Логотип Казан Утлары
Роман

Гарасат (дәвамы)

Хәтерли Варис: әнисенең теш казналары бозылып, канына яман бактерияләр кергәч, табиблар кул селтәгән вакытлар иде ул. Әтисе хатыны, Варисның әнисе өчен җаны-тәне белән көрәште, аны алып калырга тырышты, табиблар өмет юк дигәч, халык медицинасына мөрәҗәгать иттеләр...

Романның башын монда укыгыз.

Бал корты

«Фикерли белгән адәмнәр өчен бал кортларының эш-гамәлендә зур гыйбрәт

вә дөреслек бардыр. Бал кортларына һичкем дәрес бирә алмас, ләкин кешеләр

бал кортларыннан дәрес алсыннар...» Коръән Кәримдәге ошбу юлларны

исенә төшерде дә: «Мин бүген бал кортларыннан дәрес алырга түгел, аларның

балларын алырга барам», — дип пышылдады Варис үзалдына. Бал корты

дигән сүз үзе генә дә егетнең күңелендә ничаклы хис, башында уй-фикерләр

уятырлык. Шулай булмыйни: заманында әлеге Аллаһ ияләре ярдәмендә әнисен

яман чирдән коткарып калганнар иде! Тау башы урамнары хатыннары шуларның

нигъмәт-дарулары аркасында итәк тутырып балалар таба алдылар. Югыйсә

аларга зур-зур табиб-профессорларның карары чыгарылган иде: «Сезнең

басудагы бәрәңгене Ф. дигән агу белән агулаганнар, әлеге агу хатын-кызларның

бала табу сәләтен юкка чыгара икән!..»

Хәтерли Варис: әнисенең теш казналары бозылып, канына яман бактерияләр

кергәч, шул ук табиблар кул селтәгән вакытлар иде ул. Әтисе хатыны, Варисның

әнисе өчен җаны-тәне белән көрәште, аны алып калырга тырышты, табиблар

өмет юк дигәч, халык медицинасына мөрәҗәгать иттеләр. Файдасы күренмәде.

Шуннан соң Равил атлы бер умартачы әтисенә ана бал корты сөтен эчертеп

карарга тәкъдим иткән. Тирә-юньдә «Чумар» кушаматы белән билгеле нәселнең

Равил атлы малайлары, чыннан да, бик күп еллар умарта тота, ул бу тирәдә

«умарта профессоры» дигән ат алып, хәзер аның яныннан кеше өзелми иде.

Равил һәркемгә теләп ярдәм итә. Ул инде дистә еллар бал кортлары арасында

кайнашып, үзе дә шулар холкын алып бетергән: бер тиктормас, һәрвакыт

нәрсәдер кайнаштыра; әгәр берәр кешегә ул тәкъдим иткән «баллы дару»

килешә икән, сабыйларча ихластан сөенә торган мөхтәрәм шәхес иде ул бу

якларда. «Чумар» дигән нәсел кушаматы алар гаиләсен беркайчан да каралтып

билгеләрлек булмаса да, хәзер ата-бабадан калган яңгыравыклы әлеге исем-ат та

онытылып, халык телендә бары «Умартачы Равил» дигән сүз генә йөри башлады.

Ә, баксаң, бу кушамат гаиләдәге һәр малайга карата да аны зурлап, ихтирам

йөзеннән әйтелә кебек иде. Абыйсы Рафаэль дә үзенә күрә гади генә егет түгел

иде бу якларда. Гел көлеп, елмаеп торган олы җанлы, кара тутлы шул егет

күз кысса, күрше Бәксәр, Усад авылларының марҗа кызлары шундук намазга

басарга әзер иде. Гомумән, әлеге гаиләгә олпатлык сыйфаты борынгыдан хас

иде. Ул аларның әтиләре Исмәгыйль абыйга да, күрәсең, бабаларыннан ук

килгән булгандыр. Варис мәктәптә укып йөргәндә, әтисе тимерчелектә эшли

иде әле. Малай мәктәпкә барганда-кайтканда да тимерчелек алачыгы аша уза, ә

юл исә Исмәгыйль абыйларының капка төбе аша иде. Варис, бу капкага килеп

җитәр алдыннан, эскәмиядә тыныч кына утырган, алтын кысалы күзлек кигән

Исмәгыйль карт белән исәнләшергә алдан ук әзерләнеп килә, тамагын кырып

куя. Әгәр Исмәгыйль карт чынлап та шунда була икән, ерактан ук аңа сәлам

бирә, кайтканда очраса, тагын исәнләшә. Ул картны күрсә, малайның юлы

уңа: мәктәптә «бишле» эләктерә, кайтканда очратса, берәр машина туры килеп,

авылына чаклы булган өч чакрым араны шуңа утырып кайта. Варис моны әле дә

яхшы хәтерли. Рафаэль белән умартачы Равил нәкъ менә шул Чумар Исмәгыйле

малайлары иде. Рафаэле чынлап та марҗа кызына өйләнеп, килен Наташадан

Наиләгә әйләнде һәм алар ул вакытта «шәһәр тибындагы авыл!» дип дан алган

Шәпшедә матур гына тормыш корып җибәрде. Равилне исә язмышы күрше

авыл кызы, үзе кебек игелекле күңелле Зифа белән кушты. Зифа Казаннан

укып кайтып, шәфкать туташы булып урнашкач, әби-апалар аның исемен

аеруча йомшак итеп, яратып әйтергә гадәтләнеп киттеләр. Зифа кан басымын

үлчи, Зифа шул даруны эчәргә кушты, Зифа болай диде, Зифа тегеләй диде.

Варис боларның барысын да ишетеп, күреп үсте. Умартачылар гаиләсе белән

аның әтисе аеруча дус булды. Районның бар түрәсе шулай ук Равил янына

«йомыш» белән йөрде, Равил эшләгән бал ширбәте (медовуха) аеруча тәэсирле

иде. Тик ялгыш аңлашылмасын, куен кесәләрендәге көмеш савытларда затлы

әрмән коньягы йөрткән түрәләрнең Равил янына сәрхушлектән килүләре түгел.

Эш шунда ки: Равил умартачы ясаган ширбәттән соң әлеге түрәләр өчәр көн,

кайберсе хәтта атналар буена өйләренә кайта алмыйча, сөяркәләре янында

кунып калырга дучар иделәр... Әлеге ширбәтнең ир-атның көчен арттыра торган

тылсымлы могҗиза булуы фән белән дә, инде җирле түрәләр тарафыннан да

күптән расланды. Бу ширбәттән авыз итеп караган ирләрнең хатыннары исә

аның бер граммы өчен дә зур акча чыгарып салырга әзер... Равил умартачының

һәр тамчы ширбәте алтын бәһасенә тиңсез иде бу якларда!..

Борис та әүвәлрәк малаеның умартачы булуын теләде, инде дин ягына

авышкач, икесе дә игелекле юл дип, каршы килмәде. Әмма Варис умарталык

мәктәбен тәмамлап кайтырга өлгергән иде. Берара хәтта Равил янында ярдәмче

дә булып эшләп йөрде. Менә шул Равил ана бал корты сөте биргән иде Бориска.

Ике-өч атна әлеге серле даруны эчкәннән соң, әнисе аякка басты, алай гына да

түгел, табибларны шаккатырып, ахыр чиктә тәмам савыгып җитте. Варис хәтерли:

шуннан соң сырхау-сыктауның ни икәнлеген дә белмичә, әнисе байтак гомер

тормыш тәмен тоеп, аңа сөенеп яшәде. Ананы бала кайгысы бетерде... Аяктан

екты... Варис укуын тәмамлап кайтыр алдыннан, фани дөньядан китеп тә барды.

Монда инде бернинди бал кортлары могҗизасы да ярдәм итә алмады.

Варисның дин юлыннан китүенә иң сөенгән кеше, мөгаен, әнисе булгандыр.

Кайсы ананың үз баласын тәүфикълы итеп күрәсе килмәсен ди! Шулай бер

ел узды, ике... Варис ел саен каникулга кайтып китә иде. Бер кайтуында аны

ниндидер террорчылыкта гаепләп ябып куйдылар. Соңыннан ачыкланганча,

гаебе булмау сәбәпле, булачак «яшь сектачыны» азат иттеләр, ул тагын укуын

дәвам итәргә китте. Бу да ана йөрәгенә зур кайгы булды.

Икенче бер кайтуында аның хөрмәтенә Коръән ашы уздырырга уйладылар.

Мәҗлескә хөрмәтле кунак буларак Мәхмүт хәзрәт чакырылды. Менә шул

хәзрәт укып, догасын әйтеп бетерүгә, Варис ярып салмасынмы: «Сез барыгыз

да наданнар! Дөрес укымыйсыз! Дөрес дога кылмыйсыз! Сез — Аллаһ

юлыннан читкә тайпылучы мескен бәндәләр!» Алай гына да түгел, Мәхмүт

хәзрәткә таба караваттан мендәр алып орды. Тегесенең алдындагы кайнар

чәе йөзенә чәчрәде, бите пеште. Әнисе аңын югалтып егылды, Варис өйдән

чыгып китте.

Болар хакында уйлыйсы да килми. Бал кортлары хакында гына уйлыйсы килә

Варисның... Андый халәт тынычландыра. Һе... алар адәм балаларына караганда

мең тапкыр акыллырак һәм хаклырак та түгелме соң әле?! Аллаһ бәндәсендә

бал кортындагы чаклы да акыл юк! Юк, билләһи!.. Мәгәр булса, җир йөзендә

мондый сугышлар, талаш-ызгыш, үтереш-көчләүләр булыр идеме?! Бәндәләре

Иллаһыдан башкага, шул ук вакытта кешегә табынырлар идеме?! Бал кортлары

дөньясында юк лабаса алар! Чәнчә бармак башыннан да нәнирәк бал корты

ел буена үз авырлыгыннан дистәләрчә күбрәк сихәтле ширбәт җыя. Кемнәр

өчен? Адәм балалары өчен! Ә тегеләренә һаман акыл керми. Кешеләрнең баш

миләре бал кортларына караганда меңнәрчә тапкыр зуррак, яхшырак уйлый

белгән саен, алар кабахәтрәк, явызрак, ялкаурак, хөрәсән һәм хөсетрәкме?! Йа,

Илаһым! Дөресме соң бу? Менә бүген дә синең бер бәндәң, ашарга эзләп, шул

бал кортларың янына бара!..

Гарик землянка эчендә иде, ул атылып урамга чыкты да:

— Монда кемнәрдер килә? — диде куркынган тавыш белән. — Җир өстендә

аяк тавышлары ишетелә!..

— Аю түгелме икән? — дип шомланды Варис. Һәм тиз генә землянка эченә

чумды. Аларның монда тротилл бомбалардан тыш яхшы карабин мылтыклары

да, гранаталары да бар.

Аяк тавышының иясе ялгыз бер ат булып чыкты. Бу ат, әлбәттә, аларга бернигә

дә кирәк түгел, киресенчә, иясе аны эзләп монда килеп чыгу куркынычы гына

бар. Гарик атны куалап җибәрмәкче булып, каршына төште. Әмма тегесе бераз

читкә киткән була да янә кире әйләнеп килә. Бәлки, ул урманда ялгыз йөрүдән

туйгандыр, кешеләрне сагына башлагандыр дигән карарга килде алар. Тик шуның

артыннан ук аланда чит ил машинасы пәйда булды. Тавышсыз эшләгән әлеге

машинаны килеп туктагач кына күрделәр һәм качаклар янә землянкаларына

чумды. Тик монда качып ятудан бернинди мәгънә чыкмаганын аңлаган Варис,

кулына карабин алып, өскә калыкты. Килүче кеше Савва Васильевич, аларның

танышлары иде. Варис әүвәл атны да шуныкы дип уйлаган иде, тик теге, үзе

атка шикләнеп карый-карый, болар янына килде һәм:

— Нинди ат бу? — диде. Тегеләр, белмибез дип, җилкәләрен сикерткәч,

туп-туры муенын чыршыга ышкып торган ат янына китте, аннан соң кулы

белән Варисны үз янына дәште.

— «Аргамак»тан качкан ат бу! Качкан дип, башка атлар белән каяндыр

Себер ягыннан кайтты ул. Аргамаклар ярышка барганнар иде, шунда менә бу

хуҗасыз ат та ияргән, — диде Савва бик белдекле кыяфәттә. — Курыкмагыз,

бу атны эзләп йөрүче булмас. Хуҗасыз бит.

Савва Васильевич, кечкенә күн букчасыннан ниндидер карта алып, Вариска

ымлады:

— Менә яхшылап исеңдә калдыр. Бу картаны үзем белән алып китәм. Алтын

Бәртәс авылы бу, күрәсеңме?

— Күрәм, — диде Варис, сүзнең ни хакында барачагын аңларга тырышып.

— Ашыкма син, Боря, — диде Савва. — Бу эш аеруча важный. Яхшылап

тыңла да исеңдә калдыр! Менә Алтын Бәртәснең чиркәве. Ул күккә ашарга тиеш!

Аңладыңмы! И менә бу Ябалактагы мәчет тә күккә ашарга тиеш. Менә монысы

— федераль трасса. Анда да берәр «уенчык» куясыз. Урыны күрсәтелгән.

— Ә вакыты? — дип бүлдерде аны Варис.

— Көнен конкрет тагын хәбәр итәрбез. Ә вакыты... обед вакыты, яме!

Онытмыйсыңмы?

— Юк, Савва Васильевич, онытмыйм! — диде Варис, аның күзләренә

карамаска тырышып. Чөнки аның күзләре еланныкы шикелле: каршында бака

торса, ул аны шундук үз эченә суырып алырга әзер.

— Савва Васильевич, ә ашарга нәрсә алып килдегез? Безнең запас бетте

бит. Куяннар да тоттырмый хәзер. Ә мылтыктан атарга куркабыз. Тавыш чыга.

Егетләр ач! — диде Варис, машинага таба ымлап.

— Менә монысы минем прокол, командир, онытканмын. Ашарга иртәгә,

яме. Мин көн саен монда күренеп йөри алмыйм, аңлыйсың. Ха! Әнә, бу атны

суегыз да ашагыз! — дип, инде тыныч кына үлән чемченә башлаган атка

таба ишарәләде. Сүз шуның белән тәмамланды, Савва Вариска яңа телефон

сузды:

— Менә шушында задание буласы көнне сообщение килер. Бер көн алдан.

Пароль: «Изольданың кәефе яхшырды. Иртәгә обедта аякка басачак, ди

табиблар». Аңладыңмы, командир?!

— Аңлавын аңладым. Егетләр ач.

Савва баягы күн букчасыннан бер төргәк яшел акча чыгарды:

— Болары аванс!

— Акчаны ашап булмый бит аны, Савва Васильевич!

— Йә, ярар. Берәр җаен табарсың. Син — акыллы егет! Ә теге атны чынлап

та «кых» итә аласыз. Берәү дә эзләмәячәк аны, — диде ул киткәндә.

Бу Савва иблис токымыннандыр! Бу атка куллары ничек күтәрелсен ди!

Өстәвенә җөмһүрият атлары Новосибирскига ярышка баргач, шуларга ияреп

кайткан ат ди бит! Өтермәннән кайткач ак аяклы кара аты турында, Байтимер

абый еш сөйли иде, сагынып, яратып сөйли иде ул аның хакында. Бу дүрт аягы

тиң ак булган кара айгыр шул ат түгелме икән дигән фикер дә килде Вариска.

Тик моңа ышануы кыен иде. Байтимер абыйга ничек күрсәтеп карарга соң бу

атны? Кушаматын ничек диде әле? Хан диде бугай?.. Хан булса, шундук танып

алачак бит инде ул аны? Ышан, атлар хуҗаларын эзләп меңнәрчә чакрым юл

узалар ди бит. Этләр хакында да шулай дип сөйлиләр?..

Варис атка якынрак килде. Бер кулы белән атның ялына ябышып, аңа атланды.

Күрәсең, ат атландырырга өйрәтелгән иде, ул җайдагына каршылык күрсәтмәде.

Шулчак Варисның башында бер фикер туды: «Атланган килеш тиз генә чаптырып

умарталыкка барып килсәм? Икенче көн ачтан интегәләр бит инде?»

Җамалетдин умартачы, Галин урманны хосусыйлаштыра башлагач, тиз генә

тотып Байтимер ярдәме белән умарталык җиренә — ул гаҗәеп матур урман

аланлыгы, суга да ерак түгел, әйләнә-тирәдә гел катнаш урман булып, күпчелек

агачлар исә яшь юкәләр — аренда кәгазьләре ясап өлгергән иде. Варис шул

умарталыкка таба юл тотты. Ат — Варис аңа нинди генә исем-кушаматлар

белән дәшеп карамады, ләкин табылдык җан иясе берсенә дә игътибар итмәде

— ул уйлаганга караганда да акыллырак, күндәмрәк булып чыкты, һәр таләпкә

карусыз буйсынды.

Варис атны умарталыкка кадәр алып бармады, шактый ара кала, үлән

йолкысын дип, бавын бушатты да шундагы бер агачка бәйләп куйды. Әлбәттә,

көпә-көндез умарталыкка кереп, карак аю кебек йөреп булмаячак иде: умартачы

Җамали һәрвакыт шунда, үзе булмаганда, каравылга башка кеше калдырганы да

мәгълүм Вариска. Бәлкем, көндез карап, тикшереп кенә кайтырмын дип уйлаган

иде ул. Тик ашыйсы килү теләге барыннан да көчлерәк, әллә, батырлыгын җыеп,

шыпырт кына киртә белән әйләндереп алынган умарталыктан кырыйдагы берәр

ояны ачып карасынмы? Инде балан да күптән чәчәк атты, язгы чәчәкләрдән

соң җәйге чор башланып, кортларның иң актив бал җыя торган вакытлары

икәнлеген егет яхшы белә... Ә Җамали умартачының эте белән нишләргә?

Аның Алабай кушаматлы эте Варисны таный, чөнки ул умартачылыкка

укыганда, Җамали карт янына еш йөрде, практиканы да шунда узды. Дөрес

булса, кемдер төнлә Алабайга агу биреп киткән дип ишеткән иде ул. Җамали

умартачы этсез тормас, Камай аңа шәһәрдән усал бер сакчы алып кайтып бирми

калмагандыр?.. Ә турыдан-туры умарта өенә барып керсә, картка мәсьәләне

ачыктан-ачык аңлатса? Полициягә тотып бирерме? Чөнки алар төркеме хакында

бу якларда шактый куркыныч хәбәрләр таралып өлгергәне дә мәгълүм! Аңламас,

тыңламас микән Җамали умартачы? Аңлашкан очракта, ул аңа азык-төлек тә

төяп җибәрәчәк бит инде канә! Хәер, алай итәрме икән? Мәхмүт хәзрәтнең

бертуган энесе бит ул. Варисның теге чактагы кыланмышын искә төшермәс

дип уйлыйсыңмы? Нәкъ шул вакыйгадан соң Мәхмүт хәзрәт авылдан китеп

барды бит инде...

Үтереп ашыйсы килә. Варис үзе белән карабин алмаганына үкенеп тә куйды. Тик

ни хәл итмәк кирәк: эш узган, буш кул белән ризык табарга тиеш ул хәзер...

Варис, озын үләннәр арасыннан шуыша-шуыша, киртә янынарак килде.

Үзе дә белмичә, нәкъ эт оясы янына килеп чыккан. Соң... теге чакта аның

оясы башка урында иде бит! Күчерде микәнни Җамали карт этен? Бәйдәге эт

чит кеше барлыгын шундук сизеп алды һәм, бәхеткә күрә, Алабай үзе иде ул:

Варисны танып, шыңшып куйды да, җиргә ятып, киртә янына ук шуышып

килде, иркәләнеп, койрыгын болгый башлады. «Алабай! Алабай! Әйе, мин бу!

Мин!» — диде тегесе, эткә таба кулын сузып. «Алабай, ни... миңа берәр умарта

оясын ачып карарга рөхсәт бирерсең инде, яме», — дия-дия, киртә астыннан

шуышып бакча эченә узды. Алабайны кочаклап яратты, сыпыра-сыпыра

иркәләде. «Рәхмәт сиңа, Алабай. Син адәм баласы түгел шул, аңладың, рәхмәт!»

— дип сөйләнә-сөйләнә, иң кырыйдагы умарта оясы янына килде. Беркавым

колакларын торгызып, тирә-яктан килгән тавышларны тыңлап торды. Тыныч

иде. Умарта оясын ачып, аннан ике рам тартып алды. Янәшәдәге икенче оядан

тагын ике рам алды. Рамнар авыр, инде бал белән тулырга да өлгергән, хәтта

берсен бал кортлары мөһерли дә башлаганнар, рәхмәт төшкерләре. Алабайның

оясы янындагы җамаяк кырыендагы үләндә яртыга бүленгән кара ипи дә

ята. Варис аны да алып капчыгына салды. «Алабай, син ачуланма инде, яме,

ипиеңне дә алып торам. Мин сиңа аның урынына может куян ите алып килеп

бирермен. Эләксәләр инде. Соңгы вакытта алары да бетте. Безнең тозакны

сизеп, качып киттеләр бугай бу тирәләрдән. Рәхмәт, Алабай. Яме! Шәп егет

син! Ярый, кеше акылллары юк әле синдә, Алабайкаем. Без, кешеләр, бер-

беребезгә карата усал этләрдән дә яманрак хәзер, Алабай. Менә шулай. Ярый,

мин китим инде. Алайса Җамали абыең килеп чыгарга мөмкин. Хәер, хәзер

намаз вакыты. Намазлыкта әле ул. Пока, Алабай, яме! Миннән сиңа тәмле

куян ите, обещаю, дустым. Пока, пока...»

Кара ипи белән хуш исле балны сыптырып куйгач, күңелләр күтәрелде,

йокыга тарта башлады. Сафронны сакта калдырып, землянка эченә кереп

киттеләр. Сафрон, Варис уенча, араларында иң ышанычлысы. Чөнки аның

Галиннан да, Капраловтан да үч аласы юк, ул акча эшләү өчен генә иярде.

Димәк, урман өстенә Галин вертолёты күренсә дә, битараф калыр, кызуланып

ата башламас, гранаталар урлап, Капраловны да эзләп китмәс.

Землянка салкыны йокыларын ачты.

— Бал кортлары турында сөйләле тагын, Боря, — диде ылыслар өстендә

кырын яткан Гарик.

— Мин Боря түгел, Варис!

— Ну Варис. Ярар, кәҗәләнмә инде. Мин болай гына бит. Якын итеп кенә.

Сөйлә инде, ә! Менә баллары белән дә сыйландык.

Тамак туйгач, чынлап та, башка әллә нинди уйлар килә, фәлсәфәгә бирелә

башлыйсың. Варис, ятагын рәтләде дә, егетләр ягына борылып, кырын ятты

һәм сөйли башлады:

— Бал кортларын да, адәмнәрне дә бер үк Ходай яраткан. Их, егетләр,

белмисез әле сез аларның дөньясында нинди тәртип икәнен! Шаклар катарлык.

Һәр кортның үз эше бар.

— Хезмәт бүленеше көчле алайса? — дип куйды Гарик.

— Көчле! Әйтәм бит: шаклар катасың!

Гарик аны тагын бүлдерде:

— Бу Маркс белән Энгельска «Капитал»ны да бал кортлары язып бирмәде

микән? Алар да хезмәт бүленеше дип шашканнар бит!

— Бәлки биргәннәрдер дә. Беләсезме, егетләр, мин менә уйлыйм әле: без

монда икенче атна эшсез ятабыз инде. Ә хәзер бал кортларының иң эшли

торган вакытлары. Хөрәсәннәр юк алар арасында.

— Безне зур эшләр көтә бит, Варис!

— Синеке аңлашыла, Виталийның максаты да ясно... Менә мин?

— Син — безнең соратник! — диде Гарик теш арасыннан гына.

— Ярар, хет шунда теләсә кем дип атасыннар. Ә син беләсеңме соң:

Мөхәммәд ибне Габдел Вахаб белән гарәп әмире Мөхәммәд Согуд ил кадәр

ил төзү өчен көрәшкәннәр! Ә мин!

— Син дә кемнәр беләндер, нәрсә өчендер көрәшәсең түгелме соң?

— Допустим... бездән соң нәрсә булачагы хакында уйлаганыгыз бармы

сезнең?

— Галин күккә очачак!

— Аның артыннан Капралов та! — дип өстәде Виталий.

— Ә минем андый максат юк бит!

Гарик, капылт кына урыныннан сикереп торып, кулына карабинын алды да:

— Ә син! Не удавшееся создание! Әллә безне сатарга уйладыңмы?!! Балга

барган җиреңнән берәрсен очратып, безгә каршы заговор корырга уйлыйсыңмы?

Хәзер шушында ук дөмектерәм мин сине! Тыныңны да чыгара алмассың!

— Да пошёл ты, Гарик! — дип кенә куйды аның җикеренүенә каршы Варис.

— Мин ул турыда сөйләмим. Сарык булмасаң, башыңны включай: мин бит

безнең акттан соң дип сөйләшәм! Менә шул: җөмһүрияттә тәртип ясыйбыз

дип, безгә каршы пычрак ата башласалар!

Гарик тынычланган иде инде:

— Кабахәт булса да, Галинның планы акыллы бит: Питер баен өркетмәкче була!

Шулчак урман өстендә гөрелте ишетелде, Гарик, урыныннан ничек торганын

да сизмичә, тышка атылды, бу юлы үзе белән карабинын да алып тормады.

— Нарат күркәсе атып кына бәреп төшермәкче булдың, ахры, Галинны?

— дип көлде аннан Виталий, ул землянкага кире әйләнеп кергәч.

— Беләсезме, егетләр, шул кадәр нәфрәтем көчле минем ул бәндәгә! Ул

өстән очканда, агач башына менеп утырып, күккә каравым була, хәтта нарат

башларына чаклы чайкала башлый. Минем нәфрәтнең энергиясеннәндер инде?!

— дип җавап бирде әлеге мыскыллы көлүгә каршы Гарик. Һәм сүзен дәвам итте:

— Тәнзилә апа да, Рәнзилнең әнисе, бауга менмәкче булган. Күршеләре күреп,

алып калганнар. Яшь чагында Галинны белгән булган икән Тәнзилә апа...

— Ул турыда уйлама син, Гариф туган, — дип куйды кинәт Варис һәм дәвам

итте — Аллаһы Тәгалә язмаган эш булмас.

— Соң!.. Алайса, ул Аллаң, күрә торып, нигә шундый гаделсезлеккә кул куеп

утыра?! Нигә җәза җибәрми ул шундый бәндәләргә? Әйт миңа шуны, аңлат

алайса! Бик акыллы булсаң! Әллә Алла без мөселманнарга ачулымы? Бер-бере

белән сугышып яталар! Әллә нинди мәзхәбләр уйлап чыгаралар? Син менә үзең

үк әйтеп торасың: Вахаб белән әмир икесе бер булып, Согуд Гарәбстаны дигән

нинди көчле дәүләт төзегәннәр дисең! Нигә берләшмисез?! Һәркем үз ягына

каера булып чыга түгелме соң? Туксанынчы елларда ук бизнесмен муллалар үрчи

башлады. Миңа ачуланма, Варис, мин сине дә, тоткан динеңне дә бик хөрмәт

итәм! Чөнки син саф дин өчен көрәшәм дисең!.. Бүлгәләнеп беткәч, булмый

бит инде ул, туганым! Башкалар ашап, ботарлап бетерәчәкләр бит! Сезне дә...

шул исәптән безне дә! Нигә ислам диненең үзәге итеп Казанны алмаска! Нигә

Казан тирәсенә тупланмый ислам!

Варис тамак кырып куйды да, аптырап, башын күтәрә төште:

— Карап торам да... син бик акыллы сәясәтче икәнсең, Гарик! Депутат

булырга әзерләнмисеңме алай-болай?

— Әзерләнәм, — диде Гарик әле һаман да ачулы, ярсулы тавыш белән.

— Өстән болгаталар барысын да. Ә гади халык интегә. Сәясәтче түгел мин,

Варис туган! Шагыйрь мин!

— Шагыйрь?!

— Шагыйрь шул! Ну пока танылмаган әле. Аннан соң әдәбиятның кирәге

бетте хәзерге абзыйларга. Югыйсә дин белән әдәбият бер үк яссылыкта торырга

тиешле. Рухи тәрбия буенча диюем. Кол Гали дә бөек поэмасын Коръәннән

файдаланып язган...

— Син ничек уйлыйсың, Виталий? — дип сорап куйды кинәт Варис. Виталий

тыныч кына баядан бирле боларның сөйләшкәнен тыңлап ята иде.

— Белмим, — диде ул акрын гына. — Катлаулы мәсьәлә.

— Ничерта да катлаулы түгел! Сәясәтчеләр катлауландыралар! Махсус!

Үз кесәләрен тутыру өчен! 17нче елда Рәсәйнең башын кистеләр. Хәзер без,

башсызлар, ни эшләргә белмичә интегеп йөрибез. Зәңгәр канлы, особый сортлы

милләт болгата дөньяны! Менә тыңла:

Иблистер ул, яисә газраилдыр,

Кайчакларда

Ленин булып күзгә күренә дә.

Ә аннары, мыегын бора-бора,

Сталиндай яши күңелләрдә!..

«Распутин» да була кай гасырда —

Ошбу аты аның асылда,

Биш хәрефкә кадәр кала да

Казаныма таба тибеп ала

Кавказларда,

Милли сугыш тынган арада.

Бер-береңә сыеныр вакытта

«Тел кисүләр» кирәк, күрәсең...

«Урыс кышы» ел да булып тора...

«Урыс язы» килә күрмәсен!..

— Синең шагыйрьлегеңә ышанам мин, Гарик, тик кайнар син, артык хисле,

диде Варис. — Шигырең ничего! Хәер, монда әлләни кайнарлык сизелми. Бу —

язучының фаразы. Гадәттә, шагыйрьләр прогнозны дөрес бирә! Кисәтә, дөресрәге!..

Аңлаганнарга инде, әлбәттә... «Арабская весна» дигәннәре ничәмә ничә илне утлы

себерке белән себереп узды! Дөрес әйтәсең, кирәк түгел бу безгә!..

— Шигырь түгел бу! Такмаклар! Политический...Сүгенүгә корылган

шигърият шигъриятмени ул! Әүвәл коммунист булып йөреп кеше булдык.

Аннары — коммунистларны сүгә-сүгә. Хәзер дә гел сүгенеп торабыз. Бүгенге

җитәкче-түрәләрне сүгеп кеше булмакчы булабыз! Толк-то какой! Эт өрә

тора, бүре йөри тора... Шагыйрьләргә килгәндә исә, шуны әйтергә мөмкин:

аларга да адашкан наданнар иярә. Күрмисеңмени, алар ни эшләгәннәрен

белмичә, тилереп, болыннар буйлап йөри?! Өстәвенә тормышка ашмаслык буш

сүзләр тәкрарлыйлар, диелә Коръән Кәримнең 26нчы сүрәсендә. Кыскасы,

караңгы чырай белән максатсыз вакыт әрәм итеп, чабата туздырып йөриләр.

Сүгәргә лаеклы түрәләрне мактап, яхшыларны яманлап язалар. Фәраздәк

исемле бер шагыйрь шигырендә бик күп кызлар белән маташып, аларның

мөһерләрен ватулары хакында яза. Аны Сөләйман патша чакырып ала һәм:

«Бу синең бәетеңме?» — дип сорый. «Минеке», — ди шагыйрь. «Син шәригать

кануннарының чигеннән ашып киткәнсең бит!» — ди патша. «Мин үземнең

гөнаһсыз икәнлегемне ошбу аять белән исбатлый алам», — дип, югарыдагы

аятьне китерә шагыйрь. Һәм, әлбәттә, җәзадан котылып кала. Шагыйрь

хыялындагын язган була, баксаң, ул кызларга орынып та карамаган икән!..

— Алайса сиңа ошамады?

— «Шигырь дә сүзләрдән торган җөмләләрдән хасил. Яхшысы бар, бар

яманы... Бар шундый шигырьләр — хикмәтләргә тиң», диелә бер Коръән

тәфсирендә. Синең бу шигырең хикмәткә тиң дисәм? Хәер, чын Коръәннең

үзендә ничектер ул, мин аңлатмадан китердем мисалны...

— Син миннән көләсеңме? Акыллы булсаң, чишелеш юлын күрсәт син!

— Соң... күрсәт! Кем мишәйт итә?

— Менә мондагы мишәйт итә. — Гарик күкрәгенә сугып куйды. — Монда

дүрт гасырдан артык коллыктан тапталып изелгән, тапалган эчке цензура ята.

Шул ирек бирми татарга һаман! Вәт менә шуны җиңә алсаң иде ул!

— Җиңә алырсыңмы соң?

— Сезнең Баймурзин турында роман язам! Шигъри роман! Менә ул, ичмаса,

шәхес! Түлке безнең бу җир кешесе түгел ул!

— Хисле син барыбер, Гарик!..

— Хисле түгел мин! Мин хаклы! Менә шулардан үч алып үземне танытам

да — пусть начар яктан булсын! — аннан соң барлык усал шигырьләремне

интернетка куячакмын!

— Ә үзең сәясәткә кысылмыйм, дисең? Депутат булырга да теләмисең...

— Причем монда сәясәт. Менә син, Варис мулла, кем... Варис хәзрәт, әйт

әле миңа: күптән түгел сезнең авылдан, Илдар Гыймай дигән язучы Батырша

хакында язып чыкты. Әйт әле, авылдашың да булгач, беләсеңдер: Батырша дин

өчен көрәшкәнме, әллә җир өченме?

— Җир өчендер инде? — диде Варис, кыюсыз гына.

— Беләсең икән, пычагым! Дини изүләргә каршы көрәшкән ул һәм

башбаштаклыкка каршы, димәк, гади халыкка матур тормыш теләгән. Сез,

муллалар, Батыршаны маяк итеп алырга тиешсез үзегезгә! И, давай, җөмһүрияттә

Рәсәйдәге исламның үзәген оештырырсыз. Без болай йөрсәк, татарны да бетерәбез,

Рәсәйне таркатабыз. Рәсәйне саклап калырга кирәк булган кебек, татарны да

алып калырга кирәк безгә. Тарихка кара: Кузьма Минин — татар, Рәсәйне саклап

калу өчен көрәшә. Алтын Урда Рәсәйне шулай ук Европа тәре йөртүчеләреннән

саклап кала! Кирәк булса, моңа муеннан мисал китереп була!

— Ә син шуның өчен рәхмәтләр ишеткәнең бармы соң?

Варисның соравы бик урынлы иде, күрәсең, Гарик беркавым тын торды

һәм әйтеп куйды:

— Ишетермен дип уйламыйм да!

— Ә син Галинны үтерергә йөрүеңне дөрес нәрсә дип уйлыйсыңмы?

— Анысы мине яңа идеяләргә рухландыра торган факт булачак! Мин күктә

йөзеп йөргән шизо шагыйрь генә түгел! Коръәндә әйтелгән бер буш хыялый

гына түгел мин! Минем ул кабахәтләрне үз кулларым белән кырып бетерәсем

килә!

— Син — революционер! Безнең ислам динебез һәр түнтәрелешкә,

фетнәләргә каршы!

— Революционер ди пычагым! Әгәр властьларга тиз арада илдәге вазгыятьне

аңлата алмасак, чыннан да, тора-бара революциягә килеп төртелергә мөмкин

бу ил! Һәр революция куркыныч нәрсә, Дәүләт өчен, халык өчен куркыныч ул,

беренче чиратта! Ә мин... мин өстәгеләрнең капкасын гына шакымакчы булам!

Маемлап беттегез бит инде! Акылыгызга килегез тизрәк! Алайса, урмандагы

аю кузгалып, барысын да астын-өскә әйләндереп ташларга мөмкин, дип

сөрән салырга телим! Мин, туган, үземнең ислам динемне синнән кимрәк

хөрмәт итмим! Күбрәк булмаса әле. Чөнки ул миңа бабалардан килгән кан аша

бирелгән! Канны бозып булмый аны! Мин тәңрегә дә каршы түгел, сине шаярып

кына үчекләдем мин теге көнне. Ул да бабаларыбызның рухи яшәү рәвеше!

Шуның аркасында халыкта гореф-гадәтләребез ныгып калган, йолаларыбыз

сакланган. Шул йолаларны үти-үти, ислам динебезчә Ходайга дога кылып

яшәсәк, ни булган ди?!

Шулчак җир өстендә вертолёт гөрелтесе ишетелде. Гарик атылып палатадан

чыгып китте дә беркавымнан кире әйләнеп керде:

— Виталий, синең Капрал кайтты, ахрысы? — диде ул, инде йокымсырый

башлаган күршесенә эндәшеп. Виталий әүвәл башын күтәрде, аннары торып

утырды һәм чукынып алды да, сәке-ылыстан төшкәч, тагын бер мәртәбә

чукынды.

— Фамилияң ничек әле синең, Виталий?

— Беләсең ич инде, Медведев!

— Димәк, син урыс түгел. Син — еврей! Чөнки фамилияләре кош-корт,

җәнлек-хайван исеменнән ясалган кешеләр һәрвакыт еврей милләтеннән.

Иванов, Петров, Сидоров, Михайлов түгел бит?

Шул нисбәттән ул бер мәзәк тә сөйләп алды:

— Урыс белән еврей поездда баралар икән. Урыс чемоданыннан кыздырган

тавык ала, еврей кылчыклы бер балык чыгара. Берзаман ул:

— Балык акылны арттыра! Шуңа күрә яратам да инде мин аны! — дип

куя.

Урыс, моны ишеткәч, тавыкны балыкка алыштырырга тәкъдим итә. Еврей

килешә, тавыкны үзенә ала, балыкны урыска бирә. Ашаганнан соң, кылчыклы

балык ашап тамагы туймаган урыс, тешен казый-казый, үзалдына сөйләнеп

утыра икән:

— Нишләп бу балык дигәне яхшырак булгач, бәясе тавыкныкыннан кимрәк

икән соң? — ди ул. Еврей моны эләктереп ала:

— Менә, менә, күрдеңме! Балык ашауга шундук акыл керде сиңа! — ди.

Мәзәктән берәү дә егылып көлмәде, бары көлемсерәп кенә куйдылар.

Виталий, гадәтенчә:

— Да какая разница! Халыклар бергә катнашып, укмашып беткән инде хәзер!

Әйтәләр бит: поскреби любого русского, найдёшь татарина!

— Менә монысы начар! — дип куйды Гарик. — Кушылып бетүләре дим.

Һәр агач үзенең тамырлары белән көчле. Мәгәр аңа янәшәсендә корыган агач

сөялеп тора икән, моннан аңа бернинди файда юк! Үз тамырларыңның нык

булуы кирәк! Ә синең баягы фикерең әйбәт! Шәп идея! — дип дәвам итте ул.

Тик Варис сүзгә катнашмады, әлбәттә, бу нисбәттән аның да фикере бар иде,

тик дәшмәвең алтын дигән әйтемне исенә төшерде бугай. Ә Гарик исә теленә

килгәнне әйтмичә кала алмады:

— Ә мин сиңа шәп сәбәп уйлап табам! Дөресрәге, факт тәкъдим итәм мин

сиңа, уйлап та торасы юк! Мәсәлән, ни өчен Ябалак авылындагы чиркәү өстенә

менгәннәр дисең дә?!

— Ул аның гөмбәзен буярга менгән бит!

— Менгән, пычагым, буярга дип! Галин җирен тартып алган да шуңа протест

йөзеннән, җиргә сикереп, үзен һәлак итмәкче булган ул!

— Ә нигә именно чиркәү өстенә менәргә кирәк иде? Шуннан ерак түгел

генә мәчет тә бар бит! Аның манарасына менү җиңелрәк тә әле?

— Алай димә син. Галләм абзаң бик уйлап эшләгән: чиркәү өстеннән

сикереп җан тәслим кылса, тавышы бөтен илгә ишетеләчәк иде. Ә болай, мәчет

манарасыннан төшсә: «Ә, бер наркоман сикергәндер шунда!» — дип кул гына

селтәгән булырлар иде. Аңладыңмы?! Вопрос политический монда!

Сүзгә Варис та кушылмыйча түзә алмады:

— Язучы икәнлегең әллә кайдан күренеп тора: момент әкият уйлап

чыгарасың! Ул чакта, беләсең килсә, мәчет манарасы буяуга буялган булган!

Анда менсәм, артым буяуга ябышыр дип курыккан ул!

— Һе. Монысы да логично! — дип куйды Виталий.

Шулчак Гарик учы белән маңгаена шапылдатты:

— Егетләр! Таптым бит! Әйдәгез, кемнеңдер канын койганчы, иң яхшысы

Кирилл атакайның чиркәвен барып шартлатабыз! Вәт тавыш кубачак аннан

соң,ә?!

Виталий бу сүзгә шундук каршы төште:

— Гастарбайтерларга сылтап калдырачаклар и все... Яки намаз укыган татар

егетләренә!..

— Нишләп?

— Татар беркайчан чиркәүгә каршы көрәшмәгән. Тарихтан белмисеңмени:

Алтын Урда заманында бер хан хәтта шундый закон чыгара: попка яки чиркәүгә

кем дә кем тия икән, ул кешегә иң каты җәза бирергә тиеш булалар! Чиркәүдән

хәтта налог та алмаганнар! Шулай булгач, татарның чиркәүгә, бигрәк тә урыска

каршы булуына кем ышаныр дип уйлыйсың?!

— Ә алайса мәчетне җимереп, аның нигезенә чиркәү салу фактлары? Көчләп

чукындырулар? Әби патшага рәхмәт: ул тыйган әлеге вакханалияне! Виталий

җавап кайтармады, «әйе шул» дигәндәй, башын гына какты.

Варис ятагын җайлабрак куйды да тагын сузылып ятты.

— Карап торам-торам мин сиңа, Гариф, бик гыйлемле, акыллы кеше

син! Нигә кирәк иде соң сиңа бу Радий оешмасы? Тот та бастырып чыгар

шигырьләреңне! Халыкны уят! Акыллы кешене, бигрәк тә талантларны бездә

яраталар бит!

— Яраталар, пычагым! — дип куйды аңа каршы Гарик. — Төрки-татарның

җитәкчеләре гомер-гомергә акыллыбашны яратмаган. Бу болгар бабалар заманыннан

ук килә. Хәтерлисеңме син, Фазланның юлъязмасын, укыган булсаң инде? Акыллы

кеше пәйда була икән, мондый зирәк баш Ходайга кирәк дип, тотканнар да аягыннан

каенга асып куйганнар андыйларны! Әле дә шул бара бездә!..

— Ә Камай, безнең авылның Камайны алып кара син! Конкурска дигән

хезмәтен Америкага ук җибәргәннәр! Хәзер Американың бер университеты үзен

эшкә чакыра, ди. Монысының барасы килми икән, ди, имеш.

— Беренчедән, Камайның шәп поддержкасы бар, ул — Баймурзин! Милләт

пәйгамбәре ул сезнең Баймурзин! Дөресрәге, авыл пәйгамбәре! Космостан

килеп сихерләп киткәннәрдер аны. Икенчедән, Америка Камайны юкка гына

үзенә чакыра дип уйлыйсыңмы? Шиш ди менә! Россиягә каршы эшләтмәкче

була ул аны! Камай шуны аңлый һәм барырга да уйламый!

— Наивный син, Гарик.

— Үзем дә беләм, — дип куйды Гарик. — Карале, Варис, синең сүзләрдә

хаклык бар бит! Әгәр син миңа теге аванс акчасын бирсәң, китәр идем мин!

Шул акчага усал шигырьләрдән торган бер китап бастырып чыгарыр идем. Үз

хисабыма. Русча, инглизчәгә тәрҗемә иттереп. Аннары интернетка куям!..

Варис яткан урыныннан торып утырды да, күзләрен акайтып, Гарикка

карады:

— Да ты что! Поезд ушёл уже! Всё, хәзер син безнең белән! Нәрсә, хәзер

качып китеп, безне сатмакчы буласыңмы?! Чиста каласың киләме?! Мин сине

лучше монда ук атып үтерәм! Мин дә монда синең кебек үк акча эшләр өчен

килдем, беләсең килсә!

Ул ятак кырыендагы карабинга үрелде. Гарикның моңа әлләни исе китмәде,

көлемсерәп кенә куйды һәм:

— Атмыйсың син мине, Варис!

— Ике дә уйламыйм!

— Ата алмыйсың! Чөнки минем шигырьләр сиңа бик ошадылар! Кулың

күтәрелмәячәк!

— Дөресен әйтимме, Гарик?

— Соң?

— Мин ишеткән шигырьләрең бомба түгел. Андый гына фикерләрне

туксанынчы елдан бирле әйтеп торалар инде. Мәскәү дәрәҗәсендә дим.

Президентларны да селкеп салалар! Хәзер бу яңалык түгел инде!

— Шулай дисеңме?

— Дим шул...

— Ә син хаклы бит, чёрт побери. Тик бер нәрсәдә генә хаклы түгел!

Әйтимме?

— Йә?

— Безнең барыбызда да региональ уровеньда эчке цензура утыра. Әгәр мин

бүтән җәмгыятьтә яшәгән булсаммы? Синең сүзләреңнең хаклыгын раслап, үзем

дә бер мисал китерәм. Берзаман ике айлык әдәби курсларда Мәскәүдә укып

кайттым мин. Дөнья кайный инде менә! Нәрсә генә сөйләшмиләр, нинди генә

грандиозный планнар төземиләр. Шуннан соң монда кайтып төштем. Нәрсә

күрәм дисеңме? Пшыйк!.. И всё. Провинциаль уровень бөтенләй! Ниндидер зур

түрәнең ике кияве Франциягә машина чабышына барган да призлы урыннар

алган, имеш. Менә матбугатта да, болай сөйләшкәндә дә шуны обсуждать

итәләр! Милли мәсьәләгә килгәндә (латинга күчәргә хыялланып йөргән

вакытлар иде ул), безнең хөрмәтле профессорларыбыз, бу хәрефне алыйкмы

икән, тегесен кертикме дип (кем тарафыннандыр махсус оештырылган буш

бәхәсләр икәнлеге ап-ачык иде!) пыр тузып бәхәсләшеп яталар. И шуның белән

вакытны да суздылар! Карап торды-торды да әлеге теманы бөтенләй ябып куйды

Мәскәү! Соң... шунда, форсаттан файдаланып күчеп куйган булсак! Өлгерә идек

бит! Соңыннан хәрефләреңне алыштыр идең шунда! Берне түгел, хет унны!

Менә безнең вазгыять, дустым! Ә мин сиңа шигырьләр турында болай гына

әйттем. Тавыш чыгарам да, исемемне танытам да, ул шигырьләрне бастырам,

имеш. Иң беренче минем башка Галинны юкка чыгару уе килде. Сиңа әйткән

бу планнар соңрак туды алар! Менә шул, Варис туган! Ә син мине барыбер

ата алмыйсың!

— Нигә?

— Чөнки мин беркая да качып китмим моннан. Соңыннан бергәләп таярбыз.

Тотып алып ябып куймасалар инде... Ә шигырьләргә килгәндә... Ул беркавым

сүзсез торды һәм ышанычлы тавыш белән укый башлады:

Телемне кистең, үткен иске кайчың.

Каннары чыкты саркып тамчы-тамчы...

Исеңә төшәр әле татар тагын —

Аурупа сиңа янә үрә камчы!

***

Туксанынчы еллар... Азатлыкмы килде? —

Гасырның бу гадәти тулгагы иде.

Яшелләнеп шулай без дә яшәп алдык —

Татарның бу үз туксаны иде...

***

Ханлыгың гына кирәк дип басып ала.

Динең дия аннан — нәфсе тагын арта.

Моң агасы урынга хәзер кан тама,

Кисеп алам дип туган телне каната!..

***

Тынлыкмы бу? Әллә шундый озак коллык?!

Биш гасырлык инде, инде биш йөз еллык.

Җиткәндер бит нигезне торгызыр вакыт!

Нинди хак сүз: бергә булыйк, аерым торыйк!..

— Кем шигырьләре соң бу?

— Робагыйлар, — дип куйды Гарик. — Кемнеке булсын, үземнекеләр...

— Һе, теге авансны бирмичә булмас сиңа, алайса.

Каравыл торудан туеп, землянкага Сафрон керде, ул беркавым егетләрнең

сүзләренә колак салып торды-торды да:

— Надоели бу политический бәхәсләрегез! Күпме чәйнәсәң дә, һаман шул

бер балык башы инде ул! Олигархлар, хәерчеләр. Милләт, имеш. К чёрту всё!

Без монда политический кружок оештырырга җыенган революционерлар түгел

бит ахыр чиктә?! Әйдә, лучше берәр куян тотыйм да шуның шулпасыннан авыз

итик әле! Виталий, безнең теге табылдык кәчтерүл исәндер бит? — дип сорады

ул ишектән күренгән Виталийдан.

— Сафрон әйтә, теге вертолёт чак кына агач башына эләкмәде, ди. Шул

кадәр түбәннән оча, ди, — дип, яңалык хәбәр итте ул.

— Да, малай, точно! Үз күзләрем белән күрдем! — дип җөпләде аны Сафрон.

— Кемнеке булды икән? Галинмы, Капралмы?

— Чёрт белсен! — диде Виталий, иңбашларын сикертеп. — Гарик, мин дә

агач башына менеп үземнең нәфрәт энергияләрен бер бик озын наратның очына

ук элеп куйдым әле. Шунда, бәлкем, һава чоңгылы хасил булмасмы!

— Тавыш килә! — диде шулчак Варис, колагын торба — «колак аппараты»

янына якынайтып. Өчесе дә бер-бер артлы өскә чыктылар.

Савва Бурзайдан яңа хәбәр алып килделәр. Бүген иртән трассада гадәттән

тыш вакыйга булган: юлда бер кешене атып үтергәннәр! Шуннан соң бер сәгать

тә вакыт узмаган, шул төштән ерак түгел генә зур авария булган. Кешеләр

үлгән! Шуңа күрә качакларның операциясе тагын кичектерелде. Теге хәбәр

китерүче ашамлыклар да алып килгән. Димәк, егетләрнең «урман тормышы»

дәвам итәчәк икән.

Ә олы юлда, чынлап та, икесенең дә ахырлары үлем белән төгәлләнгән

гадәттән тыш фаҗигаләр булды.

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 8, 2014

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев