Гарасат (дәвамы)
Варис, әтине мин үтердем дип, тикшерүче янына үзе барган...
Үтерүче кем?
Сәхабинең чырае көннән-көн сүрәнләнә барды. Тикшерүчеләр Байтамакның
Борис исемле кешене кем үтергәнлеген эзлиләр, ул исә, барысын да энәсеннән
җебенә кадәр исенә төшерергә тырышып, гасырлар хәтере арасыннан төп
гаеплене эзләү белән мәшгуль булды. Борын-борын заманнардан башлап эзләде
Сәхаби... Башы мәгълүм кебек, ахыры билгесез... Борын заманнан ук эзләргә
кирәклеге хак һәм көн кебек ачык иде...
Борисны кем үтергәнлеге әлегә һаман сер булып кала бирде. Алма
бакчасына каравылчы булып эшкә урнашканнан бирле тирә-юньдә һәм бигрәк
тә «Байтамак» агрофирмасында ниләр булып торганлыгы Сәхаби өчен сер
түгел, ләкин теге канлы җинаятьнең кем тарафыннан кылынганлыгын белмәү
Сәхабине дә бик борчый. Борисның малаен да әнә акылдан язганга чыгардылар.
Монысы аңлашыла, чөнки Варис, әтине мин үтердем дип, тикшерүче янына
үзе барган. Аны беркавым ябып тотсалар да, җинаять вакытында малайның
бөтенләй башка җирдә, төгәлрәге Алтын Бәртәстәге дуслары янында булганлыгы
ачыклануга, азат иттеләр. Малай әтисен югалту кайгысын шулай бик авыр
кичереп, башына бәргәндер дигән фикергә килгәннәр иде. Борис үзе дә
бердәнбер баласы өчен җан атып тора, әллә кайдан зур акчалар юнәтеп, ул аны
чит илгә укырга җибәрде, Байтимердән үтенеп, яңа салынган мәчеткә имам
иттереп тә куйдырган иде. Авылдашлары белән уртак тел таба алмау сәбәпле
хәзер мәчеттә аның урынына Җәмил хәзрәт.
Алма бакчасындагы ерганактан сынган чалгы табып алганнан соң тынычлыгы
югалды Сәхабинең. Чалгыны ул бакча кырыендагы кычытканнарны чабу өчен
кирәк булыр дип алып кайтты. Чөнки аның сабы гына сынган, ә чалгы тимере,
башы кәкрәйгән булса да, исән. Чалгының сабы исә ниндидер тимерме,
үтмәс балта беләнме махсус бәреп сындырганнар кебек. Чалгы тимере сапка
тоташкан урында ул әле кибәргә дә өлгермәгән кычыткан яфраклары һәм куе
кызыл таплар күргәч сәерсенде. Башта ул бу хакта Байбулат агага да әйтмәкче
иде, соңра килененең вафаты кайгысыннан исереп йөргән картны борчымаска
булды, чалгыны каравылчы өе артындагы кычыткан арасына яшереп куйды.
Кемне гаеплисең ди? Өстәвенә Варис гаепне үз өстенә алган дип ишетте, димәк,
җинаятьче табылган дигән сүз бит.
Ләкин халыкның телен тыеп булмый. Әлеге фаҗигале һәм серле җинаять
хакында төрле хәбәрләр йөрде. Байтимернең гаепсезлеге ачыклангач, шик Ябалак
урманы артындагы фазенда хуҗасы Галинга төште. Имеш, ул Байтимергә үч итеп
шулай эшләгән. Соңгы вакытларда Борисны салмыш баштан тол хатын Сания
капкасыннан кереп киткәнлеген дә күргәннәр. Шуннан чыкмаган, имеш... Малае
бозык юлда йөри башлаганга түзә алмыйча үз-үзенә кул салган дип сөйләүчеләр дә
булды. Байтимергә үч итеп эшләнгән эш диючеләр дә күп. Чөнки «Байтамак»ның
эшләре гөрләп бара, көнләшүчеләр юк түгел иде. Алтын Бәртәстәге Хөллиев
коттеджына кереп оялаган «Ради Христа и именем Мухаммеда и для благо
Адама» дип аталган яшьләрне рухи яктан тәрбия кылу фонды кешеләреннән
дә шикләнделәр. Соңгы вакытларда Борис ни өчендер алар янына барып
тавышланып йөргән, имеш. Әлеге фондның җитәкчесе Радий исемле сакаллы
кеше булганлыктан, аны «радикныкылар» дип атап йөртәләр иде. Ләкин бу имеш-
мимешләрнең берсе дә чын хакыйкатьне ачыкларга ярдәм итә алмады.
Сәхаби ерганактан тапкан чалгыны тагын кулына алды һәм аны чүпрәккә
төрде дә тимерчелеккә китте. Чалгының сабына караганда аның хуҗасы ир-ат
булырга тиеш түгел, тик менә ул ирләр кулы белән бик һәйбәтләп тапалган,
кайралган иде. Болай яхшы һәм дөрес итеп чалгы тапый алган ир-ат хуҗа,
әлбәттә, аның сабын да адәм рәвешендә тотарга тиеш!..
Ул килгәндә тимерче ат дагалый иде. Эшен бетергәч, Сәхаби сузган чалгыны
кулына алды һәм беркавым уйланып торды, аннары юан, кыска бармаклары
белән аның тимерен тотып-тотып карады, шәлперәйгән кулына бәйләнгән
капрон җепне күргәч, ирен читләрендә мыскыллы елмаю да кунып алган кебек
булды, аннары гына Сәхабигә күтәрелеп карады:
— Таныш шикелле бу миңа.
— Кемнеке соң? Хәтерләмисеңме? — дип сорады тегесе. Тимерче Зыятдин ага
күп сүзле кеше түгел, ачылып китәргә ашыкмады. Беркавымнан ул барыбер:
— Мин генә тапыйм чалгыны болай иттереп, — диде.
— Син генә?
— Мин генә дә дип инде... Тагын бер кеше бар...
— Кем, кем? — дип сорады Сәхаби.
— Нишкә ул сиңа? Әйтәм, алайса, минем малай!
— Синең малай? Кайда ул малаең хәзер? Кем ул?
— Чалгы тапамый инде ул хәзер. Китаплар яза. Казанда яши ул. Ник,
телевизордан бер дә күргәнең юкмы әллә?
— Бәлки, берәрсе аңа чалгысын тапап бирүне үтенгәндер?
— Авылга кайткан чагындамы?
— Әйе, авылга кайткан чагында!
— Белмим, әйткәне булмады.
— Синең тагын малайларың бармы, чалгы тапый белгән?
— Бар иде, — диде тимерче көрсенеп. — Хәзер юк инде ул!
— Кайда соң ул!
— Каен төбендә!
Сәхаби тимерченең авырткан җиренә кагылды, ахрысы, ул тынып калды.
Ләкин кызыксыну хисе көчлерәк шул:
— Син миңа ачуланма инде, Зыятдин ага! Белмәдем бит!
— Күпләр белми, — диде ул нигәдер һәм чалгыны янә кулына алды.
Сәхаби барысын да белә иде, әлбәттә. Тимерче Зыятдин аганың Нияз
атлы гөрнәдирдәй малаеның очраклы рәвештә һәлак булганын да, армиядән
кайткач, сигез ел Мәскәүдә яшәгәнлеген дә, анда өйләнеп Эльнара исемле
үзе кебек зәп-зәңгәр күзле бик матур кызы бар икәнлеген дә, һәммәсен
дә... Ул гөрнәдердәй егетнең бик кече күңелле, бабасы Фәләхетдин кебек
юмарт, ләкин бик кыю егет икәнлеге дә мәгълүм иде аңа. Ходай Тәгаләгә
андый егетләр кирәк булгандыр, күрәсең, егерме тугыз яшендә ул аны үз
катына алды. Зәһәр җилле ноябрь аеның нәкь башында, аягы таеп китеп,
бишенче кат балконыннан егылып төшеп, бертуган абыйсы кулында җан-
тәслим кылуы тәкъдиренә язылган булгандыр инде... Югыйсә яшәргә теләге
искиткеч зур, тормышны да, зәп-зәңгәр күзле кечкенә кызын да бик ярата
иде... Аның үлеменнән соң ни генә сөйләмәделәр: имеш, үзе балконнан
сикергән, имеш, болай булган, тегеләй булган! Башсыз малай иде ул, әлбәттә,
матур мәгънәсендә, сынландырып әйткәндә. Тик имеш-мимешләрнең генә
берсе дә хак түгел. Рәхмәт яусын, имеш-мимешләрне ишеткән бер таныш
кеше дә шулай дип йөзгә бәреп әйтмәде тагы...Чөнки киң күңелле, игелекле
кеше иде ул бала. Авылга кайткан чакларында да мохтаҗ булган кешеләргә
һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торды. Чү, тукта?! Исән вакытында кемгә чалгы
тапап бирергә мөмкин иде соң ул? Зыятдин агай исенә төшерә алмады. Тик,
ни гаҗәп хәл, шул вакыт Зыятдин аганың бу алма бакчасы каравылчысына
оныгы турында сөйлисе килеп китте.
— Күптән түгел Мәскәүдән оныгы кайтты, — диде ул, Сәхабигә чалгысын
кире сузып. — Капка төбендә басып торабыз шулай күршеләр белән. Һәммәбез
дә бабайлар инде. Мин кырынмаган дә әле. Лапаста йөргән киемнәрдән генә.
Машинадан төште дә онык, мине әллә каян танып алып, туп-туры үз яныма
килде, «Дәү әти» дип, кочаклап та алды. Зур кыз булган инде. Кытайда да укып
кайткан. Әллә ничә чит тел өйрәнгән. Дәү әнисе догалар белә. Һәр көнне укый ул,
оныкларына теләк тели. Бәхетле балалар булырлар, Алла боерса... Кан тарта дип
юкка гына әйтмиләр икән ул... Танып алды бит кызым... Югыйсә күрешмәгәнгә дә
ничәмә-ничә еллар иде. Мәскәү бит, аралар ерак. Рәхмәт әнисенә, кызны һәйбәт
итеп тәрбияләгән, кеше итеп үстергән. Рәхмәт инде киленгә!.. Сергач кызы ул,
Фаилә исемле.
— Мәскәү киленне бик яратасың, ахрысы?
— Барысын да яратам. Олы малайның хатыны бервакыт шулай урманга
җиләк җыярга киткән җиреннән адашты бит. Җәяүләп чыгып йөгердем
артыннан эзләргә. Казакъстан кызы бит, бездәге шикелле урманнарны күргәне
юк. Менә шул... Табып алып кайттык. И сөенүләр шул чакта. Үз кызыбыз
шикелле ул безгә...
Зыятдин ага шул сүзләрен әйтеп бетерде дә, чалгыны тагын кулына алды
һәм Сәхабигә гаҗәпләнеп карап:
— Кан түгелме соң монда?! Нәрсә, берәрсе чалгы белән тавык суйганмы
әллә? Каны свежий бит әле! — диде. Кан тапларын Сәхаби үзе дә күреп алды.
Тимерче чалгыны кире сузды. — Минем малайның үлгәненә биш былтыр инде,
— диде ул һәм тимерче алачыгына кереп китте. Сәхаби аннан: «Ә олы малаең?»
— дип сорамакчы иде, тик вакытында телен тешләп өлгерде. Чөнки бу вакытта
әлеге вакыйгаларны хәбәр итеп утыручы өлкән малай Борис Айсинны кем
үтергәнлеген үзе дә белми. Әлбәттә, ул беленәчәк, Җәбраил фәрештә ярдәме
белән берәрсенә бу хакта хәбәр киләчәк... Дөресрәге, әлеге хәбәрне күк йөзенә
язылган каурыйсыман болытлардан Сәхаби укыячак иде...
Зыятдин ага алачыктан кире чыкты, инде кузгалырга әзерләнгән
Сәхабигә:
— Кече малай да бик кече күңелле, һәркемгә ярдәм итәргә атлыгып тора
ие, дип әйттем бит әле. Аннан да сорап карармын, яме, Сәхаби, — диде җитди
кыяфәт белән.
— Кайчан? Ничек?!
Сәхаби аптырашта иде.
— Тегендә баргач инде, — диде тимерче һаман да әле җитди рәвештә.
— Кайчан булса да барыбер бер тагын күрешәсе булыр бит. Минем абыстай
китаплар укый, вакыт булганда мин дә тыңлаштырам инде шунда.
Шул күрешүдән соң күп тә узмады, Зыятдин ага вафат икән дигән хәбәр
ишетте Сәхаби. «Күңеле сизенгән икән!» — дип уйлап куйды ул үзалдына.
«Авыр туфрагы җиңел булсын!..»
Икенче бер вакыт, йомышы төшеп, тимерче алачыгына сугыласы иткән
иде, якынрак килгәч, сандалдагы тимергә бәрелгән чүкеч тавышы ишетелә
башлады, әүвәл сәер булып китте, аннары әлеге хисне аптырау алыштырды:
чүкеч тавышына кадәр таныш — Зыятдин аганың хәбәр биреп торучы малае, сүз
иясе, каләмен ташлап, кулына чүкеч алмагандыр бит инде?! Тагын да якыная
төшкәч, күрде — Зыятдин ага үзе түгелме соң? Менә сиңа табышмак! Ул аңа,
тегесе Сәхабигә карап тик торалар!..
— Ие, күктән төштем! — дип куйды тимерче, аның сораулы күз карашына
җавап итеп. — Ул гадәттәгечә шаярта иде.
«Үлеме турындагы хәбәр ялгыш булган икән!...» — дигән фикергә килеп
өлгергән Сәхаби нәрсә булса да сорарга һаман батырчылык итми әле. Зыятдин
ага аңа үзе ярдәмгә килә:
— Әйткәнием бит мин сиңа малай янына барып кайтам әле дип.
«Әллә клиник үлем булганмы моның?» Әлеге фикере үзенә дә кызык булып
тоелган Сәхаби, бу юлы инде тартынмыйча, уңайсызланмыйча:
— Үлгән дигәннәренә тамчы да ышанмаган идем түлке, — дип куйды. Олы
кешенең хәтере калыр дип уйламады да...
— Сине үлеп тә ышандырып булмый икән инде, алайса!
— Булмый, — диде тегесе фикерле иреннәре белән.
— Йә, сөйлә, алайса!
— Һе... нәрсәсен сөйлисең инде аның? Алып киттеләр үз киемнәренә
киендереп. Кызык анда: әүвәл бар дөнья ап-ак нурга күмелгән ие, аннары
төрле аллы-гөлле төсләр күренде. Аннары шул юлның бер башында яктылык
күренгәндәй булды. Мин шул тар җир астыннан очтым гына инде... И анда
халык! Исәбе юк кешенең! Болар арасында тапталам, ахры, мин әйтәм. Юк,
тапталмыйсың икән, бар да тәртип белән анда! Этеш-төртеш тә, ыгы-зыгы да юк.
Малайны күреп алдым. Әйдә, мин әйтәм, өйгә кайт, кызыңны да күреп китәрсең,
дим. Бер сүз дә әйтми. Үзе елмая тагын. Сөйләшмиләр икән анда...
Агач сука белән җир сөрәләр анда. Трактор да, плугларын да күрмәдем.
Минем малай да агач сука тоткан. Исән чагында, фермер гына булмыйсыңмы
соң, ул Мәскәүләрдә йөргәнче дигәч, җир сөреп кем баеган ди торган ие. Тимер
сукалар булмагач, мин әйтәм, алайса боларга тимерче дә кирәкми икән инде
дидем дә, кире кайтып китәргә булдым мин... Менә...
Берәү булса, тимерченең бу сөйләгәннәреннән эчен тотып көләр иде, Сәхаби
көлмәде, кыяфәте дә бик җитди, иреннәре кысылган, ләкин күзләре елтырый
иде. Сулыш алуларына хәтле ешайды. Ул аңлады: Зыятдин ага, чынлап та,
клиник үлем кичергән һәм шуннан арынгач, тимерче төрле төсләр дөньясына
чумган. Ул үзенең ике халәтен бер итеп сөйли иде Сәхабигә...
— Алар ул агач сукага, тракторлары да булмагач, мин әйтәм, үгез
җиккәннәрме?
— Элекке бабайлар кебек дисеңме?
— Суканы кем, нәрсә тартып бара?
— Адәм балалары үзләре тарта, — дип куйды Зыятдин ага һәм тынып калды.
— Нәрсә, кешеләр ат урынына җигелгәнмени?
— Җигелмәгәннәр дә инде... Әллә ничек кенә.. Әәә-ә-әә! Мин анда күрше
Һамисны да күрдем бит әле. Гомер буе күрше булып яшәдек, якын кеше
бит инде. Исән чагында мәчет ягына борылып та карамаган ие. Мин Аллага
ышанмыйм ди торган ие. Начар кеше түгел ие ул, ышанмады тек, ышанмады
инде, нишләтәсең аны үзе шулай киребеткән булгач... Монда мәчеткә киеп
барырга дип кәллә сайлый. Аптырап беткән үзе, түбәтәйләрнең берсен дә
башына ярата алмый: кайсы кечкенә, кайсы зур. Миннән дә һаман сайлап
калды әле. Исән чагыңда кәллә киеп өйрәнмәгәч, ярата алмыйсың кәнишне,
дим. Мине ишетми, сайлавын белә...
— Үзләре сөйләшмиләрме?
— Сөйләшмиләр шул. Безнең бөтен авыл кешесе шунда. Кая ул авыл кешесе
генә! Брежневны да күрдем әле мин анда!
— Шыттырасың, Зыятдин ага, синең хыялый икәнлегеңне беләбез!
— Валлахи газим менә!
— Йә, ничек?
— Бишектә ята Брежневың. Ике фәрештә бертуктаусыз тирбәтеп торалар.
Туеп беткән теге тирбәлә-тирбәлә, башы әйләнә, күрәсең, күңеле болгана,
төшәсе килә. Төшермиләр бишектән, гел тирбәтеп торалар. Җылый теге
аптырагач, һаман төшәргә маташа.
— Кып-кыска вакыт эчендә әллә кемнәрне күреп бетергәнсең син! Карале,
Зыятдин ага, Борис күзеңә чалынмадымы шунда?
— Чалынды, ник чалынмасын! Сорадым дә әле мин аннан, сине кем харап
итте суң, дип. Җинаятьчене тапмаган өчен Хәйбүш малае Мирзаны эшеннән
чыгарып ташларга уйлыйлар, әйт инде кем үтергәнен дигәч, кул гына селтәде.
Эзләмәгез, янәсе, файдасыз эш ул дигәндәй!..
— Кызык? Эзләмәгез диме?
— Шулай ди. Чиркәү ягына да кереп чыктым әле мин анда баргач... Гайсә
пәйгамбәр үзе ачты капканы...
— Ну, Зыятдин ага, монысын инде...
— Юк, арттырмыйм, чын дөресен сөйлим, күргәннәрне генә... Менә, ягъни
мәсәлән, Ельцинны күрдем, күпердән сикерә ие. Сикерә дә, ярга кире менә.
Бүтән сикермәскә тели, тик фәрештәләр тегеңә тагын сикерергә кушалар;
сикерә инде, нишләсен тегеләр кушып торгач... Тагын ярга менә, күпер өстенә
бастыралар да, тагын сикерергә кушалар. Шулай гел сикереп тора... Күренеп
тора: тәмам хәлдән тайган мескен... Күпере дә бик биек түгел үзе... Шуннан әллә
кайдан гына күпер өстенә бер трамвай килеп туктады. Ельцин шуңа утырды. И
йөри дә йөри, йөри дә йөри трамвайда. Берзаман туйды, трамвайны туктатып,
төшмәкче була. Төшермиләр тегене, тагын йөр әле диләр бугай. Менә шул,
мин киткәндә дә трамвайда калды әле Ельциның...
— Боларның барысы белән дә кем идарә итә соң анда?
— Белмим, — диде тимерче. — Ходай Тәгаләдер инде?
— Син аны үзең күрмәдеңмени?
— Юк. Кертмәделәр.
— Шунда хәтле барып та керә алмадыңмы? Менә монысы ялгандыр инде,
Зыятдин ага?! Ышанмыйм...
— Кертмәделәр дидем бит инде! Ник кертмәгәннәрен дә беләм!
— Йә?
— Әтинең бер чыбык очы туганы теге заманда мәчет манарасы кисү эшендә
катнашкан булган... Шуны искә төшерделәр. Мин үзем белмим дә аны. Анда
беләләр икән...
— Беләләр, — дип куйды Сәхаби. — Син хәзер бар нәрсәне беләсеңдер
инде, Зыятдин ага?
— Белмим, — диде тимерче. Аннары монысын ишетмәсеннәр дигәндәй,
пышылдап әйтте: — Белмим... Ләм.Мим. Җәмил хәзрәт шулай диде. Аннан
сора калганын...
— Ләм. Мим. — Белмим? Рифмамы бу?..
— Малай, рифма түгел, диде, Әлиф. Ләм. Мим. Ра... — диде.
Йа, Хода! Бу сереңне начар уйлы адәмнәреңнән сакла!..
Зыятдин ага, бер караганда, аз сүзлегә охшаган гап-гади тимерче, тел
ачкычлары табылган очракта тәмләп сөйләргә бик ярата иде шул. Аның
Сәхабидән тиз генә аерыласы килмәде, чөнки тегесе бүлдермичә тыңлый белә
иде.
— Теге... кем әле? Ә-әәә, бер зур түрә дә килеп китте анда! Әлигарх бугай!
Вәт, каһәр, фамилиясе тел очында гына тора инде! Вәт әкәмәт.
— Зыятдин ага. Теге сөйләгәннәреңә чынлап торып ышана башлаган идем,
монысы точно әкият инде! Исән кеше нишләп йөрсен анда! Юк, монсына
мәңге ышанмыйм! — диде Сәхаби.
— Ышанмасаң, тыңлама, бар йөрмәгез монда мешәйт итеп,эш калдырып.
Әнә, ат дагалатырга килгәннәр, — диде тимерче, Сәхабигә аркасы белән
борылып. Сәхаби үзенең дорфалыгы өчен гафу үтенгәндәй, йомшак кына тамак
кырып куйды. Зыятдин ага янә аңа таба борылды да, сөйлимме дигәндәй, аңа
күтәрелеп карады. Сәхаби дәшмәде, әмма ул тыңларга әзер иде.
— Үзе самолетка утырып килде. Теге... тавыш тизлегеннән дә катырак оча
торган самолет бар дип сөйлиләр бит әле... Шул самолет бу дөнья белән теге
дөнья арасын ярты сәгать эчендә уза икән! Килде бу. Әрвах халкы чорнап алды
моны. Теге түрә сөйли, бертуктамый һаман сөйли дә сөйли. Җыелган кешеләр
аны бик бирелеп тыңлыйлар, әмма бернәсә дә аңламыйлар. Аңлаганга салышып
елмаялар гына. Халык елмайгач, теге тагы дәртләнеп сөйли башлый. Кемдер
килеп җилкәсеннән сыйпый, кайсыларыдыр пеләш башын сыпырып карый.
Тик теге түрә каршы килми, мин гади халык яклы кеше, пеләшемне рәхәтләнеп
сыпырыгыз, пажалысты гына ди! Бер почмакта бик матур хур кызлары да
җыелып тора бит инде. Бу аларга таба борылды да: «Арагызда татар кызлары
бармы?» — дип сорый. Ике хур кызы кул күтәрде шулчакта. Татар кызларын
аеруча яратканлыгы күренеп тора. Үзе дә яшереп тормады ул моны: «Мин татар
кызларын яратам, шуңа күрә хатыннан да аерылдым әле менә!» — ди. Шулчак
бер әрвах кул күтәрә, түрә аңа да сүз бирде: «Син хатыныңнан байлыгыңны
яшерү өчен аерылгансың дип сөйлиләр. Шул дөресме», — ди. Теге моңа таба
карап торды-торды да: «Анда, Җирдә, бөтен байлар шулай итә. Түлке мин аның
өчен генә аерылмадым. Дөресен әйтим, монда, Христос янында, ялган сүз сөйләп
тормыйм, андый максат та бар иде безнең, кәнишне. Нишлисең, байлыгы булган
бар кеше шулай итә бит. Миңа, түрә кешегә, калганнардан аерылырга ярамый,
алайса халыктан аерылу була ул», — дип куйды. Аннан соң дөбер-шатыр түрә
артыннан бик озын бер поезд килеп җитте. Теге... тиз йөри торган поезд. Түлке
бусы товарный поезд. И-и, шунда шыплап алтыннар тутырылган! Ялт-йолт
килеп тора инде бөтен вагон, мин сиңа әйтим. «Җир өстендә байларга каршы
каты чаралар күрелә, байлык өчен налоглар арттырылды. Монда налог юк,
шуңа күрә, үзем килгәнче минем алтыннар монда торып торсын әле», — дип,
халыктан рөхсәт сорый. Нишләсеннәр, рөхсәт бирделәр инде. Шуннан, мин
сиңа әйтим, бер фәрештә очып килеп, поезд вагоннары өстеннән канатын кагып
узган ие, теге сап-сары ялтыравыклы алтыннарың гап-гади тимергә әйләнеп
куймасыннармы! Җыелган әрвахлар да шаккатты бу хәлгә, түрә агай үзе дә
аптырап калды! Вагон-вагон алтын тиктомалдан гап-гади тимергә әйләнсен
әле! Шуннан соң бу, матур итеп сөйләвеннән туктап, тынып калды, аннары
үпкәләгән тавыш белән: «Килмим мин монда бүтән! Беркайчан да!» — дип,
нәкъ балаларча үпкәләп китеп барды.
Зыятдин ага башын күккә таба күтәрде һәм:
— И ул тегендәге вагон-вагон тимер монда булсын иде, төрән ремонтларга да
тимер калмады, — дип көрсенеп, алачыгына таба юнәлде. Тик алачык ишеген
ачарга дип сузылган кулы кире төшеп, кабат Сәхабигә таба борылды:
— Искә төште теге түрәнең фамилиясе: «Хрушуп!» — диде ул, ышанычлы
тавыш белән.
— Ничек Хрущев булсын!? Ул күптән үлгән бит инде!??
— Суң...үзең дә әйттең бит: тере кеше теге дөньяда нишләп йөрсен дип.
Ышанмаган булганыең, менә бит, хәзер дөрес. Әле ул җыелып торган хур
кызларына чәчәк урынына бер көлтә кукуруз да бүләк итте! Менә, Сәхаба,
шундый хәлләр!...
— Мин — Сәхаби!
— Сәхаба син, тегеннән белеп кайттым чын исемеңне... — дип куйды
Зыятдин ага һәм бу юлы алачык эченә үк кереп чумды.
«Малае юкка гына язучы булып йөрми икән.... Атасына охшагандыр,
фантазиясе көчле, анысы да шыттырырга хирыстыр» — дип уйлап калды
Сәхаби-Сәхаба аның артыннан.
Пәри чокырына су тулганнан соң аның исемен янә «Көмешле күл»дип
үзгәрткәннәре мәгълүм Сәхабигә. Бу күлне юкка гына көмеш исеме белән
атамадылар, мәктәп химигы аның составында көмеш барлыгын раслады. Ләкин
ничек кенә атасаң да, ул барыбер Пәри чокыры иде. Бу яклар хәтерли: Пәри
чокыры узган гасыр башында чынлап та мул сулы күл булган һәм исеме дә
«чокыр» түгел, «күл», «Урман күле» булган.
Авылдагы соңгы кулак Себергә олактырылып, ярлы Ярулла агай, соңгы
кәҗәсенең мөгезеннән тотып, кызыл коммуна абзарына илтеп бәйләгәннән соң,
Ябалак авылында күмәк хуҗалык оештырып йөрүче элеккеге бетле хәерчеләрдән
укмаштырылган кызыл авызлы коммунарлар, ниһаять, җиңел сулап куя ул
чакта. «Наша правда» колхозы Ябалакта беренчеләрдән булып оеша һәм шул
хакта өскә хисап кәгазе китә.
Бу олуг вакыйганы билгеләп үтәргә кирәк бит инде. Соңгы кулак юк ителде,
ярлы Ярулланың сыңар мөгезе колхоз абзарында. Бөек җиңү өчен тагын ни
кирәк?! Моннан соң, әлбәттә, җылы тирес астына тыгып куелган колаксыз
бидонны актарып алсалар да була. Тиресекә буялган бидонлы көмешкәне банка
сыман тар авызлы балчык чүлмәкләргә бүлеп чыгалар.
Мәҗлесне күл буенда җыярга карар иттеләр. Кәефләре күтәрелеп киткәч, ул
заманнарда әле эчәргә өйрәнмәгән коммунарлар, беркавымнан чүлмәкләрдәге
сыеклыкны, күл буеннан камышлар өзеп алып, шуның көпшәләреннән генә
суыра башлады. Мәҗлес җыелып ашыкканнар икән. Авылда сөрелмәгән тагын
бер чит элемент калганлыгын искәрмәгәннәр бит! Үз бакчасы артында мондый
бозыклыкны күргән Камил мулла, манарасы киселгән мәчет түбәсенә менеп
утырды да үзенең яңгыравыклы матур тавышы белән дога укыганнан соң
болар өстенә ләгънәт яудырырга кереште. Бер исерек коммунар берданкасы
белән Камил мулланы мәчет өстеннән атып төшерде. Ыгы-зыгы купты, авылда
мәхшәр башланды.
Хәер, бу мәхшәр Пәриле күлнең үзендә дә башланган иде. Кинәт давыл
купты, күлнең суы ярларына сыеша алмыйча ташыды һәм шул уңайдан
мәҗлестәгеләрне дә юып алып китте. Шуның артыннан ук, җир убылып,
кешеләр дә, күл үзе дә юкка чыкты.
Комсыз коммунар түрәләрдән котылуларына сөенәсе урынга авыл халкы
пошаманга төште. Якты киләчәккә барабыз дип кенә торганда, «Наша правда»
колхозы җитәкче-түрәләрсез калды. Түрәләрне күле-ние белән пәри алган,
кире кайта алмаслар дигән шомлы фикергә киленде. Шуннан соң «Урман
күле» исеме урынына дымлы, юеш балчык кына калган урын «Пәри чокыры»
дип аталып йөртелә башлады. Күле чукынмас, ябалаклыларның урман буенда
ук тагын бер күлләре бар әле, иң әһәмиятлесе, халык түрәләрсез калды! Иң
куркынычы, иң яманы әнә шул иде!
Түрәләрсез тормыш тормыш түгел иде!.. Халык аларны бик кызганды.Бүген
түрә халкына хөрмәт шул заманнан килә. Бүген түрәләрнең караклыгына күз
йому әнә шул вакыйгадан соң башланды. Авыл бу турыда бәет тә чыгарды:
Түрәләрсез халык:
Димәк, ятим калдык!
Ата-анасыз калдык,
Ашаган тагарак ярык.
Өйсез-түбәсез калдык,
Ашсыз-сузыз калдык,
Телсез-авызсыз калдык,
Һәм көмеш айсыз калдык!
Без бәхетсез халык,
Бик бәхетсез
Һәм бик ябык!..
Әлеге декламацияне кычкырып сөйли-сөйли, халык күл булган урынга
агылды, кайнар яшен түкте. Шуңа күрә бу бәхетсез халык елаудан туктый
алмады. Күз яшьләре белән Пәри чокыры тула язып, хәтта күл кире әйләнеп
кайткан кебек булды. Тик түрәләр генә мәңге кайтмаячаклар иде!..
Түрәләрсез тормыш, чыннан да, тормыш түгел иде. Болар үз араларыннан яңа
түрәләр сайларга булдылар. Түрә булачак кешеләрнең холыкларында түбәндәге
сыйфатлар чагылырга тиеш иде:
— Кем күзен дә йоммыйча ялган сөйләргә сәләтле?
— Кемнең кулы озын?
— Авылда карак даны чыккан нинди нәсел бар?
— Кем иң эшлексез?
— Кемнең ояты табан астында?
— Кем кеше кайгысына төкереп тә бирми?
— Кем йөрәк урынында таш йөртә?!!
Төп шартлар менә шулардан гыйбарәт.
Шул рәвешле үктәбер инкыйлабыннан соң түрәләрнең яңа династиясенә
нигез салынды. Түрә дигәч тә... Әйе, бу халык үз арасында берничә төркем-
катламга бүленә. Иң югарыдагысы «Түлле түрә» була. Аннан соң «Түгәрәк түрә»
төркеме. Шуның артыннан чиратта «Түм түрә» катламы тора. Әлеге сыйныфның
соңгы чылбырында «Түмгәк түрә»ләр. Катламның һәркайсының, исеменә
карап, үз дәрәҗәсе, вәзгыять-җәмгыятьтә тоткан урыны бар. Мәгънәсеннән
аңлашылганча, Түлле-түрәнең мая төбе буш түгел, ул түрәлек итү дәверендә
шактый түл, ягьни байлык урлап өлгергән, балалары чит ил гражданнары,
шунда яшиләр, моның тапкан акчалары чит ил банкларында әйләнә. Ләкин
үзе бу илдә яши, балалары янына оныкларын сагынганда гына яки арка
кыздырырга барып килә. Моннан бөтенләй диярлек файда юк, җитәкләгән
оешмасы таркалыр дәрәҗәдә, әмма акча суыру каналлары һаман эшли, алар
исә чит илгә шуа тора.
Түгәрәк түрә иң шома, хәрәкәтчән катламнан. Моның балалары әле мәктәп
яшендә яки студентлар. Алар һәммәсе чит илдә белем эсти. Киләчәктә шунда
ук яшәп калырга өмет тота.
Түмтүрәләр әлегә түгәрәкләнеп җитмәгәннәр. Боларны «клан» дигән
тылсымлы көч хәрәкәтләндерә, алар үрчүләрен һаман дәвам итәләр.
Түмгәк түрәләрне «клан» туганнарының кода-кодагыйлары, кияүләре тәшкил
итә. Болар аеруча әрсез, чөнки тизрәк түгәрәкләнәселәре килә. Шул активлыклары
аркасында алар, һәр юлда түмгәк булып, комачаулык итеп утыралар.
Түрәләрдән гаеп эзләү, аларны тәнкыйтьләү, бар яманлыкны фәкать
түрәләрдән генә күрү бу илнең канына сеңгән. Баксаң, түрә галәмнән яисә
Марс планетасыннан килгән кеше түгел ләбаса! Ул да гап-гади кеше. Теге чакта
авыл кадәр авыл түрәсез калгач, халык нишләде? Юк, берәү дә чәчәргә кирәк
дип басуга чыгып йөгермәде, берәү дә сыерлар савылмый калган дип фермага
чыгып чапмады. Һәммәсе, кайгырышып, бүре тарафыннан өркетелгән көтү
кебек, клубка өелделәр, җыелыш арты җыелыш җыйдылар. Атналар буе түрә
сайлау ыгы-зыгысы барды! Ярулла агайның колхоз абзарына бәйләгән сыңар
мөгезле кәҗәсе ачтан тәгәрәп егылды. Ул вакытта авылда бер генә түрә дә юк иде
югыйсә! Димәк, ул җыелышларны түрә җыймады, кешеләр үзләре шулай теләде,
аларның түрәле буласылары килде. Чөнки бу шундый халык иде. Ленин үлгәч,
хәтта кайгыдан үз-үзләренә кул салучылар булган дип сөйлиләр. Сталин үлгәч,
безне ятим иттең, сөекле атабыз, дип, ил белән бергә җылаганнар. Грузинның
кайчан урыс белән татарга ата булганы бар соң әле? Брежнев каен төбенә китеп
баргач та, шундый хәл булды, җылады халык. Үксеп-үксеп җылады, нишләрбез
дип җылады! Ельцин үзен жәлләтү өчен күпердән сикергәч тә жәлләп җылады.
Шул кызгану хисе әлеге әфәндене зур түрә итте. Бүген шома егетләр юкка
Мәскәүнең «сазлыклы» урамында акырып-бакырып йөргән булалар. Халык
барыбер кызганмый аларны. Күпердән сикерсеннәр, йә булмаса халыкны
жәлләтерлек берәр геройлык гамәле кылсыннар! Менә шуннан соң, бәлки,
түрә итеп сайлап куярбыз без аларны!.. Бер җәбрәй кызының миллионнарын
ФСБ алып чыгып киткәч тә еладылар. Ач-ялангач, биш тиен хезмәт хакына
очын-очка ялгап яшәгән хәерчеләр,түрәләр тарафыннан мыскыл ителгәннәр
кызганып җыладылар бичараны! Өйдәге сейфына гына да кайдан килгән ул
дистә миллион доллар дип уйлаучы булмады, чөнки кызганып яшь түгәсе бар
иде. Менә шундый халык инде без...
Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.
"КУ" 7, 2014
Фото: pixabay
Теги: роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев