Логотип Казан Утлары
Роман

Дөнья гаме (дәвамы)

Сезне ураза тотмый, диләр, шул дөресме? — Дөрес. — Нигә? Аның ачуы килде. Кызның анда ни эше бар икән соң? Аны бит бер Диләфрүз генә түгел, күпләр кызыксынып күзәтә һәм аннан нидер көтәләр икән...

Романның башы монда.

14

Иртәләрен нык суытты, усал җил сукмаклардагы тузанны бер урыннан

икенчесенә күчереп йөри. Быел кар төшкәнче үк салкыннар башланды.

Күкшегән чандыр гәүдәсен җилгә каршы ия төшеп, Габдулла иртәләрен

Төхфәтуллиннар йортына бара. Ике катлы, манарага охшаш чормалы бу йортка

күптән ягыла, аның күпертмә бизәкле түшәмнәреннән, сары кандилләреннән,

анда куелган күз явын алырлык ялтыравык керосин лампаларыннан җылылык

бөркелә. Җылы диварлар, келәм каплаган җылы идән.

Габдулланың өстендә йон тукымадан тегелгән пәлтә, кыш өчен салкын

булса да, ноябрь өчен ярап тора, тәбәнәк түбәле каракүл бүрек, читекләренә

киертелгән кәлүшләрне әле яңарак кына сатып алды. Аларның лакланган

ялтыравыгы җанында җиңелчә генә кимсенү катыш канәгатьлелек хисе тудыра.

Кәлүшен ул Мотыйгулла хәзрәтнеке янында салып калдырды. Яңалык дипме,

бу каеш аяк киеменә иске күннекенә караганда өстенлек бирелде.

Алар — кызлар һәм Камилнең хатыны, кунактан качмый, киресенчә,

Габдулла килгәч, үч иткәндәй, аның чишенеп, ябык тавык түшкәседәй

салкыннан зәңгәрләнгән кулы белән пәлтәсен элеп куйган чагында килеп

чыгалар.

Диләфрүз аның телен ачмакчы була, ә ул исә башын күтәрми, мышный-

мышный язуын белә.

— «Гайния» шәкертләренең кәчтүмегез өчен сезне кыйнарга теләүләре

дөресме? Карагруһчылар шундый алар!.. Йөзен капламаган хатын-кызларны

мыскыл итәргә дә мөмкиннәр.

— Сез йөзегезне ачмагыз, — дип мыгырданды Габдулла ачулы тавыш

белән.

— Ник?

— Шәкертләрне акылдан яздырмас өчен.

— Әһә, безнең шагыйрь мактау сүзләре дә әйтә белә! Сезнең мәхәббәт

турында шигырьләрегез бармы? Әллә сез, крәстиян күлмәге кигән хөрмәтле

карт кебек, мәхәббәткә шелтә белән карыйсызмы?

Камил сеңлесен йомшак кына бүлдерде:

— Диләфрүз, акыллым, без бит эшлибез.

— Киттем, киттем...

Олы апасы Галия сеңлесенә сүзсез генә, мәсхәрәле түбәнчелек белән карады.

Ул, гомумән, бүлмәгә бик сирәк керә, әңгәмәдәшенең сорауларына басынкы

гына җавап бирә, инде көлеп җибәрсә, көмеш кыңгыраулар чыңлаган күк

тоела. Алар Миңлебай белән дуслар, бергәләп куйган спектакльләрдә уйный

да, җырлый да. Кызларга түзеп була әле, әмма Камилнең хатыны үзен шундый

итеп тота, әйтерсең аның дәрәҗәле ире һичкемгә билгеле булмаган адәм белән

аралаша. Аның Габдуллага карата хөрмәте үзенең ефәк итәге кебек коры һәм

кыштырдык.

Камилнең анасы әле көчендә, яшьләр кебек яулыгын артка чөеп бәйли, һәм

бүлмәләр буйлап нык, каты басып йөри. Тавышы, өйдә күрсәтмәләр биргәндә,

боерулы чыңлап тора. Аның хакимчәнлеген балалары гына түгел, юк-юкта ире

дә сизгәләп куя.

Бу йортта электәгечә иң хөрмәтле кешекарт, аның беренче укытучысы.

Ул, озын тормыш юлы узып, акыл туплаган, әмма әлегә кадәр аның күңеленә

ялкаулык һәм битарафлык үтеп кермәгән. Җәмгыятьтә аны мәктәпләргә

үзгәртүләр кертүчеләр тарафдары буларак беләләр. Һәртөрле яңалыкларга

каршы чыккан кадимчеләр аны күралмый һәм аның өстеннән полицмейстерга

әләкләр яза. Жандармнар аның мәдрәсәсенә тикмәгә генә йөрми.

Гәзит турында сөйләшкәндә, ул яшьләрне аңлавын, хәтта эшнең

нечкәлекләренә төшенүен яшерми. Трипольдән, Тифлистан, Петербургтан

алдырган гәзитләр белән танышып бара, җирле «Уралец»ны укыганда, чыраен

чыта: күпме сафсата, авторлар арасында кемнәр генә юк, гәзит андый эзлексез

була алмый. Сезгә, ди ул Камил белән Габдуллага, төп юнәлешне ачыкларга

һәм тайпылмыйча барырга кирәк. Яңалыкны яклаучыларга терәк булырга

һәм кадимчеләргә кискен каршылык күрсәтергә кирәк, гәзит бәхәс урынына

әйләнергә тиеш, әгәр ул юк икән, димәк, гәзит тә юк. Әнә карагыз, китап

базарын күпме юк-бар басмалар басып алды: елдам сәүдәгәрләр Мәвәраэннәhер,

Мәдинә һәм Бохарадан ташып тутырган багу, төш юрау китаплары дисеңме,

«ярамый, кабул ителмәгән, яхшы түгел...» кебек сүзләр белән шыплап тулган

үз-үзеңне тоту, әхлак кагыйдәләре турындагы җыентыклары дисеңме — исәбе-

хисабы юк.

Яшьләр белән сөйләшкәннән соң, ул үзенең бүлмәсенә кереп китә дә

шунда югала. Кайчакта Мотыйгулла хәзрәт үз янына Габдулланы чакырып ала.

Габдулла, сөенеп, йон оекбашлары белән йомшак кына басып карт бүлмәсенә

йөгерә.

15

Кайвакытларда өйдә картның барлыгы бөтенләй сизелми. Аның каравы

яшьләр шау-гөр килә, музыка яңгырый, йортның зур бүлмәләреннән кызып-

кызып сөйләшкән тавышлар ишетелеп тора. Татар гаиләләре өчен мондый

иркенлек, карашлар иреге, алдын-артын уйлап тормый бәхәскә керүләр

бик сирәк күренеш. Ләкин бу җыелулар шундый купшы уза, күлмәкләр һәм

ислемай-хушбуйлар аеруча тантана белән күрсәтелә, гаҗәеп аш-сулы була

— хәтта сизелерлек ясалма да килеп чыга. Мул тормышлы булып күренү, сүз

дә юк, бик яхшы, ләкин иркен тормышлы өйнең гадилеге кача.

Диләфрүз һаман да үзенең буш сүзләре белән Габдулланың башын

катыра:

— Кем соң сез? Менә, мәсәлән, Шәрифов — эсер. Мортаза әфәнде

либераллар партиясендә. Әмма хәзер ул икенче партиядә — кадетларда диме.

Әллә сез яшерен социал-демократмы? — Ул күзен кыскалап шаяртып-үртәп

алды.

— Мөгаен, шулайдыр, — дип ризасыз җавап кайтарды Габдулла.

— Ай-һай! Аннан соң, байый-нитә калсагыз, кадет булачаксызмы? Сезне

ураза тотмый, диләр, шул дөресме?

— Дөрес.

— Нигә?

Аның ачуы килде. Кызның анда ни эше бар икән соң? Аны бит бер

Диләфрүз генә түгел, күпләр кызыксынып күзәтә һәм аннан нидер көтәләр

икән. Менә, янәсе, укуын тәмамлар, дәрәҗә алыр һәм үз катлавы кочагына

кайтыр. Мохтаҗлыктан арынуына куаныр, ирекле, фикерле булуын онытыр,

башкалар кебек, ягъни ниндидер эшсез кеше булып исәпләнгән кырык мең

мулланың берсе булыр... Мохтаҗлыктан арынуны үзенең хөрлегенә алмаштырыр

дип уйлыйлар микән алар?

Ул Төхфәтуллиннар гаиләсенә баруын сирәкләтте һәм көчен типографиядәге

эшенә сарыф итте. Миңлебай белән Сираҗиның мәдрәсәдән китү фикере

көннән-көн катгыйланды. Габдулла да риза, тик сыеныр урын эзләү эшен

тоткарлар дип уйлаганга гына ашыкмый иде. Камил типографияне үз йортына

якынрак җиргә — сәүдә банкының идән астына күчерде, бәлки аңа да бер

чолан табылыр. Ләкин монда тагын да кысанрак булып чыкты. Шулай да, төн

уртасына кадәр утырганнан соң, конторада куна калды.

Типография эшчеләрен ул тупас гадилекләре, буйсынмас булулары, гыйсъянча

сөйләшүләре өчен үз итте. Кайвакыт Винклер эшханәсе, депо эшчеләре белән

кыска гына яшертен очрашулар булып ала. Аннары алар куеннарына нидер

кыстырып, тиз арада юкка чыга. Алар артыннан, таштан коелган казаклар

мыекларын кабартып, таш кылычларын чыңлатып карап калган кебек тоела.

Таштан ясалган арысланнар мәңгелек йокыда. Нәшрият рәссамы Калентьев

банк ишегалдындагы тирән сөзәк чокырда әрле-бирле йөренә һәм менә-менә

өстән ташлар тәгәрәмәсен дигәндәй муенын җилкәсенә батыра.

— Кабахәтләр, — дип мыгырдады ул, таштан коелган казакка тибеп, һәм

нәфрәтеннән агарынды. Бу сыннарны ул округ казак суды әйтүе буенча керү

юлына кую өчен эшләгән иде — ләкин соңгы мизгелдә генә сынны яраксызга

чыгардылар. Башта, Калентьев әле калыбын күз алдына китергәндә, кабарып

торган бүрекләр, калын таш мыеклар, кылычлар аермачык күренмәде. Сыннар

ничектер кызыклы иде: алар таш та, шул ук вакытта җанлы да тоелды, аларда

сер, билге, илаһилыкка ишарә бар иде. Ләкин аның кулыннан њткәч, казаклар

бу серлелекне югалттылар.

Типография эшчеләре дөрестән дә куркыныч сөйләшүләр алып бара — һәм

хәзер инде ерактагы вакыйгалар турында түгел: үз хәлләреннән кәефләре

кырыла. Типография хуҗасына эш хакын арттыру, эш көнен кыскарту, елга

бер тапкыр ике атналык ял бирү турында таләпләр куярга җыеналар. Таләпнең

текстын төзеделәр, хуҗага болай гына тапшырыргамы, әллә эш ташлап

бирергәме дип фикер алыштылар. Кыюраклары депо һәм Винклер эшханәсе

эшчеләре белән берләшеп, баш күтәрүне хуплады. Кайбер куркаграклары

Габдуллага өметләнделәр: бәлки ул хуҗа белән бер-ике сүз алышыр да мәсьәлә

шундук уңай хәл ителер?

Габдулла риза булган иде. Ләкин Камил дөрт итеп кабынды:

— Син... син бит миңа килгәндә, сигез тәңкә ала идең, хәзер — егермене.

Мин һәрвакыт хезмәт хакыңны күтәрә килдем.

Габдулла үзенең элек хәреф җыючы гына, хәзер өстәвенә конторчы да,

таратучы да, хезмәткәр дә булуы турында әйтергә теле кычытса да дәшми

калды.

— Гафу ит, — диде ул, тыелып, — мин үзем турында әйтмим. Эшчеләр

тәүлеккә уникешәр сәгать кургаш тузаны йотып, караңгыда күзләре сукырая,

хезмәт хаклары — тиеннәр генә.

— Бәлки алар эш ташларга җыеналардыр? — Камил тамак төбе белән

акырды. — Әй, чәнчелеп китсеннәрсәнә! — диде ул ахырдан. — Төкерә алар

безнең хезмәткә, милләт өчен тырышуымны аңлыймыни алар? Тукта, ә син...

анда, типографиядә, берәр сүз таратмадыңмы?

Габдулла сүзсез генә борылды да чыгып китте.

Берничә көн сөйләшмәделәр. Бу киеренке тынлык бик авыр узды. Өченчеме,

дүртенчеме көндә Камил үзе Габдулла янына килеп, аны конторага чакырды.

— Сөйләшәсе бар.

Кичә «Уралец» редакциясендә тентү булган, — ишек ябылыр-ябылмас

ашыгып сүз башлады Камил. — Бүген, типография хуҗасы буларак, мине

чакыртып алдылар.

— Эш нәрсәдә соң?

— Баш мәкаләдә мөхәррир исеменнән: сайлаулар турындагы яңа кагыйдәнамә

ярты халыкны — хатын-кызларны, егерме бишкә кадәрле яшьләрне тавыш бирү

хокукыннан мәхрүм итә... — дип язылган. Хәер, үзең дә беләсең. Әйе, тагын

өстәвенә большевиклардан өземтәләр китергән: эшче депутатлар Советына

— Вакытлы хөкүмәт нигез әзерләгән.

— Аржановмы? Аннан андый кыюлыкны көтмәгән идем. Сиңа нәрсә

диделәр?

— Миңамы... Типографияңдә листовкалар басыла дип әйттеләр. — Ул

Габдулланың күзенә текәлде.

Габдулла да күзен читкә бормыйча җавап бирде:

— Бу турыда берни белмим.

Камил җиңел сулап куйды: күрәсең, ул да хәбәрдар түгел.

— Алай да калада социал-демократлар оешмасы бар, кайбер эшчеләрем алар

белән бәйләнештә. Бу турыда миңа пристав читләтеп әйтеп куйды. Сиздерде!

Димәк, әлегә берәүне дә эләктермәгән. Мин үз эшчеләремне тотып тапшыра

алмыйм бит инде! Ләкин мин... үз артымда ниләр эшләнгәнен белергә тиеш.

— Пристав өркетергә генә теләгәндер, дөрестән дә, бернинди дәлил юк бит.

— Алла кушсын! Тик казанлылар... алар күпне күргән, халыкка коткы

таратмасмы? Хәер, Ходай язганын күрербез. «Уралец»ны, мөгаен, ябарлар. Яңа

басма артыннан йөрергә кирәк. Минем уйлавымча, урыс гәзите ачсак ансатрак,

кала кешеләре миңа ярдәм итәр. Менә авыртмаган башка тимер тарак... Мин

бит Думага кандидатурамны куярга уйлаган идем.

— Думага? Чынлап әйтәсеңме?

— Күз алдыңа китер, әгәр депутат булсам... дәрәҗә, абруй. Аннары юк-

бар полицейскийлар эшемә борын тыга алмас иде. Ләкин хәзергә бу турыда

хыялланып та булмый.

Аннары... вакыйгалар күз иярмәс тизлек белән дәвам итте. «Уралец»ны ябып

та өлгермәделәр, Камил шунда ук «Уральский дневник» дигән яңа исемдәге

гәзит ачарга гариза язды. Чуалышлар чоры булган 1905 елда ул типография

сатып алды һәм аңа рөхсәт тә бирделәр. Ләкин хәзерге хакимият аңардан туу

турында таныклык таләп итте: канун буенча наширлек хокукы егерме бише

тулганнарга гына рөхсәт ителә. Камилгә яңарак кына егерме өч тулды. Сафсата!

Туучы, өйләнүче, үлүчеләрне теркәү әтисе кулында... Өч көннән Камилгә

кирәкле кәгазь әзер булды. Хәзер ул «Уральский дневник»ны чыгара һәм сайлау

кампаниясендә катнаша ала.

Гәзит инде басылды, сайлау алды җыелышларында да катнашты, шатлыктан

күктә йөзеп йөргәндә, кинәт судка чакыру килде. Аның өстеннән әләк бар.

«Тик кем, кем?» — дип ачыкларга тырышты кызу канлы Камил. Хәер, әләкчене

белүдән ни файда? Моңарчы һәрвакыт эшләре уң барганда, кемнеңдер әшәке

әләге барысын да җимерсен әле. Ә бит бу дөньяда барыбер бөтен нәрсә сатылган,

алынган. Тормыш юл куешып килешүләрдән генә тора. Юк, ул бирешергә тиеш түгел!

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 2, 2016

Картина: artsoch.ru

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев