Гарасат (дәвамы)
Аллаһка гыйбадәтләр кылыгыз һәм Аңа һичбер тиң зат эзләмәгез. Ата-анага, туганнарга, ятимнәргә, фәкыйрьләргә, якын күршеләргә, ерак күршеләргә, якын аркадашка, юлчыга, боерыгыгызда булганнарга яхшы мөгамәләдә булыгыз. Аллаһ үз-үзенә гашыйк тәкәбберләрне, өзлексез мактанган кешеләрне сөйми...
Хөрмә мунчаласыннан ишелгән бау кирәк...
— Айсинның үлемендә синең гаебең юк. Анысын снимаем! — диде тикшерүче
Баймурзин каршындагы өстәл янына килеп утыргач.
— Кем?! — диде ул, тикшерүченең күзенә туры карап. Бу сүздән бик аптырап
калган иде ул.
— Анысы пока не важно! Син коррупциядә гаепләнәсең! Бик зур суммада
ришвәт бирүдә!
— Мин?! Коррупция?! Ришвәт?! Кемгә???
— Әйе, нигә аптырадың? Алдан ук шуны әйтеп куям: чистосердечное
признание өчен скосим! Мин сүземдә тора торган кеше. Ризамы?
— Риза, — диде Байтимер, аның бу сүзләреннән көләсе килеп.
— Ашыкма, туган, көләргә дә, еларга да вакытың күп булачак әле синең!
Әйдә, лучше алдан ук килешеп куйыйк: дөресен сөйләп бирәсең дә и вәссәлам.
Мин әйткән вәгъдәмне үтәячәкмен! Сүз бирәм!
— Син түлке кемгә күпме биргәнемне әйт миңа. Алайса мин кайдан белим
ди аны!
— Галинга! Мәннәви Мансарович Галинга! Беләсеңме андый кешене? Ун
миллион тәкъдим иткәнсең! Наличными! Кайдан килгәндер андый акча простой
фермерга?! Беләсең бит Галинны?
— Галинны беләм белүен... Тик ул минем ришвәткә калган кеше түгел шул!
Аннан соң моннан ярты еллап элек ул миңа үзе илле биш миллион тәкъдим
иткән иде.
***
— Байтимер, әниеңнән сораганың юкмы? Башсыз тудыңмы әллә син бу
дөньяга?! Тагын өтермәнгә килеп эләккәнсең!..
— Сорарага өлгермәдем шул, мине Себергә сөргән кайгыдан әни җан-тәслим
кылган иде...
— Да. Да, да, да! Әйе, әйе, әйе.
— Соң син булып... син ышанасыңдыр бит инде миңа, Фәрит туган?!
— Мин ышанам ышануын да... Фактлар, фактлар бит. Шәп эләктергән
сине Галин!
— Ул буржуйларга һаман җир җитми!
— Җир җитә, җир күп бездә. Түлке аларга теләсә нинди ташландык җир
кирәк түгел шул! Күле, урманы, челтерәп аккан чишмәләре, шәһәргә якын
булганы кирәк. Ә синең «Әллүки»ең нәкъ шундый урында.
— Мин анда туып үстем!
— Анысын беләм, беләм... Слушай, парин, карале, син космонавтлар
отрядында булган кеше бит. Мәскәү белән, ФСБ белән бәйләнгән кеше бит
син элеккеге хезмәтең буенча? Бабаң алтыннары өчен сине тиктомалдан
Себергә сөрәләр?! Аның бит процентын түләп... Кыскасы, сине аннан соң
уң кулың булып эшләгән Айсин дигән кешене үтерүдә гаеплиләр? Аннан соң
инде монысы?! Имеш, олигарх Галинга Баймурзин дигән бер гади фермер ун
миллион взятка тәкъдим иткән! Үзе тәкъдим итмәгән, уң кулы булып эшләгән
Айсин аша эш йөрткән?! Ә шулчакта ни өчендер малае Айсин Варис дигән
яшь мулла газиз атасын җәһәннәмгә олактыра?.. Үзе мулла... үзе үтерә? Әтисен,
бертуган, кадерле әтисен?!! Логика күрмим мин монда, Байтимер... Карале,
слушай, парин, син эшеңнән нормально киттеңме, талашып китмәдеңме?
Чиста булдымы барысы да?
— Бигүк чиста түгел... Дөресрәге, хәзер нәрсә дип әйтим, белмим инде,
белмим, Фәрит, минем подписканың срогы чыгарга тагын ике ел бар әле.
Мин сөйли алмыйм.
— Вәт монысы тагын да кызыграк...
— ...Подписканың нәрсә икәнен беләсең, Фәрит, аптыратма.
— Беләм, беләм. Молчу, молчу! Ләм-мим!
— Нәрсә, нәрсә дидең?
— Безнең авылда дәшмим дип әйтәсе урынга ләм-мим, диләр...
— Һе, кызык... ләм-мим, диләр икән алайса сезнең авылда... Безнең авылда
да шулай дип әйтәләр шул...
Йа, Әл-Бәдигъ! Әлиф. Ләм. Мим...
Баймурзин
— Фәрит җепнең очын әллә кайларга бора тагын!.. Мәскәү нишләсен ди
хәзер минем белән? Эш узгач... Юк, әлбәттә, бары адвокатның фантазиясе генә
уйный. ...Без бүре кавеменнән. Алтайдагы Ашина токымыннан. Ашкынның
кайдан килеп чыкканлыгы аңлашыла. Ашыт исә «бүре» дигәнне аңлата.
Борынгы монгол теленнән, дигән. Монысына ышанып бетәсе килми. Нишләп
Төрки каганат чаклы атаклы дәүләт төзегән бабалар монголлардан ат алсын,
ди! Каганатта яшәгән төркиләрнең бер өлеше Казан артына килеп урнаша һәм
елгага да үз ыруларының исемен бирәләр. Ашыт-Ашина. Бу хактагы хәбәрне әти
«Ревизские сказки»дан тапты. 1834 елда Казан гөбернәсендә Ашыт Тәрҗемән
дигән кешенең дә исеме теркәлгән булган. Болар хәзер безнең «Алма музее»нда
саклана. Алма Адәм галәйһиссәлам балаларының төп символы булып яшәргә
тиеш. Атабыз Адәм белән анабыз Һәва, шул тыелган алмага кызыгулары (Иблис
котырткан!) аркасында, без бүген җирдә яшибез!.. Алма безгә гомер буе шул
тарихны искә төшереп торырга тиеш. Иблис коткысына бирелүнең тарихын.
Адвокат, бер караганда, дөрес әйтә: соңгы елларда өтермәннән баш чыккан юк
анысы... Хәерле булсын. Галәмнән торып Җирне күрмәгән булсам, белмим, бәлкем,
мин күптән коры алмагач ботагы кебек сынган булыр идем. Әти әйтә: «Әнә, байлыгы
булган кешеләр чит илгә шуып беттеләр, син дә шулай гына итмисеңме, улым?»
— ди. Юк, миңа ярамый. Минем «подписка», мине чыгармыйлар. Монысы бер,
ләкин бу беренче сәбәп түгел... Беренче, төп сәбәп тә бар әле. Тик әлегә мин моның
ни икәнлеген үзем дә аңлап бетермим бугай. Мөгаен, галәмдә күргәннәрдер?
Без бүре токымыннан. Галин безнең як кешесе түгел, димәк, ул безнең бүре
нәселеннән түгел, Өфе ягыннан килгән типтәр. Шулай булгач, бүре токымыннан
була торып, мин бирешергә тиеш ди мени?!
Бик астында башка әллә нинди уйлар килә. Кайчак, авыша башламагаем
тагын дип, шүрләп тә куям... шулай гел үз-үзең белән сөйләшеп йөри торгач,
ышанма! Анысы да ерак йөрмәс, Аллам сакласын!
Мин бүре токымыннан!..
Мин — ата бүре! Ата бүре көчле була ул! Ата бүре үз гаиләсен күз карасы кебек
саклый. Минем дә, үземне генә түгел, гаиләмне дә урам этләреннән саклыйсым
бар. Гаиләм хәзер бихисап зур: хуҗалыкның файдалана торган җире генә дә
җитмеш ике мең гектар! Галин әйтә: сиңа да һаман җитми, ди. Миңа җитә. Ә менә
безгә җитми. Без хәзер дүрт авыл урынына ундүрт булдык. Элеккеге районның
яртысын диярлек алып торабыз. Үзебезнең яшелчә белән, ит ризыклары һәм
башка азык-төлек белән ярты шәһәрне ашатырлык көчебез бар. Галинга гектарлы
җирләр, урман-су бер башына кирәк, бер бөртек гаиләсе өчен.
— Дөрес әйтәм бит, Галин? Галәмгә очып кайтырга кирәк сиңа...
— Акыллы булу өчен һәркемгә дә галәмгә чыгарга кирәкме?
— Син миңа сораулар бирмә, Галин, сорауларың булса, әнә, Аңа мөрәҗәгать
ит!.. Ул җавап бирер: Аллаһка гыйбадәтләр кылыгыз һәм Аңа һичбер тиң зат
эзләмәгез. Ата-анага, туганнарга, ятимнәргә, фәкыйрьләргә, якын күршеләргә,
ерак күршеләргә, якын аркадашка, юлчыга, боерыгыгызда булганнарга яхшы
мөгамәләдә булыгыз. Аллаһ үз-үзенә гашыйк тәкәбберләрне, өзлексез мактанган
кешеләрне сөйми. Андый кешеләр саран булалар, башкаларны саран булырга
котырталар. Аллаһ биргән нигъмәтләрне алар яшереп тота. Без андый кяферләр
өчен чыдый алмаслык җәза хәзерләдек. Моны мыегыңа гына чорнама, Галин,
бу хакыйкать синең йөрәгеңдә булсын.
— Син кем әле шул хәтле, миңа акыл сатарга?
— Мин сиңа үз сүзләремне әйтмәдем. Тапшырдым гына.
— Мин үзем дә аңгыра түгел. Аңгыралар әнә минем ишек төбендә басып
тора, минем янга теләнергә килгәннәр.
— Синең аңгыра түгел икәнлегеңне беләм.
— Белгәч соң?
— Синең акчаң күп. Галәмгә очып кайт син! Галәм туристы буларак.
— Аллаһка якынаерсың, дисеңме?
— Бәхетеңә нәрсә туры килә инде. Син шуннан торып Җиргә карарсың.
Карарсың да шулчак үзеңнең ишәк кебек акылсыз булганлыгыңны аңларсың.
Синең күңелең киңәеп, җаның зураер. Адәм баласы эгоист ул: сиңа шул чакта бик
рәхәт булыр. Ышан миңа: андый ләззәтне сиңа башка бернәрсә дә бирә алмаячак!
Озын ботлы кызларың да, өч катлы коттеджың да, андагы җиде миллион торган
бәдрәфең дә, унсигез миллионлык түбәңнең ышыгы да, Англия гражданины
булган асрамага алган малаең янына кунакка барып кайту да, Грециянең диңгез
ярлары да, Англиянең байлар яши торган урамдагы виллаң да, кыйммәтле яхтаң
да... Ышан: бик рәхәт ул! Бөтенләй икенче кеше булып кайтачаксың!
— Нәрсә, адәм баласы үзгәрсен өчен, һәммәсен дә галәмгә очырып
кайтарырга кирәкмени?
— Юк, һәммәсен дә түгел. Күпләр анда күңелләре белән күптән яши инде,
күңелендә иман булганнар...
— Әллүкине мин сиңа барыбер кайтармыйм!
— Суга без хуҗа түгел. Аккан су юлын табар. Аның бер юлы ерак чакрымнар
узып, Поянку күленә үк барып тоташкан.
— Поянку?
— Кытайда шундый күл бар, Әллүкинең суы шуңа охшаган ди торган иде
безнең кытай Миңҗан.
— Ә Әбелхәят чишмәсен кая олактырдыгыз сез, шул кытаең белән?
— Әбелхәят чишмәсе кире безгә кайтачак...
— Син мине барыбер инандыра алмадың, Баймурзин!
— Мин сине инандыручы көч түгел. Аның өчен дөньялыкта башка көчләр
бар, Галин. Син бит элек «Галиев» фамилиясен йөртә идең, татарлыгыңнан
качып, «Галин» дип үзгәрттең! Каныңны гына алыштырасы калды инде. Аннан
соң син бөтенләй икенче милләт вәкиле булачаксың!
— Канымны да алыштырам! Күрмисеңмени? Асрамага алган кызымны яһүд
банкирына кияүгә бирдем! Зур финансларга бары шул халык кына үтеп керә ала!
— Котлыйм, Галин-Галиев! Оныгың тугач, бәби тәпие юарга чакырырсың.
Күрше буларак...
— Бәлки чакырган да булыр идем. Тик киткән җиреңнән тиз генә кире
кайта алмассың шул инде син. Ришвәтеңнең суммасы кечкенә түгел. Юллар
көтә сине, юллар, Себер юллары! Илгә агач кирәк, аны кисәргә синдәй мокыт
фермерлар кирәк... Ә син мине Ходай белән куркытма! Бәлки мин аңа иң
якын кешеләрнең берседер әле! Чөнки мин күптән җирдән йөрмим инде, мин
вертолётта очам!
— Әллүкине кире кайтарам мин барыбер, Галин!..
Әл-Һадии үзе ярдәм кылсын!..
Дөнья түгәрәк...
Галин фазендасына төш вакытында вертолётта кайтып төште. Пәри чокыры
янында кызу эш кайный, әле яңа гына баш калкытып килгән үләннәрне,
очлы борынлы түфлие белән изеп-сытып һәм шул хәтфә үлән өстендә үзенең
аяк эзләрен калдырып, шулар янына юнәлде. Галинны ерактан ук күреп
торган берәү, калганнардан аерылып, алгарак чыкты да аңа каршы атлады.
Бу — мондагы төзелеш-төзүләрнең баш прорабы Мишин Валерий Сергеевич
дигән какча гәүдәле, озын буйлы, яше илледән узган кызыл йөзле бер кеше
иде. Мишин бик башлы гидроинженер, геолог, бораулау остасы һәм тагын әллә
нинди һөнәрләргә маһир иде. Бу якларда андый һөнәрләрне белгән кеше юк,
ул да, күрәсең, каяндыр читтән килгән һәм Галин кушкан һәр эшне җиренә
җиткереп башкара иде. Кызыл кыяфәте өченме, әллә бу төбәккә хас булмаган
әллә нинди һөнәрләр остасы икәнлеген искә алыпмы, «Кызыл балык» дигән
кушамат та ябышып өлгерде. Мишин Галин янына килеп җитәр-җитмәс:
— Мәннәви Мансарович! Күл безнеке! — диде.
Байтамак кырыендагы Әллүки күлен, җир астыннан казып барып, Галин
утары янындагы Пәри чокырына суыртырга хыялланган иде бит алар! Әйе, бер
караганда гына шулай гади хәл иде бу! Күл чаклы күлне, җир астыннан урман аша
юл ясап, абзар артыңа китерт әле син! Мишин төркеме ошбу проектны ярты ел буе
эшләде. Боларны шәһәргә метро казырга җибәрсәң, Казанда әллә кайчан берничә
метро стансасы барлыкка килер иде инде! Бу зур батырлык, Галинның тормышка
ашмаслык хыялы булып күренгән, адәм ышанмаслык проектның чынга ашуы иде.
Кызганыч, әлеге кешеләрнең түшләренә орден тагып булмый, чөнки Казанда метро
юлы казымадылар бит! Орден урынына Галин аларга капчыклап акча бирер.
Кызыл канатның Галинга әйтәсе сүзләре күп, тик аларның һәммәсен күл
вакыйгасы томалап китте һәм әлегә хуҗа аның башка сүзен тыңламаячак та
иде. Ул ашыга-ашыга күлгә таба атлаган Галинга сукмактан юл бирде.
— Монда асфальт салдырырга кирәк! — диде хуҗа. Һәм аннан соң үз сүзләрен
үзе үк төзәтте. — Асфальт түгел инде! Аңлагансыңдыр?
— Брусчатка җәйдерәбез, брусчатка! — диде аның артыннан Кызыл канат.
Буе Галинныкыннан шактый озын булса да, читтән карап торган ят кеше
боларга күз ташлауга, гәүдәсе белән имән пүләнен хәтерләткән Галинны колга
буйлы Мишинга караганда озынрак дип уйлар иде. Өстәвенә Мишин Галин
белән янәшә атлаганда, озын буен «бөкләп» куеп, шактый кечерәеп калгандай.
Ләкин, аяклары озын булганлыктан, Мишин ике атлауга Галинны узып китә
һәм үзенең хуҗадан алдан барганлыгын искәреп, янә адымнарын акрынайта,
бүтән ялгыш узып китмәсен өчен, Галинның артына ук чыгып басмакчы була.
Тегесе аны көтеп ала да сүз куша:
— Шул күлме соң ул чынлап та?
— Суына караганда, шул булырга тиеш. Составында көмеш күпкә ошаган.
Бик чиста, кояш нурларында елык-елык килеп тора. Суын лабораториягә
җибәрдек инде.
— Бу безнең Ябалак урманы күле түгелме икән? Ул бит монда, якында гына!
— Тикшертәбез, Мәннәви Мансарович! Урман күленең пробасын да
җибәрдек лабораториягә! Тик аның да суы бик нык кимегән?..
Мәннәви Галин күл янына очып диярлек килеп җитте. Алдында, чынлап
та, көмеш сулы күл җәйрәп ята иде! «Чудо бу! Чудо!» — диде ул шатлыгыннан.
Хәзер күл яннарында Җәннәт бакчасы булдырырга кирәк иде.
— Брусчатканы чит илдән кайтартыгыз! — дип әмер бирде ул. Аннары
һәрнәрсә буенча аерым-аерым күрсәтмәләр биреп чыкты. Кинәт кенә пәйда
булган могҗизаны карарга элеккеге Пәри чокырына байтак кына авыл кешеләре
җыелган. Галин алар арасында басып торган мәктәп директорын күреп алды да
аны үз янына чакырды. Тегесе, әлбәттә, йөгерә-йөгерә килеп тә җитте, чөнки
инде икенче ай үзе дә Галинны каравыллап йөри бит. Мәктәп төзелешенә дип
вәгъдә ителгән төзелеш материаллары һаман юк та юк. Балаларны мәктәпле
итәм дигән иде ул яз башында. Инде җәй уртасы җитте, Галинның төзелешкә
сыңар кадак та биргәне юк.
— Син кайсы фәннән укытасың? — дип сорады Галин каршысында күзләрен
мелт-мелт ачып-йомып торган директордан.
— Физика! Физика укытучысы мин, Мәннәви Мансарович!
— Әйт әле, алайса, миңа, физика укытучысы, буп-буш чокырга мондый күл
кайлардан килеп чыгарга мөмкин?
Әлбәттә, ул аның җавабын алдан ук белеп тора: «Байтамактагы Әллүки күле
бу!» — диячәге дә сер түгел иде. Физика законнарына туры киләме бу?
Директор бермәл ык-мык килеп торды да Галин һич көтмәгәнчә җавап бирде:
— Көмешле күл... узган гасыр башында югалган Көмешле күл үзе кире
кайтмадымы икән, Мәннәви Мансарович? — диде ул һәм үз җавабыннан үзе
үк куркып калды. Тик җавапның тагын да куркынычрагы алда иде. — Көмешле
күл... теге чакта.. егерменче еллар башындамы, соңракмы, бер олау кешеләрне
дә йоткан дип сөйлиләр бит, — дип тә өстәде.
— Ә Көмешле күлнең кире кайтуы синең физика законнарыңа туры киләме?
Нәрсә дип тә җавап бирергә белмәгән мәктәп директоры бары иңбашларын
гына күтәреп куйды.
Мәннәви аңа кырын гына карап алды да:
— Сиңа физика түгел, химия укытырга кирәк. Күренеп тора: химичишь
син, туган! — диде.
— Мин химиядән дә керәм, Мәннәви Мансарович! Мәктәп балалары
бу могҗизалы күлне шефлыкка алачаклар, яме? — диде бай абзый янында
яхшатланасы килеп бугай.
— Мәктәпне монда салмыйбыз, икенче урынга, авыл башына салабыз!
— диде ул һәм Кызыл канатка таба борылды:
— Киттек! — дип, аны үз артыннан ияртте. Вертолёттан күз кырые белән
үзенең күлдән ерак түгел генә салынып яткан фазенда-утарындагы бер стенаның
җимерелгәнен күреп алган иде. Командировкада булып, өч көн монда килә
алмады, шул вакыт эчендә аның рөхсәтеннән башка утарда кемдер кирәкмәгән
эш майтарган, ниндидер үзгәреш булган!
Күлләре, урман (урман әлегә ахырына чаклы законлаштырылып бетерелмәгән)
һәм коттеджы белән бергә әлеге шәхси утар гектарлаган җирне биләп тора.
Аның үзеннән башка әлеге биниһая зур хуҗалыкта, дөресрәге, төзелештә
хатыны да җитәкчелек итә. Мәскәү архитектура институтын тәмамлаган Изольда
Рафинадовнаның зәвыгы югары дәрәҗәдә, ул һәрнәрсәне үз күрсәтмәләре белән
эшләтә. Өстәвенә аңа әнисе Эльза ханым да ярдәм итә. Мәннәвинең үз зәвыгы,
булачак утарны үз күзаллавы да бар, шуңа күрә кайчак араларында төрле бәхәсләр
дә чыккалап тора. Изольда Рафинадовна инде унынчы көн Англиядә асрамага
алган малае янында кунакта, әгәр Мәннәви югында монда үзгәреш булган
икән, димәк, бар нәрсәне дә белеп, һәр эшкә койрыгын кыстырырга яраткан
каенана килеп киткән дигән сүз. Чынлап та, урам якның кирпеч стенасын төртеп
ишкәннәр һәм аның әле җыелып өлгермәгән лимон төсендәге кирпечләре тау
булып өелеп тора. Мәннәви аптырап һәм ачу белән Кызыл канатка карады.
— Сез белмисезмени? Эльза Алимовна килеп, яңа күрсәтмәләр биреп китте
бит. Киңәштек, диде ул. Сезнең белән дә, Изольда Рафинадовна белән дә!
— Киңәштек?! Минем беләнме?!
— Әйе, Мәннәви Мансарович! Стена сары кирпечтән булырга тиеш түгел,
кызгылт кирпеч куегыз, диде!
— Соң!.. Анагызны саткан! Бу бит махсус вагоннар белән чит илдән кайткан
иң затлы, иң кыйммәтле кирпеч!
— Эльза Алимовна, мондый төстәге кирпеч белән койма тоту хәзер искелек
калдыгы, диде!
Кызыл канат куркуыннан һаман, үзе дә сизмичә, тавышын күтәреп сөйләшә,
кайбер сүзләрен кычкырып-кычкырып та әйтеп куя.
— Ул әби патша үзе искелек калдыгы, аңладыңмы син, чешуя?
Кызыл канатны шушы аунап яткан кирпечләр өстенә сугып егып була,
кирпеч белән берне башына тондырсаң да, сүз әйтмәячәк, тик «чешуя» дигән
кушамат аны суя да сала, тәмам кешелегеннән чыгара, ул кабара, бүртенә һәм
шартлар дәрәҗәгә җитә иде. Моны яхшы белгән Мәннәви аның иңбашына
сугып куйды:
— Йә, ярар, тынычлан, синең гаеп юк монда. Ну ул әби патшаның иманын
өшкермәсәмме?! Исемем Мәннәви булмасын!
Кызыл канат шуннан соң гына тынычланып, җиңел сулап куйды, чөнки ул
белә: Мәннәви Мансарович каенанасына кыек сүз әйтү түгел, кырын карарга да
курка. Тынычланды Кызыл канат, югыйсә барсына да төкереп, ташлап китәргә
җыенган иде. «Чешуя», имеш!
Мондагы кирпечләр генә түгел, һәр такта, хәтта һәр кадак вагонлап чит
илдән китертелә. Мәннәви Мансаровичның Балчык базындагы үз кирпеч заводы
мондагы халык ихтыяҗы өчен эшли иде. Әле аңа да чират торалар.
Мәннәви, хәзер яши торган өенең икенче катына менеп, аякларын салмыйча
гына киң караватка аркылы сузылып ятты да күзен йомды. Арыган иде ул. Гәүдәсе
кыйнап ташлаган шикелле. Вертолётта очканнан соң һәрвакыт шулай була.
Моннан берничә ел элек кенә ул Казан артындагы бу фазендасына машинада
кайтып йөрде. Тик хәзер эте-бетенә кадәр кредитка машина ала, юлда бөкеләр
хасил була башлады. Кырмыска көенә йөрүне яисә ниндидер «корчаңгы жигули»
артында светофорда утырырга яратмый ул. Шуңа күрә еш кына монда вертолётта
кайта. Вертолёт рәхәт нәрсә булса да, Мәснәви соңгы вакытта биеклектән
курка башлады, егылып төшәр кебек иде. Шуңа күрә вертолётка кереп утыруга,
киеренкелектән гәүдәсе таш булып ката, әгәр берәр йотым коньяк эчеп куймаса,
гәүдәсе мәңге шулай таш булып калыр сыман иде. Җиргә аяк баскач, әлеге
киеренкелек бетеп, мускуллары йомшара йомшаруын, тик гәүдәсе көне буе таш
ваткан кешенеке кебек тапталган, ә акылы исә эчемлек тәэсиреннән шактый
җебегән була. Андый вакытта кайтуын көтеп әзер торган төрек мунчасына керә,
кайнар ташларга сузылып беркавым ятканнан соң гына гәүдә кире үз хәленә кайта.
Аннан соң массаж да ярдәм итә. Массаж һәм кызлар, әлбәттә. Тик соңгы арада
аны акчага эшләүче кызлар туйдыра башлады. Теге юлы ул машинада кайтканда
күл буенда бер хатын-кыз кисәген күреп калган иде. Яшь кызый аңа бер күрүдә
ошады. Шул вакытта ук «Бурзай» кушаматлы тән сакчысы — хуҗасына тугры
Михайлов фамилияле егет ул кыз-хатынның кем, кайдан икәнлеген ачыклап,
телефонына чаклы үзенең куен кесәсендәге кенәгәсенә төртеп куйган иде. Ул
Михайловны дәшеп алды да теге хатынны табарга кушты. Аның әмерләрен күз
карашыннан аңлый торган Бурзай бу юлы нигәдер чыгып чабарга ашыкмады,
карават янында басып торуын дәвам итте.
— Ни булды, Савва?
— Шеф... Аның... аның ире бар! Теләсә кайчан чакыртып булмастыр!
— Ире кайда, кем?!
— Шушында яшиләр. Ире бездә эшли, төзүче. Теге хохол малае!
— Украинга кияүгә чыкканмыни?
— Әйе, бездә өч ел эшли инде ул! Бик башлы малай! Төзелеш проектларына
сез әйткән үзгәрешләрне шул кертә бит инде. Бабасы татар аның, каяндыр Саба
ягыннан диме... Паспортына да «татар» дип язылган.
— Үзе украинмы?
— Әйе...
Галинның исенә төште: ул егет беренче күрүдә үк ошады аңа. Бик башлы
малай, Мәннәвинең ни теләгәнен күз карашыннан аңлый һәм төзелеш
проектына нәкъ менә ул теләгән үзгәрешне кертеп куя да соңыннан бер
кимчелексез шуны прораб буларак тормышка да ашыра. Өйләнәм дигәч, аңа
күрше урамнан йорт сатып алып биргән иде Мәннәви. Тик менә егетнең
өйләнәсе кызын алдан күрмәвенә генә үкенеп куйды. Югыйсә мең сәбәп табар,
кем әйтмешли, аяк чолгауларын алдан ук әзерләп куяр иде.
— Соң... хохолын Казанга стройматериаллар алырга җибәрегез дә инде.
Шуны да мин өйрәтергә кирәкме, Савва Васильевич, ә!
Башка кеше булса, болай аптырап басып торганы өчен күптән моннан өреп
чыгарган булыр иде, тик Савва Бурзай — аның иң якын, иң ышанычлы тән
сакчысы, дөресрәге, адъютанты шикеллерәк. Хуҗасын ничә мәртәбә үлемнән
коткарып калды Бурзай. Югыйсә хатыны Изольда ук әллә кайчан атып үтергән
булыр иде.
Мәннәви күзен ачып җибәргәндә янында Бурзай юк иде инде. Ул ирен
читләре белән генә елмаеп куйды. Түр почмактагы шкафның барыннан коньяк,
суыткычтан лимон кисәге алды, өстәлгә стакан куйды һәм коньяк шешәсен
кулында тоткан килеш тәрәзә янына килде. Тәрәзәдән күренеп торган манзара
искиткеч матур шул! Еракта, күз күреме җирдә, тәбәнәк кенә тау, аны чикләвек
урманы каплап алган. Дөнья ямь-яшел. Бу яшеллек һәрвакыт күзне иркәли,
җанга тынычлык иңдерә. Тау итәгендә үк сеңеп утырган кечкенә авыл хәзер туган
авылы кебек якын, үз аңа. Моннан авыл күз-карашка зур булып күренмәсә дә,
авылдагы йортлар һәр җәй саен арта бара, аның кебек моңарчы бу якка аяк та
басмаган шәһәрнекеләр ташландык иске йортларны юк бәягә генә сатып алалар
да шул нигезләргә икешәр катлы таш-пулатлар салып куялар, кышларын шимбә-
якшәмбе, җәйләрен исә гел шунда яшәп, шәһәргә эшкә генә барып йөриләр.
Халыкның мөмкинлеге булганы шәһәрдән читләшә, дөресрәге, кача. Нәкъ
менә шуның аркасында юлларда моңарчы гомер күрмәгән «бөке»ләр хасил була
башлады. Әлбәттә, Мәннәви моны яхшы аңлый. Дөнья тоткасы безнең кулда
дип йөрсә дә, ул — аек акыллы, чынбарлыкка хак бәя бирергә сәләтле кеше.
Ләкин бу тирәдә аныкыннан да зуррак йорт-пулат-фазенда юк. Булмас та! Әллә
нинди программалар уйлап табып, кече, урта эшмәкәрлеккә ярдәм дип көн саен
төкерек чәчсәләр дә, бу яктагы һәр авылда ике-өч кенә фермер бар. Алары да
көч-хәл белән көн күрүчеләр рәтендә. Шуларның икесенә Мәннәви Мансарович
үзе ярдәм итте: берсенә аз процентлы кредит алып бирде, икенчесенә нәселле
токымлы сарыклар кайтарттырды. Бер кулың белән хөкүмәтнең «бюджет» дип
аталган бик дәү җилененең имчәгенә ябышмасаң, эш алып бара торган түгел бу
илдә. Булдырам дип көн-төн чапкан, тырышкан-тырмашкан кешеләрнең бик
авырлык белән көн күргәннәренә Мәннәви Мансаровичның күптән эче поша.
Үзенең эшләре уңай булуга карамастан, шуларны күргәннән соң, аңа каз тәннәре
чыгып куя: бу илдә иртәгесе көнгә бернинди ышаныч булмавы куркыта, бик
куркыта иде аны. Шуңа күрә ул, барысыннан да акыллырак булырга теләп, шул
кешегә дәүләт гарантияли алмаган киләчәкне үзе өчен үз куллары белән корырга
тырыша. Баймурзинны җаны-тәне белән сөймәсә, күрәлмаса да, күңеле белән
аның гамәлләрен хуплыйсы килә, җирдә эшләгән кешеләргә үзе дә ярдәм кулы
сузып, аларның эшләренең уң булуын тели иде. Әлбәттә, күбрәк күңеленнән...
Мәннәви, коньяк бөкесен ачып, авызыннан гына уртлап куйды да, шешәне
тәрәзә яктысында тотып, игътибар белән тышындагы язуларны укырга кереште.
Ул коньякны турыдан-туры Франциянең үзеннән кайтарта, аны да Париж
кибетеннән түгел, әллә кайчан танышкан, ышанычлы бер француз фермеры
җибәреп тора иде. Эчемлек мәсьәләсендә бик каты авызы пешкәне бар Мәннәви
Мансаровичның! Һәй, ничек кенә пеште әле, байлар гына йөри торган «Бәхетле»
кибетеннән алган йөз меңлек коньяк белән агуланып, чак кына җан тәслим
кылмады. Бер авызы пешкән өреп кабар, ди... Һаман да шул алда әйткәнчә
инде, үзеңне үзең карамасаң, син зур салымнар түләп торган хөкүмәт идарәсе
бер кешене дә якларга сәләтле түгел!
Алгы бүлмәдә Бурзайның ниндидер хатын-кыз белән сөйләшкәнен ишетеп,
ул тавышка колак салды. Бурзай хуҗасы теләгән кыз-хатынны алып килгән,
димәк. Инструкцияләрен бирә:
— Фокус күрсәтәсе түгел! Сөйләшкәнчә, яме! Кара аны! Ике әйтмим!
Бүлмәгә сак кына басып яшь кыз-хатын килеп керде. Ишектән узуга:
«Нишләтергә уйлыйсың мине?» — дигәндәй Мәннәвигә күтәрелеп карады,
аннары капылт кына карашын аска яшерде. Аны күргәч, Мәснәви егылып китә
язды: бу яшь туташ аңа таныш, бик таныш иде! Беркавым ул сүзен әйтә алмыйча
югалып торды, теле, коньяктан соң ни арада кибеп өлгергән, аңкавына ябышты.
Тик кем соң әле бу таныш хатын-кыз?! Мәннәви бу сорауга шушы мизгелдә
егылып үлсә дә җавап бирә алмас иде. Чөнки ул бу ханымны үз гомерендә
беренче тапкыр гына күрә, дөресрәге, теге чакта машинада узып барышлый
күл буенда күзенә чалынганнан соң бүтән күргәне юк! Ә нигә таныш тоела соң
бу чаклы?! Бәлки әлеге кыз-зат шул рәвешле аның күңеленә хуш килгәннән
генәдер? Шулайдыр, нәкъ шулайдыр... Мәннәви Мансарович, әлеге фикере
белән дә, күңеле белән дә килешеп, янә бер мәртәбә коньяк йотты да:
— Йә, исемең ничек, чибәркәй? — дип сүз кушты. Чибәркәй беренче карашка
гына оялчан күренгән икән, аның соравына каршы чатнатып: «Рәнзилә»! — дип
җавап бирде дә тәрәзә янына таба бер-ике адым атлады. Берәр хәл була калса,
тәрәзәдән урамга сикерергә әзерләнгән кебек иде ул...
— Сине массажны әйбәт ясыйсың дип ишеттем.
— Бөтенләй ясый белмим! — диде кыз.
— Өйрәнәсең киләме соң?
— Белмим шул, — дип җавап бирде кыз.
Башка чак булса, Мәснәви сөйләштереп тел дә әрәм итеп тормас иде,
ләкин кыз-хатын, күзенә күренүгә үзенә әсир итеп, алыштырып куйгандай
итте. «Әллә Пәри чокырыннан чыккан җен кызы инде? Исемен дә ишетмәгән
кыз-хатынны нигә гомере буе, яшь чактан ук белгән кебек соң? Бәлки, минем
хыялымда яшәгән хатын-кыз кыяфәтендәдер бу?» дип уйлады ул ахырда һәм
аны өстәл янына дәште. Тик шул вакыт Рәнзиләнең кесә телефоны шалтырады,
ул, кабаланып, телефонны кулына алды һәм аның экранына карады, аннан
соң, аптырап, Мәннәви Мансаровичка сораулы карашын төбәде.
— Ал, сөйләш! — диде тегесе күндәм генә. Кыз-хатын «юк» дигән мәгънәдә
башын чайкады да: «Авария! Ирем авариягә эләккән!» — дип үз-алдына сөйләнә-
сөйләнә, янә Мәннәвигә таба күтәрелеп карады.
— Бурзай! — дип кычкырды Мәннәви Мансарович. Ишектән тегесенең
башы күренде. — Лично үзең! Машинаңа утыртып Рәнзиләне трассага алып
чык! — дип боерды.
«Пәри чокыры зәхмәте!..» Инде байтактан дөньяның артына тибеп яшәргә
күнексә дә, Мәннәви гап-гади адәм баласы, кешеләр өчен хас булган гади
сыйфатлар аңа да ят түгел. Баймурзин белән сөйләшкәннән соң, аның сүзләренә
мәгънә бирергә тырышмаса да, барыбер күңеленең бер түрендә алар урын
алган һәм вакыт-вакыт баш та калкытып куялар. Әллә, чыннан да, Кодрәт вә
хикмәт иясе үзенең барлыгын сиздерә башлады инде... Өстәвенә, үзе таныш
та түгел, икенче караганда, бик якын да булган Рәнзилә атлы кыз-хатын аның
җанын кузгалтып өлгерде. Бу тикмәгә генә түгел... Кодрәт вә хикмәт иясе...
Ул кулындагы шешәдән өстәл кырыенда кукраеп утырган тустаганга эчемлек
агызды, тик эчеп бетермәде, уртлап кына куйды.
Исенә төшерде Мәннәви әлеге кыз-хатынны: ул аның яшьлегендә кабынып
алып, «яндырган», «көйдергән» һәм әле бүгенге көнгә чаклы сүнмәгән-
сүрелмәгән бер ут, илаһи ут бит!..
Ул беренче катка, төрек мунчасына төшеп китте. Чишенгәч, калкып чыккан
корсагына күзе төшеп, кәефе китеп алды, аннан соң көзге каршысына килеп,
башын иде, шулай ук бүселгән икенче ияген кулы белән тотып чеметте дә,
көрсенеп, чишенүен дәвам иттерде. Көн саен бассейнда йөзсә дә, күрәсең,
аракы эчкәнлектәнме, гәүдәсе ишелгәннән-ишелә бара. Рәнзилә атлы кыз-
хатын белән танышканнан соң, ничектер аның кинәт кенә ябыгып, гәүдәсен
ыспай итеп күрәсе килеп китте. «Эчүне киметергә, бассейнда күбрәк йөзәргә
кирәк!» — дип карар итте ул. Әлбәттә, моңа вакыты калса инде. Чөнки Мәннәви
Мансарович чынлыкта эш аты иде.
Мунча алдындагы бүлмәдә массажның ни икәнен дә белмәгән пешекче
кыздан гәүдәсен яздырды, аннары шул ук кызны ятакка аударып, беркавым
дөньялыктан китеп торганнан соң, кайнар мунча ташларына сузылып ятты.
«Мунча да ябыгырга ярдәм итә бит», дип уйлады ул эченнән.
Йа, Ән-Нур! Үзең ярлыка бу бәндәләреңне!..
Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.
"КУ" 6, 2014
Фото: pixabay
Теги: роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев