Гарасат (дәвамы)

Романның башын монда укыгыз.

Кабер куптаручылар

Айсыз бер төндә, кемнәрдер килеп, Абрекның каберен актарып аттылар!

Мондый хәлнең Байтамакта гына түгел, тирә-юньдә дә булганы һәм ишетелгәне

юк иде!!! Полицияне дә аякка бастырырлык, шул тирәдәге түмгәк-түрәләрне

дә үрә торгызырлык шомлы бер хәбәр иде бу!..

Әлеге вакыйга бигрәк тә Байтимер өчен аянычлы иде. Ни генә әйтсәң дә,

ул Байтамакта хуҗа кебек кеше. Хуҗа икәнсең, димәк, син беренче чиратта

халыкның тынычлыгын, куркынычсызлыгын, иминлеген кайгыртырга тиешсең.

Күңелеңне иркен тот, хуҗа әфәнде!

Иң алдан имеш-мимеш хәбәрләр китте. Янәсе, Хөллиевнең үзе белән каберенә

күмелгән бик күп алтыннары булган икән, имеш, элеккеге дошманнары аннан

үч ала, үлгәч тә тынычлыкта калдырырга теләмиләр, имеш, Ябалак урманы

артындагы Галинга һаман җир җитми; ул халыкны өркетеп, Байтамакның

нигезен корытмакчы була, бу җирләргә үзе кызыга! Имеш-мимешләрдән генә

аркан ишеп булмый иде шул. Милиция «полиция» дип кенә түгел, «чуртым»

дип үзгәртелсә дә, әлеге җинаятьчеләрне табачакларына, әлбәттә, берәү дә

ышанмады.

Байтимер өчен вакыт узган саен хәят төеннәре һаман төйнәлгәннән

төйнәлә бара, берсен чишсә, икенчесе калкып чыга. Инде зур эшләр

башкарылды югыйсә! Бар нәрсә дә җитеш, кешеләрнең эшләре бар, эшләре

булгач, ашарларына бар, кияргә киемнәре, утырып йөрергә күбесенең шәхси

машинасы бар. Авыл булса да өеннән чыгуга кеше хәзер пычракка түгел,

таш тротуарга яки асфальтка баса... Ни җитми соң? Кай җире килештерелеп

бетмәде икән?..

Байтимер ярдәм сорагандай күккә карады. Күк җавап бирмәде фермер

Баймурзинга. Күк дәшми, күк ләм-мим... Байтимер телефоннан Камайны

чакыртты. Камай кулын сындырган дип ишеткән иде, шулай булса да барыбер

чакыртты: киңәшергә кирәк иде. Камай тиз килеп җитте, тик аның кулы

сынмаган, уң кулындагы чәнчә бармагы гына бәйләнгән иде. Шуны күргәч,

Байтимер бүген беренче мәртәбә елмайды.

— Кул сынды дигән хәбәр тараткансың!

— Мин хәбәр таратып йөрүче түгел, Байтимер абый. Хәбәрне җилләр тарата

аны...

— Ул җилләрең зират ягыннан да берәр хәбәр алып килмәгәндер ич?

— Алып килде. Байтимер абый, берәр стакан суыңны эчеп куйыйм әле, ә?

Мөмкинме?

— Мөмкин, Камалетдин Җамалиевич!

Камай өстәл читендә торган графиннан су алып эчте дә кесәсеннән алма

чыгарды:

— Моны сиңа Сәхаби бирде, — дип, Байтимергә сузды.

— Алма кайгысы түгел әле монда!

Икесе дә беркавым тынсыз тордылар. Әлеге тынлыкны ачык тәрәзәдән

кергән җил бозды. Чөнки ул шул мизгел эчендә өстәл өстендәге кәгазьләрне

тузгытып ташларга өлгерде.

— Хөллиев каберен бер генә кеше казыган. Сәхаби күргән. Таң атып килә

иде инде ди.

Байтимер, кызыксынып, Камайның сүзен әйтеп бетерүен көтте, ләкин тегесе

ашыкмады, нәрсәдер сузды, көттерде.

— Шуннан?! Сәхаби танып калганмы соң ул кешене?

— Юк. Сәхаби безнең авылда яңа кеше әле, төс-кыяфәткә бөтен кешене дә

белеп бетерми. Син борчылма, Байтимер абый! Ул кешене сиңа үзем табып

бирәм мин! Дөрес, мин сиңа полиция булып эшкә урнашмадым урнашуын.

Шулай да..

— Нәрсә шулай да?..

— Борчылма, Байтимер абый, табарбыз! Кем икәнлеген белербез!.. Минем

сиңа башка, әһәмиятлерәк соравым бар: нишлибез?

— Ничек? Нишлибез?

— Менә, — Камай уң кулын алга сузды, — үзем бармакны каерып

сындырдым бүген!

— Камай! Беләсеңме нәрсә? Надоели синең табышмакларың мине!

Аңладыңмы!? Сөйлә әле барысын дә бәйнә-бәйнә!

— Тагын бер стакан су эчим, Байтимер абый?

— Икене эч!

— Врачка приемга бару өчен... ни инде... шуңа сәбәп булсын дип сындырдым

бармакны! Ә врач янына барырга үзем һаман куркып йөрим.

— Кайсы врачка? Бездә икәү бит алар хәзер?

— Яңа эшли башлаганы янына, Камилә, безнең авыл кызы.

— Йә, шуннан?

Камай куен кесәсеннән өчкә бөкләнгән кәгазь кисәге чыгарды:

— Байтимер абый, менә шушы хатны Камиләгә тапшыра алмыйсыңмы син, ә?

Берни аңламаган Байтимер аңа карап торуын дәвам итте.

— Мәхәббәт хаты бу! Яратам мин ул кызны. Үзем әйтергә куркам...

Байтимер шаркылдап көлеп җибәрде. Озак көлде ул, күзләре яшьләнгәнче,

эчен тота-тота көлде һәм шул арада аңа күзләрен мөлдерәтеп карап торган

Камайның җилкәсенә сугып:

— Ну, Камалетдин! Үтерәсең син!

— Юк, Байтимер абый, мин түгел, алар үтерә! Мине дә, сине дә!.. Әйе, әйе,

сине Марфа, мине Камилә яндырып үтерәләр инде.

Камай үзе дә Байтимергә кушылып көлә башлады.

Ә хәлләре, чынлап та, бер караганда, көләрлек тә, икенче караганда еларлык

та иде.

— Байтимер абый, беләсеңме, Сәхаби миңа бүген нәрсә сөйләде? Ишетсәң,

шаклар катасың! Марфа белән Нурбикә апа туганнар икән бит, туганнар

булганнар!

— Син нәрсә, энем?!

— Әйе, Марфаның әтисе Василий абый умартачы бит. Безнең урманда

булган аларның умарталары. Әтиләре бер, әниләре генә икенче. Икесенең дә

биологик әтиләре Василий дәдәй.

Камай Сәхабидән ишеткәннәрен бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.

Нурбикәнең әнисе Нургаян апа авыл хатыннары белән урманга җиләк җыярга

барган җиреннән адашып калган. Авылдашлары аны эзләп-эзләп тә таба алмагач,

Нургаян җиләкле урынга тап булгандыр да, шуңа күрә тавышсыз-тынсыз гына күп

итеп җиләк җыядыр дигән карарга килеп, авылга кайтып киткәннәр. Нургаян ул

көнне чынлап та җиләкле аланга туры килгән. Ул җиләкле аланны иптәшләреннән

аерылып калган Нургаянга гомерен урманда үткәргән Василий-Бачылый күрсәткән.

Аңа кадәр ялгыз башы урманда кайтыр юл эзләп йөргән хатынны умартачы өенә

алып кайта. Хатыны Мария белән ачыккан-талчыккан Нургаянга якты йөз күрсәтеп,

чәй эчерәләр, кунак итәләр. Бачылый белән Мария икесе генә умарталыктагы

йортларында гомер итә торган булалар. Балалары юк, Ходай Тәгалә Марияга бала

бирмәгән. Ләкин бик ачык йөзле, чылтырап торган көмеш сыман яңгыравыклы

тавышлы Мария һәрвакыт көр күңелле, яхшы күңелле хатын була.

Шуннан соң Бачылый лым тулы җиләкле чиләге белән бергә үз атында

Нургаянны авылга ук илтеп куя. Әлеге вакыйгадан соң алар дуслашып калалар,

Нургаян монда ире Нурулла белән бергә дә килеп йөри башлыйлар. Нурулла

ат җигүче булганлыктан, ат белән киләләр. Җәй көне булса, кайткан чагында

алар умартачы печәнлегеннән күп итеп хуш исле урман печәне, көз көннәре

утын төяп кайталар. Бу дуслык бигрәк тә Нурулла белән Нургаян өчен бәхет

була. Чөнки утын белән печәннең алтын бәһасе торган вакытлар, бу байлыклар

исә алар өенә бушка кайтып тора! Нургаян — тирә-якта дан тоткан оста тегүче,

хатын Марияга матур-матур күлмәкләр тегә торган була. Бу дуслык салырга

яраткан Нурулла өчен икеләтә куанычлы, чөнки Бачылый җиренә җиткереп

медовуха ясый белә. Тора-бара әлеге ике гаиләнең дуслыгы шулчаклы ныгый,

алар бер-берсеннән иң нечкә, иң тирән серләрен дә яшерми башлыйлар. Мария

бала таба алмый бит, ул һәрвакыт шул хакта сөйләп елый, Нуруллага сиздермичә

генә бер бала алып кайту теләге булу хакында килгән саен Нургаянга зарлана.

Мария бар нәрсәгә дә, барлык сынауларга да риза, тик өендә бала тавышы

гына яңгырап торсын. Менә шул рәвешле алар Нургаянны үзләренә бер бала

бүләк итәргә күндерәләр. Тик ул бала Бачылый орлыгыннан оешырга тиеш

була!.. Умартачы Василий белән татар хатыны Нургаяннан балдан гына ясалган

бер матур кыз туа...

Бу вакыйганы ишеткәч, Байтимер эченнән генә уйлап куйды: «Менә нәрсә

тарткан икән Марфаны мәчеткә!? Ата каны...» Ә аны Марфага нәрсә тарта?

Нурбикәне сагынумы? Байтимер хәзер генә Нурбикә белән Марфаның бер-

беренә охшаган булуларының сәбәбен аңлады. Икесе дә бер әнидән туган

кызлар икән ләбаса!..

Марфа да Нурбикә кебек бик чибәр, яшьрәк булганга күрәме, хәтта күпкә

матуррак та иде. Марфага гашыйк булмаган ир-ат ул матур җәйге иртәдә таң

атканны күрмәгән кеше! Аның тавышының матурлыгын ишетмәгән кеше ул үз

гомерендә беркайчан да сандугач сайравын ишетмәгән ир-ат!.. Болар барысы да

Байтимерне үз эченә бөтереп алды дию дөреслеккә хилафлык булыр, әлбәттә.

Ләкин кызның мәхәббәтенә каршы җавап бирмәү, туң йөрәкле булып кылану

тагын да зуррак хилафлык түгелме соң?

Марфаның төз басып йөрүләренә сокланмаган ир-ат ул, гомумән,

матурлыкның ни икәнлеген күрә, таный алмаган кеше!..

Тик вакыт бар нәрсәгә дә дәва дисәләр дә Нурбикә вафатыннан соң Байтимер

күкрәгендә ясалган җәрәхәт йомылып бетә алмады, аннан гел кан саркып тора

торган булды.

Кайнар йөрәкле Марфа исә Байтимергә тынгылык бирмәде, кайда барса

юлында әлеге зәңгәр күзле кыз пәйда булды, Нурбикәнең чагылышы очрады.

Марфа ярата һәм шул исәптән үзен дә яраттыра белә торган бер асыл зат

иде... Ләкин акыл белән генә яратып булса икән, йөрәккә әмер биреп булса

икән лә! Булмый, мәхәббәт ул адәм балаларына Ходай Тәгаләдән иңгән бер

могҗиза, хикмәттер... Мәхәббәт ул канны дуылдата, ул күктәге Кояшны, якты

нур көлтәсе итеп, мул итеп күкрәк читлегенә сала, яз көне агач бөрегә уянган

сыман тәндәге генә түгел, җандагы күзәнәкләрне дә уятып җибәрә... Җан да

күзәнәкләрдән торамы икәнни, Ходаем?!!

Әгәр Байтимер, кыз белән очрашкан вакытларында, аның кайнарлыгыннан

акыл-аңын югалтырлык халәт кичермәсә, бәлкем, ул Марфаны кабул да итә

алмаган булыр иде. Ул аны Нурбикә, бары Нурбикә итеп кабул итте, дөресрәге,

әлеге теләк-нияте үзеннән-үзе җанына шундый бер гүзәл нур салды...

Ир-ат нәсел дәвамына нигез салучы, хатын-кыз шул дәва оеткысына җил-

яңгыр тидермичә саклаучы үзе бер Илаһи зат сыман. Күп вакыт ир-атны

әлеге инстинкт әйди, акыл-аңнан бәйсез рәвештә кыз-хатын янәшәсендә

табигый гармоннар кайнарга керешеп, алар дөньялыкка чыгып янә бер гүзәл

гармоннар белән кушылырга ашыга торгандыр. Очрашулар ешая башлагач,

Байтимер беренче мәртәбә кызның кулына орынып, әлеге гамәл аның бар

гәүдәсен пешереп алгандай иткәч, җәһәт кенә кире тартып алганын үзе дә сизми

калды. Тора-бара кулы, бөтен тәне әлеге кайнарлыкка ияләшә башлады кебек,

кайнарлык рәхәт бер җылылыкка әйләнде һәм анда кызның тәмен тоясы килү

теләге уянды. Һәр өлгереп җиткән балигъ кыз-хатынның үз тәме, кабатланмас

искиткеч тәме була. Әгәр организмда андый тәмне тоярлык күзәнәкләр бар

икән, ул ир-ат ошбу гүзәлне, әлбәттә, үбеп караячак; зәвык тәмне үзе сайлый,

тәмле конфетны тозга манып ашап булмаган кебек, әгәр ул тәмне тоя алмыйсың

икән, хатын-кыз «тешләтеп» карарга никадәрле генә әзер булса да, теләк ничек

тиз кабынса, шулай тиз сүрелер дә. Әлеге хиссият дөньясы барлык ир-атка

да кагыламы, юкмы икәнлеген, әлбәттә, Байтимер белми, әмма аның үзенең

«конституциясе» нәкь шундый иде.

Дөньялыктагы күп чишелмәс табышмакларны кешеләр гади тел белән

«очраклылык» дип атаган хәл-вакыйга хәл итә. Һәрхәлдә, Ходай Тәгалә

ихтыярында бернинди очраклылык булмаса да...

Печән өсте иде ул. Байтимернең гел печән генә җыя торган бер болыны

бар, исеме дә «Чәчәкле». Чөнки күпме генә сукаласаң да, башка орлык чәчеп

карасаң да, әлеге болында бары печән генә мул булып уңа һәм маллар аның

печәнен дә прәннек ашагандай итеп кенә ашый. Шуңа күрә елның елында

«Чәчәкле»гә печән чәчелә. Киптерү ысуллары да үзенчә иде ул печәнне.

Хәзер кипкән печәнне полиэтилен капчыкларга төрү җайланмалары да, силос

итүнең дә күп төрле ысуллары бар. Тик бу болындагы печәнне алар күләгәдә

киптерәләр, аннан соң вак-вак чүмәләләргә өеп, тагын бераз җилләтеп алалар.

Малларга «прәннек» әнә шул рәвешле әзерләнә. Мондый чүмәләдә вакытында

«тәмле»печән бурларның да күзен кыздыра иде.

Байтимер кояш баер алдыннан кара айгырда «Чәчәкле»не урап кайтырга

булды һәм басуга керүгә, аты тарткалавына да карамастан, елга буена чаптырып

алып китте. Кара айгыр юкка гына бу тарафка әйдәмәгән икән: елга яры

буендагы чүмәлә янында иярле, ләкин хуҗасыз байтал чемченеп йөри иде.

Байтимер шиккә калды, чүмәләне бер мәртәбә урап чыкты ул, икенче тапкыр

әйләнде, ләкин теге атның иясе күренмәде. Менә берзаман ул чүмәләнең

селкенгәненә игьтибар итеп, тагын да якынрак килде. Шулчак чүмәлә өстеннән

бер тавыш ишетелде: «Абау, төшәргә куркам! Ярдәм итегез!» Чүмәлә өстендә

күрше Алтын Бәртәс кызы Марфа төшәргә куркып утыра иде.

— Ничек мендең, шулай төш! — диде Байтимер төксе генә.

— Мин монда менмәдем, мин чүмәлә өстенә төштем!

— Кайдан төштең син анда?

— Атым дулап китеп чөеп җибәрде дә менә чүмәлә өстенә очып кундым,

Байтимер абый!

— Мин сиңа абый түгел!

— «Бабай» дип әйтергә кушмыйсыңдыр ич? — Кызның урысча оешкан теле

татар телен бик матур әйләндерә иде.

— Үзем шуып төшәм. Син аста мине тотып кал!

Тотып калды Байтимер Марфаны. Тегесе аңа сөлек кебек ябышты.

Хәер, Байтимер бу минутларда үзе дә сөлектән ким түгел иде. Алар бер-

берсенә дә, болай да бүтән сүз катмадылар. Кызның чәч толымнары исенә

яңа чапкан печәннең хушбуйлары кушылды. Ул исерде. Марфа исә күптән

исергән иде.

Күктәге баеп баручы кояш шул чакта басудагы йөзләгән кибән арасыннан

нәкь менә шунысын гына аралап алгандай көлтә нурларын алар өстенә сипте.

Марфаның күлмәк төймәләре бер-бер артлы черт-черт коела һәм өзелгән берсе

печән чүмәләсе арасына кереп югала иделәр. Бәлки, алар гадәти табигый юллар

үтеп, көз көне янә шушы басуга әйләнеп кайтырлар. Бәлки, сизгер маллар

аларны төкереп ташлар?..

Офыктагы алсу шәфәкъ шәрә кыз баланы үзе төсле күлмәккә киендерде...

Шулчак ак байтал кешнәп җибәрде. Кара айгыр аңа җавап кайтарды. Шул

мәлдә Байтимернең иреннәре салкын тимер тәме тоеп, ул куырылып килде

һәм, сискәнеп, күзләрен ачты: шәфәкь нурлары кызның муенындагы алтынны

куе кызыл кан төсенә керткән иде...

Ак байтал, кара айгырны тешләп алды да, үз артыннан елга буена алып

төшеп китте. Атлар туйганчы су эчтеләр... Елга буенда шуннан ары табигый

дә, гайре табигый дә хәл булмады, чөнки бу вакытта кояш үзе дә урман артына

төшеп утырган иде инде...

...Камай Байтимерне Алтын Бәртәскә алып китте, чөнки тегесенең Хөлли

каберен кем казыганлыгын бик тә беләсе килә. Байтимернең үзенең дә бу

якларга күптән киләсе килеп йөри иде. Кирилл атакай, аның белүенчә, артык

мәшәкатьләнмичә генә, берничә гектар җирне чәүкәләр оялаган чиркәүгә

беркетеп куйды, урман, елга буендагы кара туфраклы иң уңдырышлы җирләрне!

Өстәвенә Алтын Бәртәскә урыс гаиләләре дә кайтып тора дип ишетте. Бу

тирәләрдә каладан җәй көннәрендә генә кайтып яшәүчеләр әүвәл дә бар иде,

тик аларны ул хуҗалык санына кертми, кыскасы, алар «дачниклар» гына һәм

күршедәге Байтамакка аларның зыяннан башка бүтән файдалары юк. Зыяннары

исә күбрәк «Кыяр» бригадасына төшә, чөнки байтамаклар анда җәен-кышын

яшелчә үстерәләр.

Бу тирәләрдәге җирләр уңдырышлы булса да Байтимер аларга нәфесен

сузмады, чөнки хуҗалыкның җире җитмеш гектардан артып китсә, аны файда

китерерлек итеп алып бару бу илдә шактый кыен эш. Ләкин, аның җирләренә

кызыккан кебек, бу яктагы басуларга да күз кыздыручылар күп, чөнки арзан

бәядән генә сатып алып, соңыннан шунда йә йортлар салып яисә бәяләрен

биш-алты тапкыр арттырып сатып җибәрү өчен иде. Шуңа күрә Байтимер

монда элеккеге урыс авылын торгызырга һәм җирнең әрәм-шәрәм ителмәвен

тели, бик тә тели. Чиркәүгә ремонт ясыйм дип Кирилл атакайга вәгьдә итте

ул һәм вәгьдәсендә торачак та. Чиркәве булса, авыл халкы да иманлы булыр,

ә күршеләрнең иманлы булуы бик мөһим иде.

Теге чакта печән кибәне төбендә очрашканнан соң Марфа белән бүтән

күрешкәннәре булмады. Ул очраклы рәвештә авылда кызны очратудан куркып,

Камайны рульгә утыртты да үзе артка чүмәште.

— Байтимер абый, син юкка Кирилл атакайның чиркәвенә ярдәм итәм дип

йөрисең! Аның алтыннары бер сандык дип сөйлиләр! — диде Камай авылга

килеп кергәч.

— Сөйлиләрдер анысы... — дип куйды Байтимер, әмма сүзе шунда өзелеп

калды, хәтта ул телен тешли язды, урамнан Абрек Хөллиевкә охшаган бер

кеше атлый иде.

— Әйдә, тиз! Шуның артыннан! — дип боерды хуҗа һәм машина әлеге кеше

турысына якынлашуга, ишекне ачып аңа дәште:

— Туктале! Сүз бар!

Байтимер килә башлагач, әлеге адәм, башын якасы эченә яшереп, тиз генә

качып китәргә теләде, ләкин Байтимер аның арткы чабуыннан эләктереп

калырга өлгерде. Аны таныгач, икесенең дә өннәре китте:

— Варис!?? Нишләп йөрисең монда?!! Машина кайда? Сине атна буе полиция

эзли бит инде!

— Җибәрегез! — дип кычкырды тегесе үрсәләнеп.— Җибәрегез! Мин Варис

түгел! Мин Әл-Рәхим-Иуда!

— Әй син, Иуда! Кайдан табып алдың Абрек Хөллиев киемнәрен?

Варис әче тавыш белән: «Коткарыгыз!» — дип кычкырып җибәрде, Абрек

Хөллиев йортының капкасы ачылып, аннан сакаллы биш-алты кеше чыктылар

да автоматтан атарга керештеләр. Байтимер Варисны җибәрде. Машина чиркәүгә

таба ыргылды, шуның артыннан ук ату тавышлары да тынды.

Байтимер белән Камай икесе дә агарып катканнар иде, байтак вакыт сүз

әйтә алмыйча тордылар.

— Кемнәр булды ул, Камай? — дип сорады бераздан Байтимер хәрәкәтсез

утырган юлдашыннан.

— Иудалар! — диде тегесе. Прокуратора ОМОН белән килеп тикшереп

карады инде аларны, бернинди гаеп тапмаганнар, беләсеңме?

— Белми идем...

— Башлыклары Мәскәү түрәләре белән турыдан-туры элемтәдә тора ди.

Хәер, монысы имеш-мимеш кенә, ышандырмый.

— Киттек Кирилл атакай янына! — дип боерды Байтимер. — Чиркәүгә

ярдәм итмә дисең син! Хәлемнән килсә, бу кабахәтләрне юкка чыгару өчен

ун чиркәү салдырыр идем әле мин монда! Секта бит болар! Христианга да,

исламга да каршы алар!

— Аның каравы ике дин байрагы астында эш итәләр!

— Төкердем мин аларның байракларына! Киттек!

Машинаны Кириллның капка төбенә туктатып, ишегалдына үттеләр һәм өй

эчендә ниндидер тавышлар ишетелгәч, икесе дә шым булдылар.

О, Всеблагий Господи, я знаю, что великое счастье мое зависит от того,

чтобы я Тебя любила всею душею и всем сердцем моим, и чтобы исполняла

во всем святую волю Твою. Управляй же Сам, о Боже мой, душею моею и

наполняй сердце мое: я хочу угождать Тебе Одному, ибо Ты Создатель и Бог

мой.

Камай Байтимерне урамга таба тартты, ләкин тегесе «юк» дип баш айкады

да, алар атлар-атламас кына өй ишегенә таба киттеләр.

— Нигә куркып калдың? Киресенчә, сөенергә генә кирәк. Күрдең бит теге

иудаларны, — дип пышылдады Байтимер. Өй эченнән һаман дога укыган

тавышлар ишетелеп тора иде: Святый Ангеле, предстояй окаянней моей души

и страстней моей жизни, не остави мене грешнаго, ниже отступи от мене за

невоздержание мое.

Не даждь места лукавому демону обладати мною, насильством смертнаго

сего телесе; укрепи бедствующую и худую мою руку и настави мя на путь

спасения...

Кирилл атакай үз каршысына ике хатын-кызны утыртып дога көйли.

Хатыннар икесе дә кара күлмәктән-яулыктан, кулларында иконалар иде. Камай

каты итеп Байтимернең җиңеннән тартты. Тегесе ирексездән аның артыннан

ияреп өйалдына чыкты.

— Киттек, — дип пышылдады Камай һәм җил-җил атлап капкага таба китте.

Әлегә берни аңламаган Байтимер дә теләр-теләмәс кенә аның артыннан иярде.

Машинага утыргач кына Камай телгә килде:

— Хатыннарның берсен таныдыңмы? — дип сорады ул Байтимердән.

— Икесе дә таныш шикелле тоелды.

— Әйе, берсе Екатерина, попка кияүгә чыккан дип сөйлиләр, ә тегесе...

Беләсеңме, кем иде? Марфа!

— Үзем дә таныдым, — дип куйды аңа каршы Байтимер. Машина янә,

юллары шуннан булганлыктан «иудалар» оялаган элеккеге Хөллиев коттеджына

якынлашкан иде. Әйләнечтән юл туры дисәләр дә, бу тирәләрне әйләнечтән

дә узып булмый, бердәнбер юл бары баягы шомлы коттедж яныннан уза.

Шул яктан тимер тавыш белән укыган сүзләр ишетелде. «Молитва о спасени

России» иде бу.

Господи Иисусе Христе, Боже наш! Прими от нас, недостойных рабов

Твоих, усердное моление сие и, простив нам все согрешения наши, помяни

всех врагов наших, ненавидящих и обидящих нас, и не воздав им по делам их,

но по веле Твоей милости, обрати их неверных ко правоверию и благочестию,

верных же во еже уклонивших от зла и творит благое...

Камай инде алгы утыргычка чүмәшкән Байтимер ягына борылды да:

— Карале! Бу кабахәтләр нинди дога-молитва укыйлар бит, ә! — дип

куйды.

— Нинди?

— «Молитва о спасении России!..» дип атала.

— Су эч, Камалетдин! — диде Байтимер. Тегесе кулына шешәле су алды

һәм үзе йотып куйганнан соң Байтимергә сузды:

— Син дә эчеп куй, Байтимер Байбулатович!

— Безнең егетләрдә ничәләп ау мылтыгы булырга мөмкин? — дип сорап

куйды Байтимер шулчак.

— Ау мылтыгы гына түгел, «калаш» та бар!

— Кит инде! Камай, мин сине вертолетта очарга өйрәтәм әле, яме?

— Юк, мин биеклектән куркам бит, Байтимер абый!

— Син, энем, биеклектән курыкма, бөеклектән курык... Күпләр шулай

ычкынды бит... Бөеклек каланчасыннан мәтәлеп төшеп!..

— Мәтәлеп кенә түгел, кадалыплар китеп...

Икесе дә су эчтеләр. Әмма бу юлы Байтамак зиратындагы кабер такталарын

кемнәр кубарганын тәки белә алмады егетләр...

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 7, 2014

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: