Логотип Казан Утлары
Роман

Гарасат (дәвамы)

«Бэнтли»дан озын нечкә сыйраклы бер яшүсмер чыкты, кара күзлек кигән, уң кулын артына яшергән. Хәким алдындагы «Жигули» хуҗасы машинасыннан чыкмады, тегенең үзенә таба килгәнен көтә башлады. Менә Озын сыйрак кинәт туктады да, яшерелгән кулын алга чыгарды һәм туп-туры төбәп ата башлады...

Романның башын монда укыгыз.

Ябалакның тарих укытучысы Хәким Нургалиев ул көнне таң белән үзенең

«җиделе» «Жигули»ендә шәһәргә чыгып китте. Иртән юл буш иде, каршысына

берән-сәрән шәһәр ягыннан килгән машиналар гына очрады. Ул тиз барып

җитте. Галин ише берәрсе юлга чыкса, ГАИ һәм сакчылары бар машинаны

кырыйга сеңдерәләр, хәзер алар күбрәк вертолётта очканлыктан, андый хәлләргә

дә тармады ул. Хәкимнең дүртенче сыйныфта укыган кызы Республика балалар

хастаханәсендә ята, ул шуның хәлен белергә барды. Хәким баласы янында куна-

төнә ятарга да риза иде, табиблар рөхсәт бирмәделәр, кызыңның хәле начар

түгел, көннән-көн алга бара, диделәр. Әйе, Аллага шөкер, Ләйләсе хәзер рәтләнеп

килә, хәтта елмая да башлады, тамагына да капкалый. Ул бала Хәкимнең бу

дөньядагы бердәнбер куанычы хәзер! Хатыны вафатыннан соң, алар икесе генә

калдылар, карт әнисен исә үзен карарга кирәк иде. Балага соңгы өч елда ике

мәртәбә зур стресс кичерергә туры килде, берсе газиз әнисенең вафаты булса,

икенчесе... икенчесенең тарихы бик катлаулы иде. Бер төркем авыл баласы

урманга җиләккә барган булган. Галин бурзайлары ничек күрми калганнардыр,

балалар урман эченә каршылыксыз гына узганнар. Ни дисәң дә, авылга ишелеп

торган Ябалак урманында халык гомер буе җәен — җиләк, көзен гөмбә җыярга

рәхәтләнеп йөри иде. Балалар бит: алар аның яңа хуҗасы барлыгы хакында

уйлап тормаганнар инде, күрәсең. Якын булгач, җыелышканнар да киткәннәр.

Инде нәни савытларын тутырып кайтып килгәндә, Галинның бер сакчысы күреп

алып, өсләренә овчаркасын җибәргән! Балалар, куркышып елаша-елаша, качарга

керешкәннәр. Качып котыла алмаганның өстенә бозау чаклы овчарка сикергән.

Өч кыз баланың тәннәрендә әллә ни җәрәхәтләр булмаса да — хәер, Хәким әле

үз кайгысы белән ишетмәгән иде бер кыз баланың корсак турысын эт умырып

алырга өлгергән, икенчесенең битен бик каты тырнаган, хәзер аның аскы ирене

асылынып тора ди. Балаларга көчле стресс булган, ничәмә-ничә көн кызы

саташулы төшләр дөньясында яшәде, әнисен чакырды, әтисен дә хәтта күп вакыт

әнисе дип кабул итә иде. Шөкер, кичә бала аңына килеп, яңадан дөньяга кайтты.

Бу вакыйгадан соң авыл халкы Галинга каршы сәнәк сугышына күтәрелергә

әзер иде! Тик тегеләр эшне бик ансат йомдылар: имеш, урман авызына җиткәч,

балаларга кыргый этләр ташланган. Шулвакыт, бәхетләренә күрә, Галин сакчысы

күреп алып, әлеге этләрне пистолеттан кырып салган, балалар шул сәбәпле генә

исән-сау калганнар!.. Урман кырыенда көне буе берничә эт үләксәсе дә аунап

ятты: күрегез, янәсе, кемнәр эше булган ул фаҗига! Хәкимнең кызы аңына килүгә

әйтте: зур овчарка куды, диде!..

Хәким кире кайтырга чыкканда, төш вакыты якынлашып килә иде инде.

Юлда машиналар күбәйгәннән-күбәя бара, шәһәр халкы, шимбә көн булудан

файдаланып, урман-сулар буена агыла, кемдер — авылына, кайсыларыдыр

шәһәр читендәге бакчаларына бара торганнардыр. Хәким юлда ашыгып

йөрергә яратмаса да, өйлә вакыты җитеп килгәнлектән, бүген ашыкмыйча да

булмый: карт әнисен утыртып ашатасы бар. Шуңа күрә ул кызурак кайтырга

тырышты. Тик чит ил машиналары аңа бик иркенәергә ирек бирми, өстенә менә

язып киләләр дә ут яндыра башлыйлар, кычкырталар, узганда исә аның иске

машинасы ягына карап ниндидер ямьсез сүзләр дә мыгырданып китәләр.

Менә хәзер дә аны бер «Бэнтли» узарга маташа, югыйсә күреп тора:

машиналар болай да рәт-рәт кысылып бара, инде баядан бирле «Ашыгыч

ярдәм» машинасы да ташкынны узып китә алмыйча азаплана. Аның алдыннан

барган «Жигули» хуҗасының да бу нахалларга ачуы килә иде, ахрысы: ул, теге

күпме генә кычкыртса да, юл бирергә уйламады, югыйсә Хәким тегене уздырып

җибәргән иде. «Бэнтли», сул яктан уза алмагач, уң якка таба каерып, тузанлы

юлдан чаба башлады, бераздан машинасы юл кырыендагы агачларга ышкылып

сыдырылды да. Менә ул кинәт алга ыргылды һәм шып итеп тегенең алдына

килеп туктады, ул рәттән барган машиналар шулай ук тормозларына басарга

мәҗбүр булдылар. «Бэнтли»дан озын нечкә сыйраклы бер яшүсмер чыкты,

кара күзлек кигән, уң кулын артына яшергән. Хәким алдындагы «Жигули»

хуҗасы машинасыннан чыкмады, тегенең үзенә таба килгәнен көтә башлады.

Менә Озын сыйрак кинәт туктады да, яшерелгән кулын алга чыгарды һәм

туп-туры төбәп ата башлады. Халык бу хәлгә шаккатып торган арада, ул тиз

генә машнасына утырды һәм арттагы номерга аягы белән генә төртеп алды да,

машинасына чумып, зур тизлектә кузгалып та китте. Хәким чамалап калырга

өлгерде: теге аяк очы белән төрткәннән соң, машина номеры кинәт икенчегә

алышынды. Шуңа күрә Хәким, шаһит буларак, полиция егетләренә ярдәм

итәрлек бер яңалык әйтә алмады: көмешсу төстәге «Бэнтли», кара күзлек кигән

озын сыйраклы яшүсмер!..

Әнисе хакындагы уйлар онытылган иде инде. Вакыт та шактый узды.

Адресын алып, ниһаять, Хәкимне җибәрделәр, «Ашыгыч ярдәм» мәетне дә

шәһәр ягына алып киткән иде инде.

Хәким коточкыч авыр уйлар белән янә кузгалып китте. Тик озак бармады,

артыннан янә бер чит ил машинасы тагылды, дөресрәге, өстенә менә язып, юл

бирүен таләп итеп, фара утларын җемелдәтергә кереште. Хәким, аптырагач,

юл читенә чыгып туктарга мәҗбүр булды. Беркавымнан тагын кузгалды. Алда

юл капылт өч якка аерылып киткәнлектән, машиналар ташкыны үзләреннән-

үзләре кими, Хәким газга баса төште, чөнки әнисен үз вакытында ашатырга

гадәтләнгән иде ул. Менә кинәт, һич уйламаганда-көтмәгәндә, каршысына,

юлны аркылы кисеп, «Беларусь» тракторы чыгып басты. Хәкимнең тизлеге зур

иде, ул читкә алырга да, тормозга басарга да өлгерми калды: дыңк итеп тимер

тавына килеп бәрелде!..

...Варис, тагын умарталыкны әйләнеп кайтырга уйлап, атны арканнан алды

да бу хакта Сафронга белгертте. Тегесе, белмим шул дигәндәй, иңбашларын

сикертте. Чөнки яңа килгән хәбәрләрдән соң барысының да нерв җепселләре

җәя кебек киерелгән, җинаятьчене эзләп монда да килеп чыгарга мөмкиннәр

иде. Кем ышанып әйтә ала: бу җинаятьне ике дә уйламыйча аларга элеп куярга

да күп сорап тормаслар. Аларның качып йөргәне билгеле бит. Һәрхәлдә,

шәһәрдә дип уйласалар да. Шуңа күрә бу көннәрдә төркемнән аерылып китү

һәркайсында гадел шик уятырга мөмкин, Сафрон шуңа күрә дә, җаваплылыкны

үз өстенә аласы килмичә, җилкәләрен сикертте. Варис атны янә үлән утларга

җибәрде, тик бу юлы арканлап тормады. Берәр сәгатькә булса да аерылып тору

өчен, чыннан да, җитди сәбәп кирәк иде. Чынлыкта исә умарталык яныннан

әйләнәсе килүнең эчке сәбәбе бар, ул да булса анда Камайны очрата алмасмы

икән? Соңгы араларда Варисның күңелен төрле шик кортлары кимерә башлап,

күңеле иләсләнде, ләкин берәр катгый карарга килә алмыйча азаплана иде.

Камай аны сатмаячак, берәүгә дә тотып бирмәячәк. Бәлки, аның белән киңәш-

табыш итеп алу файдага гына булыр шикелле. Ләкин егетләргә бу хакта турысын

әйтергә ярамый, ыгы-зыгы башланачак, сатлык дип, аны атып та үтерергә бик

мөмкиннәр иде. «Минем бүген туган көн ләбаса! — дип уйлады ул, үзенең

туган көне икәнлеге исенә төшкәнлеккә сөенеп. — Аны бит билгеләп үтәргә

кирәк! Ә Җамали умартачының Варис белгән базында берничә имән кисмәк

бал ширбәте утыра!..

Варис әүвәл Гариф белән сөйләшергә булды. Егетләр каршы килсәләр

дә, ничектер җаен табып, барыбер китәчәк ул, ләкин ризалык алса, тагын да

яхшырак: федераль юлдагы фаҗигаләрдән соң, чынлап та, дөнья тыныч түгел.

— Гариф, минем туган көн икән бит бүген! — диде ул тез өстенә катыргы куеп

нидер язып утырган шагыйрьгә. Тегесе, әүвәл башын гына күтәреп, Вариска

карап куйды да, эшеннән аерыласы килмичәдер, беркавым язуын дәвам итте,

аннары гына, кәгазен читкә куеп:

— Туган көн — әйбәт нәрсә инде ул. Карале, Варис, мин монда бер шигырь,

ну, бер такмак сырладым. Черновой вариантта пока. Менә тыңлап кара әле,

— дип, тегенең рөхсәтен дә сорап тормыйча укырга кереште:

«Җир бит», диләр бездә оятсызга,

«Йотар» әле беркөн җир аны.

Җирен тартып алмак була һаман

Нәфесенә сыяр Җир шары.

Алдылар бит инде бер мәртәбә,

Тик рәхәтен күрә алган юк!

Җир нигә соң андыйларга дим, —

Сафсаталар сатып тамак тук!..

Билчән басуларын кара син! —

Оятыннан эт эчәгесе дә

Болай үсмәс иде чәчсәң дә!..

Гариф укып бетерде дә, фикер көтеп, Вариска карады. Тегесенең җавабы

алдан ук әзер иде ахры, уйлап-нитеп тормады:

— Гениально! — дип куйды.

— Шыттырма түлке!

— Ипидер менә! Тик бераз эшләп бетерәсе бар, кайбер җирләрен, дим...

— Үзем дә беләм. Тәмамланмаган әле ул. Беләсеңме. Моны мин проза

белән күз алдына китерәм. Безнең бабаларның җирен сугыш-суеш белән

тартып алганнар да хәзер дус яшик, диләр. Чечняны изеп-сытып киттек тә,

хәзер без — дус халыклар, дибез! Андагы һәр гаиләдә йә атасы, йә абыйсы,

йә башка туганы һәлак булган бит! Әле кичә генә! Абсурд! Ярый ла безнең

халыкны басып алганга дүрт гасырдан артык вакыт узды. Ул да, барыбер,

онытылмый әле! Кандагы нәсел күзәнәкләре кычкыра, дулый!.. Шулай бит

инде?

— Белмим, — дип куйды Варис. — Мин бу хактагы сөйләшүләрдән туйдым

инде... Һаман да бер балык башы.

— Ну мин сезне аңлыйм, сезгә үз туганыгыз белән ызгышу рәхәтрәктер,

бәлки! Диндәшләрегез белән!

— Беләсеңме, Гариф, әтине мин үтермәдем бит аны!

— Мин дип күкрәк кага идең бит әле?

— Юк, әлбәттә, мин түгел. Мин әтиемне бик сагынам хәзер. Их, күңел

урынында түгел! Әтием исән булсын иде әле менә хәзер! Әйдә, мин туган көн

уңаеннан умарталыкка барып, медовуха чәлдереп кайтыйм әле. Урынын беләм.

Бәлки, бераз йөрәкләргә җиңел булып китәр.

— Бар, барып кил, — диде Гариф. — Минем дә что-то күңел дөрес түгел...

Варисның онытыласы, берәр төнне булса да саташулы төшләрсез генә

уздырып, аңын-җанын ял иттерәсе килә. Урмандагы озын көннәр шик-сагаю,

куркулар белән узса, җәйнең кып-кыска төннәре исә төшендәге озын, күп

серияле төсле фильмнар белән аралашып тора башлады. Егетләр дә төннәрен

саташулы төшләр күрә икән. Бәлки, җир астында яшәү галәмәтедер дип тә

уйлап карадылар. Хәер, тәгаен генә әйтү кыен: Вариска һәр төнне чиратлашып

әтисе белән әнисе йә булмаса Әллүки буендагы кичке уеннар керә иде. Әти-

әнисенең тавышларын ишеткәне юк, алар сөйләшмиләр, ә менә уен җырлары

аермачык хәтерендә. Бигрәк тә әнисе аны кечкенә чагында иркәләгәндә әйтә

торган такмаклары...

Коенганың — Идел суы,

Йөрер юлың — атаң юлы,

Торыр җирең — бабаң җире,

Сайрар телең — анаң теле,

Карышма да тибешмә,

Яңа кердән инешкә,

Киерелгәндә — киртә буе,

Сузылганда — солы буе,

Үс-үс!

Варис атка җәһәт кенә атланды да чаптырып китеп барды, ләкин туп-туры

умарталыкка түгел — яшүсмер вакытта әтисе аңа Тәбәнәк тау дип аталган

җирдә бер чишмә күрсәткән иде — башка тарафка юл алды. Чишмәне тапты

Варис, суын да эчте, бит-кулларын да һәйбәтләп чылатты, атны да сугарды

— әйтеп-аңлатып бетермәслек дәрәҗәдә рәхәт булып китте!.. Әйтерсең, яңадан

туды егет... Хәтта беренче мәртәбә көлеп җибәрде, аның көлүенә ат кешнәве

кушылды. Юкка кешнәмәгән икән, урман эчендә арба тавышы, аның айгырына

каршы биянең җавабы ишетелде. Кеше күзенә чалынырга ярамый иде, Варис

атны туп-туры умарталыкка таба борды да чөңгереп куйды.

Ерак Алан ягында авыл хатыннарының кычкырып сөйләшкән тавышлары

колагына керде. Варис, атын туктатып, юан чыршы артына сыенды.

Авылдашларының, чынлап та, Ерак Аланга җиләккә барулары, кулларында

чиләк-кәрҗин кебек савытлар да чайкала.

Умарталыкта Камайны очратасына өметләнмәде дә ул. Тиктомалдан нишләп

йөрсен ди ул анда яисә аны көтеп утырсын димени?! Егет атын умарталыктан

ерак түгел бер үләнле аланга бәйләп куйды да җәяүләп кенә китте. Алабай танып

шыңшып алудан гайре башка тавыш бирмәде, ул, янына килгәч, аякларына

сырпаланырга кереште. Бу юлы ул нигә килгәнен үзе дә белми иде. Максат

юк. Бал ширбәте сылтау гына. Тәрәзәдән кеше барлыгын күреп алды, ахрысы:

Җамали карт килеп чыкты. Варис әүвәл аны күрүгә куркуыннан куырылып

килгән иде, картның елмаюлы йөзе аны шундук тынычландырды. Өстәвенә,

ул ягымлы тавыш белән сөйләнеп тә килә иде:

— Менә бит, миңа ярдәмчене Ходай үзе бирде. Бар ояны да карап чыгып

өлгермим үзем генә. Менә миңа ярдәмче... помощник! — диде ул һәм якын

итеп Варисның җилкәсеннән какты. Җамали абзыйның аны берни булмагандай

элеккечә кабул итүе, әлбәттә, баштарак бик аптыратты, качакны кем болай

каршылый ди инде?!

Алар өйгә керделәр. Варис шуны аңлады: Җамали абзый аның качак

икәнлеген белми иде!.. Чү! Тукта!.. Ә кем белә соң аның качак икәнлеген? Дөрес,

Радий төркемендә берничә көн булды ул булуын... Тик аны эзләп йөрерлек кеше

калмады да бит инде. Әтисе дә үлгәч?.. Димәк, ул бөтенләй качак түгел... Болай

гына, берәр атнага үз эшләре белән авылдан чыгып киткән кеше генә?!

Вариска җиңел булып китте. Тамак кипте дип, ул Җамали абзыйдан бер

тустаган бал ширбәте сорап алды, аны эчкәч, тагын да җиңелрәк хис итте егет

үзен. Әйтерсең, берни булмаган да... Чү... ә нәрсә булган соң әле?.. Булмады

бит! Саташып кына йөрде ул бераз. Авылдашлары аның хәленә керделәр

— аңладылар. Җанына тиюче булмады. Чит илдән укып кайткан мулланың

авылда дәрәҗәсе, күрәсең, бар иде әле. Кайбер сәер кыланмышларын исәпкә

алмаганда... Әнисен теге чакта рәнҗетүен дә авыл яхшы хәтерли торгандыр?..

«Әти» дип саташып йөрүләре... Ләкин барыбер, ул, беренче нәүбәттә, Җамали

абзыйның мөнәсәбәтеннән күренә иде, авылдашлары өчен ул элеккеге Варис

булып калган, шул сурәттә яши, күрәсең... Өстәвенә, Җамали умартачы үз янына

ярдәмче итеп тә чакырып тора. Аны Җәмил хәзрәтнең эзләвен дә әйтте, мәчеткә

үз янына чакыра ул сине, мәчеттән бушаган арада, миңа ярдәм итәрсең, кем

әйтмешли, моннан бушаган вакытта, мәчеттә булырсың...

Җамали умартачы Варисның бал кортларын яратканлыгын белә иде.

Аның янында ярдәмче булып йөргәндә, шушы малай бит инде, бал кортлары

тормышын кешеләрнеке белән чагыштырып, аны шаккатырырлык фикерләр

әйтеп ташлый торган иде. Әлбәттә, егет хәзер үзгәргән, аның хәтта күз карашына

чаклы башка, уйчан ул, беркадәр үз эченә дә йомылган кебек. Хәер, гаилә

фаҗигасеннән соң айнып җитә алмый торгандыр әле дип уйлады умартачы һәм

аңа бу акыллы егет кызганыч булып тоела, аңа ярдәм итәсе килә иде.

— Бал кортлары да Ходайның җан ияләре, бәндәләр дә. Ләкин араларында

җир белән күк аермасы, ди торган идең. Әле дә шулай уйлыйсыңмы, улым?

— Юк, — диде бал ширбәтеннән изри башлаган Варис. — Бал кортлары

акыллырак! Безгә алардан үрнәк алырга кирәк. Һәй, адәм баласына бал кортына

җитәргә әле! Бал кортлары Аллаһы Тәгаләнең ярдәмчеләре! Алар — Илаһы

юлыннан тайпылган җүнсезләргә каршы көрәшүчеләр!..

— Безнең Камалетдин дә яшьрәк чакта умарталыктан кайтмыйча ята торган

ие. Тау-тау китаплар укыды алар турында. Бераз үсә төшкәч, монда бөтенләй

килмәс булды. Нәрсә булды сиңа дигәч: «Адәм заты буларак, оят миңа бал

кортлары янында!» — дия торган ие. Безнең Камалетдин фәйләсүф инде ул!

Гомер буе юк белән башны катырып йөрде. Әле ярый, Байтимер килеп чыгып,

җүнле эшкә ярый башлады бугай.

Варис аңа җавап кайтармады, югыйсә малае хакында ул тәгаен берәр җылы

сүз көткән кебек иде.

— Менә эшләремне эшләп бетерәм дә... — Варис чак кына уйланып торды.

— Синең янга ярдәмче булып киләм, — диде. — Җамали абый, минем бүген

туган көн икән. Аз гына медовуха кирәк иде. Мин соңыннан акчасын түләрмен!

— дип тә өстәде. Җамали умартачы берсүзсез аерым савытка ширбәт агызды.

Умартачының Варис белән тагын сөйләшеп утырырга исәбе бар иде әле. Тик

шулчак әүвәл Алабай өргәне, шуның артыннан куркыныч тавыш белән ат

кешнәгәне ишетелде. Варис урамга атылды.

Атны умарта кортлары сарып алган иде. Теге мескен, бал кортларының

һөҗүменә каршы тормакчы булып, койрыгы белән шап-шоп гәүдәсенә суга,

тибенеп карый, сикерә, бал кортлары, аның саен усалланып, аның тәнен, корсак

астын, күз тирәләрен талыйлар — укларын төртеп торалар иде. Варис, өстендәге

киемен салып, атка ярдәмгә ташланды. Аның айканулары кортларның ачуын

гына китерде, хәзер һөҗүм егеткә дә башланды. Бал кортларының чагуыннан

курыкмый ул, тик бу юлы тегеләр аеруча дәһшәтле һәм үчле булып чыкты: ук

кадамаган җирләре калмады, колак эчләренә хәтле чактылар — ул ишетмәс булды,

борын тишекләренә хәтле үтеп керделәр — тын алуы авырлашты, авызын ачты

— телен чактылар, иң яманы: берзаман теле шешеп, авызын ача-яба алмаслык

хәлгә килде, инде ул авыз белән дә сулый алмый башлады. Тавышка килеп җиткән

Җамали карт бар көченә егетне өйгә таба өстерәде, бер кулында төтен кудыргыч

пышылдый иде. Берзаман кортлар тынычланды. Варисның күзләре күрми, борын

тишекләре томаланган, теле авызыннан бүселеп чыккан. Җамали абзый тиз-тиз

аның теленнән, борын тирәләреннән бал кортлары укларын чүпләде, ул урыннарга

канәфер чәчәге мае сөртте, битләрен корвалол белән майлады. Тәнендәге агулар

тизрәк таралсын дип авызына аракы коярга тырышып карады.

Варис, аз гына вакытка аңына килеп: «Әти! Әтием! — диде һәм, беркавым

тын алып торганнан соң: — Әти янына...» — дип өстәде. Дөресрәге, шундый

мәгънә аңлашылырлык мыгырдаган авазлар гына чыкты, Җамали карт аның

ни әйткәнлеген бик авырлык белән төшенде.

Җир йөзендә берьялгызы ятим калган бердәнбер сөекле һәм газиз балаларын,

адашып-саташып, тилмереп йөрмәсен анда дип, Ходай ризалыгы белән үз

яннарына әти-әнисе чакыртып алды бугай... Бу очракта бал кортлары бары

тик арадашчылар гына иде...

...Әүвәл урман артында ук очкыч гөрелтесе ишетелде, беркавымнан агачлар

өстендә вертолёт үзе күренде. Виталий, нарат очына ук менеп, үзенең нәфрәтле

аурасын ботакка гына элеп төшкән минутлар иде бу. Вертолётның кай төшедер

иң озын булып үскән чыршы ботагына тиеп китеп, ул тигезлеген югалтты. Аны

алда икенче агач башы көтеп тора иде, ул аңа да кагылды һәм бу юлы тагын да

көчлерәк чайкалып, идарәне үк югалтты һәм, юлында очраган агач башларын

коя-коя, Ерак Алан дип аталган урынга юнәлде. Ачылып өлгергән парашют

агач башында эленеп калды.

Гариф землянка янындагы төптә кырмыска оясын күзәтә иде. Әлеге

хәлне күреп, ул бермәл телсез калып утырды, аннары, исенә килеп, теге

кеше асылынып торган агачка таба йөгерде. Аның уенча, бу Капрал булырга

тиеш иде. Гариф җәһәт кенә як-ягына каранды, Виталий күренмиме? Капрал

булса, ике дә уйламыйча аны теге дөньяга олактырырга менә дигән җай бит

ләбаса!.. Виталий бу хәлне күрмәгән иде. Гариф агачның янына ук килде.

Парашютчының эләккән тозагыннан үзенең генә котыла алмаячагы көн кебек

ачык. Гариф агач башына үрмәләде.

Парашютчыга, аягы сынуын исәпләмәгәндә, башка зыян килмәгән,

беркавымнан ул телгә дә килде.

— Мин кайда? — диде ул, кипкән иреннәрен көч-хәл белән бер-берсеннән

аерып.

— Җәннәттә син, туган, җәннәттә! — диде тегесе. — Син Капраловмы?

— дип сорады ул, парашютчының үзе белән татарча сөйләшүенә дә илтифат

итмичә.

— Капрал, Капрал, — дип мыгырданды парашютчы һәм күзләрен йомды.

Гариф, аптырап, тирә-ягына күз ташлап алды, чит-ят күренми, Варис

та киткән җиреннән аты белән бергә юкка чыкты. Качып киткәндер, дигән

фикергә килде ул.

Гариф землянкага китте. Эчтә дә, тышта да беркем күренми, Сафрон белән

Виталий да качып киткән, ахрысы, дип уйлады ул. Тирә-юньдә дә күренмиләр.

Мөгаен, вертолёт шартлаган тавыш тирә-якның бар игътибарын монда җәлеп

итәр дип уйлап, егетләр, койрыкларын сыртка салып, сыптыртканнардыр

моннан!.. Югыйсә берәү дә землянканы ташлап китәргә тиеш түгел ләбаса.

Хәтта коралларын да землянка эчендәге ылыс-ятак өстендә калдырганнар.

Әзерләп торган бомбалары да шул килеш землянканың җир идәнендә кукраеп

утыра! Тайган малайлар дип уйлады ул, инде бу юлы катгый карарга килеп.

Дөрес эшләгәннәр, бәласеннән башаяк... Виталий өчен генә үкенечле: Капрал

үзе кочакка килеп керде дигәндә...

Гариф, карабинын алып, янә парашютчы янына әйләнеп килде. Ул килгәндә,

Капралов агачка сөялеп утыра иде. Сынган җире бик каты сызлый, күрәсең,

ул йөзен чытып, бер кулы белән аягын тоткан.

— Мин төшкән җирдә дипломат күренмәдеме? Кейс? — диде ул, ыңгырашып.

Гариф Капралов эленеп торган нарат янына китте һәм, чыннан да, агачның аскы

ботагында гына дипломатка охшаган бер нәрсә эленеп калган иде. Ул аны ачмакчы

булды, әмма кейс ачылмады. Гариф аны хуҗасына китереп бирде дә, үзе чак кына

читкә китеп, Капраловка карабинын терәде. Ышанма, дипломатында пистолет-

мазар булып, билгесез качкынны атып егу берни тормый моңа? Мине атып ега

да, точно качып китә бу бандит!.. Хәер, бу аягы белән үзе генә ерак бара алмаячак.

Вертолётның югалуын белеп — ул нәкъ Ерак Алан турысына төшеп шартлаган

иде — эзли дә чыгарга мөмкиннәр бит моны! Әнчекләре күптер, алар өерләре

белән бит... Һе... Һәм шулай булачак та!.. Парашютчы кейсны ачты һәм аннан,

шакмаклы шешә алып, голт-голт эчәргә кереште, аннары аны Гарифка сузды.

Тегесе, юк дигәнне аңлатып, башын чайкады, ә үзе шешәне алып иснәп карады,

борынына затлы коньяк исе килеп бәрелде. Эчемлектән соң парашютчының күзе

ачылды, авыртуны да бераз баскан иде, күрәсең, теле ачылды:

— Син кем? — дип сорады ул каршысында карабинын әзер тотып торган

Гарифтан.

— Кем дигән кеше! Мәсәлән, синең коткаручың!

— Рәхмәт! — диде тегесе һәм янә коньяк шешәсенә үрелде. Гариф шешәне

аның кулыннан тартып алды:

— Исереп бетсәң, сине ничек өстерим ди мин! Син кем буласың соң,

вообще-то? — дип кабатлап сорады ул.

— Минме? Мин — бу урманның хуҗасы.

Гариф корт чаккандай урынында сикереп куйды һәм ышанмыйча кабатлап

сорады:

— Син! Син Галинмыни?!

Галин, «әйе» дигәнне аңлатып, баш какты. Гариф, карабинын җилкәсеннән

тагын шудырып төшерде дә Галинга төбәде:

— Менә бәхет! Үзең килеп каптың, сволочь!

Тегесе күзләрен зур итеп ачып аңа карады:

— Ә син үзең кем? Мине каян беләсең? Миндә нинди үчең бар? — дип

сорауларын тезеп китте.

— Мин синең газраилең булам, Галин!

— Ну и что?

— Мин сине хәзер дөмектерәм, Галин! — диде Гариф, карабинның затворын

шалтыратып.

— Ә мин сиңа акча бирәм! Күп акча! — диде Галин һәм кейсына таба

сузылды. — Беләсеңме, энекәш, бер кейска күпме акча сыйганын? Белмисең

шул, күп сыя, җиде миллионга якын. Күпме кирәк, мә, бирәм, коткарганың

өчен. Сиңа тиеш. Заслужил, брат!..

— Мин! Мин! Синең аркада психбольницага эләккән кешенең бертуган

абыйсы, Галин!

— Кем ул? — диде тегесе, исе китмәгәндәй генә. Күрәсең, ул әле һаман бу

дөньяга кайтып җитә алмый азаплана, өстәвенә аяк авыртуы да көчле иде.

— Тәнзилә апа синең аркада...

Гариф сүзен әйтеп бетерә алмады, Галин, күзләрен зур ачып, аңа текәлде

һәм кычкырып диярлек:

— Тәнзилә?! Син Тәнзиләне каян беләсең? — дип сорады. Гариф җавап

бирмәгәч, ул шешәне сорап алды да тагын бер-ике йотым кабып куйды һәм

Гариф яхшы белгән Тәнзилә хакында сөйли башлады. Тегесе тыңламыйча

булдыра алмады, чөнки Галинның сөйләгәннәре хаклыкка туры килә. Өстәвенә

Галин аңа ул моңарчы белмәгән тарихны сөйли иде.

— Үч итмә миңа, егет. Мин аның кызы икәнлеген белмәдем. Гашыйк булдым

мин аңа. Тәнзиләгә бик охшаган бит. — Галин тагын коньяк суырды һәм буш

шешәне кырыйга томырды:

— Үләр алдыннан... алайса, миңа яраткан җырымны җырларга ирек бир

инде, дустым.

Галин исерә башлаган иде. Гариф, карабинны чынлап та корып, бер-ике

адым арткарак чикте:маңгаена чәпәргә дә... таярга моннан тизрәк дип уйлады

ул һәм мылтыгын Галинга төбәде.

— Не честно! — дип мыгырданды тегесе. — Соңгы сүзгә хакым бармы

минем? Чёрт побери! Менә, тыңла:

Булмагач син, утлар сүнде —

Бары төтен керә күзгә...

Кышларымны җәй иттең син,

Мин яз идем сары көздә.

Гариф, гаҗәпләнеп — шаклар катып, тәмам аптырап, гаҗизләр булып дисәң

дә була — Галинга карады. Галин аның җырын көйли иде. Сүзләре генә түгел,

кайбер ят ноталарын исәпкә алмаганда, көе дә аныкы. Гариф кинәт әллә ничек

кенә куырылып килде, аннары янә агачка сөялеп утырган дошманына бакты...

Кыскасы, ул ни кылырга да, нәрсә дип әйтергә дә белми иде бу минутта...

— Төтен җибәрмә күзгә... — диде ул акрын гына.

— Мин түгел! Гарәфәгез җибәргән монда төтенне! Минем хатын —

Изольданың коренной җыры бу. Үзе ул аңа яңа музыка да язып караган булды.

Барып чыктымы икән анысы, белмим.

Гариф йомшара башлады, хәтта борын астына хәтле юешләнде.

— Барып чыкмаган... Мин — Гарәфә! Гариф-Гарәфә!.. — дип өстәде ул,

соңгы сүзләренә ачыклык кертеп.

— Минем хатынның яраткан җыры бу! Миңа үч итеп җырлый, сволочь!

Имеш, яшьлектә аның үлеп яраткан мәхәббәте булган! Миңа да ошый бу җыр!

Минем дә бар иде бит сөйгән кешем! Тәнзиләм! Карале, егет, исемең ничек

әле? Тәнзилә белән кавыштыр әле мине, ә? Мин сиңа күп итеп акча бирәм!

Чү! Туктале! Син бу җырны язган шагыйрь түгелдер ич?!

— Ниһаять, барып җитте бу сиңа, Галин...

— Син шагыйрь башың белән нишләп урманда мылтык күтәреп йөрисең

әле? Куян атарга чыкмаганың күренеп тора.

— Синең кебекләр мәҗбүр итә менә.

— Синең эш — язу!

— Ишетәсезме соң язганнарны?

— Нишләп алай дисең! Әнә, интернет аша хәзер целый митинглар

оештыралар! Ә син шигырьләр яз! Теге җырың матур бит! Минем Изольдага

ошарлык булгач... Җырлар яз. Әйдә, давай, мин сиңа Тәнзилә турында... юк,

безнең бәхетсез мәхәббәт турында җыр язарга заказ бирәм, ә? Әнә, анда егетләр

ниндидер чештин-пештин җыр авторларына да машина өләшеп йөриләр, ә мин

сиңа бер миллион бирәм! Тәнзиләм өчен не жалко! И аннан соң яз рәхәтләнеп

шигырьләреңне, роман яз! Әйдә, минем турыда роман язарга алынасыңмы?! Яз

рәхәтләнеп шигырьләреңне, матур бит! Их, дөнья матур, дөнья киң! Урманда

партизан кебек мылтык күтәреп йөргәнче!..

— Язып карадык инде. Беләсеңме, Галин, мин моннан ун еллап элек, әгәр

әдәбият-мәдәниятне футбол тубына алыштырабыз икән, мәгәр рухи тәрбиягә

игътибар итмибез икән, килер заман, ул туп тибеп үскән яшь буын мораль

яктан черек булачак, мәхәббәт эшләрен чүплек артларында этләр кебек кенә

башкара башлаячак, бүген балалар тәрбиясенә, әдәбиятка төкереп тә карамаган

түрә агай, берзаман, таягына таянып, кибеткә сөткә барган җиреннән,

чиратта аны, йөрмәле, карт пәри дип, кабырга арасына пычак тыгып китәргә

мөмкиннәр, дип язган идем. Ул чакта әйттеләр, арттырып җибәргәнсең, алай

ук булмаячак, ташла бу пессимистик уйларыңны, диделәр. Шулай да бастылар

тагын ул мәкаләләрне. Хәзер мин ул вакыттагы фаразларның бүген тормышка

ашканын күреп шаккатам! Шәһәрнең үзәк урамнарында кырыйга чыгып баскан,

тәрәзәләренә кара пәрдәләр ябыштырган машиналарны күргәнең бармы синең?

Минем бар! Берсендә, бу затлы иномарка нигә бала бишеге кебек тирбәлә икән

дип барсам!.. Ни күрим — ике яшь нәмәрсә, икесе дә анадан тума шәп-шәрә,

— мәхәббәттә аңлашалар. Ачудан тәгәрмәченә китереп типкән идем, машина

эчендәге акселерат, ишекне ачып, минем якка карап та тормыйча, пистолеттан

ата башламасынмы! Бәхеткә күрә, резина пулялар булып чыкты. Өч кабырга

хисабына гына котылып калдым!.. Ә син яз, дисең!

Гарифның ачуы ташыр дәрәҗәдә иде. Ләкин ул үз-үзен кулга алырга тырышты.

Һәм шунысы кызык: бу кешегә хәзер алай ук нәфрәтләнеп карамый иде ул.

Тәнзилә апаны заманында яраткан булган икән ич... Хәзер дә яратам ди... Аннан

соң... җыр сүзләрен, шигырьләрне яттан белгән олигарх-бандитны каян табасың

хәзер?! Ул Галинны күтәреп торгызды да, җилкәсенә атландырып диярлек, урман

авызына таба юнәлде. Үзе эчтән генә: «Юл кырыена чыгарып, берәр агачка сөяп

калдырырга да, чыгып таярга бу тирәдән!» — дип уйлап куйган иде.

— Тукта, авырта... — дип ыңгырашты Галин. Гариф аны янә агачка сөяп

утыртмыйча булдыра алмады. Сызланса да, Галин сүзгә һаман батыр. Гариф

аның ачык җәрәхәтенә балы тамып торган юкә яфраклары ябып бәйләгән иде,

шунлыктан кан агуы беткән, ләкин, нишләтәсең, сынган урын авыртмыйча

булмас инде ул. Дөрес, утырып берчак хәл алганнан соң, авырту басыла да теле

юешләнгән Галинның сөйләшәсе килә башлый. Әле дә ул, бераз тын алуга:

— Син менә, Гарәфә, әйт әле: син баймы, хәерчеме?

— Рухи яктан ничавадыр, мөгаен, — диде Гариф. Галин белән гәпләшү аның

үзенә дә кызык иде, чөнки мондый олигарх белән, шундый шартларда тагын

кайчан сөйләшә аласың?! Сәлам дә бирмәячәк ул башка вакытта очратса...

— Акча ягыннан дим мин?

— Хәзер җан тәрбияләү эшенә түләү бетте бит ул.

— Ә байларны нигә шулхәтле яратмыйсыз соң?

— Бандитларны, каракларны яратмыйбыз!..

— Пафосланма! Менә мин, мәсәлән, син яратмый дип, бар байлыгымнан

баш тартырга тиешменме? Минем кесәләр бушап калгач, син мине яратсын

дипме? Юк, аннан соң да яратмаячаксың син мине! Ул вакытта инде көләчәксең,

мыскыл итәчәксең? Шулай бит?

— Шулай инде, бер уйлаганда.

— Әгәр менә сиңа күп акча керергә җай килеп чыкса, баш тартыр идеңме,

юкмы?

— Дуракмыни мин?!

— Менә, алайса, син дә баеп киттең! Менә бит... Күптән бер рус язучысының

телевизордан сөйләгәнен тыңларга туры килде: безнең рус халкының холкына

байлык хас түгел. Байлык безнең халыкны мораль яктан тарката, ди бу! Ярый,

хуш, шулай булсын да, ди. Ә менә татарның холкына хас сыйфат түгел бит ул

хәерчелек! Адәм баласы мул яшәргә тиеш!..

— Килешәм, — диде Гариф аңа каршы.

— Алайса сез, үзегез мантый алмаган хәерчеләр, нигә байларны яратмыйсыз?

Киресенчә булырга тиеш бит югыйсә?

— Син дөрес аңламадың, Галин әфәнде. Без, беренчедән, Җөмһүрият

байлыгын Үзәккә олаулап озатуга каршы.

— Налогларны әйтәсеңме?

— Аны да әйтәм. Бар байлыкны суырып утыра, соры корт кебек! Аннары

бит... әйе, монысы да хак: аннан тыш та «кул юу» өчен күпме байлык агыла

читкә! Әйе, салым турында син дөрес әйтәсең. Чыңгызхан да бары ун

процент кына ясак җыйган, сиксән түгел! Димәк, рәсми булмаганнарын да,

откатларны, и бездәге шома егетләр хуҗа булган җирләрне дә кертеп, бер

триллион дигән сүз!!! Шуларны бүлгәндә, нигә безнең җөмһүрият үз сүзен

әйтә алмый?! Колбиләүчелек сәясәте бит бу! Аннан соң халык сине егерме

миллионлык бакыр түбә япкан, җиде миллионлык сартир ясаткан дип сөйли.

Тукай әйтмешли, көнен сартир, төнен сартирдыр инде? Бар дөнья хәерче

вакытта анысы ниемә кирәк иде инде? Җитмәсә әле шуның белән мактанасыз!

Ачыктан-ачык!..

— Биотуалетның бәясе шулай тора шул.

— Ю-ю-юк! Син хаклы түгел, Галин. Мин байларны яратмыйм түгел, хәтта

урлап баеганнарын да хөрмәт итәм. Чөнки Рәсәйдә урламыйча баеп булмый.

Җөмһүриятнең байлыгы үзеннән җитеп аша, ә хәерчелек кайдан килә дип

офтану гына ул! Аннары сигез йөз чакрым арадан торып, минем телемне кисеп

яталар!

— Слушай, парень, — диде Галин аңа каршы. — Монда минем байлыкның

ни катнашы бар соң?!

— Нәрсә, мин сине гаепләдем что ли?! Рәнзиләне мыскыл иткәнең өчен...

да! Хәзер тотам да атып китәм мин сине, надоел уже! — диде Гариф һәм

карабинын Галинга терәде. — Вообще-то, гаеплим, Галин! Тегеләр талый, ә

сезнең кебекләр урлый! Калганнарга ни кала?! Шымытыр! Әле өстәвенә үзегез

урлап, хәерчелеккә калган халыкны күрә алмыйсыз! Җирәнәсез ул халыктан! Ә

үзегез күрәләтә алдамакчы буласыз! Декларацияңне күрдем мин синең, бандит!

Өйдә яткан хатыныңның еллык кереме җитмеш ике миллион, синеке, имеш,

бары өч миллион гына икән! Әле монысы рәсми билгеле булганы гына! Атам

мин сине, сволочь!!! Кәфенлекне долларлардан тексеннәр сиңа!

— Ашыкма! Әүвәл миңа дару өстәргә кирәк әле.

Гариф шаркылдап көләргә кереште:

— Ну ты даёшь! Нәкъ Берия кебек син! Атар алдыннан соң сүз әйтергә

мөмкинлек биргәч, ул да: «Принесите коньяк и женщину!» — дигән түгелме

соң! — Ә үзе шешәне Галинга сузды. Эчемлек йотып куйганнан соң, Гариф

аны янә җилкәсенә салмакчы иде, тегесе ике кулын аның күкрәгенә терәде:

— Чү, тукта, Гарәфә. Без бит кейсны онытып калдырганбыз!

Чыннан да, каушавыннан Гариф дипломат турында онытып җибәргән

иде, югыйсә онытырлык нәрсә түгел бит инде, аның урынына, башына пуля

җибәреп, агач төбендәге кырмыска оясы янында Галинны «онытып» калдыруың

мең тапкыр дөресрәктер бит?

— Иренмә инде син, кем, Гарәфә, алып кил. Мин монда көтәм. Всютеки

туалет кәгазе генә түгел бит!

Гариф кире китте. Галинның маңгаена берне чәпәп, кейсны алып качса

гына инде канә?! Егет икеләнә, бик икеләнә иде. Беренчедән, ул кеше үтерә

ала торган җан түгел икән!.. Гомерең буе төшләреңә кереп йөдәтер. Бигрәк

тә акча өчен җан кыю! Юк, биш тиенлек шигырьләреңә өч тиен гонорар

алып, чиста күңел белән яшәвең яхшырак. Акчасы да кызыктыра, әлбәттә.

Шәһәргә тыгылып, ул акчага ниндидер эшкуарлык белән шөгыльләнеп

булмаслыгы көн кебек ачык. Бизнес кланнар арасында бүленеп беткән.

Баймурзиннан җир алсаң гына инде. Шуннан ул җир белән нишләрсең?

Ура, суга, җилгәрә, үзе төяп җибәрәме? Юк, соң инде язмышны капылт

кына башка юлдан борып алып китү, соң хәзер... Нәшрият ачып, балалар

китаплары, дини җыентыклар чыгара башласа? Белгән, кулы яткан һәм,

иң әһәмиятлесе, кирәкле шөгыль бит?! Юк, монда да бизнесменнар буа

буарлык хәзер... Гариф, борын төбендә әйләнеп йөри башлаган кигәвенне

куып җибәрде дә, үзен мыскыл иткән шикелле, авызын чалшайтты: харам

юл белән килгән мал аларның нәселенә хас нәрсә түгел. Мәрхүм әтисе гел

шулай дия торган иде. Иң яхшысы моннан качып котылу?! Галинны юл

кырыена чыгарып куярга да... Бирәм дисә, бу юлы акчасыннан баш тартмас

иде анысы. Шәһәрдә берәр әдәби кафе ачып җибәрергә? Ә? Ул адымнарын

кызулата төште. Дипломат агач төбендә иде.

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 8, 2014

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев