Гарасат (дәвамы)

Романның башын монда укыгыз.

Адәм балалары хикәяте

...Җиһанны су басты. Су елга булып та акты, үзәннәрдән инеш булып та

йөгерде, каяндыр җиде кат җир астыннан чишмә булып та челтерәп чыкты,

гел бушап торган коеларның суын да берөзлексез тутырып торуын дәвам итте.

Менә шуларның һәммәсе бергә туктаусыз парга әйләнеп тора, күк берөзлексез

су эчүен дәвам итә һәм шул рәвешле җиһан гел судан гына тора. Инде килеп

болар янына Борисның биш минут саен эчеп торган суын да өстәсәң, хикәят,

әлбәттә, тагын да тулырак булыр кебек. Тик кебек кенә шул. Ошбу хикәятнең

вакыйгасы уртасында булачак Әллүки күлен нәкъ шушы урында искә алып, аны

игътибар үзәгеннән калдырабыз икән, гомумән, бернинди дә хикәят тумаячак

иде... Әллүки чынлап торып «үпкәләячәк» һәм үзенең моңарчы берәү дә белмәгән

илаһи серләрен ачмаячак иде. Ә Әллүкидә сер исә бихисап! Алай гынамы соң!

Әллүкидәге сернең чик-күләмен бернинди үлчәүләр белән дә исәпкә алып бетерә

торган түгел. Серле булмаска ни: Әллүки, һәрбер күл кебек үк, тоташ судан гына

тора иде шул! Суда исә миллион, хәтта миллиардлаган еллык мәгълүмат бар...

Мәктәптә укыган Адәм балаларына аның Н2О (Аш 2 О) икәнлеген тәгаен

аңлаттылар. Составында водород бар икәнлеген дә беләбез. Теге чакта Борһанның

туганнан туган энесе Илһамның балык тотам дип исерек баштан Әллүкигә

чумып та исән-имин кире чыкканлыгын су да хәтерли, байтамаклар да яхшы

белә. Шул көнне Илһам — исерекбашның, кабымлыкка лапас буендагы тавык

тагарагыннан бәрәңге алырга иелгәндә, сөртенеп китеп, шуның янәшәсендәге

арканнан кайткан бозауга эчәргә әзерләп куелган чиләкле суга башы белән

кереп, тончыгып үлгәнен дә беләләр. Әллүки дә белә бу хакта! Кайданмы?

Чөнки ул көнне чиләкләп койган яңгыр суы әлеге хәбәрне аңа түкми-чәчми

җиткергән иде! Адәм баласының баш мие күзәнәкләренә нинди сер булса, су

молекулаларындагы мәгълүмати хәтер дә нәкъ шуның кебек сер.

Икенче көнне көндәлек алып баруны үзенең гадәтенә керткән хезмәт

укытучысы (ул рәсми булмаган рәвештә химия, тарих һәм әхлак дәресләре

буенча факультатив та алып бара иде) «тигәнәк» кушаматлы Камалетдин

Батыршин тышы кислота белән ашалып беткән дәфтәренә болай дип теркәп

куйды: «Кичә Илһам исемле җүнсез авылдаш чиләктәге Н2О га батып үлде».

Әллүки күле кинәт юкка чыккач, Байтамак авылының бүгенге тарихын Су

хикәяте дәвам иттерде. Меңәрләгән еллар боҗрасы хәтерендәге вакыйгалар

Сәхабның бүгенгедәй күз алдында тора иде.

— Әти, су эч! — диде малай, аңа бер тустаган саф чишмә суы биреп.

— Су?

— Су! Су, әти!

— Зәмзәм суы түгел инде бу?!

— Зәмзәм суы түгел, әти, гап-гади чишмә суы әлегә. Узар заманалар, бу

чишмә сихәтле Әбелхәят суына әйләнер дә синең оныкларыңның оныкларына

һәм дә тагын да арырак туачак Адәм балаларына безнең турыда сөйләр. Озын-

озак хикәят итеп сөйләр...

— Улым, син дөнья күргән бала кебек сөйләшәсең?

— Күрдем дөньяны, күрәсең, шунда чаклы гына булгандыр. Туачак таңнар,

киләчәк еллар аша да күрәм мин аны! Иблис фәрештә — мәлгуньнең кызыл

авызлы җәһәннәм уты — хөсетлек уты аша да күрәм! Без дөньяны дөрес башлап

җибәрмәдек, тереклек тарихы хөсетлектән башланды, әти! Син су эч, әти!

— Кабилнең гамәлләре хакында әйтәсеңдер?

— Кайбер фәрештәләрнең гамәлләре хакында да... Су эч, су, әти!..

— Мин кан тамырлары аша эчкә үтеп керәм, — диде кыек күзле, сирәк,

җирәнгеч сакаллы карт кыяфәтендәге Иблис. Аның каны булып ага башлыйм.

Син беләсең бит: минем җитмеш мең балам бар. Аларның һәркайсы төрле

урыннарда күзәтүче булып тора. Аларның һәрберсе янында тагын җитмеш

мең шайтан бар! Мин аларның бер өлешен өлкән ир-атлар янына җибәрдем,

күпчелек өлешен хатыннар арасына куйдым. Ә яшьләр белән исә эшләү

җиңелрәк, алар, гадәттә, минем сүзне карусыз тыңлаучан! Яшь хатын-кызга

исә минем бер сулышым җитә, алар шундук мин өйрәткәнчә эшли башлый.

Җир йөзендә мин уртак тел табарлык адәмнәр, беләсеңме, никадәрле?!

Кыек күзле, сирәк, җирәнгеч сакаллы карт кыяфәтенә кергән әлеге мәлгунь

кинәт юк булды да гасырлар аша бүгенге якты көнгә килеп җитте. Җир шарында

аның тарафдарлары артканнан-арта бара. Мөхәммәд (с.г.в) өммәтеннән

булганнар да, барысы да, аның кара ниятләренә каршы көрәшүләрен дәвам

итәләр. Хәлбуки, Иблис хәзер үзен тагын да көчлерәк сизә. Ул адәмнәр белән

адәмнәрне әрләштерә, диннәр белән диннәрне чәкәләштерә, берәүләрдән икенче

милләтләрнең телләрен кисәргә котырта, илләр белән илләрне сугыштыра,

Иблиснең яман нияте адәм балаларының күңелләренә үтеп керә...

Без белгәннәрдән, мәсәлән, Байтимерне ул икенче мәртәбә өтермәнгә

тыкмакчы булды, Борисны үтертте, аның малае Варисның түбә-кыйбласын

кыйшайтты, Мәннәви атлы элек ыштансыз һәм хәерче булган бер адәмне әле

һаман үз тозагында тота. Алтын Бәртәскә, инде таралып бетә язган элеккеге

урыс авылына, Байтимергә каршы көрәшү өчен урыс Кириллны алып кайтып

утыртты, аннан поп ясады, чөнки бу якларда Байтимер ихтыяры белән ислам

дине көчәя башлаган иде. Ул аларны чәкәләштерергә уйлады һәм аның иң

күркәм эшләренең берсе, Алтын Бәртәстәге Хөллиев Абректан калган коттеджны

үз теләгән кешеләргә бирдереп, хәзер анда секталар җыены үткәрә башладылар.

Иң-иң күркәм эшләренең тагын берсе исә Иблис абзаң христианнарның

пәйгамбәре, Нәзарәттән чыккан, Мәрьямнең баласы булган Иса-Гайсә-Иисус

Христос һәм кайбер яһүди катлауларының төп асыллары турында шәп хикәятләр

уйлап чыгарды, кешеләрне җирдән аерырга теләп, меңләгән авылны юкка

чыгарды!.. Уйдырма мәзәкләр табып, аларны халыклар арасына таратты һәм

шуның белән яңа фетнә-низаглар кабызырга уйлады. Иҗат эшенә таланты зур

иде Иблиснең. Менә төштәге кебек кенә уйдырмаларның берсе: имеш, попны

Газраил фәрештә күк катына алып менеп киткән дә фәрештәләр моннан сорау

алырга керешкәннәр. Ләкин теге бик тәкәббер, ди, мине Аллаһ янына кертегез

әүвәл дип даулый башлаган, ди.

— Юк, — дигәннәр аңа, — әүвәл без синнән сорау алабыз. Шуннан соң

гына Аллаһ катына барырсың.

— Не имеете права! — дип җикеренгән поп. — Мин — Ходайның җирдәге

урынбасары! Мине ишек төбендә тотарга хакыгыз юк! — дип дулаган.

— Тынычлан, зинһар, без әүвәл кирәкле процедураларны үткәрергә тиеш.

Синең кем икәнлегеңне үзебез ачыкларга тиешбез! — дигәннәр фәрештәләр.

— Не имеете права! — дип тагын кычкырган поп агай. — Мин — Ходайның

җирдәге заместителе! Тотарга хакыгыз юк! Кертегез хәзер үк! — дип

тавышланган.

— Соң!.. Агайне! Исемлектә юк бит син, юк! — ди фәрештәләр тегеңә.

— Ничек исемлектә юк инде мин? Кирилл атакай мин! Поп Кирилл!

— Кайсы авылдан син, Кирилл атакай? — дип сорыйлар фәрештәләр,

аптырагач.

— Алтын Бәртәстән! Казан артында шундый бер авыл бар!

Өлкән фәрештә исемлекне тагын җентекләп карарга керешә, тик тапмый:

— Алтын Бәртәсне таптык! Тик анда чиркәү юк! Менә, менә, Алтын Бәртәс...

Хөллиев дигән бәндәнең коттеджы гына теркәлгән!

Кирилл атакай, аптырап, өлкән фәрештәгә карый:

— Хөллиев?!

— Әйе, Хөллиев! Тик ул Хөллиев үзе күптән тәмугта яна инде. Ходай Тәгалә

әмере белән аны туп-туры шунда озаттык.

— Нинди Ходай?! Бернинди Ходайны да белмим мин! Бог! Богның

заместителе мин! Аңладыгызмы? Кертегез хәзер үк! Бог! Христос!!!

— Ходай белән Бог икесе бер инде алар, Кирилл әфәнде! Заместитель башың

белән шуны да белмәгәч!

Фәрештәләр, аптырагач, бу хакта Ходайның үзенә хәбәр итәләр. Аллаһ, белешергә

дип, Христосны җибәрә. Беркавымнан Гайсә-Иисус кире әйләнеп килә.

— Йә, кем бар анда? — дип сорый Аллаһ.

Христос эчен тотып көлә: ике мең ел элек җирдә, эч пошканнан гына үз

исемемдә балыкчылар әртиле оештырып калдырган идем. Шул әртил һаман

исән икән әле. Җитәкчесе килгән!..

Кирилл атакай әлеге төш тәмам булганчы ук куркып уянып китте. Байтак

вакыт ис-аңына килә алмыйча ятты, теге фәрештәләр һаман күз алдыннан

китми иде, аны капкадан кертмәделәр. Ни булды соң бу, дип уйланды Кирилл

атакай. Аннары: «Һә, нәгъләт, төш кенә икән ләбаса!» — дип куанып җибәрде.

«Төше дә әллә нинди! Буталчык, аклы-каралы, чуар төш! Әртил, имеш! Һе,

бу кичәге хәерсез хәлләрнең дәвамы булгандыр инде! Шулайдыр. Нигә дип

кайттым, ниемә дип калдым соң әле монда? Шайтан коткысына бирелдем,

ахры?..» Почмактагы чиләктә су чапырдап куйды. «Үлмәгән! Үлмәгәннәр!» — дип

аптырап уйлады Кирилл атакай, ләкин урыныннан һаман кузгаласы килмәде.

Кичә елга буенда шактый күп йөрелгән, җитмәсә, дәү балык артыннан суга да

чумып чыкты. Шуңа күрә бүген гәүдәсен дә җыя алмый торгандыр.

Балыкларны чистартып, иртәнге ашка кыздырса да яхшы булыр иде булуын.

Кирилл атакай шундый уйлар белән үзенең яшьтәше — тимер сиртмәле

караваттан төшеп, буяусыз идәнгә басты. «Кәтеринә дә тиз генә кермәстер

әле. Мәчеттән кайтып җитмәгәннәрдер», — дип уйлады Кирилл атакай һәм

чиләктәге балыкларны агач җамаякка аударды. «Үлмәгәннәр һаман!»

Елга балыгы тәмле иде. Артыннан куе чәй дә эчеп куйгач, Кирилл атакайның

кәефе күтәрелеп китте. Ул тәрәзәдән урамга карады. Күрше йортның биек

коймалары аша үз ишегалдыннан башка берни күренми. Күршенең коймасы

өтермән дивары кебек! Бай, комсыз адәм булгандыр хуҗасы!» — дип уйлап

куйды Кирилл атакай. Хәзер әнә барыбер этләргә калган!» ...Кирилл атакайның

«этләр» дигәне сектантлар иде. «Әл-Рахим-Иуди» дигән исем дә тапкан ул

ләгънәтләр! Бикләнгәннәр дә берәүне дә кертмиләр һәм чыгармыйлар да!

Кирилл атакай да, ничек итсә итте, аларны авыл чиркәвенә керттермәде!

Христосны мыскыл итеп йөрүчеләр! Әтрәк-әләмнәр! Тагын? Тагын әллә кемнәр,

Иблис ялчылары һәм башкалар, һәм башкалар...

Кирилл атакай моннан берничә көн элек әлеге биек койманың астын

казый башлаган иде. Әлегә бу эшеннән туктап тора. Ул көрәк тотып чокына

башлауга, биек койманың теге ягыннан эт өрә башлый. «Нинди авыл соң бу?

Кая эләктем мин?» — дип аптырап уйланулары ешаеп китте Кирилл атакайның.

Кичә балыктан кайтканда, сектаның бер әнчеге артыннан: «Поп-рыбак! Поп-

рыбак!» — дип кычкырып калды. Әле тагын авылда сихер белән шөгыльләнүче

кеше дә бар дип сөйлиләр. Хәер, Кирилл атакай беркөнне аны үзе дә күрде.

Бит-башын чуар француз яулыгы белән чорнаган, озын бала итәкле Матрёна,

балыктан кайтып килгән попның каршысына төшеп: «Кирилл атакай, синең

капкаң һәркемгә ачыкмы? Бер сүзем бар иде!» — диде. «Чиркәүгә кил!» — диде

поп җавап итеп һәм яныннан ук кызу-кызу атлап узып китте.

Матрёнаның үз капкасыннан кеше өзелми. Беркөн Кәтеринә дә сөйләп тора

иде: «Матрёнадан ул кешеләр синең янга нигә килә, байлык сорап киләләрдер

инде?» — дип сораган идем, теге: «Юк, байлык та, саулык та сорап килмиләр!

Кайсысы миндәге авыруны күршемә дә бир, ди, кайсыберләре фәлән-фәлән

танышым да минем кебек хәерчелеккә төшсен иде! Ярдәм ит. Сихерлә шуларны

дип сорарга киләләр», — дигән.

Алтын Бәртәс элеккеге урыс авылы булган. Халкы шәһәргә күчеп беткәч,

авылда ишегенә йозак эленгән таш чиркәү белән тагын өч-дүрт карт-коры

гына яшәп калган. Озакламый монда күршедәге татар авылындагы халыкны

күчереп утыртасылар, ди. «Ахырзаман якынлашуымы, татарлар тагын урман,

елга буйларында яшәргә омтылалар!» — дип эченнән генә уйлап куйды Кирилл

атакай. Күршедәге Путанай чиркәве янында да өч-дүрт йорт сакланып калган,

андагы кешеләрне дә монда күчереп утыртасы иде канә дип хыялланды поп.

Җәй буе бала-чагалары кайтып тора, бәлкем, шул рәвешле элеккеге урыс

авылына үз кавеме яңадан әйләнеп кайтып, яши башлар. Менә хәзер поплары

да бар. Алтын Бәртәстәге дүрт урыс хатыны ул килгәнче үк күршедәге Байтамак

мәчетенә йөри башлаганнар!!! Аның өен карап торган Кәтеринә көне буе мәчет

юлында. «Гарәп хәрефләре өйрәнә башладык, шуңа күрә вакытыбыз бик тыгыз»,

— дип сөйләнеп торган була, хәчтерүш!..

Алтын Бәртәскә поп итеп билгеләнгән Кирилл атакай, чиркәүгә килүче

булмаганлыктан, күп вакытын елга буенда балык тотып үткәрә башлады... Бәлкем,

төшендә Христосның әлеге гамәлләре өчен аны ачулануы булгандыр?!

Тик аның бу хакта җентекләп уйлыйсы килми, Кирилл атакайның

христианлыгы галәмәт көчле, ул бары чарасызлыктан гына вакытын балык

тотып сарыф итәргә мәҗбүр бер бәндә иде.

Башкаладагы дөньякүләм зур тантана уңаеннан Казанга Рәсәйнең төрле

төбәкләреннән төзелеш эшенә «гастарбайтерлар» килеп тулды. Шуларның

бер ишесе хезмәт хакы ала алмыйча интегә, ач-ялангач калган иде. Җанына

Христос оеткысы салынган Кирилл поп боларны бик кызганды (алар да

шәһәрдә торырлар иде, өе, эше булса да) һәм аларны төягән автобуска утырды.

Бу юксыллар янында да Хода илчесе булырга тиештер бит дип фикер йөртте

Кирилл. Хәер, уй-фикерләре күп катлы иде попның: бәлки, аралаша торгач,

болар арасыннан берничә урыс милләттәшен иманга китерә алыр?..

Полиция автобусы «шәһәр кунакларын» нәкъ урман ышыгында, үзәннәргә

җәелеп аккан ямьле бер елга буенда утырган ташландык авыл янына алып

килеп бушатты да үзе янә Казан ягына борылды.

Тик Кирилл атакайның изге теләкләре тормышка ашарга язмаган икән: урман

буендагы үләнгә сузылып ятып ял иткәндә, күзен ялгыш йокы басты, шуннан

файдаланып, аның көмеш тәресен һәм кесәсендәге бар акчасын урладылар.

Шулчактагы хәлләр исенә төшсә, Кирилл атакай һаман авыр итеп көрсенеп

куя, тик каракларны әрләми, ул аларны күптән гафу итте.

Кәтеринә, мәчеттән кайтуга, Кирилл атакайның ишеген шакыды. Кириллның

аны бер атнадан артык күргәне юк инде. Элек күлмәк-яулыгы асылынып-салынып

торган, карап торышка алтмыш яшьне бирерлек хатынны ул әүвәл танымый торды.

Үзеннән дә бигрәк Кәтеринәнең кызын хәтерләтә иде ул. Йөз-кыяфәте яшәреп

кенә түгел, якты ай кебек ачылып киткән, бөтенләй нур кунган дисәң дә була

торгандыр! Чәч артына төенләп бәйләгән яулыгы да үзенә бик килешле, хатынны

яшәртә иде. Күзләре көләч, карашы аеруча мөлаем иде Кәтеринәнең.

— Берәр яшь татар малаена кияүгә чыгып кайттыңмы әллә син? — диде

Кирилл атакай ул ишектән килеп керүгә.

— Нинди кияү, Кирилл атакай! Бу яшьтә әзерләгәннәр ди сиңа! Быел кырык

биш тула бит инде миңа!

Кирилл атакай өнсез калды: «Кырык биш? Бары кырык биш кенәме?

Миннән сигез яшькә генә кече икән бит!»

— Екатерина, балакай, син бик сагындырып кына йөрисең? — дигән булды,

аның төс-кыяфәтенең шулай үзгәрүенә генә түгел, чын яшен ишетеп тагын да

күбрәк шаккаткан Кирилл атакай. Екатерина матур итеп елмайды: «Эш күп

булды!» — дип акланмакчы иде ул әүвәл, әмма, Кирилл атакай янында үзенең

атна буе гарәп имлясын өйрәнүе белән мактануны килештермичә, дәшми калды.

Бары тагын бер кат елмаеп кына куйды.

Кирилл атакай әле үзе дә бөкшәйгән карт түгел, киресенчә, ир-атның янә

бер кат чәчәк аткан гаярь яшьтә иде. Тик кара киемнәре, сирәк, ләкин озын

саргылт сакалы гына аны шактый картайтып күрсәтә. Муенына аскан тәресе

утырып торган бүлтәйгән корсагы да атакайның егетлеге файдасына сөйләмидер

кебек. Соргылт кашлары арасыннан ялтыраган зәңгәр күзләре генә Кирилл

атакайга картаерга ирек бирмиләр шикелле. Кинәт кенә таҗы ачылып киткән

чәчәк кебек балкыган Кәтеринәне биленнән кочып аласы килде атакайның.

Екатерина каршы да килмәстер... Ире юклыкка да күптән ди бит инде. Тик

Кирилл атакайның үз эчендә бер кату утырып тора: ул Кәтеринәнең мәчеткә

йөрүенә җаны-тәне белән каршы, монда элегрәк кайтып төпләнгән булса, ул

моңа бер дә ирек куймаган булыр иде, әлбәттә. Аның уен сизгән Кәтеринә,

котыртып алырга теләгәндәй:

— Бу Җәмил хәзрәт шундый матур итеп сөйли. Тавышы да гаҗәп, үзенә

тартып тора! — дип куйды. Мулланы мактап торганы өчен атакайдан җылы

сүз ишетмәсен белгән хатын, Кириллның дәшмәвен күреп, аңа таба борылды.

Тегесе ике кулы белән чигәләрен уа иде.

— Җәмил хәзрәт дисеңме?

— Җәмил хәзрәт. Ие, — диде Кәтеринә ягымлы тавышы белән.

— Һе... бик кызык булырга охшап тора бит әле бу... Кәтеринә әйт әле,

тегендә, урман артында да тагын авыллар бардыр бит? Булса, нинди авыллар,

исемнәрен беләсеңме? — дип сорады.

— Бааа-а-аар! — дип сузды чылтыраган саф чишмә кебек яңгыравыклы

тавышлы Кәтеринә. — Шөмлән дигән авыл анда... Шумляны.

Әгәр өстәлгә таянып тормаган булса, Кирилл атакай тәгаен артына авып

китәр кебек иде, ул бик аптыраулы тавыш белән:

— Шумляны? — дип кайтарып сорады.

— Әйе, Шумляны, Шумляны...

Таныш иде бу авыл Кирилл атакайга. Һәм ничек кенә таныш әле? Ул хәзер

бары урманның икенче ягында һәм шуңа күрә дә үзенең кайда эләккәнлеген

баштук чамалап бетермәгән иде. Җәмил хәзрәт белән алар авыл хуҗалыгы

институтында бергә укыдылар. Аларны практикага да бер үк төбәккә җибәрделәр,

Казан артына. Берсе урманның бирге, икенчесе аргы ягында, колхозлары да төрле

иде. Кирилл белән Җәмил укыган вакытта ук якыннан аралашты, чөнки икесе

дә дин ягына тартылган егетләр иде. Хәтерли, яшь, гаярь чакта алар диннәрнең

мәсләге, тоткан роле хакында, йә булмаса, гомумән, диннәр хакында дустанә дә,

якалаша-якалаша да күпме кичләрне сөйләшеп тә, бәхәсләшеп тә үткәрделәр! Ни

әйтсәң дә, яшьлек, кайнарлык! Тик Кирилл шунысын анык хәтерли: араларында

нинди генә бәхәс килеп чыкмасын, алар бер-берсенең якасына ябышмады.

Ул вакытта ике дин дә кысылган, тыелган булу сәбәпле, сүзләре күбрәк шул

киртәләр хакында иде. Дөрес, сабакташы Җәмил Фазыловның үз туган төбәгендә

эшкә калуы аның өчен яңалык түгел, ә менә шушы төбәктә имам булып торуын

ишеткәне булмаган икән!.. Ярый, хәерлегә булсын... Тик менә бу Кәтеринә

исламнан да бигрәк Җәмилнең үзенә гашыйк булмадымы икән, ә?

Кирилл Кәтеринәнең биленә кул салды. Тегесе чәбәләнә башласа, ул, поп тоткан

җир тәмугта янмый дип, шаяртып котыла ала, ә хатын каршы сүз әйтмәсә нишләргә?

Кирилл атакай кулын кире алды. Аның күңелендә бер яшерен ният кузгалды:

Кәтеринәне үзенеке итәргә! Үзенеке үк итмәсә дә, араларны тагын да якынайтырга,

аларның берсе ир-ат, икенчесе хатын-кыз бит әле, ни әйтсәң дә! Кирилл атакай

шул рәвешле икеләнеп уйланып торганда, Кәтеринә әйтеп куйды:

— Кирилл атакай, моннан соң өй эшләрендә сиңа Марфа булышыр инде,

яме!

— Нишләп Марфа әле?

— Минем вакыт юк, — дип кенә котылмакчы иде Кәтеринә әлеге сораудан.

Тик Кирилл кабат кулын хатынның биленә куйды:

— Мин... мин... миңа синнән башка булышчы кирәк түгел, Екатерина,

— дип салпы якка салам кыстырды.

— Минем вакытым булмас шул, Кирилл атакай, — дип кабатлады хатын

ягымлы гына.

«Ммм, да! — дип көрсенде Кирилл, — бер атна эчендә ничек үзгәргән бу

бәндәң! Дин — опиум ул, дип юкка гына әйтмиләр шул. Аның белән бик сак

кыланырга кирәк! Иң яхшысы — кыланмавың хәерлерәк...» — дип фикер

йөртте Кирилл атакай үзалдына. Ләкин Кириллның бирешергә исәбе юк иде,

ул капылт кына кузгалып, мич аралыгына кереп китте, андагы шкатулкасында

беркавым казынганнан соң, Кәтеринә янына кире чыкты һәм хатынның нәфис

бармагына алтын йөзек киертте, икенче кулында артык зур булмаган тәре иде.

Ул аны учында килеш алга таба сузды:

— Менә бу чиста алтыннан гына, — диде серле пышылдап. — Кушылмаган

монда башка бернәрсә дә...

Хатын аңа сораулы карашы белән төбәлде:

— Шулчаклы күпме? Алтыны күпме шулкадәр? Бик зур ич бу?!

— Күп түгел, барысы да гел алтын гына дидем бит!

Тик Кәтеринә тәрегә сузган кулын кинәт кире тартып алды:

— Ә синдә күпме... мондыйлар? — диде ул, пышылдап.

— Күп... Бик күп! — диде Кирилл һәм хатынны үзенә таба тартты. Инде

ничәмә-ничә еллар ир-ат кулын тоймаган хатын-кыз канындагы дәрт-дәрман

котырып кузгалды, дәрт-хис ташкынына Христос та, Мөхәммәд тә бу вакытта

бары ир, ир-ат буларак кына якын иде... Хәер, бу минутларда Кирилл атакайның

үзенең дә миссионерлык кимәлендәге күңел халәтенә караганда, хис ташкыны

куәтлерәк иде.

— Ул алтынны сатып, акчага әйләндерсәң ярыймы соң? — дип сорады мич

янындагы агач сәке-ятакны тәртипкә китерү белән мәшгуль булган беркатлы хатын.

Кирилл атакай җавап бирмәде. Ләкин Кәтеринәдән инде яңадан Екатеринага

әйләнә барган хатын соравын янә кабатлады. Кирилл атакай бу юлы да җавап

бирмәде. Ул, дәрте тынычлануга карамастан, һаман Кәтеринәнең сылу гәүдәсенә

карап сокланып тора иде. «Мәчет дип йөрүең шунда кадәр генә булдымы?» — дип

көлемсерәп куйды ул. Әлбәттә, бу сүзләрне Кәтеринәгә әйтмәде, күңелендә яшереп

калдырды. Хатынны үпкәләтүдән бернинди файда юк иде.

— Җәмил Фазлые нишләп йөри анда? Без аның белән күптәнге танышлар,

институтта бергә укыган идек, — диде Кирилл атакай. Бу яңалыкка Кәтеринә

әллә ни аптырамады. Әлеге мизгелләрдә хатынны ике нәрсә уйландырды:

тәренең чынлап та чын алтыннан коелганлыгы һәм Кирилл атакайның да гап-

гади ир-ат булып чыгуы.

— Ә син ишеттеңме, Кирилл атакай, Байтамактагы Әллүки дигән күл җир

астына төшеп киткән!..

— Ничек? Ничек җир астына? Күл хәтле күл юкка чыкканмыни?

— Юкка чыккан шул...

— Кызык, — диде Кирилл атакай, үзалдына сөйләнеп. — Кайчан булган

әле бу хәл?

— Әле күптән түгел. Тәгаен генә белмим. Без барганда, халык шаулаша иде

инде.

— Нәрсә сөйли авыл халкы?

— Сөйли инде. Бар кеше Җәмил хәзрәт янында.

— Нәрсә, Ходай исләренә төшкәнмени?

— Исләренә төшкән дип... алар болай да динле халык. Яше-карты

мәчеттә.

— Җәмил хәзрәт тырыша торгандыр. Әнә, сезне дә кодалаган булган бит?

— Ул дадыр инде. Аннан соң Баймурзиннары мәчет салдыра да мәчет

салдыра. Ярдәм дә итеп тора, ди.

— Анысы кем тагын? Колхоз председателеме?

— Юк, агрофирма инде.

— Аңлашылды, — дип куйды Кирилл атакай.

Ләкин Кәтеринәнең сөйләр яңалыклары моның белән генә бетмәгән икән

әле:

— Ябалак урманын да берәү сатып алган, дип сөйлиләр.

— Ябалак урманын?

— Ие, без чикләвеккә йөрибез анда. Аргы ягында зур күле дә бар. Ул күл

урынында элек дәү чокыр гына булган, ди. Хәзер су тулган. Әллүки күле шунда

киткән, дип сөйлиләр.

— Ничек киткән?

Екатерина ирексездән почмактагы иконага төртеп күрсәтте дә аннары:

— Мин белмим, — диде.

— Ә теге берәү дигәнең кем соң ул?

— Исемен белмим. Фамилиясе — Галин, ди бугай. Ул шунда коттеджлар

салган булган. Бу сала тора, хатыны килеп иштерә тора икән, ди.

— Бәлкем, хатынына проект ошамый торгандыр?

— Белмим. Каенанасы да бик усал, дип сөйлиләр. Үзе нинди бай кеше, үзе

каенанасыннан куркып тора, име. Кызык бит!

— Кызык, — диде Кирилл атакай аны җөпләп. — Бар халык та... яше дә,

карты да динне хөрмәт итә, дисеңме?

— Ие. Ул авылда хәтта аракы да сатмыйлар.

— Ә халык нәрсә эчә? Самогон куалардыр әле?

— Кумыйлар. Просто эчмиләр. Ярамый. Степан хәзер исән булса, без дә торырга

шул авылга гына күченеп киткән булыр идек. Урыс гаиләләре дә бар анда.

— Алары кайдан килеп чыккан инде?

— Эш эзләп киләләр.

— Шулай эш тә бармы анда кешегә?

— Ба-ар. Сукаламаган, сөрелмәгән бер уч җир дә юк анда. Шул Баймурзин

аэродром салдырган.

— Халык баш күтәрә башласа, тиз генә чыгып таяргадыр исәбе!

— Белмим, — диде Кәтеринә. — Май заводы да үзләрендә аларның. Ат

заводлары да бар. Һәр йортта җиңел машина да, йөк машиналары да бар.

— Ә синең Степан ничек үлде соң? — дип, Кирилл атакай сүзне икенчегә

борды.

— Эчте шул...

— Әһә, алай икән. Менә без дә чиркәүне матурайтмакчы булабыз. Монда

урын яхшы бит. Кешеләр күченеп кайтырлар.

— Белмим инде. Татарлар кайтса гына...

— Нигә алай дисең әле?

— Безнең халык шәһәргә таеп бетте бит!

— Менә син калгансың бит әле!

— Ә мин кая барыйм?! Байтамакка күченеп китәргә исәп бар иде барын,

бәлкем әле йөреп кенә эшләрмен. Монда халыкка эш юк бит.

— Ә җирдә?

— Җир эшен минем җенем сөйми. Кыртлаган тавык кебек балчыкта

казынырга, ди!

— Алай икән...

Әлбәттә, Кирилл атакай шулай дию белән генә чикләнде.

— Йа, Әд-Дәрр, үзең сакла яман гөнаһлардан!..

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 6, 2014

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: