Логотип Казан Утлары
Роман

Дөнья гаме (дәвамы)

Нишләргә, алга таба ничек яшәргә? Казанда калып дөрес эшләдеме ул? Бәлки күчмә тормыш аның өчен кулайрак булгандыр?

Романның башы монда.

5

Май башында хуҗа, бурычлардан котылыр өчен, кибетен сатты. Кибетнең

яңа иясе элеккеге хезмәткәрләрдән баш тартты. Габдулла китаплар тутырылган

сандыгы белән кием-салымы төйнәлгән төенчекне извозчикка салды да, кулына

песиен тотып, редакциягә китте.

— Каян килгән бу песи? — дип гаҗәпләнде Фатих.

Габдулла аңлатып биргәч, бүтән сораулар бирмәде үзе.

— Яраган, — диде Фатих. — Яшәр урынны тегесеннән яхшырагын табарбыз.

Җәй өчен Кабан күле ярыннан өй алып торырга телим. Ботан бакчасына каршы.

Шунда ук редакция дә булыр.

— Мин эшсез калдым бит.

— Штатка алырбыз.

Габдулла төенчеген кулыннан төшереп җибәрде, сөйләнә-сөйләнә, песиен

сыйпарга тотынды:

— Шулай, Мияукаем, дөрес әйтәләр: бәхет яуса, җүләргә дә җай килә икән

бит.

Йорт белән ихата дача сыман, аулакта, яшеллектә урнашкан. Йөз сажиннар

тирәсе ераклыкта күлнең тыныч суында Ботан бакчасы көзгедәге кебек тирбәлә.

Кечкенә салларга утырып, малайлар балык тота, кайсылары чәрелдәп салкын

суга чума да, калкып чыккач, яр буена кояш җылыткан сары комга барып

ава. Габдулла аларны ишегалдына — кузна уйнарга чакырды. Малайлар кебек

яланаяк, яланбаш Габдулла бура таягы туры килеп тигән саен дәртләнеп

кычкырды.

Уйнап туйгач, ул бүлмәгә кереп язарга утырды. Төшке аштан соң Фатих

белән Бәхтияров клубкамы яисә кемнеңдер дачасынамы киттеләр. Габдулла

исә яр буена чыгып утырды, тирә-ягына күз ташлап, тәмәке кабызды. Бистә

халкы — кемнәрдер гармун уйнап, кемнәрдер җырлап көймәдә йөзә. Караңгы

төшкәч, көймәләр борыннары белән ярга килеп төртелде, күл өсте тынып

калды. Каршы якта, су аналары микән, ниндидер шәүләләр күренеп-күренеп

алды. Ул урыныннан торды да ишегалдындагы кечкенә йортка китте, аларда

хуҗалык эшләрен башкарган Саимә апасы белән чәй эчтеләр, аннары ул үзенең

бүлмәсенә кереп, эшкә утырды. Төн уртасына кадәр урыныннан кузгалмады,

алай да күп язылмый, аны тынгысыз уйлар урап интектерә.

Иртәгесен онытыла торган беркөнлек фельетон белән мәкаләләр аны

файдасыз шөгыль һәм әрәмгә көч түгү дигән фикергә китерде. Ул фабрикаларда

осталар яртысын хатын-кызлар һәм балалар тәшкил иткән эшчеләрне мыскыл

итә, дип яза, ләкин изү-җәберләү ничек бар, шулай кала бирә. Ул беркайдан бер

тиен кермәгән милли театрның аяныч өлеше турында яза, шул вакытта калын

кесәлеләр ниндидер мәккә суфыйлары файдасына меңнәрен дә кызганмыйлар,

театр исә фәкыйрь хәлдә кала бирә. Ярдәм итү максаты белән үзләре тиеннәр

ыргытып, үз халкын яхшылыкның кадерен белмәүче, тупас, дорфа дип атаучы

милләтчеләр турында күпме язды! Телдән дә, язма рәвештә дә бергәлек хакында

даими кабатлап торуларны искә төшерәсеңме... Бергәлек булмады һәм булмаячак

та, берләшү идеясе — ялган, начар капланып торган чаршау гына.

Менә Һиндстанда белем алучы Һинди Минһаҗ туган иленә кайтты да

мөселманнардан акча җыйды. Янәсе, Хвалынск өязендә университет төзелешенә

кирәк. Акчаны үзләштерде, сәүдәсен башлады да бай сәүдәгәрнең кызына

өйләнде. Менә Йосыф Акчура, кадетлар партиясе әгъзасы, Фәләстыйнга мәчет

төзергә китте; Габдрәшит Ибраһимов, либерал, Япониягә юнәлде — шулай ук

мәчет төзетә. Дистәләгән гәзит-журналлар, либераллар, эсерлар, кадетларның

— һәммәсенең бу акылдан язганнарның кыланышыннан күңелләре нечкәрә.

«Бәянелхак» үзенең сәхифәләрендә сыра заводларының рекламасы белән

тиргәшүне аралаштыра; хатын-кызларга театрга йөрү — гөнаһ, дип вәгазь укый,

шул ук вакытта «Аркадия» фахишәләренең белдерүләрен бастыра. Боларда

үз халкы, үзләре әйткәнчә, үз милләте өчен бер тамчы булса да кайгырту

бармы?

Элегрәк илнең мәдәни тормышын мәчетләргә бирергә омтылучыларны

шамакайлар дип шаярталар иде, хәзер исә алар усалрак чыгышлар ясый. Күптән

түгел, Тукайны иманнан аерырга кирәк, дип белдерделәр! Бу аны көлдерде,

шунда ук фельетон белән җавап кайтарды: наширнең кибеттә сату иткәндәге

элеккеге гадәте калган: аласың икән — ал, юк икән — кибетемнән ычкын!

Габдулла иманнан аерылуның алар тарафыннан шактый киң мәгънә аңлатуына

башта төшенмәде: ул көфер, Алланы сүгүче генә түгел, милли мәнфәгатьләрне

сатучы хыянәтче дә; аның урысчадан тәрҗемәләре дә гаеп санала икән. Алар аны

халык каршында җәмгыятьнең дошманы итеп күрсәтергә телиләр, имеш...

Бервакыт һава сулап йөргәндә, капка төбенә извозчик тарантасы килеп

туктады. Аннан Сәгыйть әфәнде төште.

— Мәгәр сез дәрвиш икәнсез! — диде ул Габдуллага, кулын сузып. —

Белмәгәнмен дә.

Габдулла үзендә ниндидер куаныч тойды. Аны күрүенә шат, ялгызына

күңелсез икәнен авыз эчендә болгатып, ул кунакны яр буйлап сәйранга

чакырды.

— «Бәянелхак»ның изге кулы монда да үрелгән, дип ишетелде, — диде

Сәгыйть әфәнде, дачадан ераклашкач.

— Хак, — диде Габдулла һәм шаяртып зарланды: — Мин коеп куйган

милләтче түгелме соң, бары татар кызларын гына яратырга тиеш дип саныйм...

Алар мине үзебезнең гүзәлкәйләребездән аерырга маташалар.

— Хәзер күрәм, без барыбыз да ялгышканбыз, — диде Сәгыйть әфәнде, шаяртуга

игътибар бирмичә. — Җәмгыятьне агартып, аның белән якынлашырбыз, ул да

үз шагыйрьләренә карата ягымлырак булыр, дип уйлап ялгышканбыз. Безнең

иптәшләр арасында җәмгыятьнең тануына өметләнүче һәм бертуктамый «милләт»,

«милләтнеке» дип кабатлаучы беркатлылар күп икән ләбаса. Менә ниндидер бер

шагыйрь «Хатыннар өчен милли көйләр» дигән тулы бер китап бастырган.

Габдулла күңелле генә көлеп куйды:

— Менә хәзер Коръәндә телгә алынганнарның һәрберсенә багышлап

шигырьләр язарбыз.

Алар ярдан шактый ераклашты, кояш та түбән тәгәрәде, ләкин Сәгыйть

әфәнде кире борылу турында уйламады да, дәшмичә, кашларын җыерып барды

һәм, ниһаять, теле ачылды:

— Сезгә укыйм, тыңлагыз әле:

Бигрәк артык изде дөнья...

Калмады сабырым, бетәм,

Тик азаккы тамчы яшьнең

Җиргә тамганын көтәм.

Ул тамар бер, мин бетәрмен,

Тик шуны белсен үзе,

Бу азаккы яшь булыр бу,

Идеалымның йолдызы!

Бу яшем, юк, җиргә сеңмәс;

Бу калыр, бу ялтырар!

Һәм, караңгы көн бетеп бер,

Мәңге якты ай туар!

— Шәп, бик шәп юллар! — диде Габдулла икеләтә шатлык белән, чөнки

Сәгыйть әфәнде, мөгаен, беренче итеп аңа укыгандыр.

— Гафу итегез, Габдулла... сезгә гади генә дәшәм, сез дә... миңа Сәгыйть дип

кенә әйтегез. Дусларча киңәш бирәсем килә: сак бул, бу өер бездән көчлерәк,

аларны ни намус, ни дәрәҗә туктата алмый, чөнки аларның намуслары да,

дәрәҗәләре дә юк.

— Мин курыкмыйм. Шулай да кайвакыт... башка: алда безне ниндидер

хәвеф көтә, дигән уйлар килгәли. Ирек турында хәзер әллә ни кычкырмыйлар,

кешеләр күз алдында әшәкеләнә бара. Халыкка әллә ни булды?

Ләкин аның белән, шагыйрь белән дә нидер булган, элек тә ул дөньяга

кашларын җыерып карый иде, карашында тирән ачу, нәфрәт очкыннары

кабынып алгалады, әмма бу битарафлык, курку түгел иде? Хәзер ул клубларда,

редакциядә сирәк була, көндез номерында берүзе утыра. Кичләрен танылган

гүзәлкәй, шулай ук тәрбияле әфәнделәр тарафыннан каргалган Мәрьям

Искәндәрова җырлый торган рестораннарда үткәрә, диләр. Аның үзенең дә

тавышы шәп, халык көйләрен гаҗәеп хисләнеп башкара; хәзер аны Мәрьям

белән бергәләп, халык алдында түгел, граммофон пластинкалары чыгара торган

ниндидер фирмада җырлап йөри дип сөйлиләр. Ул Мәрьямгә гашыйк булган,

диләр... Әмма ул бер дә гашыйк кешегә охшамаган иде.

— Бар да ялган! Нервылар, нервылар, — Сәгыйтьнең тавышы калтыранды,

ул да булмады кычкырып көләргә тотынды: — Хәер, нинди нервлар булсын

бездә, әтиләребез күңел нечкәлеге турында берни белмәгән, безгә каян килсен

ул! Ярар, иптәш, хуш.

Үзе кузгалмый, карашы белән бушап калган тын яр буйларын айкый...

Сәгыйть белән саубуллашкач, Габдулла ялгызы гына шактый торды әле,

тәмам караңгы төшкәч кенә кайтыр юлга борылды. Көтмәгәндә дусты белән

очрашу күңелле булса да, күңелендә ниндидер юшкын калды. Нишләргә,

алга таба ничек яшәргә? Казанда калып дөрес эшләдеме ул? Бәлки күчмә

тормыш аның өчен кулайрак булгандыр? Һәр яңа кеше белән очрашкан

саен, ялкынланып язган чәнечкеле, зәһәр мәкаләләрен ертып чүп чиләгенә

ул ниндидер чакыру ишеткәндәй тойды һәм үз-үзеннән алдагы

тормышының мәгънәсе турында сорады. Менә аларның редакциясенә

Ырымбурдан яшь, каләмле, Галимҗан Ибраһимов керде. Егермене узган,

озын чәчле, тар чырайлы, чандыр, кискен хәрәкәтле егет. Шундый акыллы,

укымышлы! Борынгы ислам мәдәнияте, Декартның вәгазьләре, диннәр турында

иркен фикер йөртә. Казанга исә университетка әзерләнү уе белән килгән, тик

башта Кавказ һәм Кырым буйлап сәяхәт итәргә тели.

Егетне тыңлагач, аның да сәяхәт итәсе, очрашасы, сирәк китапларда

актарынасы, көндәлек фельетоннардан аерылып торып, үзе өчен нәрсәдер

язасы, укыйсы... сукбайлыкка китәсе килде.

Йомышчының кулыннан язу алгач, ул сискәнеп китте. Язу Фирая ханымнан

иде.

Ул ханымны бер минутка да исеннән чыгармады, әмма аны эзләп табу,

каядыр чакыру, сөйләшү башына да килмәде. Ханым аны җиңелчә генә

шелтәләгән, шушы көннәрдә ничек булса да үзенә кереп чыгуын үтенгән,

озакламый Казаннан китәргә җыена икән. Бәлки... Фирая ханым юлдадыр инде?

Яки хәтере калгандыр, аны күрәсе дә килмидер? Йомышчыны шаккатырып,

кискен генә сорап куйды:

— Шунда ук йөгердеңме хәбәр белән... Ул язгач та?

— Шунда ук...

— Извозчик көтеп торамы?

Хезмәтчене аркасыннан эткәләп-төрткәләп, аның белән бергә чанага

атылды. Дөрес эшләде ул, чөнки хатынның адресы онытылган иде.

Фирая ханым аны чын күңелдән сөенеп каршы алды, Габдулла ирексездән

аның озын матур бармакларын яңагына тидерде.

— Кичерегез, — дип пышылдады ул, кинәт кабынып китүе һәм озак килми

торуы өчен үзен гаепле санап.

Ханым аны үзенә каршы кәнәфигә утыртты, хезмәтчегә чәй китерергә кушты,

Габдуллага яңа урынга күчтеңме, ияләшеп буламы, дигәнрәк сораулар бирде.

— Әйе, — диде ул, — әйбәт. Без анда җәй буе торачакбыз.

— Аннары? Тагын күченү, тагын номерлармы?

— Әлбәттә, — диде ул гади генә. Ләкин... җәй буена бит!

Ханым аның кайнарлануыннан көлемсерәп куйды һәм сораштыруын,

гаҗәпләнүен дәвам итте: бертуктамый күченүләр булмый бит инде, ничектер

тормышны җайга салырга кирәк... кем кайгырта аны? Кем? Бу сорауны ул

башта аңламады: кемдер аның артыннан йөрергә тиеш микәнни? Акчасы җитә,

хәер, аңа күп кирәкмени? Торган өчен түләргә, хәрчәүнәдә төшке ашка, кирәкле

китапларны сатып алуга җитсә... Сәламәтлеге турында уйларга кирәк иде. Аның

нәрсәсен уйлыйсың инде? Дөрес, кайчакларда йөткергәләп ала. Бизгәге башланса,

аспирин каба — булыша. Кымызга барыргамы? Су яки кымыз эчәр өчен махсус

баралармыни? Бәлки далага, казакъларга китәр, шунда кымыз да эчәр.

— Китәргә җыенуыгыз хакмы?

— Әйе, — диде ханым, сагышлы елмаеп. — Кышка гына әйләнеп килермен,

мөгаен. Тик башта Акчуринда булырга кирәк, беләсездер, шәт — танылган

фабрикант. Ул безне бергә чакыра. Әйдәгез!

— Әлбәттә. — Ул берсүзсез ризалашты. Әмма шунда ук үкенде дә: андый

очрашуларны яратмый иде ул.

Фирая ханым китәсе көнне хәбәр итәчәген әйтеп саубуллашканда:

— Үзегезне саклагыз! — дип өстәде.

— Алла сакласын! — дип шаяртты Габдулла, кызарып, һәм ашыга-ашыга

ханымның кулын кысты.

Урамга чыккач, аңа ханым янында бик аз торгандай тоелды. Тик алда, кыска

гына дип аталса да, бергәләп чыгасы тулы бер сәфәр көтә иде әле!

Извозчик, халык төркемен уза-уза, шәһәр читендәге ярминкә рәтләренә

ашыкты. Аттракционнар янына килеп туктады.

Габдулла карусель тирәсендә әсәрләнгән бер малайны күреп алды. Малайның

әйләнәсе килү теләге Габдулланың үзенә күчте гүя: һәй, гаҗәеп нәрсә бу

әйләнгеч! Малайга карап, ул үзенең шундый чагын исенә төшерде. Кайчандыр,

бик күптән, Габдулланы тәрбиягә алган анасы базарлар буйлап алып йөргән

иде — кыш буе шул ярминкәгә дип теккән түбәтәйләрен саттылар. Аның бик

тә карусельдә әйләнәсе килде, әмма анасы әллә акчасын жәлләде, әллә үз

борчулары аркасында аның теләген аңлап җиткермәде, Габдулла нәүмиз калды.

Әмма ни өчен Габдулла үзенең бала чагын чит-ят малай турында уйлагандай

якын итә соң әле?

Чираты җитте, әйләндерүчегә билетын сузып, Габдулла ниндидер приказчик

каршындагы атка атланды. Шома сырты тайгак, очып төшүең дә бар. Музыка

уйнап җибәрде. Карусельнең шыгырдавы, кешеләрнең шатлыклы тавышлары

көйгә кушылды. Китте, китте!.. Ничек шәп, бик шәп! Рәхәт!

Шау-шу, ялтыр-йолтырлар алга таба бүтән тәэсир итмәде.

Ул юлындагы беренче сату чатырына керде дә ниндидер буш тартма өстенә

ишелеп төште. Бугазына яше тыгылды. Менә шулай тәмамланды аның нидер

сиземләве, дулкынлануы, күз күрмәгән калаларга сәфәр кылырга әзерлеге

— тукыма кисәгендәге шәһәр шәүләләре белән! Болар бар да тормышның

чынлыгына, аның башлангычына, яңалыгына үрелеп карау кебек булды.

Берничә минуттан ул тынычланды һәм, шулай да бу манзара кызык әйбер, дип

уйлады. Сәнгать түгел, монысы билгеле, шулай да сәнгатькә тартым нидер бар.

Әгәр тукымага аның туган җире кырлары, елгалары, урманнары белән төшерсәң,

бик матур күренер иде, мөгаен. Кайдадыр еракта яшәгәннәр бу манзарага карап

сокланырлар, шул матурлыкны көн дә күргән мондагыларның исләре дә китмәс

иде. Бу күренеш аз гына булса да шигырьләргә охшый түгелме, ул да тормышны

аның беренче исләреннән һәм сурәтләреннән башлап, әмма шул ук вакытта

аны гаҗәеп итеп күрсәтүе белән күз алдына китереп бастыра бит.

Ике көн узып киткәч, Фирая ханым хәбәр алды: әнисе каты авырып

киткән.

— Әгәр соңарсам, үземне мәңге гафу итмәячәкмен. — Ул моны шундый

кайгылы итеп әйтте ки, Габдулланың йөрәгенә тиде. — Якыннарым кимегәннән-

кими. Үтенәм синнән, — «син»гә күчеп, ул Габдулланың үзе өчен кадерле

икәнен сиздерергә тырышты, — мине онытма, дустың дип сана! Тагын бер

үтенечемне читкә какма... бай гаиләләргә карата мөнәсәбәтеңне үзгәрт. Алар

син уйлаганча ахмак һәм явыз түгелләр. Мин дә бит, — ханым көлемсерәде,

— шулай ук бай.

6

Июнь дә бетеп килә, Казан арты кырларына бер тамчы яңгыр төшкәне юк.

Гәзиттәге хәбәрләр дә, авылдан килгән хатлар да, монда шәһәрдәге сөйләшүләр

дә тынычлыкны ала торган. Һава томанлы кызгылт төскә керде. Болак кипте,

елга юлы өстендә куе сасы ис аңкып тора. Кабан күле дә саекты, төбе комлы

сайлыкта кармак тоткан малайлар чуала. Төннәр бөркү, ялыктыргыч. Өчиледән

хәл белергә Кәбир мулла кереп чыкты, ул атасы, ягъни Габдулланың мәрхүм

бабасы урынына мәхәллә мулласы булып калган. Элек тә фәкыйрь авыл, хәзер,

аның сүзләренә караганда, киләчәктә ни көткәнен уйлап куркуга чумган. Абзасы

Габдулладан ике яшькә зуррак, дөрес, ул берникадәр сабырланган, әмма элеккечә

хәрәкәтчән, сүзчән, төшенкелеккә бирелмәскә тырыша. Ябыккан, саргайган,

ниндидер бетмәс ютәл белән азапланган Габдулланы күреп шаккатты.

— Тыңлале, энекәш, эшем күп түгел, кибеткә барып, тиз генә кадаклар алам

да – киттек безгә. Яңа йортымны да күргәнең юк, хатынымны да. Берәр атна

торырсың, сөт эчәрсең, аннары үзең карарсың – көчләп тотмам.

Габдулла риза булды. Абзасы кибеткә барып килгәнче, киемнәрен

алыштырды, күчтәнәч-мазар алды, дүртенче киткәндә, яктыда кайтып өлгерергә

өметләнеп, юлга кузгалдылар.

Шәһәрне чыгуга, киң кырлар башланды, тик алар сарыга манчылган иде.

Өстә усалланып искән җил тәбәнәк сабакларга кагылмый, кагылса да, шунда

ук кабат югарыга күтәрелә. Юл буе алда кызгылт томан торды, ник бер адәм

заты очрасын – тирә-юнь тирән тынлыкка чумган. Бердәнбер очраган җигүле

атның үлән чемченүе, шунда ук бер хатынның җирдән иелеп нидер алуы бик

кызганыч күренеш булып тоелды.

— Байлар болынында печән чапканнар, хатын шуның калдыкларын җыеп

йөри. Шулай иртәдән кичкә кадәр бер-ике кочак була. Кышын нишләр ул

бичара хатын? Күпләр терлегеннән колак кага, язын җир кисәген эшкәртә

алмый, — дип аңлатты Кәбир мулла.

Әбүзәров исә ачлык була калса дип туплаган илле пот ашлыгын сатты. Нәрсә

өчен диген? Ниндидер ахун белән «көрәшер» өчен. Эттән туган гаскәри!..

Керәшен татарлары яшәгән авылны чыкканда, елгага таба барган хатыннар

очрады. Эченә нәрсәдер салынган ике чуен казан тотканнар, берсенең

кулында урындык, икенчесендә — икона, калганнарында — берәр сай савыт.

Кәбир мулла, көлемсерәп, атны туктатты да арбадан сикереп төште, үз янына

Габдулланы дәште, карап торыйк, янәсе. Хатыннар ул арада елга буена килеп

җитеп, үргән палас җәйде, йөзләрен кояшка борып, яланаяк шунда бастылар.

Арырак урындыкны куеп, иконаны урнаштырдылар. Озын буйлы, ябык битле,

кипкән-корышкан бер карчык дога укыды.

— Мәрхәмәтле җир анасы, җир атасы, кояш анасы, кояш атасы, су анасы,

су атасы... сорыйбыз – күктән хәл кертә торган ташкын төшер... Үз халкыңа

бәхет, игелек бир...

Гыйбадәт кылгач, хатыннар палас өстенә ашъяулык япты, тирәли тезелешеп

утырдылар. Һәрберсе кулына сай савыт алды. Карчык озын саплы чүмеч белән

чуен казаннан ниндидер ботка салып чыкты.

— Күр мәҗүсиләрне... нәрсә кыланалар, — дип сөйләнде Кәбир мулла,

көлемсерәп. — Тугыз йөз еллар элек безнең халык шулай гыйбадәт кылган.

— Христиан гыйбадәте түгелмени бу?

— Һич тә охшамаган.

— Иконалары бар бит?

— Болай гына, христиан Алласы үпкәләмәсен өчен генә, — дип көлде Кәбир

мулла. – Ярар, Ходам, сораганнарын бир. Кузгалдык!

Ике чакрымнар чамасы дәшмичә баргач, ниһаять, Кәбир мулла сүз

башлады.

— Миңа да кырда күмәк намаз укуны, дога кылуны уздырып алырга кирәк,

— диде ул. – Аңлыйсыңмы, һаман өлгереп булмый: әле печән чаптым, аннары

киртә тоттым, хәзер менә түбәне буярга җыенам.

— Кара аны, кешеләр безгә мондый мулла кирәк түгел, дип куып

җибәрмәсеннәр. — Габдулла көлеп куйды. – Хәер, теләмәсәң, оештырма.

— Ярамый, халык сорый, менә түбәне буйыйм да.

Эңгер-меңгердә кайтып җиттеләр. Капка төбендә хуҗабикә каршы алды.

Яшь, бик сөйкемле, үткенлеге күренеп тора.

— Исән-имин кайтып җитүегез белән! Кадерле кунак – хуҗаларга

шатлык.

Капка үзеннән-үзе ачылып киткәндәй булды, караңгы ишегалдында тагын

бер хатын-кыз сыны чагылып китте һәм хуҗабикәнең тавышыннан өйгә

атылды:

— Мәйсәрә, әй Мәйсәрә, самавырны әйбәтләп өрдер!

— Менә, хатын шундый, — Кәбир мулла көлемсерәде, ләкин горурлануы

сизелеп тора иде. – Өйдә көне буе кыңгырау чыңлап торган кебек.

Кичке аш сөйләшүләр, истәлекләргә бай булып, озакка сузылды. Сый-

нигъмәт ташып, хезмәтче хатын аяксыз калды, аны өенә кайтарып җибәрделәр.

Хуҗабикә үзе өр-яңадан, җиң сызганып, сыйлау эшенә тотынды. Аштан соң

Габдулла мәлҗерәп төште, аңа ишегалдындагы җәйге өйдә урын хәстәрләделәр.

Башы мендәргә тиюгә, ул шунда ук йокыга талды.

Иртән иртүк торуга карамастан, ул абзасын өйдә тапмады. Басу капкасы

янында, диде хатыны, киртә белән маташа икән. Чәен эчкәч, Габдулла авыл

читенә чыкты. Кәбир мулланы башта танымады: алама күлмәк-ыштаннан, киң

читле киез эшләпәдән, кулына балта тоткан.

— Якында гына көтүлек, — дип зарланды ул, — каһәр суккыры сыерлар

минем басуга керергә генә торалар.

— Нишләп миңа да дәшмәдең? – диде Габдулла. Ул киртәне кулы белән

тотып торды, абзасы шул арада аны казыкка кысып бәйләде.

— Ярар, әйдә, — диде абзасы, — ял итәргә дип килдең, бар, рәхәтләнеп ял

ит.

Киртә белән эшне бетергәч, ул балтасын билбавына кыстырды да энекәшенә

елмаеп күз кысты.

— Хәзер түбәне буйыйбыз!

— Мин дә синең белән.

Икәүләп түбәгә менделәр, әмма буявын Кәбир мулла үзе генә буяды. Ул

тар баскыч белән җиңел генә күченеп, озын чорык буйлап тиз-тиз пумаласын

йөртте. Габдулла түбәнең сыртына утырып та, ятып та торды. Абзасы елмаеп,

аны кумакчы булды:

— Син, бар, төш әле. Башыңа кызу сугар.

— Бергә керербез.

— Минем эшем күп әле.

Чыннан да, авыл мулласының эше бетмәс-төкәнмәс. Үз кырын үзе сукалап

чәчә, уңышны җыеп ала, печән чаба, аны кибәнгә өя, крәстияннарның терлеген

дәвалый, үзләренә табиблык ярдәме күрсәтә, аларның балаларына кечкенә

мәдрәсәдә сабак укыта, кичләрен ата-аналарына вәгазь сөйли. Крәстияннарның

кайберләре, мәчеттән чыкканда, Кәбир мулладан калмый: белемле кеше

белән гәпләшәселәре килә. Кәбир мулла аларны кызыксындырган сорауларга

түбәнчелек күрсәтеп җавап бирә, әмма андый әңгәмәләр аңа авырга туры

килә.

— Минем өчен мондый гәпләргә караганда алачыкта чүкеч белән сугу

җиңелрәк, — диде абзасы, Габдуллага зарланып. — Кайсыбер муллаларга

сөйләргә генә бир, ашау-эчүен дә оныта. Вулыста очрашканда, таңга кадәр

утырган чаклар бар. Аңа карап ышану артамы йә кимиме? Мин болай уйлыйм:

ышану бар икән, димәк, бар инде ул, юк икән – юк.

Габдулла көлде. Абзасы ошый иде аңа. Бүген аның йокысы качты. Ябылып

бетмәгән ишек ярыгыннан йолдызлар сибелгән тыныч күк йөзе күренә,

кечкенәдән таныш йолдызы калганнарыннан яктырак нур сибә, тик, кызганыч,

ул аның исемен белми иде. Басу-кырлар, авыл тузаны исе килә, кыштырдау

шытырдау, мыгыр-мыгыр кеше тавышлары шәһәрдәгегә охшамаган – бар да

күңелгә якын.

Өлкәннәр, басуга чыкканда, аны да үзләренә ияртүләрен исенә төшерде.

Кырлайда тәрбиягә алган атасы, Сәгъди, байларга яллана. Тугыз яшьлек

Габдулла тырма тотарлык иде инде. Кояш белән бергә торалар. Тамак ялгап

алгач, атларга камыт кигезеп, мичәү бауларын сөйрәп, басуга китәләр. Атасы

Габдулланы турыга атландыра, калган атларны арттан тырмаларга бәйли.

Сәгъди кыр уртасында тора, малай аның яныннан узган чакта тырмаларны

күтәреп, актамырдан чистарта, аннары аларны арбага төяп богылга сала. Өч ат

белән тырмалау ансат эш түгел, уяу булырга кирәк: йә тырма дөрес борылмый,

йә яны белән әйләнә, йә теше белән өскә карап ята. Атланып бару йокыны

китерә, ләкин атасының каты итеп кычкырып алуы малайны шунда ук уята.

Көндез кигәвеннәр тынгы бирми, уяу булмасаң, атың читкә тайпылса, тырма

тешләренә очып төшәсеңне көт тә тор.

Менә кояш биеккә күтәрелә, төшке ашка туктарга вакыт. Атларны алачык

янына куып, камытларын салдырып, тагарак янына бәйли, аннары өстәл янына

килә, тозлы сарык итенә ярма катыш бәрәңге салып пешерелгән кайнар аш

авызда эреп югала. Атасы, тамак туйдыргач, черем итәргә ярата. Габдулла

ерымнарга җиләк, саран эзләп йөгерә. Сәгать дүртләрдә кабат эшкә тотыналар

һәм тәмам күз бәйләнмичә туктамыйлар. Черки безелдәве астында учак янында

чәй эчәләр. Черкиләр алачыкка да очып керә, аларны төтен чыгарып куалар,

аннары, киң агач сәкегә ятып, аякларына чикмән ябалар.

Җомга көнне өлкәннәр мәчеттә гыйбадәт кылырга, мунча керергә дип авылга

кайтып китә. Габдулла белән хуҗа малаен, атларны күз уңыннан җибәрмәскә,

дип кат-кат кисәтәләр: басуга чыгармаска, куып китерелгән урыннарында

тотарга, үзләренә алачыкка кермәскә, кибәндә генә йоклап алырга кушып

калдыралар.

Чит ындыр табагында эшләрне бетергәч, алар, ниндидер ярсу белән,

үзләренекенә тотыналар. Хәтерендә: бәрәңге казыганда, аяклары бик нык

туңгач, ул аларны йомшак туфрак белән күмде. Саҗидә апасы бәрәңге

казыганда, күз яше чыгарып, анасы белән нәрсә турындадыр әрепләшә иде,

көрәгенә ачу белән басты да ялгыш малайның аягын кисте. Акырып елап, ул

чалкан ауды. Ләкин анасы канәгатьсез тавыш белән, ни булды тагын, синең

акыруың гына җитмәгән иде монда, дип җикеренде. Ул басты, ярасына туфрак

сипте, аксаклап, янә бәрәңге җыя башлады.

«Быел бәрәңге булыр микән?» дигән авыр уй изеп узды.

Хәтере авылга — үткәненә алып кайтты, ләкин көн үткән саен, аның күңеле

шәһәргә тартты — ыгы-зыгысын яратып бетермәсә дә, кысан шау-шулы

шәһәргә!

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 3, 2016

Фото: оld.tnv.ru

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев