Логотип Казан Утлары
Роман

Гарасат (дәвамы)

Кызым шаһит булып барырга җыенгач, безнең гаиләне эзәрлекли башладылар. Әүвәл акча тәкъдим иттеләр. Без баштарак риза да булган идек. Кызымның сөйгән егетенең атасы килеп, әгәр шул кабахәтне якларга уйласагыз, балаң мәңге бәхет күрмәячәк, дип каргап китте...

Романның башын монда укыгыз.

Кырмыска оясы

Ә каберне кем актарып атканны авыл халкының да беләсе килә иде. Әллүкинең,

бигрәк тә Әбелхәят чишмәсенең кая китеп юк булганлыгын беләселәре килә.

Соң! Шулай булмыйча! Соңгы вакытларда Байтамак гел табышмакка әйләнде.

Полиция, үзләре әйткәнчә, Борисны үтергән җинаятьчене дә көне-төне эзли.

Менә-менә очы табылды дигәндә генә — әйтерсең, әлеге серле йомгак белән тол

хатын Саниянең ата мәчесе уйный! — ул шундук югала да. Тагын эзли башлыйлар.

Халык: «Элеккеге Хәйбүш милиционер малае полиция Мирза да тапмагач инде

җинаятьчене!» — дип шаклар ката. Чөнки моңарчы участковый булып торган

милиционер Хәйбулланың малае туганда ук шымчы булып туган, аның борыны

этнеке кебек ис сизә, күзләре исә лачынныкы сыман үткен дип сөйлиләр! Тик

Хәйбүш малаеның башы-аягы илә җинаятьне ачу белән шөгыльләнергә вакыты

җитеп бетми: ул өйрәнә! Башкалардан! Телевидениенең барлык каналларыннан

да инде икенче дистә ел барган милиция-полиция турындагы фильмнарны

җентекләп карый, кинодагы һәр ачылган җинаятьне анализлап, үзенең кызыл

тышлы дәфтәренә теркәп бара!.. Кирәк урында кино төшерүчеләр белән бәхәскә

керергә дә ярата, аларның дөрес түгел, үзенең хаклы икәнлеген дәлилләп, сценарий

авторларына, режиссёрларга озын-озын хатлар яудыра иде...

Байтимер, аптыраганнан, җинаятьчене табучыга бер миллион сум бүләк

вәгъдә итте. Бу бик зур акча иде. Авыл халкы бу юлы Хәйбүш малаена көнләшеп

карады: «Табачак һәм теге миллионны кесәсенә тыгып та куячак!»

Ә Әллүки күлен кире үз урынына кайтарган кешегә нинди бүләк булачак? Бу

хакта Байтимергә Камай әйтеп ташлады һәм шундук нигә әйткәненә үзе дә үкенеп

куйды: Әллүки Борис фаҗигасе кебек үк Баймурзинның бәгырь үзәгендә таш

булып каткан бер кайгы иде. Чөнки әнә нинди сүзләр йөри бит: имеш, Байтимер

кайтып, үзенең агрофирмалары, агрошәһәрчекләре белән бу як халкының башын

катырмаган булса, мондый хәлләр, бәлкем, килеп тә чыкмас иде! Кырмыска

оясын шул кайтып бутый башлады бит! Самолётларында гына очса иде шунда

канә! Очалар бит әнә! Чуваш теге заманда ук галәмгә менде! Хатын-кызлар очты

галәмгә! Типсә тимер өзәрлек Байбулат малае, космонавт булып күкрәк киереп

йөрисе урынга, тирес корты кебек җирдә казынырга кереште!

Халыкның теле ачы иде, усал иде һәм, бәлки, алар хаклыдыр да әле? Алайса

нигә космонавтлар төркеме турында бер дә сөйләми ул Камайга?! Шул хакта

сүз чыгуга, кинәт кенә тел яшерә, сер саклый, янәмәсе! Ул сер түгел, сер ул,

әнә, элеккеге Әллүки урынында, сер ул зират буенда Борис гәүдәсе табылган

урында, сер ул Алтын Бәртәскә кайтып оялаган «шайка»ның кыланышлары!

Вәт ичмасам болар чып-чын серләр!..

— Бүләкне ике миллион итмисеңме, Байтимер абый? — диде Камай.

— Өч итәбез! — диде Байтимер ачу белән. Байтимер бик итагатьле, әдәпле

кеше булса да, соңгы вакытта холкында дуамаллык төсмерләре дә чагыла

башлады. Бала башы кадәр йодрыгы белән бер китереп сукса, кабан дуңгызын

бәреп үтерә алыр иде. Ләкин моңарчы беркайчан да тугарылганы булмады,

хәзер менә исә еш кына, иреннәрен кысып, тешләрен чыкырдата торган булып

китте. Чөнки Байтамактагы бу сәер хәлләрнең сәбәпчесе итеп, чыннан да, үзен

саный башлаган иде бугай ул?!

Нәрсә булса да эшләргә кирәк иде! Монысы көн кебек ачык мәсьәлә!

Халыкның тамагын ипи белән туйдырып кына гасыр буе җыелып килгән

тузанны кагып булмый, күрәсең. Җәмил хәзрәт хаклыдыр: Гарасат төтене

бар Рәсәй күген каплап алган да Җиргә аның аша Кояш нурлары үтеп керә

алмыйлар! Нурлы фәрештәләр үтеп керә алмый адәм балалары янына! Җәмил

хәзрәт элеккеге күл булган урынга барып Коръән чыгарга ниятләде. Аллаһы

Тәгалә ризалыгы өчен!.. Байтимернең саулыгы-сәламәтлеге өчен... Аллаһы кабул

итсен!.. Сәдакасын Байтимер үз куллары белән бирергә дип ниятләде...

Тик аңа кадәр... Әйе, Алтын Бәртәстәге «Әл-Рахим-Иуда» шайкасы аның бик

эчен пошырды. Ул, хәрби офицер буларак, бер план корды. Әлеге план аннан

башка тагын Камайга гына билгеле. «Кырмыска оясын тузгытырга вакыт!»

дигән карарга килде алар.

Ишегалды өстендә вертолёт асылынды, шуның артыннан ук тирә-юньне

ак төтен каплап алды! Камай биек таш койма аша кулындагы соңгы «төтен

җайланмасын» ыргытты да:

— Гарасат төтене килә өстегезгә! Кача алсагыз, тизрәк качып котылыгыз!

— диде.

Вертолёт коттеджга терәп салынган махсус мәйданчыкка төшеп утырды. «Әллә

Абрек Хөллиев яңадан терелеп кайтканмы?!» — дип аптырашты алтынбәртәсләр.

Чөнки вертолёт белән шул рәвешле өенә элек ул гына кайта торган иде. Шуның

артыннан ук ишегалды өстендә икенче вертолёт пәйда булды һәм аннан бау

баскыч суздылар. Беркавымнан әлеге баскычның очында чәбәләнгән бер адәм

күренде, аны вертолёт ишегеннән эчкә суырып алдылар.

— Мин хәзер үк Әл-Раисоффка шалтыратам! Җибәрегез мине! — дип боерды

вертолёт эчендәге Радий.

— Хет шунда әллә кемгә шалтырат! — дип җавап кайтардылар аңа!

— Сез ни имеете право! Миңа шалтыратырга мөмкинлек бирегез! Ул сезгә

барысын да аңлатыр!

— Кем соң ул синең Әл-Раисоффың?

— Сөләйман Әл-Раисофф ул — КГБшник!

— КГБ?! Син нәрсә, абзый, ычкындыңмы әллә?! КГБ күптән юк инде ул!

ФСБ! ФСБ диген ичмаса, адәм актыгы! Бәлки, ЦРУ яки Моссадтыр?!

— Юк! ФСБ түгел! ЦРУ да, Моссад та түгел! КГБ! — дип, аның саен үзенекен

тукыды Радий. Аның яшькелт күзләрендә алдау чаткылары сизелмәде, күрәсең,

ул ниндидер бер җитди оешма хакында сүз алып бара иде.

— Җиргә төшкәч, шалтыратырсың! Хәзер без синең теләгеңне үтәп, кире

җиргә төшерәбез. Тик парашютсыз гына!

— Бәхти абый! Алла хакы өчен дим, шалтыратырга рөхсәт ит, зинһар!

— Аһ, шайтан, син минем исемне каян беләсең әле?

— Беләм... Аннан соң сөйләрмен!

Ул изүен аерды һәм аннан бауга эленгән тәре алып:

— Ышанмасаң, менә тәре үбеп ант итәм!

Бәхти йодрыгы белән аның колак төбенә томырды һәм ачулы тавыш

белән:

— Әйдә, мари сазлыгына ташлыйбыз моны! — дип кычкырды. — Беркем

дә эзләп таба алмасын!

 

Үч алучылар

Хөллиев коттеджыннан җәмгысе утыз өч кешене җыеп алдылар. Законсыз

коралланган өчен боларны шундук полициягә озатырга кирәк иде. Ләкин Байтимер

ашыкмады, чөнки ул алар арасында үзенә таныш булган егетләрне, ир уртасы

кешеләрне очратты. Иң гаҗәбе шул: аларның һәркайсында Радий сейфында мәгълүмат

бар һәм үз куллары белән язылган ике-өч битлек кәгазь төпләнмәләре сакланган.

Байтимер әүвәл үзенә таныш өч егетне чакыртып кертте. Болар теге вакытта

фермер хуҗалыгы ачабыз дип кредитлар юнәтеп йөргән һәм җир алган Мөсәлим,

Хафиз һәм Ясәви атлы егетләр иде.

— Сезгә нәрсә җитмәгән инде, егетләр? — диде ул, аларны каршысына

утыртып. Алар өчесе берьюлы аның өстәлендә таралып яткан кәгазь

төпләнмәләренә төртеп күрсәттеләр. — Анда барысы да язылган!

— Язылганны укыдым мин. Менә, Ясәви, син үзең дә аңлат әле? Син зур суммада

фермер хуҗалыгың өчен кредит алган идең. Бар нәрсәң дә бар иде югыйсә?

— Ул кредит башымны ашый язды минем. Акчаны алган чакта банк белән

төзелгән договорны игътибар белән укымаганмын. Хәер, алар адәм танырлык

түгел иде, вак хәрефләр белән кырыйда язылган искәрмә буенча минем

кредитның проценты, банк ягы ихтыяры буенча ай саен арттырылырга мөмкин

икән! Өстәвенә мин кредит алган банк банкрот булды, аны икенче зуррак банк

үзенә кушты һәм теге договор нигезендә процентны биш тапкыр арттырып

куйды! Мин нишләргә тиеш идем? Бауга менәргә! Асылыныргамы?! Рәхмәт,

Радий коткарып калды, дөресрәге, аның янына качтым. Мин югалгач, гаиләм

өстенә ябырылганнар, карт анам белән хатыным йөрәк чирләре башланып, җан

тәслим кылдылар. Радий акча бирде, көчкә түләп котылдым дигәндә, тагын

мин белмәгән «неустойка» килеп чыкты. Ике баламны туганнарга яшереп,

Радий янына качтым. Ул тагын акча бирәм дигән иде. Менә шундый фермер

инде мин, Байтимер туган!.. Әнием белән хатыным хакына! Әйе, мин хәзер

барысына риза! Югалтыр нәрсәм юк! Шул... балалар инде!

— Аңлашылды, — диде Байтимер күңелсез генә. — Бу Радийга андый акча

кайдан килде икән соң?

— КГБ биреп тора иде! — диде Мөсәлим атлы икенче «фермер».

— ФСБ?

— Юк, КГБ! — дип кабатлады ул һәм чират үзендә булганлыктан, өстәмә

мәгълүмат бирде:

— Минем җирне зур инвестор үзенә оформить иттерде! Минекен генә түгел.

без җирләре янәшә булган икәү идек, икенчесе — элеккеге колхоздан сакланып

калган «Чишмә». Аның рәисен дә, директор дип атала иде инде ул, мине дә

китереп кыстылар. Глава сүзенә ничек каршы барасың?!

Мөсәлим сөйләп бетергәч, Хафиз дигәне сөйли башларга керешкән иде,

Байтимер аны шунда ук туктатты:

— Аңладым, туган, аңладым. Монда син бик тәфсилләп язгансың! — диде һәм

өстәп куйды: — полиция-мазар килеп чыкканчы, тизрәк өйләрегезгә сыпыртыгыз!

Мин сезне берничә көннән чакыртырмын, — диде ул аларның һәркайсына кул

биреп. Тегеләр куанышып таралыштылар. Байтимер калганнары белән очрашып

сөйләшеп тормады, дәфтәр-төпләнмәләрдә барысы да язылган иде. Беркавымнан

егетләрнең Ясәви атлысы кире әйләнеп керде һәм, Байтимер каршына килеп:

— Байтимер абый, Сезгә дә алтыннарны, нуу, агрофирма өчен акчаларны

Мәскәү ФСБысы биргән бит, әйеме? — Шулай дип сөйлиләр бит, Байтимер

абый. Сине, космоска очырмыйча, җирдә генә калдырыр өчен!.. — диде.

— Ә нигә нәкъ менә мине? — Бу хәбәр Байтимернең үзенә дә бик кызык

тоелды. — Нигә нәкъ мине? — дип кабатлады ул соравын.

— Чөнки син татар бит! Татарлар тырыш, үҗәт халык, космоска менгерсәң,

элек безнең бабалар бар җирне үз кулында тоткан кебек, космосны да басып

алырлар дип курыкканнар, ди, имеш?

— Имеш кенәме? Син чынлап та шул әкияткә ышанасыңмы, Ясәви?

— Халык сөйләгәч инде... Җирдә генә эшләсен дип, сиңа күп алтыннар

биргәннәр, ди. Кирилл попка биргән шикелле.

— Нәрсә, Кирилл атакайга да биргәннәрмени?

— Ул чиркәүгә йөргән һәр кешегә алтын тәре өләшә. Радийда да бар андый.

Ул аны махсус тикшерттерде, чын алтыннан коелган ди...

— Ә мин алтыннарны үзем таптым, җир астыннан, — дип куйды Байтимер,

әлеге хәбәрдән уйга калып. Ясәви ишек ягына таба борылды.

— Ә сезнең максат нинди иде соң? Шулай гомер буе качып яту идеме?

— дип сорады аннан Байтимер.

— Юк, — диде тегесе. — Җәберләүчеләрдән үч алу иде!..

— Сәнәк сугышына күтәрелепме?

— Нигә сәнәк сугышы?! Безнең чын автоматлар бар иде!

— Алай икән, — дип куйды Байтимер һәм, чыгып кит дигәнне аңлатып,

кулы белән ишеккә ишарәләде. Янәсе, бәласеннән баш-аяк, югыйсә әллә нинди

сүзләр сөйли башладың!.. Боларны һич кичекмәстән полициягә тапшырырга

кирәк, дигән карарга килде ул Ясәви белән сөйләшкәннән соң. — Нигә мин

алардан тикшерүче кебек сорау алып утырам әле? Бу полиция эше бит.

Бу вакытта полициядә эшләүче Хәйбүш малае үзе дә ишектән килеп кергән иде.

— Байтимер Баймурзин! Нинди башбаштаклык бу? Нигә бандитларны безгә

тапшырмыйча монда җыеп ятасың?!

— Җыеп ятмыйм. Син килгәнне көтеп утырабыз менә... Бар, алып кит

һәммәсен җыеп.

Хәйбүш малае мәсьәләнең шулай җиңел генә хәл ителәсенә ышанып

бетмәгән иде, күрәсең, ул өстәлгә якынрак килде һәм бу юлы тыныч тавыш

белән генә, хәтта мескенләнгән кыяфәттә:

— Байтимер абый, әйдә, сөйләшик әле. Сиңа проблема кирәк түгел бит,

әйеме?! Хәзер бит синнән сорау алулар башланачак, тинтерәтеп бетерәчәкләр

үзеңне. Әйдә, болай эшлибез: бу банданы мин... ну, тагын ике-өч полицейский

белән инде, мин, без тоттык. Син бары шаһит кенә булып катнашасың! Ничек

бу фикер, ә? Байтимер абый?

— Алар — КГБ кешеләре, — дип куйды Хәйбүш малаеның бу оятсызлыгына

ачуы килгән Байтимер.

— КГБ? Чынлапмы? Шаяртасыңдыр?

— Миңа ышанмасаң, үзләреннән сора!

Бу хәбәр Хәйбүш малаеның колагына да килеп ирешкән иде инде, тик ул аңа

ышанмады. КГБ чаклы КГБ нигә боларга акча биреп торсын инде! Бандитлар

бит болар? Ләкин Байтимер дә шулай дип торганда, ышанмыйча да булмый!

Беркавымнан ул телгә килде:

— Байтимер абый! Синең КГБда танышларың бардыр инде? Синең акчаң

күп бит хәзер. Атаклы кеше.

— КГБда юк, ФСБда бар, — дип куйды тегенең тел төбен аңлап алган

Байтимер.

— Юк, — диде беркатлы Хәйбүш малае, — ФСБ кирәк түгел, НКВД, то есть

КГБ кешесе кирәк. Будто бу операцияне без бергә әзерләгәнбез...

— Бар, энем, мешать итеп йөрмә монда, бандитларыңны моннан җыеп алып

кит тә! — диде Байтимер, янә ишеккә күрсәтеп. — Болай да күпме эшемне

калдырдыгыз!

— Байтимер абый, ә син шаһит булып барырга ризамы соң?

— Риза! — диде Байтимер һәм янә ишек ягына таба ишарәләде.

Дөрестән дә, аның вакыты тар иде, чөнки өстәл тартмасында калганнарның

да дәфтәр-төпләнмәләренең күчермәләре бар, Байтимернең тизрәк шулар белән

дә танышып чыгасы килде. Бу якларда инде хуҗа кеше буларак ул барысын да

белергә тиеш бит!.. Байтимер ишекне эчке яктан бикләп куйды да, янә өстәл артына

барып утырып, баягы тартманы ачты һәм укый башлады: «Минем максатым — үч

алу! Карагыз әле сез Галин дигән көтүче малаеның ничек кылануын! Янәшәсендә

сыңар телем ипигә тилмергән авыл кешеләре яшәп ята. Ә ул җиде миллионга

биотуалет эшләтте! Унсигез миллионга коттедж түбәсен яптыртты! Бу бит күрә

торып мыскыл итү! Боларга каршы көрәшкә күтәрелер вакыт җитте!»

«Турханов малае исерек килеш кинодан кайтып барган бер төркем яшьләрне

таптатты. Минем кызыма, бәхеткә каршы, зыян килмәгән иде. Калганнар

барысы да һәлак булды. Кызым шаһит булып барырга җыенгач, безнең гаиләне

эзәрлекли башладылар. Әүвәл акча тәкъдим иттеләр. Без баштарак риза да

булган идек. Кызымның сөйгән егетенең атасы килеп, әгәр шул кабахәтне

якларга уйласагыз, балаң мәңге бәхет күрмәячәк, дип каргап китте. Кызым

кире уйлады. Акча алмадык. Шуннан соң кызымны тотып көчләделәр, аннан

соң көчләүчеләргә каршы да судка гариза язгач, бөтенләй урлап ук киттеләр.

Мин кызымны кайда яшереп тотканнарын беләм! Барыбер табачакбыз! Радийга

рәхмәт! Ул булышам, диде! Түрә малае төрмәдә черергә тиеш!»

«Без, татар, чуваш, удмурт Үзәкнең 309-Ф3 (01.12.2007) карарына каршы!

Ул безнең милли хисләребезне мыскыл итә! Ябалак мәктәбендәге хәлләр (Бар

милләтләрнең татар телен өйрәнә башлаулары) ул диңгездәге бер тамчы гына!

Татарстаннның 80 процент байлыгын суырып яталар!

БМО Генераль Ассамблеясенең 1966 елның 19 декабрендә кабул ителгән

халыкара пактын Рәсәй хөкүмәте кайчан тормышка ашырырга уйлый?! Без бу

илнең лаеклы халыклары, без телебезне күрәләтә кисүгә, гильотина астына

куюга каршы! Радийның элемтәләре бик зур! Ул бергәләп көрәшик диде!»

«Америка белән Ауропа әүвәл Әфганстанны, Гыйракны канга батырдылар,

аның артыннан Ливия, Сүрия! Без аларга каршы терактлар оештырачакбыз!

Радийның коралы күп!»

«Әтинең байлыгын җыен әтрәк-әләм талап бетерде. Фамилиям Хөллиев булмаса

да, мин аның барыбер бердәнбер малае. Миндә аның каны ага. Байтамактагы, Алтын

Бәртәстәге коттеджларына минем тулы хокукым бар! Докажу мин моны, докажу!

ДНК дигән нәрсә бар бит әле! Чәчен кисеп алам да... Кабере монда гына бит!..»

Түбәндәге язма ни өчендер кызыл кара белән аркылы-торкылы сызылган иде:

«Минем җаным икегә бүленде, кыл урталай бүлендем. Мин үземнең динемнең

сафлыгы өчен ахыргача көрәшәчәкмен! Радий син хаклы, ди. Мин аңа ышанам.

Ул — мине аңлаган бердәнбер кеше! Әтине минем үтергәнне Радий белә. Ә

башкалар мине тилегә санадылар!..»

Байтимер әлеге дәфтәрләрне укып чыкты да уйга калды. Нишләргә болар

белән дигән сорау битәрләргә керешкән иде аны. Шулчак ул, җәһәт кенә

урыныннан торып, каминга ут элдерде һәм әлеге күчермәләрнең барысын да

диярлек утка ташлады. «Бәласеннән баш-аяк...» — дип пышылдады ул. Кулында

бер генә дәфтәр сакланып калган иде, ул аны башкалар белән бергә утка атмады,

яшереп куйды. Әлеге дәфтәрдә атасын үтерүченең язуы иде...

Нәкь шул кичне районның полиция бүлеге башлыгы Колоколов та дәфтәрләрнең

төп нөсхәсен утка атты. Ул да Байтимер кебек берсен генә саклап калды. Анда

Америкага каршы өндәүләр язылган иде... Дәфтәрләр төтенли-төтенли яндылар да

әлеге аксыл төтен, морҗа аша һавага чыгып, күккә күтәрелде һәм үзенә бертөрле

аерым болытлар хасил итте. Алар кайчандыр, кайдадыр барыбер җиргә яңгыр булып

явачак иде... Әлегә бу аксыл болытлар башкалары рәтендә күк хозурында йөзә

һәм алар һәммәсе бергә, Җәмил хәзрәт әйткән гарасат төтеннән оешкан болытлар

кебек ишәеп, күбәеп, авыраячаклар, төсләре каралачак һәм яшен утлары белән

күк гөрелтесе аларны Җир шары өсте буйлап таратачак иде...

Берничә дин нигезләрен яхшы үзләштергән Радий Гарасат мәйданының ни

икәнлеген яхшы белә. «Без бит халыкны Гарасат мәйданына этәрүчеләр түгел,

киресенчә, күк йөзебездәге Гарасат төтене, болытлар хасил итеп, өстебезгә яумасын

өчен көрәшүчеләр!» — диде ул Байтимергә, икесе генә калгач. «Син демогогия

белән шөгыльләнәсең, Радик! Үзең сафлык өчен көрәшәбез дисең, үзең сатлык

Әл-Рәисофф командасында икәнсең!» Радик Байтимернең бу соравыннан соң

көлемсерәп куйды: «Алар безгә күп итеп акча бирә! Без үзебезнең максатларны

тормышка ашыру өчен, дошманның байлыгыннан файдаланабыз! Мин бу сүзләрне

беркемгә сөйләмәскә «подписка» бирдем! Ә менә сиңа сөйлим!.. Беләсеңме, нигә

сөйлим? Әйтәм, чөнки син үзең дә «подписка» биргән кеше! Бик теләсәң дә, мине

сата алмыйсың син, туган!» Байтимер аптырап башын чайкады, Радикка каршы

әйтерлек сүз тапмады ул. «Син, мөгаен, психический авыру кешедер?» — дип кенә

куйды. Тегесе аның бу сүзләренә каршы үпкәләр дип уйлаган иде, ләкин киресенчә

килеп чыкты: Радик ямьсез дәү авызын чабата чаклы итеп ерды һәм: «Син дә

сау-сәламәт түгел, Байтимер коллега!..» — диде. Бу сүзләрне шундый ышаныч

белән әйтте ки, әйтерсең, ул авыруга иң дөрес диагноз куйган табиб иде. Бигрәк

тә Байтимерне Радикның оятсызлыгы шаккатырды! Нигәдер ошый башлады аңа

бу башкисәр егет. Әнә, нишли, рөхсәтсез-нисез барып ачык тәрәзәне ябып куйды,

әйтерсең, аларның сөйләшкәнен урам якта тыңлап торалар иде. Алар шуннан соң

да байтак сөйләштеләр, дөресрәге, Байтимер тыңлап кына утырды. Соңыннан

Радик урыныннан торды да: «Маргарита Ситдыйковаң, сине уйлап, Парижында

саргаеп ята анда. Каенатаң полковник Ситдыйков отставкага китте!» — дип куйды.

Байтимер: «Тәмам ычкынган икән инде бу!» — дип уйларга да өлгермәде, тегесе

сүзен дәвам иттерде: «Үз акылымда шул мин, Баймурзин! А это плохо, для меня

плохо... Урысны урыс үзе юкка чыгара, татарны — татар... яһүдләр дә шулай ук.

Тик алар, урыс белән татардан аермалы буларак, үз-үзләрен күрәләтә ашамыйлар,

кыланмышлары юкка чыгарачак аларны. Котырган урыс аюы таптап китәчәк

аларны... Урыс аюы гына түгел... Гитлерны искә төшерегез, аның яһүдләргә булган

мөнәсәбәтен... Грузин Сталинның!.. А это плохо, очень плохо...»

Байтимер Радий-Радикны полициягә тапшырмады. «Әлиф. Ләм. Мим»,

— диде тегесе, ишектән чыгып киткәндә. «Әлиф. Ләм. Мим», — дип кабатлады

Байтимер авыз эченнән генә...

Бу хәлләрдән соң Байтимернең кәефе китсә дә, тора-бара әлеге вакыйгалар аны

кайбер уйларга да этәрде. Беркөнне Илдар Гыймаевка ничек язарга кирәклеген

өйрәтеп торган Камай хаклы. Нәрсә ди бит: әгәр син җир эшкәртү турында язасың

икән, сука турында гына түгел, аны уйлап чыгарган «Плуг» фамилияле немец

турында да белергә тиешсең; җирләрнең барысын да сукаларга ярамаганлыгын,

ягъни кайбер урыннарда өсне йомшарту да җиткәнлеген сиңа агрономнар үзләре

аңлатыр, баш ватып торасың булмас, тик менә син шул җирдәге суалчанның

нинди файда китергәнен, тракторчының кәефе нидән яхшы икәнлеген дә искә

алып язсаң, чынлап та җир турында, игенче хакында җүнле әйбер яза алырсың. Бу

гына түгел әле, тракторчы тире белән җиргә ялгыш тамган бер тамчы солярканың,

әлеге җирдә үсеп җитеп, фураж яки печән булачак культураларның ахырда, сыер

корсагында эшкәртелеп, барыбер сөткә әйләнәчәген һәм теге әйткән солярка

тамчысы белән бер стакан сөтнең бәһасе нигә тигез түгел икәнлеген дә исбатлап

бирә алсаң, син чынлап торып әйбәт журналист, ләкин язучы-әдип түгел әле.

Әдип булып сүз әйтү өчен, солярка белән сөт бәһасенең гаделсез аермасын яхшы

белгән тракторчының арып өенә кайткач, хатыны нигә тавыш чыгарганлыгын

ачыклап, ахыр чиктә тракторчының барысын да ташлап, шәһәргә күченеп китү

турындагы уйларын сурәтләп бирә алсаң, син почти язучы. Тик чын язучы түгел

әле. Чын язучы булыр өчен, җирдәге әлеге икмәкне үстергән Кодрәт иясенең

Җәбраил фәрештәсе аша сиңа, нәкъ менә сиңа вәхи килүе кирәк. Җәбраил

фәрештә әйтеп тора, әдип дигәнең язып кына бара. Чын язучы менә шул булыр.

Син күккә кара да колак салып тыңлап бак: берәр нәрсә ишетәсеңме, юкмы?

Юк, ишетмәячәксең: әгәр син чын язучы булсаң, әлеге вәхи сине өстәл артына

үзе куып китерәчәк!..

— Камай, син алай бик акыллы булгач, әйт, нишлибез бу күл белән? Теге

фермер кисәкләре белән? — диде Камайның күп сөйләшүенә эче поша башлаган

Байтимер.

— Байтимер абый. Мин бит боларны юкка сөйләмим. Үзем сөйлим...

сөйләгәндә башка вәхи килә тора.

— Пәйгамбәрме әллә син вәхи килергә?!

— Пәйгамбәр түгел, Байтимер абый, соңгы пәйгамбәр җиргә килеп киткән

инде. Менә тыңлале син: бер яһүд бала коляскалары чыгара торган заводта

слесарь булып эшли, ди. Хатыны моңа әйтә икән: «Абрам, син көн саен

булса да берәр деталь кыстырып чык, алайса бу хезмәт хакыңа гына яшәрлек

түгел», дип. Хатын дөрес әйтә бит, дип уйлый Абрам. Мин көне-төне эшлим,

барыбер җүнләп акча түләмиләр. Ә үзләре хезмәт хакын премияләре белән бергә

капчыклап алалар. Күршедәге берни эшләмәгән малайлары затлы машиналарда

утырып йөри! Ә минем хәтта яхшы велосипед алырга да рәтем юк! Шуннан соң

яһүд булачак балаларына коляска җыяр өчен көн саен заводтан берәр деталь

чәлдереп чыга башлый. Шулай бер капчык тимер-томыр җыелгач, яһүд алардан

коляска җыярга утыра. Берзаман Абрам хатынына әйтә: «Карале, Сара, ничек

кенә җыеп карасам да, барыбер пулемёт килеп чыга бит болардан», — ди!

Дөньяга ачулы яһүд бала коляскасын да пулемёт эшләгән кебек эшли...

— Бер дә кызык түгел, морале нидә?

— Миңа да кызык түгел, кызганыч, аяныч бу! Байтимер абый, шуңа күрә

сөйләвем дә. Син агрофирмадагыларга никадәр генә яхшылык кылма, алар

барыбер көн саен берәр көрәк сабы булса да сындырачаклар. Әллә, мин әйтәм,

үзләренә атап җир бүлеп бирергәме икән?

Байтимер үзе дә шул хакта уйлана иде, Камайның фикере күңеленә хуш килде:

— Андый исәп бар минем, — диде ул.

Камай янә шаяртырга кереште:

— Әйттем бит мин сиңа, Байтимер абый, мин Илдарга юкка гына акыл

сатмадым. Үземнең дә шундый нәрсә башка килде менә. Тагын... теге мәзәктәге

яһүд малае кебек. Сөйлимме?

Камай җавап көтеп тормады, чираттагы мәзәген сөйли башлады:

— Атасы малайны кибеткә балга җибәрә, ләкин акча бирергә оныта. Малай

кибетчегә чүлмәген суза да: «Тутырып бал салыгыз!» — ди. Кибетче чүлмәкне

тутыра. Шуннан малай моңа: «Үзем белән акчам юк икән, иртәгә әти китереп

түләр!» — ди. Кибетче кычкырып җибәрә: «Беләм мин сезнең иртәгәгезне! Бир

чүлмәкне кире!» — ди дә балны яңадан бушата. Малай буш чүлмәкне алып

эченә карый һәм: «Дөрестән дә, әти хаклы булган бит! Монда миңа ике-өч

бутербродлык бал калган әле!» — ди. Юкка акыл сатмадым мин Илдарга, так

что... безгә дә калды бер-ике бутербродлык, Байтимер абый.

Кем әйтмешли, теләгән — әмәлен, теләмәгән сәбәбен табар. Байтимернең

урман буенда әле кул җитмәгән шактый җир кишәрлекләре бар. Ул әүвәл теге

өч егетне — Ясәви, Мөсәлим һәм Хафизны чакыртып алды. Әлбәттә, болар

биш куллап риза булдылар, чәчебез белән җир себерсәк себерәбез, менә дигән

хуҗалыклар оештырабыз дип вәгъдәләр иттеләр. Шуннан соң Байтимер калган

халыкка да җир кишәрлекләре хакында игълан итте. Әлбәттә, моңа төрле карашлар

булды. Күбесе агрофирмада эшләп, акчасын гына алырга күнегеп киткән һәм

андыйларның муеннарына камыт кияселәре килмәде. Хәер, андыйларның

гаиләдә булышыр кешеләре юк иде. Моны ишетүгә, иң беренче булып кытай

Миңҗан колагын торгызды: янәсе, кешеләр табабыз, табабыз. Чөнки Кытайда

аның туганнары, кардәшләре байтак әле. Тик Байтимер аны шунда ук тыйды:

«Кытай туганнарың Нөкрәттән дә качып киттеләр», — диде. Әлбәттә, Миңҗанга

каты бәрелергә ярамый, Байтимер җайлап әйтте: янәсе, Рәсәйдә әлегә кануннар

тәртипкә китерелеп бетмәгән, кытайлар, имеш, демократиягә өйрәнгән халык,

түзә алмаслар, аларга бик кыен булыр. Соңрак, соңрак килер кытай туганнарың...

Дөньялар иминләнгәч, Рәсәйдә чын демократия башлангач... Ә үзе башкача уйлый

иде: Себердә менә дигән татар яшьләре бар! Күбесе марҗа итәге астында эчеп яки

наркотиклар белән кырылып бетеп бара! Менә шул егетләрне чакыртырга кирәк!

Шәһәр ерак түгел, теләгәннәре югары уку йортларына керер! Әгәр дөнья буйлап

сибелгән татарны монда тартабыз икән, моның бернинди сәяси дә, икьтисади

да гаебе юк лабаса! Чөнки аларның күбесенең бабалары Столыпин вакытында

китеп урнашкан, аннан соң инде, әлбәттә, кулак оныклары! Рәхмәт Миңҗанга! Бу

план шәп план иде! Чү! Мондый максат әтисе һәм Илдар Гыймаевта да бар иде

түгелме соң? Себердән сәяхәттән кайткач, шулай дип хыялланып утырганнары

хәтерендә әле. Хәтта Илдар Гыймаев кайбер яшьләрне монда кайтарырга

дигән уйлар белән янып та йөрде. Араларында бик талантлы аспирантлар бар,

өстәвенә үзләре шигырьләр дә яза. Илдар менә шуларны тартырга уйлаган иде

Казан тарафына. Тик монда аның әлеге фикеренә колак салучы булмады бугай,

егет соңыннан үзе дә суынды. Кыскасы, себердәге егет-кызларны бу якларга

кодалау уен Байтимер күңеленә ныклап салып куйды. Әүвәл авылдашлары белән

мәсьәләне хәл итеп бетерәсе бар, чөнки, гаиләләре ишле булганнар Байтимернең

ошбу фикерен күтәреп алдылар. Бер түрә, аның бу фикерен тыңлап торганнан

соң, бармагын чигәсенә куеп күрсәтте, янәсе, нигә үз җирләреңне таратасың?!

Ләкин Байтимернең карары катгый иде: аның агрофирмасында аннан башка да

җитмеш сигез мең гектар җире бар. Агрофирма өчен шуннан да артыгы кирәк

түгел, моның шулай икәнлеген тормыш үзе күрсәтте ләбаса! Аннан... аннан

соң аның исәбе — акрынлап агрошәһәрчек төзү. Моны югары җитәкчелек биш

куллап күтәреп алачак, моның өчен башка җирләр дә табылачак! Галин никадәр

генә бай һәм элемтәләре көчле булса да, югары җитәкчелектән узып, берни кыла

алмаячак! Байтимернең башы «Наполеонныкы кебек эшләде», соң чиктә, әгәр бу

планнар барып чыкса, ул Галинны да үз итәге астына җыеп кертәчәк, чөнки теге

җир белән берни эшләми, бөтен максаты — бәя арттырып, кишәрлекләр сату.

Әмма әлегә бу аның яшерен сере иде, ул ошбу фикерен бер генә кеше белән, ул

да булса, Камай белән генә уртаклашты. Дөрес әйтә, Камай мең тапкыр хаклы:

халыкны җиргә беркетү өчен, башка ысуллар хакында уйларга кирәк, югыйсә,

агрофирмада көрәк сабы сындырырга йөрүчеләр байтак бит. Үзе күреп тора.

Аларны гаепләп тә булмый, инкыйлабтан соң халык җирдән бизгән, дөресрәге,

биздерелгән иде бит инде! Әнә, урыс халкының канында «крепостное право»

дигән коллык хисе һаман бар әле. Урысны ялкау дип сүгәбез сүгүен, тик аңларга

кирәк, «крепостное право» вакытында халыкның кабыгы гына калган иде бит!

Ә бу исә берничә гасырга сузылган чир, бәла, фаҗига!

Байтимер Баймурзин җир кишәрлекләрен һәр теләгән гаиләгә ун елга арендага

бүлеп бирде. Ун елдан соң алар аны арзан бәягә (һәрхәлдә базар бәһасенә түгел!)

сатып алырга хокуклы иде. Бу хакта килешү төзелде һәм бу килешүне ун елдан

соң да үзгәртеп булмаслык иде. Шуның белән халык күңеленә ныклы ышаныч

саласы килде аның. Ә үзенең күңелендә шик-шөбһә сакланып калды...

Әлеге шөбһәләрнең хаклыгы кыш көне үк беленә башлады. Теге өч фермер

һәм тагын дүрт гаилә (егерменең дүртесе генә!) кыштан үз җирләрендә кар тоту

хәстәрен күрделәр. Кыш буе юлдан кайтып кермичә, арзанрак ашлама юнәтү,

кредит мәсьәләләрен кайгыртып йөрделәр. Калганы кыш буе мич башында

түшәмгә төкереп ятты. Ләкин шулай да Байтимер өметен өзмәде. «Ләм, мим.

— диде аңа теге вакыттагы галәм тавышы. — Әлиф. Ләм. Мим...»

Кайбер кешеләр аның ниятенә шик белдереп карасалар да, Байтимернең

күңелендә исә авылдашларына карата барыбер ниндидер ышаныч бар иде әле.

Нишләтәсең, бер дә шөбһәләрсез булмас инде ул... Әле күптән түгел генә күңелгә

ятышлы тагын бер яңалык билгеле булды: Ясәви фермер, көздән үк елга буеннан

бака кашыклары җыеп урнаштырып куйган, кыш буе хуҗалыклардан тавык тизәге,

көл җыйды ул. Тавык тизәге дигәннән, бу хакта Изольда Рафинадовна белән махсус

килешү дә төзегән: тегесе кыш буе фермадагы тизәкне махсус урыннарда җыеп бара

да, аннан соң кирәге булган саен, Ясәви килеп алырга тиеш. Ясәви бик җир җанлы

кеше булып чыкты: ул үзенә тигән җирләрдән көздән үк туфрак җыеп чыккан

һәм кыш көне аны лабораториягә алып барып тикшерткән. Ул хәзер кайсы басуга

нинди ашлама кертәсен һәм нәрсә чәчәсен белә. Байтимер уңышыгызны беренче

елны үзем сатып алам, ул турыда кайгырмагыз, дигән иде. Ясәви аңа гына ышанып

ятмаган: экологик чиста яшелчәгә шәһәр рестораннары белән килешүләр дә төзеп

кайткан. Шуңа күрә ул органик булмаган ашламалар урынына яшелчәләрдәге

«химикат»ларны үлчи торган приборлар юнәтү артыннан йөрде, булган акчасын

шуларга сарыф итте, күп итеп төрле этикеткалар бастырды.

Әгәр аның фермерлары үз җирләреннән яхшы гына уңыш җыеп ала икән,

хакимият аларга киләчәктә эшләрен стимуллаштыру өчен грантлар да вәгъдә итте,

хәтта бу буш вәгъдә генә булмыйча, һәркайсы белән якынча килешү дә төзелде.

Әле яз җитмәгән, җир кардан ачылмаган, мондый матур хәбәрләр белән кәефне

кыра торганнары да булмады түгел, әлбәттә. Нәкъ шундый вакытта Гыймаев аңа бер

язмасын китереп тоттырды. Байтимер Илдарны бик хөрмәт итә, аның төпле егет

булуы ошый, язганнарын да бик теләп укып бара иде. Бигрәк тә, Батырша бунты

хакындагы мәкаләсе гыйбрәтле, аннан да бигрәк Батыршаның патшабикәгә язган

хаты өскә салкын су койгандай итә иде. Шуңа күрә «крепостное право» хакындагы

мәкаләсенең кулъязмасын да теләп алды, укып чыккач, сөйләшербез, диде. Ләкин,

кызганычка каршы, әлеге язма аның күңеленә бер дә өмет чаткылары өстәмәде.

Камай да укыган иде, бер кичне алар бу хакта өчесе җыелып сөйләштеләр.

Крепостное право хакында тарих дәресләрендә дә мәгълүматлар бар,

алар берсе дә яңалык түгел иде, ләкин Гыймаев аны үзенчә шәрехләгән.

Чөнки Рәсәйдәге әлеге галәмәт сәясәтчеләр, галим-белгечләр тарафыннан да

төрлечә бәяләнә, бертөрле генә караш юк. Бер караганда, крепостное право

дәүләткә җитештерүне арттырырга, ул вакытта илдә хөкем сөргән төрле авыр

мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек биргән. Чөнки ул менә дигән чыбыркы

һәм шуның өстенә богау да бит әле.

Мәскәү дәүләте крестьянны кол итүдән баштарак файда күргән кебек булса

да, «колларның» хезмәт җитештерүчәнлеге түбән булу сәбәпле, авыл хуҗалыгы

тагын да арткарак тәгәри. Иң мөһиме — ничә буын халыкта, җир кешеләрендә

битарафлык дигән бик яман чир тәрбияләнә. «Ашау — байдан, үлем —

Ходайдан», дигән психология сеңә. Ә инде милләткә, аның менталитетына

берәр төрле зарарлы психология сеңә икән, аны бер генә патша указы белән

дә юкка чыгарып булмый, ул буыннан-буынга күчеп, гасырлар буена дәвам

итәчәк. Әгәр крепостное право булмаса, Сталин да хуҗалыкларны җиңел генә

колхозлаштыра алмаган булыр иде.

— Йә, шуның белән син миңа нәрсә әйтергә телисең инде, Илдар туган?

— дип, Байтимер каршында утырган Гыймаевка карады.

— Халыкка җир таратып дөрес эшлисеңме икән?

— Ә монда татарның ни катнашы бар соң? Крепостное право урыста гына

булган бит ул?!

— Бар, — диде Илдар, — ничек кенә бар әле! Безнең халык ул чорда да, аннан

соң да рус белән бергә гомер итте. Русның хезмәткә карата булган мөнәсәбәте

татарга да күчте! Мин бит монда милләтне ялкаулыкта гаепләмим! Аны дәүләт

шул хәлгә төшерә. Ә без исә бер дәүләттә яшибез!

Илдар, күрәсең, бу хакта кат-кат уйланган, бәлкем, кемнәр беләндер

киңәшкәндер дә, чөнки ул үз дигәнендә нык тора иде.

— Бер дәүләттә яшибез шул, — дип куйды Байтимер. Аның сүзен Камай

эләктереп алды:

— Әлегә... — диде ул, бу сүзенә ниндидер эчке мәгънә салырга тырышып.

— Элек тә, әле дә, иртәгә дә, — диде Байтимер. Бу сөйләшү аның нигәдер

эчен пошыра башлаган иде. Ләкин егетләрнең сүзләренә колак та салмыйча

булмый, киңәшле эш таркалмас, ди. Камай исә үз киресен тукуын белде:

— Рәсәй империясе таркалачак!

— Син моны конкурска җибәрәчәк трактатыңда язарсың! Бәлки, сүзеңә

мәскәүләр колак салыр! Тик әүвәл ФСБ кызыксына башламаса! — дип куйды

Байтимер аңа каршы.

— Яздым инде мин аны, чүплеккә ташласалар ташларлар, барыбер, колакларына

булса да кереп калсын, дип яздым. ФСБ кызыксынса, рәхмәт кенә әйтер идем әле.

Чөнки дәүләт иминлеген сакларга тиешле оешма бит ул һәм алар, беренче чиратта,

империянең таркалмавын тәэмин итәргә тиешләр. Эшләсеннәр! Мин аларга

менә дигән тема бирәм бит! Әлеге оешманың аналитик бүлегендә штаттан тыш

эшләргә дә риза мин. Барыбер исбат итәчәкмен үземнең хаклыкны! Теориядә генә

түгел, төгәл мисаллар белән! Рәсәй ул, үзенең җирләре белән бергә, башкаларны

һәрвакыт майлы калҗа кебек кызыксындырып торды. Маргарэт Тэтчер, Рәсәйдә

унбиш миллион гына халык калдырабыз, дип әллә кайчан бөтен дөньяга

кычкырды бит инде! Моңа каршы берәр җавап булдымы соң? Булды, пычагым,

Рәсәй байлары һаман инглизләрнең бюджетын арттыру өстендә эшли. Ул Абрам

малайлары футбол командасын сатып алырлык акчаны хәләл юл белән тапкан

дип уйлыйсызмы?! Шулай дисәләр, тавыклар көләр иде, билләхи! Һәммәсе дә

майлы калҗага ташланды! Шуңа күрә, әлеге ач күзләргә ныклы отпор бирү өчен,

Рәсәйне, беренче чиратта, эчтән ныгытырга кирәк! Әгәр аның үзәгендә милләтләр

кысылып ята икән, читләргә отпор бирү урынына ул әле тагын өстәвенә үз өенең

нәкъ уртасында, нигезен шартлатырга дип, бомба әзерли дигән сүз! Кысылган нәрсә

бер шартламас дип уйлыйсызмы! Мало не покажется! Шуңа күрә һич кичекмәстән

Идел-Урал дәүләте оештырырга, татар дәүләтен ныгытырга кирәк! Тарихтан

мәгълүм, Рәсәйне тәре йөртүчеләрдән бары тик Алтын Урда гына саклап калган.

Шулай булмаса, бүген Рәсәйдә Рязань, Тверь һәм башка шәһәрләр урынында

Аурупа байларының көтүләре генә утлап йөрер иде! Иван Грозныйны сүгеп дөрес

эшлибездер, бәлки. Ләкин аның үрнәк алырлык яклары да бар, мәсәлән, Мәскәү

түрәләре өчен! Юкка гына аны ике ел буена үз урынына патша итеп татарны куеп

торган дип уйлыйсызмы? Юк, юкка түгел, татар кулы белән тәртип оештырырга

теләгән ул Рәсәйдә! Үзе бит боярларны асып-кисеп чыкса да, барыбер җүнле

тәртип урнаштыра алмый!.. Дөнья күләсә, бер әйләнә, бер баса дигән кебек, Тарих

та шулай ук күләсә инде ул: бер әйләнә, бер баса!..

— Монолог Чацкого булды бу! — диде Байтимер, көлемсерәп.

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 8, 2014

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев