Гарасат (дәвамы)
Алты айлык баланың авыру галәмәте дә гайре табигый булды: моңарчы гел елап яисә тавыш биреп яткан нарасый бермәлне тынып калды. Күзләре ачык, үзе селкенә, кыймылдый, тик ими сорап та, асты юешләнсә дә, элеккеге кебек еламый...
Төш күрү
Борын-борын заманда бик зур, дәһшәтле патшалыкта бер сихерче булган.
Беркөнне ул гадәти булмаган сыекча уйлап тапкан һәм аны әлеге патшалыктагы
гади халык эчә торган суга тамызган, ди. Ошбу суны эчкән һәр кеше беравыктан
сәерләнә, хәтта җүләрләнгән кебек, ди. Күпмедер вакыт узуга, әлеге судан авыз
итә торгач, патшалыкның барча халкы акылдан язып беткән, ди.
Патша гаиләсе эчә торган суны исә махсус коедан алганнар, тылсымчы биек
коймалар аша анда үтеп керә алмаган.
Менә, күп тә үтми, патшалыкта төрле сәер, гайре табигый хәлләр башланган,
халык ыгы-зыгы килгән, буталыш, фетнәләр кабынган! Патша, тәртип салырга
теләп, бер-бер артлы яңа әмерләр чыгарып караган, вәзир-яраннар аларны
шундук халыкка ирештерә торган булган. Ләкин халык, патша акылдан язган
дип уйлап, әлеге әмерләрдән көлгән генә. Патшаның акылдан язуы хакындагы
хәбәр мәмләкәт буенча таралган, һәм халык: «Безгә җүләр, акылсыз патша кирәк
түгел», — дип фетнәләр күтәрә икән. Хәлләр торган саен катлауланганнан-
катлаулана барган, халык һаман патшаның «җүләр» әмерләренә буйсынырга
теләми икән, ди. Чөнки алар хәзер патша сараендагылар таләп иткән тәртип
белән яшәргә теләмиләр, әмерләрен дә акылсызга саныйлар бит инде. Патша
гаиләсе белән аның яраннары исә халыкның ни сәбәпле болай чуалуының
сәбәбен аңламый, дөресрәге, өстәгеләр белән астагылар һич уртак тел таба
алмый икән, ди. Патшаның хатыны зирәк була, ул патша янына килә дә әйтә:
«Бәлки безгә дә алар эчкән суны эчә башларгадыр?» Башка чарасы калмаган
патша бу фикер белән ризалаша һәм алар да халык эчкән, акылдан яздыра
торган суны эчәргә карар кыла. Шулай итеп алар үзләре дә акылдан язганнар
һәм патша теләсә нинди әмерләр чыгара башлаган. Ошбу указлар халыкка
бик ошаган, алар тынычланып, ошбу канун-күрсәтмәләргә карусыз буйсына
башлаганнар, ди. Шул рәвешле генә халык белән уртак тел табылган һәм әлеге
патша бик озак еллар теләгәнчә идарә итә алган.
Вакытлар үтә торган. Акылдан язганнар патшалыгында тормыш үзенчә,
боларның суын эчеп карамаган күрше патшалыкларда исә бөтенләй башкача дәвам
итә икән. Еллар узгач, теге тылсымчының оныгы, бабасын да уздырып, бөтен
Җир шарындагы суларны агулый торган сыекча уйлап тапкан һәм аны сулыкларга
тамызып чыккан. Тора-бара Җир кешеләренең барысы да акылдан язып беткән.
Тик шунысы бар: әлеге сыеклык кайбер кешеләргә тәэсир итә алмый икән, алар
тулы акыллы булып яшиләр, ди. Болар калганнарга нинди су эчкәннәрен һәм
кылган гамәлләренең дөрес түгел икәнлекләрен аңлатмакчы булып тырышалар
икән. Тик аларның сүзләрен берәү дә чынга алмаган, ышанмаган, киресенчә,
аларны җүләргә санаганнар, сез акылдан язгансыгыз дигәннәр, ди.
Җир шарындагы гавамның тереклеге әле дә булса шул көенчә дәвам итә
икән, ди...
Ошбу риваятьне Байтамак халкы Камай авызыннан ишетте. Ә Камайның
бу турыда кайдан укыганлыгын берәү дә төпченеп тормады, чөнки аның
Мәскәүләрдә белем алып кайтканлыгы мәгълүм ләбаса.
Кайбер кеше ачуын, кайгы-хәсрәтен эченә җыючан, кемдер күңелендәгесен
һәрвакыт тышка чыгарып тора, һичбер вакыт үзенә җыеп сакламый. Камай
да шундыйлардан. Аның хәтта тиктомалдан гына: «Су эч!» — дип куюлары да,
берәр кайгы-хәсрәтен сөйләп, бушанырга теләгән кешегә дә җавабы шул бер
булыр: «Су эчеп куй син!» — дигән сүзтезмәдән артмый. Ләкин ул «Су эчеп
куй! Хәлен җиңеләер!» — дип әйтеп бетерми, бары «Су эч! Су эчеп куй!» гына.
Шуннан соң хәлең җиңеләерме, шуннан соң эчең бушармы, анысын инде
син үзең белерсең! Хәер, Камай ошбу сүзне юкка гына әйтми, чөнки су эчеп
куйганнан соң адәм баласы, чыннан да, җиңеләеп китә, җанына тынычлык
иңә. Монысын исә һәр кеше үз халәтеннән чыгып белә.
Камайдан син суның һәм тимернең нинди молекулалардан торганлыгын
сора, ул шунда ук җавап бирер, җавабы да уйдырма түгел, фәнни, ягьни
ышандырырлык булыр. Африкадагы баунти кабиләләренең тарихы хакында
мәгьлүмат сора, җавапны шундук ишетерсең! Ләкин түфли башың нигә
тишелгән кебек гадәти сорау бирергә уйласаң, җавап көтмә, Камай мондый
сорауны ишетүгә, кыяфәте белән нәкъ сабый баланы хәтерләтеп, иңбашын
гына җыерып куяр, яки әлеге сорауны бөтенләй ишетмәгәнгә салыныр. Озын
Хәсәннең хатыны Фәһимә усалмы, юкмы кебек сорауларга да Камай җавап
бирә алмас. Фәһимә Фәһимә инде, тагын нинди булсын ди ул! «Фәһимә»,
алар телендә «Пәймә», кушаматы «Фетнә-Петнә Пәймә». Шуннан башкасын
Камайдан сорамагыз. Ул беркайчан да кеше турында гайбәт сөйли белми.
Һәрвакыт үткен акыллы булган Камай гади тормышта бик гади, самими,
беркатлы ихлас егет иде. Начарлык кылуның ни икәнлеген дә белми Камай.
Хатын-кызга матур-матур сүзләр әйтеп, күңелләрен күтәрү — шулай ук
Камайның гадәтенә кергән бер сыйфаты.
— Сине бүген төштә күрдем әле. Ап-ак күлмәк кигәнсең. Ирегез белән
икегез каядыр кунакка барасыз. Икегез дә шат, көләсез, елмаясыз!
Ул бу сүзләрне әйткән хатынның нәкь шул көнне ире ләх булып эчеп
кайтып, өйдә уклау уйнап алган булса да, тегесе моңа чын күңеленнән сөенә,
иренә булган ачуы да шундук онытылып, дөнья киң һәм матур булып күренә
башлый.
— Яулыгың бигрәк матур, Фәлән апай. Малаең алып кайтып биргәндер инде!
Бу сүзләрне ишеткән апа кеше шәһәрдәге малаеның бүләккә яулык алып кайту
түгел, хат та язмавын әйтеп тә тормый инде, хәтта телефоннан да шалтыратып
хәл белгәне юк, элегрәк айга бер булса да кайтып күренә иде. Шәһәр кызы белән
йөри башлагач, ул кайтулар да сирәгәйгән була. Шулай да Камайдан мондый
мактау ишеткән авылдаш апага рәхәт булып китә, ул авызын ерып елмая, аңа
рәхмәтләр укый. Аның бик тә, бик тә шул чагында, Камайның бераз гына булса да
юлын бүлеп, вакытын алып, малаеның кечкенә вакытта эшләгән берәр шуклыгын
сөйлисе килеп китә. Ләкин Камайның тыңлап торырга вакыты юк, Камай ашыга.
Тик кая ашыкканын үзеннән башка берәү дә белми. Ә теге апа, авызын ерган
хәлдә, игелекле теләкләр теләп, аның артыннан бик озак карап, озатып кала.
Әйе шул! Матур яулык кына түгел, әллә ниткән кыйммәтле-кыйммәтле бүләкләр
алып кайтыр әле аның газиз улы! Бу фикер апа кешене тагын да канатландырып
җибәрә. Бер дә ким түгел аның баласы кешенекеннән!..
«Безнең авыл кешеләре... тау башы урамнары Каспий буенда, югары урамнар
Алтай якларында, яңа урамнар Төньяк Кытай стенасы буйларында яшәгәннәр.
Аларның һәркайсы артыннан яраткан сихәтле чишмәләре дә ияреп кайткан.
Әбелхәят чишмәсе Әллүкигә Урал таулары артыннан ук килгән. Искән җилгә
утырып килгән. Болыт булып килгән Әбелхәят чишмәсе безнең авылга.»
Бу сүзләрне ул мәктәп балаларына сөйли, Камай абыйларының күп белгәненә
шикләнмәгән бала-чага авызын ачып тыңлый һәм һәркайсы күңеленнән генә
шул мизгел эчендә, хыял канатларына утырып, Алтай тауларына барып кайта,
Каспий диңгезендә чумып чыга, Ерак Көнчыгышка ук барып җитеп, боланнарга
атланып йөрергә дә өлгерә. Аннан соң Камайның түбәндәге такмагын куен
дәфтәренә теркәп куя:
Килә давыл, китә авыл,
Барган юлы ни юлдыр?
Идел-Чулман үз йортыбыз,
Авыл китсә ни булыр?
Идел суы кага торыр,
Үз баласын ул да таныр!..
Тынсын давыл.Калсын авыл,
Шунда бөтен көчебез.
Су эчегез, су эчегез!
Олыгыз вә кечегез,
Этегез һәм бетегез!..
Камай сүзләренең, телдән телгә күчә-күчә, авыл буенча йөрүләре исә хак
иде:
— Ачуыгыз килгәндә су эчегез!
— Бик каты тамагыгыз ачканда су эчегез!
— Ирегез авыр сүз әйткәндә, телегезне тешләп, су эчегез!
— Шук балагыз чәшке төшереп ватса, ачуланырга ашыкмагыз. Кул
күтәрмәгез! Су эчегез! Үскәч, аңа дөнья үзе дә кул күтәрергә өлгерер әле!
— Хатыннарыннан кача-поса уҗымга керергә ниятләнүчеләр! Су эчегез!
— Ирләренә хыянәт итәргә уйлап йөргән хатыннар су эчсен!
— Көнче күршеләр! Талашмагыз, су эчегез! Хөсетлегегез тиз басылыр һәм
башкалар, һәм башкалар!
Күптән түгел «Диннәр һәм бүгенге дөньяви вәзгыять» дигән темага «Аурупа
союзы»ның фәнни Үзәге уздырган бәйгедә Камай Җамалетдиновичның доклады
бүләкле урын алды. Элегрәк, Камайның «су фәлсәфәсенә»дә, кайбер сәер
гадәтләренә дә көлебрәк караган кешеләр «аһ» итте! Аурупа бәйгесендә Камай
призлы урын яулаган бит! Камай яулаган шул! Аларның Байтамак Камае!
Тигәнәк Камай!!!
Бу вакыйгадан соң алар Җәмил хәзрәт белән дуслашып киттеләр, кичләр
буе утырып сөйләшәләр, бәхәсләшәләр дә...
Баштарак Камай Байтимерне өнәп бетермәде. Хәтта ул очучы булса да,
космонавтлар әзерли торган төркемдә булганлыгын ишетеп белсә дә, соңрак,
Байтамакта агрофирма төзеп, хәзер, халык әйтмешли, аларның «колхоз рәисе»
булуына да карамастан! Камай яшьрәк чакта, дөресрәге, малай вакыттан күршесе
Нурбикәгә гашыйк иде. Авылда шулай булгалый, малайларны: «Син аның
кияве, фәлән-төгән!» — дип котырта башласаң, алар, чыннан да, күрше апасына
гашыйк булып куеп, борынына чынлап торып хатын-кызның итәк җиле бәрелә
башлаганчы, шул рәвешле хыялланып йөри торган була. Дөрес, яшь аермалары
шактый булуга карамастан, буй үстергәч тә, Нурбикәгә булган тартылу хисе
сүрелмәде егеттә. Нурбикә Байтимергә кияүгә чыккач исә, үзен кая куяр урын
тапмый йөрде әле. Бер караганда менә шундый гади дә, гади дә түгел бер егет
иде Җамали малае Камалетдин, «Тигәнәк» кушаматлы Камай...
Байтимер белән уртак кайгы дуслаштырды бугай Камайны. Байтимер
аны үзенең киңәшчесе итеп алды. Элеккеге колхоз вакыты булса, әлбәттә, бу
аптырарлык, шаккатмалы яңалык булган булыр иде. Ләкин хәзер «Байтамак»
агрофирмасында көн саен берәр вакыйга булып торганлыктан, хәтта Камайның
элек Байтимер үзе йөргән чит ил машинасына күчеп утыруына да гаҗәпләнгән
кеше булмады. Ләкин Камайга яшьтәше Саниянең күз кыздырып йөргәнлеген,
Байтимер өчен Алтын Бәртәстәге Марфа марҗаның җан атуын алар үзләре белми,
ә бу турыда авыл кешеләре арасыннан кайберәүләр сизенә башлаган иде инде.
Байтимер Камайны һәм тагын бер егетне, тәҗрибә өйрәнеп кайтыгыз дип,
Сингапурга җибәрергә уйлады. Югыйсә алар белән бергә үзе барып кайтса да начар
булмас, кайгыларыннан бераз онытылып торыр, дөнья гизәр иде. Юк, Байтимер үзе
бармады. Чөнки хакимият башлыклары төркемендә бер барып кайткан иде. Ләкин
әлеге сәяхәт турында нигәдер берәү белән дә ачылып сөйләшмәде, урынбасары
Борис Айсинның бик төпченеп: «Йә, нәрсә анда? Нинди инновацияләре белән
шаккатыра Сингапур?» — дигән соравына каршы: «Җибәрермен. Әнә, Камай
белән бергә барып, танышып кайтырсыз», — дип кенә куйды.
Бер атнадан юлга кузгаласы дигәндә, Камай Җамалетдинович әүвәл Сания
кочагына түгел, ә Алтын Бәртәснең Марфа марҗа кочагына барып керә язды!..
Әтисе Җамали агай, райүзәккә эш-мазар белән киткәндә умарталыкка күз-колак
булырга дип Камайны калдыра торган иде. Каравылчы Хәммәткә ышаныч
юк, эчү өянәге кузгалып китсә, бер чирек көмешкәгә бөтен умартаңны сатып
җибәрергә мөмкин. Аны каравылчы итеп тотмас та иде Җамали агай. Тик
Хәммәтнең уңай яклары күбрәк шул! Моңарчы аның бер кашык балга да тигәне,
кыек эшләр белән тотылганы да, сизелгәне дә юк. Иң әһәмиятлесе: ул монда
каравыл тора башлагач, бал урларга килүче шәһәр әтрәк-әләменең эзе суынды.
Хәммәт усал һәм гадел каравылчы иде. Күрше Алтын Бәртәскә көмешкәгә
барып киләсе булса, ул бүрегә охшаган алагаем зур гәүдәле бик усал этен
бәйдән ычкындырып калдыра, өстәвенә, иренмичә, тир-якка бүре капкыннары
тезеп чыга иде. Моны һәр кеше белә, шуңа күрә Хәммәтнең Алтын Бәртәстә
йөргәнен күрсәләр дә, умарталыкка барырга җөрьәт итүче юк бу тирәдә. Кала
тирәсеннән килеп чыгучы булса гына. Алар Хәммәтнең мондый гадәтләрен
белмиләр. Кыскасы, Җамали карт райүзәккә чыгып китте, Камай, күз-колак
булырга дип, умарталыкта калды. Эт бәйдә иде. Камай умарталыкка килүгә,
беренче эш итеп, әүвәл этне бәйдән ычкындыра, бәйдә килеш тотарга кызгана
ул аны. Ни дисәң дә, адәм акыллары булган бу этне стансадан ул табып алып
кайтты бит, Алабай дигән исемне дә (бу кушаматны очраклы гына Байтимер
авызыннан ишетте булса кирәк) үзе кушты. Һәм ни гаҗәп: эт, шулай диюгә,
бик тиз ризалашкандай койрыгын болгады.
Агрофирмада эше күп булса да, әтисенең сүзләренә каршы килә алмады
Камай, шуңа күрә, ул әйтүгә, умарталыкка килеп җитте. Яшерен-батырын
түгел: әтисеннән күреп, анда беркайчан да умартачы булу теләге уянмаса
да, Камай бал кортлары дөньясын бик ярата, аларга карап соклана, һәм
әлеге кечкенә генә кортларның холык-фигыльләре, гадәтләре аны шаклар
катыра иде. Кызыксынучан егет иде Камай, аңа бал кортлары гына түгел,
хәтта чебен-черкинең дә гамәлләре бер табышмак булып тоелып, ул аларны
үз акылы белән ачарга, белергә тырыша иде. Бал кортларына килгәндә исә,
Җәмил хәзрәт аңа үзенең яшел китабының бер битенә төртеп үк күрсәтте,
менә укып бак, янәсе. Укыды Камай һәм җавап кайтармады, бу нисбәттән
ул вакытта фикерен белдермәде, бары үз эченә генә йомылды. Коръәннең
«Нәхел» сүрәсендә түбәндәге аятьләр бар иде: «Раббың бал кортларына вәхий
кылды: «Ий, бал кортлары, тауларда, агачларда вә кешеләр тора торган уңайлы
урыннарда үзегезгә оялар ясагыз! Соңра һәр җимеш чәчәкләреннән бал
ашагыз һәм җыегыз вә итагать итеп, мин әмер кылган юлга керегез!» — дип.
Бал кортлары эчләреннән кешеләр өчен төрле төстәге балларны чыгарып
бирәләр, ул балларның тәме дә, шифасы да бар. Фикерли белгән кешеләргә
бал кортларының гамәлләрендә зур дөреслек вә гыйбрәт ятадыр. Кешеләр бал
кортларына түгел, бал кортлары аларга дәрес бирер». Әйе, монысы хак, ләкин
яңалык түгел дип уйлаган булыр иде Камай башка чакта. Мәгълүм бит: бал
кортлары балны үзләренә җитәрлек микъдарда гына әзерләми, дистәләрчә
тапкыр күбрәк җыя алар ширбәтне! Ни өченме? Кешеләр өчен!.. Чөнки Аллаһ
тарафыннан аларга шундый эш йөкләнгән! Менә бит ул!... Бу хакта аятьләрдә
ачыктан-ачык әйтелә ләбаса!..
Әйе, кемгәдер нәрсәнедер дәлилләү өчен ерак барасы түгел, аның өчен
әтисенең умарта бакчасына килеп, бал кортларының тормышын күзәтү дә җитә.
Аларның тормышы хакында фәнни мәгълүматың булса, тагын да әйбәтрәк. Тик
фән бал кортларының холык-гамәлләрен төп-төгәл аңлатып бирә аламы соң?
Менә шунысы әһәмиятле иде Камай Җамалетдиновичка! Чөнки дөнья үзе генә
түгел, аның һәр бөҗәге могҗиза белән чишелмәс табышмактан тора! Чишелмәс?
Юк, Камай аларны чишәргә тиеш... Чишелмәгән табышмакны яратмый ул.
Чөнки, бер караганда, тормыш-яшәеше белән дә, кайбер чакларда холкында,
үз-үзен тотышында чагылып-чагылып алган сыйфатлары белән дә Камай үзе бер
табышмак сыман. Ләкин ул барыбер гап-гади бер адәм баласы, аңа дөньяның
һәр ягы да чит-ят түгел, гәрчә кайбер сәер гадәтләре күзгә бәрелеп торса да...
Яше утызга якынлашса да, өйләнү турында уйлау түгел, аның хәтта кызлар кулын
тотып караганы да юк. Хатын-кыздан курка Камай. Нурбикәгә гашыйк булу малай
чакта калган, ул бары тик бер самими балалык гамәле генә, сабыйлык, өлкәннәрне
кабатларга тырышу гына. Әйе, монысы бал кортлары «табышмагыннан» да
катлаулырак табышмак! Әлбәттә, Камай өчен түгел, авылдашлар, беренче чиратта,
әтисе өчен, әмма әнисе өчен түгел. Әтисенә оныклар кирәклеге аңлашыла. Камай
бердәнбер малай бит. Тик ул оныклар нишләп әнисенә кирәк түгел икән соң?
Ни өчен килен кирәк түгел икән әнисенә? Юкса улын өйләндерергә тырышучы
беренче кеше ул булырга тиеш бит?!
Хәер, бал кортлары хакында уйлану барыбер рәхәтрәк... Хәтта һәр гамәлләре
табышмакка охшаш булса да... Менә, мәсәлән, ун ай буена аларның ояларында
(кеп-кечкенә ояларда бит әле!) җыелган бал ни рәвешле бозылмыйча саклана
ала? Димәк, аларның «суыткычлары» бар, «җылыткычлары» ояда һәрвакыт 35
градусны саклап тотып тора!.
Тагын мисаллар кирәкме? Табигатьтә төрле бактерия-вируслар мыжгып
торганлыгы мәгълүм. Менә шулар ояга үтеп кермәсен өчен ишек төбендә
берничә сакчы корт кизү тора икән. Әгәр дә зуррак башка бөҗәкләргә көчләре
җитмәсә? Моның да җае бар: бал кортлары җилем кебек махсус сыекча бүлеп
чыгара һәм ояга эләккән теге «дошман»ны шуның белән ябыштырып, катырып
куя икән! Әлеге корт тизәге (прополис) белән алар оядагы тишек-тошыкларны
да ямыйлар, ул җилдә, кояшта тагын да ныгый һәм менә дигән төзү-ремонт
материалы буларак хезмәт итә.
Галимнәр раслаганча, әлеге сыекча эчендә бактерияләр үрчи алмый.
Алар моны каян белгән соң? Төрле үле бөҗәкләр белән бергә ояга ияреп
кергән бактерияләр аларның өйләрен кыска вакыт эчендә һәлак итәргә
мөмкин икәнлеген кайдан белгән бу бал кортлары? Әллә алар тумыштан ук
химиклармы? Әлбәттә, алар моны белми, гәүдәләре бер-ике сантиметрдан
артмаган ошбу бөҗәкләр химияне дә «белми». Шулай булгач, ни дип уйларга
кала соң инде? Андый чакларда Камай, күккә багып, үзенең фәлсәфи иреннәрен
кыймылдатырга гадәтләнеп китте...
Камайның әлеге дөньяви булмаган фикерләрен Алабайның ярсып өргән
тавышы бүлдерде. Шуның артыннан ук ачыргаланып кычкырган хатын-кыз
тавышы ишетелде. Ул ашыгып өй артына чыкты һәм тагын да гаҗәбрәк
күренешкә тап булды: аңа таба, йөгерә-атлый, хатын-кыз кыяфәтендәге шәп-
шәрә бер нәрсә килә иде. Әле һаман берни аңламыйча тораташ кебек басып
торган егетнең башыннан мизгел эчендә ошбу фикер чагылып узды: «Күбрәк
хыяллансаң, шулай була ул: күзгә әллә нәрсәләр күренә башлый!» Тик, гөнаһ
шомлыгына каршы, әллә нәрсә түгел иде бу, күрше Алтын Бәртәснең Марфа
марҗа бит, шәп-шәрә үзе. Чү, ник көлә соң ул? Әллә бик каты курыккан,
әллә шулай ялангач булуы үзенә дә бик ошыймы? Камай, аны-моны абайлап
өлгергәнче, Марфа аның кочагына ташланды. Баксаң, кызның күлмәген
бәйдән ычкындырылган Алабай аерып төшергән икән! Хәзер Камай үзе
каушады. Марфаның тыгыз имиләре аның күкрәк читлеген кысты, муенына
килеп бәрелгән кайнар сулышы тәнен пешерде. «Әллә күлмәген генә түгел,
башка эчке киемнәрен дә аерып ташлаган инде Алабай моның? — дип уйлап
куйды әле һаман аптырап басып торган Камай. — Хәер, күлмәктән башка
бүтән эчке киеме булмагандыр Марфаның. Алабай кызны барыбер шәп-шәрә
калдыра алмас иде...» Ул, үз күлмәген салып, Марфага бирде. Үзенең шәрә
булу оятыннан Марфа җир тишегенә кереп китәргә әзердер, — дип уйлады ул
һәм аны юатырга теләп:
— Вәт, кызык! Мин сине бүген төштә күрдем! Шәп-шәрә килеш. Гүзәл фәрештә
кебек идең, — дип куйды. Кыска ирләр күлмәге кызның түгәрәк ботларын каплап
бетерә алмаган, ул хәзер тагын да матуррак, гүзәлрәк һәм серлерәк тоелды Камайга.
Марфа, берничә төймәне төймәли алмады, аның мул күкрәкләре Камай күлмәге
эченә генә сыешмады. Кыз бик тә уңайсызланыр дип көткән иде, тик алай булып
чыкмады, Марфа телен тешләп өзәргә өлгермәгән икән:
— Төштә гүзәл, ә хәзер алай түгелмени? — дигән булды, кыланчыкланып.
«Вәт марҗа!» дип эченнән генә уйлап куйды Камай һәм, кызга кулын сузып,
өйгә әйдәде.
Марфа ничек кенә тыныч булырга тырышса да, Камай электән белгән бу чая
кыз барыбер эчтән калтырана, өй эченә кергәч, әлеге халәте тагын да ачыграк
күзгә ташлана иде. Камай, мич буендагы имән кисмәктән салкын чишмә суы
тутырып алып, аңа сузды:
— Су эч!
Марфа йотлыгып эчте һәм калган суны каршысында кызарып-бүртенеп
басып торган егеткә сузды:
— Син дә су эч, Камью! Дәртең суыныр. Алайса өскә ташланырсың
тагы...
Камай үзе дә су эчеп куйды. Бу рәвешле сүзсез-авызсыз катып тору килешми,
уңайсыз иде, шуңа күрә Камай сүзне башка темага борырга теләп:
— Бал кортлары чакмагандыр бит? — дип сорап куйды.
— Мине корт чакмый, — диде кыз аның соравына каршы.
— Алар матурлыкны аңламый торганнардыр шул!
— Аңламасалар, чәчәктән чәчәккә кунып очмаслар иде.
— Синдәй чәчәккә кунмаганнар бит әле!
— Алар мине таный, — дип куйды кыз.
— Таный?
— Ыһы... Оныттыңмыни? Мин дә умартачы кызы бит! Дядя Гена... Геннадий
Медведьев. Алтын Бәртәс умартачысы.
Әлбәттә, Камай умартачы Гена дәдәйне дә, малай чакта ул ашаган балның
тәмен дә яхшы белә. Умартачының балына караганда кызы, җиләк кебек кызы,
бал иренле Марфасын белү дә җитеп тора иде канә бу минутларда!.. Юкка гына
кызарынмады, бүртенмәде, егет кайнап чыкты. Ул хәзер үзе Алабай булырга әзер
иде. Нишлисең, умартачы Гена дәдәй аның әтисе белән дуслар иде, аралашалар
иде. Тик менә Камай электән белгән чыра торыклы Марфушаны танырлык
түгел, тәмам пешеп җиткән, җиләк кебек кыз-хатын булып өлгергән.
— Син тагын су эчеп куй, Камью! — диде Марфуша һәм үзе карават читенә
барып утырды. Камай тагын бер чүмеч су алып эчте. Суынды бугай. Дөресрәге,
суынган шикелле булды.
— Баймурзин машинасы дип торам. Капка бикле булгач, киртә аша гына
кермәкче идем. Теге җүнсез этегез...
— Монда Баймурзинны эзләп килдеңмени?
— Юк. Җиләккә дип. Бераз арырак кура җиләге күп. Кирилл атакай чирләп
китте дә. Катя үтенгән иде.
— Ә әтиең ни хәлдә?
— Урын өстендә һаман.
— Теге бандитларны тапмадылар бугай?
— Аларны эзлисе юк, болай да билгеле бит кемнәр икәнлеге, — диде Марфа
һәм сүзне икенчегә борды. — Мин гомер буе бал кортларына сокландым. Бала
чакта алар миңа бөтенләй чишелмәс табышмак кебек иде. Мин әти янында
пасекада үстем бит.
— Табышмаклар хәзер чишелдеме инде?
— Юк, — диде Марфуша. — Этегез үземне чишендерде...
— Сез мәчеткә укырга йөри башлагансыз икән Катя белән.
— Катя ул миңа ияреп кенә йөри инде шунда.
— Ә син кемгә ияреп?
— Үзем теләп!
— Нишләп үзең теләп чиркәүгә йөрмисең? Хәзер побыгыз да бар бит
инде.
Марфа ирен читләре белән генә көлемсерәп куйды да шуның артыннан ук
сорауга каршы сорау белән җавап бирде:
— Әйт әле, менә син рус кызына өйләнер идеңме?
— Белмим, — диде аның бу соравына каршы Камай кыюсыз гына. — Әлегә
беркемгә дә өйләнеп караган юк.
— Ну шулай да... Әйт әле, Камью, рус кызына өйләнер идеңме син?
— Яратып та караган юк әле минем. Башымны катырма, Марфа!
— Ә беләсеңме, Камью?
— Белмим! — диде тегесе коры гына һәм шул мизгелдә бая эчкән чишмә
суының организмында каны белән бергә тагын кайный башлаганын тойды.
Чибәр иде шул бу җете зәңгәр күзле Марфа! Аны бая ялангач килеш күрү
егетне бөтенләй әсәрләндерде. Ләкин бу ыргылу зина саналачак. Монысы
дини фәлсәфә. Бал кортларының да үз фәлсәфәләре бардыр. Ә менә Марфаны
караватка күтәреп салу да шулай ук яшәеш фәлсәфәсе түгелме соң? Тик бер
ягы белән генә аерыла: ул хайваннар өчен беркайда һәм беркайчан тыелмаган.
Камайның шушы минутларда хайван буласы килеп китте. Үз гомерендә моңарчы
кызлар кулы да тотып карамаган егет өчен бу алга сикереш иде. Хәер, ошбу
ният һәр ир-атның яшерен генә күңел түрендә яткан «фәлсәфәсе» түгел микән?!
Янәшәсендәге кыз-хатынның әхлак чиләге капкачы ачык булса, әлеге ике
«ният-фәлсәфә» һичшиксез берләшәчәк. Мондый татлы уйлардан Камайны
Марфушаның ягымлы тавышы бүлдерде:
— Мин гүзәл бит, Камью, чынлап та?
Камай җавап кайтармады, авыз эчләре чатнап кипкән иде.
— Камью ник дәшмисең? Әллә ямьсезме мин?
— Син гүзәл... — дип пышылдады Камай һәм үзе өчен серле булган яңа
дөньяга таргандай, акрын гына кызга таба атлый башлады.
Марфуша күлмәк изүенең тагын бер төймәсен ычкындырды, ап-ак матур
күкрәкләрнең яктысы бу мизгелләрдә син адәм баласы булсаң да, хайван булсаң
да аңыңны алып, һушыңнан яздырырлык иде.
— Чынлап та матурмы, Камью?
— Ие, ие... — дип пышылдады Камайның хисле иреннәре.
— Алайса... Бу хакта Байтимергә әйтерсең, яме! Марфа кебек гүзәл бу дөньяда
башка юк! Йоклап йөрмә диярсең, яме, Камью?! Әй, Камью дим! Дөньяңны
онытттыңмы әллә!
Марфа имән кисмәктән бер савыт су чүмереп алды да аның бер өлешен
Камайның башыннан койды һәм кырыс тавыш белән:
— Мә, су эч, егетем! — диде. Марфушаның әхлак чүлмәге ябык иде, чөнки
Марфуша хатын-кыз иде шул. Ходай Тәгалә кыз-хатыннарга тыелу дигән көч
биргән! Кайберләренең генә бу байлыкны алырга чираты җитмәгәндер, күрәсең.
Хатын-кызны тәүфикь кына бәхетле итәчәген бик күпләр белми дә торгандыр
әле. Анысы шулай. Тик моңарчы хатын-кыз күргәне булмаган Камайның
кай җиредер кытыклана башлады. Моңарчы кызлар «тиле» дип, аның янына
килмиләр, ә ул килмәсәгез, кирәгегез дә шуның чаклы гына, дип яшәде. Юк,
юк, сау-сәламәт егет иде Камай. Яшүсмер чакта, чынлап та, ул бераз сәеррәк
булгандыр, шуңа күрә кызларга да сүз кушарга кыймагандыр... Тик... хәзер?
Хәзер ни булды соң? Әмма күпме генә баш ватса да, Камай атлы яшь егет
үзенең, ниһаять, кытыгы килә башлаганын белә алмады... Ә ул кытык уянды һәм
аның бар гәүдәсен рәхәт кымырҗытып тора башлады. Күз алдына шулчак тол
хатын Сания килде. Урамда очраткан саен ул аны өенә чакыра, ишек йозагын
каратырга дип. Моңарчы Камай аның андый гозерләренә кул гына селти иде.
Бүген исә, кереп чыгарга кирәк, йозагын карап, дигән фикергә килде...
Эт өргән тавыш аларның икесен дә сискәндереп җибәрде. Тәрәзәдән ишегалдында
кем йөргәнлеге күренми, Камай урамга чыкты һәм Варисны танып:
— Нишләп йөрисең монда? Адаштыңмы әллә? — дип сорамыйча булдыра
алмады.
— Адашмадым, Камай абый, срочно райүзәккә чакырталар. Машинаңны
биреп тор әле дип кергән идем, — диде ул. Камай чит илдән гыйлем җыеп
кайткан яшь мулланың гозеренә каршы килә алмады, машинасын бирде, ләкин
ул юл уңаеннан Марфушаны Алтын Бәртәскә дә илтеп куярга тиеш иде.
Варисны бигүк өнәп бетерми Камай. Элегрәк бик вәкарь белән генә,
тавышын бөер турысыннан чыгарып сөйләшкән бу мулла кисәге соңгы арада
бөтенләй үзгәрде, дөресен генә әйткәндә, сәерләнде дисәң дә була. Шуңа күрә
кызганды бугай аны Камай бүген.
Чукынчык марҗа тәки егетнең канын кыздырып калдырды. Әле машинага
утырыр алдыннан да:
— Әгәр рус кызы ислам диненә күчсә, син аңа өйләнер идеңме, Камью?
— дип мәгънәсез соравын кабатларга өлгерде. Хатын-кыз елан кебек ул, дип
әйтергә ярата Хәсәненә фетнә Фәһимә. Хаклы, мең тапкыр хаклы иде бу
очракта авылдаш хатын, чөнки бал корты өендә елан чагудан Камайның җаны
урыныннан кузгалып, йөрәгендә дәрт агуы калды. Бал корты түгел, нәкь менә
елан чакты... Машина кузгалып киткәч, Камай, өйгә кереп, кисмәктән янә бер
чүмеч су чөмереп алды...
Сусавы басылды, тик Марфуша калдырган баягы яктылык күләгәсе киртә
буендагы печән үскән җиргә сузылып яткан кебек. Күләгәсе генә. Яктылык үзе
исә, аның күзәнәкләре аша үтеп кереп, кан тамырлары буенча ага.
Улының ошбу халәтен иң беренче булып әнисе сизде. Әлбәттә, әни кешенең
башыннан шундук, әллә өйләнергә исәпли инде, дигән фикер яшене ялтырап
узды. Соңра, ялгышканын аңлаган ана, бер дә хафаланмады, аның өчен иң
мөһиме баласының исән-имин булуы иде. Бердәнбере бит! Алай гынамы,
Камалетдиннан соң бүтән балага уза алмаячагын Гөлҗиһанга теге вакытта ук
сиздерделәр!.. Кем, ничек җиткерде бу хәбәрне? Белми. Һәм бервакытта да,
ни хикмәт, төпченмәде дә. Хактыр ки, Гөлҗиһан Камалетдиннан соң башка
бала тапмады. Ире янында корт бакчасында чакта тотты аны тулгагы. Табуын
да шунда тапты. Каен җиләге котырып уңган июль ае, матур июль ае иде ул.
Хатыны авырый башлагач, Җамали янәшәдәге аланлыкта каен җиләге җыйган
авыл хатыннары янына йөгерде. Алла рәхмәте, Маһишәкәр исемле апа кендек
әбисе булды.
Бала дөньяга килгәннән соң күзен ачып җибәрүгә, урамда көтмәгәндә яшен
яшьнәгән кебек булды. Яктылыкны тәгаен күрде әни кеше, тик яшен артыннан
гадәттәгечә күк дөбердәгән тавыш ишетелмәде, яңгыр да яумый, күк йөзендә
бер болыт әсәре дә күренми, җәйге көн чалт аяз. Бәлкем, аҗаган булгандыр?..
Тик әлеге яшен утының яктысын ире Җамали да, кендек әбисе Маһишәкәр дә
күрмәгән булып чыктылар. Тәгаен сирпелде ул яктылык, һәм әлеге хәл дөньяга
түп-түгәрәк малай аваз салгач булды. Әгәр бала алты ае булды дигәндә авырып
китмәсә, әлеге яктылык (Кояш күзе!) турында, бәлкем, Гөлҗиһан беркайчан да
исенә төшереп карамаган булыр иде. Шундук онытты ул аны. Өстәвенә аннан
башка бүтән кеше күрмәгән дә бит. Сорап карады югыйсә...
Умартачының балдан гына торган малае урманда дөньяга килде. Кендек
әбисе, шөкер, Апуш мәэзин кисәткәнчә, тәрәзә пәрдәләрен тартып кую турында
уйлап та карамады. Яңа туган сабыйны беренче булып Кояш үзенең күз карашы
белән үпте... Ходай рәхмәте белән дөньяга бигүк гадәти булмаган бер Адәм
баласы туды... Бик борынгы бер милләтнең, инде әйтелгәнчә, — галәмнән
килгән илаһи яктылык ярдәме илә янә баш калкытырга керешкән бер кавемнең,
— баласы килде дөньяга. Илаһы элек адәмнәр арасына пәйгамбәрләрен җибәреп
торган кебек, әле дә, вакыт-вакыт, могҗизалы акыл ияләрен кешеләр янына
җибәрә иде...
Алты айлык баланың авыру галәмәте дә гайре табигый булды: моңарчы гел
елап яисә тавыш биреп яткан нарасый бермәлне тынып калды. Күзләре ачык,
үзе селкенә, кыймылдый, тик ими сорап та, асты юешләнсә дә, элеккеге кебек
еламый. Әнисе имиен авызына каптырса, иренеп кенә суыра, әмма, гадәттәгечә,
ике күкрәкнең дә сөтен ашап бетерә бетерүен. Ләкин моңарчы орчык йомгагы
кебек хәрәкәтчән баланы алыштырып куйдылармыни, ул ничектер үзгәрде.
Райүзәккә хастаханәгә дип җыенганнар иде инде, нәкъ шул сәгатьтә кулына
сөт бидоны күтәргән кендек әбисе Маһишәкәр килеп керде. Ул бер сүз дә
әйтмәде, өстәл өстенә бидонны утыртты да әүвәл түр караватта таралып яткан
бала янына килде, аннары иреннәрен кыймылдатып, беркавым басып торды
да: «Әбелхәят чишмәсенең суы бу. Коендырыйк әле шуның белән», — дип,
өстәлгә таба ымлады. Баланы Әбелхәят чишмәсенең суы белән баштан-аяк
коендырдылар да, бик яхшылап төреп, урынына салдылар. Беркавымнан өй
эче бала елаган тавыш белән тулды, ул хәтта, тыпырчынып, биләвен дә сүтеп
ташларга өлгергән иде. Кендек әби: «Син бала тапканда күргән теге тавышсыз
яшенне мин бүген төшемдә күрдем», — дип әйтмәкче иде, ләкин бу фикереннән
кире кайтты һәм: «Безнең чишмәнең суы бик сихәтле шул», — дип кенә куйды.
Шулчак Гөлҗиһанны ток суккандай итте. Ул ишек янында басып торган ирен
капылт кына ничек читкә этеп җибәргәнен үзе дә абайламый калды, тик бу
мизгелдә аның ирендә эше юк, ул капкага таба барган Маһишәкәр әбинең
артыннан кычкырды: «Майшәкәр апа! Чү! Чак кына сабыр итче! Тукта! Китми
тор!» — дип кычкырды да үзе янә карават башындагы өй почмагында торган
сандыгын ачты. Сандыктагы кендек әбисенә яки бала табарга ярдәм итәргә
булышкан шәфкать туташына әзерләнгән бик матур күлмәклек, дүрт почмаклы
ап-ак яулык алды да ишегалдына чыкты. «Кул ялын онытып торам икән бит,
Маһишәкәр апа», — дип, төргәкне Маһишәкәргә сузды.
Кендек әби капкадан: «Әл-Варис!! Шөкер Әл-Вариска һәм бу нарасыеңа!
Шөкер!» — дия-дия үзалдына кабатлап чыгып китте.
Рәхимле булсаң иде, йа Әл-Гани, бу нарасыйга!..
Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.
"КУ" 7, 2014
Фото: pixabay
Теги: роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев