Гарасат (дәвамы)

Романның башын монда укыгыз.

Яралыш фәлсәфәсе

Атабыз Адәм пәйгамбәрнең шәҗәрә агачы ботагында шимпанзелар утырып тора

торганы юк. Ул ботакларга кибеп саргайган яфраклар кеби бары маймыл фәлсәфәсе

генә эленгәндер... Бабабыз Адәм галәйһиссәламнең шәҗәрә агачындагы кавемнәр

җирдәге төрле-төрле туфрак-балчыклардан килә торгандыр. Төрки нәселләр дала

туфрагыннан, мәгърур тау башларыннан Илаһы әмере белән Газраил фәрештә

чокып алган балчык-комнардан әвәләнгәндер... Саз пычрагыннан изелгән кавемнәр

дә юк түгелдер. Аларның тереклеге нәкъ менә шул сәбәпле саз, сазларны уратып

алган катнаш, сирәк урманнар хозурында уза торгандыр. Дала туфрагыннан

яратылганнар җирнең яртысында хуҗа булганнарын инде хәтерләмиләр дә, мөгаен.

Ни аяныч! Хәтерләмиләр! Хәтерләренең нәкъ шул сырларын гасырлар диңгезе юып

алып, бүген үзләренең ни сәбәпле җиргә тартылганнарына бик аптырыйлардыр

шикелле. Югыйсә әлеге гамәлнең фәлсәфәсе гади генә: адәм балалары тарихы

хәтер тузаны булып очса да, нәсел-кавемнең хәтерен берни юып төшерә алмый,

ул меңнәрчә йөз еллар буе канны тәшкил иткән күзәнәкләрдә, шул күзәнәкләр

эченә яшеренгән атом-молекулаларда бакый сакланып килә!

Дала уртасында мәрмәр, гранит ташлардан кала салган кавемнең төп асылы

бүген безнең кан күзәнәкләрендәдер... Иксез-чиксез киңлекләр, караш чикләренә

генә түгел, баш мие үлчәменә дә чак кына сыя алган җир-биләмәләрнең асыл

мәгънәсе берзаман каннарда уяныр да тамырларыбыз дулаган канның ыргымыннан

киңәер, шул тамырлар буйлап баш миенә таба хәтер чишмәләре агар: без кабат,

әле туфрак булып беткәнче үк, ошбу җир өстен гөлчәчәккә күмәрбез, балаларыбыз

шул җимеш чәчәкле куакларда былбыл булып сайрарлар, кыз-хатыннарыбыз, үз

теләкләре белән сазлык хозурына дучар булмаган хатыннарыбыз, ошбу җимеш

агачларыннан сый-тәгам җыеп сыйланырлар.

Сазлык ләменнән яратылган булгач, ошбу Илнең фәлсәфәсе дә һаман саз

пычрагында. Син бүген катлы-катлы зур өйләрдә гомер кичерү дәрәҗәсенә ирешсәң

дә, ата-бабаларың капка-коймасыз алачыкларда яшәп көн итү сәбәпле, ул таш

пулат йортыңда үзеңне барыбер бер саз бакасы кебек кенә тоясыңдыр...

Ул сазлыкка Адәмне юлдан яздырырга алынган Иблис фәрештә дә керергә

батырчылык итмәгәндер. Иблис фәрештәгә дә дала хозуры кирәк булган.

Илаһы тарафыннан ләгънәтләнгән Иблис мөртәтнең кара ниятләре кылганнар

күләгәсендә үрчегән. Хөсетлек вә кара көнчелек утының ялкынны дала күкрәгендә,

Урда-кала уртасында янган Иблис учагыннан алып тора торгандыр...

Кара уй, Иблис коткысы кара уй кебек, кан булып оешып, адәмнең үзе

сыман зур гәүдәле Кабил баласының олы җанны да сыйдыра алган күкрәк

куышлыгына кара тап булып кереп урнашты.

Ике бертуган арасындагы, дөресрәге, бер туганның моңарчы бик саф булган

күңеленә икенчесенә карата шайтан коткысы белән кергән хөсетлек, Кабилнең

мең елларга сузылган шәҗәрә агачындагы, инде кавем-милләт, халыкларга әйләнеп

тормыш-тереклек иткән бәндәләр җанына чаклы барып җитәр. Кабил җанын

биләп алган Иблис хөсетлеге милләт-халыклар арасындагы ызгыш-талашның,

үтерү-кырылышның төп сәбәпчесе булу өстенә, бер үк ата балаларының талашына

да, бер кавем арасындагы низагларга, күралмаучылыкка, кара көнчелеккә әйләнеп

яшәвен дәвам итәр. Иблис — үлемсез! Аның чәчкән кара орлыклары җир өстендә

һаман шытып торырлар, Иблис үзе дә коткысыннан туктамаячак.

Хөсетлек тудырган ызгыш-талаш дәүләт тоткан халыкларны кол хәленә

калдырды!.. Егерме беренче гасыр бусагасын атлаганда да телен кисеп торалар

аның...

Соңгы вакытларда халык яңа туган малайларына Батыр, Батырша, Батыргали

кебек исемнәрне еш куштырса да, бу гамәлләр Батырша тарихын яхшы

белүдән түгел иде. Степан Разин, Пугачёв, Болотников кебек фетнәчеләрнең

тарихы бик ныклап өйрәнелгән, хәтта Пушкин да Пугачёв хакында әсәр

язу өчен материаллар җыю максатыннан Казанга килгән, ә Батыршаны рус

тарихы «оныткан» иде. Моның сәбәбен белгән Җәмил хәзрәт доганы Батырша

угылларның рухына да багышлый иде.

Шундый догаларның берсен ике гөнаһсыз җанга — ана һәм сабый җаннарына

багышларга туры килде Җәмил хәзрәткә... Адәм баласы кайчакларда шатлыкны

да күтәрә алмый!.. Байтимер кулга алынган дигән ачы хәбәр Нурбикәне бер

мәртәбә аяктан екса, Ходай рәхмәте белән газиз ире гаепсез дип табылып,

ишектә Байтимер күренгәч, Нурбикә бу юлы шатлыгыннан һуштан язды...

Шуннан соң башка аңына килә алмады инде Байтимер Баймурзинның яшь

хатыны... Табиблар сигез айлык баланы да коткарып кала алмадылар... Ата

кеше малаена милләтпәрвәр Батырша истәлегенә Батыршаһ дигән матур исем

кушам дип канатланып-очып йөргән матур көннәр иде бу...

Әлеге фаҗига Байтимерне бәреп еккандай итсә дә, тәмам сындыра алмады.

Аны чолгап алган дөнья Аллаһы Тәгаләнең нурлары белән тулган иде. Шулар аңа

сыгылып төшәргә ирек бирмәделәр. Ул, күршесе Камайны ияртеп (дөресрәге,

Камай аны үзе әйдәде), бик еш Җәмил хәзрәт катына йә мәчеткә бара торган

булып китте. Җәмил хәзрәт моңлы, матур тавышы белән вәгазь сөйләдеме, аның

телгәләнгән җанын юатырга тырыштымы, анысы әһәмиятле түгел иде. Андый

вакытларда ул, күзләрен йомып, хатыны Нурбикә белән бергә очты, иксез-чиксез,

нурлар белән тулган күк катында хозурлык кичеп йөрделәр. Яннарында Батыршаһ

атлы сабый да бар иде. Җәмил хәзрәт исә матур аһәң белән сөйләде дә сөйләде.

«Җаннарны Аллаһ дөньяны бар иткән чагында ук яралткан иде. Ерак

бабаларыбызның да, әле җир йөзенә тумаган сабыйларның да җаннары инде

яралтылган иде. Аларны бар иткәч, Аллаһ барлык җаннардан да сорады: «Мин

сезне барлыкка китерүче Раббыгыз түгелмени?» Барча җаннар берьюлы: «Син

безнең Раббыбыз вә бар итүчебез. Барча гамәләтне дә Син барлыкка китерүче

вә ризыкландыручыдыр, Аллаһыбыз», — диделәр. Әл-мисак вакыты иде бу.

Аллаһтан вакытлары җиткәнчегә кадәр җаннар аның хозурында булалар. Сынау

вакыты килгәч, алар имтихан тота. Ошбу җан Әл-мислакта биргән вәгъдәсендә

торырмы, гамәлләре капылт кына үзгәреп китмәсме? Әлбәттә, Аллаһка монда

бернинди сер юк, ул җаннарның ни уйлаганнарын да белеп тора. Ошбу сынау

исә — җаннарның алда нинди гамәлдә булырга теләүләрен, ният-теләкләрен

бары үз ихтыярларына гына кую. Ана карынындагы балага дүрт ай да ун

көн булды дигәндә, фәрештәләр иңдерә җанны. Америка галимнәре рентген

нурлары, компьютерлар ярдәмендә кешенең уң як үпкәсе өстенә нечкә кан

тамырлары юллары белән язылган «Ләәә иләәһә илләллааһ» кәлимәсен укып,

үзләре дә акылдан язмый калдылар. Хирург табиблар кешенең йөрәк өстенә

язылган «Аллаһ» дигән сүзне күреп таң калдылар, исләре-акыллары китте! Болар

инде иманлы икәнлегебезгә зур дәлил булып тора. Һәр кешенең җаны да әл-

мисакта чакта китерелгән вәгъдә-иманына тугрылыклы кала алырмы икән?

Аллаһ Раббыбыз җаныбызны Адәм баласы белән бергә фани дөньяга җибәрә.

Сынап карар өчен. Төрле кеше үзен төрлечә тота, яши, гомер итә дисәк тә була.

Кайберләребез бар булган куәтен тән ләззәтенә багышлап, нәфес артыннан

куып, үзен соңыннан мәңгелек газапка дучар итә. Кайберләребез генә Аллаһка

биргән антына тугрылыклы кала. Әл-мисакта Аллаһны танып, Аңа вәгъдә

биргәнбез икән, аны фани дөньяда да үтәү зарур. Өстәвенә: «Җан юк ул, бар

нәрсә матди, тереклек җирдә генә», — дип, күңелләребезне каралтабыз да

Илаһны инкарь итмәк булабыз. Алайса шундый сорауга җавап бирегез: «Нәрсә

ул намус, аның үлчәве нинди, хаклык-гаделлек кайларда? Мин чәчәкләр үстереп

йөргәндә, берәүсе: «Болар нигә кирәк, аларны ашап булмый бит?» — диде. Әйе

шул, матдилекне беренчел итеп тану бар нәрсәне корсак ихтыяҗы белән үлчәргә

өйрәтә. Бер галим әйткән: «Җаннар саф булган саен, кешелек бөеклеккә ирешә

барган саен, гыйбадәткә, чәчәкләргә, китапларга ихтыяҗ артачак кына».

Аллаһның җанны тәнгә урнаштыруы хакындагы фикергә тукталыйк. Кешегә

чын кеше булып җитеп өлгерү өчен уналты-унсигез ел гомер кирәк. Акылны

баету, җанны сафландыру өчен күпме кирәк? Аллаһ гомерне юкка гына бирми.

«Адәм» атлы хайван булу өчен уналты-унсигез ел гомер кирәк түгел. «Если подлеца

приобщить к науке, то получится гениальный подлец», — дигән бер әдибебез.

Аллаһны танып, кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәгән

җаннар рәхәттә булырлар. Алар иркен, якты, рәхәт урында җәннәт көтеп яталар.

Балалары, якыннары кылган догалар, биргән садакалары, сөенечкә әверелеп,

аларга барып ирешә. Төзегән күперләреннән кешеләр йөргән саен, өлеше кергән

мәчетләрдә намаз, Коръән укылган саен, утыртып калдырган агачларыннан

кешеләр җимеш өзгән саен, аларга шул ук сөенеч бара. Пәнҗешәмбе кояш

баегач, җомга кояш баеганчы, җаннар Җир йөзенә дога өмет итеп кайталар.

Гает һәм дини бәйрәмнәрдә дә шул хәл була.

Аллаһка ышанмыйча яшәп, имансыз үткәннәргә ни үкенеч! Аларның җаннары

караңгы, тынчу урында газапта булырлар һәм бу халәтләре үзгәртелмәс. Балалары,

оныклары күпме генә дога кылып, зур садакалар бирсәләр дә, намусны сатып алып

булмаган кеби, имансызлар өчен җәннәтне дә сатып алып булмый. Андыйларга

садака әҗерләре дә барып ирешми. Җир йөзенә догага җибәрелмиләр. Чөнки алар

ахирәт көнгә ышанмыйча, үлеп терелүгә инанмыйча, дөньялык белән араны өзеп

китәләр. Ахирәттә булачак рәхәтлекне дөнья уенчыкларына алыштыралар. Тәнен

генә кайгырткан кеше бәхетле була алмый. Күңел тынычлыгын бернинди малга

да алыштырып булмый канә! Борчылган җан тынычлык таба алмый, үлгәннән соң

да шул ук газапны кичерә, кабат кубарылып, җаны тән белән кавышкач, урыны

тәмугта була. Керсез хатыннарның, баладан үлгән сөекле хатыннарыбызның һәм

алар карынында шулай ук җан биргән сабыйларыбызның ул җаннары Аллаһ

хозурына күтәрелер. Тәннәренә кабер туфрагы җиңел булыр, җаннары җәннәт

сараенда урын алыр. Язганнан узып булмый. Ходай Тәгалә язганнан... Ризалашырга

кирәк. Бу хаклык аның бердәнбер фәлсәфәсе, ягъни кодрәте булыр...

...Якынын, газиз кешеләрен югалтканның йөрәгенә кырык шырпы кадалыр,

ди. Һәм мәрхүмнәрнең кырыгына кадәр Ходай Тәгалә аларны берәмләп алып

торыр, ләкин ул шырпыларның берсе гомер буе йөрәккә кадалган килеш калыр.

Байтимер йөрәгендә Нурбикә белән якты дөньяга туа да алмаган сабыеның

вафатларына кырык көн тулганнан соң да өч шырпы калыр әле: әнисе, Нурбикә

һәм сабый җан, исенә төшеп, шул урыннардан гел кан саркып торачак... Җәмил

хәзрәт әйтмешли, исәннәр яшәргә тиеш. Ләкин ничек яшәргә? Менә бу сорауга

беркем дә җавап бирә алмастыр кебек...

Байтимер, мәчеткә садака биреп кайтышлый, алма бакчасына сугылды.

Әтисе юк иде. Әлеге хәсрәттән карт урын өстенә үк егылды. Каравылчы Сәхаби

бусагада утыра. Ул, капкада Байтимер күренгәч, аягына торып басты. Әйтерсең,

Байтимернең киләсен белеп, аны көтеп утыра иде. Сәхаби, кесәсеннән алма

алып, Байтимергә сузды:

— Менә шуны бер генә булса да тешләп карачы!

Байтимер, син дә эч пошырма әле дигәндәй, кул гына селтәмәкче иде, ләкин

Сәхабинең йөзенә күтәрелеп карагач, каршы сүз әйтергә батырчылык итмәде,

алманы кулына алып, кесәсенә шудырды.

Камай, килеп керешкә, Сәхабидән су сорап алды. Өйалдында торган су

савытыннан бер чүмеч тутырып алды да әүвәл үзе йотып куйды, аннары

Байтимергә сузды:

— Су эч! — диде ул боерган тонда. Байтимер янә карышмады, чүмечне

кулына алды.

— Су эч син, Байтимер абый! Су эч! — диде Камай. — Кайгы килгәндә дә

су эч! Шатлыгың булса да, су эч! Сүгенәсең килсә дә, су эч! Җырлап җибәрер

алдыннан да су эч! Су эчегез! Су!

Баскычтагы табакта алма өелеп торса да, Сәхаби Камайга алма тәкъдим итмәгән

иде, аның әлеге сүзләреннән соң кулына ике алма алды һәм аны Камайга сузды:

— Алма аша! Тәмле! — диде ул, Камайның йөзенә туры карап. Башкалар

күрешкәндә яисә йөзенә текәлеп сөйләшсәң, башларын боралар, карашларын

яшерәләр, Камай исә туп-туры сиңа төбәлеп тора. Сәхаби бу килгәндә аның

шул гадәтенә игътибар итте һәм моңа бик тә күңеле булды.

— Су — бөек әйбер! — дип куйды Сәхаби һәм аларның икесен дә алма

бакчасы буйлап алып китте. Ул боермады, әйдәп чакырмады, Сәхаби артыннан

ихтыярсыз иярделәр. Байтимер, кесәсендәге алма исенә төшеп, аны алып

капты. Шулчак кинәт бар гәүдәсенә каз тәне чыккан кебек булды, аннан соң

тәне кызыша башлады, әлеге халәт артыннан ук йөрәге күкрәк читлеген ватып

чыгардай булып тибеп алды да беркавымнан ул, тынычланып, җанына ниндидер

җиңеллек килде. Якыннары вафатыннан соң Байтимер беренче тапкыр ирен

читләре белән генә булса да елмаеп куйды, хәтта шаяртасы да килде. Үзеннән

чак кына алда атлаган Камайның аркасына орынып: «Алма аша син, Камай,

алма аша! Судан да яхшырак!» — диде. Сәхаби аның сүзләрен ишетте һәм

үзалдына сөйләнгән кебек кенә: «Су — бөек әйбер!» — дип кабатлады.

Алар алма бакчасының аргы ягына ук килеп җиттеләр, Байтимер әле

игътибар итте: бу баштагы рәшәткә күчерелеп, анда берничә кишәрлек буш

җир хасил булган. Ул сораулы карашын Сәхабигә төбәде.

— Барыбер әрәм ята бит! Камай, мин сиңа шәп үсентеләр бирәм! Көз көне

икәү монда яшь алмагачлар утыртабызмы? — диде ул, Камайга таба борылып.

— Син утыртырсың! Мин су сибәргә яратам! — диде Камай.

— Су — бөек әйбер! — дип кабатлады Сәхаби. Һәм ул, иң кырыйдагы

алмагачның иң аскы ботагыннан алма өзеп, аны янә Байтимергә сузды:

— Синең мондый алма ашап караганың юк! — диде. Байтимер аның теләгенә

берсүзсез буйсынды, алманы учы белән генә сөрткәндәй итте дә авызына капты.

Кинәт дөнья яктысы сүнде! Алдында бары бер көлтә нур гына иде, әлеге нурны

күз карашы үз эченә йотты, ул бар күзәнәкләре аша таралып, аңа моңарчы

татып карамаган нидидер рәхәт җылылык биреп тора башлады. Менә дөнья

уты яңадан кабынды.

— Ут — мәңгелек ул. Бер кабына, бер сүнә. Барыбер мәңгелек, — диде

Сәхаби. Һәм шуннан соң алар өчесе дә, фани дөньяга яңа кире әйләнеп

кайткандай, алма бакчасы, быел котырып уңган җимеш, алманы ничек, кая

урнаштыру хакында сөйләшергә керештеләр.

— Тиздән үзебезнең алмадан сулар, соклар чыгара торган заводыбыз аякка

басачак, — диде Байтимер. Шулчак Камайның башына агачтан бер алма өзелеп

төште. Камай әүвәл моңа үзе дә аптырап китте. Үләнгә тәгәрәгән эре кызыл

алманы күргәч кенә көлеп җибәрде:

— Минем башка алмалар ява башлады монда! Байтимер абый, шуның өчен

ул заводның директоры итеп мине куярсың әле, яме? — диде.

— Син — завод директоры, алайса алдан ук чимал ягын кайгырта башла.

Күрше-тирәләрдән. Ә мондагы алмаларны кибеткә куябыз. Халык шул килеш

ашасын, — дип куйды Сәхаби һәм Байтимергә карады. — Бу алмаларны күбрәк

балаларга ашатырга кирәк, — дип өстәде. Байтимер аңа җавап кайтармады,

кулындагы алманы тагын бер тешләп алды да капка ягына таба борылды.

Алма бакчасында чакта фанилыктан чак кына аерылып торган Байтимер,

капканы ябуга, Камайның кулыннан алды да:

— Бакча каравылчысы Сәхаби сиңа ошыймы, Камай? — дип сорады. Камай

әүвәл иңбашларын сикертеп куйды, беркавым дәшми торганнан соң:

— Сәер ул, әллә нинди. Шәп кеше үзе! — дип куйды. Байтимер, Камайның

әлеге сүзләреннән пырхылдап көлеп җибәрмәс өчен, учы белән авызын каплады.

Күзеннән яшь атылып чыкты. Аның бу халәтен сизгән Камай аптырап аңа

карады:

— Нишләп? Дөрес әйтмимме әллә, Байтимер абый?

— Дөрес әйтәсең, Камай, дөрес, — диде Байтимер, әмма бу юлы көлүен

яшерә алмады. Камай үзе дә көлеп җибәрде һәм:

— Әй, Байтимер абый, синең кәеф кенә әйбәт булсын! Мин үземне дә

дурак дип атарга риза, — диде куанып. Байтимер сак кына аның җилкәсенә

орынып алды:

— Кем сиңа алай дип әйтә соң әле, Камай?! Юк сүз сөйләмә, яме!

Камай кинәт җитдиләнеп китте. Аннары бераз дәшми генә атлаганнан соң,

Байтимергә күтәрелеп карады да:

— Беләм мин, Байтимер абый! Элек авылда сине дә «Байбулат җүләре» дип

әйтә торганнар иде. Хәзер әйтмиләр бит. Берәү дә әйтми. Син хәзер Байтимер

Байбулатович! Аптырама син, Байтимер абый, үзләре җүләр алар!

— Кемнәр?

— Әүвәл сиңа, хәзер миңа җүләр дигәннәр, — дип сүзне очлап куйды Камай.

Байтимер аның фикерен куәтләп бер сүз дә әйтмәде. Камайны авылда чынлап та

«тиле»гә санаганнарын ул яхшы белә иде. Бары көрсенеп кенә куйды агрофирма

директоры Байтимер Баймурзин.

Камай аңа бер кызык сөйлим дип авызын ачкан иде, юлда каршыларына

килүче машина күренде. Байтимер шофёрын ерактан танып, утырмыйбыз

дигәндәй, кул ишарәсе ясады. Исәбе янәшәдәге фермага кереп чыгу иде.

— Мин кермим фермага. Киттем, кайтам! — диде Камай һәм авыл ягына

таба борылды. Аның бу сүзләреннән Байтимер янә көлемсерәп куйды. Чөнки

соңгы очрашуда Камай ферма турында: «Сыер тизәге белән болыннарны, су

буйларын пычратып ятасыз шунда! Тагын алма бакчасы гына үстерсәң инде

шунда! — дигән иде белдеклеләнеп. «Алла бәндәсе», — дип уйлады Байтимер,

авыл ягына таба җиңел-җиңел атлап барган Камай ягына карап. — Их, бу

сәерлеге дә булмаса! Нинди акыллы егет үзе».

Камай, үзе әйткәнчә, бер дә җүләр түгел, киресенчә бик акыллы, талантлы

егет иде. Ходай Тәгалә аңа яшьтән төрле яклап сәләт биргән. Мәктәптә укыганда

ук ул, кайда туры килә шуннан тимер-томыр җыеп, машина ясап чыкты.

Машина гынамы әле, Камайның бу тәгәрмәчле арбасы суда да йөзә ала иде.

Беркавымнан ул, техникага кул селтәп, атлар белән җенләнә башлады. Моңа

сәбәп тә бар иде: Ябалак урманының аргы ягында кемдер ат заводы салып

куеп, нәселле атлар кайтарттырды, Камай да шунда ияләште. Камайның әтисе

тирә-якта даны чыккан атаклы умартачы иде. Җамали абый башкаларның

умарталары оя-оя үлеп-кырылып беткәндә дә, җәен-көзен мул итеп бал аерта,

аның балын сатып алырга әле дә чиратка язылалар.

Мәктәпне тәмамлагач, Камай университетның биология факультетына

укырга барып керде. Тик өченче курстан соң ташлап китте. Камайны армиягә

алдылар. Армиядән кайтуга, егет, беркем белән дә киңәш итеп тормастан,

Мәскәү университетының философия һәм политология бүлегенә укырга керде.

Берничә елдан Камайны университеттан куганнар икән дигән хәбәр чыкты.

Чынлыкта исә Камайны университеттан укый алмаганы өчен түгел, «Татарский

вахабизм или основная беда России» дигән темага лекция укыган вакытында

бер яһүд профессорына авторучка аткан өчен кудылар. Авыл халкы низагның

эченә кереп тормады, чөнки барыбер аңлап җиткермәсләр иде.

Әлбәттә, Камайга «тигәнәк» кушаматы бүтән вакыйгадан соң тагылды.

Аларның авылы шәһәргә терәлеп үк торганлыктан, Әллүки күленә каладан

ял итәргә кайтучылар күп иде. Яшьләр еш кына палаткалар корып ята. Үз

артларыннан чүпләрен дә җыя белмәгән тавышлы кунакларны авыл халкы,

әлбәттә, бер дә ошатмый, ләкин каршы төшеп сүз әйтергә дә куркалар иде.

Чөнки ул кала яшьләре кичләрен ниндидер кыргый һәм дорфа музыка акыртып

кына калмыйча, мылтыклардан атып та күңел ачарга яраталар.

Мәгълүм ки, Әбелхәят чишмәсенең суын айга бер мәртәбә күл суы кимегәндә

генә авыз итәргә була. Күлнең көньяк ярында исә, берсеннән-берсе чиратлашып,

вертикаль буенча урнашкан тагын өч чишмә чыга, аларның да һәрберсенең аерым

исеме бар. Иң астагы чишмә суы күкертле водородка бай, шуңа күрә исеме дә

«Сихәт» суы, аннан чак кына өскәрәк менеп челтерәгән чишмәне халык «Көмеш

чишмә» дип атый, чөнки андагы су составында көмеш барлыгы ачыкланды. Иң

югарыдагысы исә тегеләре кебек бертуктаусыз агып тормый, югалып тора да,

нәкъ ай тулган вакытта бер атна тирәсе кешеләрне суы белән сыйлый иде, шул

сәбәпле монысы халык телендә «Ай чишмәсе» буларак йөри. Күл тирәсендә мондый

җеннәр туе башлангач, кинәт кенә «Сихәт» чишмәсенең суы качты. Кешеләр белән

бергә маллар да бик яратып эчә торган әлеге чишмә кипкәч, сыерлар бозауларын

ташлый башлады, атларны ябага басты, сарык-кәҗәләрнең йон-мамыклары

коелырга кереште. Чөнки әлеге чишмәләр кыш буе да катмый, халык үзе дә суны

шуннан эчә, малларны да әлеге чишмә сулары белән сыйлый торган иде. Күрше

авыллар байтамаклар хакында шаяртып та, чак кына көнләшеп тә бугай: «Тау

башындагыларның (Байтамакның халык телендәге икенче исеме «Тау башы»

иде) бозаулары да чишмә суы гына эчә» — дип төрттерергә яраталар. Арттыралар,

әлбәттә, көнчелек тә көчле: «Сихәт» чишмәсенең суын яңа туган бозау аякка басып

килгәндә генә эчертәләр, атлар белән кәҗә-сарыклар исә көтүдән кайтышлый шул

чишмәләр агып торган күл суы белән сыйланырга яраталар иде.

Бу хакта күл янына килеп туктаган яңа бер яшьләр төркеменә әйтеп, моннан

китүләрен үтенгәч, арада чак кына сугыш чыкмады. Икенче тапкыр шундый

төркемгә фермадан эштән кайтып килешли зоотехник Фәһимә шелтә белдерде. Үгез

чаклы бер егет аңа аты-юлы белән сүгенеп кенә җавап кайтарды. Фермада эшләсә

дә, сүгенү сүзен ишетмәгән Фәһимә әүвәл аптырап калды, аннары урысчалатып

«Чү сказал! Чү?! Чү?!» — дия-дия, машинасы янында кайнашкан әлеге шәрә егет

кисәге янына таба китте. «Что слышала, коза!» — дип теге тагын дорфарак җавап

биргәч, Фәһимә, җирдән бер агач түмәрен иелеп алып, егеткә томырды. Черек

түмәр тегенең күкрәгенә килеп бәрелде дә, рикошет ясап, машинаның ачык

тәрәзәсе аша салонга кереп китте, анда нәрсәнеңдер чылтырап ватылганы ишетелде.

Тавышка ярымшәрә тәнле бер кыз сәләмәсе килеп җитте. Бу егеткә исә көч кенә

өстәде бугай, ул Фәһимә янына атылды һәм көтмәгәндә гөрселдәп ком өстенә ауды.

Фәһимә тегенең җан җиренә тибеп өлгергән иде. Тавышка калганнары да йөгереп

килделәр һәм, комда бөгәрләнеп яткан иптәшләрен күреп, аптырашта калдылар.

Моны карап торган нечкә сыйраклы кыз зәңгәр тавышы белән чәрелдәргә кереште:

«Это она! Это она! Камень бросила!» — дип алдашты ул. Төркемдәге ике салмыш

егет үзенең бу кыюлыгыннан аптырап басып торган Фәһимә янына таба атладылар.

Нәкъ шул чакта күл буенда Фәһимәнең ире Хәсәннең пәйда булуын күрегез әле

сез! Хәсән «ә» дигәнче тегеләрнең икесен ике якка сугып очырды да, бу гына ачуын

басмагач, янәшәдә торган җиңел машинаны күлгә тәгәрәтеп төшерергә ниятләп,

күтәреп кырынайтты, тик соңыннан кире уйлады, күл суын пычратасы килмәде

бугай. Машина кырын килеш торып калды.

Әлеге вакыйгадан соң өч көн узды дигәндә, төнлә ут чыгып, Хәсәннәрнең

мунчалары янып бетте. Өйне саклап калдылар. Авыл халкы пошаманга төште.

Күл буена ял итәргә килүчеләр дә туктап торды торуын. Тик озакка түгел,

атна-ун көн дигәндә башка төркемнәр күренә башлады.

Бу вакытта Камай урманда иде. Әтисенең умарталарына бер аю ияләнде.

Җамали абыйның автомат-винтовкасы өстенә Калашников автоматы да бар.

Әлбәттә, ул умарта тоткан Аю урманында законсыз «калаш» белән дә иркен

йөреп була, ләкин аны барыбер, кирәге чыга калса дип, бик ерак яшереп

саклый. Җамали агай беркатлы кеше түгел, аюны атып кына мәсьәләне хәл итеп

булмаслыгын аңлый. Турыдан-туры һөҗүм булмаса, әлбәттә, ул яшереп куйган

җиреннән «калаш»ны кулына алмаячак та. Әмма Камай башкача уйлый иде.

Автоматны әтисенә үзе алып кайтып биргәнлектән, карап торганда Калашников

автоматы икәнлеген танып булмаслык дәрәҗәдә үзгәртте. Һәм әтисенең ярты

умартасын харап итеп киткән юньсез аюны ауларга чыкканда, аю капкыны

белән бергә әлеге «калаш»ны да алды. Дөрестән дә, урманда аннан берәү дә

(умартачы малае икәнлеген беләләр бит) нинди автомат-мылтык асып йөрисең

дип, лицензия таләп итмәячәк. (Татар бүресен дә, урыс аюын да котырта күрмәгез;

халыкта корал бар! Алар хәзер элеккеге вакыттагы кебек сәнәккә ябышмаячаклар,

фәкыйрьлектән түзәр әмәлләре калмаган очракта шул яшерен коралларын табып

алырга мөмкиннәр!) Аннан соң, ни дисәң дә, бу якларда төрле яктан даны

чыккан, дөресрәге, атаклы Камай бит әле ул! Шуңа күрә Камай аюга барганда

үзе белән «калаш»ны алуны кулайрак күрде. Аның белән һәртөрле ерткычка,

шул исәптән аюга да берүзең каршы торып була. Дан дигәннән, Җамали агай

малаена «Тигәнәк» дигән кушамат ябышып калса да, Камай аның өчен дөньядагы

иң акыллы, иң яхшы, иң-иң зирәк бала иде. Шуңа күрә ул Камайның автомат

асып йөрүенә каршы килмәде. Тик автомат саклык чарасы буларак кына кирәк

Камайга. Аның исәбе әлеге карак аюны капкынга эләктерү бит. Капкынны ул үзе

ясады. Башкалар кебек аның капкыны ерткычка зыян салу өчен көйләнмәгән,

башын имгәтә торган да, аягын өзеп ала торган да түгел, ошбу капкын ярдәмендә

ул җанварны ат кебек «йөгәнләргә» тиеш иде.

Умарталыкка аю, гадәттә, таң белән килә. Шуңа күрә Камай ауга иртүк чыгып

китә. Капкынны исә умарталыктан арырак алдан ук әзерләп куйды. Ничек иртәрәк

барырга тырышса да, беркөнне ул барыбер соңарды, чөнки аюның капкынга

эләккәнен үз күзләре белән күрми калды. Камайның урманда аю белән очрашканы

бар иде инде. Кура җиләге өлгергән матур вакыт иде ул. Аланлыкта Камай ерактан

ук җиләк белән сыйланган аюны күреп алды. Аюның холкын белми түгел иде

Камай. Шуңа күрә әүвәл баскан урынында катып калды, сулыш алырга да курыкты.

Аю да аны күрде. Аюның күзенә туры карарга ярамый. Ул аны көч сынашырга

чакыру дип кабул итәчәк. Урман хуҗасы белән кемнең көч сынашасы килсен

ди! Камайның үзе белән бернинди коралы юк иде. Шуңа күрә ул бер урында

тынсыз басып торуын дәвам итте. Кире якка йөгерсәң дә, файдасы юк. Аю кешегә

караганда тизрәк йөгерә, агач башына менеп китү хакында уйларга да ярамый, ул

агачка үрмәләү буенча мәчедән кимен куймый. Камай аюга яны беләнрәк басарга

тырышты, ялгыш күзенә карармын дип курыкты. Бәхетенә күрә, җиләккә дип авыл

хатыннары да килгән иде. Алар, аюны күрүгә, шырылдап кычкыра башладылар,

тавышка аю гына түгел, хәтта юан-юан наратлар да сискәнеп, тирбәнеп алдылар.

Аю качып китте. Камайның коты ботында иде бу вакытта. Аю киткәч, янында

кешеләр дә булгач, кот әкренләп үз урынына кайтты. Тик шулчак артына борылып

караса, теге аюмы, әллә башкасымы нәкъ агач янында аңа карап басып тора иде.

Әгәр аю арткы аякларына басып, куркыныч тавышлар чыгарырга керешсә, бары

куркытырга гына уйлый дигән сүз. Андый чакта качып та котылырга мөмкин.

Ләкин бу тик аңа карап тора. Камайның аяк буыннары хәлсезләнеп, ул акрын

гына җиргә чүгәләде һәм, йөзтүбән җиргә сузылып ятып, башын куллары белән

тотты. Бу аю тыныч түгел иде, ул, мышный-мышный, җиргә сузылып яткан

кеше янына килде һәм, киеменнән эләктереп алып читкә өстери башлады. Дәү

гәүдәле соры аюга адәм баласының гәүдәсе генә бер дә авыр түгел иде. Камай үзе

белән ни булганын анык кына хәтерләми дә. Аю аны каядыр алып китеп, әүвәл

ачыклыкта котырып үскән тигәнәк өстендә тәгәрәтте, бу «әбәт»кә аның үзеннән

башка ерткыч җанвар орынырлык булмасын диптер, бәлки? Шуннан соң яфраклар,

ылыс белән һәйбәтләп күмеп куйды. Яфрак, тигәнәккә ябышып, ул бу вакытта,

Шүрәлене, дөресрәге, әллә ниткән сәер җанварны, «кар кешесе»н хәтерләтә иде.

Аю яныннан киткәч тә, бик озак тынсыз ятты әле ул. Күрәсең, урман хуҗасы

ач түгел иде. Ул тигәнәккә төренгән Камайны кичке ашка яшереп куйды булса

кирәк. «Тигәнәк» дигән кушамат шуннан соң куптарып алып булмаслык итеп

ябышты егеткә. Җүләр дә, тиле дә түгел, нәкъ менә «тигәнәк». «Тиле тигәнәк буе

сикерер», дигән әйтемне дә әлеге кушаматны уйлап тапкан халык иҗат иткән

иде шул. Өстәвенә, аюдан курку егетнең психикасына да бәрде, ул вакыт-вакыт

ялгыш сүзләр ычкындыргалый иде. Шул рәвешле «тиле» дигәне дә егеткә туры

килеп тора сыман иде. Ләкин авылда Камайны яраталар, шуңа күрә аны берәүнең

дә «тиле» дип кимсетергә теле бармады. Хәер, «Тиле тигәнәк буе сикерер»нең

«тигәнәге» барысын да аңлата иде бу очракта... Аннан соң авылда иң акыллы,

укымышлы кеше дә түгелме соң әле умартачы Җамалетдин малае Камалетдин?..

Бу илдә артык күп белгән, туры сүзле, кыю һәм бик акыллы кешегә сәер күзлек

аша караганнарын да онытып җибәрмик...

Капкынга эләккән аю, күрәсең, ычкынырга тырышып караган, ләкин барып

чыкмагач, хәлдән таеп, тынып калган иде. Каршында кеше күргәч, ул тагын

ярсый башлады. Камай әүвәл автоматны көйләп куйды, аннары, акрын-акрын,

тозактагы җанварга таба бара башлады. Аның ике аягы да калын чылбыр

белән богауланган (Камайның махсус җайланмасы), өстәвенә борынына йөгән

киертелеп, муенында юан аркан иде. Камай арканның агачка бәйләнгән очын

чишеп алды да, нишләтергә инде сине дигәндәй, ярсып үкергән аюга карап

басып тора башлады. Җиләк кайгысы качкан хатыннар, кызу-кызу, авыл ягына

таба йөгерергә тотындылар да аннары, тозактагы аю янында басып торган

авылдашлары Камайны күреп, туктап калдылар. Тик озак тормадылар, янә,

кырын карый-карый, юлларын дәвам иттеләр. «Курыкмагыз! Йөгәнләдем мин

аны! Хәзер атланып авылга кайтам!» — дип кычкырып калды Камай артларыннан.

Шулай дип шаяртса да, үзе аюны нишләтәсен һаман белми әле. Шулчак аның

башына аю янында автоматтан атарга кирәк дигән фикер килде. Автомат

тавышын ишеткәчме, бәлки, дары исеннәндер, куркыныч аю юашланып калды,

бәргәләнми, чылбырны өзәргә тырышып тартылмый башлады. Камай, кулындагы

автоматын атарга әзер тотып, аюга тагын да якынрак килде, дәһшәтле ерткычның

күзләренә карады. Тегесе чарасызлыктан аптырап калганмы, әллә Камайга

гына шулай тоелдымы, аю башын читкә борды. Аның бу мәлдә нинди халәттә

икәнлеген чамалап булмый, чөнки аюларның йөзләрендә бер генә җыерчык та

кыймылдамаячагын ул белә. Бу җанварның кардәшләре белән аралашу өчен

кирәкле мимикасы юк, чөнки ул урманда ялгыз башы яши. Менә аның күзләре

Камайга мөлдерәп караган кебек булды. Бу чаклы да дәһшәтле, көчле-куәтле һәм

куркыныч җанварның мондый карашын күргәч, ул бик аптырады, аны шулчак

ниндидер таныш булмаган тойгы биләп алды: әйтерсең, каршында урман ерткычы

түгел, ә аркандагы бер мүкләк сыер басып тора!.. Бу тойгы Камайга ниндидер

яңа көч бирде, ул хәтта, тагын да якынрак килеп, аюның башыннан да сыйпарга

уйлаган иде, әмма курыкты, барыбер шикләнде. Камай аюның борыны янына

автоматын якын ук китерде, аннары агачка үрелеп, андагы җайланманың озын

ефәк җебен кулына алды. Янында үзе белән алып килгән бер агач савыт тулы

бал бар иде. Савытның махсус бәйләнгән бавын, мылтык көпшәсенә киертеп,

аюның муенына элде. Ерткыч сискәнеп китте: дары исеннән соң борынына

килеп сыланган тәмле бал исе аны бу мәлдә бик аптырашта калдырды. «Чыбыркы

һәм прәннек», — дип пышылдады Камай үзалдына. Бу гамәл дә алдан ук

уйланылды, Камай аны тагын кабатлады: автомат, тимер, дары һәм бал исе.

Аларның исе ерткычның борынына чиратлашып та, берьюлы да киләләр иде.

Камай, кулындагы бауны тотып, артка чигенә барды һәм, аюдан күз күреме ара

киткәч, автоматтан һавага ата башлады, шул арада каты итеп кулындагы бавын

да тартып җибәрде. Аюның муены, шуның белән бергә аяклары да, тозактан

ычкындылар, тик борынындагы богау гына шул килеш калды. Үзен иректә сизгән

аю автоматтан аткан тавыш астында урман ешлыгына кереп югалды. Бу вакытта

аның сизгер борыны муенына асылган бал тәмен дә тоярлык түгел иде, ул чабуын

белде. Беравыктан, агач кәүсәсенә ышкынып, ул борынындагы богаудан да

котылачак һәм, инде тәмам тынычланып җиткәч кенә, муенына асылынган агач

чиләкне, алгы аяклары белән ипләп кенә салдырып, тәмләп балдан авыз итәчәк

иде. Күпмедер вакыттан соң үзенең нинди хәлдә калганын да онытачак, үч алу

өчен Камай исе килгән адәмне дә эзәрлекләмәячәк, чөнки ул аны җәберләмәде,

кыйнамады, тик дары һәм тимер катнаш бал исе аның сизгер борыны төбендә

гомерлеккә сакланачак иде. Камай монысын биолог буларак тәгаен белә...

Шулчак ул артта ботак сынган тавышлар ишетте. Борылып караса —

зоотехник Фәһимә! Ул куркынган күзләрен мөлдерәтеп, шаклар катып, Камайга

текәлгән. Беркавымнан яшь хатын телгә килде:

— Камай, Камай дим... Үзеңә генә куркынычтыр? Ярдәмгә Хәсәнне

җибәримме? — диде ул һәм җавап та көтеп тормастан: «Мин хәзер, хәзер!»

— дип авыл ягына борылды. Тик шундук йөгереп китмәде, Камай янына кабат

килде дә, үзалдына сөйләнә-сөйләнә, көтмәгәндә аның битеннән үбеп алды:

«Рәхмәт, Камай, ярдәмгә Хәсәнне чакырырга уйлаганың өчен!» Беркавымнан

бу матур яшь хатыннан җилләр искән иде инде. Аның кыланмышын ничек

бәяләргә дә белмичә аптырап басып торган Камай шулай ук үзалдына: «Аюга

каршы Хәсәнең белән түгел, синең белән барыр идем мин!» — дип куйды.

Аю тотуы турындагы хәбәр авылга Камайның үзеннән алдарак кайтып җитте.

Хәтта кайбер беркатлыраклар аны аюга атланып кайтыр дип тә көттеләр. Тик

бу юлы Камай аюсыз гына, ялгыз башы кайтып керде һәм: «Агачка бәйләп

калдырдым! Каешым черек булып чыкты. Яхшырак йөгән кирәк!» — дигән

хәбәр салды. Авыл халкы моңа ышанды. Чөнки җиләк җыючы хатын-кызлар

агачка бәйләнгән ерткычны үз күзләре белән күрделәр ләбаса! Шуның өстенә

Фәһимә кыюсыз гына: «Ышанмасагыз, Хәсәннән сорагыз!» — дип тә әйткәләде.

Тик ни өчен нәкъ менә Хәсәннән сорарга? Анда Хәсән дә булган дип әйтми бит

Фәһимә, Хәсәннән сорагыз гына, ди. Әллә аю тотканда, Камай янында Хәсән

дә булганмы икән? Мондый мәгълүматны бирми хатын. Ә батырчылык итеп

Фәһимәнең үзеннән төпченеп сорау яхшы түгел, авылдашлар бары, шулаймыни

дигән кыяфәт чыгарып, башларын гына кагып куялар.

Камай әйткән сүзендә тора торганнардан иде. Ул шундук Байтимер янына

китте һәм, аннан акча алып, Казанга ук юл тотты. Өч көн уздымы икән, Камай

авылга тагын әйләнеп кайтты, тик бу юлы ул аю белән бергә иде. Аны күл буена

алып төшеп, агачка бәйләп куйдылар. Бар халык җыелды. Тигәнәк Камайның

күл буенда аю биеткәнен бар халык кул чаба-чаба тамаша итте. Аңа бик теләп

озын Хәсән дә булышып йөрде. Әлеге ерткычның цирк аюы икәнлеген Камай

үзе һәм авылда тагын бер кеше генә белде.

Шушы вакыйгадан соң күл буенда шалаш-чатырлар корып, төн куна-куна

ял итәргә җөрьәт итүчеләр бетте. Хәбәр тиз һәм бик еракларга таралучан шул!..

Сихәт чишмәсе янында акырып-бакырып җыр җырлаулар, ямьсез музыка

уйнату түгел, тавышыңны күтәреп сөйләшергә дә ярамый. Чишмә агуыннан

шып туктаячак иде. Хәтта кайберәүләр Сихәт чишмәсе үзе янына кара уйлы

кешенең килгәнен дә сизә икән, дип сөйли! Менә бит, Алла рәхмәте!..

Исламда исә суның файдалы якларына гына түгел, аның эчке мәгънәсе

хакында да әйтелгән. Шәригать сүзе дә мәгънәсе ягыннан суны аңлата. Борынгы

гарәп сүзлекләрендә шәригать — суга илтә торган урын, дигән төшенчәне

белдерә. Ул икегә бүленә: шифа һәм ширәб. Шифалы су ярдәмендә сусауны

басарга мөмкин булса, ширәб исә суның үсемлекләрне сугару мәгънәсе

хакында сөйли. Кайнап пар бәреп торган болганчык су исә кяферләр өчен

җәза. «Ул көнне аларга эчәргә кап-кайнар су биреләчәк. «Көферлек итеп,

(Аллаһны) инкарь иткәннәре өчен, аларга кайнар су вә хәтәр газап булачак».

Гөнаһтан сакланганнарга вәгъдә ителгән хак динне ихлас тотучы (мөселман)

белән яман эшләре үзенә яхшы булып күренгән һәм нәфес һәвәслегенә дучар

булган (кяфер) бертигез булырмы? Гөнаһтан сакланганнарга вәгъдә ителгән

җәннәтнең сыйфаты шулдыр ки: анда төсе, исе-тәме, асылы бозылмаган сулар

агып торучы чишмәләр; әчеми торган сөт елгалары, күңел күтәрүче, ләззәтле

ширбәт арыклары, сыек бал ага торган ермаклар булыр. Теләгән кешегә — төрле-

төрле җимешләр. Раббыдан ярлыкау булыр. Болар (оҗмахтагылар) мәңгелек

утта калган һәм эчәкләрен, ашказаннарын телгәләүче кайнар су эчүчеләр

белән бертигез булырмы? «Муеннарына тимер богаулар һәм чылбырлар белән

уралган хәлдә, алар кап-кайнар суга кертеләчәк. Шул рәвешле су берәүләргә

ләззәт булса, кяферләргә газаплар да китерәчәк. Берәүләргә су — татлы ләззәт,

икенче берәүләргә газап. Кяфер булмаганнар өчен ул татлы ширбәт кебек булса,

калганнар өчен ачы һәм тозлы булыр».

«Су, яшеллек һәм яктылык Җәннәтнең төп билгеләре булыр», диелә

хәдисләрдә.

Хәер, Коръән тәфсирләрендә әйтелгәнчә, кеше үзе дә бер тамчы судан

яратылган лабаса! «Адәмне туфрактан халикъ кылды, соңра нәселегезне үрчетер

өчен, сезне бер тамчы судан, соңра ул суны оешкан кан кылды, соңра төзеп

бетергәч, бала хәлегездә анагыздан тудырадыр.»

Су җирдәге тормышның бишеге кебек, чөнки аның өчтән бер өлеше су

белән капланган. Иң гади амёбалардан башлап адәм баласына кадәр җитмеш-

сиксән процент судан тора. Ана карынында чакта ук бала суда ята, тугач та

аның организмында җитмеш биш процентка хәтле су була. Өлкәннәрдә ул

алтмыш-алтмыш биш процент, баш миенең сиксән биш-туксан процентын алып

тора, канда исә — сиксән дүрт процент. Галимнәр исәпләвенчә, суда бик күп

мәгълүмат саклана, ул аны әүвәл үзенә яза, сеңдерә, саклый һәм организмның

төрле өлешләренә төрле формада тапшыра ала.

Бала организмындагы суны тәшкил иткән молекула-кисәкчәләрнең

төзелеше, димәк, сыйфаты, иң камил хәлдә. Еллар узу һәм төрле авыруларга

тару белән, ул үзгәрә. Шуңа күрә дә кешенең сәламәтлеге организмда суның

төзелеш-структурасы нинди булудан тора.

Су хакында бу кадәресен генә һәм әле боларга өстәп Библия буенча да яхшы

белгән Кирилл атакайны да якын-тирәдә чишмәләр типмәве бик борчый иде. Хәер,

сөйләүләренә караганда, чиркәү астындагы елгада элек берничә чишмә булган

булуын. Тик шуннан арырак дуңгыз фермасы торганлыктан, әүвәл әлеге инеш-елга

сазлыкка әйләнсә, шуның белән бергә чишмәләр бөтенләй үк юкка чыккан. Кирилл

атакай күршедәге Баймурзиннан көнләште. Алар суның кадерен беләләр...

Байтимер Баймурзин, күрәсең, беренче эш-адымын юкка гына Әллүкидәге

чишмәләрне тазартудан башламагандыр. Ул хезмәт иткән космодромнан

ерак түгел, Манҗыла-Ата дигән изге тау һәм үзәнлек урын бар (Кыргызстан

территориясенә керә). Байтимер анда дуслары белән берничә мәртәбә барды. Бу

хәл галәмнән кайткач булды һәм нәкъ менә шуннан соң үзләренең Байтамактагы

Әллүки чишмәләре бик еш төшенә керә башлады!.. Туган ягыңның җир-су кадерен

тагын да яхшырак аңлау, белү өчен, күрәсең, Туган яктан гына түгел, Җирнең

үзеннән дә аерылып торырга кирәк булгандыр!.. Манҗыла-Ата үзәнлегендә һәм

тавында тугыз сихәтле, изге чишмә бар. Кайберәүләр ике дистәдән артык дип

сөйли. Шуларның тау башындагысы тагын да шифалырак санала. Чишмәләрнең

тау итәгендәгесенең суы тонык-болганчык кебек. Аның суы эчке органнарны

чистарта, диләр һәм ул кыш көннәрендә дә бозга әйләнми. Икенчесе, суыннан

тимер тәме килеп торганы, салкын һәм ул матдәләр алмашуын көйли, нерв

авыруларын дәвалый икән. Шунысы кызык: әлеге чишмә суы наркоманнар

өчен дә дәва булып тора, башка яман гадәтләрне дә юып кына төшерә, ди!

Бер чишмәнең суы белән баш-битеңне, күзләреңне юсаң, күз күрүе яхшыра,

чукраклар исә ишетә башлый дип тә сөйлиләр. Көч-куәт бирә торган тагын бер

чишмә бар Манҗыла-Ата тавында. Анда яңа туган балаларны алып киләләр.

«Илем» дип аталган чишмә исә иҗат кешеләренә илһам өсти икән! Әлбәттә,

боларның берсе дә хорафат түгел, чишмәләрнең мондый тәэсир көче бик әүвәл

заманнардан килә инде!..

Барысы да синең кодрәт илә, йа Әл-Мәнигъ!..

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 6, 2014

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: