Дөнья гаме (дәвамы)

Романның башы монда.

Икенче бүлек

1

Бервакыт Фатих йортында аны чибәр, дәрәҗәле бер ханым белән

таныштырдылар. Габдулла үз мәкаләсенең корректурасын калдырыр өчен

кергән иде, ишек артында хатын-кызның челтерәвекле көлүен һәм Фатихның

куе, тыныч тавышын ишетте. Сак адымнар белән, ишек яныннан китте. Их,

бу кыланчык хатыннар, кызлар, хет үтерсеннәр, Габдулла аларның берсе белән

дә Фатих кебек ышанычлы итеп сөйләшә, аралаша алмас.

Ул үзенең озак көтәсен аңлады, әмма борчылмады. Йортсыз-җирсез

тормышта аңа теләсә кайсы почмак — котылу урыны, утырып уйлар уйларга яки

хыялланырга, һәм арып киткәч, черем итеп, хәл җыярга беркем комачауламаслык

аерым дөнья иде. Ерактан ишетелгән хатын-кыз тавышлары яки аларның

тәрәзәдән күренеп калган нәфис сыннары егетне сагыш катнаш йомшаклык

белән шактый вакыт дулкынланырга мәҗбүр итте, хәзерге тормышын апалы

булган, Диләфрүзле булган үткәне белән бәйләде. Бер генә ир-ат та аңа, әйтик,

Камилне йә Юныс абзыйны хәтерләтмәде, аларны ничектер үзе дә исенә

төшерергә бик омтылмады бугай. Ә хатын-кызлар, алар аның кечкенә чагыннан

башлап, тормышының төрле мизгелләрен гаҗәеп рәвештә бергә бәйләде.

Урамда очраткан бик күп хатын-кызларның берәрсе белән дус булу, бер

күрешүдә үк, кулга-кул тотынып, тыныч, ачыктан-ачык әңгәмәләр корып, һәр

икесенең тавышын бер көйгә салу, тоташтыру турындагы хыяллар — болар бар

да кирәк идеме соң аңа? Әлбәттә! Һәм ул хатын-кыз, аз гына булса да, тышкы

кыяфәте, язмышы, шәфкатьлелеге белән апасын хәтерләтсен иде.

...Менә тавышлар якынлашты, ишек ачылды. Бәхтияров ишеккә яны белән басып

һәм җиңелчә генә иелеп, хатынга юл бирде. Фатих аз гына арттарак, ул арбада да

гәүдәсен төз тота, мәһабәтлеген һәм тыныч-якты чыраен саклый ала иде.

— Һа! — дип кычкырып җибәрде Бәхтияров. — Без инде автор корректурасын

көтмәскә булган идек, Габдулла монда икән! Фирая ханым, сезгә яңа

хезмәткәребезне — шагыйрь Габдулла әфәндене тәкъдим итәргә рөхсәт итегез.

Ханым, тыныч кына елмаеп, аңа таба килде, ул ашыгып аягына басты,

кәгазьләрне йомарлап, артына яшерде. Ханым Габдуллага озын кебек күренде,

бу аны куркытты, ләкин каршына атлап аның салкынча йомшак кулын кыскач,

үзеннән биек түгел икәнен күреп тынычланды. Сынының зифалыгы белән

күлмәгенең макси булуы гына аны шулай буйга озын итеп күрсәтә икән.

— Габдулла әфәнде дә сезнең яклардан, − диде Фатих, алгы бүлмәгә чыккач.

— Ялгышмасам, Уральскидан? Ул чагында сез, һичшиксез, Камил

Мотыйгыйны белергә тиеш, — диде ханым.

— Мин аның шәкерте идем.

— Камилгә сезнең җавап ошар иде... Кызганыч, әфәнделәр, соңга калам.

Иртәгә клубта очрашырбыз дип ышанам?..

Ул Габдулланың кулын кысты да ишеккә юнәлде. Бәхтияров аны озата

чыкты. Фатих белән Габдулла өстәл янына урнашты. Ул корректураны Фатих

алдына салды һәм бу юлы төзәтүләрнең бик аз булуын әйтте. Бу мәкаләдә,

тәнкыйтьнең укучыга китап турында тирәнрәк фикерләвен үстерергә ярдәм

итә алуы, наширнең абунәчеләр артыннан ияргәндә, аларны түбән зәвыкка

этәрәчәге һәм әхлаклылыкны санга сукмаячагы турында язылган иде.

— Мәкалә әйбәт, — диде Фатих. — Мине бигрәк тә сезнең тәнкыйтьче югары

әхлаклы һәм тел тидермәслек зәвыклы булырга тиеш, дип әйтүегез җәлеп итте.

Завод хуҗабикәсе ничек, сезгә ошадымы?

— Ух син! Капиталистмыни?

— Нәкъ үзе. Аның мәрхүм ире губерния байларының берсе иде.

— Һич уйламассың.

— Сез җилбәзәкләргә карап хөкем йөртергә өйрәнгәнсез. Ул бит кенәз кызы,

гимназиядә укыган! Бестужев курслары турында хыялланган, әмма гаилә тозагына

килеп капкан... хәзер инде ире мәрхүм. Тол хатын үзен әллә кемгә куймый, иренең

байлыгына исе китми, үзенең эшен сокланырлык, әйтергә кирәк, акылга ятышлы

итеп алып бара. Иганәче, андыйларны эзләп табарга кирәк әле. Баш-аягы белән

әдәбиятка гашыйк, — Фатих елмайды, — шагыйрьләргә табына. Мөгаен, аны

бөлгенлеккә төшерерлек бердәнбер нәрсә — шулдыр.

Габдулла:

— Ул миңа ошады, — дигәч, Фатих көлде: егет аның хатын-кыз буларак

тирән тәэсир итә торган ягымлылыгын сизмәгән.

— Әйе, ошады, — дип кабатлады ул, кашын җыерып, — кыланчык түгел.

Ниме соң, иртәгә клубта берәр кызыклы нәрсә буламы?

— «Мәгариф» авторлары чыгыш ясый. Шулай булгач, әзер торыгыз!

— Юк-юк, — диде Габдулла, — шигырь укымыйм. Тамагым... кхм-кхм!

— Чәй эчмисезме?

— Рәхмәт. Хатлар җибәрәсем бар.

Ул ашыгып чыгып китте.

Бернинди эше юк иде аның.

Казанга килүенә ике ай тирәсе. Хәзер инде ул дөрес карар кабул итүен

аңлады. Номердагы шау-шулы, рәтсез тормыш та дөрес. Яшь һәм очраклы

танышларының сөйләшүендә тирәнлек, эзлеклелек булмавына күптән төшенсә

дә, ул алар белән әлегә арасын өзә алмый иде. Бәхәсләр вакытында исемнәрдән,

китаплардан күп өземтәләр китерәләр.

Бу яшь бәреп төшерүчеләрнең, сай фикерле фәлсәфәчеләрнең, аңлатма

бирүчеләрнең гәпләре ни хакында соң?

Тормыш яшьләргә әлегә җиңүләр генә вәгъдә итте. Аларның өлгереп

җитмәгән карашы иге-чиге булмаган кырны күрсә дә, сикәлтәләрне сизмәде.

Инкыйлаб, аннары манифест, чуалышлар, вәгъдәләр, өметләр — болар барысы

да, байлар, зыялылар һәм... инде картлыкка аяк баскан әдәплеләр даирәсе өчен

аңлаешлырак иде. Җәмгыятьтә алар бер дәрәҗәдәге кешеләр, бер даирәдән,

ягъни, ахыр чиктә, бертөрлерәк. Габдулла янына төрле кыяфәтле, төрле

фикерле, вакыт-вакыт тупас, дорфа, әмма ихлас күңеллеләр җыела иде.

Әмма ул бер нәрсәдә шикләнмәде: Фатих, Сәгыйть әфәнде һәм Галиәсгар Камал

кебек талантлы, акыллы, ныклы карашка ия кешеләргә җитәр өчен, бик ерак

иде әле аларга. Фатих гади, тыйнак, әмма аның тирәсендә һәрвакыт студентлар,

югары курсларда укучы кызлар, белемле ханымнар, алар белән ул ягымлы аралаша,

шаярта. Фатихның кунаклары көнләшү хисләре уятса да, Габдулла килешергә

мәҗбүр: Фатих авыру, бәлки кунаклардан ул алҗып, ялыгып та куядыр, ләкин

нәкъ менә алар аша ул тормыш белән һәрдаим элемтәдә тора.

Галиәсгар аны һавалылыгы белән оялырга мәҗбүр итә: җиңсә белән тройка,

галстук, купшы мыек — буржуазиянең нәкъ үзе, суйган да каплаган. Галиәсгарның

үз-үзен тотышын да аңлап бетермәде Габдулла: хакимият гәзитен япкач, ул

либералларга китте һәм аларның редакциясенә җаваплы сәркатип булып

урнашты. Талантлы драматург Максуди юлыннан китте. Сәгыйть тә «Йолдыз»да

эшләде, ләкин үзенең шигырьләрен башка басмаларда бастыруны хуп күрде.

Сәгыйть әфәнденең холкы гадидән түгел, шуңадырмы авыр ачыла, әмма

Габдулланың аңа карата мөнәсәбәте алар танышканчы ук ачык иде инде. Аның

шигырьләре вакыт-вакыт тормышның әһәмиятле мәсьәләләреннән ераклашкан,

күперенке-фәлсәфи булып тоела, тик Габдулла андагы белемлелек, мәдәнилек,

акыл һәм, ниһаять, хәзерге вакытта әдәбияттагы яңалык очкыннарын һичшиксез

таный иде.

Ул нигәдер Сәгыйть әфәндене кунакка дәшергә кыенсынды. Әмма үзе сирәк

кенә аның «Болгар»дагы бүлмәсенә барып йөрде.

2

Ул шигырь укымады, ахырга кадәр соңгы рәттә утырды. Кичә беткәннән

соң, алар өчәү — ул, Бәхтияров һәм Фирая ханым — бергә киттеләр. Фатих,

кәефе юкны сылтау итеп, иртәрәк кузгалган иде.

— Әгәр каршы килмәсәгез, беренче сезне илтәбез, — дип тәкъдим итте

Фирая ханым Бәхтияровка.

Тегеңә барыбер иде.

Бәхтияров төшеп калгач, ханым:

— Сез мине илтерсез, — диде. — Ерак түгел, Евангелистовскийга.

— Кунакханәгәме? — дип сорады Габдулла, аптыравын яшермичә.

— Юк. Анда фатир алып торам. Өченче ел инде. Килгән саен номерларга

урнашуны яки өр-яңадан фатир белешүне яратмыйм.

Зур-зур көзгеле пыялалар, кенәз залларындагы кебек, эчтән зәңгәрсу-аксыл

төс сипкән күп сандагы лампочкалар белән яктыртылган, хәтта тротуарларда

яткан кар да зәңгәрләнеп күренә.

— Аһ! — дип кычкырып җибәрде хатын, искәрмәстән аның иңбашыннан

этеп һәм кулы белән каядыр төртеп күрсәтте. — Күрәсезме?

Ул кибет янында туңып, бөрешеп утырган җирән песине күрде. Габдулла

чанадан сикереп төште, йөгереп барып, бөгәрләнгән салкын җирән йомгакны

кулына алып, куенына тыкты.

— Минеке, — дип, ашыгып әйтте ул, әйтерсең, песине аның кулыннан

тартып алырга җыенганнар. — Алайса... сез алыгыз.

— Юк, сездә калсын. Миңа кунакка килер. Яле, мыр-мыр, син миндә сөт

эчәргә каршы түгелме? Туктагыз, килеп җиттек. Артка борыл, акыллым.

Извозчикка көтәргә кушылды. Аларга ишекне сәер баш киемле карчык

ачты. Әйбәтләбрәк карагач, карчыкның башында колакчыны өскә күтәртеп

бәйләнгән ирләр бүреге булып чыкты. Халат итәгенә абына-сөртенә, борын

астыннан сөйләнеп, карчык аларны алгы якка уздырды, аннары, йөгереп барып,

ут кабызды. Фирая ханым өстендәге тунын салды һәм туктап калды — Габдулла

бу зур, кабарып торган җиңел тунны алырга тиеш иде бит.

— Кызык… — күңелле генә әйтеп куйды Фирая ханым. — Кыш, зыкы

суык, мин җиңсә белән итәктән... Анысы нәрсәдән дип уйлыйсыз? Усак

йомычкасыннан. Әйе, шундый кул остасы бар иде, миңа үзенчәлекле кәчтүм

эшләде... Мин чанага аягүрә бастым, ике яктан ирем һәм каенага тотып бара,

җыелышка очабыз гына. Кәчтүмне бөгәрләмәс өчен, палубадагы кебек тезелгән

такталарга басып күтәреләм. Таң калдылар, шау-гөр килделәр... маскарадта

булды бу хәл. Иртәгесен кәчтүм өчен бирелгән премияне тиененә кадәр остага

бирдем, җиңсә белән итәк, билгеле, шул ук кичтә таралды, өйгә көч-хәл белән

кайтып җиттек... Кая китте безнең мырауҗан?

Ханым карчыкка сөт салып бирергә кушты.

Габдулла пәлтәсен салды, ләкин песине кулыннан төшермәде, аннары,

кабаланып, хуҗа хатынны тыңлады. Киез итеккә ияреп кергән кар эреде.

Ханым таләпчәнлек катыш серлелек белән әйтте:

— Безгә, мөгаен, маскарадлар кирәкмәстер бүген. Мырауҗан сөтен эчүгә

китәрсез. Әйе, сезгә нәрсәдер әйтергә теләгән идем... Берәр чит тел өйрәнергә

кирәк дигән уй башыгызга килгәне юкмы? Менә, мәсәлән, алман теле.

— Әйе, бик телим.

— Иртәгә мине табыгыз... Йә кайчан вакытыгыз булса, шунда сезне Мария

Карловна белән күрештерермен. Гаҗәеп хатын!..

Песи баласы ул арада сөтен эчеп бетерде һәм тәлинкәне ялый башлады.

Габдулла пәлтәсен киде, иелеп песине алды.

— Ярар, Аллага тапшырдык. Сау булыгыз. — Ул кулы белән ниндидер

аңлаешсыз хәрәкәт ясады. — Бәлки ханым кулын үптерергә теләгәндер, дип

уйлады Габдулла, әллә башыннан сыйпарга теләде микән?

Саубуллашканда, Газизә апасы һәрвакыт аның башыннан сыйпый торган

иде бит, хәтта үсеп беткәч тә.

Извозчикка акчасы чак җитте.

Песи баласын күкрәгенә кысып, ул подъездга йөгерде.

 

3

Бу редакциядә бар нәрсә якын: исеме дә — «Әл-ислах» — үзгәртеп кору дигән

сүз, ягъни яңалык вәгъдә итүче; агач бина һәм аның икенче каты; баскычлары

— Габдулла аның түгәрәк җылы култыксалары буенча учын шудыртып йөгереп

йөрергә ярата, һәрчак ачык ишекле чоланны — анда көне буе рәшәткәле җилле

генә алсу вак күмер кисәкләре коеп самавыр кайный; агач күмере, чәй исе

тәмәке, урамнан кергән саф салкын һава — һәммәсе дә күңеленә хуш килә…

Редакциягә кереп-чыгып йөрүчеләр ялыктырмасын өчен, ул иртәрәк килә,

чираттагы мәкаләсен калдыра, Фатих белән бер-ике авыз сүз алышырга өлгерә

һәм көне шул күтәренке рухта армый-талмый үтә.

Бүген иртә таңнан редакциядә нигәдер борчылган Сәгыйть әфәнде белән

Галиәсгар Камалны очратты.

— Кәримовлар типографиясендә кичә жандармнар булган, — диде Фатих.

Кәримовларда Казан әдәбиятчыларының шактые үзләренең җыентыкларын

бастыра, жандарм хакимиятенең йогынтысы кайберәүләр өчен сәяси гаепләүгә

әйләнергә мөмкин. Галиәсгар полиция алып киткән хәрефләр өчен борчыла.

Татарча китаплар бастыручы танылган типограф Харитонов ун еллар элек аңа,

матур язу остасыннан, хәреф бизәкләрен эшләткән иде. Хәзер аларның саны

утыздан артып китте, аларның барысы да Кәримовлар типографиясендә иде.

— Күпме елым китте шуңа... бизәк тә төшердем, чокыдым да. Кануннар

бар бит, ахыр чиктә!

— Кануннар? — диде Фатих, үртәлеп. — Риза әфәнденең гап-гади ниятен

исегезгә төшерегез. Кануннар җыелмасыннан мөселман халкының хокукларына

караганын җыентык итеп чыгармакчы иде, нәрсә булды? Цензура кырт кисте:

янәсе, канун аларга пычагымамы. — Бераз дәшми торгач, ул күңелсезләнеп

дәвам итте: — Без бит цензураны бетерү турында түгел, хыялыбыз — дөньяви

белемле цензура булдыру.

— Котылу чарасы юкмыни соң?..

— Бар, нишләп булмасын! — дип бүлдерде аны Сәгыйть әфәнде. —

Җыентыкларыбызны Домбровский типографиясендә бастырачакбыз.

— Шаяртмагыз, — дип үпкәләде Галиәсгар. — Кулъязмаларны изге Гурий

туганлыгы йортына бирергәме? Акылдан язарсың!..

— Анда нәрсә телисең, шуны бастыралар: миссионерларның басмаларын да,

мөселман догалыкларын да. Әйе, әйе! Күзәтеп-тикшереп торучы юк бит.

— Кемнәр алар? — дип кызыксынды Фатих.

— Алар, күрәсең, Меркурий сукмагы буйлап баралар, Марстан түгел.

Габдулла үзен цензор дип санаган адәмне исенә төшерде:

— Иманаевның кулы Домбровскийның типографиясенә дә җитәр.

— Аңа бик ышанасылары килмәс.

— Аның каравы профессор Смирновка тулысынча ышаналар.

— Бу профессорны ике күргәнем булды, — дип сөйләп китте Фатих һаман

да сытык чырай белән. — Халыкка димим, фәнгә шулай түбәнсетеп карап

ничек төрки дөнья галиме саналырга мөмкин икәнен хәзергәчә аңламадым.

Хәтерлисезме, «Ревизор»ны тәрҗемә итәргә теләгән идек? Шул, Смирнов

каршы чыкты бит!

— Хәтта Балда турындагы әкияткә дә...

— Әгәр аларга ирек куясың икән, алар шунда ук йә Лев Толстой җыентыгыннан,

яки «Ревизор»дан, яисә Пушкинның әнә шул әкиятеннән башлаячак. Туктагыз,

алайса Достоевский, Некрасов һәм Чехов тыела булып чыга бит!..

Галиәсгар ачынды:

— Без дистәләгән китапка күпме реклама бирдек, әгәр цензура

җыентыкларның тамырына балта чапса, хәер сорашырга гына кала.

Габдулла, ачы көлемсерәп, Галиәсгарга дошман күзе белән карады: шундый

вакытта ничек табыш турында әйтә ала бу бәхетсез сәүдәгәр? Галиәсгар,

дөрестән дә, сәүдәдә мәгънә белүчеләрдән иде, чөнки атасы сәүдә итүче булып,

улын да шул юлга кертергә әзерли иде. Ул хәйләкәрлектә атасын да уздырды.

Әтисе улының сәүдәгәр кызына өйләнүен телиме? Яхшы, кыз аңа ошый. Яхшы,

ул сәүдә белән шөгыльләнер, тик бары китаплар белән генә, аның бары тик

китап кибетләре генә булыр.

«Гомере буе юл куешып яшәрмен дип уйлый!» Габдулла иптәшенә карата

гадел түгел иде, моны үзе дә белә, чөнки эшлекле кешеләрнең килеш-килбәте

ошамаса, үзен бернишләтә алмый. Галиәсгар мәһабәтлеге белән күзгә ташланып

торса да, татарларга хас киң күңеллелеге белән бергә хәйләкәрлеге аны сәүдәгәр

йә булмаса яңа гына өлгергән завод хуҗасына охшата.

— Ай-һай, көлеп тә күрсәтәсез! — дип кызды Галиәсгар, Фатихка төбәп.

Кинаясе белән ачуын чыгарган Габдуллага исә ул борылып та карамады. — Бу

хакта мин шуны әйтә алам...

— Җитте инде, дуслар, җитте! — Фатих арыган кыяфәттә елмайгандай итте. —

Үзара үпкәләшү ярдәм итә алмас. Әйдәгез, карыйк әле, «Бәянелхак»ның хөрмәтле

халкы ни белән сөендерә икән? Менә бик урынлы яңалык: «Декабрьнең өчендә

Яңа татар бистәсе мөәзине Бәдикъ Әхмәровның ишегалдыннан Австралия

токымлы күркә югалды. Борчуга төшкән хуҗасы табучыны бүләкләргә вәгъдә

бирә…»

— Нәрсәсе бар инде моның? Менә монысы — гүзәл әсәр! — диде сиздерми

генә кереп килгән Бәхтияров. — Күрегез, дингә нык ышанган наширләр Зингер

машинасына ничек оста итеп реклама ясаганнар: яшь кыз матур аягы белән

тәбәлдереккә баса, өстендә Ауропа күлмәге, әмма... үзенең башы юк!

— Нәкъ мөселманча: япь-яшь кыз күп меңләгән укучылары каршында ачык

йөз белән утырмас бит инде.

Телләре ачылып китте, төрле кызыклы вакыйгаларны искә алып

көлештеләр…

4

Габдулла атнага ике тапкыр Мария Карловнаның өенә йөрде. Ул, өлкән

яшьтәге урыслашкан алман хатыны, кызы, кияве һәм оныклары белән яши.

Кияве белән кызын Габдулланың бер мәртәбә дә күргәне булмады, әмма

берсеннән-берсе кечкенә дүрт оныгы һәрвакыт әбиләренең бүлмәсеннән

чыкмады. Алар әле үткен тавышлары белән чырыйлап кычкыралар, әле тынып

калалар һәм «дер аффе», «дер аббе» кебек гап-гади алманча сүзләрнең дә әбиләре

авызыннан тәэсирле чыгуын исләре китеп тыңлап торалар.

Кайчакларда Фирая ханым да күптәнге танышына кергәли, балаларны тәм-

том белән сыйлый, хуҗабикә белән бергәләп хуш исле тәмәке тарта, яшь кызлар

кебек көлә, шаяра. Мария Карловна йортында кунакларга чәй эчертү гадәте

юк, шуңа аның яныннан чыгуга, алар берәр арзанлырак ашханәгә кереп, суган

бөккәне белән чәй эчәләр. Яннарында гади кешеләр шау-гөр килә, һәм Габдулла

хәйләле шаянлык белән, Фирая ханым аны гаиләсеннән кагылган кенәз улы

дип кабул итәдер, аның турында күп нәрсәне белмидер... дип уйлый. Фатих

өендә очрашкач, аның Фирая ханымга ачыктан-ачык дусларча мөгамәләдә

булуын күреп, Габдуллада аңа карата ихтирам хисе артты.

Ул көннәрдә аларның редакциясендә фамилиясе Казанда каләм тибрәтүчеләр

арасында беркемгә билгеле булмаган билгесез бер ханым җибәргән шигырьләр

ыгы-зыгы куптарган иде. Почта, гомумән, бик мул — шигырьләр дисеңме,

булган хәлләр турында мәкаләләр һәм көндәлек төрле вакыйгалар, — ләкин

бу шигырьләр көтмәгәндә килеп, гәзитчеләргә сөенеч өстәде.

— Искиткеч, — диде Фатих, шигырьләрне укып чыккач. — Монда инәлү

юк, үз дәрәҗәңне исбатлау, ләкин... башка төшенчәләр, дөньяга башка караш

аша. Ир-ат абруеның какшамаслыгы да Аллаһ аша кире кагылмый.

— Минемчә, шигырьләрне ир-ат язган, — диде Сәгыйть әфәнде. — Алай

гына да түгел: аларны безнең шагыйрьләр арасыннан берәрсе язган.

— Мин, киресенчә, ир-ат болай итеп яза алмый дигән фикердә, — дип

җавап бирде Фатих.

— Мин кемнеке икәнен дә атыйм: Габдулла ул. Хәтта аның тупаслыгын

таныйм.

Габдулла шунда ук җавап таба алмый торды, иптәшенең искәрмәсеннән

шулкадәр гарьләнде. Нигә, нигә?.. Ярар, син шигырь төзелеше хакында язасың,

күп шигырьләрне нәфис булмаган калыбы өчен кабул итмисең ди, ләкин нигә

тиктомалдан шундый сүзләр әйтергә ди? Габдулла басты һәм, кискен сүзләрдән

үз-үзен көчкә тыеп:

— Шигырьләр генә түгел, Сәгыйть әфәнде, кешенең мин-минлеге дә сез

әйткәнчә, тупас булырга мөмкин, — диде.

Бервакыт ашханәдә утырганда, Габдулла шул шигырьләрне исенә төшерде

һәм Фирая ханымга укыды. Ул фикерен тиз генә белгертмәде, һәм:

— Безгә, редакциядәгеләргә ошады, — дип кенә әйтеп куйды.

— Сез, ир-атлар, безнең көннәрдә хатын-кызлар ни кичергәнне аңлап

бетермисез. Ниһаять, күзебез ачылды: дөнья киң, башка җәмгыятьләр дә бар

икән һәм хатын-кызның күп нәрсәгә сәләтле булуына үзебез дә төшендек.

Аннары көтмәгәндә ул:

— Бүген җомга, әйдәгез мәчеткә барабыз, — дип куйды.

Шәһәрдәге күркәм мәчеткә — күренекле мулла, тарихчы һәм фәлсәфәче

исемен йөрткән Мәрҗани мәчетенә киттеләр. Сигез кырлы биек манарасы,

түгәрәк гөмбәзе, ялтырап торган һилал ае ерактан ук балкый. «Авыл

мәчетләрендәге кебек, манара ике кыеклы түбәнең сыртына урнашкан икән»,

— дип уйлады Габдулла. Йә Аллам, Болгар һәм борынгы Казанның җимерелеп,

тузанга әйләнгән бар матурлыгы, үзенчәлекле корылмалары, кабаттан яңарып,

ниһаять, тергезелә. Шаккатарсың! Алгы якта барыбыз да яраткан лалә чәчәген

сурәтләү — Петербург бароккосының үзенчәлеген гаҗәеп җанландыра.

Гыйбадәт тәмамлангач, алар ап-ак кар җемелдәп яткан урамга чыкты,

хатынның йөзе уйчан һәм кырыс иде, Габдулла хәтта, шулкадәр дини кеше

микәнни бу, дип гаҗәпләнеп тә куйды.

— Хәзер миңа барабыз, — диде Фирая ханым, егетнең кулын ныгытып

кысып. — Мин сезнең белән... сөйләшергә тиеш. Киттек!

Чанага утыргач, Габдуллага йөзе белән борылды. Ялтырап торган күзеннән

очкыннар сибелә. Үзе тантаналы, әмма сагышлы.

— Минем кыз балам бар! Дөньяда аннан да кадерле кешем юк! Аллам

сакласын, аңа берәр бәла-каза килсә, мине үлемгә дучар итәр кебек. Кызыма

бары алты яшь, ләкин инде аның алдагы язмышы турында уйланам. Мин

хәлле кеше, аны гимназиягә бирә алам, аннары Петербурга — курсларга, аның

янәшәсендә булу өчен, үзем дә күчеп китә алам... Кызым акыллы, тырыш,

ләкин иң мөһиме — аның нык булуын телим. Холкында да, тәртибендә дә,

белем алуында ныклык... Тик бу бик авыр, чөнки кешенең үзеннән генә

тормый! Әтием чыгышы белән кенәз нәселеннән, офицер. Җиребез күп,

ат заводыбыз бар иде. Мине кызлар мәдрәсәсенә бирделәр, анда тәртипләр

иркенрәк булганга, гимназиягә күчерделәр. Дусларым шәһәр кызлары булды,

араларында шактые марҗа, алман һәм яһүдәләр дә бар иде. Әмма безнең милләт

аермасына исебез китмәде диярлек. Китаплар уку, әңгәмәләр, егетләр белән

аралашу — үз иркебездә булды. Мин дә үземне җиңел, иркен хис иттем. Ләкин

өйдә — әни, дөресрәге, әбиләр тарафыннан куелган мәҗбүри тәртип: үземне

мөмкин кадәр тыйнак, күзгә ташланмаслык итеп тотарга, гыйбадәт кылырга,

икенче төрле киенеп йөрергә, гимназиядәге дус кызларымны, егетләр турында

әйтеп торасы да юк, кунакка чакырмаска тиеш идем. Әниемнең кырыслыгына

түздем, карчыклар һәм мәхәллә мулласы хатынын кунакка чакырганда, өстәл

янында әдәпле генә утырдым. Ләкин бу зур бәла түгел, бу үз өебез, үзебезнең

тормыш рәвеше. Уку елларында, дус кызларым белән аралашып, өйдә авырлык

белән булдырган табигый тәртибемне шунда ук югалта идем. Үз-үземне чиклим,

юктан да шикләнә башлыйм... ниндидер икейөзлелек, кемнедер алдарга

тырышамдыр кебек иде. Шулай итеп, дусларым белән табигый аралашу барып

чыкмады, ахырга кадәр ихлас, эчкерсез була алмадым. Яшь кеше өчен моннан

да куркыныч нәрсә бармы?

Мин сайлаган кешемне табып, әти-әни ярдәменнән башка да таныша

аласымны, яратканымны аңлагач, аңа кияүгә чыгасымны белә идем. Ләкин

шунысы да ачык иде: сайлаган ярым белән бер диндә һәм аның бай гаиләдән

булуы шарт иде. Күрәсез, гади генә түгел, ниндидер өстәмә шартлар белән

сайлау булып чыга. Мин язмышымның рәхимле булуына ышандым: тирә-юньдә

никадәрле матур да, бай да диндәшләрем бар. Берәрсен сайлап гашыйк булырга

гына кирәк һәм бәхет үзе кулыма килеп керәчәк. Әмма күңел көрлегенең

яшертен теләге (әйе, мөгаен, шулдыр!) мәдрәсәдән куылган шәкерткә гашыйк

булырга мәҗбүр итте. Менә шунда әниемнең хакимлеген күрдем: шәкерт белән

очрашуны тыйдылар, үз өемдә тоткын булдым, озак та үтмәде, булачак иремнән

яучылар килеп төште...

Шулай да булсын, әле каршы килә ала идем, әти дә туп-туры әйтте,

ирексезләмим, диде. Тик ниндидер тоемлау, тормышым башкаларныкы

кебек булмас дигән өмет, ниһаять, гап-гади кызыксынучанлык, яңа кызыклы

тормышка ашкыну үзенекен итте — мин риза булдым. Ирем яшь, мөстәкыйль,

чибәр һәм укымышлы, тиздән мин аны ошаттым да. Аннары минем белән булган

гаилә тормышы бары уен гына иде. Ул ирем үлгәнчегә кадәр дәвам итте. Хәтта

матәмдә дә югалтудан бигрәк икейөзлелегемнән азапландым... мин борчылдым:

ул шундый яшь, көче ташып тора һәм уйламаганда дөнья куйдымы? Икенче

яктан күңелемдә кемдер пышылдый: менә хәзер син ирекле, үз язмышың белән

үзең идарә итә аласың. Юк, моны сөйләп кенә бетереп булмый, юк!

Ләкин, күрәсең, аның инде онытыла барган авыртуны кабат яңарту, үткәне

белән хәзерге арасындагы чикне ачыграк тою өчен сөйлисе килде. Аңа киңәшләр

дә, юату сүзләре дә кирәкми, бары игътибар белән тыңлау гына кирәк. Габдулла

дәшмәде, тыңлады.

— Яшьлегемнән гаҗәеп сәер бер тойгы калды. Кайдадыр, урамдамы, кибеттә,

бакчада яки театрдамы, ялгызым гына кала алмадым. Оялу яисә куркудан түгел,

мин әйтерсең үземне, барлыгымны югалтам, үз-үземне ничек тотарга белмим.

Әтием янымда булганда, сыным турая, як-ягыма ышаныч белән карыйм, аның

танышлары белән җиңел аралашам, шулай ук абыйларым, иптәш кызларым

һәм таныш студентлар белән дә. Ләкин ялгызымны калдырып китүләре була...

мин сыгылып төшәм, нәрсәдәндер кызышам... Шул вакытта берәрсе миннән

кайсыдыр урам яки йортның кайда икәнен сораса, әйтеп бирә алмас идем.

Ялгызым гына мин беркем түгел идем кебек.

Кайчакларда Фирая ханым Габдулладан үзе турында сөйләвен үтенә. Үзе

турында? Ул моны булдыра алмас. Һичкайчан. Ул теләсә ни турында теләсә

кем белән сөйләшә, башкаларның эч серләрен сабыр гына тыңлый ала, тик

үзе турында сөйли алмый. Мөгаен, кызганыч булып тоелудан куркадыр,

үзен жәлләүләрен ул күралмады. Әгәр апасы булса, икенче эш: ул болай да

энесе турында барын да белә, аны ярата, жәлли иде. Габдулла үзе дә апасын

ихластан яратты, кызганды, аның язмышы озак еллар теләсә кайсы хатын-

кызның язмышын үлчәү үрнәге булып торды. Берәр хатын-кыз турында ни

генә белмәсен, ул инде аның өчен ачыш түгел, апасы язмышына өстәмә генә

булып тоелды.

Аның Фирая ханым белән бәйләнешен Сәлим дә белә. Бу ни сәбәптәндер,

аны дулкынландыра һәм ачуын чыгара иде.

— Миңа калса, ул сине бала-чага урынына йөртә, — ди ул үтергеч елмаю

белән. — Син... акча сора аннан, акчаң юк бит! Теләмисеңме? Афәрин! Ул

хайваннар кемнеңдер үзеннән теләнүен генә көтә.

— Тынычлан, — ди аңа Габдулла, — юкса мин сине куып чыгарам.

Тегесе шунда ук телен тешли, ачуланып, үпкәләп мышнарга тотына.

— Сиңа хәзер бер сүз әйтеп булмый.

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 3, 2016

Картина авторы: Рушан Шамсутдинов; art16.ru

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: