Логотип Казан Утлары
Роман

Дөнья гаме (дәвамы)

Нигә дип бу тормыш аңа мәхәббәт насыйп итми икән, батырлыклар кылмаган, акыл ияләре булмаганнарга да биргән сөюне ник аннан жәлли икән?

Романның башы монда.

16

 

Озакка сузылган салкыннардан соң, ниһаять, беренче кар явып, каланы

аклыкка күмде. Көзге усал җил карларны таратып уйный.

Табигатьтә күптән көтелгән үзгәрешләр кешегә сәер һәм көчле тәэсир итә.

Моңарчы үтәлми килгән эшләрне шатланып, сөенеп башкарганыжны сизми

дә каласың. Алар белән дә шулай булды; карга баткан Миңлебай килеп керде

һәм катгый рәвештә, бүген үк кунакханәгә урнашу турында хәбәр итте: үзеңә

сыендырдың, инде хуш, мәдрәсә!

— Нигә бүген, хәзер үк? — дип гаҗәпләнсә дә Габдулла, үзе дә шул минутта ук

вак-төякләрен җыеп кунакханәгәме, башка җиргәме китәргә әзер иде инде.

— Бүгенме? Нигәме? — дип кабатлады Миңлебай, елмаеп. — Кар ява, рәхәт...

нәрсәдер булды миңа. Сираҗи да шул халәттә. Әйдә, бер — ике!

Җыендылар да киттеләр. Кибетләр яныннан, кар каплаган киң мәйдан

кырыйлатып, күптән түгел ачылган «Казан» кунакханәсенә атладылар. Якты

матур көн, күзләр сөенеч белән тулы; салкын саф һава күкрәкләрне ярып керә.

Әнә малайлар зур сары этне чанага җикмәкче булып кайнаша. Эт бауларны

чуалтып качты. Малайлар дәррәү эт артыннан ташланды. Ерактан бозы

зәңгәрләнеп күренгән елга яры шау-гөр килә. Яшьләр, җыйнаулашып, тау

шуа. Чаналарга төялеп выжлап төшеп китәләр, кайберләре утын чаналарында

җилдерә... Диләфрүз дә, мөгаен, андадыр — көяз гимназистлар, ялагай

приказчиклар, каникулга кайткан юнкерлар янындадыр. Кала бакчасында

бозны кырган тавыш ишетелә — шугалакны чистарталар. Кичен ул итәкләр,

бүрекләр, кокардалар белән чуарланыр.

«Казан» кунакханәсе кыегындагы киң алтакта ерактан ук балкып тора.

Себерүче шома тротуарны тазарта. Кар көртләре буйлап зәңгәрсу очкыннар

сибелә.

Итекләрендәге карны себерке белән сыпыргалагач, аларның гайрәте сөнде,

кинәт кенә эчләренә шом йөгерде: яле ычкыныгыз моннан, диярләр кебек

тоелды.

Ләкин хезмәткәр үзе ишекләрне ачып, аларны төче елмаеп эчкә чакырды:

— Рәхим итегез, әфәнделәр! Исән-имин килеп җитүегез белән.

Кунакларга хезмәт итү тәүлеккә илле тиеннән бер ярым сумга кадәр икән.

Айлык түләү — ун тәңкә. Төшке аш кызыксындырса, рәхим итегез, ике төрле

ризык — утыз биш тиен. Иртән һәм кичен чәй кертерләр. Яхшы, Габдулла

айлыкны алдан түләп куяр — ун тәңкә. Тагын ун тәңкәсе ашауга кала.

Хезмәт күрсәтүче егетләрне өске катка алып менде. Сираҗи белән Миңлебай

икесенә бер номер алды, Габдулла ялгызы гына урнашты.

— Монда әйбәт, тыныч, — диде хезмәт күрсәтүче. — Гыйнварда Гурьевтан

извозчиклар килә... Ну, бераз шаулап бәйрәм итеп алырлар, аннары тагын

тынычлык урнаша.

Габдулла аны тыңлап тормады, үзенә бирелгән номерны күздән кичерде. Иң

мөһиме — өстәле бар икән, аны тәрәзә янынарак күчерәсе булыр. Хөҗрәсеннән

китапларын, киштәләрне алып килер — бар да булыр. Кунар урыны, эшләр

эше бар. Номерда рәхәт, бик җылы.

Чишенеп тә тормыйча, ул ике бүлмә аша урнашкан иптәшләре янына

ашыкты. Сираҗи белән Миңлебай, хәлдән таеп, ялкауланып ята. Төшке ашка

кадәр ятакта аунап, кичен бәлки йөреп керербез, диештеләр.

— Ярар, калыгыз алайса. Мин киттем, бераз йөреп керәм.

Габдулла урамга чыкты һәм бернинди максатсыз Зур Михайловское урамына

юнәлде. Көн искиткеч!

Чанасына кырын ятып, Мортаза Гобәйдуллин узып китте. Өстендә кеш

якалы иркен тун, кулында төлке каймалы тире бияләй, ак фетр итекләрен чана

кырыена терәгән. Нечкә-сыгылмалы муенын сузып, ат кызуламакчы була.

Мәйданда яткан ап-ак кардан күз чагыла, шат чырайлы сәүдәгәрләр

тамакларын кырып кала... Әнә зинданнан качкын солдатларны алып киләләр.

Алар тирәсендә казак хатыннары кайнаша, тоткыннарның кулына күмәч, акча

сонмакчы булалар.

Почмактагы чәчтарашханәдән, хуш ис аңкытып, мөселманнар өчен яңа

күңел ачу йорты ачкан Нәбиулла чыкты. Бүтәннәргә охшамаган, кызыклы

шәхес! Аны каланың бер генә тәкъва кешесе дә мактарга җөрьәт итмәс иде,

әмма һәрберсе эченнән генә, ир-ат үткен икән — теләсә кайсы эш аңа уңыш

китерә, дияр. Нәбиулла мыек астыннан гына көлә, ул хәйләкәр, халыкның үзе

турында ни уйлаганын тоя.

Көтмәгәндә, Габдулла Нәфисәне күреп алды! Зәңгәр җирлеккә кечкенә

тимгелләр төшерелгән пәлтәдән, кабарып торган шәл бөркәнгән, бәйләнгән

ак йон бияләй кигән кыз җиңел адымнар белән бара, янәшәсендә чәчкәле киң

шәлгә уранган Сәрби түти.

Габдулла, елмаеп, хатын-кызларга баш иде һәм үтеп китмәкче иде, ләкин

Сәрби тутасы туктады.

— Исәнме, күгәрченкәем, исәнме?! Без менә мадам яныннан. Ай-һай рәхәт

икән кар өстеннән атлаулары. Нәфисәне каршы алырга бара башлаганнан

бирле үземне әйбәт хис итәм. — Серне ачканын аңлап, бер генә минутка телен

тешләде. Көлеп җибәрде дә сүзен дәвам итте. — Әйе, нишлисең. Бичара кыз

баланы һәркем җәберли ала. Ләкин!.. — ул кулындагы таякны селкеде.

Габдулла да көлде, аның кызын мыскылларга җыенган базарчының баш

очында таякның ничек уйнаганын күргәндәй булды.

— Юныс абзыйның хәле ничек?

— Килмисең, килмисең безгә! Юныс абзаң ютәлли, үпкәсе гыжлый, иске

самавыр кебек. Син килеп чык, Нәфисәнең чигүләрен карарсың. Аңа инде аз-

маз үтенеч белдерә башладылар, мадам мактап туя алмый. Әй, урамда егетләр

белән сөйләшеп тору килешми дә инде, тик без озакка түгел.

Нәфисәнең нур чәчеп торган оялчан-бәхетле йөзе чак кына өскә чөелгән, ул

сүзгә катнашмый, әмма дерелдәп куйган озын керфекләре, ирененең сизелер-

сизелмәс хәрәкәте — аның барысын да ишетүе хакында сөйли. Гаҗәп, ул үзенең

тәрбиягә алган ата-анасы һәм аларның балаларына бөтенләй охшамаган. Тегеләр

кызу канлы, башкисәрләр — ул тыйнак, озын, бәхетле, сихри йокыда сыман.

Сәрби тутасы белән Нәфисә китте, Габдулла алар артыннан бик озак карап

торды, куып тотасы, кыз белән кар атыш уйныйсы, рәхәтләнеп шаярасы-көләсе

һәм аны тауга чакырасы килде. Ләкин ул урыныннан кузгалмады.

 

17

1906 ел узып китте, андагы күкрәү һәм ыңгырашны кар өемнәре генә күмә

алмады. Гыйнвар бусагасына баскан караңгылы-яктылы бер көндә «көрәш!»

сүзе телгә менде.

Ачулы буржуазия меңләгән эшчеләрне эшсез, бер телем икмәксез калдырды,

профсоюзлар һәм рәсми оешмалар ябылды. Гучков әфәнде, инкыйлабның

яңа дулкыны «яшь, яңа ирегебезне дә, мәдәни һәм иркен тормышыбызның

калдыкларын да җирләячәк», дип, кайгыргандай ясалма кыяфәт чыгарды.

Аллаһтан кичермәскә, җәзага тартуын сорадылар. Җәзага үзләре хөкем итте:

кулга алулар, хәрби-кыр судлары, сайлау алды җыелышларын куып тарату

башланды.

Авыр бәрелешләрдән соң, пролетарийлар яңадан һөҗүмгә күчте, кабат баш

күтәрүләр һәм эш ташлаулар, баррикадалар, югалтулар...

1906 ел узып китсә дә, «көрәш, көрәш, көрәш!» дигән сүзләр тынмады.

Кичен егетләр кала буйлап йөрде. Ылыс, кар, ризык исләре аңкый.

Империянең үзәк губернияләрендә ачлык башлану азык-төлек бәяләрен нык

күтәрде. Кунакханәдәге утыз тиенлек төшке ашлар тагын ун тиенгә сикерде.

Егетләр кунакханәгә әйләнеп кайткач, номерга төшке ашларын һәм графин

белән сыра кертүләрен үтенде. Ашап-эчтеләр, «Дюшес» кабыздылар, җырлап

та алдылар һәм Габдулла унберенче киткәч, үзенең номерына юнәлде, исәбе

бер-ике сәгать эшләп алу иде. Коридорда караңгы булганга, ишек яныннан

читкә тайпылган адәмне танып җиткермәде.

— Пардон... вәссәлам. Шырпыгыз юкмы?

Шамакайныкына охшаш мыек, сарык тиресеннән тегелгән сай түбәле бүрек,

озын сөякчел бармаклар. Кулындагы шырпысы сүнде. Көтеп тору залыннан

керосин лампасының сүрән яктысы сузылды. Бу адәм исерек булдымы, әллә

оятсызмы — китәргә ашыкмады.

— Әле генә урамнан кердем. Андагы хәлләр!.. Бар җирдә теге дуңгызлар,

кылычлары белән яныйлар. Берәүне, губернатор хатыны балык койрыклы кыз

тапкан, дигәне өчен генә кулга алдылар.

— Гафу итегез...

— Гаҗәеп хәлләр! Күз алдына китерегез, Гайни мулла, ярты сәгать үзенең

хезмәтче кызы артыннан куып йөргән... кыз анасыннан ничек туса, шул килеш,

Аллаһ колы...

— Гайни мулла намуслы кеше, андыйга бармас. — Габдулла каты итеп әйтте

һәм чакырылмаган кунакны әйләнеп узарга теләде.

— Чыннан да! — Шамакай мыеклы элеп алды. — Полк табибыннан махсус

дарулар алган... табиб аларны тышы-ние белән йотарга һәм өч көн тәһарәт

алмаска кушкан — тәэсире шаккатмалы икән. Туктагыз әле! Кыз китертимме,

елгадагы ала балыгы кебек чиста, саф. Этенмәгез әле. Әй-әй, монда хулиганлык

итәләр, мәхәллә мулласыннан көләләр.

Габдулла эттән туган бу бәндәнеж борын төбендә ишеген шартлатып япты да

ачкыч белән ике кат борды. Теге сүгенә, ишеккә суга, тибә башлады. Габдулла

дәшмәде, әмма бераздан, эшкә тотына алмасын аңлап ачынды. Кабахәтнең

чыраена бирәсе калган, дип уйлады, полициягә алып китсеннәр, бер кич

төрмәдә утырыр да иртән чыгарган булырлар иде әле.

Ул кулына китап алып ятакка сузылды, шактый озак укыды һәм ике катлы

тәрәзә аша да ишетелгән яңа ел киче ыгы-зыгысын, астан, төне буе буфет

эшләгән яктан менгән шау-шуны тыңлап ятты.

Таң алдыннан, лампаның керосины бетеп сүнгәч кенә, йокыга китте һәм

унбергә кадәр уянмады.

Миңлебай белән Сираҗи иртүк торып, калага чыкканнар, күргән-ишеткән

яңалыклар белән уртаклашыр өчен, аның янына керделәр. Эшчеләр бистәсендә

берничә эшчене Яңа ел кичәсеннән алып киткәннәр, югыйсә, бәйрәм итсәләр

дә, хәтта шәраб тә эчмәгәннәр, ди. Халык җыелышында маскарад барган чакта

Чемринскийның ышанычлы хөкемчесен кулга алганнар, ул урындыкка басып,

студентлар, нәфис сәнгать сөючеләр алдында сәнгатьнең әһәмияте турында

чыгыш ясаган икән. Кеше ышанмаслык имеш-мимешләр дә җитәрлек: бер

җен карчыгы төнлә Зур Михайловское урамы буйлап: «Патша сигезенче елда

үләчәк», — дип сүйләп йүргән.

Дуслар бергәләп төшке аш ашады, аннары Миңлебай белән Сираҗи кабат

урамга чыкты. Габдулла эшләргә утырды. Тик кулы бармады. Урыныннан торып

бүлмә буйлап йөренде, тәрәзә янына барып басты. Көн яктылыгында урам үз

көенә яшәп ята. Чаналарга төялеп, төрле киемнәргә киенгән мәзәкчеләр узып

китте.

Нигә дип бу тормыш аңа мәхәббәт насыйп итми икән, батырлыклар

кылмаган, акыл ияләре булмаганнарга да биргән сөюне ник аннан жәлли икән?

Моңарчы мәхәббәт аның хыялына әле бер кыз, әле икенче кыз кыяфәтендә

килде. Алар, егет күңелендә матур истәлекләр калдырып, каядыр китеп югалды.

Истәлекләр? Булмаган нәрсә турындамы? Ләкин ул үзенең иң матур көннәрен

татлы хыяллар белән үткәрде, аның җаны уйлар һәм хисләрдән бер өзгәләнде,

бер төзәлде — нәрсә, бу бушлыкмыни? Әмма хисләрнең дошманы — хәрәкәт!

Фикер йөртергә, ия булырга өндәгән физик дошман ул кешене юкка чыгара:

башта аның тәнен, аннары фикерен һәм хыялын...

Бигрәк караңгы төн, дип уйлады ул. Бер тавыш, бер кыштырдау юк... Ул

яраткан тынлык аны баса, изә. Ул кулын сузды һәм карават өстендәге бауны

каты итеп тартты. Озын коридорның аргы башында кыңгырау чыңлады, бер

минуттан егет килеп тә җитте.

— Йокламый идеңме? — дип сорады Габдулла.

— Йоклый идем, әфәндем. Чәй китеримме?

— Әйе. Тик син бер дә йоклаганга охшамаган. Тукта... мин сине бик яхшы

төшеңнән бүлдемме?

— Төшләр күрмим мин, — диде егет.

— Бөтенләйме? Һәм сиңа беркайчан да... ну, түшежә дип әйтүем, ак бүре

кергәне юкмы?

— Ак бүре? — хезмәт күрсәтүче пырхылдады. — Ак бүреләр булмый, әфәнде.

Чәй сорадыгызмы? Хәзер китерәм.

Чәй эчкәннән соң, Габдулла өстәл янына утырды... Нәкъ Казан артында

бардыр бер авыл — Кырлай, диләр... Кырлайның каеннары, болыннары,

елгасы матур, төнге көтүдә атлар кешни. Иртән кызлары чишмәгә суга бара,

сандугачлар күянтәгә кунып, мәхәббәт турында сайрый. Ә урман... йә Аллам,

урманы нинди, хәзинәләргә таба алып баручы никадәрле серле сукмаклар! Ләкин

җен-пәриләр һәм Шүрәле яшьләрнећ башын шулкадәр бутый, теләсә кайсы

егет аңа юл таба алмый. Көндезен дә җиләк җыючылар һәм утын кисүчеләр

эчкә — куелыкка керергә шикләнәләр. Төнлә — Аллам сакласын! Шүрәле

белән төнлә генә очрашырга мөмкин. Бик матур бер айлы кичтә бу авылның

бер егете киткән урманга утынга. Утын кисүче егет батырларның батыры, бер

селтәнүгә балтасы белән явыз җеннең яки Шүрәленең башын кыеп төшерә

ала. Ләкин кешеләр белән бу серле җан ияләре иңгә-иң яшиләр, болар урман-

чытырманнарның, яшерен сукмакларның, гомумән, табигатьнең сере бит.

Алар һәрвакыт дошманлык тоталармы? Алар белән дошманлашу кирәкме? Көч

сынашу, зирәклектә ярышу, беркатлы җан иясен шаяртып алу — монысы башка

эш. Киң күңелле хәйләкәр ярлы егет Шүрәленең бармакларын бүрәнә ярыгына

кыстырып, аны ахмакка чыгара. «Исемең кем синең? — дип үкерә Шүрәле.

— Үземне кыерсыткан кешене белергә тиеш бит мин!» ди. Былтыр икән.

Кычкыра да бакыра Шүрәле, үзенең дусларын чакыра, тегеләре көләләр

генә. «Әй юләр, кысканга былтыр, кычкыралармы быел», — диләр.

Таң атканда, кулындагы каләмен куйды. Берничә әкият язды, әмма берсендә

дә каһарман-батырлар кулларына кылыч алмыйлар. Әле, Алла теләсә, тагын

язар, аларында да серлелек, аңлашылмаучанлык кешегә дошманлык кылмас.

Чәй эчеп алырга да йокларга, йокларга кирәк дип үгетләде ул үзен. Әмма

ятагы янына күч-хәл белән генә килеп җитә алды. Башы мендәргә тиюгә,

керфекләре йомылды. Көн туганын, коридордагы ыгы-зыгыны, дусларының

кайсыдыр ишеген шакыганын да ишетмәде.

Ул уянганда, төш вакыты җитеп килә иде. Бүлмә суынып киткән, авыздан

пар чыга. Кулына сабын, сөлгесен алып, юынырга китте. Боз кебек салкын

су йокысын шундук юып төшерде. Өстәлдән язылган кәгазь битләрен җыеп,

тартмага салды: кичтән язганнарны кабат укып чыгасы килмәде, ниндидер сәер

курку хисе тотып калды. Ишек шакыдылар.

— Керегез! — дип кычкырды ул каты итеп.

Кунакханә хуҗасы Нәркиз икән. Нәрсәдәндер саклангандай, ул бусага

янында туктап калды.

— Хәерле иртә. Ничек йокладыгыз?

— Рәхмәт. Керегез инде.

Юантык, кызарып торган тулы яңаклы хуҗа тәрәзә яктысыннан күзен кысты.

Күзе йомылгач, ул кулга ияләштерелгән аюга охшап калды.

— Габдулла әфәнде, Мотыйгулла хәзрәт улының патшаны һәм барлык

министрларны бәреп төшерергә өндәве дөресме?

— Сез нәрсә? Ул кала урамындагы шакшыларны куып чыгарырга гына

чакырды.

— Дөрес, урамнар пычрак. Шулай да юкка өндәгән ул. Сезгә шундый эшем,

йомышым бар... кыскасы, мин бер атна элек аның гәзитенә реклама биргән

идем. Хәзер гәзитне ябалар дип әйттеләр. Кунакханәгә кагылышлы белдерүне...

белмим инде, ничек кире алырга, тентү вакытында кулга төшмәгәе... Менә

шулай.

— Ничек булыша алам соң мин?

— Хәзер аңлатам. Анда, Купеческаяда, яхшы танышым бар, Домна

Семёновна... аның кәгазе бар, менә күз салыгыз. Карап кына алырга теләсәгез,

рәхим итегез, диде. Мин аны кире кайтарырга тиеш.

Нәркиз Габдуллага кәгазь бите сузды: «Кутьина Домна Семёновнага

бирелгән, дөрестән дә, ул, Җаекта елдан артык яшәп, фәхешханә тота, хөкемгә

тартылганы юк, яшерен оешмаларда тормый. Әдәпле, әхлаклы булуын имза

һәм казна мөһере раслый».

— Укып чыктыгызмы? Менә миңа да шундый кәгазь булса иде.

— Полиция участогыннан сорагыз.

— Әй, алар андый әйбәт итеп яза белмиләр! Сез... сез булдырасыз, диләр,

язуыгыз да, аңлавыгыз да яхшы, диләр. Саранлашмам, мин бит сезнең

хезмәтләрегез өчен күпме түләгәннәрен беләм... һм-м!

— Димәк, әйбәт итеп язарга?

— Әйбәт итеп, әфәнде! Теге яшерен оешмалар хакында да. Мин үз

чиратымда, сезнең турында сорасалар, әхлаклы кеше, Мотыйгулла хәзрәт улы

белән дә аралашмый, диярмен.

Коридорда аяк тавышы ишетелде һәм, рөхсәт сорап тормыйча гына,

Миңлебай атылып керде. Ул кунакханә хуҗасын күреп, бусагага чигенде.

— Соңрак сугылырмын... — диде.

— Киттем, киттем, — дип каударланды Нәркиз.

Габдулла чыгып китәргә әзер торган Миңлебайны чакырды.

— Берәр нәрсә булдымы?

— Камилдән... наширлек хокукын алдылар.

— Тикшерү тәмамланмады бит әле. Ничек кыюлыклары җиткән? Камилне

күрдеңме? Янына бар! — диде Габдулла.

— Ул өйдә юк, Мортаза әфәнде янына киткән. Тиз генә типографияне гәзите

белән бергә сатарга булган, диләр.

— Сата?

— Наширлек хокукы булмагач, аңа типография нәрсәгә?

— Ләкин... Мортаза Гобәйдуллинга түгелдер бит? Әлбәттә, юк! Ул акча сорарга

киткәндер. Бәлки закладка салырга яки вице-губернаторны сатып алырга телидер?

— Белмим. — Миңлебай тынып торды да сүз булмаганда сүз булсын

дигәндәй, — Гурьевтан олаулар килде, дип куйды.

— Монда олауның ни катнашы бар?

— Сираҗи Гурьевка кире кайтып китәргә тели. Атасы авырый, чакыра,

диләр. — Габдулла җавап бирмәде. Миңлебай сагышлы гына: — Мин бит синең

уеңны беләм, — диде.

— Бер-беребезне битәрләмик, — диде Габдулла.

— Шулай итик, — дип килеште Миңлебай.

Алар, әйтерсең, ант бирештеләр. Сираҗиның аларны бик тиз ташлап китүеме,

әллә куркумы, соңгы вакытта сиздереп торган шомнары тагын да артты.

— Аның хет барыр урыны бар, — диде Миңлебай. — Дөрестән дә атасы

үлем хәлендә икән, шактый зур эшкә варис булачак.

Бу сүзләр урынлы әйтелмәде. Дөрес, Миңлебай аларны үпкәләве аркасында гына

ычкындырды. Әллә үзенең барыр җире булмавына ачуы килдеме — белмәссең.

Уйламаганда Сираҗи килеп керде. Аның монда, ике бүлмә аша гына икәнен

белсәләр дә, керүе көтелмәгәнчә булды. Ул шунда ук үзе турында сүз барганын

төшенде.

— Әгәр әтинең авыруы куркыныч булмаса, мин әйләнеп килермен, — диде

Сираҗи. — Анда берүзем яшәүне күз алдына да китерә алмыйм... каһәр суккыры,

әти мине җибәрмәс дип куркам.

— Ул синең мәдрәсәдән китүеңне беләме?

— Бу турыда аңа язганым булмады.

— Күрәсең, кайдандыр белгән.

— Сыра соратыйк мәллә? — Аның бу соравы шундый урынсыз чыкты,

дуслары елмаюларын тыеп кала алмады. — Әйе, сыра! Яки Обыденковка

барыйк.

Шулчак хезмәтче егет кереп, кулындагы утынны дырк итеп идәнгә ташлады.

Сираҗи сискәнеп куйды.

— Мин бик тиз... иртән йоклый идегез, яга алмадым. Күрәсезме, күпме утын

китердем? Хуҗа әйтә: Габдулла әфәнденең бүлмәсенә күбрәк як, ди.

— Калдыр, мин үзем, — диде Габдулла.

Егеткә бу ошамады, ул борын астыннан мыгырдана-мыгырдана, ачуланып

китеп барды.

— Бүлмәләрдә салкын, — дип зарланды Миңлебай. — Тычканнар басты.

Бүген иртән күземне ачсам, капкында тычкан... урталай өзелгән.

Сираҗи калтырый башлады.

– Тукта! Җирәнгеч... таптылар сөйләшер сүз... корткычлар турында.

Җитте!..

Ул Юныс абыйларга таба атлады.

Ике малай капка төбен себерә иде, алар белән исәнләште, һәрберсенә берәр

кәнфит тоттырды, тегеләре шунда ук, уңайсызланып, кәнфитне кесәләренә

шудырды. «Ничек үскәннәр! — дип уйлады ул. — Ә мин аларны, бәбиләр

сыман, кәнфит белән сыйлыйм».

— Әтиегез өйдәме?

— Өйдә, — дип, көттереп кенә җавап бирде олысы. «Танымадылар, — дигән

уй килде башына. — Килгәнем юкка, күп булса, бер елдыр». Габдулла — Апуш

абыйлары, Хикмәт белән әтиләренең дусты икәнен исләренә төшерергә теләгән

иде. Ләкин үзен абый дип әйтергә уңайсызланды — малайлар аның белән бер

буйда һәм карашлары да артык җитди, кырыс иде. Ул бары елмайды гына.

Баскыч янында итеген себерде, өйалдына керде һәм караңгыда, ялгышмыйча,

капчык киндере белән тышланган авыр ишекне тапты. Алгы яктагы җылы,

сөремле һавадан ютәлли үк башлады һәм күзләре яшьләнде.

— Габдулла килгән! — дип кычкырып җибәрде плитә янында торган Сәрби

тутасы. — Әтисе, ишетәсеңме, Габдулла килгән безгә!

Бүлмәдән ике малай йөгереп чыкты, үскәннәр, кызарышканнар, кунакка

төбәлделәр. Габдулла үзенең ахмаклыгыннан көлде, зур малайларны кәнфит

белән сыйлады, ә кечкенәләренә калдырмаган.

— Әнисе, әнисе дим, кем килгән анда? — эчке бүлмәдән Юныс абзыйның

тавышы ишетелде.

Ул чишенде, Сәрби тутасы пәлтәсе белән бүреген ишек янына элеп куйды,

аннары киез итекләрен тартырга булышты. Ул уңайсызланды, аягын читкә

алды, ләкин тутасы кычкырды:

— Бу эшмени — мужикка ярдәм итү! Мужигын күр син — нинди кунак

бит. Күрдеңме энекәшләреңне, ничек зур үстеләр? — Тураеп, аның колагына

пышылдады: — Хуҗам авырый минем. — Аннары тагын кычкырып әйтте:

— Кунак итәрлек нәрсә дә табылыр... — Тагын пышылдауга күчте: — Табиб

әйтә, аңа әйбәтләп ашарга кирәк, ди. Аның тамагыннан үтми, менә хәзер сосла

тотам. Ярар, әйдә, бар!

Аны алга таба этеп, лампаның зуррагын, яктырагын тотып, артыннан

атлады. Юныс абзый сәкегә таянган, башын түбән игән, чәче кыркылган, баш

түбәсендә ап-ак түгәрәк булып пеләше күренә. Калтырана-калтырана күтәрелеп,

ул Габдуллага елмайды. Кулын бирде, кысышканда, кулының егәре беткәне

сизелде.

— Күптәннән килергә уйлаган идем, — диде Габдулла, сәке янындагы

урындыкка утыргач. — Малайларыгыз үсеп тә караган!

— Рифкате инде эшли, — диде Юныс абзый, — Винклер эшханәсендә.

Хикмәт тә шунда. Аны бит заводтан чыгардылар... ишеткәнсеңдер.

— Әйе, — диде ул, гәрчә беренче тапкыр ишетсә дә.

— Ибнеәминов эшне туктатты, — дип дәвам итте Юныс абзый. — Ике

атна завод эшләмәде. Күпләр үзләре китте, мин дә уйлаган идем... хәзер кая

инде миңа. Язга терелермен, язга озак калмады... Моргулистан хәбәр алдык,

ул Екатеринбургта. Әгәр яшьрәк чагым булса, — диде ул үкенеч белән, — кая

да булса китәр идем.

— Минем дә китәсем килә, Юныс абзый. Ырымбурдан, Казаннан эшкә

чакырып язалар.

— Кит, — диде Юныс абзый гади генә. — Син монда гел кеше күз алдында

һәм япа-ялгызың, ахры.

— Качкан шикелле килеп чыга.

— Шулай булыр иде, әгәренки син бер михнәттән икенчесенә китмәсәң.

— Мин куркак түгел, — диде ул тыныч кына. — Ләкин җитди эшләргә

сәләтлеме мин — менә анысына ук ышанып бетмим.

— Син башкаларның кайгысына көенә беләсең. Эх, улым, бар авырлыклар

да алда әле.

— Беләм, — диде ул, ачынып. — Ләкин сез минем өчен борчылмагыз. Сәрби

тутасы керде, чәй эчәргә касәләр, шикәр, хәтта май да куйган.

— Майны Нәфисә китерде, — диде, мондый муллыкның каян килгәнен

аңлатуны кирәк санап. — Кызыбыз, Аллага шөкер, үзенең язмышын тапты.

Ул кияүгә чыккан! Габдулла лампа яктысыннан читкәрәк авышып, тынып

калды. Юныс абзый гаепле сыман аның караңгыланып киткән йөзенә бакты.

— Мин бик нык авырып киттем, — диде ул. — Аларга комачау итәрлек

хәлем калмады.

— Әй, син, әтисе, тагын үзеңнекен тукыйсың! — дип кычкырды Сәрби тутасы.

— Ничек кенә әйләнмә-тугланма, кыз баланың язмышы ул — кияүгә чыгу, бала табу

һәм иренә ярау. Әллә иренең башкаларга караганда җитешрәк булуы начармы?

— Аны Бохара сәүдәгәренә бирделәр, — диде Юныс абзый. — Тегенең илендә

хатыны бар, берәү генә дә түгел бугай.

— Безнең кызыбызның аларны беркайчан да күрәсе юк. Ул монда булганда...

сәүдәгәр, ул яртышар ел яши Җаекта... ул монда вакытта кызыбыз аның

бердәнбере.

— Нәфисә аны ярата микән? — дип әкрен генә сорап куйды Габдулла.

— Аңа кияүдә булу ошый. — Сәрби тутасы тыныч кына җавап бирде. — Күз

яше түкми, зарланмый, хәтта күңеле дә күтәренке була. — Хатын башын

чайкады. — Көлеп үләрсең! Ничектер бер аларга барган идем, ул курчак уйнап

утыра. Бүтен курчаклары да бай хатыннары кебек матур киемнән. Ул киемнәрне

үзе чигә... Башка нишләсен?

— Сәрби түти, сез бит аны кызыгыз кебек яраттыгыз. Ник ирексезләп

бирдегез?

— Син әллә ул үкенде, елады дип уйлыйсыңмы? Юк, тыныч кына: мин риза,

диде. Хәтта симез тинтәкне күргәч тә, артыгын борчылмады... Апуш, акыллым!

— диде ул нык итеп. — Узган эшкә салават. Азагы хәерле булсын.

Габдулла соң гына китте, аларның иң мөһим мәсьәләгә дә гадәти каравына

көенеп һәм гаҗәпләнеп китте. Аны малайларның олысы озатты, әтисе аңа кунак

белән бистә урамнарын чыкканчы барырга һәм извозчикка утырып киткәнче

янында булырга кушты. Салкын-юеш урамда күзгә төртсәң күренмәслек

караңгы, бары сугыш чукмарлары — егетләрнең аяк астындагы катарга

маташкан балчыкны изүләре, гармун күреген ертырдай акыртулары һәм тамак

төпләре белән кычкырулары гына ишетелә.

— Курыкмыйсыңмы? — дип сорады Габдулла.

— Юк, — дип тыныч кына җавап кайтарды малай. — Әнә извозчик килә.

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 2, 2016

Картина авторы: Х.Якупов, kitaphane.tatarstan.ru

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев