Гарасат (дәвамы)

Романның башын монда укыгыз.

Кызык заманда яшибез, кызганыч заманда яшибез...

Күңелендә иман әсәре булмаганнар, Илаһыны танымаганнар үз араларыннан

пәйгамбәрләр эзләрләр, ягьни түрәләр эзләр. Милләт Пәйгамбәрсез була алмый.

Бер дә бер көнне Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в) хөкеменә карак хатын китерелә.

Соңыннан бу хатынга җәза бирү карар ителә. Ләкин Фатыйма атлы әлеге хатын

мәшһүр көрәешләр кабиләсеннән була, шуңа күрә карарны гамәлгә куюга

аларның кәефләре кырыла. Моны аңлаган Мөхәммәд (с.г.в.) шул рәвешле боера:

«Әй! Кешеләр! Бу дөньядан яшәп киткән милләтләр тик шул сәбәптән һәлак

булганнар, аларның зыялылары (түрәләре) бурлыкта тотылса, аны җибәргәннәр,

гади халкы урлашса, аларын җәзага тартканнар. Аллаһуга ант итәмен ки, мондый

гамәлне үз кызым Фатыйма эшләсә дә, җәзасыз калдырмас идем».

Инде килеп, сөекле Пәйгамбәребезнең вафатыннан соң өммәт башлыгы

итеп танылган хәзрәте Әбү Бәкер беренче хөтбәсендә Исламның гаделлек

һәм тигезлеккә биргән әһәмиятен түбәндәге сүзләре белән ачыклый: «Әй,

инсаннар! Күңелләрегез һич уйламаганда хәлифәгез булдым. Яхшы юлдан

алып барсам — миңа ярдәм кылыгыз. Ялгышсам — төзәтегез! Янымдагы

һәр зәгыйфь вә куәтле тигезләрдер. Һәркемгә дә бертигез мөнәсәбәттә

булачакмын. Аллаһыга һәм Мөхәммәдкә итагать иткәнчә, миңа да итагать

итегез. Аллаһның вә Рәсүлнең әмерләреннән йөз чөерсәм, димәк, мин

хөрмәтегезгә лаек түгелмен!..»

Җәмил хәзрәт янә болай дип дәвам итә: «Сирия һәм Фәләстин гаскәрләре

тарафыннан азат ителгәндә Кутдус патриархы шәһәрнең ачкычларын башта

хәнәфи хәзрәте Гомәргә тапшырачагын үтенеч итеп белдерә. Хәзрәте Гомәр,

кирәкмәгәнгә кан түгелмәсен өчен, Мәдинәдән хезмәтчеләре белән бергә юлга

чыга. Юлда чиратлашып дөяләргә утырып баралар.

Шәһәр капкасы янына җиткәч, дөягә утыру чираты хезмәтчедә була.

Хезмәтче, яңа азат ителгән бер шәһәргә дәүләт башлыгының җәяү, ә үзенең дөя

өстендә керүенә уңайсызланып, чиратын хәлифәгә бирергә тели. Ләкин хәзрәте

Гомәр моны кабул итми. Хезмәтче дөя өстендә, үзе җәяү шәһәргә керәләр...

Инсаният тарихы башка моңа охшашлы мисалны белми. Исламият гаделлек

нигъмәтенең нигезен кабул иткән...»

Кем соң ул юлбашчы? Ниндидер шартларда адәмнәр һәрвакыт җиде юл

чатында кала. Араларыннан берничәсенә генә Ходайдан илбашы булырлык

лидерлык таланты бирелгән була. Ләкин, аның терәге булмау яки ул «клан»

агачыннан булмаганлыктан, Илбашчы итеп, гадәттә, уртакулны билгели-

сайлыйлар. Димәк, гавам юлы һәлакәткә барачак дигән сүз. Талантлы түрә исә

халкын бәхеткә илтәчәк!..

...Аерым бер түрәләр дигән «милләт» хакында Сәхабигә дә мәгьлүм булды

һәм ул, хәйран калып, башын чайкап куйды. Бер түм-түрәнең буш чокырдан

күл ясаганлыгын ишеткәч, ул да, кызыксынып, шуны барып карап кайтырга дип

чыккан иде. Юлдан килгән машина таптый язам дигәндә генә кырыйга чыгып

өлгерде. Шоферында чак кына итагать бар икән тагын үзе, ул, машинасыннан

төшеп, юлчыдан гафу үтенде һәм, машинаның үзенеке түгел, шуңа күрә җаен

белеп бетермәве белән акланды, хәтта утыртып барырга да тәкьдим ясады.

Аның Варис икәнлеген таныды Сәхаби. Тик юллары төрле якка булганлыктан,

утырудан баш тартты, чөнки ул инде Ябалак урманына якынлашып килә,

Варисның исә Алтын Бәртәскә барышы иде.

Капканы Радийның тән сакчысы ачты. Хөллиевнең бу коттеджы Вариска

электән үк таныш, хәтта малай чакта Бәхти абыйсына ияреп килгәне дә бар

иде. Тик ишегалдына узгач та ул аны танымый торды, диварлар төрле язулар

белән чуарланып беткән, почмак саен иконага охшаш рәсемнәр чекерәеп тора.

Радий үзе төрлечә киенә: аның өстендә йә руханиларның кара киеме булыр,

йә алтын укалы зур яшел чалмага охшаган баш киеме.

Варис утырып килгән чит ил машинасы Радийга бик ошады: «Шәп машина

эләктергәнсең, молодец!» — диде ул аның аркасыннан кагып. Варис әлеге

сүзләрнең төп мәгънәсен төшенеп бетмәсә дә, мактау ишетү рәхәт иде.

— Моны бүген үк сүтеп, запчастька җибәрербез!

— Ничек сүтеп?

Варисның ерылган авызы кире җыелды.

— Аны сүтү синең эш түгел! Син үзеңә тиешлесен башкардың инде.

— Миңа аны хуҗасына кайтарып бирергә кирәк бит, Радик!

— Хуҗасына? Һе, һаман аңламадыңмыни әле син, Борис!

Тегесе аны шундук бүлдереп:

— Варис мин, — диде.

— Моннан соң Борис булырсың! Әнә, без Рәиснең исемен ничек үзгәрттек,

туган анасы да танырлык түгел: Вәис-Сөләйман Әл-Рэисофф! Шәп бит! Чит

илдә дә шаккатканнар!

— Мин Борис түгел, Мин — Варис! — дип кабатлады Варис.

Тегесе аңа борылып карады. Радийның күз карашы гади кешенеке шикелле

генә түгел, бака йотарга җыенган еланныкы кебек, үзенә суырып алырга

тора.

— Радик, кирәк түгел мине Борис дияргә! Минем әти... әти Борис исемле

иде!

— Әтиең!? Әйе, әйе шул.. Син үтердең бит әле аны, әйеме?

— Мин!

— Әллә син түгелме? Бәлки, башка кешедер?

— Юк! Юк! Мин үтердем Борис әтине! Без килештек бит инде!

— Бигүк килешенеп бетмәгәнбез, ахрысы, кәҗәләнәсең бит, Борис түгел

имеш! Мин ничек әйтсәм, шулай була! Аңладыңмы!? — диде тегесе инде шактый

ачулы тавыш белән.

— Аңладым, Радик!

— Аңласаң, шул... Бу машина эчендә иблис бар! Карале, кара! Яхшылабрак

кара!

Варис Шевроле-джип машинасына никадәр генә текәлеп караса да алдагы

көзгегә эленгән тәсбихтән башка гайре нәрсә күрмәде.

— Күрәсеңме, тәсбих эленеп тора?

— Күрәм. Бөтен машинага да эләләр аны.

— Хәзер машинаның маңгаена кара! Нәрсә күрәсең?

— Знак.

— Нәрсә знагы?

— Шевроле фирмасыныкы.

— Нәрсәгә охшаган ул?

— Тәрегәме?

— Вот, вот, үзең дә белдең, молодец! Менә шул, Борис, тәсбих машина

эчендәге иблисне куып чыгарып утыра, ә тәре аны кире салонга куып кертә!

Аңладыңмы инде хәзер? Кыскасы, ике көчнең, ике энергиянең бәрелеше

бара. Алар икесе дә уңай, плюс энергияләр. Тәсбих мөселманга уңай энергия

бирә, тәре исә христианга көч биреп тора. Димәк, алар икесе дә — плюс. Ике

плюсны бер-берсенә якын китерсәң, нишлиләр!? Этәчәкләр алар бер-берсен!

Минус белән плюс кенә бер-берсенә тартыла. Йә, алайса, тәренең энергиясен

тискәре, ягьни минус дип алып карыйк. Ләкин кем әйтә ала аны тискәре

энергия бирә дип? Бар, берәр христианга шулай диеп кара! Башыңа шул тәресе

белән берне генә тондырыр! Мөселманга әйтеп кара алайса тәсбих начар ул,

тискәре энергия бирә, дип! Чалмасы белән буып үтерергә может. Аңладыңмы

инде хәзер, Борис?

Әлеге демогогиядән берни дә төшенмәсә дә:

— Аңладым, — дип куйды Варис. Радий алдында үзен надан итеп күрсәтәсе

килми иде, күрәсең.

— Аңласаң, бу машинаны тиз генә юкка чыгарырга кирәк. Алайса, ул бик

күп бәла-казалар алып киләчәк!

— Әтине мин үтердем, — дип пышылдады Варис.

— Син, син! Борчылма! Докажем син икәнлеген! Син акыллы! Сразы

аңладың! Димәк, озакламый җаныңдагы иблисләрне куып бетергәч, син мәңгегә

тынычланып калачаксың! Сиңа икенче задание — Галин! Галинның өенә кереп,

сейфын табарга кирәк булачак!

— Галинның сейфын? — дип сорады Варис аптырап.

— Әйе, Галинның сейфын. Сезнең Байтамактагы Әллүки күле юкка

чыктымы? Чыкты! Иблис эчеп бетерде аны! Шул иблисне юкка чыгарсак,

Әллүкинең суы кире кайтачак! Ә иблис Галинның сейфы эченә кереп бикләнгән!

Аңладыңмы инде хәзер? — дип кабатлап сорады Варистан. Ләкин Варис янә

берни төшенмәгән иде, тик Радийның сүзенә каршы килү яхшы түгел. Булышам,

ярдәм итәм диде бит.

— Син дини гыйлем алган имам. Иблиснең нинди явыз көч икәнлеген

беләсең инде! Адәм пәйгәмбәр белән Һәва анабызны да шул юлдан яздырган

бит! Без, адәм балалары, шуның аркасында җир йөзендә гомер буе михнәт

чигәргә мәҗбүр. Чөнки атабыз Адәм җәннәттән куылган! Шуның аркасында

интегә дә инде аның балалары! Тагын бер серле сейф бар әле... Хәер, анысы

турында соңрак. Сейф түгел ул, тимер сандык. Сейфтан да яманрак... Син

молодец! Син булдырасың! Менә бу шәп киемнәр сиңа!

— Кем киемнәре бу?

— Курыкма, өр-яңа әле алар! Бу коттедж хуҗасыныкы алар. Бер кигән дә

шкафка элеп куйган инде. Син киеп йөрерсең. Карале, чын кожа бит. Чалбары

да американский. Абрек абыең юк-бар кием киеп йөрмәгән инде ул. Менә

күлмәге бөтенләй киелмәгән дә. Джинсысы да өр-яңа бит, карале! Сиңа ничего

не жалко! Талантлы егет син!

Әлеге сүзләрдән соң Варис җанланып китте, бу аңа таныш тема иде:

— Муса пәйгамбәр дә аңа, Адәм атабызга, шундый гаеп ташламакчы була.

Тик, беләсеңме, әлеге бәхәстә Адәм атабыз җиңеп чыга, чөнки ул хаклы була.

Адәм атабыз белән Һәва анабызның гөнаһ кылачаклары хакында Аллаһы

Тәгалә ихтыярында алдан ук әйтелгән, ул Адәмне булдырыр алдыннан кырык

ел элек...

— Беләм, беләм, — дип бүлдерде аны Радий. — Син — гыйлемле кеше,

Иблиснең ниләр майтарганын да яхшы беләсең бит! Беләсеңме?!

— Беләм!

— Белгәч, нигә кирәк мондый сүз базары! Без шул Иблискә каршы

көрәшә торган оешма икәнлекне дә беләсең булыр! Чөнки син безнең әгьза

хәзер! Әгәр Адәм пәйгамбәр үзе монда булса, ул безгә рәхмәт кенә әйтер иде!

Аның кан дошманы булган Иблискә каршы көрәшәбез бит! Син аны, Адәм

пәйгамбәребезне, анда тыныч яши дип уйлыйсыңмы әллә?! Үзе аркасында

җирдә газиз балаларының газап чиккәнлекләрен белә бит ул, күреп тора! Тыныч

булсын Адәм пәйгамбәребез! Без аның күңел тынычлыгы өчен көрәшүчеләр!

«Ради Христа, именем Мухаммада и для успокоения души Адама», кыскартып

әйткәндә «Әр-Рахим-Иуда».

Варис яман чир белән әнисе үлгәннән соң кайтып җитте авылга. Сәгүд

Гарәбстанында укуы тәмамланган, дипломы кесәсендә иде инде. Әнисен

югалтуын авыр кичерде егет. Аны ул вакытта бар авыл кызганды, җитмәсә,

күмәргә дә кайтып җитә алмады бит. Варис кайтуга әнисенең каберенә китте,

зират авыл артында, бәрәңге бакчалары буенда гына иде. Аңа ияреп әтисе дә

бармакчы иде, Варис «Үзем генә!» — диде һәм ялгызы китте. Дөньяда әнине

югалтудан да авыррак бүтән кайгы бар микән?!! Юктыр, мөгаен. Варис сыгыла-

сыгыла елады.

Яңа каберне тиз табып табып алды ул. Әтисе инде чардуган да ясатып

өлгергән. Варис, чардуган янына чүгәләп, дога укыды. Шулчак ул гәүдәсендә

ниндидер салкынлык тоеп, калтыранып куйды: агачлык эчендә утырган

зиратның салкыны идеме соң бу, әллә... әллә чардуган тимеренең суыгы шулай

өшеттеме аны?! Бу салкынлык шундук аның күңелендәге кайгы-хәсрәтне кысып

чыгарып, анда башка төрле хис-фигыльнең тойгысы кереп урнашты. Нигә

кирәк бу чардуган? Кирәк түгел! Шулчак Варис ишегалдындагы утын әрдәсенә

сөяп куелган кабер ташын исенә төшерде. Димәк, әтисе аны да монда китереп

куярга алдан ук ясатып куйган! Бу бит тиеш түгел!

Ул урыныннан кузгалды да, арлы-бирле зират буйлап йөрергә кереште.

Яңа каберләр арасында аңа таныш кешеләрнеке дә, таныш булмаганнары да

байтак. Кайсыберләренә рәсемнәрен дә куйганнар. Аның яшьтәшләре дә, ул

бергә уйнап үскән кайбер танышлары да очрый, шулай ук Варис белгән башка

өлкән яшьтәге авылдашлары да бар иде араларында. Һәммәсендә авыр-авыр

кабер ташлары. Варис кабат әнисе кабере янына килеп, ике куллап, чардуганга

ябышты, аны урыныннан кузгатырга теләде, ләкин чардуганның дүрт аягы

бетонга утыртылган, шуңа күрә ул селкенеп тә карамады. Бу исә Варисның

ачуын тагын да катырак кузгалтты. Ул, кыз-кызу атлап, зираттан чыгып китте.

Капканы ачып керде дә туп-туры утын әрдәнәсе янына китте, бар көче белән

сөялеп торган кабер ташына китереп типте һәм, аягын авырттырып, әрдәнә

янына мәтәлде. Кабергә куясы таш та җиргә ауган иде. Варис аны күтәреп

торгызырга азапланып карады, тик аягы бик каты авырта, көч-хәл белән генә

торып басты. Әтисе өйдә икән, капка тавышына ул да ишек алдына чыкты

һәм балта белән ташка кизәнергә теләгән малаен күреп, беравык өнсез калып

тоды, аннары, исенә килеп, аның янына килде. Ул әле һаман Варисның ниятен

аңламый иде.

— Кабер туфрагы утыргач куярбыз, улым, бу ташны. Пока торып торсын.

Күз алдында тормасын дисәң, мин аны янбакчага алып кереп, алмагач буендагы

коймага сөяп куярмын, улым. Син, ничек, бардыңмы әниең янына, улым?

— диде ата кеше.

— Бармадым! — дип, дорфа гына җавап бирде тегесе. — Нәрсә калган анда

миңа! Хәзер мин үлгән әнигә табынырга тиешмени инде!

— Чү! Туктале! Ни сөйлисең син, улым, бәгърем!

— Колагың нәрсә ишеткән булса, шуны сөйләдем!

Борис тынсыз калды, күкрәге катты һәм ул дөпелдәп утын әрдәнәсе буена

егылды. Бу хәлдән аптырашта калган улы: «Әти!» дип аның янына чүгәләде.

...Безнең Мәннәви Мансарович түм-түрәләр кавеменнән иде. Әлбәттә, ул

да клан ярдәме белән күтәрелде, әүвәлрәк бик озак түмгәк-түрә сыйфатында

йөрде, аннары, бер түлле-түрәнең Изольда атлы үтә дә яман холыклы бик

чибәр кызына өйләнеп ташлаганнан соң, дөнья акрынлап аның көенә әйләнә

башлады.

Сәхаби Галинның фазендасы янына килеп җиткәндә, кояш бату ягына таба

бара иде. Ул, күзләрен зур ачып, күккә карады, батып барган кояшның алтын

нурларында каурыйсыман болытлар йөзә, әлеге болытлар арасында күрер күз

карашы да тоя алмаслык, ләкин ниндидер өченче күз белән генә сизәрлек нур

көлтәсе чагыла сыман. Сәхабинең күз карашы әлеге нур көлтәсен үзенә йотты.

Шуннан соң аның адымнары тагын да кыюланды, Пәри чокырында күптән түгел

генә пәйда булган Көмеш күл ягына борылам дигәндә генә, Галинның ихатасы

ягыннан ниндидер тавышлар ишетеп, ул туктап калды. Бәйдәге эт бер мәртәбә

ялкау гына өреп куйгач, әлеге тавыш тынды һәм Сәхаби күл ягына таба атлады.

Сәхаби бу тирәләрне яхшы белми иде, шуңа күрә ул ерак түгел урман буенда

ышыкланып утырган икенче бер күлгә килеп чыкты. Баягы тавышларны җил

ихата эченнән түгел, күл ягыннан алып килгән булган икән: Сәхаби яр буенда

ике кеше күреп алды. Шуннан ерак түгел әрҗәле машина да тора. Ул алар

янына килеп исәнләште. Аның сәламен теләр-теләмәс кенә алган кешеләрнең

берсе мәктәп директоры иде. Күптән түгел Сәхаби аңа мәктәп яны бакчасына

утыртырга дип яшь алмагач үсентеләре биреп җибәрде.

— Менә монда кирпечебез калган иде, шуны ташыйбыз, — диде ул

аклангандай. — Аның сүзен Сәхабигә таныш булмаган икенчесе хуплады:

— Үзебезнең кирпечләр ул, кешенеке түгел!

Мәктәп директоры аңа терсәге белән кагылып алды да:

— Курыкма. Бу үзебезнең кеше! Сатмас. Хәтерлисеңме, Байтамакның алма

бакчасы каравылчысын?

— Әә-ә, әйе шул, — дип җаваплады аңа каршы икенче кеше. — Танымый

да торам.

— Бу безнең Хәким Нургалиев, — диде мәктәп директоры.

— Әһә, аңладым, — диде Сәхаби аңа каршы. — Батырша фетнәсен кабатларга

җыенган тарихчы.

— Фетнәсен түгел, бунтын, — дип төзәтте аны мәктәп директоры. — Фетнә

дип кара йөрәкләр махсус атыйлар. Фетнә ул безнең халыкка хас нәрсә түгел.

Бунт! Менә анысы хак!

Башка вакыт булса мәктәп директоры бу хакта сәгатьләр буе сөйләшергә

әзер иде, ләкин бүген сүзне тиз тотты:

— Без ашыгабыз, туган! Киттек! Без сине, син безне күрмәдең, яме!

— диде ул һәм шулчак каяндыр килеп чыккан өченче кеше (яр буенда тәгаен

юк иде ул, җир астыннан пәйда булды бугай!) машинаны кабызды, мәктәп

директоры белән тарих укытучысы әрҗәгә сикерделәр. Сәхаби шулчак

кирпеч ватыкларына абына язып чак кына күлгә мәтәлмәде. Коелган кирпеч

ватыклары бая теге шофер килеп чыккан куаклык артына таба сузылган

иде. Сәхаби шунда таба атлады. Мәктәп директоры белән таныш ул, тик

исемен генә онытты, шуңа күрә аны директор дип кенә атый иде. Менә шул

директор җан атып мәктәбен зурайтырга йөри, сыйныфларда балалар саны

кимегән заманда аның мәктәбендә, киресенчә, беренче сыйныфка керергә

теләүчеләр арта гына икән! Өченче ел мәктәбендә 142 бала укыса, былтыр

алар саны 209га җиткән, болар киләчәк биш еллыкка «прогноз» ясап карагач,

балаларның саны биш елдан 1000 укучыга кадәр җитәсе ачыкланган! Мәктәп

директоры үзе:

— Мәктәпнең арткы коймасын Кирилл атакайдан, алгы ягын үзебезнең

Җәмил мулладан өшкерттергән идем,балалар саны арта башлады, — дип

шаяртырга ярата. Чынлыкта исә зур шәһәр тирәсендә туган тел дәрсләре

булган бердәнбер мәктәп бу. Соңгы елларда, кирәклеген аңлап, башка милләт

кешеләре дә балаларын татарча укытырга, дөресрәге, татарча сөйләшергә, язарга

өйрәтергә тели икән.

XXI гасырда күп телләр өйрәнү, әлбәттә, гаҗәп күренеш түгел. Ләкин моның

төп сәбәбен директор үзе татар телен яхшы белгән баланың инглиз телен дә

җиңелрәк үзләштерүе белән аңлатмакчы була. Ник дисәң, әлеге ике телдәге

берничә хәрефнең әйтелеше охшаш һәм басым да бик туры килеп тора икән!

Әлбәттә, директор мәсьәләне артык гадиләштерә. Сәбәп анда гына түгел,

Татарстанда яшәгән һәр милләт вәкиленең дә төп халык телен беләсе, аны

өйрәнәсе һәм баласын шул телдә аралаштырасы килә. Чөнки вәзгыятьнең кая

таба барганлыгын иң беренче нәүбәттә ата-ана сизә, сизми хәле юк, һәр ата-ана

газиз баласының киләчәге хакында уйлый һәм шул нисбәтле аларның алдагы

көндәге язмышын кайгырта. Бу хәтта инстинкт дәрәҗәсендә бара, ягьни ата-

ананың баланы яклау, аны җил-яңгырдан саклыйсы килү инстинкты. Элеккеге

тарих укытучы Хәким Нургалиев фаразлаганча, Үзәк тарафыннан татар теле

һаман кысыла бара, шуның белән бергә башка милли телләр дә. Ходай Тәгалә

ихтыяры һәм табигать кануннары буенча кысылган саен организм (Тел дә шул

ук организм кебек тере ул!) ирек өчен тагын да гайрәтлерәк, усалрак көрәшә

башлый, чөнки аңа һава җитми!. Әлеге көрәшнең нәтиҗәсе исә аның киләчәк

үсешенә уңай йогынты ясый.

Шунлыктан директор мәктәп кырыена өстәмә бина салырга хыяллана, ә

моның өчен хөкүмәттә акча юк, бигрәк тә татар мәктәпләре өчен, нишләптер,

акча җитеп бетми. Ә банкир Галинда акча да, кирпеч тә күп. Аларның Галиннан

мәктәп салу өчен кирпеч урлаулары иде.

Куаклык артындагы юл ниндидер мәгарә авызына алып килеп чыкты.

Сәхаби, кызыксынып, эчкә узды һәм алдында киң җир асты юлы сузылганын

күреп, ис-акыллары китте. Бу чынлап та җир асты юлы, аны Галин махсус

казыткан иде. Сәхабинең кызыксынуы көчле булганлыктан, ул юлын дәвам

иттерде. Тик бераз баргач, туннель эче дөм караңгыланды һәм ул кире

борылды.

Күл буена кире чыгып җиткәндә инде кояш баеп, караңгы төшкән иде.

Күл өстендә ай йөзә, камышлар арасында әллә бакалар чупырдый, әллә кыр

үрдәкләре тавышы. Шулчак Сәхабинең каршысына бер карамчык пәйда булды.

Әлеге карамчыкның теле дә бар икән:

— Син кем, баягы бакча каравылчысымы? — дип сорады ул аннан.

— Әйе, — диде ул һәм элеккеге тарих укытучысы Хәким Нургалиевнең

тавышын танып алды.

— Сәхаби, син һаман мондамыни әле? — дип, ул да аның янына ук килде.

— Эшләр харап бит! Галинның өендә кәчтүм онытылып калган! — диде ул

каушаган тавыш белән.

— Нигә, кирпечне аның өеннән үк ташыдыгызмыни?

— Юк инде, — диде тегесе. — Изольда янында идем мин. Без Изольда белән

теге ни... дуслар. Караңгыда Сәхаби аның хәрәкәтләрен күрмәде, кулының кулга

тиеп шапылдаган тавышын гына ишетте.

Алар куышлык эченә керделәр. Хәкимнең кесә фонаре бар иде, аның белән

яктырткач, башны имичә дә барып була икән.

— Син болай гынадыр бит? — дип куйды Хәким артыннан атлаган

Сәхабидән.

— Болай гына, — диде тегесе.

— Акчаны кызганмаган бу, ә, малай! Шундый туннель казытырга! Тик

торганда бит ул! Бет котырганнан!

— Тик торганнан түгелдер инде анысы!

— Түгел инде, түгел кәнишне. Изольда сөйләде миңа. Андый-мондый хәл

була калса, шушыннан гына чыгып качарга исәбе!

— Кемнән качырга уйлый инде ул? Полициядәнме?

— Нишләп полициядән булсын! Үзе полиция бит ул! Фетнәчеләрдән, гади

кешеләрдән, мәсәлән, авыл кешеләреннән!

— Авылдашлардан?

— Әйе... нигә? Күпме кешенең җирен алдап үзенеке итте ул монда! Урманга

җиләк җыярга да керә алмый халык хәзер! Аңа үч саклаучылар аздыр дисеңме?

— Белмим шул, — диде Сәхаби һәм тыныч кына Хәким артыннан баруын

дәвам иттерде.

— Авылдашлардан да гына түгел инде. Урлап баеганның җаны тыныч,

аларга рәхәт дип уйлыйсыңмы әллә син! Ююю-юю! Тыныч түгел! Аның кайдан,

ничек урлаганын дуслары белеп тора бит. Дуслары дип... ну... ишләре инде.

Банда. Бергәләшеп урлаганда кайсысынадыр азрак та өлеш чыга бит инде ул.

Аннан соң ачу саклап йөриләр... Ә, беләсеңме, артына мин ут төрттем бит ул

Мәннәви Мансаровичның!

— Ут төрттең?

— Ут дип инде... болай гына... Батырша, Пугач, Степан Разин бунтлары

турында яшерен хатлар җибәреп тордым мин аның почтасына! Намек белән!

Шуннан соң ныгытты бит инде ул бу фазендасын. Каравылчыларын да

арттырды.

— Ә безнең монда йөргәнне каравылчылар сизмәсме соң?

— Бу юлның бар икәнлеген хәтта каравылчылар да белми. Хәер, Бурзай

белсә генә инде. Үзе, Изольдә и мин. Менә хәзер син дә белдең инде.

— Бурзае кем? Этеме?

— Юк ла! Тән сакчысы.

Шул рәвешле байтак кына барганнан соң өйнең подвалына килеп чыктылар.

Хәким капылт кына тагын сорап куйды:

— Мин аңлашыла инде. Ә син нишләп йөрим дидең әле монда?

— Күл эзләп килдем, — дидем бит.

— Алай... Ярый, хәзер мине монда гына көтеп тор, күлне үзем күрсәтермен.

Кәчтүмне генә эләктерәм дә чыгам мин.

Мәннәви Мансаровичның подвал дигәне дә махсус бер бункер кебек.

Бүлмәләргә бүленгән, һәр бүлмәдә авыр тимер ишекләр. Ләкин Сәхабинең

боларның берсенә дә исе китмәде, ул тыныч кына Хәким тарихчының чыкканын

көтә башлады. Дөрес әйткән икән, Хәким озак тормады, алар янә бер-бер артлы

җир асты юлыннан чыгу ягына киттеләр.

Көмешле күл өстендә тулган ай утыра иде. Беркавым икесе дә тыныч кына

шул күренешкә сокланып карап тордылар. Тик Хәким сүзсез тора торган кеше

түгел, кыскасы, тел бистәсе иде, ахрысы ул.

— Менә бит! Шаккатмалы хәл! Пәри чокырына су төшсен инде, ә!?

— Нишләп алай дисең?

— Соң... син моның тарихын белмисеңдер әле алайса. Революциядән соң,

җир убылып, бу күлнең суы юкка чыккан, ди бит. Минем бабай да сөйли

торган иде әле. Мин үзем тарихчы булсам да, китаптан гына укысам, бу хәлгә

ышанмаган да булыр идем. Бабайның хәтере үткен иде безнең. Туксан яшендә

дә район гәҗитен шартлатып укый иде.

— Әйе, бабаңның хәтер шәп иде!

— Менә шул, бабай миңа үзе сөйли торган иде монда балык тотып йөргән

чакларын. Революциядән соң бу күл тиктомалдан гына сусыз кала.Кызыл

коммунарлар төне буе көмешкә чөмереп утыралар монда, бәйрәм ясыйлар.

Кулакларны куып бетерәләр дә... Шуны билгелиләр. Менә шул: берзаман күл

дә юкка чыга, теге коммунарларны да җир йота. Ну, ни инде, күл суы белән

бергә аларны да упкын үзенә суырып ала, кыскасы.

— Бабаң үзе сөйләгәч дөрестер инде, алайса?

— Мин бу хәлгә шаккатмыйм. Син Әллүкидәге Әбелхәят чишмәсен

белмисеңдер инде? Менә шул чишмә янында сүгенсәң яки акырсаң-бакырсаң...

Кайда алай гына! Хәтта шул чишмә янында басып торганда күңелеңдә начар

уйлар булса да шундук челтерәп агуыннан туктый торган иде. Без хатын белән

Бәкер шифаханәсенә дәваланырга бардык. Анда да шундый чишмә бар. Начар

уй белән шул чишмә янына килсәң, агуыннан туктый. Суы бик сихәтле икән

аның да. Әбелхәятнеке кебек.

— Әллүки күленең суы да юкка чыккан...

— Мәннәви шушы Пәри чокырына суырттырды аны... Әллә кая китмәде

аның суы...

— Ничек суыртты? Күл хәтле күл суынмы?

— Соң... — диде беркавым тын торганнан соң Хәким тарихчы. — Күрдең

бит инде аның нинди җир асты юлы казыттырганын! Акча бер капчык бит

аның! Ышанам, казыттыргандыр!

— Һай-һай, алай микән? — дип үз шиген белдерде Сәхаби. — Ходай рәхмәте

белән эшләнә мондый эшләр гадәттә.

— Син нәрсә, Ходай Мәннәви яклы дип беләсеңме әллә син! Аллаһы Тәгалә

аны бүген үк тәмуг утына тыгарга әзердер әле. Имансыз бәндә бит ул. Безнең

күрше киленгә дә күзе төшкән! Өенә чакырттырып алган, ди. Рәнзилә исемле

ул. Әле яңа гына кияүгә чыккан иде. Ире бик әйбәт, күз алдында үскән малай.

Алтын куллы төзүче.

— Теге... юл һәлакәтенә эләккән егетме?

— Син үзең барысын да белеп торасың тагын, Сәхаби! — диде Хәким.

— Әйе, шул кеше.

— Мәннәви аны дәваланырга дип Германиягә үк җибәргән түгелме соң?

— Шпиондыр син, Сәхаби, һәммәсен белеп торасың. Хәер, каравылчы бит

әле син. Каравылчы белән пожарникларның шул гайбәт җыюдан башка эшләре

юк инде аларның. Вакытлары күп!

— Мин гайбәт сөйләүдән куркам, — диде аңа каршы Сәхаби тыныч кына.

— Болай гына әйттем инде, үпкәләмә.

— Бәлкем, шул яхшылыклары өчен Ходай Мәннәвигә күл суын кире

кайтаргандыр?

— Мәннәви Мансарович тик торганнан гына кешегә яхшылык эшли торган

адәм түгел!

— Адәм?

— Ну, әйе, андый адәм баласы түгел. Дөресрәге, кеше өчен акча түгә

торганнардан түгел. Берәр сәбәбе бардыр. Бәлкем, Рәнзиләне кармакка төшерү

өчен эшләгәндер? Яшь килен чибәр!!! Күрсәң син аны! Бер кашык су белән

йотарсың! Ул киленгә гашыйк булмаган кеше юк бу авылда. Күз тидерделәр

бугай аларның бәхетенә! Ире гарип калмаса ярый инде дә...

— Сере бардыр дисеңме?

— Әйтәм бит, җил исмичә кыл да кыймылдата торган кеше түгел Мәннәви.

Алар бит үзләрен Аллаһы Тәгалә дип уйлыйлар!

— Алай ук түгелдер инде? Ходай берәү генә ләбаса... Хәер, син тарихчы.

Син атеистыр?

— Җүнле тарихчы ул Ходайга табына торган булырга тиеш! Чын

күңеленнән!

— Җүнле тарихчы ул нинди була?

— Камай кебек, — диде Хәким Нургалиев. Менә ул ичмаса белә! Гений

ул! Лев Гумилев үзе күрсә күтәреп алыр иде ул егетне! Без дә факультативлар

уздырырга чакырабыз аны. Тик хәзер вакытым юк дип заралана, Байтимердә

эшли башлаган бит. Борис урынындадыр... Менә дигән кешене, Борисны әйтәм,

харап итеп ыргыттылар бит! Тагын да шул... Галин кулы дип сөйлиләр!

Күлнең аргы ягындагы кала юлыннан машина уты күренде. Һәм шуның

артыннан ук күктә гөрелте ишетелде.

— Изольда, Галин кайтып җиткәнче дип, кире Казанга чыгып шылды.

Ә Галин, әнә, вертолетында монда кайтып килә! Һе, вәт тормыш, ә, малай!

— дип куйды Хәким. Сәхаби аны ишетмәгәнгә салыштымы, әллә игьтибар

бирмәдеме:

— Галин белән дошман иделәрме? — дип, баягы сүзне дәвам итәргә

теләде.

— Дошман дип... Галин аларның агрофирма җирләренә кызыгып йөри бит

инде. Борис аңа әйткән: мин исән вакытта бер кишәрлек җир дә тәтемәячәк

сиңа дигән!

— Шундый кыю кеше идеме Борис Илсин?

— Аның Баймурзины да төшеп калган егет түгел! Әнә, кыска гына вакыт

эчендә Байтамакны бистә итте,чәчәккә күмде. Җиргә ябышып ята егет! Булдыра!

Тик мин ишеткән идем әле, соңгы вакытта элек дәррәү мәчеткә йөри башлаган

халык, Байтимергә үч итеп, йөрүләреннән туктаганнар диме?

— Үч итеп?

— Марҗалар белән чуала башлаган диме? Үзе һәр авыл саен таш пулат кебек

мәчетләр салдыра... үзе Наташалар белән маташа диме?..

— Хатыны үлгәчтер инде...

— Дөрес булса, хатыны Нурбикә дә сихердән үлгән ди. Бала тапканда түгел...

Алтын Бәртәс марҗасыннан сихерләттергәннәр... Матрена бит әле. Минем

үземнең ул сихерче янына барганым юк. Ну халык йөри, файдасы тия диләр

бугай. Белмим тагын...

— Ә син, кем... Хәким, чалгы тапый беләсеңме? — дип сорады капылт кына

Сәхаби.

— Чалгы? — Хәким аңа сәерсенеп карап куйды. — Чалгыны аны сезнең

авылның Зыятдин абый шәп тапый бит!

— Элек, тимерчедә эшләгән вакытында кайрый торган булган.

— Әәә, — дип куйды аңа каршы Хәким. — Бу айны, мин әйтәм, суга төшкән

айны дим, Пәри чокыры үзенә суырып алмасын тагын!

— Борчылма, алмас. Хәзер ул үз урынына кире менеп утырачак, — диде

гайре тыныч тавыш белән Сәхаби.

Шулчак җил исеп куйды. Күл өстендә әүвәл вак, аннан соң эре-эре

дулкыннар йөгерешә башлады. Ай, әлеге дулкыннар өстендә тирбәнеп утырды-

утырды да, аннары капылт кына үз урынына — төнге күккә менеп китте.

— Бар да синең кодрәтең илә, Әл-Баары! — дип пышылдады Сәхаби.

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 7, 2014

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: