен мөселман дөньясында изге шәһәр санала, ничә мең еллык тарихы бар. Хәзергесе генә караңгы. Менә шунда нур чәчәрсең! Кадереңне дә белерләр. Үзбәкләрдә белемле, гыйлемле кешегә ихтирам бар.

-Син хаклы, монда сиңа тынычлап эшләргә ирек бирмәсләр.

-Ә син нишләргә җыенасың?

-Мин бит Учредительное Собрание члены. Кайбер коллегалар белән бәйләнеш бар...

-Подпольега китәргә җыенасыңмыни?

-Вакытлы комитет төзергә җыенабыз.

-Комитет... – дип, борын җыерды Хәят. – Һаман вакытлы! Хөкүмәт вакытлы, комитет вакытлы... Син шуны аңла, җаным, башкала кем кулында, власть та шуныкы. Большевиклар аңа теш-тырнак белән ябышкан, беркем кубарып алалмас. Шуңа күрә от этой печки танцуй.

Ильяс, аңа җавап бирмичә, һаман чәен болгатты.

-Ярар! Җаны теләгән җылан ите ашаган. Көрәшеп йөр пока. Артыңа типсәләр, Бохарага юл такыр, килерсең.

Урау юллар үткәннән соң, большевиклар төрмәсендә инде барысына кул селтәп, тәмам өметсезлеккә бирелгәч кенә аны, ниһаять, ВЦИК президиумы карары белән азат иттеләр. Хәзер нишләргә? Большевик юлбашчылардан фатиха алмасаң, беркая да бара алмыйсың. Эш тә булмый, аш та юк. Беркем синең белән сөйләшми, син – изгой! Убәйдулла Хоҗаев белән икәү, инде кая барыйк, дип, ВЦИК секретаре Авель Енукидзега мөрәҗәгать иттеләр. Енукидзе аларны Сталинның фатирына алып китте. Алар алдан килештеләрме икәнни? Хәзер кеше ышанмас, менә шундый заманнар бар иде. Түгәрәк өстәл тирәсендә шактый гына сөйләшеп утырдылар.

-Яшьлегемдә мин дә милләтче идем, ләкин ул авырудан тиз арындым.

Минемчә, ул зәхмәттән сез дә котылырсыз.

-Бер чирдән дә котыласым юк, минем милләтчелегем – татарларны башка халыклар белән тигез күрүдә! – дип, балаларча ялкынланып, аңа каршы төште Ильяс.

Сталин бу турыда башкача сүз куертмады, елмаеп кына куйды. Ул, теләсә, мөлаем була белә иде!

-Сезгә иң беренче нәүбәттә торырга урын кирәк булыр. Наркомнац тулай торагыннан фатир бирерләр. Сезгә, иптәш Алкин, Казанга да, Уфага да кайту ярамас. Үзегезнекеләр үк кабып йотар. Шуңа күрә, бәлки, сез монда фәнни эш белән шөгыльләнерсез? Экономика сезне кызыксындыра бугай.

-Иптәш Сталин, мин күптән хыялланам бу турыда!

Сталин нәкъ шул вакытта бер кәгазь битенә Ильясның җанын-тәнен саклый торган сүзләр язып бирде дә инде. Әллә нәмәләр була бу тормышта...

Ильяс бераздан хатынын Бохарадан чакырып кайтарды. Икеләнсә дә, Хәят Мәскәүгә күчәргә ризалашты тагын, бәгырь. Кайтмаса, бу аларның инде тәмам аерылышуы булыр иде. Хәзер Ташкентта Хәятнең сеңлесе Фатыйма яши, кышын гына басмачылар тарафыннан үтерелгән абыйсы Әскәр Маминның ике гаиләсе дә монда. Беренче хатыннан туган кызы Әминә инде җиткән кыз, икенче хатыныннан ике баласы бар, кызы җиде- сигез яшьләрдә, улы бишме, алтымы яшьтә; Ильяс шуны, әгәр әнисе риза булса, тәрбиягә алмакчы иде.

Ничегрәк сүз башларга икән? Безгә бала кирәк, Хәят белән корган гаиләмне саклап калырга телим, дип кенә булмый лабаса! Күпләргә бала кирәк. Әлбәттә, тол калган хатынга ике бала белән көн итүе авыр булыр, тик бит... газиз сабыеңны кочагыңнан аерып, читкә җибәрү, ай-һай, тагын да авыррак. Ят кешегә бирмиләр анысы, мәрхүм иренең бертуган сеңлесенә. Татарда мондый йола бар. Хәер, бүгенге заманда нинди йола, ди инде ул? Якуб картның тавышына ул сискәнеп китте:

-Җаныңны нидер бимазалый, ахрысы?

Ул тәбәнәк өстәл кырына аягын бөкләп утырган, баядан бирле тоткан кашыгын авызына китерергә онытып утырган Ильясны күзәтә иде.

-Хәзер хатынымның туганнарына барасым бар. Аның абыйсын... – ул, тукталып, хуҗага карады, – абыйсын да быел кыш басмачылар үтергән иде. Ике баласы калды. Хатыны шуның кечесен тәрбиягә бирмәсме икән, дим

-Балагыз юкмы, әллә туганыгызга ярдәм йөзеннән...

-Юк шул. Аннары киленгә ике бала үстерү дә җиңел булмас. Тик...

-Ай-һай...

-Бирүенә ышанычым юк шул.

-Балаларны аерырга ярамый, – диде Луиза. – Ә сез аларга читтән ярдәм итегез.

Картка кызының сүзгә катнашуы ошамады.

-Кызым, алай кистереп әйтергә ярамый. Тормыш бит ул. Дөньяда әллә нәрсәләр бар.

-Үзең әйтәсең бит, бер кискән икмәк кире ябышмый. Мәскәүдә ул бала бөтенләй бүтән кеше булып үсәчәк бит.

-Алайса, син туганнарыңда бул, киңәш-табыш ит, ә төш вакытында 

-Регистан мәйданында очрашабыз. Кичә бит үзеңне «пити-пити»дән авыз иттерергә вәгъдә биргән идем

-Ә мин? – диде кызы.

-Үз эшеңне кара. Ничу ирләр белән йөрергә!

-Миңа бит куштылар. Ильяс Алкин янында бул, йомышын үтә, барасы җиренә алып бар, күрәсе килгән җирен күрсәт, диделәр. Любецкийга мин ничек җавап бирермен?

-Шымчы иттеләр әллә үзеңне?

-Әти! – Кыз кызарынган, бүртенгән битен каплап, үз бүлмәсенә кереп китте.

-Аш бүлмәсеннән Ләмига карчык чыгып, уң кулын биленә терәп, башын селки-селки озак кына иренә карап торды. Аннары кулын селтәп, кире аш бүлмәсенә юнәлде.

-Хата булды, – диде Якуб карт, пеләш башын әлеге дә баягы комач кулъяулыгы белән сөртеп, – менә шулай була инде ул сөйли белмәсәң... Сөйли белмәгән авыздан, әйе, теләсә нәрсә яхшы. Әнә абыстай да эт итеп сүкте. Әйтмәгәнне калдырмады. Ильяс улым, бар, син юатып карыйсыңмы соң әллә Ләйлигөлбәдәрне? Ул явызлык белән әйтмәде, диген, фәлән- төгән...

-Ильяс, шакып, бүлмәгә кергәндә, Луиза инде тынычланган иде.

-Юатырга кердеңме? – диде ул, күзен кыса төшеп. Аһ, бигрәк матур инде аның шулай аз гына күзен кыса төшүе! Ир-ат йөрәген яуларга шундый бер караш та җитә. – Ә ул бит хаклы!

-Ничек хаклы? дип, башына көтмәгәндә күсәк белән органдай миңгерәгән кыяфәттә аптырап сорады Ильяс. Кыяфәте шулкадәр кызганыч вә көлке иде, ахрысы, Луиза ирексездән көлеп җибәрде.

-Соң, минем кебек җиткән кызга ир-ат артыннан ияреп йөрү бер тәртәгә дә сыймый ласа. Әллә кем дип атарсың андый әрсез кызны.

-Алдыннан...

-Нәрсә?

-Артымнан түгел, алдымнан ияртеп, син йөрисең түгелме соң? Мин монда бит күп төшләрне белмим. Любецкий зирәк кеше ул. Миңа мотлак гид кирәген белгән. Әйдә, бергә, мин хәзер синнән бер адым да калмыйм.

-Мин хәзер Башкарма комитетка җыендым инде. Иртәгә, бәлки?

-Ю-ук, иртәгәгә кадәр ерак. Әтиең белән төшке ашны ашагач – «пити- пити» белән сыйлыйм, диде бит, ни-нәмәрсәдер инде ул?Сәгать икеләрдә, Скверда очрашабыз. Буш буласыңмы?

-Әйе, икедә бушыйм. Инкыйлаб скверындамы?

-Әллә сездә бүтән сквер да бармы? – дип көлде Ильяс

-Табигый, ул сквер инкыйлабка кадәр үк булган инде, аны башта «Константин мәйданы», бераз соңрак «Кауфман скверы» дип йөрткәннәр. Шәһәрнең зыялылары кичләрен шунда ял итәргә ярата, шахмат, тавла (нарды) уйныйлар, шар сугалар, өлкәнрәкләр колач җитмәслек чинарлар күләгәсендә аягөсте генә гәпләшеп йөрергә ярата. Чинарларны узган гасырда ук утыртканнар, шул кибарь агачлар аркасында сквер Ташкент халкының иң яратып җыела торган урынына әверелгән.

 


"КУ" 11, 2020
Фото: pixabay

Теги: проза чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев