Гарасат (дәвамы)

Романның башын монда укыгыз.

Хәйбүш малае, Галләмгә бармак янады да, матаена атланып, Байтамакка

чапты. Борис Илсин эшенең вакыты чыгып килә, Колоколов аны бүген шул

хакта җавап тотарга чакыртты.

Пай җирләре аркасында килеп чыккан тавыш-гауга моның баласы гына

булган икән, әлеге ызгышның «анасы» алдарак көтеп торган Галинны!

Шәһәрдән кайтуга, Кызыл канат әлеге вакыйга турында Мәннәвигә түкми-

чәчми сөйләгән иде. Тегесе кулын гына селтәде дә:

— Бетмәс монда бетле хәерче! — дип кенә куйган иде. Кызыл Канат дөнья

күргән кеше буларак:

— Мәннәви Мансарович! Бәлки, бераз акча биреп, авызын томаларгадыр

ул Галләмнең, ә? — диде. Бу тәкъдимгә каршы да Мәннәви тузынды:

— Адым саен!.. Нинди бетмәгән акча бирү ди бу! Син нәрсә, шулай

итеп дөньядагы бар хәерчене дә туйдырып бетерермен дип уйлыйсыңмы?!

Эшләсеннәр әнә!

— Ул эшләргә риза, Мәннәви Мансарович! Тик җире юк, без алдык аның

пай җирен!

— Бушка түгелдер ич? Үз вакытында түләгәнбездер бит?

— Түләдек түләвен дә...

— Биргән саен күбрәк сорый алар, берсенә бирсәң, капка астыңнан икенчесе

кереп җитәчәк! Белгән инде аларны! — дип әлеге мәсьәләгә нокта куйды

Мәннәви Мансарович.

Кичкә Баш түрә киңәшмә җыйган дип ишетте Галин. Әлбәттә, андый

киңәшмәләрдә катнашырга Галин кебек азган байларның башлары «яшьрәк»

иде. Үзләре катнашмаса да, андагы һәр әйтелгән сүз-җөмлә мизгел эчендә

килеп ирешә, әгәр мәсьәлә алар «токымы» хакында була икән, араларыннан

берәр «соры кардинал» (кыскартып үз артында «соры корт» дип атаучылар

да бар) вертолёт биеклегендә очучы «лачын-козгыннарны» аерым җыярга

гадәтләнде. Андый җыенның чираттагысы Галин фазендасында булырга тиеш

икән. Мәннәвигә шундый карар килеп иреште. Бу инде бик афәтле, куркыныч

сигнал иде: нәкъ менә Галин ихатасында җыелалар, димәк, сүз турыдан-туры

Мәннәвигә кагылачак, Баш түрәдәге зур киңәшмәдән соң мондый ашыгыч

җыен шулай ук тикмәгә генә булмас! Аннан соң Илбашы артык сүз чәйнәп

торучылардан түгел! Әйтте икән — үтәми кара! Чөнки ул беркайчан да юк-бар

сүз сөйләми, һәр тырышканы Җөмһүрият һәм халык өчен!.. Талканы коры

аның!.. «Халык өчен» дип ассызыклау да модага иярүдән генә түгел. Үзе көне-

төне ат кебек эшли торган Илбашы шуның өстенә бик гадел дә, аңа мөрәҗәгать

иткән кешенең әле беркайчан да, төшенкелеккә бирелеп, кул селтәгәне юк. Иң

әһәмиятлесе, Илбашы өчен зур һәм вак мәсьәлә дигән әйбер юк. Гади халык

мәнфәгатенә кагылышлы булган һәр нәрсә аның өчен мөһим! Шулай булмаса,

Җөмһүриятнең даны шулай тиз арада бөтендөньяга тарала алыр идеме икән!..

Кыскасы, Җөмһүрияткә мондый Илбашын Ходай үзе бирде!..

«Соры корт» җыйган киңәшмәләрдә, гадәттә, төрле дәрәҗәдәге эреле-ваклы

түрәләр белән бергә зур эшмәкәрләр дә катнаша һәм әлеге җыендагыларның

саны һәрвакыт төрлечә иде: йә иллеләп кеше була ул, кайчакларда егерме-

утыздан да артмый. Шунысы шомлы: бу юлы җыенда ничә кеше катнашасы

алдан әйтелмәгән иде.

Галин тиз арада зур кунакларны каршы алу, кунак итү хәстәренә кереште.

Дөрес, алар монда бәйрәмгә җыелмыйлар, сүзләре кыска, ләкин нәтиҗәле булачак!

Монда кылынган карарны үтәмәгән өчен байлыгың белән генә түгел, башың

белән дә җавап бирәсе!.. Галинны барыннан да бигрәк шунысы шүрләтте!.. Ул

шундук үзенә Изольда ягыннан туган тиешле булган Гафунга шалтыратты: янәсе,

«темадан» син хәбәрдәр түгелме? «Җизни! — диде тегесе ачулы тавыш белән.

— Син нинди бардак оештырып ятасың анда?! Җавап тотарга әзерлән!» Гафун

белән сөйләшкәннән соң, отыры ачуы килгән Галин кыйммәтле телефонын таш

диварга бәрде һәм ачы итеп сүгенеп куйды да Кызыл канатны чакыртты. Гафун

Галинга каената тиешле кешенең бертуган энесенең малае иде.

Каенатасы Рафинад Хәләфовичның озак еллар җәелеп утырган кәнәфиенең

аяклары үзләреннән үзләре озынаеп китеп, түлле түрәбез туксанынчы елларда

Мәскәү тарафларына ук китеп барган иде. Мәскәү кулы җөмһүриятләр белән

һәрвакыт шәп идарә итте, шул сәбәпле Рафинад Хәләфовичның шәҗәрә

агачындагы «карга оялары» да туздырылмыйча әйбәт яшәделәр, кеше арасына

чыктылар, шул кешеләрнең башларына баса-баса, һаман югарыга, кояшка таба

үрмәләделәр. Капка төбенә яңа гасыр килеп туктагач, нилектәндер Рафинад

Хәләфовичның дилбегәсе берара (ун еллап булыр) йомшарып алды. Ләкин ул

арада Галин кияү кебекләр инде үзләре «кеше» булып җитеште. Гафун шикелле

яшьрәкләрнең үсү юлы «бозлавыкка» туры килеп, алар әле күптән түгел генә,

Рафинад Хәләфович, яңадан монда кайтып, иске нигезендәге оясын яңарткач

кына, ошбу юлларга «ком сибелде», малайлар тернәкләнә башлады.

«Кара! Ничек сөйләшкән була! Маңка! Күрсәтермен әле мин сиңа бардакны!»

— дип эченнән генә сүгенеп алуы Галинның бары үз-үзен юату гына иде. Чөнки

Гафун кебекләр «пароход»ның артына инде төялеп өлгергән һәм матур гына

тирбәлә-тирбәлә йөзүләрен дәвам иттерәләр. Һәм каената тиешле кеше дә хәзер

элек зур өметләр баглаган кияү балакаена түгел, шуның ише якын туганнарына

таяна, әлегә кулыннан килгәндә, үзе дә аларга ярдәм итәргә тырыша. Чөнки бу

малайлар Мәннәви кебек сәнәктән көрәк булмаган, болар үскәндә үк туганнарының

һәм аталарының кыланмышларын күреп, бабаларының нәсел шәҗәрәсен өйрәнеп

үсте һәм алар язмыш һәм Ходай кушуы буенча да бары «очарга тиешле» аксөяк

кошлар иде. Ни әйтсәң дә, көтүче малайлары түгел иде болар...

Галин соңгы чиктә каенатасына шалтыратты. «Мин дә киләм. Син

кунакларны әүвәл теге серле күлең янына алып барырсың. Борчылма, калганын

үзем җайларга тырышырмын. Чиркәү башына менгән авыл кешесе дә яныңда

булсын. Акча бир, күңелен күр», — диде. Каенатасының әлеге сүзләре Галинны

җиде кат күккә күтәреп куйды. Димәк, бу юлы «чиркәү вакыйгасы» Рафинад

Хәләфович ярдәме белән йомып калып булырына ышаныч бар!.. Тик озак та

үтмәде, «разведка» Галинга яңа хәбәр ирештерде: аның ике йөз мең гектар

җирен бер Мәскәү оешмасы үз кулына алырга җыена икән! Рәсәйнең Ерак

Көнчыгыштагы иң ахыргы ноктасыннан алып Көнбатышка чаклы булган җир

кишәрлекләренә Федераль үзәк һәрдаим үз казыгын кага бара, моңа кадәр аның

бу җирләргә кызыкмавы, бер караганда, гаҗәп иде, әлбәттә. Галин, тора-бара,

тагын да тулырак мәгълүмат алды: аның ул җирләрендә «Чиста басу» («Чистое

поле») оешмасы эшләячәк икән. Әлбәттә, бу заман таләбе диярләр: фән-техника

прогрессы әледән-әле яңа алым-ысуллар уйлап чыгара тора — басудагы сыер

тизәкләреннән ягулык эшләүнең инновация ысулына киләсе елда Федераль

үзәктән яңа махсус программа нигезендә берничә миллиард сум акча караласы

ди. Узган ел гына эшли башлаган «Авылның каймаклы сөте» («Деревенское

отборное молоко») программасы нигезендә бөтен Рәсәй җирләрендә көтүлекләр

арттырылды. Бу БСО (ВТО)га каршы тору өчен дә кирәк, янәсе... Көтүләр арту

сәбәпле, басулар пычрана (тизәккә бата!) башлады. Алай гына да түгел, әлеге

тизәкне эшкәртеп, Аурупа өчен менә дигән ягулык әзерләп була икән! Әлеге

мәсьәләне яңа программа тулысынча хәл итәргә тиеш. Өстәвенә аның өчен

Рәсәй бюджетыннан күп акча бүленәчәк... Шул сәбәпле Иделле федераль округы

белән Растав крае «Чиста басу» махсус берләшмәсе составына кертелде. Әлеге

берләшмәнең җитәкчесе итеп Петербург эшмәкәре билгеләнде. «Сулкуллы» дип

аталган компьютер программалары оешмасында бер сыердан елына күпме тизәк

җыеп алу мөмкинлеген ачыклау өчен, яңа программа эшләнә башланды һәм

аңа да «Чүбәй-Чүбек» нәни технологияләр фирмасынннан берничә миллиард

күчереләчәк икәнлеге мәгълүм булды... «Чиста басу»ның яңа җитәкчесе Пётр

Иофанович Сидуров төркеме әлеге игелекле эшкә алдан ук әзерләнде, чөнки

бүгенге заманда надан халыкка яңалык-инновацияләрнең асылын төшендерү

шактый озак һәм мәшәкатьле эш булса, югарыдагы җитәкчеләргә шуны исбатлап

бирү тагын да катлаулырак иде. Растав крае аңлашыла: әлеге җирләрнең һәр

аршынында ныклы күзәтү һәм тәртип булырга, һәр басу, һәрбер үгез һәм сыер

төгәл исәптә булырга тиеш, чөнки алда олимпиада уеннары тора. Италия һаман

олимпиада ярышларына, аерым бер спорт төре буларак, үзенең «матадорларын»

кертергә маташа бит! Үгезләргә дә кытлык булмаячак! Ә менә төшемле җирләрне

биләп утырган Иделле белән нишләргә? Моның да җае бик тиз табылды: анда

махсус оештырылган дини секта үзенең эшен яхшы башкарырга тиеш. Исеме

дә җисеменә бик туры килеп тора: «Әр-Рахим Иуда»!!! Һәрбер әгъза өчен махсус

кенәгә ясатылды: КГБ, ягъни «Коммунары Гражданской Безопасности». Радий

үзенә йөкләнгән эшнең беренче этабын уңышлы башкарып чыкты, хәзер

аның кирәге юк. Ул төрле тарафларга җибәргән сектачыларга SMSкалар гына

җибәрәсе калды. Аннан соң, һәрхәлдә, монда ил җитәкчелегенең турыдан-туры

бернинди катнашы булмаса да, янәсе, җөмһүрияттә тынычлык юк, дилбегәне

кысарга кирәк дигән сәясәт үзеннән-үзе баш калкытачак!.. Англиядә белем

алган Сидуров әфәнденең башы яхшы эшли. Өстәвенә Америка илчесе белән

дуслыгы да бар аның!.. Колледжда бер парта артында утырып укыдылар. Шул

сәбәп белән бюджеттан миллиардлар «суыруның» менә дигән ысулы иде бу!..

Бер очтан регионнар да «тизәккә» батачак...

Хәйбүш малае Мирза — полиция офицеры, әлбәттә, әлегә бу хакта белми

иде. Ул Сания янына ашыкты, чөнки телефонына хатыннан SOS килде.

Ул телефонда чагылган хәбәрне тагын бер мәртәбә тикшереп карады: юк,

ялгышмаган, экранда ике SMS күренә, берсе — Галинның бурзае Саввадан,

икенчесе — ашыгыч ярдәмгә чакырган хәбәр, тәгаен Сания номерыннан.

Ул килгәндә, Сания бакча күршесе Сәлим белән пыр тузып ызгыша иде.

Хатынның кулында сәнәк, тегесе дә таяк ише нәрсә тоткан. Сәлим авыз эченнән

нәрсәдер быгырдана, сүзләре аңлашылмый, Саниянең исә һәр әйткәне колакны

ярып керә:

— Син, яз җиткән саен, минем бер буразнамны үз ягыңда калдырасың! Атаң да

шундый иде, бабаң да шулай булган! Бетле хәерчеләр сез! Элек алабута ашы ашап

кына исән калгансыз! Эшегез һаман кешенекен урлауда! Нәрсәгә минем җиремә

кул сузасың! Минем бабамнан калган җир ул! Хәзер менә милиция чакырттым!

Унбиш суткыга яптырам мин сине бу караклыгың өчен! Запой вакытыңда күзеңне

акайтып кереп җитәсең бит! Хәзер җир кирәк булдымыни?

Элек булса, Санияне алай тиз генә һич тынычландырып булмас иде, бу

юлы Мирза эндәшүгә, ул, кулындагы сәнәген ике межа арасына ташлап, лапас

капкасы янына килде һәм мөлдерәмә яшьле күзләре белән Мирзага карады,

таяныч эзләп, аның күкрәгенә башын куйды. Ир-атның һәркайсы да хатын-

кызга терәк булырга әзер, Ходай Тәгалә ошбу затны шул рәвешле махсус яраткан.

Мирзага бик ошый иде хатын-кызның аннан ярдәм өмет итүе... Полиция

сыйфатында гына түгел, нәкъ менә ир заты буларак... Әлбәттә, хатын-кызга

әүвәл җир түгел, ир кирәк, җир аннан соң гына... Ир булса, бар да була: ир янына

өстәп җирне дә, өйне дә бирә Ходай Тәгалә... Беренче хатыны, алар авылында

әйтмешли, «ир давай» иде, ягъни, ирдәүкә холыклырак булды. Һәр нәрсәдә

үзе башлап йөрергә яратты, Мирза эшләгән эшне сүтеп җыюдан тәм тапты,

кыскасы, кайчагында чүкеч тотарга өйрәтергә дә тайчанмады хатын. Андый

хатын белән озак тора алмады ир: алар балалары булганчы ук аерылыштылар.

Ә менә Саниянең аннан ярдәм көтеп сыенуы, күкрәгенә башын салуы Мирзага

рәхәтлек бирә, ул шушы минутта гәүдәсенә аның өчен таулар күчерерлек гайрәт

иңгәнен тоя. Тик бу юлы гайрәте башка нәрсәгә сарыф ителде, хатын бары

шуннан соң гына тынычланып, күршесен сүгүдән туктады.

— Яз көне җиреңне үзем бүләрмен. Межага тимер казык кагам, — дип

юатуын дәвам итте Мирза.

— Берәр буразнага кермәсә, күңеле булмый инде аның. Нәселләре белән

шундыйлар. Элек хәерче булган алар, безнекеләр исә атлар, тарантаслар тоткан.

Гомер буе көнләшеп караганнар, адым саен нинди дә булса этлек эшләргә

тырышканнар. Бабам да шулай дип сөйли иде, — диде инде тынычланган

Сания. Мирза да сүзне инде шаяртуга борырга теләде:

— Кулыңа сәнәк тотып чыккансың. Ачудан ялгыш чәнчә күрмә тагын!

Сания матур итеп елмайды һәм:

— Ә-әә, сәнәк ул болай гына ла. Андый вакытта кулга нәрсә туры килә,

шуны эләктерәсең инде, — дип куйды.

Мирза торып киенде дә, караватта әле һаман изрәп яткан сылу хатын ягына

күз ташлап:

— Сания, бәрәңге бакчасына чалгы да күтәреп чыккалыйсыңмы? — дип

сорады.

— Әйтәм бит, кулга нәрсә эләгә инде. Чалгы белән бакча башындагы

кычытканнарны чаба торган ием. Аннан соң көз көне бәрәңге сабакларын...

Ник сорыйсың?..

Мирза җавап бирмәде, ашыга-ашыга киенде дә саубуллашып чыгып китте.

Аның башында төрле уйлар кайный. Ләкин капка төбенә чыгып, башына

шлемын киюгә, әлеге уйларны телефон шалтыравы бүлде, телефонда Галинның

бурзае Савва гөрелдәде:

— Кайда йөрисең син? Срочно килеп җит, давай! Сине Мәннәви Мансарович

көтә! — диде ул боерулы тавыш белән. «Һе, Мәннәви Мансарович!.. Гектарлаган

җирләрне сатып ята анда Мәннәви абзаң!.. Ә монда бер буразна өчен пычакка

пычак киләләр», — дип уйлап куйды полиция офицеры. Ләкин фәлсәфәгә

бирелү полиция эше түгел, ул тәртип сакларга, ягъни закон бозучыларга каршы

көрәшергә тиеш! Ошбу кагыйдәне эшкә кергән көннән яхшы үзләштергән

Мирза шул фикерендә тукталып калды. Аның каравы матае Ябалакка таба

очты. Ярты юлда, урман авызында, аны бүлек башлыгы Колоколов машинасы

туктатты. Ни гаҗәп, Колоколов машинада ялгыз башы һәм рульдә дә үзе утыра.

Бу юлы тән сакчылары урынына йөргән сержантларын нигәдер ияртмәгән?!

Югыйсә «иудалар» вакыйгасыннан соң бу якларда, бигрәк тә урман юлында

ялгыз йөрү куркыныч, һәр агач артында «ваххабитлар» сагалап торуы мөмкин.

Мирза шулчак тиз генә янә үз фәлсәфәсенә бирелеп алды: «Ябалак урманы бик

зур бит ул, чакрымнарга сузылган. Анда йөзләгән-меңләгән агач үсә... нүжәли

һәр агач артында качып торырлык «ваххабит» бар икән бу якларда?!» Әлеге

уйларын Үзәк аппараттагы берәр түрә белсә, әйтер иде: «Син нәрсә, Хәйбүш

малае! Без һәр шикле кешене шул исемлеккә кертергә тиеш! Инструкция

шундый!» — дияр иде. Тик ул «инструкциянең» кайдан «төшкәнлеге» генә

караңгы иде аларга: агач башыннан гынамы, әллә Мәскәү ягыннан искән

җилләр куып китергән болытлардан ук явамы? Хәер, полиция уйлап баш

катырырыга тиеш түгел, Мәскәүнең «баш мие» бик сырлы аның: ул һәркем

өчен үзе уйлый. Син үтә генә. Күкрәгеңә орден тагасың килсә, гаиләңне премия

акчасы белән сөендерергә теләсәң инде әгәр...

Колоколовның «кыңгыравы» бу юлы бик тавышлы чылтырады:

— Кайда йөрисең син, лейтенант? Сине абзаң үзе эзли! — диде ул, Хәйбүш

малаеның мотоциклына гына түгел, башыннан салып кулына тоткан шлемына

чаклы җирәнеп карап.

— Соң!.. Үзегез Илсинны үтергән җинаятьчене табарга куштыгыз бит! — диде

тегесе, түрәсе янында акланып.

— Чукыныплар китсен лә Илсиннарың! Борислары, Варислары белән бергә!

Син аның, Илсин малаеның дим, ваххабитлар шайкасы башлыгы икәнлеген

беләсеңме?

— Шайка?! Нишләп шайка булсын? Бер башы бит ул! Анысы да бары

саташып кына йөри! Әйбәт малай диләр аны...

— Бүлдермә! Һәр сектант үзе бер шайкага тора ул! Менә шуны юк итәргә

кирәк! Аңладыңмы? Әлбәттә, әүвәл тотарга кирәк! Урманга качканнар, ди.

— Качканмы, качканнармы? Иптәш, полковник!

— Какая разница! Менә шул, табасың да юк итәсең! Һәммәсен дә! Аларны

тапкан урын кып-кызыл канга баткан булырга тиеш!

— Бер кешене тоткан урынмы?

— Галин син әйткән урынга бер көтү сыер кудырып китертәчәк! Шуларны кыр!

— Пистолеттанмы?

Полковник машинасының арткы утыргычыннан автомат алды:

— Мә! Бу заданиене башкарып чыга алсаң, син сразу капитан! Һәм бер уч...

юк, ике уч премия! Тик бу хакта беркемгә сөйлисе түгел!

Түрәсе бик гаярь һәм таләпчән булса да, Хәйбүш малае да төшеп

калганнардан түгел: ничек итеп бер көтү гөнаһсыз сыерларны кырып салырга

кирәк, ә? Хәтерли: узган ел ашлама ашап бердәнбер сыерлары күбенеп үлгәч,

әнисе өзгәләнә-өзгәләнә елаган иде. Шуннан соң ул аякка баса алмады, бик

каты чирләп китте дә, хәзер урын өстендә. Шуның өчен дә тиз генә тотып

Саниясен килен итеп алып кайту уе белән яши иде Мирза. Әнисе бер сыер

өчен хастага калды! Ә монда бер көтү, ди!

— Иптәш полковник! — дип сүз кушты шулчак беркатлы Мирза. — Ә ул

сыерлар урынына дим... Алтын Бәртәстәге попның дуңгызларын гына кых

итсәң, булмыймы соң? Дуңгыз дуңгыз инде ул, барыбер сыер түгел. Ә Галинның

сыер көтүенә урын табар идем мин!

— Син нәрсә, Рәхимҗанов?! Беләсеңме син дуңгыздан нинди шәп шашлык

булганлыгын! Бигрәк тә молочныен кыздырсаң! Аларны әрәм итәсе түгел!

— Ә ул түшкәләрне шашлыкка Сезгә озатсам!

Колоколов, үзеңә кара дигәндәй, кулын селтәде һәм Мирзага кесә телефоны

сузды:

— Кара аны! Менә шушы телефоннан, бары шушыннан гына минем белән

сәгать саен хәбәрдә торасы! Аннары Мирзаның матаена төртеп күрсәтте. — Ә

бу таратайкаңны машинага алыштырып кил!

— Ярый, анысын үзем карармын... — дип калды эченнән генә Мирза аның

артыннан. — Кирилл атакайның дуңгызлары — шәхси милек! Ә милиция-полиция

шәхси милеккә кул сузучыларга каршы көрәшергә тиеш дип өйрәттеләр безне!

Мин сиңа лучше кабан дуңгызлары түшкәләрен җибәрермен! Галин бу яклардагы

урманда махсус үрчетә аларны! Машина-машина сатып алды! Олигарх дуслары

белән бергә ауга йөрү өчен... Алар күп монда! Мин урыннарын да беләм! Менә

сиңа шуннан соң сектантлар каны да булыр! «Кыңгыраулы» полковник Колоколов

иптәш-товарищ!» — дип пышылдады полиция өлкән лейтенанты Рәхимҗанов...

Дөресен генә әйткәндә, Колоколов Рәхимҗановка йөкләгән эш Галин планы

иде. Бу якларда болай да бик тынычсыз, урманнар төрле сектантлар белән

мыжгып тора. Ул «Чиста басу»ны оештырырга теләгән Мәскәү абзыйлары ни

рәвешле аяк басарга җөрьәт итәрләр икән монда? Ничек курыкмыйлар диген!

Әйе, әйе, әлеге хәлләрдән соң алар тәгаен куркырга, бик каты шүрләргә тиешләр

иде... Ни әйтсәң дә, бу — бай абзыйларның сыналган алымнары, сәясәткә

ачыктан-ачык аларны ничек кенә якын җибәрмәскә тырышсалар да, бу илдә

бары сәясәт «дулкыннары» өстендә генә гамакта тирбәлгән кебек тирбәлеп,

яшәп була торгандыр, ахрысы?..

Химия заманы һәр корткычка каршы үз агуын уйлап чыгара: Җөмһүриятләрнең

болай да биштән дүрт өлеш байлыгын үзенә суырып торган һәм шуның белән

үзәккә үткән Үзәкнең комсызлыгын бары әлеге ысул белән генә тыеп була

торгандыр, күрәсең!..

 

Алтын эзләүчеләр...

Элек Хәсәнбай тегермән тоткан елга буендагы сөрелгән басу өстендә

кара каргалар утыра. Шул алтын кояш көлтәсе, нур көлтәсе каргаларның да,

суалчаннарның дә күзләрен чагылдыра кебек. Кара карганың күзе чагылудан

файдаланырга өлгергән суалчан кире җир куенына шуыша, суалчанның күреп

җиткермәвен форсат иткән кара карга берәр суалчан эләктереп кала. Һәй,

Тәңре булып килеп, җаннарга Илаһ булып урнашкан бөек Аллаһы Тәгалә! Бу

синең бер искиткеч матур гамәлең ләбаса!..

Байтимернең уенын-чынын кушып әйткән сүзен җор телле Камай авыл өстенә

сипте: Баймурзин элек Хәсәнбай тегермәне янында булган басуларны байтамакларга

бүлеп бирә, җир казыганда алтын тапкан кешеләрнең хәзинәләре үзләренә

булачак, имеш!.. Бу хәбәр чынлап та чынга охшаган сүзләр иде. «Ышанмасагыз,

Байтимернең үзеннән барып сорагыз! Ул алпавыт Апанаев алтыннарын тапты бит

әле! И шуның белән менә хәзер рәхәт чигеп яши!» — дип тә өстәде Камай. Халык

кузгалды. Өлкәннәрне матур әкият балаларга караганда да күбрәк үзенә тарта,

күрәсең. Әллә инде ак патшаның яһүд кавемле финанс министры Виттенең заводта

ясалган әйбернең кыйммәтен авыл хуҗалыгы тауарыннан (хәзер исә ягулык белән

сөт бәһасе!) уннарча тапкыр арттырып куеп, җир кешесен махсус бөлгенлеккә

төшергән гамәл-карарыннан соң дистәләрчә еллар буе изелгән крестьянның,

үзенең Ходай тарафыннан яратылган адәм баласы икәнлеген тагын бер кат искә

төшереп, тагын бер мәртәбә бәхетен сынап карарга уйлавы идеме бу? Кыскасы,

халык җиргә ябышты. Халык дәррәү алтын эзләде.

«Елның ел саен җирләр һәйбәтләп эшкәртелде, Ходай Тәгалә рәхмәте

белән ел матур килгәндә, уңыш котырып уңды, тамаклар ипигә тую белән

беррәттән, кешеләрнең кәмиткә дә вакыты калды, алар Тәңре-Табигатьтән

борын заманнан ук килгән гореф-гадәтләрнең якты нурларын сирпеп кенә

газиз баласын тәрбия кылды, Аллаһы Тәгалә хакы өчен дога кылды, күңелен

нурландырырлык гамәлләр ясарга кереште, акланды, сафланды, пакьләнгәннән

пакьләнә барды, Аллага шөкер!..»

Җир эшенә керешкән авылдашларына сөйләгән вәгазен Җәмил хәзрәт әнә

шундый сүзләр белән тәмам кылды. Чынлыкта исә, бар кешенең дә эшләре

тәгәрәп кенә бармады, кайбер гаиләләр баштарак ыгы-зыгы да килеп алдылар.

Озын Хәсән белән Фәһимә дә читтә калмадылар.

Малаен Казанга циркка алып баргач, Хәсәннең урыс җизнәсе Николай

каенэнесенә йомыш кушып җибәрде. Аның алар авылыннан берәр буш яткан

иске нигезне сатып алып, җәй тору өчен шунда йорт салырга исәбе бар икән.

Күрше авылдан булса да ярый, диде. Әлбәттә, күрше авылдан, Байтамакта

сатлык йортлар күптән юк. Хәсәнбай тегермәне янындагы болын-басуны да

гаилә хуҗалыкларына бүлеп бетереп киләләр.

Ә циркка алар аюлар биегәнне карарга бардылар. Машина-трактор паркында

инженер булып эшләгән Хәсәннең уттай эш өстендә кыл кыймылдатырга да

вакыты булмаса да, улы белән хатынының теләкләренә каршы килә аламы соң?!

Өстәвенә нәни Наилне әнисе: «Әтиеңнең аю биеткәнен син хәтерләмисең, улым!

Кечкенә идең», — дип, шул турыда сөйләп, кызыксындырып та куйган булган.

Аю карарга зоопаркка барабыз дип әзерләнеп чыгып киткән җирләреннән

циркка эләктеләр. Анда да шундый программа бара икән. Аларга Хәсәннең

бертуган апасының малае Шамил дә иярде. Наил юл буе авылда әтисенең ничек

итеп аю белән көрәшкәнлеге турында сөйләде. Әнисе сөйләгәннәргә үзеннән

дә өстәп, матур итеп хикәяләргә кайдан өйрәнгән бу? Югыйсә, аларның яңа

өйләнешкән вакытлары гына иде бит? Хәер, хатыны Фәһимәнең тырышлыгы

күренеп тора. Камай аю биеткәндә, аның «койрыгын гына тотып торган»

иреннән чын баһадир ясаган да куйган!.. Ничекләр итеп боларның теләгенә

каршы киләсең ди?! Ни йөрәгең белән сүзләрен тыңламыйсың инде!..

Кунак ашы — кара-каршы дигәндәй, Шамилне үзләре белән авылга кунакка

ияртеп кайттылар. Хәсәннең бертуганы Фәридә гаҗәп хатын: язмыш кушуы

буенча урыс Николайга кияүгә чыгып, тупырдап торган кыз белән малай

алып кайтты, икесенә дә үзе теләгәнчә татарча исемнәр кушты. Тик, исемнәре

татарча булса да, әлегә аларның туган телдә сөйләшкәннәрен ишеткән кеше

юк. Хәсәннең әтисенең энесе Рәшит Рәкыйпович — тирә-якта дан казанган

умартачы. Умарта оясында ана кортның ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнлеген

белгәнгә генә түгел, үзенең күңеле кушкангадыр, алар гаиләсендә хатын-

кызның хәяттә тоткан урыны гел бүтәнчә булды: Ир — баш, хатын — муен

дигән, исламнан килгән борынгы гадәтне саклаган хәлдә, кыз-хатынның бәхетле

гаиләне җыеп торучы ана бал корты кебек булуы сеңдерелгән иде, күрәсең. Алай

гына да түгел, хатын ир-атка ни рәвешле ихлас, бирелгән булса, ир дә шундый

кимәлдә җавап бирергә бурычлы дигән «мин — сиңа, син — миңа» тойгы-хис

гамәле генә дә түгел, кыскасы, аларның ике катлы авыл өендә гаилә тормышы

күбрәк хатын-кыз тирәсендә әйләнде, әлеге «әйләнеш» нәселнең рухи халәтенә,

сафлыгына, бала тәрбиясенең нигезенә кагылды. Яһүдләрдә нәсел дәвамы

хатын-кыз ягыннан бара дигән идек. Татар хатыннары, әгәр японга кияүгә

чыкса, «Кобэ» атлы бәби таба, урыс-улак белән бәйләнсә, улы «Штапан» була.

Яһүд хатыннары кайсы милләт белән ярәшсә дә, алардан һәрвакыт «Абрам»

туар. Татар хатыннарының ирләренә артык тугрылыгыннан киләме бу? Ошбу

тугрылыкның күренмәс җепләре исламга, шәригать кануннарына бәйләнгәндер,

бәлки? Яһүдләр, күрәсең, бары алар кавеме өчен генә булган затлы зәңгәр канны

башкалар белән уртаклашасы килмәүне алга сөрә торгандыр? Бу гаҗәеп һәйбәт

гамәл ләбаса! Нәкъ менә әлеге холык-гореф-гадәт-сыйфатның җитенкерәмәве

аркасында без башка милләтләрне үрчетеп ятабыз түгелме?

Күрәсең, татар хатыннары бал корты анасы кебек булырга тиеш. Рәшит

Рәкыйпович гаиләсендәге кызлар әнә шул рухта тәрбияләнде. Уртанчы кызы

Фәридәнең Николайга кияүгә чыгуында исә очраклы хәл сәбәп булды. Сөйгәне

Әхмәт, Ичкерия сугышында каты яраланып, үлем исереклеге белән: «Минем

Фәридәмне ташлама!» — дип әйтеп калдырды. Анасы — татар, атасы рус булган

Коля-Николайның, Фәридә белән танышканнан соң, мәрхүм дустының кызына

баш-аягы белән гашыйк булуы очраклы хәл түгел иде, әлбәттә.

Казаннан кайтып кергәч тә, хатыны Фәһимә ире Озын Хәсәнгә сүз катты:

— Казан җизни булып Казан җизни авыл ягына карый башлаган. Әллә без

дә Байтимер абыйдан җир сорап карыйбызмы? — диде ул назлы тавышы белән.

Фәһимәнең тавышы бу юлы да үтә ягымлы, җылы иде.

— Аны алып карап, соңыннан кая куярбыз соң? Шалкан чәчәрбезме?

— И, Хәсәнем! Теләсәң, син шалкан чәчеп тә аны алтынга әйләндерә аласың

бит!

— Әзерләгәннәр ди сиңа, бар!

— Йә, ярар... Синең нәселне белгәнгә күрә генә әйтүем инде. Үзең дә нәрсәгә

тотынсаң, шуны булдырасың бит, Хәсәнем...

— Җонлы кулың булмаса, бу заманда җир белән ни майтарасың! — дип

карышты Хәсән.

— Аның каравы сезнең нәсел җиңел куллы. Әгәр шуннан Хәсәнбайдан

калган берәр чүлмәк алтын да килеп чыкса?

— Тоттырганнар ди сиңа!

— И, син бит, кирәксә, үзең дә әйбәт тоттырасың! Төшеп калганнардан

түгел, Аллага шөкер!

Әлеге сөйләшү ишегалдында капканың эчке ягына куелган эскәмиядә бара

иде. Кунак малае Наил белән шул тирәдә уйный. Шулчак ишегалдында очып

йөргән бал корты Шамилнең муенын чакмасынмы! Тегесе бер кулы белән корт

чаккан урынга ябышып: «Аллай!» — дип кычкырып җибәрде дә Хәсән абыйсы

янына йөгереп килде: «Меня укусила! Абау авырта! Ал әле шуны!» — дип, баскан

урынында сикереп тора башлады. Корт чагудан бигрәк, алар Шамилнең кинәт

кенә татарчага күчүенә аптырап, авызларын ачып торалар иде. «Хәсән абый!

Авырта бит!» — дип, малай тагын да чәбәләнә башлагач кына, Хәсән бал корты

угын тартып алды. «Бетте! Бүтән авыртмый инде! Авыртмый бит, име, энем?»

«Авыртмый!» — диде батыр малай, тешләрен кысып.

— Энем, бал корты синең телеңне чакты ахрысы. Кинәт безнеңчәгә күчтең?

— диде көлеп Хәсән. Күрәсең, авырту басылган иде, малай үзе дә көчәнеп

елмаерга тырышты, аның туганнары янында, бигрәк тә яшьтәше Наил янында

сынатасы килми иде. Ни дисәң дә, шәһәр малае бит әле ул!

— Бал корты телне чакса, кеше үлә! — диде ул белдекле кыяфәттә.

— Юктыр инде, үлми торгандыр! Кайдан беләсең ул чаклысын?

— Әти белән без кыш көне бал кортлары турында күп китаплар укыдык.

— Бал кортлары турында?

— Әйе, без аның белән бал кортлары алачакбыз! — дип, малай үзләренең

гаилә серен туганнарына чиште. Шуңа өстәп тагын әйтеп куйды: — Авылда

татарча сөйләшергә кирәк. Алайса бал корты чага!

Аның бу сүзләреннән дәррәү көлешә башладылар.

Шул вакыйгадан соң күп тә узмады, Озын Хәсән, урман буеннан җир алып,

умарталар куйды. Күп итеп алмагачлар утырттылар, шомырт, балан кебек агачлар

да калмады, өстәвенә карабодай белән рапс та чәчтеләр. Җир байтак иде, Фәһимә

дару үләннәре үстерәм дип хыяллана башлады. Шул рәвешле урман буенда

«Әллүки» дигән шәхси хуҗалык барлыкка килде. Тик Әллүки күле үзе генә һаман

күренми, хәер, күл ярында, элек Әбелхәят чишмәсе типкән урында, су саркый

башлады инде. Җәмил хәзрәт күлгә Коръән чыгуын дәвам итә иде әле.

Камай тәкъдиме белән күл буенда яшьләр өчен элеккеге кебек кичке уеннар

оештырыла башлады. Клуб мөдире төрки халыкның Тәңре заманыннан килгән

төрле йола уеннарын табып алды. Әүвәл яшьләрнең моңа исләре китмәс, кул селтәп,

барыбер үзләренчә генә сикерерләр дип уйлаганнар иде, тик киресенчә килеп чыкты:

ошбу уеннар бик кызык, һәркемне кызыксындырырлык, үзенчәлекле иде.

Яшьләрнең чыр-чулы тавышын төнге авыл еракларга таратты. Бер кичне

урманда качып йөргән Варис та ишетте аларны һәм, кызыксынып, төн пәрдәсе

астында авылга да барып килергә уйлаган иде, тик курыкты. Аннан соң

телефонына хәбәр җибәрәбез дигәннәр иде. Хәбәр дә килми, урманга качкан

бер төркем егетләрнең инде ашарларына да такы-токы гына калып бара. Менә

бер дә бер көнне урман аланында алар утлар күрделәр. Гарик атлы сакаллы

качкын тикшереп килмәкче иде, Варис аны җибәрмәде, күреп калуларыннан

курыкты. Берәрсе күрсә, икенче көнне таң атуга эзләп табачаклары мәгълүм,

алай гынамы соң, тапкач, исемнәрен дә сорап тормыйча атарга дигән приказ

бар! Шуңа күрә куркулары да бик урынлы. Бәхетләре, аларны бүген шәһәрдән

эзлиләр, чөнки юллары калага бару ягында югалган иде.

Урман аланында умарта бакчасы барлыгын да яхшы белә Варис. Иң яхшысы:

төн ката шунда барып килү, корт бакчасында ашарга да тапмый калмаслар дип

уйладылар.

Элеккеге күл буеннан ишетелгән тавышларны тынсыз калып тыңлады Варис.

Аның авылдашлары, яшьтәшләре бит! Әле кайчан гына ул алар белән кичке

уеннарда катнаша, муллалыкка укырга киткәнче, әлеге уеннарның уртасында

булды!..Чү! Нишләп бүген генә балачакның төрле такмак-такмазалары, кичке

уеннар исенә төшә соң әле Варисның? Әллә алар казып кергән землянканың бер

сихере бар инде: ул бик еш төшендә әнисен күрә башлады. Бала чагы кинодагы

кебек күз алдына килә, әнисенең мөлаем йөзе, малаена бик еш сөйли торган

такмаклары бүгенгедәй күз алдында.

Әмәл көнне яз булыр,

Күктә болыт аз булыр!

Былбыл кош иртән сайрар,

Карганың эче кайнар!

Зур үскәч белде: әлеге әйтем Себер татарларыныкы икән, әнисе — Тубыл

кызы, сабыена туган ягы җырын көйләгән булган...

Алар — хәзер урман кешеләре, алар — качкыннар, алар — җир асты

кешеләре!.. Землянкада яшәүнең җир астында булуга карамастан, өстенлекле

яклары бихисап икән: тирә-юньдәге авыррак баскан аяк тавышларын аермачык

ишетеп була, өстәвенә табылдык торбалар — елга буенда элек су сипкән

«Волжанка»ның калдык торбалары хәзер бер кирәксезгә аунап яталар — эшкә

ярап куйды, Гарик алардан менә дигән «колак аппараты» ясады. Торбаның

землянкага төшерелгән авызыннан якын-тирәдәге куаклыкта кыштырдаган

куян тавышы да ишетелә, билләһи! Алар куяннарга землянкадан ерак түгел

тозак куйдылар, әлеге хәйләле тозакны да Гарик әмәлләде, егетнең андый

эшләргә кулы ята иде. Шуннан соң качаклар көн дә куян ите белән сыйлана

башладылар. Шул ук Гарик каяндыр аю өчен эшләгән тозак та күтәреп кайтты.

Аның теге чакта авылдашы Камай онытып калдырган тозак икәнлеген Варис та

белми. Күл буенда авылдашлары аю биеткәндә, ул чит илдә укып ята иде. Иң

әһәмиятлесе: бу урманда теләсә кем йөрми дә, шәхси милек булганлыктан, аңа

керү-чыгу юлларын саклыйлар. Аларны исә монда махсус яшерделәр. Кигәвен

белән чебенне исәпләмәгәндә, монда җәннәт кебек иде качакларга.

Иптәшләре арасында иң сабыр холыклысы — урыс егете Виталий. Баштарак

Гарик аның тәмам теңкәсенә тиде:

— Без ярый инде, аңлашыла, рус милләтеннән түгел! Без дин өчен көрәшәбез!

Ә сиңа Радий командасында нием калган? Мәскәү сезнең христиан динен

кысмый бит! Киресенчә, түрәләр бәйрәм саен чиркәүдән чыкмыйлар. Син

нишләп үзеңне кигәвенгә тешләтеп йөрисең монда, Виталий дус?

Әлбәттә, Гарик үзенең соравына җавап көтми, чөнки Виталийның язмышын

барысы да яхшы белә. Аның әтисенең Кызыл карьерда арендага алган җирләре

булган, ул шунда эшмәкәрлек белән уңышлы гына шөгыльләнә башлаган. Ләкин

берзаман әлеге җирләрне төрле юллар белән Петербург түрәсе үзенеке иткән, хәзер

анда кызыл кирпеч заводы салып яталар! Виталий, җаен туры китереп, үзе ясаган

«пугач» пистолеттан әлеге түрәгә каршы һөҗүм оештыра, тик аңа зыян сала алмый,

үзе исә көч-хәл белән качып котыла. Ярты ел буе Радий белән аралаша торгач, егет

сәясәтчегә әйләнә башлады, аның авызыннан төрле гаделсезлекләргә каршы шактый

кискен тәнкыйть сүзләре чыккалый. Мәсәлән, ни өчен Үзәк җөмһүриятнең бар

байлыгын, салым дигән булып һәм башка кырыкмаса кырык төрле юллар белән

үзенә суырып ята? Урыс авыллары бетте! Чиркәүләр ярым җимерек хәлдә!

Виталий Гарикның чираттагы бер бәйләнүенә каршы әйтеп куймасынмы:

— Син, Гарик, минем башны катырма, яме! Бог один! Мин ислам динен

кабул итәргә бер дә каршы түгел! Ислам дине гади халыкны бер йодрыкка

җыярга ярдәм итә ул! Чисталык-пөхтәлек турында әйткән дә юк! Аракы эчүгә

дә каршы! Мин честно говорю, исламны рәхәтләнеп кабул итәм мин! Тик бу

гаделсезлеккә генә чик куелсын! Минем әтием тирә-юньдә атаклы кешеләрнең

берсе иде! Хәзер беләсеңме нинди хәлгә төште ул? Белмисең, эчүгә сабышты,

алкаш ул хәзер! Мин теге Капраловның барыбер башына җитәм әле! Аннан

Радийдан алган бар акчамны әтине лечить итәргә тотачакмын! Минем бик

булдыклы энем бар, без шуның белән килештек инде! Ә үзем Америкага качып

китәм! Радий ярдәм итәм диде!

Монда чакта егетләр ничек кенә батыр кыланырга тырышсалар да, барыбер

куркыныч, алда көткән билгесезлек куркыта иде аларны!.. Варис акрынлап

«аңына» килә бугай. Хәтта әтисен юксына башлады. Бәлки, ул әле исәндер дигән

өмет чаткысы да керде күңеленә... Хәер, үлгән икәнлеген тәгаен белә бит инде,

югыйсә! Бәлки, исәндер?.. Ул аны әүвәл үзе өчен үтергән иде бит! «Үзе үтергән»

иде. Аллаһы Тәгалә аның бу гамәлен аклый торгандыр ич инде! Ул бит аның

хакына, Аллаһ ризалыгы өчен шулай эшләде! Тәүхид! Бу сүз, әлеге төшенчә бар

нәрсәдән дә өстен! Аллаһы Тәгаләнең кануннарын берәү дә үзгәртергә хаклы

түгел! Бары тик аңа табыну тиешле!

Гарик — мулла кушкан исеме «Гариф» — башкалардан аермалы буларак,

төшенкелеккә бирелми торган кешегә охшаса да, күңелендәге курку хисен басу

өчен генә үзен шулай тыныч тотканлыгы барыбер сизелеп тора. Хәер, ни дисәң дә,

егеттә барыннан да бигрәк үч алу хисе көчлерәк бугай. Бирәне туя белмәгән олигарх

аркасында бер туган абыйсы үлем хәлендә ята, шул ук бәндә әтисе белән әнисе дә,

Гариф үзе дә бик яраткан киленнәрен, аның туган апасын, алдап-йолдап, мәсхәрә

итте! Авариядән соң шактый тернәкләнеп килгән абыйсы, әлеге хәбәрне ишеткәч,

бөтенләй аяктан ук егылды, психикасына зыян килде бертуган абыйсының! Хәзер

«сары йорт»та дәвалана! Башы авышкан булса да, үзенең кемнәр аркасында мондый

хәлгә төшкәнлеген йөрәге белән сизә бугай абыйсы: җүләрләр йортында Галин

дигән олигархка каршы көрәшү өчен «хәрби полк төзим» дип хыяллана!..

Галинга булган үче, нәфрәте Гарик-Гарифның бары үзенеке генә, бу хакта

берәү дә белергә тиеш түгел, егетнең сизенүе буенча, алар әлеге Галин сатып алган

урманда качып яталар бугай!.. Кызык, ул хәзер үзенең кан дошманына бик кирәкле

төркемдә! Моның ахыры ни белән бетәчәген белмәсә дә, ул бүгенге халәтеннән

барыбер канәгать!.. Чөнки үч алуның юлы торган саен кыскара бара кебек...

...Мәннәви Мансаровичның кунаклары урынына каенатасы ялгызы гына

кайтып төште. «Җыен булмый әлегә, — дип юатты киявен Рафинад Хәләфович.

— Башка мөһимрәк эшләр бар. Телефоннан сөйләшә тоган нәрсәләр түгел!»

— дип өстәде гаярь каената.

Рафинад Хәләфовичның төгәл уйланган планы бар иде.

— Иң беренче эш итеп Изольда белән рәсми рәвештә аерылышыгыз! — дип

башлады ул сүзен. — Аңлыйсыңмы син? Төшенәсеңме, Мәннәви?

— Төшенәм бугай...

— Байлыгыңны Изага яздыр. Алайса бөтенләй ярык тагарак янында утырып

калырга можете!

— Соң... Без үзебез дә шулайрак уйлап тора идек, Рафинад Хәләфович.

Тегесе, авызын ерып, киявенең җилкәсенә кулын салды:

— Нинди «Хәләфович» булыйм ди мин сиңа! Авызыңны тутырып элеккечә

«әти» диген, кияү!

— Без, әти, инде загска гариза да җибәрдек. Әүвәл мин бар мөлкәтне Иза

исеменә яздырдым. Тагын... бар инде... Юристлар көне-төне эшләделәр.

— Дөрес эшләгәнсез.Чиркәү вакыйгасын сиңа гафу итмәскә мөмкиннәр.

Мәчет булса, бер хәл иде әле, төкереп тә бирмәсләр иде... Так... Синең монда

«прослушкалар» юктыр бит?

— Юк!

— Барыбер, әйдә, аулаграк урынга чыгып сөйләшик әле. Бакчага киттек, давай.

Не шутка! Бу чаклы җирләрне тегеләр тартып ала икән, эшләрегез харап булачак!

Әйдә, киттек. Только вискиеңны эләктер үзең белән. Тамак кибеп тора.

Галин хезмәтчесенә ым какты да үзе каенатасы артыннан бакчага чыкты.

— Синең баш түгәрәк, кияү. Шәп уйлагансың.

— Иза белән икебезнең уртак фикер бу. Хәер, Иза миннән алданрак та эш башлаган

булган. Имеш, без әйбәт тормыйбыз. Имеш, Галин гулять итә. — Үзе дә, дип өстәмәкче

иде Мәннәви, ләкин каенатасы белән сөйләшүен исенә төшереп, телен тешләде.

Ә Изольда Рафинадовна белән сөйләшү болайрак булган иде һәм, әлбәттә,

ул аны каенатасына җентекләп сөйләп тә бирә алмый. Сөйләүнең кирәге дә юк.

«Без аерылышкан булып кыланыйк, Иза. Баш өстендә болытлар куера», — дип

сүз башлаган иде Мәннәви. «Ә мин бу хакта күптән уйлыйм инде, Моня! — диде

хатын. — Шуңа күрә авылның бер хәерче укытучысы белән роман да изображать

иткән булып кыландым!» «Кыландың гынамы?! Әллә???» «Ты что, Моня, миңа

синнән башка беркем кирәк түгел!» «Ярый, Иза, сайрама! Барыбер ышанмыйм!»

«Ышанмыйсың? Ә мин сиңа докажу! — Иза иренең кулын корсагына куйды.

— Менә шуның белән, малаең белән докажу!» Мәннәви өнсез калды, аннары,

кинәт исенә килеп: «Иза! Ты что! Әллә?» «Әллә түгел, Моня! Точно! Синең кебек

бер бөдрә малай алып кайтырга җыенам!» «Минем кебек бөдрәсе булса, ышанам!

Иза, сиңа срочно чит илгә китәргә кирәк! Сохранениегә! Аннан соң Америка

гражданины булып туса да әйбәт бит инде!» Сөйләшү менә шул рухта булды.

Ахырда Изольда Рафинадовнадан: «Моня, теге... кем... Харакери... Хәким дигән

иптәшне үзең хәл итәрсең инде. Ул үз эшен әйбәт эшләде: бөтен тирә-юньне

сасыткан. Хәзер безнең аерылышуга беркем дә аптырамаячак. Иза, чынлап та малай

минекеме соң?» «Борчылма, малаең бөдрә башлы булачак, Моня! Хәтерлисеңме,

төрек мунчасын? Шул, төрек мунчасының сихәте яхшы булды...»

Мәннәви, уйларыннан аерылып, каенатасына карады. Тегесе балан агачына

карап катып калган, йөзе агарынган, сүзен дә әйтә алмыйча үрә катып тора иде.

Балан чәчәгендә бал корты утыра, каенатасының карашы шунда иде. Күптән

түгел, Рафинад Хәләфовичны берьюлы ике бал корты чагып, көч-хәл белән

алып калганнар иде. Каенатаның бал кортлары угына коточкыч аллергия, тыны

кысылып, җан тәслим кылырга мөмкин. Мәннәви, Рафинад Хәләфовичның сак

кына җиңеннән тартты да өйгә таба әйдәде. Тегесе киявенә карусыз буйсынды.

— Мунчада жучоклар юк, әти, әйдә шунда кереп сөйләшеп бетерәбез,

— диде ул сак кына.

Каената белән кияү бер үк нәрсә хакында сөйләштеләр, бертөрле үк карарга

килделәр. Тик әлеге карар-гамәлгә икесе тарафыннан ике төрле мәгънә салынган,

ягъни максатлары капма-каршы, бары кылыначак гамәл генә бер булып, аның

нәтиҗәләре, әйткәнебезчә, төрле-төрле булачак иде. Рафинад Хәләфович мәсьәләгә

Мәскәүдә калган дуслар күзлегеннән карады, Мәннәвинең исә үз максаты: монда

тыныч түгел, эзегезне суытыгыз моннан! Югыйсә, басу чистартам дигән булып,

үзегез тизәккә батып бетәчәксез! Хәер, алай гына котыла алсагыз, башыгыз белән

нәҗескә кереп чуммасагыз! Бездәге сектантлар, милләтчеләрне берничек тә тыеп

булмый! Котырган алар! Котырган арысланнар кебек! Сак булыгыз, әфәнделәр! Үз

капкагыздан борыныгызны күрсәтмәгез! Ни кызганыч, мәсьәлә Мәннән Галиев

уйлаганча түгел, яңа гына Үзәктән кайтып төшкән каенатасы Рафинад Хәләфович

теләгәнчә, ягъни аның җан дуслары, аның арка терәкләре исәпләгәнчә дә булырга

мөмкин иде. Чөнки пычрак сәясәтнең эчкерле мәнфәгатьләре бу илдә һәрвакыт

җиңеп килде... Парольдә килешенелде: «Изольданың кәефе яхшырды. Иртәгә төш

вакытында аякка басачак, ди, табиблар!» Димәк, төш вакытында!..

Мәннәви үзе башка төрле пароль тәкъдим иткән иде: «Изольданың яшь

әтәче әбәдтә күкәй салган, имеш». Каенатасы аннан көлде генә: «Шундук

сизәчәкләр, син нәрсә? — диде ул. — Әтәч күкәй салмый». Ахырда Мәннәви

үзе дә килеште, югыйсә, әтәч, тавык темасы һәм Иза якын төшенчәләр иде.

Чөнки ул күптән түгел үзенең тавык фермасын аякка бастырып, күкәйләренә

әйбәт кенә заказлар да җыярга өлгергән иде. Әтәчләре үзләре генә дә ни

тора! Экологик чиста йомыркага да сорау бик зур, бәһаләре дә күркәм генә...

Эшмәкәрлеге шома гына тәгәрәп китсә дә, тик вакыт-вакыт Изаның кәефе

кырылып ала иде: хатын әтәч халкы хакында шактый мәгълүмат туплады һәм

аның берсе хуҗабикәнең шактый кәефен җибәрде! Баксаң, әтәч бик масаеп,

таң атуга дөнья шаулатып кычкырып гайрәтләнсә дә, койма башларына очып

кунып: «Бу дөнья, бу ишегалды тулы тавыклар минеке генә!» дип канат кагынса

да, баксаң, аларның ирлек әгъзалары — җан җирләре булмый икән ләбаса! Әнә

шул нәрсә күңелен төшерде Изольда Рафинадовнаның...

Ул, гитарасын кулына алып, җыру сузды. Әлеге сүзләрне аңа Хәкимчигы

язып биргән иде:

Ак Урда-Алтын Урда, Илаһым,

Мин балык булганга күрәдер...

Идел-Ярда чабаталы халык,

Гөмбәгә дип кәрҗин үрәдер....

Күк Урда, Ак Урда, Алтын Урда,

Шыгрым тулы батыр халык иде.

Хәзер,

көмешме син, алтын тарихлымы,

Син бүген телсез балык инде...

Син дә — балык, мин дә, без — халык.

Халык булсак та, без — балык!

Ләкин бит алтын балык!!!

Алтын балык булсак ни ди?!

Балык балык инде...

телсез балык...

Җирсез халык.

Иле булып та,

Юктыр ханлык.

Юклык аркасында

телсез калдык.

Әтәчсез, тавыксыз калдык,

димәк, күкәйсез калдык....

«Талант бу Харакери! — дип уйлап куйды хатын, гитарасын читкә атып.

— Шундый талантлы кешедән киләчәктә гений булырлык берәр малай

тапсаң, ә? Чәченме?.. Чәчләрен, роддомга яшертен генә парикмахер чакыртып

бөдрәләтергә дә була бит!.. Изольда яраткан җырын шыңшырга кереште:

Ялкын сүнде, очкын калды —

Күзгә керә бары төтен.

Югалтканны табармын күк,

Сүнә күрмә, өметем!..

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 8, 2014

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: