Логотип Казан Утлары
Роман

Дөнья гаме (дәвамы)

Нәфисәне дә әбиләренең язмышы көтә. Чөнки бу тормыш кырыс кагыйдәләре, дине, әхлак төшенчәләре белән кызны курчак ясаган иде...

Романның башы монда.

12

Октябрь уртасы. Урамда пычрак, салкын, соры күңелсезлек. Әмма кала, бәйрәм

алды сыман шау-гөр килә: гражданлык иреге бирәчәк патша манифесты турында

кем нәрсә ишеткән, шуны сөйли. Барысы шатлык, өмет, әйбәт яңалыктан рәхәтлек

кичерә. Листовкалар бу вакыйганы хәтта инкыйлабның җиңүе дип атады.

Октябрь ахырында Камил Казаннан хәрефләр алып кайткан. Гәзитнең

чыгуына санаулы гына көннәр калды. Канәгать елмаеп тәмәкесен көйрәтте.

Аннары Казандагы хәлләрне бәян итте.

— Патша манифестка кул куйган. Номердан чыктым да Вознесенскийга

киттем — андагы халык! Университет ишеге төбендә полиция җыелган.

Халыкны тыеп булмый, бинага бәреп керделәр. Мин урам җыелышына эләгә

алмадым, тыныч кына үтте, диделәр. Халык таралыша башлагач, казаклар

өстенә шартлаткыч ыргытканнар. Ахырдан җайдаклар, төрлесе төрле якка

сибелеп, ут ачканнар!..

— Ничек инде, манифест бар бит?

— Инкыйлабчылар өчен бу алдагы көрәшнең бер адымы гына ди... Шул ук

көнне социал-демократлар комитеты полицияне коралсызландырырга чакырган

ди. Шаккатырсың: комитет Шәһәр коммунасы оештырырга карар бирә, биш

йөз кешедән торган халык милициясе төзи...

— Ә безнең монда, әйтерсең, изге бәйрәм! Ибнеәминов сөенеченнән

Обыденков ресторанында сый-хөрмәт өләшкән. Нәбиулла бер дигән күңел

ачу йорты ачкан.

— Их, дусларым, — дип әйтеп куйды Камил. — Ниләр генә эшләнсә дә, бар

да яхшыга кебек. Әйе, мин бит иң кызыгын әйтми калганмын. Шушы көннәрдә

килеп җитәргә тиешле хәреф җыючыбыз Сафи фиргавеннәрне бик тырышып

коралсызландырган икән. Артларыннан куа килмәсеннәр өчен, үзләрен

баштанаяк чишендереп калдырганнар ди! Күз алдына китерә аласызмы?

Кич белән Камил, Габдулла, Сираҗи һәм Миңлебай извозчик яллап Мәгъмуриягә

киттеләр. Бакча урындыклары сыман киң, култыксалы баскычтан керүгә, күңелле

көй — «Әпипә» ишетелде. Тәбәнәк түбәле каракүл бүрек кигән, йомшак итекле, эре

сөякле егетләр аларны хөрмәт күрсәтеп залга озатты. Зур шәмдәлләрдән келәм өстенә,

ялтыратылган өстәл һәм кәнәфиләргә, фужер һәм шешәләргә яктылык сибелә.

— Әһә, Җаекның бар чәчәге монда җыелган, — дип мыгырданды Камил.

— Манифест байларга күңел ачуны бурыч итеп куйган диярсең. Чыннан да,

каланың барлык зур түрәләре монда: сәүдә фирмасы башлыгы Мортаза әфәнде,

тегермән, май җитештерү, сабын кайнату заводы хуҗалары, банк хуҗасы

Цфасман, әхлак турында зур китап язган элекке укытучы.

Нәбиулла мөхәррир белән аның дусларын үзе каршы алып, өстәл янына

озатты. Күрше өстәлдә Ибнеәминов утыра иде. Күнче аларга болай гына,

элеккеге танышлары санап башын селкеде һәм кечкенә генә арык гәүдәсенә

киң күлмәк кигән бер адәм белән әңгәмәсен дәвам итте.

— Сез озак яткан нинди тауарлар турында сөйлисез, Михаил Аронович! — дип

кызды Ибнеәминов. — Бик беләсегез килсә, без заказны әле җитештерелмәгән

тауарга алабыз. Аз җитештерәбез — елга нибарысы унсигез мең тире. Илле,

йөз мең җитештерү — менә минем ният нинди!

Иркен күлмәкле адәм, башны катырма дигәндәй, кулын селтәде. Ибнеәминов

йомшак кына итеп аның күлмәк якасыннан тотты.

— Мин тире иләү һәм юдыру барабаны куйдырырга телим, табыштан кергән

акчаның бер өлешен шул эшкә кертергә исәп. Әмма калганы өчен бурычка

алырга туры килә...

Банк хуҗасы дәшмәде, башын чайкавын дәвам итте.

— Шомарту һәм тетү машинасы, гашпильләр... пар белән җылыту, Михаил

Аронович, хөрмәтлем, кредит кирәк! Күп сорыйм, әйе, әмма мин вакытында

кайтарам бит. Шуның кадәрле чимал барында заводны киңәйтмәү — гөнаһ...

— Баш фетнәчеләр сезнең предприятиедә бит, Закир Галеич.

— Абау, сез ни сөйлисез?! Патша конституция вәгъдә итә, анда ачык

күрсәтелер... Безгә бу конституцияне көтеп алырга гына!

Сул яктагы өстәлдән юан адәмнең — пар тегермәне хуҗасының мескен

тавышы ишетелде:

— Минем өч йөз тәңкәлек ике тегермән каешын урладылар. Полиция

каланың астын өскә китерде, аларны ашату-эчертүгә генә дә байтак акча китте.

Азатлык килгәч, ни булыр, ә? Бөлгенлеккә төшү? Юк, син полицейский икәнсең

инде — үз эшеңне бел!

Ибнеәминов белән банк хуҗасы торды, өске катка кәрт уенына җыендылар,

ахры. Өстәлләр арасыннан узганда, күнче Камилгә иелде:

— Гәзитегез чыгу белән тәбрик итәм, Камил әфәнде. Реклама буенча, чур,

мин — беренче!

Ул да булмады, сәхнәгә ресторан хуҗасы Нәбиулла күтәрелде.

— Җәмәгать! Сезне сәламләргә һәм күп җәфалар чиккән милләтебезнең

хокукларын яклау юлында күрсәткән зур тырышлыгыгыз өчен рәхмәт белдерергә

рөхсәт итегез. Безнең сөенечебезгә, безнең җиңүебезгә фатиха биреп, дога

кылыйк... Бүгенге көннән безнең, мөселманнарның, Ауропаныкыннан һич

калышмаган йортыбыз бар. Ура, җәмәгать!

— Афәрин, данлы Нәбиулла! Афәрин, милләт уллары! Шампан китерегез... Аллаһ

хөрмәтенә, патшабыз һәм тәхет варисы хөрмәтенә! Бөек Болгар истәлегенә!..

Өске каттагы бүлмәләргә тар келәм җәелгән ике бормалы баскыч алып менә.

Берсеннән Ибнеәминов белән Цфасман кәрт уйнарга күтәрелде. Икенчесендә

кеше күренми, бәлки анда — атлас пәрдә артында, чарлакка менә торган тар

юл бардыр? Ул да булмады, пәрдәне теге яктан ачып җибәрделәр. Тавышлар

ишетелде һәм залдагылар эчкече Котдус белән ярымшәрә бер хатынның

җитәкләшеп төшкәнен күрделәр. Хатынны ярым өстерәп, ул залны кисеп чыкты

һәм, чак кына чибәркәен екмыйча, сәхнәгә күтәрелде.

— Н-нотык сөйләргә телим! — дип кычкырды Котдус, чибәркәе белән бергә

чайкала-чайкала. — Мөселман туганнар, яңа заман килде, кызыл аракыдан

көлмәгез, ул безнең яшәешебезгә ләззәт бирә. Минем инде шәхсән, башка

«рөхсәт ителми», «оят», «яхшы түгел», дигән сүзләрне ишетәсем килми. Бүгеннән

башлап без хатын-кызларыбыз белән диндар мөселман фәхешханәсендә сөешә

башлаячакбыз...

Ул хәлдән таеп, аягында басып тора алмаган исерек кызны ычкындырды,

тегесе башта еламсыраган тавыш белән чиелдап җибәрде, аннары хахылдарга

тотынды. Котдусның муенындагы шарфын йолкып алып, үзенең шәрә түшенә

чорнап куйды да идәнгә җәелеп утырды.

— Уйнагыз! — дип боерды Котдус музыкантларга.

Аннан соң менә нинди хәлләр булды: сәхнәгә Шәрифов йөгереп чыкты,

элекке сырхавының якасыннан эләктерде дә сәхнәдән этеп төшерде; аңа

комачау ясаган кызны аягы белән этеп җибәрде. Аның кулында кәгазьме әллә

фарформы — кар йомарламына охшаган нәрсә агарып китте. Залдан ахылдаган

тавышлар ишетелде:

Шартлаткыч!

Каһәр суксын сезне! — дип кычкырды Шәрифов. — Базарчылар, алдакчылар!..

Көлегезне күккә!.. — Ул кулындагы әйберне залга ташлады. Нәрсәдер дөбердәде,

аннары уенчык шапылдаган тавышлар чыгарып шартлады.

Әмма ыгы-зыгының чиге булмады. Залдагыларның кайсы өстәл астына

качты, кайсы, урындыкларны аудара-түнтәрә, башын алып чапты, кайсы өстәл

өстенә сикереп менеп урындык белән шәмдәлләрне кыра башлады. Сакчылар

табибка ташланмакчы иде, әмма куркып читкә сикерделәр: табибның кулында

пистолет көпшәсе күренеп тора иде. Шәмдәлләргә өч тапкыр аткач, Шәрифов

иңбашы белән тәрәзәгә бәрде, чылтырап пыяла коелды, һәм ул урамга сикерде.

Тиздән анда полиция атларының тояк тавышы ишетелде, арба тәгәрмәчләре

дөбердәде, тик тынычлыкны бозучы качарга өлгерде, ахры.

Хәзер полицейскийлар ишек төбенә басты һәм күз карашлары белән залны

айкады. Тынгы белмәгән Нәбиулла сәхнәгә менеп кычкырды:

— Әфәнделәр, сез яңа гына, сүрелә барган инкыйлабның соңгы авазларын

ишеттегез. Тынлык! Сезгә кечкенә генә серемне ачам: бу — бүгенге кичке

тамашага махсус кертелгән иде, әйе-е! Хөрмәтле кунакларыбызның теләге булса,

без бу зарарсыз шартлауларны-утларны һәр кич кабатлый алабыз.

Агарынган йөзләренә махсус елмаю чыгарган официантлар тәрәзә ватыкларын

тиз генә җыеп алды, ауган өстәл-урындыкларны утыртты. Килүчеләр тагын үз

урыннарына урнашты.

Ватык тәрәзә аша иркенләп кереп чыккан җил җанланып киткән тавышларны

тирә-якка таратты:

— Курыкканга куш күренә, хе-хе!

— Шәп уйланылган! Безнең нервлар гына...

— Менә аларның инкыйлаблары шушы инде. Кызлар, кызлар!..

Бормалы баскычтан кызлар төште.

Әлегә кадәр тын утырган Камил тотлыга-тотлыга сүз башлады:

— Без чыннан да ф-фәхеш-ханәгә эләккәнбез, әфәнделәр! Нәбиулла кеше

күзеннән яшергән генә, к-ка-бахәт! — Ул сүгенә белми, бу сүзләрне әйткәндә,

аның ирене балаларныкы кебек турсайды.

Исәп-хисап ясаткач, алар урамга чыктылар. Полиция атлары кайсы кая

таралышкан.

— Зарар юк, зарар юк, — дип мыгырданды авыз эченнән Габдулла һәм

гасабиланып көлде, — бар да бик әйбәт, гаҗәпләнәсе юк. Тик нигә монда

музыка китергәннәр соң?

— Без үз көйләребезне тагын кайда ишетә алабыз соң?! — дип җавап бирде

Миңлебай. — Бәлки театрдадыр? Әллә тамаша-кәмиттәме? Юк, әфәнделәр, үз

көйләрегезне фәхешханәләрдә тыңлагыз һәм шуңа канәгать булыгыз.

Ул кичтә дә, аннан алдагыларында да Габдулланың башыннан, үзен оятсыз

рәвештә алдадылар, дигән фикер китмәде. Андый оятсызлыкны ул хәтта

сәүдәгәрләрдән дә көтмәгән иде. Манифест, ирек... һәм Нәбиулла милли

фәхешханә ача! «Кая китте цензура?! Коллык, тарлык, ким-хурлык?..» Моны

ул язды... бер генә атна элек.

Тормыш аны кабат алдады. Әле бер атна элек кенә аңа үзенең иң яхшы

фикерләре белән тәңгәл килә торган ниндидер кирәкле, менә дигән хакыйкать

ачылган сыман иде. Ни өчен без алданабыз? Без хакыйкатьне хәер, сәдака

кебек, ниндидер манифест кебек көтәбез, ни өчен үзебез эзләмибез?

Тулай торакка ул йокларга гына кайтты. Кирәкле әйбергә дип тиз генә базга

төшеп менгән кебек, бу караңгы чокырда бераз күз йомып ала да кар тутырган

караңгы урамнан типографиягә — керосин исле җылы сөрем эченә йөгерә.

Хәреф кассасы өстендә лампаның саргылт телләре уйный.

Ул хәрефләрне ала, шул арада алар аның бармакларында җылынырга

да өлгерә, аларны тезеп куя һәм кеше учындагы тармакланып киткән

юлларга охшаган язылу рәвеше ясала. Сүзгә сүз кушылып, ул да кеше

язмышы турында сөйли. «Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?..

Бәс, безнең милләт үлмәгән дә, йокламаган да, һушы гына киткән...

Без ул милләткә әдәбият гөл-сулары сибик, гәзитә мәрвәхәләре (веерлары) илә

йомшак җил истерик һәм авызына иттихад вә иттифакъ сулары салыйк; җан рәхәте

булган музыкалар илә дәртләндерик, хәтта рәсемнәр илә милләтнең үз сурәтен үзенә

күрсәтик; тәмам күзе ачылсын, дүрт ягына карансын, гакылын җыйсын…»

Ул башын күтәрде, бер елмайды, бер моңсуланды. Казан «Бәянелхак»ы

тарафдарлары усал мәкалә белән фикерләрен белдерми калмаслар. Күптән түгел

ул бер сәүдәгәр турында үткен фельетон бастырган иде: сәүдәгәр чалмасын

урап җан-фәрманга мәчеткә чаба һәм көч-хәл белән... бурычка бирүчеләрдән

кереп качарга өлгерә. Алдакчы Сәйдәшев, Мәскәү сәүдәгәрләреннән акча алып,

үзен бөлгенлеккә төшкән дип хәбәр иткән. Тик ул гәзитнең нашире булуга,

кредиторлар шунда ук аның теге бурычларын кичерәләр, өстәвенә теләсә нинди

акчалата ярдәм вәгъдә итәләр. Чыннан да, шайтанны мәчет коткарды!

Гәзит эше Габдулланың тын алырлык вакытын да калдырмады: йә заводка

барды, йә сәүдә клубына йөгерде, йә ятимнәр йортын урап кайтты, йә

идарәчеләр оешмасының китапханәсе бусагасын таптады, йә конторага кереп

төн уртасына кадәр гәзит өчен материаллар барлады. Хатларның исәбе-хисабы

юк: идарәче оешмалар; акча капчыкларының юмартлыгы; җәмгыятьтә хатын-

кызның урыны турында күләмле трактатлар, кызлар өчен гимназияләр ачылу;

милләт турында күз алдына китергесез күп шигырь, рекламалар. Кайберләре

хәтта фельетончылар өчен азык та була иде. Әйтик, сабынчы Хисаметдиннең

фирмасы «Исмәгыйль Гаспралы» дигән хушбуй һәм сабын чыгара икән.

Бакчасарайда яшәп яткан кенәз үз исеме белән сәүдә иткәннәрен белә иде

микән? Тагын бер йомры башлысы: «Сабын шәригатьчә җитештерелде», — дип

бизәргә тәкъдим итә, шуннан соң башка төрлесен алып та тормаячаклар, ди.

Габдулла хәзер апасы янына ешрак һәм җаны теләгән вакытта бара иде.

Апасы энесенең киеменә гаҗәпләнде. Җәйдән бирле ул күлмәген чалбар өстенә

чыгарып, башына, урыс осталары сыман, картуз киеп йөрде.

— Син нигә мондый киемнән йөрисең? Алланы бар дип белмәгән бер урыс

бае гына шулай киенгән, диләр.

— Кием тек кием.

— Әле сине тарта да, диләр?

— Әйе, — дигән җавабы белән апасын шаккатырды ул.

— Өйдә генә тартырсың. Әйе, әйе! Төтенен гөлләремә өр, юкса аларда

ниндидер корткычлар барлыкка килде.

Габдулла елмаеп, кесәсеннән портсигарын чыгарды һәм тәмәке кабызды.

— Камил әфәнделәрнең өендә кунаклар җыелгач тарталардыр, шунда

өйрәнгәнсең, мөгаен, — диде апасы.

— Шулай бугай. — Кунаклар тартамы-юкмы икәнен ул тәгаен генә

хәтерләмәде. Аннары аңа барыбер дә иде.

— Син заманча, бай йортларда буласың. Хәзрәт үзе сине мактап сөйли,

диләр. Акыллы, бай кызга өйләнергә насыйп булсын...

— Миңа бу яулыгыңны бүләк ит әле, — диде ул, нәсыйхәтне ишетмәгәндәй.

— Яулык? Монымы? — Апасы кырыйлары чигелгән батист яулыкны кулына

йомарлады. — Нәрсәгә ул сиңа? Мә, ал.

Ул сүзсез генә яулыкны алды да күкрәк кесәсенә яшерде. Аннары үзалдына

аптырап калды: нәрсә булды аңа? Нәрсәгә? Нигә дип апасын серле кыланулар

белән уңайсыз хәлгә куя, аңа үз мәшәкатьләре дә җиткән. Көндәлек ыгы-

зыгылардан арынып ял итәргә иде аңа.

— Әйдә, Газизә апа, төшке ашны ресторанда ашыйбыз. Яки чана шуабыз?

Газизә көрсенеп кашларын җыерды.

— Минем белән шаярма. Ирем бар... — Бите буйлап күз яше тәгәрәде. Әмма

бик тиз исенә килде: — Син бернинди начарлыкка да бирешә күрмә! Безгә

борчу салма. Мин уйлыйм... син андый түгелдер, дим... Сәер сөйләшәсең,

кыланмышларың сәер. Барысы да, Габдулла акыллы, укымышлы, дип торганда...

Сиңа бит безнең яшәү рәвешебез дә ошамый. Байлыкка да исең китми.

Ул дәшмәде. Мөгаен, ул беренче мәртәбә, хәзергә кадәр кешеләрне бергә бәйләп

торган һәм ияләнелгән тормыш рәвешенең аларны аерырга мөмкинлеген сизде. Бу бик

гади — билбау белән буып күлмәгеңне, башыңа картузыңны киясең дә ирештерәсең:

менә сезгә, төкерәм мин сезнең ахмак тыюларыгызга, мин ирекле, ничек телим, шулай

эшлим! Һәм шулай эшлә... Әмма аның чит-ят буласы килмәде.

— Ярый, — диде ул, үзен гаепле сизеп, — китәргә вакыт. — Аздан гына

апасының туган җанлылыгыннан, сагыштан, билгесезлектән үксеп җибәрмәде.

Ул үзенең арганлыгын сизде. Алай да, алҗуын җиңеп, төнлә мәкаләләрне

төзәтте. Аннары Камил керде, сөйләшеп утырып, таң аттырдылар. Иртән

— укырга. «Болай мин озак түзә алмам, — дип уйлады ул, — укуны ташларга

кирәк. Миңа нәрсәгә ул? Мулла буласым килми, авылда болай да укыта

алам...»

Фикерегезне языгыз да фикергә фикер ялгагыз;

Фикерләшеп хәлебезне, «Фикер»гә язып елагыз.

Гәзитнең беренче саннарын әзерләгәндә, ул күп язды, әмма шактыйларын

ертып та ыргытты. Менә бу юллар кабат әйләнеп кайтты.

Матур салкын көннәр торды, тиз караңгыланды, извозчикларның чана

табаннары да чиелдап шуды. Зур Михайловскоеда бер-бер артлы фонарьлар

кабынды. Чаналарга яшь нәфис чыршылар төягәннәр. Яңа ел җитә. Мартынов

кибетендә чыршы уенчыклары белән котлау рәсемнәре исәпсез күп, кибетнең

ишеге көне-төне ябылмый. Яңа ел! Ул йөрешен тизләтергә тырышкандай,

кулларын селти-селти атлады.

Борынгыдан бирле безнең фикеребез тоткын иде;

Кем соң безне мескен итеп тоткында тоткан иде?

Ашханә яныннан узганда, өзелеп ашыйсы килгәнен сизде, әмма үзен тыеп

калды. Чәен катырак итеп ясар да эшкә утырыр. Шулай да үз хөҗрәсе булу

әйбәт. Фәкыйрь, әмма үзенеке. Гәзит өчен язмаларны Камил өендә дә әзерләгәне

бар, әмма ул анда ничектер тартына. Типографиядә тавыш, һавасы тынчу һәм

сасы, аннары эшчеләр белән сөйләшми булдыра алмыйсың. Ул мәдрәсәдән

китүне кичектереп торырга булды.

13

Төнне Габдулла йокысыз үткәрде, иртә аңа рәхимсез кебек күренде. Һәм үз

күзләренә үзе ышанмый кәгазь битләрдәге дәһшәтле сүзләрне укыды.

Син Хәттаб хәзрәт бул да бар потларны таптап бетер, —

Кәгъбә Мәнаттан, Лат вә Гоззадан пакь булып калсын.

Дөнья халкы эшләре боларга тапшырылган;

Табигый, бу санәмнәр туры юлда йөрмиләр.

Түбәннәр югары ашкан, бөекләр түбән төшкән;

Син рәхмәтең белән бөекләрне түбәннәрдән аер.

Бүген кыямәт: дөреслек кояшы тотылды;

Айлар ярылды, акыллар гаугадан шашып калды.

Ул үзен авыру, хәлсез итеп хис итте, бер тамчы көче, киләчәккә бер тамчы

ышанычы калмады.

«Мин иманлы малай түгел идемме, — дип уйлады ул, — минме Аллаһы

Тәгаләнең сүзен югары куймадым, минме ышанмадым? Мин кире кайтам!

Мин рухымны саклыйм, рухны саклау — акыл көчен, һәм ирекне, һәм тугры

хис-тойгыларны саклау бит. Ялганны, явызлыкны, гаделсезлекне кире кактым

дип бик өметләнәм».

Тынычлангач, ул эссе капкан урамнар буйлап йөрде. Тузанлы, кояшлы

матавыкта Нәфисәнең йөзе чагылып китте дә болыт белән кушылгандай яки

кояш нурларында эрегәндәй юкка чыкты. Ул эзсез-нисез югалды — аннары

тын гына, тузан белән йотылган көй ишетелде, кыз каядыр якында гынадыр

кебек тоелды, әмма күзгә генә күренмәде.

Бервакыт Габдулла аны өнендә дә очратты һәм юл аша каршысына

йөгерде.

— Нәфисә!

Кыз читкә тайпылды... Ул шунда гына аның өстенә чапан кигәнен һәм

яулык чите белән йөзен каплавын күрде. Кыз куркып һәм күңелсез генә күзен

аска төшерде:

— Калдырыгыз, китегез... ничек оят түгел! — диде.

— Бу мин бит, Нәфисә. Сине урларга җыенмыйм.

Ул дәшмәде, япмасы иңеннән шуышты, әмма кыз киемнең якасына

чытырдатып ябышкан иде.

— Мин берәүдән дә курыкмыйм, — диде кыз, иренен тешләп. — Курыкмыйм,

тик сез нигә... ничек оят түгел. — Соңгы сүзләрен ул уйламый, ятлаган кебек

кенә әйтте, үзе дә, мөгаен, ни әйткәнен сизмәгәндер.

— Соң мин бит... — дип мыгырданды югалып калган Габдулла, тик кыз ул

арада йөгереп китеп барган иде инде.

Иртәгесен тагын:

— Ник шаяртасыз сез? Бу бит оят.

Үзенең озата барырга уйлаганын турыдан әйтмәс өчен:

— Мин сезгә барырга җыенган идем, — дип алдады. — Әйдә, бергә

киттек.

— Ярар, — дип килеште кыз. — Сез мине озата да алыр идегез... әгәр

теләсәгез, тик алар бит сезнең минем абыем икәненә ышанмаслар. Хәер, монда

сезне күпләр белә бит.

— Кемнәр инде — алар? — дип сорады Габдулла, бераз аңышып.

— Базарчылар! Минем мадамнан чыгуымны күрүгә көлешә башлыйлар,

төрле сүзләр кычкыралар. Ничек оят!

Балчык өйләр арасыннан бара башлагач, ул чапанын салып, киндер сумкасына

тыгып куйды. Яулыгын да башыннан йолкып, кулына йомарлады.

— Эссе. Сез әти янынамы? Ул бит эштә.

Габдулла аларда кичкә кадәр булды, сүзсез, шыпырт кына, сихерләнгәндәй

аның озынча матур йөзенә, килешле иңбашларына, арзанлы беләзек кигән нәфис

кулларына карап сәкедә утыра бирде. Кыз аны сизмәде дә, өйдәге көндәлек

эшләрен башкарды, ара-тирә әнисе белән сүз алышты. Бала-чагаларның ыгы-

зыгы килүенә дә исе китмәде. Узышлый гына аларның берәрсен кулына ала.

Тегесе, Нәфисә аның дөньяга китергән әнисемени, шунда ук тынып кала. Ана

тынгылыгын кайбер кызлар тышкы кыяфәтнең яки холыкның нәселдән килгән

сыйфатыннан алалар. Бәлки барлык кызлар да шулайдыр...

Сәрби тутасы үзенең тәрбиягә алган кызын бик ярата, хәтта мадамга бик

нәфис эш — чигүче һөнәренә өйрәнергә дә бирде. Әгәр тутасына кызны,

мәсәлән, кибеттә сату итәргә яки скрипкада уйнарга, яисә мәктәпкә укырга

бирергә кирәк, дисәләр, бик гаҗәпләнер иде. «Нигә?!» дип сорар иде. Мин

кызымның бәхетле булуын телим, тормышта нәрсә дә булса белсен, дим, тик

әйтегез, сез өйрәткән һөнәрләр аңа нәрсәгә? Аннан башка бәби таба алмасмы?

Яки балаларына һәм аларның атасына начаррак пешерерме? Яисә кер уа, сыер

сава, тавыкларга җим сала алмасмы? Әллә кияве аның өчен, укымышлы дип,

мәһәрне күбрәк бирерме? Юк? Шулай булгач, ник сөйләп торырга?

Менә Юныс абзый кайтты, кыз аңа чиста күлмәк белән ыштан, сабын,

сөлге тоттырды. Габдулла аңа ияреп су буена төште һәм юлда Нәфисә белән

очрашуның мәзәк килеп чыгуы хакында сөйләде. Юныс абзый борчылып

башын чайкады.

— Әйе, сөмсере коелган чагы әле аның. Мадам янына төренеп барырга

ояла, күлмәкчән, ачык бит белән барса... ну, мыскыллыйлар, кыйнау белән

куркыталар. Хет мадамга җибәрмә!

— Сез нәрсә? Үзе ничек тели, шулай барсын. Менә мин дә билбау буып,

картуздан йөрим. Миңа да янадылар, төкердем мин аларга.

— Син аны үзең белән чагыштырма, ул бит кыз бала. Тукта, син аңа бер

нәрсә дә әйтмәдеңме?

— Юк.

— Аллага шөкер.

Ике көн Габдулла аның каршына чыкмады, өченче көнне түзмәде, базар

мәйданы кырыенда көтеп алды.

— Мин бит сиңа килмә, дидем. — Әмма аның күңеле шат, сумкасын селеккәләп

тора. — Йә... мине кич утырмага чакыра аласыз. Валлаһи, килермен!

— Яратмыйм мин ул утырмаларны.

— Ни өчен? — кыз чын-чынлап гаҗәпләнде.

— Яратмыйм... юри кыланганнары өчен.

Нәфисә нидер уйлагандай тын калды.

— Үтенәм сездән, башка мине урамда каршы алмагыз, — диде ул. — Өйгә

ешрак килсәгез әйбәтрәк булыр, яме?

— Ярар, — диде Габдулла, тукталып.

Кыз йөгереп китеп барды.

Берничә көн ул тузанлы эссе урамда томанда йөргән кебек йөрде, әмма

сагышы басылмады.

Ул Нәфисәнең каршына башка чыкмады, әмма очраклы рәвештә генә күрүгә

иреште. Анда да сүз катмады.

Нәфисәне дә әбиләренең язмышы көтә. Чөнки бу тормыш кырыс

кагыйдәләре, дине, әхлак төшенчәләре белән кызны курчак ясаган иде. Юныс

абзый бергә эшләгән иптәшләре-эшчеләрнең хокуклары турында сүз барганда,

акыллы, кыю, улларына да егетләрнең намусы һәм дәрәҗәсе нинди булырга

тиешлеген төшендерә ала, әмма үзе берни эшли алмый иде. Эштәге коллык

турында белә, әмма аның күңел коллыгы турында белүе икеле.

Кеше шулкадәр көчсез була ала дип моңарчы уена да китергәне юк

иде. Кешене нәрсә коткара ала соң, аның балаларын, бердәнбер кызын?

Картның зирәклегеме? Әллә Мамадышның акылсызлыгымы? Шәрифовның

инкыйлабчылыгымы? Үзләренең гәзитеме? Аның шигырьләреме?

Ул, җавап табарга теләгәндәй, кырга юнәлде. Меңьеллык курганнары белән

иксез-чиксез сармат кыры, аксыл кылганнары, шат елмаюлы кояшы һәм

гамьсез җилләре аңа җавап бирде кебек. Әмма дөньяның кайсы телендә икән

соң аларның җаваплары?

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 2, 2016

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев