Гарасат (дәвамы)

Романның башын монда укыгыз.

Хатыннарның күгәргән йозак фәлсәфәсе

Тол хатын Сания өенә таба Камайны аяклары алып китте. Әйе, бер ялгансыз,

аяклар тиктомалдан үзләре шунда таба тарттылар. Аннары тол хатынның

үтенечен кире кагарга да ярамас бит инде... Камайның сәерлеге өстенә,

теләсә нинди йозак серен ачу сәләте бар икәнлеген белмәгән кеше юк. Аны

хәтта ябылып калган сейфларны ачып бирергә дип банкларга да чакырталар,

бернинди белгечләр ача алмаган катлаулы сейфларны «эһ» дигәндә ача да бирә

иде Камай. Бу сәләте аңа кайдан килгәнлеген ул үзе дә, әтисе Җамали абый

да, кыскасы, шайтан да белми иде. Камайның куллары рентген кебек, кулын

куюга, сынган-тайганны да шундук төгәл әйтеп бирә ала ул. Аның бу таланты

бигрәк тә Петнә Пәймәгә ярап куйды. Фермадагы сыер-бозауларның аяклары

авыртып бик озак төзәлми йөрсә, сәбәбен мал докторлары да таба алмаганда,

Пәймә Камайны эзләп китә. Малның теле юк, кайсы җире авыртканлыгын

әйтә алмый, ә менә Камай кулын тидерүгә шундук сизә һәм дөрес диагноз куя

ала. Саниянең дә йозагын Камайдан төзәттерәсе килә иде, күрәсең. Тикмәгә

чакыруы түгелдер.

Сания өйдә туры килде. Ул егетне кочак җәеп диярлек каршы алды.

Тормышын ир-атсыз ялгыз башы алып барса да, Сания җиләк кебек хатын

иде. «Ялгыз булганлыгы өчен бар ирләрнең мәхәббәтле карашы шуңа төшә.

Шуның өчен дә һаман кызлар шикелле йөри ул!» — дип сөйли авыл хатыннары.

Кайберләре, әлбәттә, көнләшә, кайсыберләренең буып үтерердәй булып ачулары

килә.

— Камай! — диде ул керә-керешкә. — Син хәзер Байтимернең помошнигы

икәнсең бит, име?

— Булса ни. Синең эшләмәгән йозагыңда моның ни катнашы бар? Әйе,

анысы дөрес. Мине моннан соң юк-бар белән борчымагыз. Вакыт юк минем.

Байтимер абый суларга да бирми.

— Юк, мин болай гына әйтәм. Берәр көнне Байтимер белән икегезне кунакка

чакырмакчы идем.

— Син нәрсә, түти! Үз акылыңдамы соң! Без нишләп сиңа кунакка йөрергә

тиеш ди әле!

— Нишләп алай дисең, наным, менә йөгереп килеп җиткәнсең бит әле!

Сания апаң чакыргач, — дип кеткелдәде тегесе. Саниянең тавышына чаклы

бик матур. Әбелхәят чишмәсе челтерәвенә охшаган.

— Кайда, йозагыңны күрсәт тә... шул бер йозак өчен кеше борчып йөрмәсәң!

Кибет тулы бит йозак, яңасын аласы да куясы! — диде инде ник килгәненә

үкенә башлаган Камай. Сания, ялт кына өйалдына чыгып, аннан зур бер иске

йозак күтәреп керде.

— Менә!

— Нәрсә соң бу? — дип, гаҗәпләнеп Камай аны кулына алды. Әлеге йозак

бик борынгы булып, ул ачкыч белән ачылу-ябылу өстенә аның саннар ярдәмендә

эшли торган биге дә бар.

— Минем бабайның бабасыннан калган бу! — диде хатын аптырап кулында

әлеге ат башы чаклы йозакны әйләндереп утырган егеткә.

— Хан заманында ук ясалгандыр бу!

— Шулайдыр! Минем бабайларым бик бай булганнар. Минем хәзерге

бәрәңге бакчасы урынында ашлык амбарлары тезелеп киткән булган. Үзләренең

умарталары. Иии-ии, җирләре гектарлап булган инде. Бабам мәрхүм мине

каршысына утыртып шул турыда бик тәмләп сөйләргә ярата торган иде.

— Мондый йозаклары булгач, бай булганнардыр шул!

— Бабамның үзен дә кулак дип сөрә язганнар. Яңа оешкан колхозга өч

айгырын, ике тарантасын илтеп биргән. Җирләрен сорап та тормаганнар инде.

Оя-оя умарталарын да колхозга илтеп биргән. Шуннан соң гына тимәгәннәр

үзенә. Берсенә дә исем китми, менә җир, җир әрәм булды дип өзгәләнә торган

иде. Лапас артындагы бәрәңге бакчасын һәр көзне, һәр язны яңабаштан үзе

үлчәп чыга торган иде. Казыкларын гел яңартып торды. Алайса, күршеләргә

ышансаң. Әнә... — Сания сүзен әйтеп бетермәде, шул урындә хикәятен өзде

дә, йозак белән маташкан Камайга карап тора башлады. Аның карашын егет

тә сизде, ләкин күтәрелеп карарга уңайсызланды. Әлеге халәттән котылу өчен

Санияне янә сөйләштерергә кереште:

— Җир белән нишләгән соң ул чаклы?

— Җире булган кеше ачтан үлми, җирне яратырга, аның белән телен аңлап

сөйләшә белергә кирәк, дип сөйли торган иде бабам.

Сания янә сүзсез калды, тагын Камайга текәлеп карап торды. Менә йозак

та эшли башлады. Камай аны Саниягә сузды.

— Булды бу. Моның белән өеңне биклисеңме?

Хатын кычкырып көлеп җибәрде һәм көлүеннән капылт кына туктап:

— Тол хатынның йозагы үзендә аның. Теләсә ача... Теләсә гел бикле тота,

— диде һәм янә матур тавыш белән көлеп куйды.

— Тик ятып күгәргән булган икән инде йозагың.

Сания янә ачылып сөйләргә кереште:

— Беләсеңме, бабам сөйли торган иде, амбарларында күпме ашлык булса

да алар аны бу йозак белән бикләмәгәннәр. Чыра гына тыга торган булганнар.

Әмма мондый дәү йозак барлыгын авылда бар кеше яхшы белгән.

— Бикләмәгәч, нигә кирәк булды икән мондый чуен хәтле йозак?

— Беләсеңме, бикләмәсә дә, бабай йозакны күгәрмәсенгә гел майлап тора

торган булган.

— Амбарларына карак та кергәне булмаганмы?

— Булмаган.

— Димәк, байлыгы тир түгеп тапкан байлык булган. Шуңа күрә тимәгәннәр

дә, — диде Камайның фәлсәфи иреннәре.

— Урламаган инде ул вакытта. Үзләре тир түгеп тапкан. Эшләгән көне-

төне.

— Кызык.. Шәп йозагы да булган, әмма бикләмәгән, чыра тыккан. Әмма

йозакны гел майлап тора торган булган үзе. Кызык, — диде Камай беркавым

уйланып торганнан соң. — Бүген әнә миллиардлап урлыйлар. Бар амбарларның

да йозаклары күгәргән.

— Ә син моны ничек төзәттең соң? Мин аны инде тимерчегә дә илтеп биреп

караган идем. Ташла, тузган, диделәр.

— Белмим, — диде Камай. — Үзеннән-үзе килеп чыкты инде шулай. Кул

белән тигән идем.

— Синең кулың әллә нинди шул, — диде Сания һәм тынып калды.

— Минем кул... кул кебек инде.

— Ә син авырткан җирне дә төзәтә аласыңмы? Петнә Пәймәсе безнең Камай

алтын куллы ди бит?!

— Петнә Пәймәсе ни сөйләмәс.

— Алай димә, Петнә ул белмичә сөйләми инде анысы. — Сания егетнең

кулын үзенең учына алды һәм күкрәк турысына китерде:

Мен ничә көн инде гел чәнчеп тора.

— Күгәргәндер...

— Ие, күгәргәндер... Килгән килгән инде... — Сания Камайның кулын үзенең

изүенә куйды, шул арада халат төймәләре дә ычкынып, карт егет алдында шәрә

бер яктылык ачылып китте. Камайның кай төшендәдер умарта бакчасында

кузгалган кытыгы янә кымырҗып куйды. Бәрәңге бакчасы читендәге карт

нарат күркәләре дә капылт исеп куйган җилдән селкенешеп алдылар. Ул,

уңайсызланып, кулын тартып алды һәм ишеккә таба атлады.

— Беркөн ишегалдында егылып кабыргамны сындырдым бугай. Кайсы

сынганын да белмим. Барысы авырта.

— Рентгенга бар, — диде Камай дорфа гына һәм ишек тоткасына үрелде.

Тик ишек бикле иде. Ул күзе белән йозак яки биккә охшаш нәрсә эзләде,

тик ишектә бернинди йозак та, бик тә күренми. Камай ишекне тезе белән

тагын этте, әмма аның ачылырга исәбендә дә юк иде. Әйтерсең, тышкы

яктан кемдер терәү куйган. Камай ачу белән тагын этте, ишек барыбер

ачылмады. Ул, аптырап, Саниягә таба борылып карады. Тегесе берни

булмагандай көзге каршында озын толымнарын сүтеп тора иде. Шул озын

толымнар егетне кысып буып куйдылар. Ләкин аның тыны кысылмады,

киресенчә, сулыш алулары иркенәеп китеп, баягы кытыгы кан тамырлары

буйлап таралды...

Камайны озатканда Сания ишекне үзе ачты. Әүвәл ул аны каты итеп эчкә

таба тартты, өйалдында нәрсәдер дөбердәп ауган тавыш ишетелде, шуннан соң

ишек үзеннән-үзе ачылып китте.

Монысы,чынлап та, тол хатынның күгәргән йозак фәлсәфәсе иде. Өйалды

ягындагы махсус җайланма ишек ничек ябылуга карап, аны тышкы яктан терәү

белән терәтеп куя, ә инде ишекне эчкә таба тартканда ул терәү үзеннән-үзе

ычкына да ишек ачылып китә икән. Сания кичләрен өйдә үзе генә булганда

ишектә терәү күргән кеше, бу өйдә юк икән дип, кире борылып китә икән!..

— Бу бабам җайланмасы, — диде Сания чырык-чырык көлеп. Камай аңа

таба елмаеп карады да бусагадан аска төшеп китте.

Ишегалдындагы рәшәткәгә тезелешеп утырган чыпчыклар, ул чыгуга,

әүвәл чырык-чырык килделәр, аннары нишләптер, сыерчык тавышлары белән

сайрарга керештеләр. Хәер, бу бер Камайга гына шулай булып тоелды бугай.

Камай урамда кеше күзенә күренмәскә тырышып туп-туры өенә кайтты.

Бәхетенә күрә, кеше-кара очрамады тагын. Халыкның күзе очлы: шундук егетнең

серен чишәрләр иде кебек. Тик әнисеннән сер яшерә торганмы соң! Гөлҗиһан

апа бусагадан атлауга улының күзендә ниндидер яшерен сер барлыгын, алай

гына да түгел, үз-үзен тотышындагы үзгәрешне сизеп алды да авызын яулык

чите белән каплап елмаеп куйды. Тик шулчак йөрәге күкрәк читлеген ватып

чыгарга җитешкәндәй еш-еш тибә башлады. Ул, тиз генә киенеп, туганнан

туганы Гөлҗамалларга йөгерде. «Вәт, җүнсез нәрсә! Тәки әйткәнен эшләгән

бит! — дип, юл буе сеңлесен әрләде. Тик аяк атлаган саен ачуы сүрелә генә

барды. Гөлҗамалның ни гаебе бар соң әле? Ул үзе шуны теләде түгелме соң! Тау

башы урамындагы Камилә атлы Камайга бик пар килерлек кыз улы артыннан

йөреп-йөреп тә, мәхәббәтенә Камайдан җавап ала алмагач, үзендә андый ният

туды бит! Камай хатын-кыздан курка, аның малае башка егетләр кебек түгел,

ул шуның аркасында гомер өйләнә алмаячак! Монысы әни кеше фикере иде.

Чынлыкта исә, Камайның җаны йә глобальләшә барган заманда нечкә хисле

алиһәләр генә булып калырга тиешле җенси затның ирдәүкәлеген кабул итә

алмый яисә аларда күңел күзе генә күрерлек нәфислекнең, нәзакәтлелекнең

тупаслана баруын тоеп, әлеге кавемнән читләшә сыман иде. Сыйныфташ

кызлары аны әллә кайчан бик гади һәм кыска гына итеп аңлаттылар да

куйдылар: «Кызлар тешләп алыр дип курка ул»! Бәлкем, моның өчен Камайга

хатын-кыз дөньясының аңа серле булган бер читен ачып күрсәтергә кирәктер?!

Ююю-юк! Гөлҗамалның башына килгән уй түгел бит бу! Аның, әни кешенең

башына килгән бер гөнаһлы фикер! Тик шулай да аның бу эштә Гөлҗамалны

гаеплисе килде. Ул әйтте бит: Сания белән сөйләшәм, җаен туры китереп,

малаеңны бер кочаклап үпсен, күзәнәкләрен уятсын, курыкма, шуннан артыгын

эшләмәячәк ул, диде! Әлбәттә, кочаклап үбүгә генә ул үзе дә каршы килмәде

килүен... Хәер, ана кеше баласы хакына ни кылмас!.. Әмма Гөлҗамал Камайның

Саниядә булганлыгы турында әлегә үзе дә белми, әмма анда барырга тиешлеге

тәгаен мәгьлүм булса да, бу юлы апасыннан да тел яшерергә булды. Бик курыкты

ул, Сания, бик чая нәрсә, артык тирәнгә кереп, егетнең башын ук әйләндереп

ташламасын дигән уй аңа һич тынгылык бирмәде. Юкса ният апасының кыз-

хатынга битараф малаена кот иңдерү, хәтта алай да түгел, егетнең сәламәтлеген

тикшереп карау гына иде ләбаса! Алайса өйләнмичә кала бит инде! Андый

егетләр аларның авылында гына да буа буарлык. Кайберләре яшьрәк чакта усал

аналары янына килен алып кайтудан курыккан, кайсыберләре үзләренә аналары

сайлаган кызны ошатмыйча, тора-бара өйләнү ниятенә бөтенләй кул селтәгән,

кайсылары исә кызларга сүз кушарга куркудан әлеге кавемнән яшь чакта ук

читләшкән егетләр, чынлап та, авылда күп иде. Хәер, Камайны боларның

берсенә дә кертеп булмый, ул үзгә иде, бүтән иде. Бәлкем, талантны учлап-

учлап биргән баласын Хак Тәгалә башка табигый куәттән мәхрүм иткәндер?

Моны берәүдән дә сорап белеп булмаганлыктан, хатыннар вакыйганы үзләренчә

ашыктырырга карар иттеләр. Гөнаһыннан бик курыкты югыйсә Гөлҗамал...

Гөлҗиһан исә баласы хакына әллә ниләр кыларга, утка-суга керергә дә разый

иде шул... Бәлкем, Хак Тәгалә, аның ошбу ниятен аңлап, әлеге гамәле өчен

ярлыкап та куяр әле?.. Йа, Ходаем! Үзең ярлыкый күр, зинһар, балалары өчен

утка-суга керергә әзер торган аналарны!

Күгәргән йозак фәлсәфәсе, ни әйтсәң дә, фани дөнья, җир фәлсәфәсе иде

шул...

Шул кич улының үз гомерендә беренче мәртәбә клубка җыенганын күргән

ана, чаршау артына качып, кайнар яшьләрен түкте. Шатлык белән кайгы аралаш

яшьләр булганга күрә бик кайнар иде алар... Бу ана хәзер гөнаһлы уйлары өчен

тәүбә сорап яшь түгә иде...

Гөлҗиһан атлы хатын икенче көнне үк намазга басты.

И тәрбиячебез Аллаһ! Без сиңа гына гыйбадәт кылабыз һәм һәр эшебездә

синнән генә ярдәм сорыйбыз. И, тәрбиячебез Аллаһ! Безне туры юлга күндер!

Ул юлны син әүвәлгеләргә ингам итеп бирдең, безне Синең ачуың төшкән

вә адашкан кешеләрнең бидагать һәм заләләт юлыннан башка юлга күндер,

ягьни Сине ачуландырмаган һәм хак юлдан адашмаган кешеләр юлына күндер.

Амин, дип пышылдады дөньяга малай табып, шул газиз баласын бик тә, бик

тә бәхетле итәсе килгән мескинә ананың кипкән иреннәре...

 

Иң татлыдан ни татлы?..

«Уң кулдагы да, сул кулдагысының да бармаклары тигез булмаган кебек

дөньяның татлы җимешләре дә, ачылары да һәркемгә тигез бирелә алмый.

Адәм Ходай тарафыннан ни рәвешле яратылган (Төрле кыйтгалардагы төрле

төстәге һәм төрле сыйфатлы туфрак-балчыктан) Ахирәт көненә чаклы ул

аерым кавем-милләтләр булып тереклек итәчәк. Моны танымау, бер милләттән

икенчесен өстен кую яки башка шундый гаделсез гамәлләр Ходай ихтыяры

түгел. Ул җәннәттән куылган Иблис һәм аның шайтаннары, һәм дә шуларга

иярүче имансыз бәндәләр эшедер».

Унынчы сыйныф малае Галләмов Әхнәфнең «Әхлак дәресләре» факультатив

сәгатьләре өчен махсус ачылган дәфтәренең беренче битендә әлеге сүзләрне

укыгач, Җәмил хәзрәтнең эченә шатлык тулды.

— Галләмов бүген дәрестә юк. Әллә авырып киткәнме? — дип сорады ул

факультативка җыелган укучылардан. Арадан берсе «кыһ» итеп көлеп куйгандай

итте. Җәмил хәзрәт, әлеге укучыны күзе белән эзләп тапты, ләкин шелтәләмәде,

бермәл шул тарафка карап торганнан соң, дәресен дәвам итәргә уйлап, кара

такта янына килде. Сыйныфта кизү торучы укучы торып басты һәм:

— Хәзрәт, Галләмов бүген мәктәпкә килмәде ул. Алар... ни... Әтисен саклап

ята ул.

— Әтисе авырып киткәнме әллә?

Кизү торучы җавап бирергә өлгермәде, арадан берәү үзен бик белдеклегә

санап:

— Аның әтисе күршесенең өенә ут төртмәкче булып йөри!

Җәмил хәзрәт, аптырап, кизү торучыга карады:

— Ел саен шулай инде алар, хәзрәт, бәрәңге җире өчен ике күрше талаша.

Әхнәфнең әтисе кайчакларда исереп ала да күрше хатынына бәйләнә башлый.

Юк, уйламагыз, әйбәт кеше ул Әхнәфнең әтисе. Эчә торган кеше дә түгел. Шул

бәрәңге җире өчен күрше Сания апа белән сүзгә килгәндә генә инде. Әхнәф

иртәгә килә ул, әтисе әйбәт кеше аның... Шул бәрәңге җире генә инде...

Җәмил хәзрәт, рәхмәт әйтеп, кизү торучыга урынына утырырга кушты. Кизү

торучы аңа икенче бер калын дәфтәр сузды:

— Моны Сезгә Әхнәф тапшырырга кушты. Сез биргән биремнәрне эшләгән ул.

— Әхнәфнең әтисенең эченә Иблис кереп оялаган. Әхнәф догалар укып,

шуны куып чыгарырга йөри ул! — дип сүзгә кысылды баягы укучы. Башка

вакыт булса, Җәмил хәзрәт әлеге тел бистәсен сыйныфтан куып чыгарган

булыр иде, тик бу юлы да сабырлыгын туплап өлгерде, шул тарафка усал

караш ташлаганнан соң, балаларның өй эшләре эшләгән дәфтәрләрен җыеп

алды. Бүген дәрес укытырга ярамый иде, мәктәп директоры аңа балалар белән

саубуллашырга бары ун минут вакыт бирде. Хәзрәт өстеннән, дин укытып

балаларны боза дигән, шикаять бар иде. Әлбәттә, бу хакта сүзләр күптәннән

йөри, мәктәп директоры үзе иманлы кеше булганлыктан, моңарчы алар

андый-мондый сүзләрне ишетмәгәнгә салышып, факультатив рәвешендә әхлак

дәресләрен дәвам итеп килделәр. Хәзер, имеш, аның белән органнар шөгыльләнә

башлаган. Мәсьәлә җитди иде. Җәмил хәзрәт, ярдәм итүен үтенеп, бүген иртән

Байтимер янына барды. Баймурзинның сүзләре кыска булды: «Укытабыз әхлак

дәресләрен, Җәмил хәзрәт! Тик сиңа бер үтенечем бар: син бүген үк Алтын

Бәртәстәге поп янына, Кирилл атакай янына барырга тиеш! Ул да укытсын

христиан дине дәресләрен. Мин аларның мәктәпләрен ремонтлап бирәм. Алтын

Бәртәскә хәзер күченеп кайтучы рус гаиләләре арткан ди. Укытсын шуларның

балаларын Кирилл атакай! Аннан соң безгә дә беркем бер сүз әйтә алмаячак!

Аңладыңмы?

— Аңлавын аңладым, Байтимер. Тик ул күченеп кайтучыларның балалары

бар микән соң? Алар бомжлар ди бит!

— Бар булыр, беләм мин. Алтын Бәртәстә яшәп, шәһәрдә эшләргә теләүче

рус гаиләләре күп. Шәһәр якын бит аларга. Ата-аналары авылда эшләрләр дип,

вәгьдә бирмим. Ә яшәвен яшәрләр.

Әлеге сүзләр Җәмил хәзрәткә канат куйгандай итте, ул батыраеп китеп:

— Байтимер! Мин бүген үк попның аягына барып егылачакмын! Аның

белән күптән үземнең дә танышасы килеп йөри иде инде. Бүген үк аягына

барып егылам! Укытсын ул да балаларга үз дәресләрен, христиан дине нигезе

буенча!

— Кирилл атакай сиңа таныш кеше инде ул болай да, — дип куйды Байтимер

аның сүзләренә каршы.

— Белмим шул, анысын әйтә алмыйм.

— Сез сельхозда аның белән бергә укыгансыз. Потапов фамилияле.

Әлеге хәбәрне ишеткәч, Җәмил хәзрәт телсез калды һәм беркавымнан,

йөзләре ачылып китеп:

— Аңладым хәзер. Артык кара фикерле бәндә ул. Әлбәттә, ләкин сабакташ

белән уртак тел табып булыр дип уйлыйм. Аягына барып егылсам егылам

түлке...

Җәмил хәзрәт, балаларның дәфтәрләрен җыеп алды да, мәктәптән чыгып

китте. Шулчак артыннан сыйныфтагы баягы тел бистәсе малай куып җитте.

Бригадир Хәлфин Азат малае иде ул.

— Җәмил хәзрәт, Сез бүтән безне укытмыйсызмы инде?

— Нишләп алай дисең әле? — дип, Җәмил хәзрәт малайның башына кулын

куйды. Тегесе «белмим» дип, иңбашларын сикертеп алды.

— Укытыгыз инде, ә, Җәмил хәзрәт, пожалысты!

— Нишләп алай өзгәләнәсең әле? Синең әхлак дәресләренә бик исең китми

бугай бит?

Хәлфин малае бик тере, хәрәкәтчән бала иде.

— Укыйм! Укыйм! Җәмил хәзрәт! Минем дә сез өйрәткән догалар белән

Иблискә каршы көрәшәсем килә! Әхнәфләр безнең күрше генә бит алар!

— Күрше булса соң!

— Менә, Әхнәф яхшы укып, догалар өйрәнер дә, атасының эчендәге Иблисне

куып чыгарыр! Аннан соң ул Иблис кая барачак? Күрше булгач, йөгереп

безгә кереп җитәчәк! Минем әтинең эченә оялаячак! Аннан соң... теге безнең

күршедәге Сания апай белән ул әрләшә башлаячак! Йә, кунакка дип инде...

утынын ярып бирергә керәчәк. Сания апайның ире юк бит аның. Хатын-кыз

үзе ничек утын ярсын инде.

— Нигә, күршегә ярдәм итү яхшы эш бит инде?

— Яхшы. Беләм. Түлке аның утынын минем әти түгел, башка кеше ярып

бирсен! Мин...кирәк булса, Әхнәф белән икәү ярып бирәбез. Дога укып, Сания

апайның өендәге шайтаннарын да куып чыгарабыз! Усал ул, алайса. Әни әйтә,

җеннәре бардыр аның, ди. Күрше Сәлим абый белән бер буразна өчен кара-

каршы сугыша ала ул! Без аның җеннәрен куарга ярдәм итәбез!

Җәмил хәзрәт малайны кочаклап алды да күз яшьләре белән көләргә

тотынды. Тыйлыга алмыйча, рәхәтләнеп, ихлас күңелдән көлде. Малай аптырап

аңа карап тора иде. Беркавымнан Җәмил хәзрәт көлүеннән туктады да малайны

катырак кочып:

— Борчылма, Әмир, ул Иблисне сезнең өйгә керттермибез! — диде. Әлеге

сүзләрдән күңеле булган малай мәктәбенә таба кире йөгерде. Юл буе көлә-көлә

кайтты Җәмил хәзрәт. Кәефе дә күтәрелеп китте.

Җәмил хәзрәт өйгә кайткач, җанын тынычландыру өчен, балаларның өй

эшләре язылган дәфтәрләрне кулына алды. Менә Хәлфин Азатның дәфтәре.

Күн тышлы калын дәфтәр инде язу белән тула язган. Малай чынлап та

әтисенә ярдәм итәргә тырыша, ахрысы. Ул бик кызыксынучан бала. Җәмил

хәзрәт матур кул белән язылган дәфтәрнең беренче битен ачты. Ул аларга

өй эшенә моннан бер ай элек үк төрле китаплардан дини хикәятләр күчереп

язарга кушкан иде.

«Ибраһим (с.г.) бик юмарт күңелле кеше иде. Ибраһим йортында берәр тәмле

ризык пешсә, урамга чыгып, берәр күршесен чакырып керә иде. Кыскасы, бик

юмарт иде ул.

Менә бер дә бер көнне Ибраһимнең (с.г.в.) ишеген шакыйлар. Ачса, бер

мосафир икән. Тамагы бик каты ачкан мосафирның.

— Ялгышмасам, син юмартлыгың белән танылган Ибраһим буласыңмы?

— дип сорады ул.

— Анысын Аллаһ белә. Ә исемем, чыннан да, Ибраһим, — дип җавап

бирде.

— Әй, Ибраһим, мин тамагы ач бер мосафир буламын. Әгәр тамагыма ризык

бирсәң, мин сиңа бик рәхмәтле булыр идем.

— Әй, өс-башы сәфәр тузанына баткан мосафир! Синең тәңрең кем, син

кемгә табынасың?

— Минем тәңрем — ут, мин утка табынучылардан булырмын.

— Мин Аллаһтан башка тәңреләргә ышанучыларга, Аллаһны танымыйча,

утка табынучыларга ярдәм кулы суза алмыйм шул. Аллаһны бер дип таны.

Шулай итсәң, минем малым — синең малың. Теләсәң, җанымны да бирергә

әзер булырмын.

Утка табынучы мосафир Ибраһим (с.г) әйткән сүзләрне бик игьтибар белән

тыңлады да:

— Әй, Ибраһим. Мин туганнан бирле утка табынып яшим. Синең бер сынык

икмәгең өчен ата-анамнан мирас булып калган динемнән ваз кичмәячәкмен!

— дип, чыгып китте.

Күп тә үтмәде Аллаһы Тәгалә Җәбраил фәрештә аркылы Ибраһим

пәйгамбәргә эндәште: «Әй, Ибраһим, ул бәндәгә ярдәм итмичә син бик

ялгыштың. Бу бәндәмә җитмеш яшь, шул гомер буе ул утка табына. Әмма мин

аны бер көн дә ризыксыз калдырмадым. Син ничек, Минем колым, аңа ризык

бирүдән баш тарттың? Бар, эзләп тап ул мосафирны һәм разый ит». Ибраһим

(с.г.) пәйгамбәрнең әлеге сүзләрдән соң күзенә яшь килде, ул тиз генә теге

мосафирны эзләп китте.

— Әй, мосафир, зинһар, син мине гафу итә күр! Ходай Тәгалә синең өчен

мине бик каты шелтәләде. «Мин бу бәндәмне җитмеш ел буе ашатам, эчертәм,

ә син ни өчен аны разый итмичә чыгарып җибәрдең!» — диде.

Әлеге мосафирның күзләре кайнар яшьләр белән тулды.

— Әй, Ибраһим пәйгамбәр, синең раббың миңа карата шундый мәрхәмәтлелек

кылганы өчен мин Аңа инанмыйча, Аны бердәнбер Алла дип танымыйча ничек

булдыра алыйм!? — диде һәм иман китерде: — Ләәә илләһе илләллаһ!..»

Әлеге сүзләрне укыгач, Җәмил хәзрәтнең күзенә яшь килде. Әхнәф әлеге

вакыйганы Шәрәфетдин хәзрәт китабыннан күчереп алганлыгы аңа мәгьлүм

иде. Күчерүе әйбәт, ул аның барыбер исендә калачак, башкаларга сөйләячәк.

Төп хикмәт монда малайдан мулла ясауда түгел, ә, бәлки, баланың иман

дигән нәрсәнең ни икәнлеген аңлавы, яшьтән үк шушы ише нәрсәләрне

күңеленә сеңдерүе кадерле. Мондый бала зур үскәч, яманлык кылучы адәм

булмас, миһербанлы бер гүзәл кеше булыр, Алла боерса!.. Ул хәзердән үк атасы

күңеленнән шайтан коткысын куып чыгарырга тели. Хәерле булсын! Әхлак

дәресләре балаларга беркайчан да зыян кылмаячак. Бәгьзе бәндәләр дә моның

шулай икәнлеген белмиләрме? Белә, яхшы беләләр... Шулай да бу дәресләрне

укытудан тыялар...

Җәмил хәзрәт укуын дәвам итте: «Әюп галәйһиссәлам үзенең халкына

пәйгамбәр итеп җибәрелгән иде һәм Аллаһы Тәгалә аны башка пәйгамбәрләрне

сынамаган сынаулар белән сынады. Әюп галәйһиссәламнең мул алмалы

бакчалары, әдәпле гаиләсе һәм нык сәламәтлеге бар иде. Җитешле булуына

карамастан, Әюп галәйһиссәлам Аллаһы Тәгалә үз өстенә йөкләгән бөтен

эшләрне төгәл эшләп баручылардан иде. Менә бер дә бер вакыт аңа төрле

сынаулар килә башлады. Әүвәлдән алма бакчасы харап булды. Шайтан аның

янына килеп: «Ташла гыйбадәтеңне, бераз үзеңне кайгырт», — дип әйтте.

Ләкин ул: «Без Аллаһныкы һәм яңадан аңа гына кайтачакбыз. Ул үзе бирде,

үзе алды, шуңа күрә мин ничек итеп аңа ачуланыйм!» — диде дә шайтанны

куып ук җибәрде. Алда тагын сынаулар бар иде әле. Әюп галәйһиссәламнең

төрле авырулардан балалары үлә башлады. Кеше сурәтендәге шайтан тагын

аның кырына килеп: «Әй, Әюп, мин кызганам сине, бакчаң һәлак булды,

балаларың үлеп бетте, ә син һаман Аллаһ, Аллаһ дисең. Ташла бу эшеңне!

Акылыңа кил!» — дип котыртты. Әюп болай дип җавап кайтарды: «Без

Аллаһныкы һәм аңа кайтачакбыз. Ул үзе бирде, үзе алды. Биргән әйберен

кире алганы өчен ничек мин аңа ачуланыйм!» — дип, шайтанны янә яныннан

куды. Бу сынаулардан соң Аллаһы Тәгалә Әюп галәйһиссәламнең сәламәтлеген

алды. Авыруы көннән-көн көчәя барды. Чирең безгә йокмасын дип, аны

авылыннан да кудылар.

Әюп галәйһиссәламнең хәле начарайганнан-начарайды. Янында янә кеше

кыяфәтле шайтан пәйда булды: «Әй, Әюп, мин сиңа шаклар катам! Малың,

балаларың юкка чыкты. Үзең авырыйсың, хатының кулына калдың, ә үзең

һаман Аллаһ дисең!» дип котыртты аны шайтан. Әюп галәйһиссәлам аңа каршы

тагын: «Без Аллаһныкы һәм аңа кайтачакбыз! Үзе бирде, үзе алды!» — дип

тегенең авызын томалады.

Хәле тагын авырая башлагач, ниһаять, Аллаһка мөрәҗәгать итте ул:

«Әй, Раббым, торып гыйбадәт кыла алырлык сәламәтлек насыйп итсәңче!»

Шуннан соң Аллаһы Тәгалә сабырлыгы өчен аның догасын кабул итте һәм

югалтканнарының хакын ике мәртәбә арттырып кайтарды. Әюп галәйһиссәлам

фани дөньялыкта дөнья хөрмәтенә, ахирәттә ахирәт бәхетенә иреште».

Ошбу хикәятләрне бик тырышып, пөхтә итеп күчергән Әхнәф. Дәфтәр

битләренә бер тап та төшермәгән, мондый пөхтәлек малай кеше өчен гайре

табигый хәл иде, әлбәттә. Димәк, бик тырышкан малай, чын ихластан башкарган

эшен. Әле өстәвенә хикәят ахырында үз сүзләрен дә өстәп куйган: «Иблис,

шайтан коткысы аркасында күпме бәла-казалар кичерә кешеләр. Әмма барыбер

шуның коткысына биреләләр! Без шул шайтаннардан да түбәнрәкмени!?» Бу

сүзләр Җәмил хәзрәтне тетрәндерде.

«Әгәр поп балалар укытырга риза булмаса, аягына егылам, үтенеп-ялварып

сораячакмын! — дип уйлады ул күз яшьәрен сөртеп. — Күрше мәктәптә

христиан дине нигезләре буенча әхлак дәресләре укытылган очракта безгә дә

сүз әйтмәсләр!»

Балаларның күңелләре бәллүр пыяла кебек, хисләре бик нечкә. Аларга

ялгыш зыян салудан Ходай үзе сакласын! Ул киләсе дәрестә балаларга Коръән

хакында бер галимнең яңа ачышы хакында сөйләргә уйлаган иде. Әле ярый

сабыр иткән, ашыкмаган. Чөнки әлеге галимнең фикерләрен дәлилли торган

мисалларны үзе дә тапты бит ул. Әгәр киләчәктә дәресләрне дәвам итәргә рөхсәт

алып булса, сөйләр, Аллаһ боерса, рәхәтләнеп, тәмләп сөйләр.

Аны Алтын Бәртәскә алып барып кайтырга капка төбенә машина килеп

туктады. Рульдә Камай үзе икән. Камайны күргәч, Җәмил хәзрәт сөенеп куйды,

чөнки сөйләшәсе сүзләре бар иде. Тик Камай бүген никтер кәефсез. Җәмил

хәзрәт сәбәбен сорарга ашыкмады, чөнки егетне белә, бераздан барыбер ачылып

сөйләшә башлаячак иде ул.

— Юлга чыгар алдыннан су эчтеңме соң, хәзрәт? — дип куйды ул дорфа

гына.

— Эчтем, — диде тегесе тыныч тавыш белән, әйтерсең, Камайның дорфалыгы

аңа кагылмый иде.

— Мин дә су эчтем, — чак кына паузадан соң: — Беләсеңме, Иван

Грозныйның Казанны басып алуы ул татарларга каршы тәре походы булган!

— дип куйды. Әлбәттә, юлдашның тиктомалдан гына шундый сүз башлавы

Җәмил хәзрәтне аз гына гаҗәпләндереп куйды, тик җавап кайтармауны кулайрак

күрде, чөнки Камай юктан гына сүз башлый торганнардан түгел, ул йомшак

итеп тамак кына кырды.

— Дмитрий Донскойдан үрнәк алып, Иван да үз походын... Казанга

каршы походын диюем, Коломнадагы храмга барудан башларга уйлый.

Тик Кырым ханы Дәүләтгәрәйнең гаскәрләре Тула астына тупланган дигән

хәбәр аның юлын кире бора. Мәскәү митрополиты Макарий барыбер

үз максатына ирешә, Казанга барганда ул Иванның игьтибарын патша

нәселенең изгеләре саналган Петр белән Февронияне чиркәү тарафыннан

искә алу вакыйгасына юнәлтә. Муромда июнь аенда чиркәү әлеге көнне

зурлап бәйрәм итә. Казанга барыр алдыннан Тула астындагы җиңүе

белән канатланган Иванны хәйләкәр Макарий Муромдагы изгеләргә баш

ияргә чакыра. Муромга килеп җитүгә Иван Макарийдан зур хатнамә ала.

Макарий анда Петр белән Феврониянең кешелек дошманы аҗдаһага каршы

көрәшүләре хакында яза, аны канатландыра, Муромдагы изгеләрнең аңа

Казан походында ярдәм итәчәкләре хакында тәкрарлый. Шул рәвешле ул

яшь патшаны дин исеменнән, ягьни кулына тәре тоткан сурәттә татарларга

каршы барырга чакыра! Патшаның төп эше христиан динен саклау булырга

тиеш, ди баш поп. Һәм Иванның Казанга каршы булган барлык походлары

да, шул исәптән башка татар ханлыкларын басып алу идеологиясе дә, нәкь

Макарий теләгәнчә, имеш, христиан динен басурман изүеннән коткаруга

нигезләнә. Аурупа державалары каршында аклану өчен кирәк була әлеге

сәясәт Мәскәүгә. Алар без җир өчен, байлык өчен түгел, христиан динен

бәладән коткарабыз дип шапырыналар! Шулай булгач, Иван ул вакытта тәре

походлары оештыра булып чыга түгелме соң?

Җәмил хәзрәт аның әлеге фикерләренә каршы бер сүз дә әйтмәде. Аның

үз уйлары иде. Кирилл аларның бүгенге сәяхәтләрен ничек кабул итәр, элек

дин ягыннан консервативлыгы һәм үҗәтлеге белән аерылып торган Потапов

үзгәрдеме икән? Үзгәрсә — кайсы якка? Тагын да каралганмы, әллә бераз

гына булса да, яши торгач, күзе ачыла төшеп, дөнья мәсьәләләренә аек карый

башлаганмы?

— Ә син беләсеңме, Камай, Коръән дөньяга иңгәнче үк Библиядә адәм

балаларына Коръән киләчәге хакында әйтелә бит? — диде ул үзенең соравына

җавап ала алмагач, кинәт тынып калган егеткә борылып. Камай әлеге сорауны

үзенчә кабул итте:

— Миннән көлүеңме, Җәмил хәзрәт?! Мин чын хәлләрне сөйләдем, тарихи

фактларны! — диде ул.

— Нишләп көлим! Ышанам мин сиңа, безгә карата андый походлар бүген

тукталган дип уйлыйсыңмы син. Мин сиңа Библиядәге Коръән турындагы

хәбәрне генә әйтәм.

— Чынлап тамы, Библиядә Коръән хакында искә алынганмы? Мин бит сине,

минем сөйләгән сүзләргә ышанмыйча, мине котыртып, шаяртып утырасың

дип торам!

— Чын! — диде Җәмил хәзрәт. — Второзакониенең 32нче бүлеге 10нчы

шигырь юлында шундый сүзләр бар, русча әйтәм, яхшырак аңлашылсын өчен:

«Он нашел его в пустыне, в степи печальной и дикой, ограждал его, смотрел за

ним, хранил его, как зеницу ока Своего». Хәер, инде сиңа бу хакта җентекләп

аңлатып утыра алмыйм, кыскасы, «Коръән» дигән сүз ачыктан-ачык языла

анда. Септуагинтада ул. Христианнарның пәйгамбәрлек китабы. Христос исеме

дә шунда беренче тапкыр әйтелә.

«Зеница ока, глазное яблоко», ягьни күз алмасы хакында сүз бара анда

һәм латин хәрефләре белән: «Koran ofthflmou» диелгән! Гарәпчә коръән «уку»

дигәнне аңлата. Һәм шул уку аша Илаһы һәрвакыт адәм баласына багып тора,

гел күзәтеп тора, үзенең хәер-фатихаларын җибәрә. Шул күз алмасы аша бара

барысы да!..

Әлбәттә, богословлар моны бары фонетик охшашлык белән, ягьни очраклы

охшашлык дип аңлатмакчы булалар. Йә, хуш, шулай да булсын, ди. Мин шуннан

соң үзем эзләнә башладым. Коръән Пәйгамбәргә борынгы гарәп телендә иңә,

Библия борынгы грек телендә. Шуннан мин әлеге ике телне чагыштырып

өйрәнергә керештем һәм шаклар каттым! Беләсеңме, бу ике телдә охшаш

сүзләр, төшенчәләр байтак икән бит! Димәк, Библиядәге «Коръән» сүзе дә

очраклы хәл түгел.

— Ничектер барыбер ышанып бетәсе килми, Җәмил хәзрәт. Чөнки без

һәрвакыт үзебезнең якны каерырга күнеккән, христианнар — үз ягына...

— Соң, балакаем, ышанмасаң, тыңла дальше! Ник бүлдерәсең?! Мисал өчен

грекларның Зевс атлы алласының исеме борынгы гарәп теленнән! Гарәпчә

«зевс»... Тукта, әүвәл әлеге телләр турында, алайса аңлату кыен булыр. Борынгы

гарәп теле һәм шулай ук борынгы грек теле дә семит телләре семьялыгына

керә.

Камай яшьлеге белән түзмәде, бик тәмләп сөйли башлаган хәзрәтне

бүлдереп:

— Ләкин алар шартлы рәвештә әлеге семьялыкка керә, — дип сүз

кыстырды.

— Әйе, әйе, минем сүзем дә шул хакта. Менә шул: семит семьялыгына кергән

телләр грамматик яктан да, килеп чыгу урыннары белән дә һәм хәтта таралулары

белән дә охшаш түгел. Бу, Библиядә әйтелгәнчә, әлеге халыкларны генеалогик

классификацияләү сәбәпле килеп чыккан. Борынгы яһүди телләренә якын

сөйләшләрнең һәммәсен дә Нух улы Сим токымына кертәләр. «Сим»нан «семит»

килеп чыккан. Үле семит телләре дә бар, аралаша торганнары да күп. Шулар

исәбеннән гарәп теле һәм иврит телләре. Зевс дидем бит әле? Көндезге күк,

яктылык, яшен Алласы бит инде ул. Менә әлеге сүз гарәпчә яктылык дигәнне

аңлата. Гректа мондый сүз юк, Алла аларда «теос» була. Гера, белгәнебезчә,

Зевсның хатыны. Гера бик көнче хатын була. «Гера» дигән сүз исә гарәпчә

«көнче» дигәнне аңлата. Тагын мисаллармы? Рәхим ит: мәсәлән, Зевсның

туганы, диңгез давылы алласы Посейдон. Ишеткәнең бардыр инде: «...мчался

по морю на колеснице, запряженной длинногривыми конями, с трезубцем,

которым вызывал бури». Посейдон грекча бернәрсә дә аңлатмый диярлек.

Ә гарәпчә ул «давыл чыгаручы»! Мәхәббәт Алласы Афродитаны алыйк соң:

Гефестның хатыны бит ул, мәхәббәт һәм матурлык алласы. Гарәпчә ул «грива»

дигәнне аңлата. Татарчасы ничек була торгандыр... Ялмы? Мәсәлән, Геракл.

Ул Зевсның уйнаштан туган малае бит. Шуның өчен көнче Гера Гераклны

яратмый, аңа акылдан яздыра торган сихер җибәрә. «Геракл» гарәпчә «акылдан

язган». Мондый мисаллар белән буа буарлык. Шулай булгач, нинди фонетик,

яки очраклы охшашлык булырга мөмкин ди монда!

Камай, башын чайкап куйды.

— Күреп торам, бу мәсьәләне шәп өйрәнгән син, Җәмил абый!

— Шуларны Кириллга аңлатмакчы булам да...

— Ышанмыймы?

— Тыңлап та тормый, кулын гына селки. Бүген менә ничек кабул итәр инде?

Камай дәшмәде. Ул күңеленнән генә Гайсә, Ходай тарафыннан инҗил

иңдерелгән Гайсә пәйгамбәр хакында уйлана башлаган иде. Аның хакында ул

үзе укып белә. Баксаң, Аллаһы Тәгалә Адәм, Нух, Ибраһим пәйгамбәрләрне,

Ибраһим нәселеннән килгән башка пәйгамбәрләрне, Гыймран гаиләсеннән

Мәрьямне, аның улы Гайсәне бер кавемнән итеп яраткан. Болар барысы да

бер нәселдән. Шулай булгач, араларында нинди ызгыш алмасы булырга тиеш

ди?! Ә бар! Нинди генә ызгыш бар әле! Ә бит чынлыкта менә ничек булган:

«Гыймранның хатыны Хөннәнең Раббысына ничекләр итеп ялварганын

хәтерләгез. Гайсәнең барлыкка килүе шуннан ук башлана бит инде. Гыймран

Гайсәнең бабасы, чөнки ул Мәрьямнең әтисе бит. Чынлыкта, Гыймран белән

Хөннәнең балалары булмый. Көннәрдән бер көнне агач күләгәсендә утырганда

алар янындагы агачка бер кош килә һәм баласын ашата башлый. Моны күреп

торган Хөннә Раббыга ялвара: «Йә, Раббым, миңа да бер бала бирсәң, аны

дин юлына куяр идем», ди. Аллаһ аның теләген кабул кыла: Хөннә Мәрьямгә

йөкле була. Хөннә Мәрьямне тудыргач: «Һәй, Аллам, кыз бала тудырдым, ир

бала булса, дин хезмәтенә яхшы булыр иде», — ди.

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 7, 2014

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: