Гарасат (дәвамы)

Романның башын монда укыгыз.

Алма

Аю булып тапта, җаным!

Таралып китсен каным!..

Йомычкадай тирбәләм мин,

Юк минем туктар ярым.

Ярым да юк, сөйгәнем дә,

Өзгәләнә бу җаным.

Сиңа кияүгә чыгармын

Әзерлә миңа калым.

Оча җаным, чайкала

Диңгез кебек дөньяда.

Туктап кунарлык урын

Табылырмы бу җанга?

Күңлем күбәләк минемдер,

Дөньям түгәрәк иде.

Түгәрәк бу дөньяларда

Үзем күбәләк инде...

— Иза! Син гений!

— Среди удобрений! — диде Изольда Рафинадовна, гитарасын диван башына

сөяп куеп. — Гарәфәнеке бу! Сүзләре аныкы, көен үзем маташтырдым...

— Мин чынлап та!

— Ә мин шаярып кына! Менә моның сүзләре дә үземнеке:

Шаярып кына сөйгән идем,

Утында менә көйдем.

Янып бетәм дигәндә

Ярый әле син килдең!..

Бу сиңа багышланган җыр булачак, Харакери!

— Харакери түгел! Хәким!

— Хакимушка! Әйдә, мин синең өстеңә менеп сикерим әле, ә?

— Сикергечеңә зыян килмәсен, яме, Изольда Рафинадовна!

Изольда «пых!» итеп куйды да, караватында аркылы яткан килеш тәгәри-

тәгәри көләргә кереште.

— Ну, Хакимушка! Ты мой дорогой! Ә нәрсә ул сикергеч, Хакимушка?

— Скакалка! — диде Хәким җитди генә һәм торып киенә башлады. —

Ычкынырга вакыт! Йә Галинның берәр бурзае күреп алыр!

— Күрсен, күрсен, Хакимушка! Курыкма! Мине аерырга курка ул! Беләсеңме

мин аннан сколько отсужу?! Сволочь ул! Япь-яшь кызларны боза башлаган!

— Кыз түгел бит инде, яшь килен.

— Да какая разница! Карт айгыр! Уф, Хакимушка! Миңа что-то һава

җитми!

— Һава җитәргә! Түбәгезгә кадәр бакырдан бит сезнең!

— Ну, анысы аның против разных излучений гына.

— Барыбер инде...

— Миңа болай һава җитми, Хакимушка! Йәле, тагын, воздух качать ит

әле!

Изольда Рафинадовна, Хәкимнең күлмәк итәгеннән эләктереп алып, үзенә

таба тартты.

— Насосның мае бетте! — диде Хәким, аның үзе кебек шаяртып һәм, читкә

тартылып, киенүен дәвам итте. Аның әлеге җавабыннан соң Изольда янә

тәгәрәп көләргә тотынды һәм беркавым шулай онытылып көлгәннән соң, күз

яшьләренә буыла-буыла:

— Хакимушка! Как я тебя люблю! Не бросай меня, ладно! — диде.

Не брошу никогда, любимая!

Я только твой, весь твой!

Сердце твое, душа моя твоя,

А где моя, где же моя?!

— О, Хакимушка, ты тоже сочиняешь? Складно!

— Юк ла, болай гына телгә килде.

— Ә минем, беләсеңме, кайчан вдохновение килә, берзаман һава җитми!

Бар нәрсәгә аллергия була башлый да...

— Ә син балаларың янына барып кайт. Англиядәме әле алар?

— Алар минем үз балаларым түгел, Хакимушка! Приемный балалар алар...

Я жертва оборта! В молодости! Галин он сволочь!

Әле генә гитарада үзе уйнап, матур тавышы белән җырлаган, йә бармак

күрсәтсәң дә, тәгәрәп көлгән бу чибәр хатынның кара күзләрендә моң чагылды.

Ул Хәкимгә кызганыч булып китте. Хәким Изольда янына караватка утырды

һәм тузгыган чәчле башын күкрәгенә кысты:

— Син яшь бит әле, Иза! Үзеңнекеләр дә булыр!

— Юк! Или мин, или Галин үзе бесплодный! — диде хатын, башын Хәкимнең

күкрәгеннән алып. — Может миндер, Хакимушка? Чөнки минем бар нәрсәгә

дә аллергия! Хәзер инде Галинга да аллергия! О, беләсеңме, Хакимушка, мин

«Птицеферма» ачам! Необычную! Не с инкубатором! Әтәчләр белән! Идеяме?!

Ооо! Минем мең, миллион үз чебиләрем булачак! Классно? Һәм мощный

әтәчләрем!

— Синең аларга да берзаман аллергияң башланмасмы соң?

— Юк, башланмас, Хакимушка! Элек миндә бернинди аллергия юк иде!

Хәзер барлык фрукталарга даже аллергия! Бәрәңге генә ашап торасымы соң инде

әллә? О, беләсеңме, Хакимушка, син алып килгән теге алманы ашап бетердем

бит мин! Бернинди аллергия булмады? Кайсы кибеттән алган идең син аны?

— Кибет алмасы түгел иде ул, Иза. Алма бакчасы каравылчысы бирде аны,

Сәхаби дигән бер адәм.

— Таныштыр әле шул каравылчы белән мине, Хакимушка. Ә?

— Таныштырырмын, Иза. Только аңа гашыйк булмаска!

Изольда Рафинадовна янә матур тавышлары белән көләргә кереште.

— Әллә көнләшәсең инде, Хакимушка?

— Көнләшәм, — диде Хәким һәм хатынның битеннән үбеп алды да ишеккә

юнәлде.

— Көнләшәсең, димәк, яратасың!? Это здорово, Хакимушка! Миннән бер

кешенең дә көнләгәне юк иде моңарчы! Хәтта Галин да! Мине үзенә мөгез куяр

дип башына да китерми ул! Чөнки мине бәйдәге бер ана эт дип исәпли!

— Пока, Иза!

— Пока! Пока!..

...Изольда Рафинадовна, нинди генә бай ата кызы һәм олигарх хатыны

булмасын, ул барыбер асылда гап-гади хатын-кыз иде. Хәким биргән алманы

ашаганнан соң аны алыштырып куйган кебек булды. Хатынның моңарчы

күкрәген кысып торган ниндидер билгесез төер эреп юкка чыкты, яшисе килә

башлады, моңарчы әлләни мәгьнә чагылмаган күз карашына чаклы үзгәрде,

аларны моң басты. Изольда хәзер еш кына гитарасын кулына алып моңлана

торган булып ките. Илһамы да әллә кайдан гына килеп тора, ул яраткан шагыйре

Гарәфә китабыннан үзенә ошаган берәр шигырь табып ала да әлеге сүзләргә

күңеленнән көй эзли һәм иң кызыгы шул: көй бетмәс-төкәнмәс иде.

Мин моңлы бер бала бугай,

Мин бер ялгыз ана бугай.

Язга килеп керде бу күңелем,

Күкрәгемдә

Гөлләр чәчәк ата бугай...

Изольда гитарасын болан мөгезенә элеп куйды да тиз-тиз киенә башлады һәм

лифт белән генә гаражга төшеп машинасын кабызды. Кая барасын әле үзе өчен

дә аныкламаган хатын, урман артына таба сузылган юлга борылды. Машина

үзеннән-үзе башка якка, Байтамакның алма бакчасына таба юнәлде. Алма

бакчасы каравылчысы Сәхаби шунда иде. Затлы машинада кәттә хатын килеп

туктагач, ул бер дә аптырамады, аны күптән көткән кунагы кебек каршылады.

Дөресрәге, соңгы вакытларда күпләп алма сатып алырга килүчеләр күбәйгән

иде, ул аны шуларның берсе дип уйлады бугай. Тик әлеге хатын-кызны күрүгә

әлеге уеннан кире кайтып, Сәхабинең зур күзләрендә сораулы караш кына

эленеп калды. Шулай да итагатьлек өчен:

— Алмага килгәнсеңдер бит инде? — дип сораган булды.

— Алмага! — диде хатын. — Тик миңа машиналап кирәк түгел! Миңа бер

генә алма кирәк!

Сәхаби дәшмәде, әүвәл бик озак бу чибәр хатынга карап торганнан соң,

карашы күккә юнәлде һәм ул шунда эреп югалды да! Әйе, әйе, бу хәлне Изольда

үз күзләре белән күрде, әмма ул бу мәлдә сүз әйтерлек хәлдә түгел, алма бакчасы

каравылчысы аны сихерләгән иде.

— Мин сихерче түгел! Мин алма бакчасы каравылчысы! — диде Сәхаби һәм

капка янындагы алмагачтан бер алма өзеп алып, таныш булмаган хатынга сузды.

— Алма бик файдалы. Ләкин берзаман ул туйдырачак, күп ашасаң, аллергия

башланырга мөмкин...

— Мин алма яратам.

— Алманы бар адәм баласы да ярата. Хәзер аны ашау гаеп түгел инде. Җирдә

яшибез бит. Ә җирдә алма үсә. Кайчандыр ул бер генә алмагач булгандыр, хәзер

күп инде.Чөнки адәм балалары да күп хәзер җирдә...

— Күп, — дип җөпләде аны чибәр хатын.

— Синең чибәрлегеңә күз тигән. Әбелхәят чишмәсе белән битеңне юарга

кирәк тә... Тик...

— Тик ул чишмә хәзер юк инде, әйеме?

— Бар ул, үпкәләгән генә...

— Чишмә суы үпкәли беләме?

— Су җанлы ул!.. Алмада да су күп. Алма аша.

— Рәхмәт, Сәхаби!

— Чишмә суы белән битеңне юарсың...

— Юармын, Сәхаби!.. Тагын бер алма алыймчы! Иремә...

— Галин алма яратмый бит ул, теше камаша.

— Ә син аңа иң ачысын сайлап бир, ачы алма тешне камаштырмый, чөнки

аны күп ашап булмый. Үтен сытса, шул җитә.

— Үтеңне сытарлык ачы алмалар да бар монда. Менә монысын ал!

Изольда кире өенә таба кузгалды. Галин да кайтып кергән, хезмәтчегә

төрек мунчасын кабызып җибәрергә әмер биреп тора иде. Изольда аңа баягы

алманы сузды:

— Сиңа бу, берәү генә! — диде хатын. Галин алманы кулына алды да тешләп

куйды. Алма бик баллы иде, ул елмаеп башын кагып куйды һәм:

— Мондый тәмле алма ашаган юк иде әле! — диде.

— Галин, әйдә мин тавык фермасы ачып җибәрим әле!

— Син? Тавык фермасы?

— Әйе, тавык фермасы. Тик бройлер түгел. Гап-гади әтәчләр белән.

— Хәзер гади булмаган әтәчләр дә күп анысы. Карале, Иза, шәп идея бит

бу! Химикат белән симергән тавык итеннән туйган бит инде халык! Деликатес

булачак андый тавыклар салган күкәйләр дә!

— Только исем кирәк, шәп исем. Мин бер исем таптым, сиңа ошаса

инде?

— Йә, йә, Иза?

— «Галин күкәйләре»!

Аның әлеге сүзеннән Мәннәви сыгылып төште һәм беркавым тынычланганнан

соң:

— Иза! Син — гений! Әйдә, «Галин» дип түгел, «Галия күкәйләре» дип

атыйбыз тавык фермасын! Беләсеңме, безнең әни күп итеп тавык асрый иде,

шул күкәйләрне Сабантуйга берәр ай кала эчкән көрәшче һәрвакыт батыр

кала торган иде. «Галия күкәйләре» дигән даны чыкты шуннан соң. Әни

тавыкларына үзе белгән әллә нинди дару үләннәре генә ашата иде. Әтәче дә

особый була торган иде! Особый дип... гел яшь әтәчләр. Чөнки әтинең әтәч

кычкырганны җене сөйми, шуңа күрә ул атнага бер мәртәбә утын пүләне бәреп

аякларын сындыра да, әни, каргана-каргана, тагын яңа яшь әтәч табып кайта

торган иде!

Изольда дәшмәде, ул баядан бирле иренә аптырап карап тора иде: «Нәрсә

булган бу Мәннәвигә? Алыштырып куйган кебек бит?»

— Ну, алмасы шәп, Иза! Кайсы кибеттән алдың?

— Кибетнеке түгел ул! Байтамакта алма бакчасы бар. Шунда үскән алма.

Галин дәшмәде. Өстәлдән коньяк шешәсе алып, тустаганга эчемлек агызды.

Тик, иснәп карады да, кире куйды һәм янә хатынына күтәрелеп карап:

— Иза, мин мунча ягарга куштым. Әйдә, гәүдәләрне язабыз бераз! — диде.

— Гөнаһларны юабыз диген.

— Гөнаһлары да юылыр инде шунда бергә.

— Әйдә, — диде хатын һәм, үзенең «коренной» җырын көйли-көйли,

бүлмәсенә кереп китте. Әлеге җырны Мәннәви Мансарович та исендә калдырган

иде, ул да бер-ике куплетын шыңшыды:

Булмагач син, утлар сүнде.

Бары төтен керә күзгә...

Кышларымны җәй иттең син,

Мин яз идем сары көздә.

Ялкын сүнде, очкын калды —

Күзгә керә бары төтен.

Югалтканны табармын күк,

Ташлап китмә, өметем!..

Җырның авторы сәер фамилияле, берәр гарәп яки фарсы шагыйре микән:

Изольда аны икенче иҗеккә басым белән «Гарәфә» дип үзенчә әйтә.

Галин мунчадан соң, машинасына утырып, каядыр китеп барды,гадәттә

үзе белән тән сакчыларын да ияртә торган иде, бу юлы руль артына да үзе

утырды.

— «Странно...» — дип калды аның артыннан хатыны.

Бер караганда, Галинның бу гамәлендә әлләни гаҗәп нәрсә юк иде, руль

артына үзе утырса да, Бурзайга икенче машина белән ияреп барырга кушты

ул.

Изольдә биргән алма Мәннәвинең күңелен ачып җибәрде. Моңарчы дөнья

мәшәкатьләреннән арына алмаган Мәннәви Мансарович Галин кинәт иркенәеп,

бушанып калгандай булды. Күңел ачылу исә аның өчен гадәти күренеш яки

халәт кенә түгел, бу олуг һәм зур вакыйга иде. Чөнки бик нык үзгәрә, бөтенләй

алыштырып куйган сыман булалар аны андый вакытларда. Ә андый вакытлар,

кызганычка каршы, сирәк була, хәтта юк дәрәҗәсендә иде соңгы елларда. Ул

хәтерләгән беренче җилпенү күптән түгел теге яшь килен белән очрашкач

булды, менә хәзер тагын кабатлана шул хәле. «Бүген үк яңа мәктәп төзелешен

башларга кирәк!» — дип уйлады Мәннәви эченнән. Һе, кызык... Яшь килен

белән очрашкач, сәерләнде җаны, хәзер менә хатыны кулына алма тоттыргач?

Нигә булыр бу? Әллә бөтен сәбәп хатын-кыздамы? Әнә шул сорауга җавап эзләп

чыгып китүе иде Мәннәвинең. Машина юлы туп-туры алма бакчасы капкасы

янына алып килеп чыкты. Моңарчы күргәне булмаса да, каравылчыны ул

шундук танып алды, әйтерсең, күптәнге танышлар, хәтта дуслар шикелле.

— Менә юл уңаеннан сугылдым әле. Быел алма бик уңган диләр, — дип

сүз башлады ул.

— Алма кызыгырлык җимеш, — диде Сәхаби үзенең мәгьнәви иреннәре

белән.

— Кая, сыйлыйсыңмы соң?

Сәхаби капка янындагы алмагачтан бер алма өзеп алды һәм аны кунакка

сузды:

— Мә!

— Берне генә бирәсеңмени?

— Әнә бит, — диде Сәхаби, — аргы очка төртеп күрсәтеп. — Бурзаең агачы-

ние белән умырып ята теге башта.

Мәгьнәвигә үз гомерендә беренче тапкыр уңайсыз булып китте, ул кесә

телефонын алып, төймәсенә басты һәм боерулы тавыш белән:

— Бурзай! Анаңны сатыйм! Туктат хәзер үк мародерстваңны! — диде.

— Ярар, тыйма инде. Сезнең урлап ашамасагыз тамагыгыз туймый бит,

— диде Сәхаби тыныч тавыш белән. Сүзләр ябышмасын сизгән Мәннәви аның

бу ачулы сүзләреннән соң машинасына таба борылды һәм утыруга шатырдатып

кулындагы алманы тешләп алды. Алма суы бар тәне буйлап таралып, ул рәхәтлек

дөньясына чумды.

Бу аның хәтерен ачып җибәрде: йомгагы сүтелә башлап, ул Мәннәвинең

яшьлегенә таба тәгәрәде. Ә яшьлеге кайнар иде Мәннәвинең. Гомер дисбесенә

илле дистәне җыйганнан соң ул давыллы елларның хатирәсе тагын да якынрак

кебек, моңарчы гел алга карап кына яшәргә өйрәнгән адәм баласы, аз гына

тукталып торып, хатирәләрен яңартып алучан; вакыт узган саен әлеге истәлек-

хатирәләр үткәннең көзгесендә тагын да ачыграк булып шәйләнә. Кызганыч,

Мәннәви Җәмил хәзрәт белән таныш түгел, югыйсә, аның: «Алла рәхмәте белән

адәм баласының хәтер дигән могҗизасы аны гомере буе озата барып, күпмедер

мәгьлүм яшькә җиткәч, аңа бала акылы ук кире кайта; кем генә булмасын, ул

кем дигәнең ни генә кылмасын, ул барыбер үз кавеменең иманы яссылыгындагы

юлдан барыр, муенына чорналган гамәл дәфтәреннән котыла алмас. Хәтерне

яңарту ул иманны яңарту белән бер. Бу могҗиза Аллаһы Тәгаләдән» — дигән

сүзләрен ишетер иде, Байтимер белән якыннан аралашып, аның галәмдәге

кичерешләрен белә алыр һәм, бәлки, байлыгын галәмгә турист булып бару

өчен сарыф итәр дә, җирдә тапкан малына шул югарылыктан карап, фикер

йөртер иде... Әлегә хатирәләр генә. Аның әтисе гомер буе сарык көтүе көтте.

Гомумән, нәселләрендә барысы да урта-кул хезмәт кешеләре, югары уку

йортларында белем алучылардан Мәннәви беренчесе иде. Мәктәп тәмамлагач,

укырга керә алмады ул, армиягә алып киттеләр. Анда десантчылар полкында

хезмәт итте. Мәннәви шул чакта әтисе сарык көтүе көтеп йөргән җир өстен

болытлар биеклегеннән күрә алды. Парашют белән һавада йөзгәндә тирә-юнь

уч төбендәгедәй күренә, моңарчы авыл белән авыл, авыл белән шәһәр арасын,

урамдагы тыкрыклардан китә алмаган егеткә югарыда алган тәэсирләре гаҗәеп

булып тоелды. Ул күк карашы югарылыгында миллионлаган сарыклар утлап

йөрергә мөмкин булган зур җирләр күрде. Дөньяның зур һәм киң икәнлеген

тойды шулчак егет. Аның һәрчак шул биеклектә каласы килү теләге уянды!..

Армия вакыты тәмамланыр алдыннан әлеге хис отыры көчәя генә барды.

Ике елга якын солдат шулпасын чөмергәннән соң армия хезмәте шактый

җиңеләйгән, тормыш иркенәйгән вакытлар иде бу. Парашюттан сикергәндә

кабынган теләк (иптәшләренең дә һәммәсе диярлек шундый хис кичерә иде)

казарма эчләренә, койма белән әйләндереп алынган полк коймаларына гына

сыймый иде инде.

Хезмәтендә аны бик яраттылар. Ул аеруча взвод командиры капитан

Михайлов белән дуслашты. Михайловны бүген-иртәгә бригаданың башка

ротасына командир итеп билгеләргә тиешләр. Ләкин шул вакыт нәкь аның

взводыннан ике автомат юкка чыкты! Бу коточкыч вакыйга, бу әйтеп-аңлатып

биреп булмаслык гадәттән тыш хәл («ЧП») иде. Кая ул рота командиры булу

турында хыяллану, моннан соң Михайловны армиядән үк сөрергә мөмкиннәр

иде. Әлеге гадәттән тыш хәл хакындагы хәбәрне, моның өчен үзенең дә башы

киселәсен чамалаган рота командиры Клименков, бер-ике көн генә рота

эченнән чыгармаска җан тартышты.

Автоматларны Мәннәви урлады. Капитан Михайловның үзе яшәгән хәрби

шәһәрчектә сөяркәсе бар иде. Беркөнне Мәннәвине ул үзе белән ияртте.

Мәннәви әүвәл капитанның мондый гамәленә аптыраган иде, соңыннан

ачыкланды: сөяркәнең дәрте ташып торган туганнан туган сеңлесе бар икән,

шуңа иптәш кирәк булып чыккан да, капитан инде армия вакытын тутырырга

озак калмаган сержантны шуның белән таныштырды. Любаның сеңлесе

Люда бик чибәр яшь марҗа иде. Ул беренче күрүдә, гашыйк булып, егеткә

капланды. Кичләрен, рота командиры кайтып киткәч, алар капитан белән

икәүләшеп уҗымга йөрделәр. Тора-бара Мәннәвине Людага өйләндерү турында

сүзләр чыга башлады, моның өчен нигез дә бар икән, кызларның бабалары

сугыш вакытында монда украин кызына өйләнеп калган Казан татары булып

чыкты. Люданы Мәннәвигә, күрәсең, шул татар каны тарта иде. Алар башта

дүртәүләшеп Любаның бер бүлмәле фатирында кәеф-сафа корып утыралар,

соңыннан Люда егетне аулакка, абыйсының буш фатирына алып китә иде.

Беркөнне Люданың шул абыйсы кайтып керде, Люда аны булачак киявем дип

таныштырды. Прапорщикка булачак кияүнең Казан татары булуы бик ошады,

алар дуслашып киттеләр.

Кавказда халык уяна башлаган вакытлар иде бу. Прапорщик шунда

командировкада булып кайткан икән. Ул аңа беркөнне эшлекле тәкьдим

ясады: дембелгә җыенган егеткә зур акчалар эшләү мөмкинлеге бар икән!

Вакыты җиткәч, үзем әйтермен диде. Әлеге вакыт озакка сузылмады тагын,

прапорщик серне чиште: ротадан калашников автоматлары урларга кирәк икән.

Зур акчаларга! Кавказдагы боевикларга җибәрү өчен! Акчасы-акчасы, әлбәттә,

шәп нәрсә! Тик анда Мәннәвинең мөселман туганнары азатлык өчен көрәшкә

күтәрелгәннәр икән! Шуларга ярдәм итәргә кирәк! Өстәвенә прапорщикның

бабасы да мөселман кавеменнән бит әле!.. Аның тамырларында да бабасы

каны уйный!

Ул акчалар белән «гражданкада» нәрсәләр эшләп булачагын Мәннәвигә

исәпләп тә бирделәр: Киевның үзендә яки Казанда бер бүлмәле фатир алырга

мөмкин һәм кооператив ачарга була икән! Заманалар башка бит хәзер: форсаттан

файдаланып калырга кирәк!.. Рәсәй халкында урлау (төркемнәр арасында канлы

бәрелешләр, дәүләт малын бүлешүләрнең нәкь башланган вакыты. Казармадагы

телевизор көне буе автоматлар күтәреп йөргән башкисәрләрне күрсәтеп тора)

психологиясенең чәчәк ата башлаган еллары иде бу! Әлеге гамәлнең ахыры

хакында Мәннәви уйлап та карамады, чөнки тиздән өйгә кайтасы, укырга керә

алмаса, кая бара да, ни эшли! Әтисе кебек көтү көтеп йөрмәячәген, әлбәттә,

егет үзе өчен күптән тәгаенләгән иде!..

Моннан бер ай элек кенә, «картлачларның» мыскыл итүенә түзә алмаган бер

хохол малае автоматы белән урманга качты. Аны бер атнадан тотып алдылар

алуын. Бу вакыйга армиядә дә хаос башланганын хәбәр итә иде.

Бер атнадан аларның бригадасы зур хәрби уенда катнашырга тиеш. Рәсәй

президенты Ельцин үзе киләчәк икән! Әлеге уенга әзерләнү ыгы-зыгысы

башланды. Рота урмандагы полигонга күчте. Шул вакытта сержант Галиев ике

урынына дүрт автомат һәм бер тартма «лимонка» гранаталары урлап, урманга

яшерде. Рота командиры нишләргә белмичә ут йотып йөргәндә, әлеге хәл штабка

барып ирешкәнче, коралларны бик ерак яшереп өлгерделәр. Прапорщикның

планы алдан уйланган иде. Ләкин моның белән генә эш бетмәде әле, хәбәр

штабка барып җитүгә, чынлап торып эзләүләр башланачак һәм Галинның да,

прапорщикның да эзенә төшәргә мөмкиннәр. Прапорщикның бу нисбәттән

дә планы булган икән. «Ротада син күралмаган берәр солдат бармы?» — дип

сорады ул беркөнне сержанттан. Андый кеше бар иде, әлбәттә, ул буйга ике

метрлы украин малае Павловский фамилияле сержант. Павловский рота

командирының «стукачы» иде. Галиевнең төнлә хәрби шәһәрчектә кунып

калганын рота командирына ул сатты. Ротный исә аңа, үз чиратында, дембелгә

иң актыккы кеше булып китәсең дип, янады. «Дембел» вакытының бер көнгә

генә сузылуы да өенә кайтып китәргә әзерләнгән солдат өчен иң зур, иң авыр

җәза иде!..

Ул көнне сержант Галиев рота буенча кизү торды. Мәннәви, прапорщик

өйрәткәнчә, аягы гөмбәләп, уенга бармыйча палаткада аунап яткан

Павловскийны полкка җибәрде. Янәсе, аны тиз арада рота командиры

чакырткан! Кичке якта сазлыкта «стукач» хохолның пилоткасын гына табып

алдылар, шуннан ерак түгел урланган автоматларның берсе табылды, анда

сазлыкта һәлак булучының бармак эзләре калган иде. Шуның артыннан ук

калган кораллар белән сержант Павловский сазлык төбенә китеп барган

дигән хәбәр дә таралды. Рота командирын эшеннән алдылар, шуннан соң, уен

вакытында взводының яхшы күрсәткечләре өчен, Михайловны үзенең ротасына

командир итеп билгеләделәр...

Мәннәви Киевта калмады, Людага, фатир сатып алгач, сине дә килеп

алырмын дигән вәгьдәләрен калдырып, Казанына кайтып китте. Казанда акчалы

егет өчен яңа тормыш башланды. Беренче эш итеп ул, әлбәттә, бер бүлмәле

фатир юнәтте, аннан соң финанс-икьтисад институтына читтән торып укырга

керде (әлбәттә, акча төртеп!.) һәм әтисенең бертуган абыйсының малае Юлбарыс

белән «НОРД» дигән кооператив ачып җибәрделәр. Аннан ун яшькә өлкәнрәк

Юлбарыс таксист булып эшли, үз вакытында бер зур түрәне дә йөрткән шактый

шома адәм иде. Эшләр җайлангач, Украина да, Люда да онытылды. Берничә

айдан прапорщик суккан: «Ты нас кинул!» — дигән телеграммадан башка,

Украина ягыннан бүтән җилләр исмәде. Мәннәви фамилиясен алыштырды.

Мәннәви армиядән кайткач, десант формасын тиз генә салмады, шуның

белән укырга барып керде һәм әле тагын өч атналап киеп йөрде. Көтүче

Мансарның малаена әлеге кием килешә иде килешүен, тик, әүвәл малаеның

күкрәгенә ялтыравыклы калайлар тагып кайтуына сөенгән Мансар абзый,

аның киемен алыштырмавына үзе үк көенә башлады. Эчтән калтырасалар да,

тыштан «ялтырарга» тырышу аларның нәселендә бар иде. Мансар абый яшь

чакта үзенең «Мансур» исемен кешедән аерылып торасы килеп «Мансар»га

үзгәрттерде, абыйсының малаена дөньяда булмаган ят исем «Юлбарыс» дип

куштылар. Тик ни генә кылансаң да, язмышың койрыгы көтү көткән чыбыркың

кебек гомерең буе артыңнан сөйрәлеп барыр, ди. Мансар абзый, көтү көтүен

инде күптән ташлап, яшелчә бакчасында каравылчы булып урнашса да, ул авыл

халкы өчен барыбер сарык көтүчесе Мансур булып калды.

Ул елларда авыл халкы күпләп сарык-кәҗә асрый иде бу якларда. Сарык

йоны оекбаш, бияләй, киез итек кебек салкын кыш өчен бик кирәкле кул-аяк

киемнәре бәйләргә бик яхшы (ите дә ярап куя!) булса, кәҗә мамыгы шәл өчен

үтергән инде! Бу төбәктә «көтүче ашату» дигән гадәт-тәртип бар. Көтүче ашату

үзенә күрә бер җаваплы эш булып тора: ул көнне өйдә өчпочмак, пәрәмәч

кебек тәмле ризыклар пешә, иртән дә сарык көтүчесе, чираттан берәрсенә

кереп, көтүгә тамагын туйдырып чыгып китә. Мич ашлары, гадәттә, төш

вакытына өлгерә, аннан соң аны, суынмасын дип, ашъяулыкка һәйбәтләп төреп,

болынга көтүчеләргә илтәсе. Ул көнне гаиләдә бәйрәм! Бигрәк тә малайларга:

көтүчегә әбәд илткәндә болында рәхәтләнеп бер чыбыркы шартлатсаң, өстәвенә

сыйланырга да җае чыгачак — ашъяулыкта сиңа дигән берәр өчпочмак яки

пәрәмәч тәгаенләнгән була! Җиләк вакыты булса, кайтканда рәхәтләнеп җир

җиләге, йә урман кырыенда каен җиләге белән сыйланасың! Көтүчеләр үләнгә

кырын ятып, тамак ялгаган чагында Ашкын суында чумып чыгуың үзе генә дә

ни тора!.. Мондый бәйрәм исә көтүчегә җәй буе, көн саен! Көн дә мич ашлары

гына ашап тора бит алар! Аллай, кадерле кешеләр! Мансар ага авылда менә

шундый кадерле кешеләрнең берсе иде. Тик шунысы гаҗәп: көн дә бәйрәм,

көн дә туй дигәндәй, җәй буе шундый хасияттә яшәсәләр дә, көтүче булырга

атлыгып торган кеше булмый торган иде авылда! Берән-сәрән генә алар!..

Әле өстәвенә сарык яки кәҗәләрнең баш саны буенча һәр хуҗалыктан көзен

бәрәңге җыеп чыгасың бит! Үзеңә бәрәңге утыртып, җәй буе эт эчәгесе чүпләп

азапланасы да юк. Печән-саламын — әгәр җүнле колхоз булса, — мир көтүен

көткәне өчен көтүчегә колхоз рәисе бирә торган иде! Һәр хуҗалыктан сарык

башы буенча җыелган игене генә ни тора! Менә шул: гади сарык көтүчесе

генә иде Мансур — Мансар абыең, тик авылда иң кадерле кешеләрнең берсе

иде. Салырга яратты ул, тик «кыек баш»тан азып-тузып йөрмәде. Салу кизүе

башланган атналарда ул чираттагы хуҗалыкта ашап тормады, иртән, көтү куар

алдыннан шул тиешле йортына кереп, тамак ялгыйсы урынга берәр чүмеч әче

бал гына чөмереп чыга да аннан соң өйләгә чаклы шул кәеф белән чыбыркы

шартлата, төш вакытында чираты үзендә булган хуҗабикә янә берәр банка әче

бал кыстырып килә, кабымлыкка булары чыгып торган пәрәмәч.

Малаеның да мулла кушкан исеме Мәннән иде, авылның аргы очында

тагын бер малай туып, аңа да Мәннән кушканнан соң, ата кеше малайның

исемен авыл советына үзе барып «Мәннәви»гә үзгәртеп кайтты. Дөресрәге, ул

аның койрыгына «бәй» дигән койрык кына өстәтмәкче иде, җиде класс кына

тәмамлаган сәркатип хатын «Мәннәви» дип ялгыш яздымы, әллә махсус шулай

(ул чакта «Вий» дип аталган пәри турындагы кино бик популяр иде, бәлки,

шуның шаукымыннан айнып җитә алмаган булгандыр апаң?) эшләдеме, анысы

— караңгы.

«Көтүче малае» булу аның артыннан көтүче чыбыркысы кебек бертуктаусыз

өстерәлеп йөрде. Югыйсә, көтүче алар ягында дәрәҗәле һөнәр иде, чөнки

көтүче бурга теләүчеләр булмаганлыктан, аның урыны түрдә, исеме хөрмәт

белән телгә алына иде.

Атасын да, аның чыбыркысын да яратмады Мәннәви. Хурланды. Яшүсмер

чагында кызлар янына якын килә алмады, гүя аны «көтүче малае» дип мыскыл

итәрләр кебек тоелды. Һәрхәлдә алай дип берәү дә мыскыл итәргә уйламаса

да, Мәннәви моны үзе уйлап чыгарды бугай. Гомере буе «көтүче малае» дигән

исемнән котылырга хыялланды ул. Кооператив оештырып, хәлләнә башлагач

исә авыл белән дә, ата-анасы белән дә араны өзде, дөресрәге кунакка да алмады,

үзе дә кайтып йөрмәде. Мансар агай, аптыраганнан, көтүен ташлап, яшелчә

бригадасына эшкә дә урнашып карады. Тик малай «йомшармады».

Өйләнер алдыннан барыбер әти-әнидән качып булмый иде, туганы Юлбарыс

Мансар агайны гаиләсе белән шәһәр янындагы бер бистәгә күчерде, Мәннәви

акчасына ике катлы коттедж салдылар һәм алай гына да түгел, инде пенсия

яшенә җиткән Мансар агайны шул бистәнең советына эшкә керттеләр. Укый-

яза белмәгән, кул урынына тамга гына куя белгән Мансар агаебыз беркавымнан

зур түрә булып китте. Хәер, Рәсәй илендә түрә булу өчен талант һәм гыйлем

әлләни кирәкми дә инде. Терәгең генә яхшы булсын!..

Көннәрнең берсендә десант киемнәрен салырга өлгермәгән Мәннәви

Әтнә автобусында Казанга барырга чыкты. Ул көнне Дөбьязның үз автобусы

нигәдер йөрми иде, аларны стансыдан Әтнә автобусы алып китте. Автобуста

кеше күп түгел, берзаман ыспай киемле десантчы янына, иптәшләреннән

аерылып, Әтнә кызы күчеп утырды. Кыз бик чибәр булу өстенә, үтә дә чая

булып чыкты, үзе янына килеп утырды, үзе сүз башлап сөйләштерергә кереште.

Мәннәви дә рәхәтләнеп сөйләште аның белән һәм автобус Дәрвишләр бистәсенә

якынлашканда ул Тәнзилә исемле әлеге шаян матуркайга гашыйк булып та

өлгергән иде. Кызның тулай торакка абыйсы янына барышы икән, медицина

институтының икенче курс студенты, хәзер авылында каникулда. Мәннәви

аны Калинин урамындагы тулай торакка кадәр озата барды. Ишек төбендә

Тәнзиләне берничә иптәш егете белән абыйсы каршы алды, алар адресларын

алышырга гына өлгереп калдылар.

Яшьлек үзе гүзәл шул! Үзе дә укырга кергәч, Тәнзиләне эзләп тапты

Мәннәви. Әтнә кызы егетне башы-аягы белән сихерләп өлгергән иде. Коңгырт

күзле, уртача буйлы, матур тавышлы бу кыз гүзәлләрнең гүзәле булу өстенә,

бик итагатьле-әдәпле кыз да. Баштарак егет аның кулын да тота алмады. Кыз

үзе төрекөмеш кебек хәрәкәтчән, тиктормас, ләкин икесе генә ялгыз калып,

аңа якын ук килгән егетнең сулыш алулары ешая башлагач, ул капылт югалып

кала, җиргә сеңеп, бөтенләй юкка чыккандай була. Кыз үзе дә ярата иде бугай

Мәннәвине. Берзаман алар бер-берсеннән башка тора алмас булдылар.

Тик дөнья дигәнең шулчак бик тиз генә башка сукмактан тәгәрәтеп

алып китте. Юлбарыс абыйсы аны элек үзе йөрткән бер түрәнең кызы

белән таныштырды, таныштырып кына калмады, хәтта димләде дә. Бу түрә

абзыйның ихтыяры иде. Чөнки аның бердәнбер сөекле кызы, атасының сүзен

тыңламыйча, көйләр язып сәхнәдә җырлап йөрергә кереште. Өстәвенә ниндидер

бер мактанчык һәм җилбәзәк артист калдыгы белән дә әвәрә килә башлаган.

Яшь «кооперативчы», кызны үзенә каратып, әлеге гамәленнән биздерергә, алар

бергәләшеп матур гаилә тормышы төзергә тиеш иде. Менә шуннан бирле алар

Изольда Рафинадовна белән матур тормыш төзү эшендә... Ә Тәнзилә гомерлеккә

йөрәгендә калды егетнең!.. Төзәлмәс җәрәхәт булып калды, иң-иң көчле бер

нур булып, яктылык булып калды. Еллар уза торган саен ул аны ешрак сагына

башлады. Ун-унбиш еллап вакыт узгач, ул аны эзләтеп тә карады, тик эзләве ул

чакта шулай гына булдымы икән (кияүгә чыгып, фамилиясен үзгәрткән хатын-

кызны табу җиңел эш түгелдер инде ул), алар бүтән кавыша алмадылар.

Күрше урам килене Мәннәвинең ялкынлы яшьлеген исенә төшерде. Килен

тач аның яшьлегендәге Тәнзиләгә охшаган. Шуңа күрә, икенче тапкыр күрешү

алдыннан, Мәннәви Миша Бурзайга аның әнисенең исемен ачыкларга боерды

һәм, үз күңеленә килгән фаразларның дөреслеккә чыкмавын теләп, әлеге кыз-

хатын белән очрашуны көтте.

Галин абыйсының ире Мансурга кыйммәтле операцияләр ясату өчен зур

акчалар түләгәнен белә иде яшь килен. Шуңа күрә Миша Бурзай артыннан, кем

әйтмешли, барса да барды, бармаса да барды. Тән сакчысы аша мәгьлүмат алырга

өлгергән Мәннәви Миңлегөл атлы хатынның гүзәл кызын аеруча дулкынлану

белән көтте. Шулчак Мәннәвинең башына бер фикер китереп сукты: ул

Рәнзиләгә гашыйк булган иде! Аның танышлары-дуслары, әлбәттә, бу мәсьәләдә

башкача эш итәләр. Алар әүвәл берәр ышанычлы кеше аша авылыннан кубып

киткән яшь һәм саф татар кызы белән танышалар, хатыннарына сиздермичә

генә аның белән диңгез буйларына кыйммәтле сәфәргә йөриләр, шул рәвешле

дә, башкача да аралашып торалар, «объектны» өйрәнәләр, әгәр кыз күңеленә

ятмаса, икенчесенә алыштыралар, мәгәр инде әлеге саф татар кызы җаннарына

бик хуш килә икән, хатыннарын аерып, шуңа өйләнүчеләр дә бар. Тик бу

гамәлләр, өйләнгәнче, кырык йозак астында саклана һәм, әлбәттә, хатыннары

бу кыек эшләр турында белү түгел, хәтта ике ятып бер мәртәбә төшләренә дә

кереп карамый. Сәркәтип кызлар белән чуалулар чутка керми, барыбер минем

янга кайта ул, дип фаразлый байбикәләр. Хәер, артык көнчеләре сәркатип

кызны да эзәрлекли. Түм-түрәләрнең яшәеш рәвеше әнә шул рәвешлерәк

бара иде... Шунысы да мәгьлүм булсын: әлеге түрәләр, билгеле, исемнәре

ишетелгән кешеләр түгел! Алар телевизор экраннарында ялтырамыйлар,

журналистларны якын китермиләр. Ләкин алар, заманында хөкүмәттән арзанлы

милек эләктереп калган, хәзер инде бик бай адәмнәр! Галин Юлбарыс абыйсы

белән бергә кооператив ачып йөргәндә тегесе авыр сулап әйтеп куя торган иде:

«Энем, барып чыгар микән эшебез? «Рожденные ползать летать не умеют!»

— диләр бит! Безнең нәсел гомер буе, шул исәптән бабалар да ярлы-ябагай

рәтендә йөргән!.» Ләкин шулай дисә дә, алар күңелләрен төшермичә, янә яңа

«Наполеон» планнары кора башлыйлар, җиң сызганып эшкә чума торганнар

иде. Беркавымнан исә үзләре дә шуны аңладылар: бу илдә чиста эшмәкерлек

белән шөгыльләнү гаять кыен мәсьәлә! «Җонлы кулың», әйбәт терәгең булырга

тиеш, әгәр дә син берәр «түлле-түрә» шәҗәрә агачында бер нәни яфрак кына

булсаң да, моңа шөкер итәсе генә, чөнки эшләрең, нинди каршылыклар булуга

да карамастан, барыбер такыр юлдан тәгәрәячәк. Рәсәй тормышының бик

ачы һәм кабахәт аксиомасы иде бу! Үз көчләре белән күтәрелгән егетләрнең

һәрберсенә һәйкәл куеп чыгарлык лабаса! Ул вакытта Мәннәвинең үҗәтлеге

көчле иде. Ул үҗәтлек әле дә бар аның җанында. Бер күрүдә күңелен яулап алган

Рәнзинә атлы кыз-хатынны көткәндә йөрәге гөрт-гөрт тибеп, әлеге очрашуны

күз алдына китергән Мәннәви чак кына борчылса да, әлеге үҗәтлек барыбер

үзенекен итәчәк!..

Изольданы алдагы көндә үк шәһәргә озатты Галин. Үзе югында монда кемнәр

килгәнлеген хатыны барыбер беләчәк, аның «разведкасы» да шактый нәтиҗәле

эшли иде. Ләкин бу мәсьәлә аны борчымый, аны бу минутларда күбрәк татлы

очрашу борчый. Мәннәви өстәлдәге вазага Миша Бурзай Сәхаби бакчасыннан

урлаган алмаларны да куярга кушты.

Яшь киленнең күзләрендәге куркуны ул килеп керешкә сизеп алды һәм

бу аны шактый каушатты. Дөньяның мөгезеннән тотып торган дәһшәтле

Галин үз-үзен танымады, югалып калды, җебеп төште, теле көрмәкләнде,

әйтәсе килгән сүзен әйләндереп чыгара алмыйча азапланды. Әүвәл киленнең

кайнар, йомшак кулыннан тотты, тегесе карышмады, бары башын түбән иеп

күзләрен генә яшерде, аннары, чак кына кыюлык иңә башлаган «кияү егете»

яшь бичәнең башын үзенең күкрәгенә куеп, чәченнән килгән хуш исләр

дөньясына кереп чумды. Шунда гына теле ачылып китте сыман, ул тыныч

тавыш белән:

«Син миңа бик ошыйсың!» — диде. Бу сүзләрдән соң бичәнең гәүдәсе дерт

итеп куйды, ул артка тартылды. Ләкин Мәннәвинең көчле куллары аны каты

итеп кыскан иде. Көтүче Мансар малае, хәзер инде дөньясының артына тибеп

яшәгән Мәннән Галиев үз гомерендә беренче мәртәбә эреп аккандай булды.

Чынлыкта исә, әллә аның куенындагы яшь килен шулай эреде, әллә аның

тыгыз, ак күкрәкләре арасында Мәннәви үзе югалды. Бу чаклысын икесе дә

аңлый алмадылар бугай...

Кыз чыгып киткән чагында да Мәннәвинең үз кыюлыгы кире кайтмаган иде

әле. Ул өстәлдән алма алып Рәнзиләгә сузды. Тегесе шундук алманы тешләп

алды һәм шуның артыннан ук кычкырып җибәрде: «Әнием!»

— Бик ачысы эләктеме әллә? — дип сорады аптыраган Мәннәви. — Әллә

әниең Миңлегөл ханымны сагынып куйдың инде? Кирәк булса, хәзер үк машина

бирәм, янына барып кайт. Кайда яши ул?

— Хәзер Әтнәдә яшиләр инде, — диде кыз һәм шуның артыннан өстәп

куйды: «Тәнзилә исемле ул, паспортында шулай. Тәнзилә. Миңлегөл мулла

кушкан исеме. Миңнәре күп булгач... Авылда әле дә шулай дип йөртәләр».

Ул шулай диде дә аннары, авызын ачып, аптыраган кыяфәт белән Мәннәвигә

карады.Янәсе, минем әнинең исеме нигә кирәк булды әле сиңа, абый

кеше?

— Су эч! — диде шулчак кемдер Галинга. Галин су алып эчте һәм кинәт

кылкына башлады, сулышы кысылып, буылам дигәндә генә Миша Бурзай каты

кулы белән аркасына китереп сукты. Бу вакытта Тәнзиләнең Рәнзилә атлы

кызы бүлмәдә юк иде инде...

Ул өстәлдән бер алма алып, бар көченә учына кысты, яшькелтем алманың

әчкелтем суы күзләренә чәчрәде һәм битләре буенча агарга кереште... Мәннән

Галиев чын күз яшьләре белән елый иде...

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 7, 2014

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: