Гарасат (дәвамы)

Романның башын монда укыгыз.

Аем-көнем туганда...

Ул Җир йөзенә яраткан Адәм пәйгамбәр балалары һәрбер серне белергә тели.

Алар шул юлда. Алар һаман Аллаһны һәм аның хикмәт-могҗизаларын танып

белү юлында... Бу эштә аларга Аллаһның нурлы фәрештәләре ярдәм кыла.

Баймурзин берничә кешене, шул исәптән Илдар белән Җәмил хәзрәтне дә

Сингапурга командировкага җибәрде. Аңа кадәр Германиягә барып фермер

хуҗалыкларының эшләре белән танышып кайттылар. Австриягә бару планнары да

бар. Әлбәттә, Сингапурга җибәрү фикере аның фәкать үзеннән чыкты, чөнки моннан

берничә ел элек, әле космонавтлар отрядында вакытта ук, ничектер юл төшеп, әлеге

илдә туристик сәяхәттә булып кайткан иде. Әле бик яшь чакта, сиксәненче еллар

ахырында барды ул анда. Һәм авылдашларына авыл хуҗалыгы өлкәсендә тәҗрибә

уртаклашу максаты түгел, кыска гына вакыт эчендә бер шәһәрнең нинди куәтле ил

булып үсеп китүен күрсәтү, әлеге рухны тоярга ярдәм итү иде; соң чиктә җирнең

нинди кадерле нәрсә икәнлеген үз күзләре белән күреп кайтырлар.

Сингапур аның үзенә сиксәненче елларда ук нык тәэсир итте. Бу шәһәр

диңгез өстендә салынган икән ләбаса! Бер балыкчылар авылыннан шәһәр,

ил үсеп чыккан! Адәмнәрнең ниятен аңлаган диңгез, аларга үзенең хәер-

фатыйхасын биргәндәй, һаман чигенә бара. Менә ул җирнең кадере кайда?

Җир кадерен белмәгән ашын югалтыр, ил кадерен белмәгән башын югалтыр,

ди. Монда илнең дә, җирнең дә кадерен яхшы беләләр.

Мондагы яңалыклар гына түгел, яшәеш рәвеше үзе дә, тәртипләр дә аларга

нык тәэсир итте. Кайткач та җаннары тиз генә утыра алмады. Илдар белән

Камай бертуктаусыз әлеге ил һәм андагы гадәтләр хакында сөйләсәләр, Җәмил

хәзрәт исә бөтенләй сөйләшмәс булды. Нәрсәдер аеруча тәэсирләндергән иде

хәзрәтне, аның сәбәбен берничә көннән соң гына белә алдылар. Ул кайтуга

татар халык мәкальләре китабына чумды. Бу китапны нигә кулына алганлыгын

әүвәлрәк хәзрәт үзе дә аңлап бетермәде; теләде дә актара, укый башлады инде

менә! Тиктомалдан, эче пошканнан гына... Ә эче нилектән поша башлады соң

әле чит илләр, ят дөньялар күреп кайткан хәзрәтнең? Тиктомалдан гынамы?

Җил исми, яфрак селкенми, тик торганнан гына түгелдер, түгелдер... Берьяктан,

хәзрәтнең башында Сингапур җитәкчеләренең илне алга җибәрү ниятеннән

чыгарылган указлары булса, икенчедән, андагы берничә ел элек башланган яңа

тәртипләр, кагыйдәләр, күрсәтмә-таләпләр кайнады. Тик нәрсәдер, ниндидер

тылсым көче хәзрәтне янә бер мәртәбә шәригать кануннарын күздән кичерергә,

фольклор китапларын кулына алырга мәҗбүр итте. Нәрсә булды соң бу?

Аэропортка кайтып төшүгә, телевизорның зур экраныннан Хәрби эшләр

министрлыгында миллиардлар урлану хакында хәбәр итәләр иде. Ил язмышын,

миллионлаган кешеләр язмышын үз кулында тоткан, алар өчен җавап бирә

торган министрлык ләбаса! Сөяркәләре, туган-тумачалары белән бергәләшеп,

ил кадәр илне талап ятканнар!!! Башка сыймаслык хәл иде бу!!! Алган — бер

языклы, алдырган — мең языклы, диләр түгелме соң? Бу бер министр гаеп-

языгы гына түгел, бу дәүләт гаебе, аның өстендә торучылар гаебе ләбаса!

Сингапурда алар коррупциягә каршы көрәшнең тарихын да белделәр, бүгенге

торышын да күреп кайтып киләләр. Бу ил җитәкчеләре кемнеңдер нәрсәдер

урлавында баштан ук үзләрен гаепле санаган һәм бар эшне дә үзеннән

башлаган!.. Җәмил хәзрәт тирләп чыкты, күз алдында яшелле-зәңгәрле утлар

сикерешә башлады... Ул кайтуга мәкальләр китабын эзләп тапты... Менә

хикмәт, Алла бәндәсе, нидә икән бит! Менә кайда икән могҗиза!!! Сингапур

президенты Ли Куан Юның күрсәтмә-указлары, карарлары, нигезләмәләре...

һәм! Һәм... халыкның бик матур тел белән әйтеп биргән мәкаль-әйтемнәре!..

Шулар белән бер рәттә шәригать кануннары, Аллаһыдан вәхи ителгән китаптагы

сүрә-аятьләр — болар барысы да, фаразан, бер үк яссылыкта, бер үк нәрсәләр,

төшенчә-аңлатмалар, яшәү рәвешен көйләү, җайга салу өчен уйлап чыгарылган

тәртипләр түгелме соң? Сингапур президенты аларны чагыштырмача күптән

түгел генә тормышка ашыра башлаган булса, безнең халыкның мәкаль-

әйтемнәре гасырлар төпкеленнән килә, ислам кануннарына да шулай ук

дистәләрчә, йөзләрчә, меңнәрчә еллар!.. Без читләр янына яшәргә өйрәнергә

барабыз!.. Баксаң, алар безнең үзебездә күптән бар икән ләбаса! Үзебезнеке

булгач, без аларны күрмибез, читтәге безгә ялтыравыклырак булып күренә...

Ли Куан Юның һәр күрсәтмәсен, һәрбер указын халыкның бер әйтеме белән

дә аңлатып биреп булыр иде һәм шулай ук алар Коръән Кәримдә акка кара

белән язылган: «Угрылык итүче иргә, карак хатынга бер җәза: гыйбрәт өчен

аларның куллары киселер...» яки карак, югалган әйбернең хуҗасына (Иленә)

кол булып, бер ел хезмәт итәргә тиеш!

Шушыларны, халык җәүһәрләрен һәм дә Коръән Кәримдәге аятьләрне

балалар бакчасыннан ук сабыйларыбызга сеңдерсәк, шул рухта тәрбия кылсак,

зур үскәч, беркем дә угрылык турында уйламас иде канә!.. Соң... ахыр чиктә

максат җәза бирү түгел, дөрес тәрбия бирү ләбаса!..

Президент сагыз чәйнәүгә каршы указ чыгаргач, Америка янкиләре дә,

бөтен Аурупа халкы да аннан шаркылдап көлә! «Би-би-си»ләр көн саен Лины

мыскыллап сөйли. Шул сагыз аркасында уку йортларының эскәмияләренә утырып

булмаганлыгын аңламый алар. Урындык артларына, кырыйларына кат-кат сагыз

каткан була. Указдан соң бу хәл бетә. Көлүчеләр үзләре дә шакката. Сагыз чәйнәп

май чыкмас, ди татар халык мәкале! Президент указына тач туры килеп торган

татар халык мәкальләрен искә төшергәч, болар да, бот чабып, шаклар катты!..

Шулай ук урамнарны чүпләү буенча да махсус күрсәтмәләр чыгара Сингапур

президенты. Ауропа тагын көлә моннан. Ләкин дөнья чистарып калгач, янә шакката

болар! Себерке килсә, чүп качар, ди татар халык мәкале. Димәк, җүнле «себерке»

кирәк! Әлеге дә баягы һаман да бер балык башы: рәтле патша кирәк дигән сүз

түгелме соң бу? Яисә булганыннан кыю һәм җүнле гамәлләр сорала дип шәрехләсәң

дә була!.. Мисаллар күп: үзең торасы җирне үзең себер;идәндәге чүп түргә менәр;

күзгә элмәгән чүп күзгә төшәр; шапшак киленнең себеркесе чүп астында булыр!!!

Сингапурда дүрт телле милләтнең теле дәүләт теле булып санала.

Сугышмыйлар, ызгышмыйлар, аларга һәр тел дә тәмле, кадерле, кирәкле булган

заманда безнең Җөмһүрияттә кайбер адәм актыклары татар теле кирәкме, юкмы

дип бәхәсләшеп ята. Ачкүз кара йөрәкле түрә-түләмәләре, аяк терәп, кулларына

күсәкләр тотып, халыкның туган теленә каршы көрәшә, аны мыскыл итә, кисә,

йолка! Сингапур президенты бу хакта махсус указ чыгарган. Бу турыда меңнәрчә

еллар элек Җәмил хәзрәтнең бабалары: «Бер телдә ун хикмәт, ун телдә йөз

хикмәт; туган телне кадерләгән халык кадерле булыр; туган тел үзем өчен, чит

тел көнем өчен; телеңне сакласаң, дәүләтле булырсың; денемнән дүнәрмен,

телемнән дүнмәм», — дип һәм тагын меңнәрчә мәкальләр әйтеп калдырган. Һәр

кавемне, милләтне Илаһының төрле балчыктан яратуы турында да Мөхәммәд

(с.г.в.) пәйгамбәргә иңдерелгән булган! Татар өчен яңалыкмы соң бу?!

Үз кавемеңне хөрмәт итсәң, ят кавемгә кол булмассың, ди халык мәкале.

Сингапур халыклары, инглизләр изүеннән котылып, үз кавемнәрен кайгырта

башлый. Шуннан соң алар бәхеткә ирешә. Ә без дүрт гасыр ят кавемгә хезмәт

итәбез, бил бөгәбез, коллар кебек «баш өсте» дип торабыз. Бу гамәлебез үз

кавемебезне хөрмәт итү җитмәүдән килмиме икән соң, ә?! Йа Хода! Шулай

бит бу канә! Шулай бит!..

Илем-көнем булмаса, аем-көнем тумасын, дигән элек дәүләт тоткан борынгы

бабайлар...

 

Чабата буе җир...

Экспертиза Сәхаби тапкан чалгыдагы канның Борисныкы икәнлеген

ачыклады!.. Чалгының хуҗасын гына табасы калды. Хәзер, бер уйлаганда, төп

шик Сания күршесенең капка астына таба тәгәрәгән иде...

Борис Айсинның чалгы белән суеп үтерелгәнен ишеткәч, күрше Чокрылы

авылының Таз кушаматлы элеккеге милиционер Хәйбүш малае — хәзер инде

«полиция» — Мирза Рәхимҗановның авызыннан сулар килде: хәзер ул җинаятьченең

эзенә төшәчәк! Табачак ул кабахәт җинаятьчене, кулларына богау салып, әүвәл

Байтамак халкы алдына китереп бастырачак! Аның тапкырлыгын, булганлыгын күреп

шаклар катачак байтамаклар! Бигрәк тә авылның иң чибәр, тупырдап торган, сөйкемле

сөякле, бер кашык су белән кабып йотарлык Сания атлы йомшаккай янында дәрәҗәсе

үсәчәк Мирза полицайның! Мәхәббәткә маңка мишәйт итмәгән кебек, погоннар да

комачауламый! Погонны аны булган ир-атлар гына тагып йөри!..

Мирза полицай (Мирза үзен «полицай» дип атауларын ярата һәм халыктан да

шуны таләп итә. Ниндидер бер кинодан отып калды ул бу сүзне) туп-туры Сәхаби

янына алма бакчасына китте. Ни дисәң дә, чалгыны ул тапкан бит! Участок

полицаеның «УАЗик» машинасы да бар, тик ул күбрәк «Урал» мотоциклында

йөри һәм һәрвакыт башына каска кия иде. Идарә башлыгы подполковник

Колоколов, полициянең дәрәҗәсен төшереп, матайда йөрмә дип күпме генә

кисәтү ясаса да, Мирза «Урал»дан төшмәде һәм моның үзенең яшерен сәбәбе

дә бар иде. Мирзаның башы тишек! Чынлап та, шулай бу! Атасы Хәйбүш

— элеккеге участок милиционеры таз иде: аның нәкъ баш түбәсендәге биш тиен

акча зурлыгы урында чәч үсмәде, шуңа күрә «таз» кушаматы күтәреп йөрде. Ә

малае исә туганда ук «тишек» башлы булып туды, ягъни аның лепкәсенең баш

бармак бите кадәрле урынында сеңгер-сөяк ныгымады. Малайның ул төше бала

вакытта ничек йомшак булса, шул килеш калды! Ходай Тәгаләнең бер сере иде

бу, күрәсең. Гаиләдә аны милиция династиясенең дәвамлылыгыннан күрделәр.

Халыкта татарча белгән урыс турында: «Аның янында чамалап сөйләшегез,

ул һәммәсен дә аңлый, башы тишек аның», — дип әйтүләре дә юкка түгел,

ягъни ул барысын да белеп, ишетеп тора! Милиция-полиция булып эшләгән

кешегә исә башның «тишек булуы» бик кирәк!.. Җинаять турындагы мәгълүмат

шул «тишек» аша керә иде аңа. Нәкъ шул сәбәпле Мирза беркайчан да баш

киемен салып йөрмәде, тикшерү белән барганда исә башына каска кия иде. Ә

матайдагы кешегә исә каска кию гаеп түгел... Теге чакта печәнлектә Фәйрүзә

белән чуалганда да... Әлеге йомшак урынга ялгыш кына нарат күркәсе килеп

төшсә дә, эшнең ни белән бетәсен әйтүе кыен, диде табиблар. Кыскасы, ул йә

аңын югалтырга, яисә бөтенләй үк җан-тәслим кылырга мөмкин иде! Ләкин

Мирза бу табигать ялгышы — кимчелегенең файдалы якларын да тиз тапты:

беренчедән, ул җинаять кылынган урынга килүгә, каскасын салып, мүкәли дә

башын аска ия һәм шуннан аңа мәгълүмат агыла. Анысыннан да бигрәк, шул

җиргә хатын-кызның чәнчә бармагы тиеп китсә дә, Хәйбүш малаеның отыры

дәрте кузгала һәм ул озак вакытка әлеге чибәркәйгә башы-аягы белән гашыйк

булып, гыйшык-мыйшык дөньясында яшәп ала торган булып китте. Кемнең

кулы тиеп китсә, шул кыз-хатынга гашыйк була Мирза полицай. Беркөнне,

Саниянең капка төбендә матаен туктатып, каскасын салды да: «Сания, урманга

миллек җыярга баргач, башка талпан кадалды бугай, шуны тартып ал әле,

зинһар!» — дип үтенде. Капка төбендә утырган хатын, аны-моны уйламыйча,

Мирзаның чәч араларын карый башлады, бер бармагы теге «тишек»кә дә тиеп

китте шулчакны. Талпан табылмаса да, Мирзаның күңеле булды: ул Саниянең

биленнән тотты, үбәргә дип үрелде һәм шуның артыннан ук хатынның каты

кулы аның яңагыннан ут чыгарды. Әле ярый башына сукмады! Эшне аңлаган

Мирза полицай, тиз генә каскасын киде, хатынга янап, ачы итеп сүгенде,

аннары авызына тәмәке капты, сигаретына яңактан чәчрәгән очкыннан гына

ут элдерде дә матаена атланды. «Күрсәтәм әле мин сиңа күрмәгәнеңне! Колхоз

саламын урлаганда тотсаммы!» — дип янап китеп барды. «Тоттырганнар ди

сиңа!» — диде хатын аңа йодрык арасыннан бер бармагын күрсәтеп.

Алма бакчасында Сәхаби ялгызы гына иде.

Ул аңа чалгыны кайда һәм кайчан тапканлыгы хакында бәйнә-бәйнә сөйләп

бирде.

— Чалгы белән хәзер печән чапмыйлар. Бәрәңге сабагы чабалар... көз көне...

Яз көннәрен, җәй буе бакча кырыйларындагы кычытканны чабарга мөмкиннәр...

— дип сөйләнде Мирза үзалдына. — Димәк, хуҗалык рәисеннән бу турыда сорап

булмый. Байтимер печәнне хәзер кешегә кирәк кадәрле үзе китереп бирә. Печәнне

комбайннар чаба... Ә Байбулат ага? Ул бит элеккеге колхоз председателе? Аның

заманында хәтта колхоз борчагын да чалгы белән чапканнар бит! Кем бик актив

йөргән ул вакытта колхоз эшләренә? Байбулат ага белергә тиеш!

Мирза, бая карар кылганча, Байбулат ага янына түгел, күңеле нидер сизенеп,

Сания йортына таба китте. Тик авыл башына җиткәч, мотоциклын кирегә

борды. Тиз генә райүзәккә кайтып, матайны машинага алыштырды һәм үзе

белән участоктагы лейтенант Максимовны да алды. Санияне ишегалдында

туры китерделәр, ул эт оясы янында кайнаша иде.

— Этем картайгач, менә моны алган идем, — диде ул, бәйдәге бер яшьлек

эткә таба ымлап. — Ата дип калдырганнар иде, ана булып чыкты. Капка асларын

томалап бетердем инде ата этләр кермәсен дип. Берсе төнлә тәки койма астын

казып кергән бит. Ярар инде, ни булса, шул булыр. Бик акыллы эт, бәлки,

балаларын алучы булыр әле. Мирза, наным, ул урам этләренә берәр хәл тартып

булмыймы соң? Бигрәк азындылар бит?

Мирза аның сүзләренә бик теләп кушылды. Теге көннән бирле Саниягә карата

егетнең күңеле битараф түгел, кай җирендер нәрсәдер кытыклап тора...

— Алан Бәртәстәге килмешәк этләр алар. Хуҗалары ташлап киткән этләр.

Эт аулаучыларга күптән заявка биргән идем инде, никтер күренмиләр әле,

— диде Мирза аның сүзләренә каршы.

— Абау! Урыс малае кунакка килгән булды микән алайса безнең Сарбай

янына төнлә белән? Койма астын казып кергән дидем бит әле?..

— Этләрнең милләте юк аларның, — дип сүзгә кысылды татарча яхшы белгән

«тишек» башлы лейтенант Максимов. Саниянең бүген кәефе шәп күренә, андый

вакытта хатын бик үткен телле, чая була.

— Югын юктыр да... Балалары хәләл булыр микән соң? — дип, Мирзага

төрттерде хатын. Чөнки күптән түгел аларның кибетенә бер эшмәкәр арзан

бәядән генә кабан дуңгызы дип алдап, гап-гади чучка ите калдырып киткән

булган. Эшнең нәрсәдә икәнлеген ахырдан гына сизгән (тиешле кәгазьләре дә

тәртиптә булган югыйсә) яшь кибетче кыз, соң булса да әлеге эшмәкәр өстеннән

полициягә гариза язып илткән. Мирза тикшерүчеләр белән теге шома эшмәкәрне

ай буе эзләде, тик таба алмадылар. Бер-ике кеше әлеге иттән шашлык кыздырып

өлгерде. Саниянең шуңа төрттерүе иде бу. Ләкин Мирзаның аның әлеге сүзләренә

бер дә исе китмәде, ул хатынга чалт итеп җавабын да бирде:

— Ул мясникны бүген үк табам мин! Әйтте диярсең менә! Тәк... ярый. Сания,

синең чалгың бармы? — диде Мирза. Хатын чак кына югалып киткәндәй булды,

ләкин аның бу халәте озакка бармады, ул сорауга дөресен җавап бирде:

— Бар иде бер иске чалгы... Чыгарып ташладым инде мин аны, — диде.

— Алайса безнең белән районга барырга туры килә сиңа? Для опознания

вещдока! — диде Максимов. Хатынны машинага утырттылар.

Үз чалгысын таныса да, шуннан артыгын хатын әйтә алмады.

Бу очракта фактларның барысы да аңа каршы сөйли: чалгының хуҗасы — ул,

сынык чалгыны чокырдагы чүплеккә дә ул чыгарып ташлаган, аның бәрәңге бакчасы

зират коймасына — Борисның үле гәүдәсен тапкан урынга килеп терәлә. Бер

караганда, башка фактлар җыеп азапланасы да юк кебек. Бүтән тикшерүче булса,

мөгаен, шулай эшләгән дә булыр иде. Тик Мирза әүвәл җиде кат үлчәргә, барысын

да җентекләп тикшерергә булды. Ә үзенең күңелендә әлеге җинаять табышмагының

бер очы чишелгән иде: Сания үтерүче түгел! Бу очракта ул үзе корбан!..

Мирза Сания ябылган бүлмәгә керде. Авыл хатыны үзенең нинди бәлагә

тарганын һаман аңлап җиткерми булса кирәк, ул тыныч булырга тырыша,

ләкин күзләреннән, тавышыннан шактый курыкканлыгы сизелә. Мондый

йортка беренче кат килүе, күбрәк шул нәрсә куркыта бугай. Мирзаның аны

бик тә тынычландырасы килде, ул хатын янына килеп, аның кулыннан тотты,

җылы сүз әйтергә теләде. Тик тегесе һаман чыгымлады:

— Мине тотып көчләү өчен, шундый җинаять тагып, монда кадәр алып

килү кирәк иеме сиңа, мент?! — диде ул, ысылдап. Хатынның бу гаярьлегеннән

беравык каушап калган Мирза тешләрен кысты, ләкин аңа авыр сүз әйтә алмады.

Киресенчә, аның бу чибәр кыз-хатынны кочаклап үбәсе килә иде. Тик нишләргә

соң? Мирза бермәл инде тынычланган хатынга карап-карап торды да:

— Сания, син миңа үпкәләмә, пожалыста! Бер сүз әйтергә мөмкинме? Рөхсәт

бирмәсәң дә, барыбер әйтәм: чык миңа кияүгә, ә!

Сания, күзләрен зур ачып, Мирзага карады:

— Кияүгә?!! Прәме монда укмы, хәзер үкме?

— Уйларга вакытың бар. Уйлап бетер. Мин чынлап әйтәм.

— Уйларга вакыт күп шул монда, — диде хатын күңелсез генә.

— Юк, мин сине хәзер үк кайтарып куям. Гафу, мин түгел, ашыгыч эшем

бар минем. Максимов илтеп куяр өеңә, яме?

Сания «УАЗик»ның алдагы утыргычына кереп утыргач кына «Аллага шөкер!»

— дип куйды. Аның бүтән теге каһәр суккан чалгы турында да, хәтта Мирзаның

тәкъдиме хакында да уйлыйсы килми. Күңеле бушап калган кебек. Әйтерсең, ул

чынлап та, моңа кадәр булган тормышын сызып ташлап, яңа хәяткә әзерләнә, шуңа

күрә күңел дигәнең дә бушап калгандыр, мөгаен. Ләкин аңа үткәннәрен онытырга

ирек бирмәделәр, полиция машинасы станса яныннан узганда, тәрәзәдән урамны

күзәтеп барган хатын Максимовка машинаны туктатырга кушты. Стансадан үзәккә

таба абына-сөртенә килгән танышын күреп алган иде хатын. Әйе, танышын!..

Аның тормышын җимереп, чәлпәрәмә китереп ташлаган күптәнге бер танышын

— элеккеге ирен!.. Элек ул аны күрүгә югалып кала, аннан соң ботарлап атардай

булып ачуы килә дә әлеге ачу, Фәрәдиснең «бомж» кыяфәтен күргәч, кызгануга

әйләнә. Тик соңгы хис озакка бармый, хатынның аңа тагын ачуы кабара, сугып

егасы килә башлый. Ахырда ул, барыбер Фәрәдисне түгел, үз-үзен битәрләргә

керешеп, җаны атналар буе урынына утыра алмый. Үзен дә аның алдында ничектер

гаепле итеп сизә шикелле Сания. Тик әлеге гаебенең нидә икәнлеген генә аңлап

бетерми, әмма сизенә, күңеленең кайсыдыр төше белән сизенә.

Фәрәдис Санияне шундук танып алды һәм, тешсез авызларын ачып, елмаерга

тырышты. Элеккеге хатынын күрү сөенеченнән елмаямы бу сәрхуш, әллә йөз

граммга акча сорарга җай чыкканлыгына сөенәме? Әлбәттә, икенче сәбәп чынга

якынрак иде... Сания артык хискә бирелеп тормады, шундук ярып салды:

— Пәрәдис-Пәри! Мин кияүгә чыгам! Син каршы түгелме? — диде,

аның каршысына килеп басуга. Тегесе бермәл аптырап торды, аннары, авыз

куышлыгында берничә генә калган сары төшләрен күрсәтеп, янә елмаерга

тырышты.

— Мин каршы! — диде ул, беркавымнан исенә килеп. — Син — минем

хатын! Әйдә өйгә кайтабыз! — дип җикеренергә кереште Фәрәдис. Сания,

сумкасыннан бер иллелек алып, аңа сузды:

— Түлке сине туйга чакырып торып булмас инде. Чакырсам да килергә

вакытың булмас, әнә бит, эшең күп икән, шешә җыясың бар! — диде, әлеге

акчаны Фәрәдискә сузып. Тегесе акчаны тиз генә кесәсенә яшерде дә:

— Кемгә чыгасың кияүгә? Сине бәхетле итә алырмы соң ул? — дип сорап

куймасынмы! Сания полиция машинасына таба ымлады: янәсе, кияү шунда

утыра.

— Ризалыгыңны бирәсеңме соң, Фәрәдис? — диде Сания, хәзер сәрхуш

белән шаяртуга күчеп.

— Ә калым?! — Фәрәдис кулын алга таба сузды. — Аннан сорыйммы?

— Үзем бирәм, — дип офтанды хатын һәм сумкасыннан бу юлы йөзлек

акча тартып чыгарды. — Фәрәдис, минем бәхетле булуымны телә, яме, — дип

пышылдады хатын. Фәрәдис дәшмәде, аның әле генә Сания янында иске-ертык

киемнәрдән басып торуы исенә төшкән кебек, ул таушалып беткән кәчтүмен

сыпыргандай итте, тезеннән аерылып, бер кисәге асылынып торган чалбарын

тартып куйды, бер кулы белән сирәк чәчләрен сыпырды.

— Телим, Сания... Теләрмен... Бәхетле бул! Син бәхеткә лаек хатын, — дип

пышылдады Фәрәдис. — Булдыра алсаң... гафу ит инде син мине, Сания- Сандугач...

Һәй, ихтыяр көче җитмәде... үземдә. Җир кадәр җирне акчага алыштыралар димени

инде бу заманда?! Нинди җир иде бит әле ул! Ипигә ягып ашарлык!.. Һәм чабата

буе гына да түгел, гектарлап иде бит... Дурак мин!.. Хатын аның йөзенә күтәрелеп

карарга курыкты, чөнки элеккеге ире тын гына елый иде...

Алар Фәрәдис белән Казан арты зонасының җыр фестивалендә таныштылар.

Икесенең дә унынчы сыйныфны тәмамлап йөргән вакытлары иде. Фәрәдис гитарада

үзе уйнап, бик матур җырлый. Сания исә — яшьтән җырчы кыз — былбылдай

сайрый иде. Мәктәп тәмамлауга күрше район егете Фәрәдискә кияүгә чыгып куйды

ул. Фәрәдис өйләнүгә, моның белән тормыш алып барып булмас дип, гитарасын

чөйгә элде дә элеккеге колхоздан үз паена тигән җирләрне алды, аның янына

пенсионер күршеләренеке өстәлде. Шулай матур гына тормыш башлап җибәрде

алар. Тик бу бәхетле тормыш озак дәвам итә алмады, районга зур инвестор килеп

керде дә, элеккеге колхоз җирләре генә җитмичә, төрле юллар белән Фәрәдис кебек

фермерларның җирләрен дә үз итәк астына җыеп тыкты. Фәрәдискә алтын таулар

вәгъдә ителде, җире өчен учлап акча бирделәр, теләсәң, район үзәгендә үзеңнең

эшеңне ачарга ярдәм итәбез диделәр. Дөрес, Фәрәдис, тешен кысып булса да

(тегеләргә каршы барырлык түгел, инвестор Түлле түрәнең шәҗәрә агачында бер

юан ботак иде!), үзәктә агач эшкәртү, тәрәзә рамнары ясау фирмасы ачып җибәрде.

Тик булышырбыз дигән вәгъдәләр онытылды, ике еллап азапланганнан соң,

салым һәм кредитлар аны тәмам буды, муеннан бурычы җыелды. Аны эзәрлекли

башладылар, үтерү белән куркыттылар. Тик Фәрәдис бирешә торган егетләрдән

түгел иде, ул җан-фәрман тырышты, кирәк урында сугышты, кирәк урында чәче

белән җир себерергә дә әзер иде. Ләкин ул рәвешле генә акча эшләп булмый,

димәк, банктан алган кредитларны да түләп булмый дигән сүз. Фәрәдиснең каты

тешле икәнлеген белгән кредит бирүчеләр, аңа башка яктан һөҗүм оештырдылар.

Көннәрдән бер көнне Сания юкка чыкты. Аны урлап киткәннәр иде. Санияне өч

көннән соң кире кайтарып ыргыттылар. Әйе, чынлап та ыргыттылар! Чөнки яшь

хатынны, аның сөйгән йөрәк җимешен мәсхәрәләгәннәр иде. Моның белән генә

дә тукталмады теге бәдбәхетләр, Фәрәдискә яңа һөҗүм башланды. Аптырагач, ул

качты, шәһәргә, бомжлар арасына... Менә әлеге бәхетле гаиләнең тарихы шуның

белән тәмамланды. Хәер, Сания үз авылына — Байтамакка кайтып китте, анда

атасыннан калган йорт исән иде...

Шундый заман иде бу: ул, беренче чиратта, ир-атларны тукмый, әгәр

тегесенең хатыны уяу булып, шул чакта иренә терәк була алмаса, тукмак

буласы гаилә башлыгын җир белән тигезләргә мөмкин!.. Ләкин Саниянең ул

вакытта эшмәкәр хатыны гына түгел, сәхнәләр тутырып җырлыйсы да килә

иде шул. Очып йөргән чагы иде... Ләкин тормышның гравитация көче аны

җиргә тартып төшерде. Ул хәзер бер авыл хатыны... Чибәр, булган, уңган,

ләкин ялгыз авыл хатыны иде... Сания әүвәл, тол хатын буларак, кеше ирләрен

аздырырга да каршы түгел иде, әмма бу озакка бармады. Тиктомалдан яшь

хатынны алыштырып куйдылармыни: ул андый максат белән йөргән ир-атны

капкасыннан уздырмас булды. Әлбәттә, шуннан соң гайбәтләр отыры ешайды

гына. Әмма хатын аның саен уҗым эзләп йөрүчеләргә катырак торды. Моның үз

сәбәбе бар иде, бер караганда, юк кына сәбәп тоелса да, хатын-кыз буларак аның

бәгыренә утырды: гомер булмаганны! Авылда ирләре өстеннән яшь киленнәр

типтерә торган заман башланды!..Саниядә хатын-кызда гына була торган эчке

горурлык уянып, ул авылның, авылның гына түгел, бар Җир шарындагы кыз-

хатыннарның дәрәҗәсен саклыйм дигән илаһи хис белән гомер итә башлады,

янәсе, гомум хатын-кыз кавеменең дәрәҗәсе өчен көрәште! Бу хис-тойгы

чынлап та илаһи иде, чөнки Сәхаби атлы бакча каравылчысы, туганы белән

күрешкәннән соң, шундыйга әверелде бит ул!.. Әлбәттә, гашыйк булып алулар

ара-тирә булгалады, ләкин аларны бер кулдагы бармак белән дә санарлык түгел,

Бәхти, Камай... Бәхтигә булган мәхәббәте клубта оештырылган хөкем белән

тәмамланды. Камайны да тиз онытты... дөресрәге, малайсытты ул аны. Ә менә

Мирза? Элек капка төбеннән матаен тырылдатып узганда, ул аның артыннан

таш атып калырлык дәрәҗәдә күрә алмый иде, аның ирен яклый алмаган

милиция-полиция токымыннан булганы өчен генә, әлбәттә!.. Теге көнне,

бармагы белән егетнең башындагы «тишеккә» орынып алганнан соң, хатынны

әллә нишләттеләр, алыштырып куйдылармыни! Үзгәрттеләр, бар җаны, күңелен

кузгаттылар! Кемнәр? Бары бер кеше, Мирза атлы, полиция булып эшләүче

таз Хәйбүш малае... Теге бармагы һаман кызышып тора әле. Рәхәтлек биреп

кызыша. Әлеге бармак аша кан тамырлары буйлап ниндидер серле кайнарлык

таралды, йөрәгенә чаклы барып җитте әлеге кайнарлык, шуннан бирле йөрәге

тиктомалдан еш-еш тибә башлады, «аритмия», диде фельдшер кыз. Сания аңа:

«Үзең аритмия син!» — диде. «Мирзага булган мәхәббәтем» дип әйтмәде әйтүен.

Бары «мәхәббәт аритмиясе» дип кенә сүзне шаяртуга борды. Шул рәвешле,

Мирзаның «тишек башы» харап итеп ташлады Сания атлы яшь, чибәр, тутырган

тавык кебек түгәрәк, дәртле хатынны. Бер аны гына түгел, Мирзаның үзен дә...

Ел саен күрше Сәлим аның бакча кишәрлеген кыса, яз җитүгә берәр буразнасы

булса да тегенең ягында адашып кала иде. Менә моннан соң аның бер карыш

җиренә тиеп карасын ач күзле күрше! Милиция үзендә генә булачак... Хатынның

хыял-уйлары татлы, бик тә татлы иде... Аллага тапшырдык инде...

Ә Хәйбүш малаен исә Ябалакта тагын да кызыклырак хәлләр көтеп тора иде!

Авылның бер кешесе чиркәү гөмбәзенә менеп кунган да шуннан җиргә сикерәм

дип куркыта! Имеш, Галин дигән адәмгә шул рәвешле үзенең ризасызлыгын,

каршылыгын белдерә!.. Берничә ел элек Галин, аның һәм башка күршеләренең

пай җирләрен алдап-йолдап алган да хәзер, ялган документлар ясап, ул җирләрне

бик кыйммәт бәядән үзе кебек икенче бер банкирга сатарга җыена икән. Үземнең

пай җиремдә фермер хуҗалыгы оештырам дип, бу кеше Галинның приказчигы

янына барган икән, аны куып чыгарганнар, бездә синең җирең юк, тагын килсәң,

муеныңны борып атып, башыңны кесәңә тыгып җибәрәбез, дигәннәр!..

Чиркәү Ябалак авылына карамый, ул элек күрше генә булган Зур Күл дип

аталучы рус авылына карый иде. Тик хәзер, ике авыл бергә кушылып, чиркәү

бер башта, мәчет икенче якта калса да, белмәгән кеше өчен ике Алла йорты да

бер авылда кебек тоелырга мөмкин. Мирза бу тирәләрне яхшы белә, хәтта чиркәү

гөмбәзенә менеп кунаклаган тракторчы Галләмне дә шундук танып алды.

— МЧС чакырттыгызмы? — дип сорады ул авыл советы сәркатибеннән,

килә-килешкә.

— Нинди МЧС ди монда! Ул сикерәм дип кенә түгел, чиркәүне үзем белән

бергә шартлатам дип яный бит. Вәт тинтәк! Салып алган да!..

— Шартлатам, дими! Бернинди бомбасы да юк аның! Ут төртәм, ди! Әнә, үзе

белән шешәләр дә алып менгән! Бензин яки керосиндыр! — дип сүз кыстырды

аның янында торган икенче берәү. Мирза шулай да, тиз генә участокка

шалтыратып, шәһәрдән ярдәм чакыртырга кушты. Үзе, төшеп китмәсен дип,

бер кулы белән каскасын тотты һәм Галләмгә кычкырды:

— Син нигә чиркәү башына менәргә булдың әле! Чиркәү причем монда?!

— Урыслар!.. Галин кебек комсыз урыслар басып алды безнең җирләребезне!

Менә, карап торыгыз, хәзер чиркәүләрен юк итәм мин аларның! Үзем дә бетәм!

Болай яшәгәнче! Ә син, Хәйбүш малае, Галинның әнчекләре белән сөйләшүләр

алып бар лучше! Монда терәлеп торганчы! Урысларны җыеп алып бар Галин

янына! Җиремне кире бирсә, тимим чиркәүләренә! Гөмбәзенең буявы да кубып

беткән инде. Әгәр Галин җиремне үземә кайтарса, моны буяп төшәргә дә могу

мин! Менгән менгән инде!.. Йә алып менгән буявымны калдырам!..

Җыелган халык арасында иң пошаманга калган кеше, әлбәттә, поп иде. Ул,

ара-тирә чукынып-чукынып ала да, чиркәүне яндыра күрмә дигәндәй, Галләмгә

ялвара, аннары ярдәм өмет итеп, җыелган халыкка карый.

— Ә Галин причём монда?! — дип кычкырды Мирза. — Ул урыс түгел бит!

Үзебезнең татар! Галиев аның фамилиясе! Мәннәви исемле ул, атасының исеме

— Мансар!

Әлеге хәбәрдән соң Галләм, авызын ачып катып калды, кулындагы бер

шешәсе аска тәгәрәп, үлән арасына килеп төште. Сары башлы бер малай, җәһәт

кенә йөгереп барып, шешәне алып килде дә полициягә сузды.

— Бензин исе килә моннан!

— Алдамыйсыңмы син мине, малай актыгы? — диде беркавымнан ис-хушын

җыеп өлгергән Галләм.

— Билләһи менә, Галләм абый! Татар ул! — дип кабатлады Мирза.

— Ник... нигә?.. Татар татарны талый башладымыни инде хәзер?!

— Давай, төш кире, Галләм абый!

Мирза килгән шәпкә игътибар итеп өлгермәгән икән: әлеге тамашаны карарга

җыелган халык тыныч иде. Хәтта араларында бармак төртеп хихылдап көлеп

куючылар да бар. Баксаң, тракторчы Галләмнең мондый гадәте күптән килә икән

инде. Ул өйгә исереп кайткан саен, хатыны, мин әниләргә китәм дип, капкага

йөгерә икән, Ә Галләм, аннан да җитезрәк, капка түбәсенә менеп баса да:

— Мине ташлап китсәң, хәзер үк баш белән җиргә кадалам! Синнән башка берәү

дә кирәкми миңа, Мәйсәрә! — дип куркыта башлый. Хәзер инде иргә, үлә күрмә,

синнән бүтән кемгә кирәк соң мин дип, хатын ялварырга керешә. Шуннан үзара

низаг, кул белән юып алгандай, юкка чыга. Галләм, үрмәләп, тик бу юлы бик озак,

көч-хәл белән ишегалдына төшә, аңа баскыч алып килеп өлгергән хатыны янында

күгәрчен кебек гөрли. Аннан соң бер култык астына Мәйсәрәсен, икенчесенә

баскычны кыстырып, лапаска таба теркелди. Анда исә кичә генә чабып алып

кайткан хуш исле йомшак бәти печәне таратылган һәм шул тирәдә җәен-кышын

йомырка салудан туктамаган унсигез тавык кына кайнаша.

Менә Галләм янә телгә килде:

— Попкаем! Гафу ит мине, зинһар! — дип кычкыра ул һәм беркавымнан әлеге

сүзләренә өстәп куя: — Мин монда гөмбәз буярга буяу гына алып менгән идем!

Тракторчы Галләм үзе белән эләктергән алтынсу буяу савытын тимерчыбык

ярдәмендә тәрегә асып куймыйча җиргә төшмәде. Хәзер менә начар ният белән

менгән дип әйтеп карасыннар! Кем әйтә ала шулай дип? Хәйбүш малаемы? Дәү

корсаклы поп атакаймы? Юк, поп атакай әнә чукына-чукына аңа рәхмәт укый!..

Читлек артына ябып кара инде син Галләмне моннан соң, Хәйбүш малае!..

Тракторчы Галләмне райүзәккә илтеп япмасалар да, әлеге вакыйганың

кайтавазы булмый калмады. Чөнки, Галиннан зарланып, тагын дистәләгән авыл

кешесе интернетта үзләренең дәгъваларын урнаштырган иде. Интернет заманы

килде дигәч тә, халыкның аннан файдаланып, азуы түгел иде бу. Әүвәл язмача хат

җибәреп карадылар. Тик аңа каршы килгән җавапны аңлый алмыйча бик озак

интеккәч кенә, бер мәктәп баласы әлеге шикаятьне интернетка урнаштырды. Ә

теге җавап түбәндәгедән гыйбарәт иде, арагызда, бәлкем, аңлаучы табылыр, авыл

халкының төшенеп җитмәве гаҗәп түгел, авыл кешеләре гомер-гомергә надан

бит инде алар! «Хөрмәтле Каргалар авылы (Ябалакны шулай дип татарчадан

татарчага тәрҗемә кылганнар!) кешеләре! Федераль законның №000 маддәсен

күздә тоткан хәлдә, регионнар мәнфәгатен кайгырткан канунның беркайчан да

булмавы һәм булмаячаклыгы сәбәпле, РФның №0000нчы маддәсенә нигезләнеп,

сезнең мөрәҗәгатькә җавап йөзеннән, РФның №00000да күрсәтелгән маддәсенә

таянып уйлап чыгарылган пунктын тормышка ашыру өчен һәм аны ахыр чиктә

гамәлгә ашыру нияте белән, сезнең хатка җавап итеп түбәндәге җавапны юлларга

мәҗбүрбез, чөнки халык белән эшләүнең тәртибе буенча бер ай эчендә без

сезгә теләсә нинди җавап җибәрергә бурычлыбыз.

Хөрмәтле каргалар! Элек фәлән колхозның сөрү җирләре булу сәбәпле, әлеге

җирләрнең ошбу колхозга Фәләнов алпавыттан калган булуын истә тоткан

хәлдә, тагын да арырак тикшереп, әлеге алпавытның Иван Грозный патшаның

бу җирләрне талап алу фактларын да бер тарихи вакыйга икәнлеген теркәп,

архивта озак актарынганнан соң да алпавыт Фәләнов хакындагы мәгьлүматлар

Мәскәү шәһәрендә 1912нче Урыс-француз сугышы вакытында Кутузовның

Мәскәүне махсус яндыруы сәбәпле, архив эшенең тәртибе югалган һәм шул

сәбәпле анда бүгенге көнгә чаклы рәт-баш булмау аркасында табылмады. Димәк,

сез хатта телгә алган Галин әфәнде бу җирләр белән үзе теләгәнчә файдалана

алмый. Үз чиратында каргалар да әлеге кишәрлекләрдән файдаланырга хаклары

булмауларын белергә тиешләр. Яңа җир кадастры законы уйлап чыгарылганга

кадәр, әлеге җирләр буш җирләр дип игълан ителгән булу сәбәпле, без бернинди

төгәл җавап юллый алмыйбыз.

Имза

Мөһер

Дата»

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 8, 2014

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: