Логотип Казан Утлары
Роман

Гөләйза. Татарларның мәңгелек хыялы

Менә бу изге Коръәнгә дә Әкълимә әбинең күз нурлары сеңгәндер, яшьләре  тамгандыр, ул тау куышларында качып баласын тапканда, бу Коръән дә аның янында булгандыр, мәҗбүри чиркәүгә куылганда, изге китапны күкрәгенә яшергәндер... И Раббым, инде хәзер Гөләйзаны да шушы юл, шушы язмыш көтәме? Бер айдан нәрсә булыр?

Романның башы монда.

Гөләйза хәзер генә, бөтен күкрәге белән тын алып, тирә-ягына карады, мондагы зур матур йортларга, урам тулы кешегә, чаптырып үткән атларга шаккатты, аның шәһәрне беренче күрүе иде. Монда өйләр дә, кешеләр дә бөтенләй башка төрле икән, йортлар күбесе таштан, араларында агачлары да күренә, ә кешеләр үзләрен бик иркен тоталар, алар авылындагы кебек түгел. Күбесенең киемнәре, сөйләшүләре дә татарча түгел, болар урыслардыр инде – хатын-кызлары биле бөрмәле бишмәтләрдән, яхшы туннардан, ирләренең өстендә биле пута белән буган постау казакилар, җонлы бүрекләр. Ара- тирә татарлар да очрый, алары күбрәк ир-атлар – башларында кырпу бүрек, өсләрендә кайсында кайры тун, кайсында сырган бишмәт, аның өстеннән озын җилән киеп куйганнары да бар. Барсының да аякларында киез итекләр, таякка таянган картлар да очрый, урамда татар хатын-кызлары юк диярлек, булсалар да, ирләре белән бергә генә...
Ул арада яралы бәгырьләрне телеп, күзләргә бәхет яшьләре китереп, тирә-юньгә азан тавышы яңгырады, ул әллә күктән, әллә җир астыннан, әллә кар каплаган урман-кырлардан ишетелә иде... Бу – могҗиза иде, урыс шәһәре дип йөрткән бер урында, татарлар ут һәм кылыч аша уздырылган җирдә, чукынмас өчен бозлы суларга ябышып каткан Чулман буйларында ... тагы азан тавышы яңгырады! Бу бит – татарлар яңадан монда әйләнеп кайткан, борынгы зиратлары алдында тез чүккән, мөселманнарның каны дәрья булып аккан урыннарда сәҗдәләргә китеп, алар рухына дога кылган, биредә мәчетләр салган, яңадан ислам байрагын күтәргәннәр дигән сүз! Бу бит җәннәтнең кәүсәр чишмәсеннән мәңгелек әбелхәят суын эчкән милләт исән, милләт яши, милләт бер Аллаһка гыйбадәт кыла дигән сүз!
Менә мәчет янына да килеп җиттеләр, атны ишегалдына алып кереп туктаттылар. Аның өстенә палас ябып, үзләре тун-толыпларын алып, балаларын күтәреп, мәчет эченә үттеләр, биредә икенде намазына халык җыела башлаган иде. Алар ишектә күренүгә, каршыларына ак сакаллы хәзрәт атлады, ул Ишмөхәммәтнең җилкәсе аша артыннан кемнәр килүен карады, хатын-кызларны күреп, җиңел сулап куйды, битләрен сыпырып, дога кылды. Хатын-кызлар, балаларын күтәреп, шунда ук намаз бүлмәсен бүлеп куйган чаршау артына кереп киттеләр, ирләр бер-берләре белән күрешеп чыктылар.
– Аллага шөкер, Раббыма мең шөкер – кызың иректә икән, Ишмөхәммәт кордаш! – диде хәзрәт. – Без монда көне буе аңа һәм оныкларыңа догада булдык, алар өчен ут йоттык, Аллага шөкер, алып калмаганнар!
– Бер айга мәхкәмәне кичектерделәр, хәзрәт! Очы-очка ялганмый, урынга барып, поп белән мулладан да сорарга, чиркәү һәм метрика кенәгәләрен тикшерергә кирәк, диделәр.
– Тикшерсеннәр, бер ай да тикшерсеннәр, бер ел да актарсыннар – берни тапмасалар, инша Аллаһ! Хәзер иң кадерлесе – кызың иректә, оныкларың чукындырылмады! Аллаһның рәхмәте инде бу...
Мәчеткә җыелган халык моңа бик куанды, бу хәл бөтен Чистай өчен, юк, бөтен өяз өчен зур вакыйга иде! Әле судның моңа кадәр үз дигәнен эшләми калганы юк иде, алар тырнагыннан исән-имин котылган кеше аз, ә менә бер татар хатынына тешләре үтмәгән! Аллаһ аны ул явызлар кулына бирмәгән. Шундый сөенечле уйлар белән намазга бастылар, тәннәре һәм җаннары белән сәҗдәгә китеп, Аллаһны олыладылар, Аңа рәхмәтләрен әйттеләр. Хатын- кызлар намазларын чаршау артында, имамга оеп укыдылар, балалар исә җылы толып эчендә арып, изрәп йокыга киткәннәр иде... Намазны тәмамлап, догалар кылгач, тагы бераз сөйләшеп утырдылар, аннан Ишмөхәммәт юлга җыена башлады.
– Якты күздә без кузгалыйк инде, җәмәгать, – диде ул. – Ярты юлда Актауга кереп кунарбыз дигән идек... Безнең өчен шулай борчылганыгызга, кылган догаларыгызга, теләгән теләкләрегезгә зур рәхмәт, бу гамәлләрегез үзегезгә изгелек булып кире кайтсын! Әле безнең дә эш башлана гына, сезнең ярдәм, сезнең догалар алга таба да бик кирәк булачак...
Чаршау артыннан хатын-кызлар да чыкты, юлга әзерләнә башладылар. Шулчак Ишмөхәммәт янына урта яшьләрдәге, нык бәдәнле, олы гәүдәле, яхшы бәрхет җилән һәм кара бәрхет түбәтәй кигән ир-ат килеп басты, аның әйтер сүзе бары күренеп тора иде.
– Мин Мөслим авылыннан Исмәгыйль морза булам, – диде ул. – Хәзер гаиләм белән Чистайда яшим, биредә сәүдә итәм, авылда да җирләрем бар... Бүген безнең мосафирыбыз булсагыз, җәмәгатебез белән шат булыр идек, безгә дә савап эшләргә мөмкинлек туар иде.
Бу көтелмәгән тәкъдимнән Ишмөхәммәт аптырабрак калды, Чистайның зур байларыннан саналган Исмәгыйль морзага ни дип җавап бирергә дә белмәде. Шулчак сүзгә хәзрәт тә кушылды.
– Мин дә сезне бүген бик теләп үземә кунарга чакырыр идем, Исмәгыйль морза өлгеррәк булып чыкты, – диде ул. – Без инде сөйләшеп-киңәшеп куйган идек – мәхкәмәдә эш ничек кенә тәмамланса да, сезне кунарга биредә калдырырга, дип. Инде болай уңай да тәмамлангач, бергә җыелып гәпләшеп утырырга, сөбхәт корырга бигрәк тә форсат бар.
– Сезне мәшәкатьләү булмасмы соң, Исмәгыйль энем?
– Нинди мәшәкать ди, Ишмөхәммәт әзи?! Өем иркен, күңелем киң, җәмәгатем мосафирпәрвәр! Сезнең кебек дин-ислам өчен авырлыклар күргән кешеләрне кунак итү безгә савап кына!
– Ярар, алайса, энем, килештек... Үзебез дә, сабый балалар да бик арыган идек бүген, төнгә каршы Актауга ничек кайтып егылырбыз, дип тора идек... Аллаһ менә сезне сәбәпче итте монда тукталырга, зур рәхмәт!
Исмәгыйль морзаның өе мәчет янында гына икән, җәяүләп кенә шунда киттеләр, ирләр ахшам намазына мәчеткә килергә, халык белән шунда бераз сөйләшеп-киңәшеп алырга, дип килештеләр. Исмәгыйль морзаның йорты ике катлы булып, асты – таш, өсте шыңгырдап торган агачтан иде, югарыда әле курчак өедәй чарлак-балконы да бар. Аста аларның үз кибетләре икән, анда чәй-шикәре, тозы, ите-мае, икмәге, тәмле-төмлесе, кипкән җимеше, тагы әллә нинди ят ризыклар сатыла, шулай ук йорт кирәк-яраклары да бар. Өстә исә Исмәгыйль морзаның ишле гаиләсе яши, олыларның һәм балаларның 
бүлмәләре аерым, алар затлы җиһазлар белән бизәлгән, диварларда һәм идәннәрдә йомшак келәмнәр, аларга аяк белән басарга да куркыныч иде. Киң агач баскычтан менгәндә үк, каршыларына Исмәгыйль морзаның хатыны чыкты, Гөләйза белән Гөлзаданың кулларындагы әйберләрне алып, аларны үзе белән өскә алып менеп китте, ирләр исә кибетне карый калдылар.
Гөләйзаның гомерендә дә мондый матурлыкны күргәне юк иде, ул үзен җәннәт бакчасында кебек хис итте. Кыш көне булса да, зур залда идәннән түшәмгә хәтле биек гөлләр үсеп утыра, аларның кайберләре шау чәчәктә, бу истән башлар әйләнә... Диварлар буйлап агачтан сырлап эшләнгән биек тартмалар тезелеп киткән, аларның пыяла ишекләре артында калын-калын китаплар күренеп тора. Түрдә, иң кадерле урында – Коръән китабы, затлы урындыкларда намазлыклар өелеп тора, шунда ук дисбеләре дә... Тәрәзәләрдә аллы-гөлле пәрдәләр, өрфия челтәрләр, өстәлдә чиккән ашъяулык, аның өстендәге матур савытта кипкән җимешләр өелеп ята... Әле караңгы төшмәсә дә, бүлмәләрне бәллүр шәмдәлләр яктырта, диварның дәвамы кебек итеп салынган киң, ак мичтән җылы бәреп тора. Гөләйзаны иң гаҗәпләндергәне – читлекләрдә сайрап утырган сәер кошлар булды, аның мондый хәлне гомерендә дә күргәне юк иде.
Кунакларга зур аерым бүлмә бирделәр, монда элеккеге тәртип буенча киң сәке дә, шул ук вакытта заманча карават-өстәлләр, урындыклар да бар иде. Балаларны, толып эченнән чыгарып, сәкегә салдылар, көне буе кулда булганга, алар арып йокыга киткән иде. Хатын-кызлар да үзләрен бераз тәртипкә китерделәр, көндезге кичерешләреннән һәм тетрәнүләрдән соң алар да хәлдән тайган, әмма барыбер шат иделәр. Хуҗабикә тиз генә ирләргә һәм хатын- кызларга аерым табын әзерләде, аның ашы пешкән, чәе кайнаган, өстәле тулы ризык иде. Хуҗабикә дә, ире кебек, Мөслим авылыннан икән, Хәлимәбану исемле, кул астында буй җиткән кызлары булышып йөри, хезмәтчеләре дә бар. Ирләр, ашап-эчкәч, яңадан мәчеткә киттеләр, чөнки анда ахшамга кадәр халык белән очрашып-сөйләшеп аласы бар иде, хатын-кызлар исә үз бүлмәләренә җайлап урнаштылар. Хәлимәбану кунаклар өчен мунчасын да өлгерткән икән, юлдан һәм мәхкәмәдән алҗыган хатын-кызлар, ирләр мәчеттән кайтканчы, юынып чыгарга да өлгерделәр. Аннан сәке өстенә җиз самавырларны утыртып, тагы чәй эчтеләр, тагы үз хәлләре турында сөйләшергә тотындылар.
– Бөтен Чистай мөселманнары сезнең өчен догада булды, – диде Хәлимәбану, Гөләйзаның кулларыннан тотып. – Инде, Раббым, бу кяферләрнең явызлыкларыннан бөтенләй котылырга насыйп итсен! Бигрәк җаннарына тиделәр бу бичара мәкруһларның! Алар күргәннәрне дошманыңа да күрергә язмасын!
– Әйтерең бармы, Хәлимәбану абыстай! – диде Гөлзада. – Безнең як кешесе булгач, син беләсең инде – көчләп чукындырылмаган бер авыл калмады бит, татары-мишәрен, чувашын-чирмешен рәттән чукындырып йөрделәр. Һәр нәселдә диярлек шушы кара тамга бар, инде балаларыбыз, оныкларыбыз да шуннан зарар күрә...
– Менә сез мөселман булып кала алгансыз бит, Хәлимәбану апай, – дип, Гөләйза да сүзгә кушылды. – Урыс арасында курыкмыйча рәхәтләнеп үз динебезне тотып яшәп ятасыз. Безгә дә шул көннәр килерме икән?
– Килер, акыллым, һичшиксез, килер, дин-ислам хакына бу хәтле күргән газапларыгыз бәрабәренә Аллаһ нәселегезгә барыбер иман бәхете бирер! Аллага шөкер, ул вакытларда безнекеләргә чукындыру давылы кагылмаган, ирем ягы да, минекеләр дә бу афәттән ничектер читтә кала алганнар. Аннан, мишәр морзаларының патшаның үзеннән бу җирләр белән идарә итәргә ярлыклары бар бит, попларның андый күренекле кешеләргә куллары күтәрелмәгәндер.
– Әйе, безнең Шонталада да морза нәселләре исән-имин калды, аларга кагыла алмадылар. Әмма мәкруһларга ярдәм итәсез, аларны исламга кайтырга котыртасыз, дип, бу морзаларны да гел гаепләп торалар...
– Монда да шул ук хәл, Гөлзада апай! Минеке, Исмәгыйль морза, Чистайда икмәк сәүдәсен, ит-май, тире-яры эшләрен үз кулында тота, казнага зур салымнар түли, әмма аңа да тынгы юк, борын төпләрендә яшибез бит... Үзе дә тик тормый, бу мәкруһлар буенча кая гына язмады, кем белән генә сөйләшеп карамады, Әби патша дин иреге дигәч, нигә аларга яңадан исламга кайтырга рөхсәт юк, дип күзләренә терәп сорый. Поплар бер дә яратмыйлар үзен, әмма аңлаган урыслар да бар. Биредә бит ярты Чистай – куылып-качып килгән иске дин урыслары, алар башка төрлерәк – безнең мәкруһ керәшеннәр кебегрәк – чиркәүгә дә йөрмиләр, чукынмыйлар да, тәре дә такмыйлар, икона-такталарын да тотмыйлар...
– Абау, шундый урыслар да бармы? Аларны ничек өтермәнгә япмыйлар соң?
– Алар да күпне күргән – чиркәүгә буйсынмаган өчен, утта да яндырганнар, суга да батырганнар, төрмәләргә дә япканнар, хәзер дә ил буйлап качып йөриләр, чит илгә чыгып китүчеләре дә байтак икән... Әмма аларның бер өлеше динен яшерә, алар янында алар кебек булырга мәҗбүрләр, ди... Ирем әйтә, бүгенге мәхкәмә казые да шул иске дин урысы иде, ди.
– Әйтәм аны башка төрлерәк иде! Ниндидер кызгану бар иде аның карашында... Ә Биләр побы ерткыч җанвар кебек ташланды өстебезгә, кодрәтеннән килсә, шунда ук бәйләп салып чукындырасы иде барыбызны да! Алла саклады инде ул явыздан, аны яңадан күрергә язмасын!
– Әйе, Гөлзада апай, шушының белән бетсен иде инде!
– Бер айга, дип әйттеләр шул, Хәлимәбану апай! – диде Гөләйза, судтагы хәлләрне искә төшереп. – Авылдагы мулла белән поплардан сораштырасылары икән... Аның мулласы безгә каршы сөйләмәс инде, ә побына бернинди ышаныч юк, эчеп ята торган бер кеше, диләр.
– Ирләр берәр нәрсә уйлап табар әле, сеңлем, шуны киңәшәләр бит! Сине һәм балаларыңны күрәләтә ул явызлар кулына биреп җибәрмәсләр, Аллаһ моны ирекле кылмас! Юк, кылмас!
– Амин, шулай була күрсен! Безгә дә сезнең кебек үз динебезне курыкмыйча тотарга, балаларыбызга да шуны әманәт итеп биреп калдырырга язсын!
Шулай дип дога кылдылар, ул арада ахшам вакыты да кергән иде, бергәләп намаз укып алдылар. Хәлимәбану ирләр кайтасына тагы табын әзерли башлады, мондый утырышулар аларда еш була, дин-милләт өчен күп кенә мөһим эшләр шушында хәл ителә иде. Гөлзада исә, оныкларын кочаклап, изрәп йокыга китте, аның бүгенге көне ярты гасырлык гомеренә тиң иде... Әнисе һәм балалары йокыга киткәч, Гөләйза Актауда Нәчтүк биргән Коръән китабын кулына алып утырды. Кыр Шонталасында яшәгәндә, Гөләйза абыстайга йөреп, Коръән укырга өйрәнде, аларны беркем дә кире бормады, югыйсә керәшеннәргә ислам динен өйрәтү ул вакытта да катгый тыелган иде. Әмма муллалар да, абыстайлар да моңа карамады, керәшен балаларына ислам динен өйрәтүне үзләренең изге бурычлары, дип санадылар, аларга кечкенәдән иман орлыклары салып калдырырга тырыштылар...
Менә бу изге Коръәнгә дә Әкълимә әбинең күз нурлары сеңгәндер, яшьләре  
тамгандыр, ул тау куышларында качып баласын тапканда, бу Коръән дә аның янында булгандыр, мәҗбүри чиркәүгә куылганда, изге китапны күкрәгенә яшергәндер... И Раббым, инде хәзер Гөләйзаны да шушы юл, шушы язмыш көтәме? Бер айдан нәрсә булыр? Гөләйзага да, Коръәнен күкрәгенә яшереп, кар өстеннән яланаяклап чиркәүгә өстерәлеп барырга туры килмәсме? Раббым, шул көннәрне күрсәтмә! Раббым, андый аянычлы язмыштан үзең сакла... Раббым, бу изге китабыңны нәселемә дә әманәт ит!
Ул арада мәчеттән ирләр дә кайтып керде, чөнки анда төрле кеше бар, кайбер нәрсәләрне ачыктан-ачык сөйләшеп булмый иде, ә сөйләшергә кирәк! Алга таба милләткә, өммәткә нишләргә? Бөтенесен дә чукындырып бетергәнне көтеп утырыргамы, әллә теге вакытлардагы кебек күтәрелеп караргамы? Дөрес, менә бу абруйлы, акчалы морзаларга, рәсми дин әһелләренә тимиләр хәзергә, әмма халык кан елый бит! Кая барып бәрелергә, кемнән ярдәм сорарга белми? Илең булмасын, дәүләтең булмасын, патшаң булмасын, гаскәрең булмасын, шуның өстенә, баш очында һәрвакыт балта күтәреп басып торсыннар! Юк, милләт озак түзә алмас бу хәлләргә, әнә, халыкның да бер өлеше, язмышы белән ризалашып, чынлап керәшен булып китте инде. Бер өлеше, менә бу бичара авыл хатыннары кебекләре, әле тарткалаша, иманы өчен көрәшә, әмма алар да япа-ялгыз бит!
Бу кичтә Исмәгыйль морзаларга Чистайның иң абруйлы татарлары җыелган иде, хәтта сукыр Гомәр абызны да алып килгәннәр. Олы як, диндарлар чалма- чапаннардан, морзалар затлы бәрхет җиләннәрдән һәм кырпу бүрекләрдән, яшьрәкләр исә түбәтәйләрен кырын салганнар, аксакаллар сүзен тыңларга җыенганнар. Кичке табынны зур һәм иркен итеп, идәнгә әзерләгәннәр иде, чөнки картларга шулай җайлы, алар гомер буе шуңа өйрәнгән. Көне буе эштә, сәүдәдә булган ир-атлар кайнар шулпасын да, табагы белән елкы итен дә ялындырмыйча гына ашап куйды, өчпочмагы, гөбәдиясе белән чәй эчтеләр, соңыннан кулларын күтәреп дога кылдылар, Гомәр абыз Коръән укыды. Болардан соң барысы бергә ястү намазы укыдылар, ул арада асрау кызлар табынны җыеп алды, инде иркенләп сөйләшергә дә була иде.
Гомәр абыз Байбәк – инде туксан яшьләрдәге мишәр карты, Чистай шәһәренә беренче булып күчеп килгән татарлардан. Ул да морза нәселеннән, Татар Талкышы, Яңа Усман авылларында зур җир биләмәләре бар, тегермән тота, Чистайда исә ашлык сәүдәсе белән шөгыльләнде. Улы Яһүдә Мөслим авылы мәчетендә имам, шул ук вакытта өязнең ахуны да булып тора. Чистай мәчете имамы Әхмәт Халит, аның ярдәмчеләре Габделгафур һәм Габделхәким хәзрәтләр дә бүген биредә. Соңыннан халык арасында Закир ишан Чиставый дип дан алачак Мөхәммәтзакир Габделваһһаб улы Камали да монда, ул зур сәүдәгәр дә, дин әһеле дә... Шулай ук биредә зур сәүдәгәрләр – Тумашевлар, Канзафаровлар, Атнагуловлар, Таишевлар, Курамшиннар, Урманчеевлар, Уразгилдеевлар да бар... Алар барысы да морзалар, авыллары, җир биләмәләре дә шушы тирәләрдә, кайберләре әле һаман авылда яшәвен дәвам итә, әмма Чистай кешесе булып хисаплана. Бу йомышлы татарларның, дәүләт крестьяны булудан туктап, шәһәр сәүдәгәре-купец һәм мещан катламына күчүләре хөкүмәт өчен дә, морзаларның үзләре өчен дә файдалы иде. Бер яктан, шәһәргә акчалы татарлар килеп, аны биредә әйләнешкә кертеп җибәрсә, икенче яктан, әлеге йомышлы татарлар, шәһәр кешесе булганнан соң, үзәкләренә үткән лашманлыктан котылалар иде.
Әмма бу мөселман-татарларны берләштерә торган тагы бер яшерен нәрсә 
бар иде, ул – суфыйчылык, ягъни, аларның барысының да диярлек Нәкышбәнди тарикатендә булулары. Бу хәрәкәт бигрәк тә көчләп чукындыру елларында, башка чарасы булмаган татарның явызлыкка каршы җавабы иде. Татарның үз күңел төрбәсенә качып булса да, яшәүгә өметен саклап калырга тырышуы иде... Шул ук вакытта җыелышып, бу авыр заманнар үтәр әле, Аллаһ безнең догаларыбызны ишетер, ярдәмгә ислам гаскәрен җибәрер, татарны коткарырга төрекләр килер, фарсылар-гарәпләр килер, дип, зекер әйтеп, үз-үзләрен дә, бер- берләрен дә юатырга омтылулары иде... Аларның остазлары, шәех-ишаннары халыкны Болгар-Биләр дәүләтләрен яңадан торгызырга дәртләндерде, әлеге суфыйлар кяфер илендә ислам дәүләте төзибез, дип хыялландылар, хәтта ки моңа омтылышлар да ясап карадылар. Бу хәлләр Әби патша заманында булды, һәм бу эшләрнең башында Морадбакый исемле мишәр абызы торды... Ул үзе нәсел чыгышы белән шушы яклардан – Чулман аръягындагы Балык Бистәсе төбәге Күгәрчен авылыннан иде, хәзер Самар якларында яши икән.
Әйе, Гомәр карт та яхшы хәтерли аны, ул чагында япь-яшь егет иде әле Гомәр... Рәсәйдә патша алмашынып, мөселманнарга бераз ирек килгән вакытлар иде бу. Шул чакта Әби патшаның дин иреге турында әмере чыкты, бу татар дөньясы өчен күптән тилмереп көткән азатлык кояшы кебек тоелды. Җимертелгән, татарсыз калган Болгар-Биләрләр искә төште, басып алынган һәм урыс кереп тулган милли мәркәз – Казан үзәкләрне өзде, муеннарына көчләп тәре асылган мөселманнар ярдәм сорап тилмерде. «Менә безнең дә заман килде, менә болгар-татарга да азатлык кояшы чыкты, менә без дә курыкмыйча үз динебезне тота алабыз!» дип куанды мөселманнар. Алар шунда ук оеша, аралаша башладылар, хөҗрәләреннән чыгып, татарның данлы вә шанлы чакларын хәтерләткән урыннарга агылдылар, ул җирләрне тезләнеп үптеләр, монда яңадан мөселман дәүләте торгызырга ант иттеләр...
Әйе, Гомәр морза хәтерли – ул елны Корбан бәйрәме май ахырына – июнь башларына туры килде, 1769 еллар иде бу... Алдан ук киңәшеп, бәйрәмне Шәһре Биләрдә – Хуҗалар тавында уздырырга булдылар, Морадбакый абыз үзе килә икән, диделәр. Моңа бигрәк тә мәчетсез калган татар авылларында сөенделәр, керәшен мәкруһлары да курыкмыйча мөселман кардәшләренә килеп кушылды. Кичтән үк тирә-як авыллардан атлар җигеп, бала-чагаларны төяп, ризык алып, юлга кузгалдылар, чаласы корбанлыклар да аерым арбаларга бәйләп салынган иде... Һай, үзенә күрә дәртләндергеч тә, моңсу да, шатлыклы да, хәвефле дә күренеш иде бу! Элек тә шулай язгы кыр эшләреннән соң халык болын-кырларга чыгып, җыеннар уздыра, атлар чаптыра, батырлар мәйдан тота иде... Теге патшалар вакытында алар барысы да тыелды, татарларга хәтта бәйрәмнәре вакытында да бергә җыелырга рөхсәт булмады, хәтта Сабан туйлары да туктатылды. Һәм менә соңгы йөз елдагы тарихта беренче тапкыр, татарлар тагы кубарылып, дөньяга чыктылар, ата-бабалары дәүләт тоткан урыннарга баралар...
Төнне учаклар ягып, намазлар укып, зекер әйтеп, Хуҗалар тавында уздырдылар, борынгы заманнардагы кебек, чатырлар корып, шунда йокладылар. Иртән Хуҗалар тавы башында азан тавышы яңгырады, ул чатырлар белән тулган үзәннәргә, аларны чорнап алган имән урманнарына, Чирмешән буйларына таралды... Иртәнге азан тавышы моннан ерак булмаган урыс авылына да барып иреште, зыңгылдап, чиркәү тәреләренә килеп бәрелде, аларны урап үтеп, Шәһре Биләргә – Җәмигъ мәчете хәрабәләренә килеп тезләнде... И, Биләр, халык телендә – Бүләр, котып тарафында дөньяның үзәге 
саналган Бөек Шәһәр! Мең ел элек рәсми рәвештә ислам дине кабул ителгән, аңа кадәр дә мәчетләре булган, мәйданы дистә чакрымнарга сузылган, көмеш акчалар сугылган, Кол Галиләр яшәгән, «Кыйссаи Йосыф»лар язылган затлы таш кала! Дошман тарафыннан таланган, ак мәрмәр ташларың аяк астына салынган, мәчетләрең – чиркәүгә, кәрвансарайларың үләт базына әйләнгән ятим шәһәр! Син кичер безне һәм көт безне! Синең кебек үк таланган, мәсхәрәләнгән, әмма иманын җуймаган халкың бүген Биләренә кайту юлында! Йөзләрчә еллар коллыктан соң, ул сиңа изге дога белән кайта, инде китмәскә дип кайта...
Азан тавышы артыннан меңләгән татар да моннан мең ел элек ислам дине кабул ителгән изге туфракка тезләнде, очы-кырые күренмәгән рәтләргә тезелеп, иртәнге намазга басты. Гомәр морза да шушы халык арасында иде, ул шәех Морадбакыйдан ерак түгел, аның артында ук намаз укыды. Иртәнге намаздан соң Корбан гаетенә кадәр, кояш чыкканчы, шактый вакыт бар иде, Морадбакый абыз халыкка вәгазь белән мөрәҗәгать итте:
– Газиз милләттәшләрем, дин кардәшләрем! Аллаһ рәхмәте белән, менә без йөз елларга беренче тапкыр ата-бабаларыбыз дәүләт тоткан, ислам динен кабул иткән, беренче тапкыр тезләнеп намаз укыган җиргә җыелдык. Без дә биредә тезләнеп намаз укырга, Раббыбыз Аллаһны зекер белән искә алырга, халкыбыз өчен дога кылырга дип җыелдык, изге Корбан гаетенә килдек. Кайчандыр ата- бабаларыбызның Биләр-Болгар дәүләтләре тирә-яктагы бөтен кыйтгаларны һәм халыкларны берләштергән кебек, бүген дә бирегә Җаек һәм Себерләрдән, Идел һәм Сакмарлардан, Чулман һәм Сура буйларыннан милләтебез җыелды, монда болгар-мишәре вә татары да, башкорт-типтәрләр дә, нугай-кыргызлар да, хәтта ки ислам динендәге чуваш-чирмешләр дә бар, әлхәмдүлиллаһ, без бер өммәт – Мөхәммәд галәйһиссәлам өммәте! Биредә залим патшалар һәм әрхәриләр тарафыннан керәшенлеккә чыгарылып, көчләп чукындырылган, әмма иманнан язмаган, яшерен вә ачыктан-ачык ислам дине тоткан, шул сәбәпле күп газаплар күргән мәкруһ татарлар да бар. Бу хәтле күп халаек, дистә меңләгән татар вә башкорт, мөселманнар вә керәшеннәр, мәкруһлар Биләргә алдагы язмышлары турында бер ачык фәтва ишетербез, бергәләп бер дөрес юл табарбыз, дип тә өметләнеп килделәр. Һәм дөрес эшләделәр, ул сүз әйтеләчәк, ул юл күрсәтеләчәк, инша Аллаһ!
Үзегезгә мәгълүм – безнең ул фәтваны әйтерлек дин башлыкларыбыз, халкыбызны азатлыкка алып чыгарлык дәүләт ирләребез-падишаһларыбыз юк, Аллаһ безне, сынау өчен, вакытлыча алардан мәхрүм иткән иде. Әмма заманнар үзгәрә, халык уяна, үз дине, иманы өчен көрәшә, милләт хәрәкәттә, акыл ияләре бу аянычлы хәлләрдән чыгу юлларын эзли. Миңа, Ишали углы Морадбакыйга да, Аллаһы Тәгалә хикмәтле төшләр аша хәбәрләр бирә, халкыбызны иманга, азатлыкка өндәргә куша. Кара диңгездән – Ак диңгезгә шае, Татар дәрьясыннан – Боз дәрьясына кадәр төрки-ислам туфракларында яңадан үз дәүләтебезне торгызырга әмер бирә Раббыбыз! Кяфер коллыгыннан котылырга чакыра, үзебезнең хәрәкәт итүне көтә! Аллаһ ярдәме белән, мин бу турыда китаплар да яздым, болгар-татар биләмәләренең харитасын да ясадым. Кулымда – «Ахырзаман китабы», ул милләтнең азатлык байрагы булырга тиеш! Бүгенге көндә халкыбыз күңел төшенкелегендә, бу хәлләрдән чыгу юлын күрми, әмма чыгу юлы бер генә – Аллаһка кайту һәм шушы җирләрдә үз дәүләтебезне торгызу! Милләтебезгә башкача исән калу юлы юк!
Хуҗалар тавына җыелган халык җир тетрәтеп тәкъбир әйтә башлады, 
бу – гасырлар буе күрелмәгән хәл, ишетелмәгән сүзләр иде. Милләт башын күтәрде, як-ягына карады – бу аның туган туфрагы, бу аның ата-бабалары дәүләт тоткан урын, бу аның Ана-Ватаны иде! Һәм монда шушы халык хуҗа булырга тиеш иде! Гомәр морзаның да шул вакытта күңел күзләре ачылды, иманы куәтләнде, бәдәне ныгыды, ул үзен беркем дә җиңә алмас әкияти Алып батыр итеп хис итте. Кояш чыгып, бераз күтәрелгәч, Гает намазын укыдылар, аннан халык корбан чалырга таралды. Урыс авылларында керәшен булып яшәп, урманнарга барып, кача-поса корбан чалган, тотылган очракта, канга батырып кыйналган, җәзаланган татарлар бүген беркемнән курыкмыйча, бөтен шартын китереп, бер Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалалар иде... Мәчетләре җимертелгәч, кырларга чыгып, зиратларга кереп намаз укырга мәҗбүр булган татарлар бүген үзләре дәүләт тоткан шанлы җирләрдә беркемнән курыкмыйча гыйбадәт кылалар иде...
Ирләр үз эшләрен бетергәч, үзәнлектә әзерләнгән табыннарда чәйләп алдылар, хатын-кызлар исә зур казаннарда корбан итеннән шулпа пешерергә тотындылар. Чирмешән буйларына, куе имән урманнарына, хәтта урыслар яшәп яткан Биләр бистәсенә кадәр казаннардан тәмле ит исе таралды, татарлар хәбәре таралды... Һай, күңелле чаклар, мәңге онытылмаслык хатирәләр булган икән ул! Ит шулпасы пешкән арада, ирләр мәйдан ясап, бил көрәше башлап җибәрде, атлар урман юлы буйлап чаптырып китте, бала-чагалар колга урынына биек агач башларына үрмәләде – бәйрәм башланды! Кемдер кайдандыр кубыз- курай тартып чыгарды, кайсыдыр тирмә-чатырдан думбра-сорнай тавышлары яңгырады, картлар җыелып, зекер, карчыклар мөнәҗәт әйтте, яшь егетләр, каннары кызышканга түзә алмыйча, типтереп бии башладылар. Милләт бәйрәм итә иде! Чатыр тирәләрендә чулпылар чыңлады, җиңгәчәйләр яшь кызларга булачак кияү егетләрен күзләде, балалар яшел чирәм өстендә колыннар белән бергә ятып аунады – милләт бәйрәм итә иде...
Гомәр морза күбрәк Морадбакый абыз янында булырга тырышты, аның һәр сүзен, һәр хәрәкәтен хәтеренә сеңдереп барды. Морадбакый абыз да бу зур гәүдәле, лачын канатларыдай киң җилкәле, янып торган кара күзле мишәр егетен башкалардан тиз аерып алды, үзенә якынайтты, чөнки аңа уен-көлке түгел, хикмәтле сүз кирәк иде. Гомәр морзаның бик тә теге хикмәтле китапны укыйсы, һич югы тотып карыйсы килгән иде, әмма ул бер генә нөсхәдә булып чыкты. Морадбакый абыз ул китапны, күбәйтеп күчереп язу өчен, Казанга һәм Әстерханга җибәрәсен әйтте, әмма соңрак аның үзен дә, ярдәмчеләрен дә тотып алып, кул-аякларын богаулап, Петербургка озатулары билгеле булды, китапны да шунда юк иткәннәр икән. Әйе, Морадбакый Ишали улының, Болгар-Биләрләрдә корылтайлар җыеп, халыкны дингә, азатлыкка өндәп йөрүе карагруһ түрәләргә ошамаган, алай гына да түгел, котларын алган. Әле Батырша явы сүрелеп тә бетмәгән, менә тагы икенче мишәр мулласы мәйданга чыккан! Ырынбурдагы Сәгыйть бистәсе имамнарыннан тиз генә Морадбакый абызның китапларына бәяләмә яздырып алганнар, алар исә аны ислам динен бозучы итеп күрсәткәннәр. Бу бәя белән хәтта Екатерина патшабикә дә танышкан, Морадбакыйны тилелеккә чыгарган, акыллы кеше мондый әйберләр язмас, дигән, аны һәм юлдашларын, мәҗнүннәр, дип, кире туган якларына кайтарып җибәргәннәр. Хәер, «татарга үз дәүләте кирәк!» дигән кешене кем акыллыга санасын, аны йә тотып атканнар, йә тилеләр йортына япканнар... Бәлки Морадбакый абыз, төрмәгә утырмас өчен, башын шулай җүләрлеккә салгандыр, бәлки чыннан да чарасызлыктан, милләт хәсрәтеннән җиңеләя 
башлагандыр – бу турыда беркем дә дөресен әйтә алмый. Аннан соң – бөтен илне актарып ташлаган Пугач яулары, Морадбакый абызның ярдәмчеләрен, шушы фетнәдә катнашкан өчен, тотып алып җәзалап үтерүләр, барысының да яңадан иске эзенә төшүе...
Хәер, соңрак Морадбакый абызны эзләп тапты Гомәр морза, ул Богырысланнан ерак түгел Гали авылында яши булып чыкты, инде урын өстендә ята иде. Үлем көтеп ятса да, ул Гомәрне тиз таныды, «Биләр бөркете!» дип башыннан сыйпады, фатихасын бирде, бәйгатен тапшырды... Әйе, ул аңа: «Дин-милләт өчен көрәшне син дәвам итәсең, улым, – диде. – Мин синең киләсеңне белдем, төшемдә хәбәр иттеләр, шуңа күрә Аллаһтан бакыйлыкка күчүне бераз кичектереп торуны сорадым... Менә хәзер тыныч күңел белән китәм инде... Бу дөньяда төрлесен күрдем, әмма иманымны сатмадым, дошманнан да, үзебезнекеләрдән дә таландым, җүләргә чыгарылдым... Бу дөньяда, бу заманда дөрес сүзне әйткән кеше атакка тотылды, тилегә чыгарылды... Әмма дөрес сүзне әйтүчеләр, милләткә юл күрсәтүчеләр дә кирәк... Бәйгатемне сиңа тапшырам, улым, кулымны бирәм – миннән соң милләтне син иманга һәм азатлыкка өндә! Милләтне керәшенлектә калдырма – васыятем шул! Һәр татар, һәр мәкруһ өчен көрәш, кяфер чоңгылыннан чыгар! Болгар-Биләрне яңадан күтәрегез, аны ислам үзәгенә әйләндерегез, бу җирләрдә мөселман-татар дәүләте төзегез! Әмма моның өчен әле сезгә бик күп авырлыклар күрергә, бик күп югалтулар кичерергә туры киләчәк, Аллаһ бәхетсез милләтемә сабырлыклар бирсен һәм җиңү насыйп итсен иде...»
Әйе, Морадбакый абыз, чыннан да, Гомәрнең килүен генә көтеп яткан икән, шушы сүзләрне әйткәч, ул аның кулында тынычлап җан бирде, бу дөньядан шәһадәт кәлимәсен әйтеп, елмаеп китте... Дивана, мәҗнүн, дип даны чыккан ил карты милләтенә иң кирәкле сүзләрне әйтеп китте... Ул кисәткән авырлыклар һәм югалтулар да тиз килеп җитте, илдә тәхет алышу белән, тагы татарларга һөҗүм көчәйде, Болгар-Биләрләр күген тагы тәре шәүләсе каплады... Морадбакый абыз әйткән көннәр җитте...
– Әйе, оланнар, Морадбакый абыз әйткән көннәр җитте, – диде Гомәр морза, үз-үзенә сөйләнгәндәй. – Әби патшабикә биргән хөррият тә ярым-йорты гына булып чыкты, татарлар баш күтәрмәсен өчен генә безгә калҗа ыргыттылар. Бер караганда, дин иреге килде, икенче яктан, үз динеңә кайтырга ирек килмәде һәм, көрәшмәсәк, килмәячәк тә! Микулай патша дигәннәре башта әйбәт кенә башлаган иде, без иллеләп керәшенгә яңадан исламга кайтырга рәсми рөхсәт тә ала алдык, әмма бу эш тиз тукталды, хәзер андый рөхсәт юк һәм булмаячак та... Хөкүмәт безгә каршы эшли, моны яшереп тә тормыйлар, соңгы татарны чукындырып бетермичә туктамаячаклар. Ә мәкруһлар бик күп, милләтнең кимендә чиреге көчләп чукындырылган, яңадан үз диненә кайта алмый тилмерә, шул сәбәпле күп авырлыклар күрә, иленнән-җиреннән куыла, кыйнала, хәтта үтерелә... Инде нишлик, җәмәгать? Бүгенге мәхкәмә татарларны куркыту өчен эшләнгән эш бит ул, барыбызга да хәбәр бирәләр – йә чукынасың, йә урының төрмәдә булачак! Халыкның үз иманы өчен ахыргача көрәшергә көче, сабырлыгы, түземлеге җитәрме, яки, әнә Актау керәшеннәре кебек, чын-чынлап чукынып яши башларлармы?
– Халык хәзергә нык тора, Гомәр әзи! – дип җавап бирде йорт хуҗасы Исмәгыйль морза. – Моннан ун еллар элек Акъяр һәм Кади керәшеннәренә яңадан исламга кайтырга рөхсәт булгач, халык дәррәү кузгалды, мондый авылларның саны – йөзләгән, патшага үтенеч хатлары – меңләгән! Менә шушы хәл чиркәү әһелләрен куркытты да инде, чөнки керәшен татарлары, алар белән бергә чуваш-чирмешләр китсә, аларның приходларында кеше саны калмаячак! Һәм алар бу китүне «чиркәүгә каршы фетнә» итеп хөкүмәткә күрсәтә башладылар, шулай итеп, патша хәтле патшаны безгә каршы бора алдылар. Хәзер яңадан исламга кайтырга теләгән мәкруһларга закон бик каты – аларны, бөтен мал-мөлкәтен тартып алып, җинаятьче ясап, урыс авылларына сөрәләр, анда кыйнап эштән чыгаралар... Шунда христиан динен тотмасалар, татар хатын-кызларын, ирләреннән аерып, урысларга кияүгә бирәләр, ирләрен исә Себер сөрәләр, монастырьларга ябалар, гомерлек солдатка җибәрәләр... Милләтнең хәле бик авыр, Гомәр әзи, күпмегә түзәр!
– Алай да бүгенге мәхкәмә күңелдә бераз өмет уятты әле, – дип, Ишмөхәммәт тә сүзгә кушылды. – Алар мәсьәләне бүген үк хәл итеп, Гөләйзаның үзен бер якка, балаларын икенче якка каерып илтеп ташлый алалар иде бит... Биләр побы ярсый-ярсый шуны таләп итте дә, балаларны чукындырырга инде суларына кадәр әзер булган, Якуб атакай әйтте. Алланың рәхмәте, эшне бер айга чигерделәр, аларга да, безгә дә уйланырга, әзерләнергә вакыт бар.
– Әйе, бүгенгесе кадерле, ә бүген балаң һәм оныкларың иректә, – диде Гомәр морза. – Исмәгыйль энем, мин карт инде, күзләрем дә күрми, әмма өстемдә Морадбакый абызның әманәте тора – бер генә керәшенне дә аларга калдырмаска, дигән васыять ул! Чиркәү азды, ул да һәр татарны керәшен ясау өчен көрәшә, монда хөкүмәт кешеләре белән эш йөртеп карарга кирәк, дип уйлыйм, урысның да төрлесе бар, иске диндәгеләре безгә охшаган, диләр...
– Әйе, Гомәр әзи, алар да безнең кебек хакимияттән һәм рәсми чиркәүдән күп зыян күргән, газап татыган кешеләр... Алар белән сөйләшүләр алып барабыз, бер шәһәрдә яшибез бит! Бүгенге мәхкәмә алдыннан да судьяга эшне аңлаткан идек... Әмма аның өстеннән өяз судьясы бар бит, һәр адымын күзәтеп һәм әләкләп торучы Биләр атакае бар, шуңа күрә ачыктан-ачык эшләп тә булмый. Әмма кул кушырып ятарга да ярамый. Бер ай – шактый вакыт ул, аның бер генә көнен дә әрәм итмичә әзерләнергә, сөйләшүләр алып барырга кирәк. Хәзер безгә иң мөһиме – вакытны сузу, төрле сәбәпләр табып, мәхкәмәне чигерү, үзебезнең файдага өстәмә дәлилләр җыю. Әмма Биләр побы һәм Казан әрхәрие дә йоклап ятмаслар, алар Гөләйзаның Пелагея икәнен исбатлау өчен бөтен көчләрен куячаклар, хәтта чиркәү кенәгәләрен дә яңадан тутырырга мөмкиннәр.
– Әйе, Кызылъярның элеккеге побы без әйткәнчәрәк тутыра иде ул кенәгәләрне, аларына акча гына кирәк иде... Монысы яшь кеше, эчәргә ярата, бүген без әйткәнчә эшләсә, иртәгә көмешкә хакына аларча да сөйләргә мөмкин... Эчкән кешегә ышаныч юк. Бу хәлләр буласын баштарак белгән булсак, балаларын алып, качырган булыр идек Гөләйзаны, соң белдек шул, капка төбенә приставлар килеп туктагач кына белдек...
– Хәзер ул качып йөрүчеләрне дә бик нык эзәрлеклиләр шул, теләсә кайда тотып алып, аяк-кулларына богау салып, ристан кебек кайтарып ташлыйлар һәм хөкем итәләр... Инде эш судка барып җиткән икән, монда көрәшеп карарга кирәк.
Гомәр морза аларны зур игътибар белән тыңлады, башкалар да сүзгә катнашмыйча, тыңлап кына утырдылар. Әйе, татар авыллары кан елый, гаиләләр таркала, халык мал-мөлкәтсез кала, иң кызганычы, иң авыры – милләтне кычкыртып иманыннан аералар... Һәм бу – хөкүмәт сәясәте, патша белән чиркәү әһелләренең татарларга каршы берләшеп эшләгән явызлыклары 
иде... Нишләргә? Кая язарга? Кая барып карарга? Кемнән ярдәм көтәргә? Урыс һәм татар диннәре арасында бәргәләнгән бәхетсез милләтне ничек саклап калырга? Бугаздан алган бу сорауларга берсенең дә җавабы юк иде. Барысы да шуны аңлады: бүген керәшен татарларын шулай җиргә салып таптасалар, алардан соң иртәгә чират мөселман-татарларга да җитәргә мөмкин иде.
– Исмәгыйль энем, син халык арасында йөрисең – нигә рәсми динчеләр бу мәкруһларны якламый соң? Безнең бит Әби патша төзеп биргән мөселманнар идарәсе бар иде Ырынбур-Уфаларда, мөфтиләр бар, нигә аларның тавышы чыкмый?
– Алар теркәлгән мәхәлләләр белән генә эшли, Гомәр әзи! Бары тик рәсми мөселманнар белән генә эш йөртә. Керәшен татарлары христианнар исемлегендә, аларны ачыктан-ачык яклау – ислам диненә тарту, аздыру дип атала, моның өчен закон бар, җәза бар, моның ахыры – төрмә. Шуңа күрә рәсми динчеләр, мөфтиләр милләтнең бу фаҗигасеннән читтә торалар. Аларны бит хакимият үзе куя, үзе ала, үзе өчен җайлы булган, хакимият сәясәтенә каршы булмаган кешеләрне генә куялар анда...
– Үзем дә шулайрак уйлаган идем аны, ышанып бетәсем генә килмәгән иде... Кемгә таянырга да белгән юк, оланнар! Морадбакый абыз мең тапкыр хаклы булган – үз дәүләтеңне торгызмыйча, кяфер коллыгыннан котылып булмаячак икән! Ул әйткәнчә, Болгар-Биләрләр өстендә яңадан ислам байрагы җилфердәгәндә генә милләтебез исән калачак, башка юл юк!
Моның шулай икәнен барысы да белә, шул ук вакытта моны тормышка ашырып булмаячагын да барысы да белә иде. Әмма картка каршы сүз әйтмәделәр, чөнки үзләренең дә хыялларында үз дәүләтләре иде, бу хакта аның кебек кычкырып әйтмиләр генә иде. Шул чакта моңа кадәр сүзгә катнашмыйча читтәрәк утырган Мөхәммәтзакир сөбхәткә кушылды.
– Агайлар, сез мине кичерегез, яшьләр сүзен дә тыңлагыз әле, – диде ул. – Бөтен вөҗүдебез белән Болгар-Биләр дәүләтен торгызу ягында булсак та, бүгенге хәлдә ул мөмкин хәл түгел. Әмма ул булачак, Болгар-Биләр дә торгызылачак, алар өстендә ислам байрагы да җилфердәячәк, инша Аллаһ! Әмма моның өчен әле йөзләгән ел үтәчәк... Безнең өчен хәзер иң мөһиме – милләтне саклап калу, аның иманын, әхлагын, динебезне саклап калу. Моның өчен дәүләтебез юк, рәсми динчеләр хакимият күзәтүендә, халкыбыз таркатылган һәм куркытылган, кяфер казыган чоңгылга төшеп бара... Тагы бер-ике буын керәшенлек – һәм аларны исламга кайтарып булмаячак, упкын бу татарларны йотачак. Димәк, иң мөкатдәс, иң изге эшебез – көне-төне халкыбызга ислам динен аңлату, мәгърифәт нуры тарату, өметне өзмәү, кулдан килгән бөтен чаралар белән бу мәкруһларны яклау. Инде бу эшләрне ачыктан-ачык эшләп булмый икән, яшерен юлларын табарга кирәк булачак. Без бер генә керәшен татарын да, бер генә авылны да алар ягында калдырырга тиеш түгел! Исмәгыйль әзи, өйрәтә дип уйлый күрмәгез – зур дөньяга да чыгарга кирәк, хәзер башка заман бит! Үз хәлебезне аңлатып, Истанбулга хатлар язарга, илчеләр юлларга кирәк, хәлифәт тә якламаса, безне кем яклар?! Казан-Питерларны шикаятьләр белән күмәргә, адвокатлар ялларга, үзебезне урыс судларында якларга өйрәнергә кирәк! Югыйсә, елап, зарланып утырсак, болар безнең өстән туфан кебек сытып үтеп китәчәкләр, эзебез дә калмас, Аллам сакласын!
Барысы да бу яшь егеткә карадылар, чөнки ул яңа сүз әйтте, башка төрлерәк юллар күрсәтте, бирегә җыелган халыкта өмет уятты.
– Син әйткәннәрнең кайберләрен эшлибез инде, энем, – диде Исмәгыйль морза. – Әмма син дә хаклы – боларны бер тәртипкә салып, даими эшләргә кирәк, анда-санда, килеп терәлгәч кенә түгел. Алыныгыз яшьләр бу эшкә, матди ягы бездән булыр, нәтиҗәсе генә булсын!
– Бу бала дөресен сөйли, – дип, Гомәр морза сүзгә йомгак ясады. – Заман башка, кешеләр башка, хаклык өчен көрәш алымнары да, бәлки, башкарак булырга тиештер... Без инде олылар, шуннан артыгын эшли алмыйбыз, улым! Сез алыныгыз бу изге эшкә, без киңәшләребез белән ярдәм итәрбез, догада булырбыз...
Мәҗлес «Амин!» дип дога кылды, аннан кичәнең икенче өлеше – Аллаһка зекер әйтү башланды. Алар түгәрәкләнеп утырдылар һәм бер җайга селкенеп, көй уңаена оеп, Аллаһка мәдхияләрен укыдылар, изге теләкләрен әйттеләр... Гасырлар буе телдән-телгә күчеп йөргән, Азия чүлләреннән кыпчак далаларына таралган, Каф тауларыннан Идел-Җаек буйларына хәтле килеп җиткән зекер- мәдхия иде бу... Чарасыз калган милләтнең яклаучысы булып, күңелләрен юаткан, өмет чаткысы кабызган, түземлеккә, сабырлыкка өйрәткән дога- теләкләр иде...
Башың күтәр гафләтдин, гафил торма, һу тигел.
Күзең ачкыл уйкудин, гафил торма, һу тигел.
Һу-һу тийү һу кошы, акар күзендин йәше, Көйеп эче һәм тышы, гафил торма, һу тигел.
Башың күтәр ваемсызлыктан, белми торма, «Аллаһу», диген.
Күзең ач син йокыдан, белми торма, «Аллаһу», диген.
Һу-һу, дияр һу кошы, агар күзеннән яше, Көеп эче һәм тышы, белми торма, «Аллаһу», диген...
Гөләйза ирләрнең сөйләгәннәрен дә, бергәләп моңлы тавыш белән зекер әйтүләрен дә йотлыгып тыңлады, биредә яңгыраган һәр сүз аның өчен яңалык иде. Ул үзенең ялгыз түгеллеген аңлады, әнә бит нинди кешеләр җыелып, кич буе аның язмышы турында сөйләштеләр-киңәштеләр, ярдәм итү юлларын эзләделәр! Ул, патша хөкүмәте һәм чиркәү тегермән ташлары арасында калган нәни бөртек, аның исән калуы өчен шул тегермәнне туктатырга кирәк икән! Һәм милләттә аны туктатырлык ир-егетләр бар икән! Гөләйза кебек меңнәрчә мәкруһка ярдәм итәргә әзер торган кешеләр бар икән! Алар Гөләйзаны да, аның балаларын да күрәләтә кяфер коллыгына бирмәсләр, инша Аллаһ! Әнә алар нинди зур ышаныч белән Аллаһка ялваралар бит, бу догаларгамы күк капуслары ачылмас?!
...Гөләйза иртән азан тавышына уянып китте, башта үзенең кайдалыгын аңламыйча ятты. Тирә-ягында кеше биеклеге гөлләр, алардан әллә нинди хуш исләр тарала... «Әллә җәннәттәме икән мин? – дип уйлады Гөләйза йокы аралаш. – Җирдә мондый тормыш була алмый... Әллә аның җаны, бу хәтле авырлыкларга түзә алмыйча, җиде кат күкләргә аштымы икән? Ә балалары? Алар кайда соң?!»
Гөләйзаның борчулы уйларына җавап итеп, янәшәдә сабые аваз салды, 
аның имәр вакыты җиткән иде. Гөләйза күкрәкләренә шаулап сөт төшкәнен сизде, алар кызышып тулды, бала караңгыда сөт исеннән әнисенең күкрәкләрен эзләп тапты һәм йотлыгып имәргә тотынды. Шул чагында гына Гөләйза үзенең кайда икәнлеген аңлады – ул Чистайда, Хәлимәбану абыстайларда кунакта иде. Әнә әнисе дә торып килә, ул да кичәге хәлләрдән санын җыя алмыйча арып йоклаган, Габделвахит әле һаман мыш-мыш килеп йоклый. Ул арада ишектә Хәлимәбану абыстай үзе күренде. «Ирләр мәчеткә намазга китте, безгә дә укып алырга вакыт», диде ул, балаларны уятмыйча, пышылдап кына. Хатыннар юынып, тәһарәтләнеп, иртәнге намазга бастылар, хуҗабикә үзе, кызлары да алар янәшәсендә иде. Намаз бүлмәсенә әйтерсең лә күктән фәрештәләр төшеп кунаклаган – бу кызлар шундый матурлар, йөзләреннән нур түгелеп тора, ә өсләрендәге киемнәре җәннәттәге хур кызларын хәтерләтә иде...
Иртәнге намаздан соң ятып тормадылар, ирләр мәчеттән кайтышка, чәй әзерләп, капкалап алдылар.
– Юл кешесенең юлда булуы хәерле, без инде кузгалырбыз, – диде Ишмөхәммәт, чәйләп алганнан соң. – Кайтышлый Актауга да сугылырбыз, дигән идек... Сезгә Аллаһның рәхмәтләре яусын – үз туганнарыгыз кебек каршы алдыгыз, кунак иттегез, бу изгелекләрегез үзегезгә меңе белән кире кайтсын!
– Безнең ишекләребез сезнең өчен һәрвакыт ачык, – диде Исмәгыйль морза. – Сез – Аллаһ кунаклары, Аллаһ мосафирлары, дин-ислам юлында күп газаплар күргән изге җаннар... Безгә дә савап эшләргә мөмкинлек бирдегез, үзегезгә рәхмәт! Чистайга килсәгез, туп-туры үзебезгә керегез! Ә суд эшләрен сөйләшенгәнчә алып барырбыз, инша Аллаһ!
Хәлимәбану абыстай кочак тутырып күчтәнәчләр бирде, балаларга әллә нинди матур киемнәр бүләк итте, Гөләйзаны да баштанаяк шәһәр киемнәренә киендерде. Кичә кара кайгыга батып, үлемгә, мәңгелек аерылуга әзерләнеп юлга чыккан Гөләйза, бүген хан кызлары кебек затлы киемнәргә төренеп, мәхкәмәдә вакытлыча булса да җиңеп, ата-анасы, сабыйлары белән өенә кайтып бара... Ул бүген бәхетле, ул бүген шат, ул үзенең ялгыз түгеллеген аңлады, аның янәшәсендә җаннарын ярып бирергә әзер кешеләр барлыгын күрде. Иң мөһиме – Аллаһы Тәгалә бу мөслимә хатын белән иде, шуңа күрә Гөләйза инде бернәрсәдән дә курыкмый иде...
Яңа мәхкәмәгә хәтле аның әле ире, балалары янәшәсендә бәхетле тагын бер ае бар иде...

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.  

 

"КУ" 7, 2018

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев