Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы)

(Романның башын МОНДА басып укыгыз)

 

17

 

1916 елның язында, «политех» студентларының байтагын армиягә алып, хәрби училищеларга укырга җибәрделәр. Ильяс бөек кенәз Константин исемендәге атаклы артиллерия училищесына эләкте. Ел ахырында инде ул тизләтелгән курсларны тәмамлап, прапорщик дәрәҗәсендә Казанга билгеләнде, монда ул запастагы 2 нче артбригаданың 2 нче батареясында өлкән офицер булып хезмәт итә башлады.

Үз шәһәрендә калуына ул шат иде, әлбәттә. Бу аның өчен көтелмәгән хәл булды. Ул инде фронтка китәргә әзерләнеп беткән иде. Дөрес, бик күпләр кебек сугышны дәвам итүнең мәгънәсен күрми иде, билгеле. Ләкин бит ант ителгән, син – офицер; армия сугыша икән, син дә алгы сафта булырга тиеш. Шулай уйланып ятканда, казармага әтисе килеп керде. Аның белмәгән кешесе юк, заманында Дәүләт Думасы депутаты да булды, монда да бернинди тоткарлыксыз үткән әнә.

-Улым, котлыйм! Офицер званиең үзеңә төс булсын, өстәүле булсын,-дип, улын кочаклап алды.

Хискә бирелергә яратмаса да, шактый дорфа тоелса да, Ильясны ул башка уллары арасында аерата ярата иде, аның сәләтенә, акылына нык ышана иде, мәрхүм.

-Менә назначение көтеп ятам. Фронтка...

-Анда сиңа ни калган? – дип, ифрат гаҗәпләнеп сорады әтисе.-Безне ни өчен укыттылар соң? Сугышка барыр өчен бит.

-Син дөньяда ниләр булып ятканын беләсеңме соң, бала?

-Ни булган? Сугыш дәвам итә, шуны беләм. Сәетгәрәй морза, гадәттәгечә, кызып китте.

-Бөтен дөнья бутала! Фронтта ата улны белми, солдат командирларны санламый. Һәрбер частьта солдат комитетлары төзиләр, шул әтрәк-әләм командовать итә, офицерлар эт типкесендә. Ә бу фронтка барам, имеш.

-Булмас! Хәрби-кыр судлары нәрсә карый?

-Шул солдат комитетларына буйсына!

Ильяс, аптырап, башын кашыды. Шаяра торган кеше дә түгел инде әтисе. Хәер, мондый шаяру буламыни? Армия таркалып бара микәнни?.. Булыр да... Монда да ниндидер агитаторлар килеп, «Штык в землю!» дип кычкырып йөри башлаганнар иде дә, аларны, кулга алып, каядыр сөрделәр.

-Син кайдан беләсең? – диде Ильяс аптыраганнан. – Син бит фронтта булмадың.

-Булган кешеләр сөйләде. Мин сиңа ялганлап утырырга шамакай түгел. Империянең көннәре санаулы. Армиясе шундый көнгә калгач, кемгә таянсын ул? Флотта да шул ук хәл, диләр. Тагын да мөшкелрәк бугай. Николаша дилбегәне ычкындырды. Рәсәйнең дилбегәсе озын, хәзер ул аны җыеп алалмас инде.

-Бу бит яхшы, әти!

-Белмим, белмим. Кара халыкны кулдан ычкындырсаң, бөтен нәрсәне таптап үтә. Хаос... Арт белән сулыйлар, шулай да Истанбул бугазы дип саташалар, хәсисләр. Айя-Суфиягә хач күтәрәбез, янәсе.

-Антанта җиңсә, күтәрерләр дә. Төркия бөтенләй суламый.

-Союзниклар ирек бирмәс, Босфорны кулга төшерсә, Рәсәй Аурупаның җан җиренә хуҗа булачак бит.

-Ни булса, шул инде. Мин монда бәйле эт хәлендә.

-Нишләп минем улым бәйле эт хәлендә булсын?! Юкны сөйләмә, – дип, Сәетгәрәй морза китәргә җыенды.– Борчылма, улым, җан биргәнгә җүн бирә ул.

Ильяс та урыныннан торды, соңгы вакытта олыгаеп киткән әтисен кочаклап алды. Турырак, перәме туп пашул булып күренсә дә, чынлыкта аның әтисе ушлы, дөньяның кайда барганын тиз чамалый торган кеше иде. Кечкенә чактагы кебек битен әтисенең кытыршы яңагына тидергәч, Ильясның күңеле нечкәреп китте, менә бит иренмәгән, килеп җиткән улының хәленә керергә! Шул чакта борынына затлы коньяк исе килеп бәрелде. «Шустов» бугай...

-Әти, син бит ташлыйм, дидең. Яшең бара, инде намазга бастым, дисең.

-Ташладым, ышту син! Гарнизон нәчәлнигенә кергән идем. Шул хәсис, кяфер... Ничек отказ бирәсең? Хөрмәт итмәгән кебек була. Аз гына каптым инде, бер чокыр... төбендә.

-Һе, син бер чокыр белән калырсың инде.

-Валлаһи, дим. Укыган намазларым хәрәм булсын... алдасам.

-Ярар, үзең өчен әйтәм. Бавырым, дип сыкранып йөрисең бит еш кына.

-Характер йомшак бит, улым. Ярар, сау бул. Тиздән күрешербез.

Ильяс аның соңгы сүзләренә игътибар итмәгән иде, ләкин юккаике-өч көннән хәрби министрның прапорщик Ильяс Алкинны Казанга билгеләү турындагы приказын кулына китереп тоттырдылар.

Ул кайтканда, урысларның Раштуа бәйрәме иде – халык типтереп бәйрәм итә, бер-берсенә кунакка йөри, йортлары урыс ягындагы Воскресенская урамында булгач, юк-юкта аларга да «ызнакумнары» кереп, Гайсәнең туган көне белән котлап чыгалар. Казанның сәяси тормышы да кайный, бер якта карагруһ монархистлар, икенче якта радикал анархистлар. Алар арасында нинди генә төстәгеләр юк – кадетлар, эсерлар, социал- демократлар (аларның бигүк демократ булмавын Ильяс бик тиз белер). Татарның Садри Максуди кебек сәяси эшлеклеләре кадетлар программасын якласа, Гаяз Исхакый, Фуад Туктаровлар эсерларга якын тора. Ләкин аларның барысын да иң әүвәл мөселманнарның (ягъни түрк-татарларның) язмышы борчый, яңа сәяси шартларда бу кавемгә нинди урын әзерләнгән? Әлбәттә, үз халкының киләчәгенә Ильяс Алкин да битараф түгел иде, әмма революцион партияләрнең берсенә дә кермәде, эшләрендә катнашмады. Аларның татарлар өчен кыл да кыймылдатырга теләмәвен ул белә иде. Күп йөрде ул «бәйнәлмиләл!» – дип кычкыручылар янында да, ләкин эшкә килеп терәлгәч, аларның барысы да «инородец»ларга кибарәнә өстән карый башлый. Шуңа күрә татар мәнфәгатен кайгыртыр өчен аерым партия кирәк моңа Ильясның иманы камил.

Ә сәяси шартларның үзгәрәчәгенә беркем дә шикләнми иде. Шуңа күрә патшаның тәхеттән ваз кичүен дә халыкның күпчелеге тыныч кабул итте. Петербургта Вакытлы хөкүмәт оешты. Аның җитәкчелеге Казанга үз эмиссарларын юллады. Һәм Казан губернасы белән мәсләкләре артык анык булмаган кешеләр, яңгырдан соң гөмбәдәй шытып чыккан төрле учреждениеләр идарә итә башлады. Мондый шартларда татарларга да авыз ачып калмаска кирәк иде, һәм моны татар эшлеклеләре бик тиз аңлап алды.

Беркөнне гарнизоннан кайткач, Ильясны әтисе үз кабинетына чакырды.

-Йә улым, менә үзгәрешләр килде, син нишләргә уйлыйсың?

Үзенең уй-фикерләрен, ниятләрен әтисенә дә сөйлисе килмәде Ильясның; тыңлап карыйк әле, үзе башлап ни әйтер? Гомумән, ул башкарырга җыенган эше турында алдан сөйләнеп йөрергә яратмый иде.

-Әле төгәл генә бер фикергә килгән юк.

-Хәзер хәл-әхвәл көнләп түгел, сәгатьләп үзгәрә. Без гасырлар буе милли азатлык турында хыялландык. Йоклап торсак, безгә беркем дә берни китереп бирмәс.

-Син нәрсә тәкъдим итәсең?

-Кичә без Фуад Туктаров белән киңәш-табыш иттек тә, шундый уйга килдек. – Ул, нәрсә әйтер икән дип, улына төбәлеп торды. Ильясның Туктаровны өнәп бетермәвен белә иде. – Безгә татар интересларын яклар өчен бер комитет оештырырга кирәк. Арадагы низагларны онытып, понимаете ли, бер общий максатта, бер йодрык булып...

-Сез бит инде ике ел бер комитетта...

1915 елда ук Сәетгәрәй Алкин, Фуад Туктаров, Ибраһим Биккулов, Вәлидхан Таначевлар «Мөселман качакларына ярдәм итү комитеты» оештырганнар иде. Комитет төрле иганәчеләргә мөрәҗәгать итеп, шәһәр управасыннан да күпмедер сумнарга тиенеп, сугыш барган җирләрдән качкан мөселманнарны торак белән тәэмин итү, эш урыннары табу белән шөгыльләнә, килеп төшүләренә бераз матди яктан ярдәм дә итә. Бу якка китерелгән төрек әсирләренә дә булыша. Анысына шәһәр идарәсе бик хәерхаһ булмаса да, тыярга да базмыйлар.

-Анысы аның хәйрия оешмасы гына. Безгә хәзер мөселманнарның эчке эшләре белән идарә итә торган комитет кирәк. Әлегә. Аннары инде канатларны киңрәк тә җәярбез.

-Бик яхшы ният. Уңышлар телим.

-Син безгә кушылмыйсыңмы?

-Тагын кемнәр була?

-Казанның бик могтәбәр кешеләре, зыялылар: Вәлидхан Таначев,Нәҗип Хәлфин... Габделбарый Баттал, аңа газета эшен йөкләргә уйлап торабыз.

-Фуад Туктаров газетаны үз кулыннан ычкындырмас. Бөтен татар дөньясын дер китереп торган Усал бит ул. – Туктаров үзенең гаять тә һөҗү язмаларын «Усал» дигән тәхәллүс белән дөньяга чыгара иде. – Үзең дә син тәҗрибәле газетчик, – дип, әтисенең «Казан мөхбире»ндә нашир булган чакларын искә төшереп, ирония белән елмайды Ильяс.

-Сиңа көләргә булсын. Баттал – безнең мәшһүр мөхәррир. Аңа хәзер Казанда тиңнәр юкю

-Ярар, үзегез карарсыз. Ә нинди бүлекләр була? Дин, мәгариф эшләреннән башка...

-Оештыру эшләре, финанслар, ягъни малия, агитация эшләре...

Сөйләшербез. Син тагын нәрсә тәкъдим итәсең?

-Милли хәрби гаскәрләр туплый башларга кирәк!

-Аны ничек туплыйсың? Безгә кем рөхсәт итә? Юк, һавадагы торнага кул болгаганчы, кулдагы чыпчыкны ычкындырмаска кирәк. Без зыялы, тыныч юл белән үз хокукларыбызны кайгыртырга тиеш.

-Калырсыз алайса чыпчык тотып! Артыңда хәрби көч тормаса, синең сүзеңне беркем дә колагына элми!

-Син әллә армия тәртипләрен белмисеңме? Һәркем гаскәр оештыра башласа, ул нәрсә була? Анархия

!-Әти, яхшылап кара тирә-ягыңа! Империя таркала, димәк, үзара эчке сугыш та булачак. Безгә территориаль автономия кирәк, Республика! Аннары вакыт үзе күрсәтер. Бәлки... Бәлки, мөстәкыйль дәүләт тә кора алырбыз? Ә бу максатны, үз гаскәрең булмый торып, ничек тормышка ашырасың?

-Погоди, погоди... Нинди республика? Кем допустит? Казан урыслары безне болгап кына атачак. Мөселманнар беркайда да күпчелек түгел. Национально-культурная автономия – менә безгә иң кулае! Мөселманнар тупланып яшәгән төбәкләрдә үзидарә булсын; ягъни дин, мәгариф эшләрен фәкать үзебез хәл итәргә тиеш. Вәссәлам! Әлбәттә, милли университет та кирәк булачак. Кадрлар өлгереп җиткәч...

Ильяс кулын селтәде. Әтисенең фикерен хәзер генә үзгәртеп булмасын ул белә иде. Татарның иң атаклы җәмәгать эшлеклеләре, милләт аталары, барысы да диярлек, милли-мәдәни мохтарият булдыру ягында. Гаязлар, Садрилар да шуны тәкрарлый. Ильяс аларны аңлый да – алар шулай төрки бердәмлекне саклап калырга тели. Төрле җөмһүриятләргә бүленсә, аралар ерагаер, һәрберсе юрганны үз ягына тарта башлар, дип шикләнәләр. Ләкин Рәсәй Аурупа түгел, властька килгән ниндидер төркем, режимны ныгыту белән, милли-мәдәни мохтариятләрнең эзен дә калдырмаячак. Россия чын федератив республика булса гына, татарларның милләт буларак исән калу мөмкинлеге бар. Аннары инде дөнья үзе күрсәтер. Иң беренчел максат – тупраклы мохтарият. Моңа Ильясның иманы камил иде.

-Без гарнизонның мөселман хәрби комитетын оештырырга җыенабыз,-диде ул. – Киләсе атнага җыелыш. Мөселман солдатлар да, офицерлар да бер сүздә булып, бер оешмага туплансак, менә ул көч булачак. Ә сез Мөселман комитетын оештырыгыз. Дин, мәктәп-мәдрәсә эшләрен карагыз, газета чыгарыгыз. Кыерсытсалар, безгә әйтерсез.

-Син бик кырку сөйләшәсең, – дип мыгырданды әтисе. – Бәлки, безнең комитетта хәрби бүлек оештырыргадыр? Җитәкләрсеңме?

-Юк, – дип торып басты Ильяс. – Туктаров кул астында эшлисем килми. Әйбәт кеше ул, тик җитәкче түгел. Артык турыдан яра. Аның белән син генә килештерә аласың.

-Ике чабата бер кием, дисең инде.

-Икегез дә юрист, сезнең сүз килә. – Ильяс әтисеннә кул бирде. Китим мин. Болай да соңга калдым. Ачуланма.

-Ярар, синнән башка да ерып чыгарбыз. Гарнизон комитетың белән безгә кушылырсың әле.

-Бик мөмкин, – диде Ильяс, чыгып киткәндә.

Мөселман солдатларының һәм офицерларының гарнизон җыелышында подпоручик Ильяс Алкинны хәрби комитетның рәисе итеп сайладылар. Гарнизонда аңардан өлкән офицерлар да бар иде, әлбәттә. Ләкин татар солдатлары, шаулашып, Алкинны яклады, кайсылар чыгып, аның шәфкатьле булуын, кайсылары тәвәккәллеген мактады. Тәвәккәллек бар иде анысы, күп офицерлар бу урынга омтылмады да – кайдан беләсең хәлнең кайсы якка үзгәрәсен? Андый чакта күзгә бик бәрелмәвең яхшы – ә Ильяс Алкин тәвәккәлләде. Йә пан, йә пропал!

Башларга кирәк. Башлагач, эш китә ул. Комитетның төп максатымилли гаскәр төзү иде. Казанда бу эш җайга салынды. Фронттагы частьлардан да мөселманнарны (асылда татар белән башкорт солдатларын, чөнки кырым татарлары, Төньяк Кавказ халыклары, аз санлырак булу сәбәпле, элитар частьларда хезмәт итә, ә Төркестан халыклары, гомумән, империягә кушылганда булган шартнамә сәбәпле, Россия армиясенә алынмый, 1916 елда тыл эшләрендә файдаланырга дип фәрман булгач та, фетнә күтәргәннәр иде) аерып, полкларга тупларга кирәк иде. Моның әһәмиятен иң әүвәл татар солдатларына, офицерларына аңлатырга кирәк! Шуның өчен фронтларда таратырга «Татар полклары нигә кирәк?», «Комитетларны ничек оештырырга?» дигән рисаләләр нәшер иттеләр. Милли полклар туплар өчен ышанычлы, белемле кешеләрнең һәр фронтта мөселман комитетларын төзүе кирәк. Андыйлар унтер-офицерлар арасында күп булып чыкты. Өлкән офицерларның да күбесе аларга хәерхаһ иде, ләкин алар эре, кибарь, шул дәрәҗә белән солдат байгышларны да җәлеп итеп, комитетлар төзеп йөрмәс бит инде. Шулай да бер йодрык булырлык татар гаскәре төзеп булачагына Ильяс Алкин ышанды. Әлеге эшкә Литва татарларыннан булган офицерлар теләп кушылды. Аларның ата-бабалары ук борынгыдан хәрби булган, нәселләре Алтын Урданың сугышчан морзаларына, бәкләренә, угланнарына тоташа, телләрен күптән җуйсалар да, татар рухын күңелдә саклаганнар; аларның кайберләре Казанның үзендә үк хезмәт итә иде.

Казан Рәсәйдәге иң эре хәрби округның мәркәзе, әлеге округ ун губерна, ике өлкәне колачлый. Округ биләмәсендә миллион тирәсе хәрби санала. Казанның үзендә генә дә илле мең хәрби хезмәт итә, шуларның ике меңнән артыгы – офицерлар. Комитетта киңәшкәннән соң, полковник Әкрәм Биглов, исемлек тулы папкаларга учы белән сугып:

​​​​​​​-Берничә татар полкы оештырырга мөмкин! – диде.

Вакытлы хөкүмәт белән араларны җайга салу кыен иде, анда татар полклары оештырганга кул чабып тормыйлар, әмма ачыктан-ачык тыярга да базнат итмиләр, көч-куәтләре җитенкерәми. Аннары Вакытлы хөкүмәттә дә әллә ничә фирка, фирка эчендә әллә ничә төркем, кайсылары комитетның эшенә сиздерми генә ярдәм дә итә. Кем белә, кирәге чыкса, шул татар полкларына таянасы булыр?

Шулай очынып йөргәндә, Мәскәүски урамында Ильяс Мулланур Вахитовны очратты. Мулланур аңардан ун яшькә олы, якыннан аралашканнары юк, шулай да бер-берсен үз итәләр бер институт шәкертләре бит. Политехлар! Дөрес, Мулланур анда ике-өч ел укыгач, психоневрологик институтка күчкән, соң Ильяс үзе дә армиягә алыну сәбәпле политехны тәмамлый алмый калды бит.

Мулланур каядыр Пермь ягында туган. Кунгурдамы соң... Татарча яхшы гына сөйләшсә дә, уку-язуы урысча. Иҗат белән дә шөгыльләнергә ярата. Петербургта чакта «Мусульманская газета»да хәтта берничә шигыре дә чыкты бугай. Ул Ислам динендә гаделлекнең иң югары хәзинә буларак икърар ителүе турында яза, социализмны Исламның хәзерге заманга ярашкан бер формасы дип саный. Кыскасы, ул ислам социализмы тәгълиматын уйлап чыгаручы иде, ахрысы. Аңа кадәр берәрсе бу охшашлыкны күрмәгән булса инде.

Соңрак, июнь аенда, Казан губернасының мөселман игенчеләре корылтаенда Мулланур Вахитов үзенең нотыгын хәдистән башлаган иде:

Мөхәммәд галәйһи әссәламнең хәдис аша безгә килеп җиткән сүзләрен искә төшерик: яхшы гамәл – оҗмах ачкычы. Без бирегә игелекле ниятләр белән җыелдык. Һәммәбезнең калебендә Ислам диненең нуры сүрелмәсен!

Аһ, ничек кул чаптылыр аңа шул чакта. Сөйли белә иде Вахитов! Оратор! 

Эш башында торыр өчен туган. Вакытлы хөкүмәтне гади игенчегә аңларлык итеп тетеп ташлады ул шул чакта. «Алар сугышны тәмамларга җыенмый,- диде ул, ярсып. – Алар Төркияне тар-мар итәргә, мәчетләрен хур итеп, манараларга тәре утыртырга хыяллана. Безгә кирәкме андый сугыш? Үз дин кардәшләребезгә каршы сугышырга телибезме? Юк! Шуңа күрә әлеге корылтайда сугышны туктатуларын таләп итик».

Ә җирне гади игенчеләргә бүлеп бирергә өндәвеннән соң корылтай Мулланурның учында иде инде. Аңа ияреп, җир читенә дә барырга каршы түгел иде һәрберсе.

Мулланур йөзгә чибәр булса да, күзгә бәрелеп торган кеше түгел иде үзе. Җыйнак гәүдәле, уртадан тәбәнәгрәк буйлы, бик җәһәт кеше – атлаганда да йөгереп йөргәндәй тоела. Ильясның кулын кысып:

​​​​​​​-Әссәлам, әссәлам, Ильяс морза! – диде. – Бик кирәкле эш башлагансыз икән. Дөрес! Милли гаскәр безгә кирәк була. Ләкин гаскәр корал гына ул. Аңа сәяси җитәкче кирәк. Идея! Сез кемгә буйсынасыз? Туктаровның Мөселман комитетынамы? Аларга гаскәр кирәкми. Мәктәп-мәдрәсәдән ерак китә алмый алар.

Мулланур, Ильяс Алкин кебек үк, Фуад Туктаровны җене сөйми иде.

-Аты булса, җайдагы табылыр, – диде Ильяс.

-Ә ник үзеңә үк җайдак булмаска?

Ильяс, сынап, Мулланур Вахитовның күзенә карады. Нәрсә әйтергә тели ул? 

Җайдагы – гарнизон комитеты, сәяси җитәкчелек шуңарда. Мулланур, көлеп, Ильясның җилкәсенә орынып алды

-Дөрес! Кыскасы шул, без иптәшләр белән Мөселман социалистик комитеты төзергә уйлыйбыз. Сиңа бүген чакыру кәгазе дә җибәргән идек, алмагансыңдыр әле. Иртәгә оештыру җыелышы уздырабыз. Бик мөхтәрәм кешеләр булачак. Яшьләр! Бер мин карт. Кил! Син бит минем кебек үк Питер социалисты. Милли социалист

-Тәвәккәл таш яра!

-Аңладым. Үзебез дип торабыз, дисең инде. Ләкин мәсьәлә зур. Үзеңә генә кыенга туры киләчәк. Анда бар, әлбәттә, Биглов кебек акыллы офицерлар. Тик аларның сәяси платформасы анык түгел. Хәлиткеч моментта каушап калулары мөмкин. Ә безнең татар нәрсә ди?

Менә шулай итеп, Ильяс Мулланур Вахитовның аркадашы, фиркадәше булып китте. Кем уйлаган бит юлларының шулай тиз аерыласын! Иң якын көрәштәшләр арасында Мирсәет Солтангалиев тә бар иде. Әминә Мөхетдинова хатын-кызлар бүлеген җитәкләде.

Оешуына озак та үтмәде, җәй башында ук, МСК тупраклы мохтарият мәсьәләсен күтәрде. Алар барысы да киләчәктә Россияне федератив республика итеп күрәләр иде. Тик татар мохтарияте нинди чикләрдә төзеләчәк, анда нинди халыклар керер, җөмһүриятнең исеме нинди булачак- бу турыда төгәл генә уртак фикер юк иде

-Территориаль автономия генә мөселманнарның барлык ихтыяҗларына җавап бирә ала. Бу безнең тарихтан ук килә. Беләсегез килсә, Болгар дәүләте үзе үк федерация булган. Анда патша бар халык белән үзе турыдан-туры идарә итмәгән, бәкләрнең биләмәләрендә үзидарә булган, ә тышкы сәясәт белән мәркәз шөгыльләнгән, – дип сөйләгән иде Вахитов бер җыелышта. Хәзер ул сүзләрне искә төшергән саен Ильяс көлемсерәп куя. Әлбәттә, Мулланур төрле аудиториядә төрлечә сөйли белә иде. Милли хисләрдә уйнарга теләсә, урта гасырларга кайтып килергә дә күп сорамый.

-Безнең халык кайчандыр дәүләтле булуын оныткан! Оныттырганнар. Иң беренче безнең максат татар йөрәгендә горурлык хисе уяту! Горурлык! – Һәм ул, җыелышка килеп, аларны күзәтеп утыручы большевик Карл Грасиска утлы карашын кадап, урысчага күчте: – Главная задача Мусульманского социалистического комитета заключается в том, чтобы толкнуть многомиллионные массы мусульман произвести национальную революцию, чем, вы, большевики, не интересуетесь.

Надо менять сознание нашего народа, восстановить прежнюю гордость, надо влить в его душу сознание своей великой силы. Без этого народ никакой революции не сделает. Я ещё раз повторяю, мы внутренне готовы к социализму, потому что в каждом из нас отблеск идей панисламизма, который подготовил для социализма сердца и умы.

Большевикларга кушылганчы, Мулланур Вахитовның чыгышлары шундыйрак була иде (хәер, кушылса да, ул алар партиясенә кермәгән), һәм ул үз юлының хаклыгына ихлас күңелдән ышанды. Шул максатта ул большевиклардан файдаланырга теләгән иде дә, тик тегеләре хәйләкәррәк, мәкерлерәк булып чыкты, алар аны гына түгел, аның эзеннән киткән Мирсәет Солтангалиевне дә, файдаланганнан соң, тарих чүплегенә ыргыттылар.

Ильяс көрсенеп куйды. Дувал артында үзбәкнең сузынкы җыры ишетелә калды.

-Бигрәк моңлы инде бездә җырлар, – диде Луиза

-Язмышың нинди, җырың да шундый! – Ильяс, елмаеп, кызга карады:

-Хәзер бит җырларыбыз да дәртле, уенчак – заманага ярашлы. Дөрес әйтәмме?

-Әйе, дөрес, бәхетле заманда яшибез!

-Аларның барысы да шул турыда хыялланды, диде Ильяс, Мулланурларның, Мирсәетләрнең ачы язмышын уйлап.

-Кемнәр? – дип аптырый биреп сорады кыз.

-Юк ла, үз-үзем белән сөйләшә торган начар гадәтем бар

-Минем дә беләсем килә, әйт инде, Ильяс абый?! Үтенәм..

-Мулланур Вахитовны искә төшергән идем.

-Мулланур Вахитовны?! Син мине торган саен шаккатырасың, Ильяс абый!

-Әйе, бер ара без аның белән бергә эшләгән идек.

Ул тагын үз уена чумды. Луиза да бүтән эндәшмәде, нинди уйлар өермәсе бөтереп алганын аңлады бугай, өйгә кайтып җиткәнче сүз катмады, күңеленә тыкшынмады...

 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 11,2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: