Логотип Казан Утлары
Роман

Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы)

Бердәмлек тантанасы иде бу корылтай. Билгеле, бәхәсләр дә булды, якалашулар да. Әмма дәүләтнең нинди булачагын тикшергәндә, миллионнар өчен юл билгеләгәндә башкача булмыйдыр да ул.

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

20

Ильяска тәгаенләнгән бүлмәнең тәрәзәсе бакча ягына карый иде. Тәрәзә ачык, һава җиләс, алма исе борын эчләрен кытыклый. Бүлмә гади, җыйнак, әллә ни искитәрлек җиһаз юк – карават, өстәл, кием шкафы, китап киштәсе. Анда күбрәк татар китаплары, урысча да шактый гына. Улларының һәлак булуына берничә ел үтсә дә, монда бернәрсәне үзгәртмәгәннәр булса кирәк. Хәтта түр стенага эленгән монголга тартым Ленин сурәтен дә алып ташламаган Якуб абзый. Ильяс сурәткә озак кына карап торды. Менә дөньяның астын өскә китергән кеше. Кызылларга кушылгач, Зәки Вәлиди белән икесен Мәскәүгә чакырып алдылар, килүгә аларны Сталин кабул итте һәм бераз сөйләшкәч, Ленин хозурына алып китте. Ильяс өчен иң нык истә калганы Ленинның кып-кызыл күзләре булды. «Үзе дә кызыл, күзе дә кызыл»,– дип уйлаганы да истә. Ленин гаять ихлас булып сөйләште. Әллә ул чыннан да, үзләре әйтмешли, «текущий политический момент» өчен ихлас идеме? Ә болай ул нинди моментка карамастан, юлына каршы төшкәннәргә аяусыз, мәрхәмәтсез кебек күренде. Сталин, әлбәттә, аның тугрылыклы шәкерте, нәкъ шундый ук мәкерле, кансыз; кирәк чагында искиткеч мөлаем да була белә.

 

Сузылып яткач ук йоклап китәсе иде кебек, тик артык арганда йокы да кача бит ул. Аның күзалдына тагын Убәйдулла Хуҗаев килде. Әйе, ул аның белән Мөселманнарның Мәскәүдә үткән Бөтенрәсәй съездында танышты. Нефть короле Шәмси Әсәдуллаев тарафыннан Мәскәү татарларына васыять ителгән йортның иркен залына кереп утырганда, нинди бәхетле иде алар барысы да! Бу бөтенрәсәй күләмендә беренче җыелу түгел анысы. Бишенче ел инкыйлабыннан файдаланып, берничә тапкыр җыелган Рәсәй мөселманнарының юлбашчылары. Мәкәрҗә ярминкәсендә, патша хөкүмәте рөхсәт бирмәгәч, пароход яллап, Идел өстендә дә корылтай үткәрүләре билгеле. Аның турында Муса Бигинең рисаләсен дә Ильяс укыган иде кайчандыр. Инде аннан соң күпме сулар акты. Бөтен түрк-татар зыялылары милләт атасы дип таныган Исмәгыйль бәк Гаспралы да берничә ел элек вафат булды. Элеккеләрдән бүтәннәре барысы да биредә бугай. Су өстендәге съездда бала-чага саналган Гаязлар, Фуадлар хәзер үзләре ил агасы, иләмәннәр. Ильяс елмаеп куйды. Ул чакта пароходка әлеге гаярь яшьләрне алмас өчен, Габдерәшит Ибраһим, Алимәрдән Тупчыбашы, Муса Биги кебек абруйлы өлкәннәр, үзара киңәшеп, вакытыннан элек ярдан кузгалып киткән. Тик алай гына котылырсың ул яшь-җилкенчәктән! Дөнья үзгәртергә җыенган социалист-революционерлар лабаса! Көймә яллап, пароходны куып та җиткәннәр! Нишлисең? Мөхтәрәм әфәнделәргә боларны, буза куптармау шарты белән, бортка алырга туры килгән. Тегеләре дә риза булган тыныч кына утырырга...

Ләкин ул корылтайларны монысы белән чагыштырып та булмый. Колач бөтенләй бүтән!

Корылтайдагы кереш сүзне әлеге дә баягы шул гел тынгысыз Муса Биги сөйләде. Яшерен-батырын түгел, биредә сан җәһәтеннән дә, сыйфат ягыннан да Казан татарлары өстенлек итә иде. Төп оештыручы да үзебез идек инде, дип уйлады Ильяс. Казанның дәрәҗәсе ул вакытта югары. Һәм бу бар халыкларга да табигый тоела иде. Бер-беребездән читләшү юк, барысы да үзен бербөтен түрк-татар милләтенең вәкиле дип хис итә.

Аердылар. Хәзер һәр кавемнең үз теле, үз мәдәнияте. Үз арабыздан да, аңлапмы, аңламыйчамы, шул аерымлануга, бүленүгә өлеш кертүчеләр шактый булды.

Әлбәттә, Дәүләт Думасының мөселман фракциясе дә әлеге съездны оештыруда зур эш башкарды.

Казакъ солтаннарының нәселеннән булган Уфа морзасы Сәлимгәрәй Җантурин әлеге фракциядә кәгазь эшләрен башкарыр өчен Петербургка Зәки Вәлидине алып килгән иде. Зәкинең, төрек-татар тарихына багышланган китабын Казанда нәшер итеп, бөтен төрки дөньяда танылган чагы. Урысчасы да камил булып чыкты егетнең. Казанда бер марҗада фатирда торып, репетитордан дәрес алулары әрәмгә китмәгән; шулай  ук эш башында торырга яратуы да ачылды. Патшаны төшергәннән соң мөселманнарның корылтаен җыю ихтыяҗы аныклангач, Сәлимгәрәй морза Зәкине берничә көнгә Һелсингфорска юллады, сайлауларны ничек үткәрергә, съезд уздыру тәртибен тәгаенләргә кушты. Ул арада империя башкаласына түрк дөньясының төрле төбәкләреннән Дәүләт Думасы депутатлары, күренекле җәмәгать эшлеклеләре агыла башлады. Азәрбайҗаннан Алимәрдән Тупчыбашы килеп җитте, Казаннан Садри Максуди белән Сәетгәрәй Алкин килде, Казакъстаннан Алихан Букәйхан да тоткарланмады. Болар барысы да кадетлар (конституцион демократлар) партиясеннән, Максуди хәтта аның Үзәк Комитеты әгъзасы иде.

Ләкин соңгы сәяси вазгыять аркасында алар арасында да җитди каршылыклар килеп чыкты. Март ахырларында үткән кадетлар съездында чыгыш ясап, Максуди Рәсәй мөселманнарының кадетлар партиясенә тугрылыклы калачагын белдергән иде. Юкса бит кадетлар сугышны дәвам итү ягында, хәтта аларның юлбашчысы Милюков шул съездда Истанбулны яулап, андагы бугазларны кулга төшерү нияте турында да сөйләде. Бу очракта Төркия, әлбәттә, бәйсезлеген югалтачак, дәүләт буларак юкка чыгачак. Россия империясенең ничә гасырлык хыялы тормышка аша! Билгеле, Максуди Истанбулны яулау Россиядә яшәүче утыз миллион мөселман өчен олы кайгы булачагын да әйтте. Ләкин сугышны дәвам итү – җиңгәнчегә кадәр! – яклы булгач, ул кайгыдан ни мәгънә? Янәсе, Төркияне юк итү белән килешмәү Россия патриоты булырга комачауламый. Аның мондый белдерүе мөселман җәмәгатьчелегендә кискен ризасызлык уятты. «Русская воля», «Дело народа» газеталарында күренекле мөселман эшлеклеләренең протесты басылып чыкты. Анда беренче булып Әхмәдбәк Цаликов кул куйган иде. Аннан соң Зәки Вәлиди, Сәетгәрәй Алкин, Сәлимгәрәй Җантурин, Заһид Шамил, Кырымнан Бабанинский, Гаяз Исхакый, Муса Биги, Кәлимулла Хәсәновларның имзасы тезелеп китә.

Максудиның бу чыгышыннан соң әтисенең, ярсып, арлы-бирле бүлмә буйлап йөрүе әле дә күз алдында Ильясның.

-Ул бит җүләр кеше түгел, ничек андый чыгыш ясарга була? Түрк-татар берлеген җимерү бит бу! Садри бит авылдагы бер гади мәхдүм түгел, ул бөтен Россиягә данлыклы сәясәтче.

-Сәясәтче шул менә! До мозга костей. Ул, мөгаен, кадетлар Россия белән идарә итүче бердәнбер партия булачак дип уйлый. Шуңа күрә, бүре дә тук булсын, сарык та исән калсын мәгънәсендә, бернинди нәтиҗәсез буш сүз сөйли дә. Утыз миллион мөселман исеменнән сөйләргә аңа кем вәкаләт биргән? Беркем дә! Ул бит моны яхшы белә.

-Безнең татар шундый инде ул! – дип, урысча борычлап сүгенде Сәетгәрәй морза. – Проклятое наследие колониализма! Изелгән халык вәкиле һәрвакыт шулай хуҗалары алдында яхшатланып маташа. Хәйләли, койрык болгый. Төкереп, съезддан чыгып китәргә иде аңа!

-Бу бит сәяси карьераның җимерелүе булыр иде! Күпме татар кардәшемез шуны көтеп тора.

-Юк, аның дәрәҗәсе тагын да күтәрелер иде! Кадетлар идарә итәргә сәләтле түгел. Мин ул партиядән чыгам

-Әйе, кадетлар Россияне белми. Максуди да белеп бетерми, наверно. Юкса... Ильяс әтисенә кинаяле караш ташлады, – юкса һаман шул национально-культурная автономия проектын куенында йөртмәс иде.

-Менә бу мәсьәләдә син ялгышасың! – дип, тагын кызып китте әтисе.

-Ялгышасың. Без татарлар өчен бу иң кулай вариант. Без бит таралып яшибез, һәм беркайда да күпчелек түгел. Милли-мәдәни мохтарият алырга ирешсәк, без бөтен төрки халыкның күз өстендә кашы булачакбыз. Безнең белән күпмедер азәрбайҗаннар гына ярыша ала

-Бу хәл озакка бармаячак. Безгә Идел буенда, Урал буйларын да кушып, олы бер җөмһүрият төзергә кирәк. Бу җирләр борынгыдан безнең бабайлар кулында булган

-Булган! Булган да шуган. Син миңа борын-борын замандагыны сөйләмә. Урыслар, үлсәләр дә, моңа риза булмый.

-Россия федераль республика итеп яңадан корылса, кая барсыннар? Ә эшләр, әти, шуңа таба бара.

 

«Төрекчеләр» белән «тупракчылар» арасындагы бәхәс Мәскәүдәге корылтайда да дәвам итте. Татар вәкилләре Россия демократик республикасын унитар итү өчен көрәште, дип, соңыннан язучылар да булды. Бигрәк тә, Зәки Вәлиди, җае чыкса да, чыкмаса да, шулай кабатларга ярата иде. Ләкин бу дөрес түгел. Күрәсең, Максуди, Исхакый һәм башка шуның ише бөтен Рәсәй мөселманнарына мәшһүр шәхесләрнең милли-мәдәни мохтариятне яклап сөйләүләре, бигрәк тә үз кавемдәшләрен шуның өчен тавыш бирергә үгетләүләре шундый фикергә китергәндер. Хәлбуки,татар вәкилләренең күбесе (Ильяс Алкин кебек социалистлар, Галимҗан Ибраһимов кебек эсерлар) Россияне федератив республика итеп күрергә теләде. Бу тавыш бирүдә дә чагылды. 446 кеше федерация өчен булса, 271 тавыш милли-мәдәни мохтарият өчен иде. Дөресен әйткәндә, күп кенә делегатлар моның аермасын да аңлап бетермәде. Әмма юл билгеләнде, корылтай карарын барысы да үтәргә, милли республикалар кору эшенә керешергә тиеш булды.

Төркестаннан, Кавказдан, Кырымнан, Себердән, Хива ханлыгыннан, Бохара әмирлегеннән, империянең күп кенә башка өлкәләреннән, шәһәрләреннән һәм, әлбәттә, Татарстан белән Башкортстаннан килгән делегатлар арасында кемнәр генә юк иде. Сәяси әзерлекләре төрле, ничәмә ничә партиядән, нинди генә һөнәр ияләре юк, тик барысын да бер рух берләштерә. Бердәмлек тантанасы иде бу корылтай. Билгеле, бәхәсләр дә булды, якалашулар да. Әмма дәүләтнең нинди булачагын тикшергәндә, миллионнар өчен юл билгеләгәндә башкача булмыйдыр да ул. Анда кабул ителгән карарларның Рәсәйдәге барлык мөселман халыклары язмышына да тәэсире булды, һичшиксез. Тик күп ниятләрне тормышка ашыру да бездән тормаган сәбәпләр аркасында мөмкин түгел иде шул...

Президиумга сайлаулар бәхәс уятмады. Исемлеккә бөтен татар-түрк дөньясына таныш, милли эшләрдә атказанган кешеләр кергән иде. Уфадан Ибнеәмин Әхтәмов, Хәсәнгата Габәши, Казаннан Ильяс Алкин, Петербург университетының физика-математика бүлеген тәмамлаган мөгаллимә Сәлимә Якубова, Петроградтан осетин Әхмәдбәк Цаликов, Муса Биги, Урал өлкәсеннән казакъ Хәлил Дусмөхәммәдов, Мәскәүдән Гаяз Исхакый, Оренбургтан Фатих Кәрими, Кырымнан Җәгъфәр Сәидәхмәт, Бакудан Алимәрдән Тупчыбашы, Төркестаннан Убәйдулла Хуҗаев. Җәмгысе – унике кеше.

Вакытлы хөкүмәт исеменнән съездны Эчке эшләр министрлыгының чит диннәр департаменты башлыгы С.Котлярёвский котлады.

Корылтай ун көн дәвам итте. Кемнәр генә сөйләмәде дә, нинди генә мәсьәләләр күтәрелмәде.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 11, 2020

Фото: pixabay

 

 

 

Теги: проза чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев