Логотип Казан Утлары
Роман

Гарасат (дәвамы)

Фәгыйлә күрше егете Азаматка гашыйк иде. Ничек итсә итте, аны үзенә каратты һәм кияүгә дә чыгып куйды. Тик бәхетләре генә озакка сузылмады...

Романның башын монда укыгыз.

Фетнә

Илдар Гыймаев Казанга эшкә урнашты, үзе инде күптән кызыгып йөргән

бер тарихи журналда урын бушаганын ишетүгә, кызыксынып, шалтыраткан

иде, икенче көнне үк документларын алып килергә куштылар. Дөресрәге, аңа

бу эшне табарга якташ шагыйрь Гарәфә булышты.

Гыймаев белән беренче әңгәмәне баш мөхәрир урынбасары, матбугатта

тарихи хикәятләр авторы буларак билгеле Хәниф Хәким үткәрде. Әлеге журналда

Илдарның тарихка багышланган берничә мәкаләсе дөнья күргән иде, аларның

һәммәсенең дә мөхәррире әлеге Хәниф Хәким булганлыктан, ул аны бераз

белә, шуңа күрә бер дә каушап калмады. Чөнки беренче мәкаләсен тапшыргач,

телефоннан шалтыратып, аның котын алган иде инде. «Мәкаләңне карап

чыктым. Яңадан эшләргә риза булсаң, килеп чык», — диде ул. Бу сүзләрдән соң

тәмам каушап калган булачак тарихчы-язучыбыз курка-курка гына, тукмакның

иң зурысын алырга әзерләнгән хәлдә редакциягә барды. Илле яшен яңа гына

тутырган юка сары чәчле урынбасар Хәким әүвәл бик озаклап, бик тәмләп,

үзе сөйләгән сүзләргә, әйткән фикерләренә үзе үк соклана-соклана, тарих

темасына язган язучының нинди булырга тиешлеге хакында сәгать ярымлык

нотык укыды. Хәким һәр сүзенең тәмен белеп, әйткән җөмләсенең өтеренә

чаклы куеп, хатын-кыз кебек тәфсилләп, бер дә иренмичә күп сөйли, ләкин

хатын-кыздан аермалы буларак, аның килеш-кыяфәтеннән кайнар хиссият

ургылып тормый, тонык тавышы һәрвакыт бер дулкын-югарылыкта булып,

аны тыңлап утыру шактый ялыктыргыч гамәл. Бу юлы да шулай булды. Ул

әүвәл аның мәкаләсен кулына алып, әйләндерә-әйләндерә карады, аннары әлеге

язмасының чүпкә дә ярамаганлыгына ишарә ясаганнан соң, аның төп хатасын

әйтте: бу исем бармый, икенчесе кирәк һәм бер урында Пугач бунтының елы

дөрес күрсәтелмәгән икән. Илдар җиңел сулап куйды, хәтта үзе дә сизмәстән

елмаеп җибәрде. «Фетнә» исеменнән башка бүтән исем тапмадыңмы? Башка

исем сайларга кирәк, Илдар туган! Без сәясәт белән шөгыльләнүче басма түгел!

Синең бу исемеңнән сәясәт исе аңкып тора! Күрәсеңме, илдә нинди митинглар

бара?! Оппозиционерлар белән дөнья тулды! Кемнең эше юк, шул урамга лозунг

күтәреп чыга башлады! Әгәр без синең язмадагы кебек «фетнә» дигән сүзләрне

куллана башласак, беләсеңме, нәрсә булырга мөмкин?! Революция!!! Ә безгә

башка революция кирәк түгел! Бер генә революциянең дә яхшылыкка илткәне

юк. Син тарихчы, моны үзең дә яхшы беләсең булыр. Элек крестьян, бүтән

түзәрлек чарасы калмагач, сәнәккә ябышкан. Әгәр без бүген шуңа басым ясап,

әлеге четерекле мәсьәләне кирәгеннән артык куерта башласак, беләсеңме, нәрсә

булырга мөмкин? Хәкимнең сөйләшү рәвеше шундый: ул үзе сөйләгәндә сорау

куя да шул ук соравына үзе җавап бирә иде. Ләкин сорау артыннан һәрвакыт

беркавым пауза ясый. Аны белмәгән кеше булса, әлеге сорау үзенә бирелгән

дип уйлап, җавап бирергә дә ашыгырга мөмкин иде. Илдар моның шулай

икәнлеген белсә дә, соңгы куелган сорауга үзе дә сизмәстән: «Халык, түзәр

әмәле калмаган халык, Пугачёв заманындагы кебек, яңадан сәнәккә ябышачак!

Чынлап та, башка түзәр чарасы калмады бит инде! Тарих тәгәрмәч кебек ул,

әйләнеп, кабатланып тора, формасы төрле, ләкин эчтәлеге шул ук!» — дип әйтеп

ычкындырды. Хәким көлемсерәп куйды. Шулчак Илдар сикереп торды да:

— Хәниф абый! Рәхмәт сиңа! — дип, аның кулын кысарга үрелде.

— Мин причём монда? Нигә миңа рәхмәт укыйсың! — диде тегесе аптыраулы

карашын егеткә төбәп.

— Барыбер рәхмәт, Хәниф абый, шәп идея килде! — Хәниф абый, исемне

үзгәртермен анысы. Безнең авылда «Фетнә» кушаматлы бер хатын бар... — дип

әйтә башлаган иде, Хәким аны шундук туктатты:

— Сезнең авылда нинди хатыннар барлыгы миңа караңгы. Давай, мин

әйткәннәрне төзәтеп китер, — дип саубуллашырга кулын сузды. Үзе күп

сөйләшкәч, Илдар аны кеше сөйләгәнне дә тыңларга ярата дип ялгышты, тик

Хәниф Хәкимнең вакыты тыгыз, ул озаклап тыңлап утырырга яратмый иде.

— Лирик чигенешеңне дә алып ташла, — диде ул соңгы сүзе итеп.

Яңа исем куеп, дата дөресләү кыен түгел, ләкин Илдарга лирик чигенеш бик

кызганыч тоелды. Үзенә ошый ул аның. Тик нишлисең, әйткәнне тыңламыйча

булмый. Лирик чигенешне файдаланып, берәр тарихи хикәя язар.

Хәер, анысыннан да бигрәк ошбу сөйләшү яңа фикер тудырды: крестьян

элек ник сәнәк күтәрергә мәҗбүр булган? Әйе, дөрес, башка чарасы калмагач!

Астагылар бүтән болай яшәргә теләми, өстәгеләр идарә дилбегәсен кулдан

ычкындырган. Бу — инкыйлабның төп алшарты. Унҗиденче ел инкыйлабында

Петербургта сәнәкләр күтәреп чыкмасалар да, барыбер, нигезендә фетнә, бунт

ята. Эш кулда сәнәк яки карабин булуда түгел. Гади халык башка болай яши

алмый. Ул үләчәк, бетәчәк, сәнәк сугышында кадалып үлдеме, ачтан кырылдымы

— анысы мөһим түгел. Өстәгеләр исә артык маемлаган. Инкыйлабның ахыр

нәтиҗәсе фаҗига белән тәмамлануда гына, хәерченең дилбегәне үз кулына

алуда да түгел, шул кырылыш вакытында бик күпләгән акыллыбашлар юкка

чыгарылды, хөрәсәне, бетлесе идарә итәргә алынды. Әнә нәкъ шул сәбәп

җәмгыятьтә катаклизмнар китереп чыгарды. Хәзер дә шулай булмасмы соң?

Юк, хәзер алай булмаячак. Чөнки хәзер «өстә» караклар, бандитлар. Аларның

берсенең дә аталарыннан калган малы юк, алар урлап баеган. Әгәр теге вакытта

да яңа икътисади сәясәт (НЭП) дәвам ителеп, кулакларга тимәгән булсалар,

Рәсәй иң алдынгы илләрнең берсе буласы иде. Аннан соң дәүләтне аерым бер

милләт исеменнән оештыру да бигүк дөрес булдымы икән? Әлеге милләтнең

хезмәт, тырышлык, акыл белән әлләни дан казанганы булмаган бит?! Рәсәй

— күп милләтле ил, бәлки, төп басымны шуңа ясаргадыр?! Ни кызганыч, дөнья

— куласа, әйләнә дә бер баса, дип дөрес әйтәләр, тарих кабатланып тора, аның

калып-формасы гына бүтән, ә эчтәлек исә шул килеш...

«Фетнә» исеме аның үзенә ошый иде, тик аны да алыштырмыйча булмас.

Фетнә Фәһимәсен аларның төбәгендә белмәгән кеше юктыр. Дөрес, аны авылча

үз итеп: «Фетнә Фәймәсе», Ашыт буендагы авылларда исә «Петнә Пәймәсе»

дип кенә йөртәләр. Мондый кушамат алырлык бернинди сәбәп булмаса да,

тик Озын Хәсәнгә кияүгә чыгуга, исеменә дә туры килеп тора торган әлеге

кушамат Фәһимәгә ябышты да калды.

Фәһимә «Петнә Пәймәсе»нә кадәр дә кара тутлы, шомырт кара күзле, курчак

кебек бик чибәр бер кыз иде. Анасы Фәгыйләгә охшаган иде Фәһимә. Кыз

вакытында Фәгыйләнең чибәрлеге хакындагы дан тирә-як авылларга таралган,

буй җиткергәч, аларның капкаларыннан яучылар өзелмәде. Тик Фәгыйлә

күрше егете Азаматка гашыйк иде. Шулай була бит ул: кызга бөтен тирә-юнь

егетләре гашыйк, ә кызның үз күңеле төшкән егете Азамат аңа яшьтән битараф

булды. Ничек итсә итте, Фәгыйлә аны барыбер үзенә каратты һәм кияүгә дә

чыгып куйды. Тик бәхетләре генә озакка сузылмады, ул бик матур бер кыз

алып кайтуга, Азаматны әфган сугышына алып киттеләр. Әлеге кырылыштан

егетебез контузия алып кайтты һәм бердәнбер кызчыгы Фәһимә мәктәпкә

китәсе елны вафат булды. Фәгыйлә Фәһимәне ялгыз башы үстерде, күпме

генә сорап килсәләр дә, бүтән кияүгә чыкмады, Азаматына тугры булды. Тол

калгач, көндез дә, төн уртасында да аларның капкасын шакучылар, яшь, чибәр

тол хатын куенында җылынып чыгарга теләүчеләр күп булды. Тик Фәгыйлә

исеменә тап төшертмәде.

Фәгыйлә мал врачы булып эшли иде. Беркөнне аңа эшкә йөрергә дип ат

бирделәр. Зур, мәһабәт гәүдәле, уйнап торган кара айгыр. Авылда бу айгырга

сокланмаган кеше калмады. Ат астында үскән күнних Бәхтияр дә, вакыты

булган саен, колхоз атына солы бирү сылтавы белән көнгә бер мәртәбә Гадел

абыйларның ишегалдын әйләнә, мавыгып китеп, атның ялларын тарый,

чистарта. Гашыйк булмаслык айгыр түгел шул Тарзан! Гаярь, яшь булуы өстенә

аның холкы да чорсыз түгел, әйтерсең, колын чагыннан өйрәтелгән: ул карусыз,

атландырып та йөртә, тәртә арасына кергәндә дә чыгымчыламый, дилбегәне

дә тыңлый. Фәһимә аның белән уртак телне тиз тапты. Кыз нигәдер Тарзанга

үзе дә бик тартыла, аңа гади ат дип кенә түгел, дусты, сердәше итеп карый

башлады. Әлбәттә, әле ул гына да түгел, бу гаярь ат янәшәсендә булганда, кыз

бернидән дә курыкмый кебек иде. Күрәсең, гаиләдә яклаучы, ышанычлы терәк

булмау аркасында тартылгандыр аңа яшүсмер кыз! Хәер, тора-бара бу шулай

булды да: исерек-улак, ишек дөбердәтеп, бик еш борчый башлагач, күршесе

Гадел абыйдан ул Тарзанны үз каралтыларында тугаруын үтенде, үзем карап,

тәрбияләп торырмын дип вәгъдәләр иткәч, күрше абзый карышмады, чөнки

Фәһимә Тарзанга атланып та йөри башлаган иде инде. Кичтән лапас капкасын

ачык калдырып, Тарзанны бәйдән ычкындырырга гадәтләнделәр. Тарзан

сыйланасы килгәндә, үзе теләгән чакта, ишегалдына чыгып, арбадагы печәнне

чемченә, күңеле булгач, лапаска кире кереп, урынына басарга гадәтләнде.

Гадел абыйның Тарзанны берсүзсез алар ишегалдына тугаруының тагын бер

сәбәбе бар. Айгырны алып кайткач та, күрше малайларына аны елгага алып

төшеп коендырып менәргә кушкан иде. Ләкин атланган бер малай да Тарзан

өстендә озак утыра алмады, чыгымчылап, ярсып та түгел, уйнап кына чөйде ул

аларны. Хәсән генә җиңә алды атны. Атланды да Ташсу елгасына алып төшеп

китте. Тик бераздан айгыр Хәсәнсез генә кайтып керде һәм башын Фәһимәләр

капкасына төртте. Хәсән егылып имгәнгәндер дип курыккан Фәһимә Тарзанның

сыртына ничек очып кунганын үзе дә сизмәде, айгырны Ташсу буена куалады.

Тарзан Хәсәнне, чынлап та, елга буенда төшереп калдырган иде. Шуннан соң

Хәсән атка якын бармады. Ә Фәһимәнең дәрәҗәсе исә, тагын берничә башка

үсеп, күнних атны аңа тулысынча тапшырды. Шуның белән бергә Фәһимәгә үз

гомерендә беренче тапкыр «К...ле Пәймә» дигән кушамат ябышты. Бу айгырны

аларның күршесе күнних Гадел абзый карап торырга, җигәргә, тугарырга,

мал врачын шуңа утыртып эшкә йөртергә дә тиеш иде. Фәгыйләнең үзенең

дилбегәне кулына аласы килмәде, ни дисәң дә хатын-кыз бит.

Ишегалдында гаярь айгыр булгач, капка дөбердәтүче дә, төнлә койма

өстеннән төшүчеләр дә бетте. Авылда хәбәр тиз таралучан: имеш, бригадир

Ханнан төнлә салган баштан койма аша тол хатын Фәгыйләнең ишегалдына

сикергән булган икән, айгыр астына эләгеп, чак исән калган! Төнлә йөргән

кунактан ат өркегәнме, әллә Ханнан үзе курыккан инде, кыскасы, бу чаклысын

тәгаен генә берәү дә әйтеп бирә алмады. Шунысы мәгълүм ки: тол хатын йорты

тынычлыкта калды...

Фәһимә айгырның күзләренә гашыйк булды. Бу коңгырт күзләрдә әллә

нинди серләр яшеренеп ята кебек. Исән чагында әтисе эшкә колхоз атын

җигеп йөргәнлектән, атлардан курыкмый иде кыз. Әтисе аны атланып йөрергә

дә өйрәтте.

Кечкенәдән әнисе белән рәттән азгын ир-атларга каршы торырга өйрәнгән

һәм айгыр кадәр айгырны авызлыклый алган Фәһимә урам малайлары каршында

да сынатмады. Әүвәлрәк аны малайлар кечкенә булганы өчен кыерсытасылары

килсә, буй үсә төшкәч, бу матур кызга ничек булса да якынлашырга, орынып

алырга теләп каныгалар иде. Алар күрше авылдагы урта мәктәпкә алты кыз, дүрт

малай йөреп укыдылар. Баштарак, мәктәптән кайткан чакта, әлбәттә, шаярып

кына, өелешеп әүмәкләшсәләр, кызларның күкрәкләре калкып, малайларның

тавышлары яшь әтәч тавышына охшый башлаган бер вакытта, юлда үзләре

генә булудан файдаланган малайлар сыйныфташ кызларга көтмәгәндә һөҗүм

итеп, аларны кочарга, битләреннән үбеп алырга да тайчанмыйлар иде. Шулай

чыр-чу килеп атлагач, юл озынлыгы да сизелми кала. Баштарак Фәһимә

иптәш кызлары кебек малайларның һөҗүменнән ничек кирәк алай сакланырга

тырышса, вакыт үтеп, борыны чак кына ис ала башлагач, үзенә орынырга

уйлаган сыйныфташының муенына менеп атлана, егып салып, аны үзе коча, үбә

башлый. Моны ук көтмәгән егет-җилән халкы бу юлы инде үзе уңайсызлана.

Ничек булса да Фәһимәнең кочагыннан котылырга тырыша, иптәшләре алдында

уңайсызланудан кызарып-пешеп чыга иде.

Фәһимә бер генә малайга шулай асылынырга курыкты, ул озын Хәсән иде.

Буе озын булганлыктан, «Озын Хәсән», «Колга Хәсән» дигән атны ул яшүсмер

вакытта ук эләктерде. Фәһимә исә аңа үзе күңеленнән генә «Бастырык Хәсән»

дигән кушамат такты. Фәһимә, буен «үстерергә» теләп, кеше янында аяк

башларына басып йөрергә тырышса, Хәсән, киресенчә, озын буен яшерергә

теләгән кебек, алгарак бөгелә иде. Фәһимә моны сизә һәм җае туры килгәндә

аны әрләп: «Ник сыгыласың ул чаклы? Патша хәзрәтләренә лакей булып барырга

җыенмыйсыңдыр бит? Бастырыкның бөгелгәнен күргәнең бармы әллә?» — дип

төрттереп ала иде. Мондый кисәтүне Хәсәнгә укытучылар да, әти-әнисе дә ясый.

Аларның сүзләре бер колагыннан керә, икенчесеннән шундук чыгып китә, ә

менә Фәһимә әйткәч, егет атна буе гәүдәсен туры тотып йөрергә тырыша һәм,

әлбәттә, кызның әйткәнен шуннан соң тагын оныта иде. Әмма Фәһимә сизгер,

ул онытмый, Хәсәннең тагын сыгылганын күреп эче поша. Беркөнне түзмәде,

Хәсәннең үзен генә туры китереп: «Әй, бастырык! Тагын бер мәртәбә гәүдәңнең

алга таба бөгелгәнен күрсәм, миңа үпкәләмә, яме! Кич белән мәңге озаттырмыйм

бүтән!» — дигән кисәтү ясады. Аның бу сүзләреннән Хәсән авызын ачты да калды:

ничек озаттырмый?!! Кайчан Фәһимәне озата барганы бар соң аның?! Хәтта бу

турыда уйлаганы да, ике ятып бер төшенә дә кергәне юк лабаса!!!

Тик шуннан соң Хәсән гәүдәсен шәм кебек тотып йөртә башлады. Үсә

төшкәч, озын, ябык гәүдәсе калынаеп, Хәсәнебез бер дигән матур, зифа егет

булып китте.

Соңгы сыйныфта укыганда, кызлар-малайлар парлашып беткән, бер Озын

Хәсәннең генә дус кызы юк, ә Фәһимә артыннан берьюлы берничә егет кисәге

тагылып йөрде.

Ләкин тормышның болай гына бармаячагы көн кебек ачык, чөнки Хәсән

кызның күңелен кытыклап тора, тик әлегә моның нәрсә икәнлеген аңлап

бетерми: аз сүзле, кызлар кебек йомшак холыклы, сыйныфта иң яхшы укучы

Хәсәнгә карата дусларча хөрмәт, ихтираммы, аны сыйныфташ буларак якын

итү генәдер бәлки?.. Өстәвенә, аның әнисе белән Хәсәннең әнисе Хәлимә

апа дуслар, бер-берсенә йөрешәләр, Хәсәннәрнең сыерлары авырып китеп,

районнан килгән мал табибы да, берни эшли алмыйм дигәндәй, кулын селтәгәч,

Фәгыйлә үзе генә белгән дәва-ысуллар белән икенче көнне үк гаиләнең карап

торган бердәнбер сыер хайванын аякка бастырды. Шуннан соң ике күрше

хатынның балалары бер яшьтә һәм бер үк сыйныфта укыганнары исләренә

төшепме, бәлки, балаларның буй җитүләрен күрептер, бер-берсенә шаярышып

«кодагый» дип эндәшә башладылар. Әүвәлрәк бу «кодагыйлыкка» Фәһимәнең

эче пошып, әнисенә үпкәләсә дә, тора-бара ияләнде, «кода-кодагыйлык»

турында сүз чыга башлаган икән, димәк, Фәһимә инде җиткән кыз дигән сүз!..

Әлеге хис күңеленә бик ошап тора кызның... Ләкин җиткән кызның мәктәп

тәмамлауга ук кияүгә чыгарга һич исәбе юк, ул ветеринария институтына

укырга керү турында хыялланды. Бу хыял-теләк янында сыйныфташы Хәсәнгә

булган дуслык-якынлык хисләре бернигә тормый, әниләре «кодагыйлар» булып

бетсәләр дә, кыз күңелендә гыйшык утының бер сыңар очкыны да юк иде.

Хәсән, гәүдәгә ярау булса да, холкы йомшаклыгы аркасында мәктәптә аны

иптәшләре бераз кимсеткәлиләр дә кебек. Фәһимә исә андый чакларда күрше

егетен якларга тырыша, ни дисәң дә, күрше бит, бергә уйнап үстеләр, Хәсәнне

кыерсыттырасы килми. Бары тик шул гына бугай...

Фәһимәнең дөньясы бер кичтә асты өскә килде. Хәсәннәрнең күршеләренә

кунак кыз кайтты. Кунак кыз аларның йортыннан бер өй аша гына булган Налия

апаның Казанда яшәүче бертуган сеңлесе Наиләнең студент кызы Луиза иде.

Налия апа бик уңган хатын, авыл кибетендә сатучы булып эшли. Ул сеңлесен

акыллы авыл егете белән таныштырырга дип кунакка махсус чакырган иде.

Ә андый егетне ерактан эзлисе юк, ул күршедә генә, ул — яңа гына армия

хезмәтен тутырып кайткан күрше Хәсән. Налия апа сеңлесен, Хәсәнгә ияртеп,

кич клубка чыгарып җибәрде. Бу вакытта Фәһимә ветеринария институтының

беренче курсын тәмамлап, каникулга кайткан чак иде. Хәсән армиядә чакта,

аның әнисе үтенгәч, ул аңа берничә мәртәбә хат язып салды. Хәсән дә аның

хатларына каршы салкын гына җавап кайтарды. Шуның белән шул. Армиядән

кайткач, гадәт буенча дип, Хәсән аларның өйләренә дә керде. Егет танымаслык

булып үзгәргән, малайлык чырае юкка чыгып, чын ир-егет кыяфәте кергән, хәтта

беренче булып үзе сүз башлады! Аны күргәч, Фәһимәнең теге чакта ук күңеленә

кереп калган кытык кымырҗый башлаган кебек булды, хәзер ул сыйныфташына

башка күз белән каравын тойды. Ләкин хәл-әхвәл сорашудан ары узмадылар.

Менә шул Хәсәннең, кунак кызын култыклап, клубка таба юнәлгәнен күргәч,

Фәһимәнең дөньясы күчәреннән чыкты. Кыз үзенә урын тапмады. Тарзанга ияр

салып урманга чыгып чапты, урман аланындагы Әмир чишмәсенә барып җитеп,

салкын су эчеп карады, битләрен чылатты, күл буйларын урады. Аннан соң

ниндидер катгый карарга килгәндәй, атны өйгә таба борды. Тарзан бүген үзен

әллә ничек сәер тота. Элек аның һәр ниятен карусыз тыңлаган айгыр чыгымлап

та ала, тезгенне кысуга карамастан, тиктомалдан гына юртып та китә. Әллә

Фәһимәнең җанында бураннар кайнаганын Тарзаны да сизәме икән? Менә,

капка төбенә килеп җитүгә, Тарзан кинәт кенә туктап, ике аягына торып басты

да, яңгыравыклы тавышы белән кешнәп, кирегә борылды һәм җайдак кызны

янә күл буена таба алып китте. Баштарак каушап калган Фәһимә, Тарзан җай

гына юртырга керешкәч, тынычланды, аның ихтыярына буйсынды. Күл буенда

Хәсән кунак кыз белән иде! Җитәкләшкәннәр! Хәсән сөйли, туктаусыз нәрсәдер

сөйли!!! Теге, шәһәр кыланчыгы, Налиянең сазаган сеңлесе, монда кияү эзләп

кайткан сары карт чыпчыгы, чырык-чырык көлә иде!!!

Фәһимә ачудан атның касыгына төртеп алды. Тарзан бу юлы кайнар күз

яшьләре белән елаган хуҗабикә кызга карусыз буйсынды. Фәһимәнең башында

зәһәр уйлар кайный иде.

Икенче көнне Налия апа кунак кызын таң белән Казанга озатып җибәрде. Тик

моның сәбәбен алардан башка тагын Фәһимә генә белә иде. Чөнки ул теге кичне,

өстенә ак җәймә ябынып, кунак кызны Налия апаларның капка эченә яшеренеп

көтеп торган һәм авызына нәни фонарь кабып, өрәк кыяфәтенә кергән иде. Коты

алынган кунак кыз өрәкнең кеше кебек сөйләшә белүенә дә илтифат итмәде, аны

чын өрәккә санап, бик каты курыккан һәм өрәк ни әйтсә, хәзер үк шуны үтәр

дәрәҗәгә җитеп шүрләде. Өрәк аны: «Казаныңа кайтып кит!» — дип куды бит.

Төне буе дер калтыранып чыккан кыз таңны көч-хәл белән генә аттырды!..

Налия апаның сеңлесен Байтамак «өрәкләр»е ни өчендер үз итмәделәр...

...Фәһимә хәзер «Байтамак» агрофирмасында зоотехник булып эшли. Бу

һөнәрне күбрәк ир-ат сайласа да, Фәһимәнең зоотехник булуына гаҗәпләнгән

кеше юк. Бу һөнәре кечкенә генә буйлы кап-кара тутлы, бик җитез, хәрәкәтчән

яшь хатынга хәтта килешә дә. Ир-атларның артларыннан куып йөри торган

ике яшьлек үгезләр Фәһимәне карусыз тыңлыйлар. Усал үгезләр хатын-кызны

яратмый икән дип сөйләү әллә юк сүз генә инде, Фәһимәне яратмау гына түгел,

ул аларның телләрен белгәнгә күрә, үгез кавеме аннан шүрли һәм нәкъ шул

сәбәпле буйсына да инде.

Теге чакта, «өрәк» вакыйгасыннан соң, Хәсән Фәһимәне клубка кич чыгарга

чакырды. Ул бертуктаусыз елмайса да, сәбәбен Фәһимәгә әйтмәде. Ләкин

Фәһимәдән болай гына котылып булмаслыгын егет белә, шуңа күрә, төп сәбәпне

әйтмичә, сүз сөрешен икенчегә бора: «Синең Батыршина фамилияң кайсы

бабаңнан килә?» Фәһимәнең исә бу хакта әтисеннән ишеткәне бар, ул шундук

җавап бирә: «Әтинең әтисе Батыршаһ исемле булган. Минем әтинең әфгандагы

кушаматы да Батырша!» — ди ул. «Теге Батырша синең ерак нәсел түгелме

икән? Кызыксынганың юкмы?» Татар халкының милли герое Батырша хакында,

әлбәттә, Фәһимә белми иде. Хәсәннән Батыршаның унсигезенче гасырда патшага

каршы зур фетнә күтәргән олуг шәхес икәнлеге хакында аз-маз мәгълүмат алган

кыз уйга кала: ул укыган академиядәге профессор нәселдәнлекнең җан ияләре

өчен төп урын тоткан күрсәткеч икәнлеге хакында инде беренче курстан бирле

әйтеп килә. Бәлки, аның дуамаллыгы, гаярьлеге дә шуннан килә торгандыр? Чү,

тукта! Нәселдәнлекнең ни катнашы бар әле монда? Аңа төрттерә түгелме соң

бу озын Хәсән?! Фетнәче Батырша, кызның «Батыршина» фамилиясе һәм ахыр

чиктә «Фетнә» кушаматы! Фәһимә шактый авыртырлык итеп Хәсәннең касыгына

төртте. Хәсән аны шунда ук аңлап, фикерен йомшарта: «Чү, тукта, кызмале!

Беләсең килсә, минем әнинең кыз фамилиясе шулай ук «Батыршина» бит».

«Әтиең Батыршинага өйләнгән, синең дә Батыршинага өйләнәсең килмиме?»

Хәсән: «Укыйсың бит әле син», — дигән булды, тегесе аның әлеге сүзләренә

каршы. «Укыса ни! Практика белән укуны бергә бәйләп алып бару отышлырак,

ди безнең профессор, бик беләсең килсә! Әнә, тотам да Байтимер абыйның

агрофирмасына зоотехник булып эшкә урнашам!»

Уеннан гына башланган әлеге сөйләшүнең ахыры аларның туйлары белән

тәмамланды. Тик Хәсән Фәһимәне урлап алып кайтты! Кызның теләге шундый

иде: син мине урлыйсың! «Ничек?» — диде тегесе аптырап. «Ничек булсын,

элек кыз урлаганнар бит әле! Шуның кебек!» «Мин сине ничек урлыйм ди?

Күршедә генә бит син! Кызны аны күрше авылдан урлап кайтканнар! Моңа

барыбер кеше ышанмаячак! Мин бит сине койма аша да алып чыга алам!»

«Ә син мин Казаннан кайтканны райүзәктәге стансыда көтеп торасың да!..»

«Машина беләнме, ат беләнме?» — ди кызның сөйләшүе җитди икәнлеген

аңлаган Хәсән. «Әлбәттә, ат белән! Тарзанны тарантаска җигәсең дә!..»

Әлеге сөйләшүдән соң күп тә үтмәде, Хәсән күрше кызы Фәһимәне райүзәктәге

стансыдан урлап алып кайтты... Өйләнешүләренә бер ел тулар-тулмас аларның

бик матур малайлары туды һәм аңа Батыр дигән исем куштылар.

Әлбәттә, Илдар Гыймаев мәкаләсенең боларга бернинди дә катнашы юк.

Бер караганда, кушамат-исемнәр дә очраклы рәвештә генә туры килде. Хәер,

очраклы гына микән? Эш шунда ки: «фетнә»-«петнә» сүзен авылга Фәһимәнең

әтисе «Әфган» Азамат армиядән алып кайтты. Ике сүзнең берсендә «петнә»,

«петнә бу», «петнә күтәрергә кирәк моңа каршы» дип әйтергә ярата иде әфганчы.

Әлбәттә, ошбу сүзләр берәр төрле вакыйга-хәлгә бәя биргәндә яисә мөнәсәбәт

белдергәндә кулланыла торган иде. Чөнки борын асларына мыек кына

төртеп килгән яшь егетләрне ул вакытта Әфганстанга «дошманнар» фетнәсен

бастырырга дип җибәргәннәр иде. Әфган хөкүмәтенең булдыксызлыгына

каршы, аннан бигрәк, янкиларның илдәге хәлләргә кысылып, «кырмыска

оясына» бертуктаусыз таяк тыгып торуларына каршы чыккан халыкны

Совет пропагандасы «фетнәче дошман» дип атады. Акылларына ошбу фикер

сеңдерелгән егетләр анда төрлесен күрделәр: крестьянны җирдән аерып, китмән

урынына мылтык тоттырып кайтты алар. Тегеләренә дә китмәнгә караганда

мылтык күбрәк ошап китте. Совет гаскәрләре аннан чыгарылгач та алар,

мылтыкларын ташлап, кулларына кабат китмән алырга теләмәделәр инде!..

Ләкин Азамат шуны күреп кайтты: алар фетнәче булсалар да, ләкин «дошман»

түгел, алар хөкүмәт тарафыннан мескенлеккә, хәерчелеккә төшерелгән һәм

чит илләр коткысы белән наркотик сөременә уралган бер гөнаһсыз гап-

гади халык иде. «Дошман», Азамат уенча, булдыксыз хөкүмәт үзе иде. Үз

халкының дошманы иде алар... Сатлык дошманнар, ягъни туган халыкларын

чит илләргә — янкиларга саткан бер мәхлүк җаннар иде. Халык, беренче

чираттта, әнә шуларга каршы фетнә күтәрде! Һәм әлеге сүз Азамат уенча бары

яхшы мәгънәсендә генә кулланылырга тиеш иде. Кыскасы, хөкүмәт дигән бер

тылсымлы агачның башына ук кунган «түрә кавемнәрен» ул агач башыннан

бары тик фетнә белән генә кагып төшереп булачак! Армиядән кайткач та,

Азамат әлеге сүзне бары түрәләргә каршы сөйләшкәндә телгә ала торган булып

китте, ахыр чиктә ошбу сүз егетнең сөйләм-лексиконында ныклы урын алып,

үзенә дә «фетнә» кушаматы тагылып калды. Әлбәттә, Азамат өйләнеп, баласы

тугач, кушаматның гомере дәвам ителергә тиеш иде — ул аның кызы Фәһимәгә

ябышты: җитмәсә, рифмага да туры килеп тора — «Фетнә Фәһимә, Фетнә

Фәймә, Петнә Пәймә!»

Әнә шул рәвешле юктан гына башланган фикер йомгагы якын тарих

сукмакларына таба тәгәрәп китеп, фетнәче Пугач, Батыршалар чорына алып

барып чыкты Илдар Гыймаевны. Болотников, Степан Разин, Пугачёв фетнәләре

хакында бик тырышып сөйләде мәктәп дәреслекләре. Тик, ни сәбәпледер,

Батырша күтәрелеше хакында ләм-мим иде!..

Фәһимә исә, үз чиратында, әтисеннән калган әлеге кушамат-исемгә «лаеклы

булырга тырышты», колхоздагы һәр җитешсезлек, склад мөдиреннән башлап

агроном, ферма мөдиренә чаклы булган түрәләрнең гамәлләренә каршы бары

тик фетнә белән генә каршы торып була дип уйлады. Соңра, кияүгә чыгып

алгач, аның артык активлыгы, хуҗалыктагы һәр кыек эшне күпертеп, шуңа

каршы чәчрәп чыгуы ире Хәсәнгә бигүк ошамый башлагач дип әйтсәң дә була,

Фәһимә бераз «басыла» төште, ләкин аңа карап кына яшь хатынның активлыгы

сүрелмәде, ул булган көч-гаярен авыр аяклы Хәсәнне «кузгатырга» юнәлтте.

Илдар Гыймаевның «Фетнә» исеме белән аталган мәкаләсендә Фәһимә

турында бер авыз сүз әйтелмәсә дә, журнал мөхәррире белән сөйләшкәндә,

никтер, капылт кына тел очына шул хатын килде бит: безнең авылда шундый

кушаматлы хатын бар, имеш! Нинди мәгънәсез чагыштыру иде бу канә! Илдар

моны үзе дә аңлады, тик телен тешләргә соң иде, ул каушап калды һәм шуның

аркасында язмасындагы лирик чигенешне дә сызып атарга мәҗбүр булды.

Юкса... алда әйтелгәнчә, үзенә ошый ул егетнең.

Вәли ашыгып ишегалдына чыкты да лапас буеннан кичтән үк әзерләп куйган

өч җәпле сәнәген кулына алды. Карындык тәрәзә аша ишетелгән бала елавы

һаман йөрәк маен сызып тора. Сәнәкне кулына алгач, аңа ничектер җиңелрәк

булып китте. Өч көн буе бер тәгам ризык күрмәгән сабыйларның инде еларлык

хәлләре дә бетеп бара. Иң кечкенәсе ара-тирә әнисенең сөтсез имиләрен

суырганлыктан, әле анысында чак кына шыңшырлык көч калган.

Гаҗәп: сәнәкне кулына алуга, Вәлигә көч кереп киткән кебек булды! Ул,

читән аша сузылып, күршеләре ягына карады. Гали дә ишегалдында иде инде,

аның кулында дүрт җәпле сәнәк. Кичә сөйләшкәнчә, алар, авылның барлык

мескен крестьяннары, бүген төбәктә башланган сәнәк бунтына кушылырга

тиешләр иде... Авыл кешесенең, крестьянның башка әмәле калмаганга сәнәккә

ябышырга уйлады алар!..

Батырша атлы мулла артыннан күтәрелүчеләрнең исә максатлары тамак

кайгысы гына түгел иде: аларның иманына — диннәренә кизәнә кара көчләр!

Ул кара көчләрне юк итәргә кирәк! Бу — Ходай әмере!..

Әнә шул рәвешле Илдар Гыймаевның каләме Батырша язмышына барып

чыкты да инде...

Йа, Ән-Нәфигъ, саклый күрче гаделлек хакына көрәшергә уйлаган беренче

пәйгамбәрең булган Адәмнең балаларын!..

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 6, 2014

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев