Дөнья гаме (дәвамы)

Романның башы монда.

9

Сарай мәйданы каршында булган атышлар турында сөйләделәр, дистәләгән кеше

үтерелгән, яраланган хатын-кызлар һәм балалар кар өстендә ятып калган. Нинди

дә булса хәвефне күз алдына да китермичә, халык үзенең патшасы янына килгән,

ул озаклаган, шул арада канэчкеч жандармнар ут ачкан. Бәла-каза күрүчеләрне

жәлләделәр, патша үзе дә гаепсезгә коелган кан өчен газапланадыр, диделәр.

Патшаның мөрәҗәгате дә зарланулы иде: «Неисповедому Промыслу Божию

благоугодно было посетить Отечество Наше тяжкими испытаниями...»

Габдулла халык арасында йөргән имеш-мимешләрнең вакыйгаларны

бозып күрсәтүен сизде, болар бар да беркатлы, ялган. Әмма чынында ниләр

булганын аңлап җиткермәде. Ул югалып калды, моңа үз акылы җитәрлек түгел.

Мотыйгулла хәзрәтнең әрнүле һәм пәйгамбәрләр тынычлыгы белән әйткән

сүзләренә дикъкать белән колак салды:

— Мин нәрсә буласын беләм. Күптән түгел генә тотрыклы булып күренгән

нәрсәдән көл өеме генә калыр. Тик мин безнең белән, әлегә үзләренеке

арасындагы фикер каршылыклары турында хәбәре булмаган халкыбыз белән

ни булырын әйтә алмыйм.

Аның әйткәннәре аңлаешсыз һәм күңелгә тәэсир итми. Коръән дә дөнья

бетүе турында телгә ала, әмма бу берәүне дә куркытмый бит? Камил бу турыда

ни уйлый икән? Сәясәтче һәм көрәшче Шәрифовның фикере ничек икән?

— Минем сүзләремне хәтерлисеңме? — диде Камил. — Тигезлек турындагы

бар сүзләр канкоешка китерәчәк. Берничә мылтыктан берничә ату белән

ризасызлар шундук юк ителә... Ай-һай, куркыныч тынлык башланачак хәзер!

Әмма тынлык башланмады. Февраль аенда ук Җаекка берсеннән-берсе

котчыкмалы хәбәрләр килеп ишетелде: Гельсингфорста сенат прокурорын

үтергәннәр... Мәскәү генерал-губернаторы бөек кенәз Сергей Александровичның

җанын кыйганнар... Одесса полицмейстерына һөҗүм иткәннәр... Эшчеләр

башкалаларда: Томскида, Казанда, Сарытауда баш күтәргән. Бу зур тизлектә

килеп ирешкән имеш-мимешләргә кала кешеләренең әллә ни исе китмәде.

Әмма каланың үзендәге вакыйгалар хәйран калдырырлыклары иде.

Алпавытлар калага килеп, хөкүмәт оешмаларын камап алды һәм баш күтәргән

крәстияннарны бастырырга казаклар җибәрүен таләп итте. Казакларның

хакимият тарафыннан оештырылган махсус отрядлары бар җиргә дә өлгерә

алмады, февраль бураннарында батып, өшеп, йокысызлыктан йөзләре каралып,

йончыган арык атларда калага кайтып төштеләр...

Камил башта бик нык курыккан иде, хәзер акрынлап үз халәтенә кайтып

килә, ниндидер өметләндерерлек хәбәрләр отып алырга тырыша.

Габдуллага, мөгаен, бер генә юл каладыр: мәхәллә мулласы булу, мәктәп

ачып, крәстиян балаларына сабак өйрәтү. Өйрәтергә? Әмма ул үзе гыйбадәтләрне

калдыра, ураза тотмый, җыеп әйткәндә, адым саен гөнаһ ясый. Аны тәкәббер,

диләр. Әйтерсең, башкаларга түбәнсетеп карый. Алар аның күбрәк үзен

түбәнсеткәнен белмиләр шул. Дөрес, өйләнүне дә, Хикмәтнең яисә Саша

Гладышевның эшен дә, хәтта Камилнең мәшәкатьләрен дә үзе өчен бик мөһим

һәм кирәкле санамады. Бәлки шуңа аны тәкәббер дип әйтәләрдер?

Нәрсә белә ул, алда ни күрә?

Сабый чагында бөтен дөньясында ул берүзе калды, һәм аны базарга алып

килгән крәстиян: «Асрамага бала бирәм, кем ала?» — дип кычкырды. Шунда

ук җавап кайтарган кешесе дә табылды. Менә хәзер: «Кем мине зур кешелек

дөньясына ала? Аның бар белемнәре, кануннары, матурлык һәм максатчан

төшенчәләре белән берләштерә?» — дип аваз салсам, берәрсе табылыр иде

микән? Бу зур кешелек дөньясы белән элемтәдә булмау, аның акыл ияләрен

һәм шагыйрьләрен, дин белгечләрен белмәү, — димәк, ятимлек алга таба да

дәвам итә дигән сүз. Тормышымны үзгәртергә кирәк», — дип уйлады ул. Әмма

ничек, нәрсәдән башларга? Кем белән?

10

Кышның калган көннәрен Габдулла ялгызлыкта үткәрде. Дәресләргә дә әллә

ни исе китмәде, Камил белән дә ара-тирә — тәнәфесләрдә генә күрешкәләде,

ул да дәресләрен әллә нигә бер генә укытты, һаман каядыр китте, оешмалар

буйлап йөрде. Ниһаять, апрельнең шау-гөр килеп торган бер көнендә, кичкә

табан, ашыгып кына тулай торакка керде, тиз генә хөҗрәнең чаршавын сыдырды

да Габдуллага ташланды:

— Безнең үз гәзитебез булачак... һәм, бәлки, журнал да. Мин бәхетле! Син?

Киттек тизрәк, киттек, бүген төн безнеке... Мин инде булачак хезмәткәрләрнең

исемлеген дә төзедем, син — беренче.

Алар апрельнең карлы, саф һавалы төнендә бик озак сөйләшеп йөрделәр,

чып-чын басылган гәзит аларның тормышын искитмәле үзгәртер иде,

диештеләр. Камил узган елның буеннан-буена төрле хөкүмәт оешмалары буйлап

йөреп карады, ләкин бар да уңышсыз тәмамланды, ахыр чиктә башкалага үтенеч

юллады. Анда да кире кактылар. Мең тугыз йөз бишенче елның башында кабат

Петербургка язды. Камилнең якыннары аның ниятен хәвефле, хәтта куркыныч

дип санадылар: зур түрәләр аны фетнәче дип санарга мөмкиннәр иде. Менә

шушы көннәрдә генә җавап килде, бу юлы да томалап куелган дип аңларга була

иде. Камил сизенде: монысында эш пешәргә тора, чөнки җавапта, гәзит чыгару

өчен аерым ышанычлар кирәк: хуҗасының маллы-мөлкәтле, матди нигезе булуы

кирәк. Шартлар үтәлгән очракта, бу мәсьәләгә кабат әйләнеп кайтырга мөмкин,

диелгән иде. Ул киңәш-табыш итәр өчен Ядринцев янына китә.

Ул исә болай дигән:

— «Уралец»ны типографиясе белән бергә сатып алыгыз да иясе булыгыз!

— Нәрсә, хуҗасы сатармы?

— Баш-аягы белән! Шулар белән бергә мине дә сатарга мөмкин, мин

төкерәм аңа. Китәм мин. Ник дәшмисез? Киңәшем өчен рәхмәт әйтегез! Киттек,

башкалага китүем хөрмәтенә бераз гына тотып куйыйк.

Ядринцев белән бер шешә шампан шәрабен бушатып, аның эчпошыргыч

сүзләрен тыңлап арганнан соң, Камил Габдулла янына ашыкты.

Димәк, эш типографияне сатып алуга терәлде. Тик Камилнең акчасы

юк. Бөтенләй юк. Ләкин акчаны ул атасыннан алыр, туган-тумачадан сорап

торыр, хатынының бирнәсен акчага әйләндерер. Ахыр чиктә танышларыннан

бурычка алыр. Тик менә аңа сырышкан дуслары гына кайсы кая таралышып

бетте: берсе шау-шулы вакыйгалар тынганчы дип, әтисенең утарына ычкынды;

икенчесе сәүдә мәйданында аякка басарга маташа; шайтан алгыры, инкыйлабчы

Шәрифов махмырдан бушамый...

Типографияне сатып алганчы ук, Камил, Ырымбур нашире Кәрими

белән эшчеләрен өйрәтү мәсьәләсендә килешеп куйган; Габдулла Ырымбурга

типография эшенә төшенү өчен китәргә тиеш булачак. Казаннан хәрефләр белән

җиһазлар җибәрергә вәгъдә иткәннәр. Ул арада акча да табылды: җитмәгәнен,

һич көтмәгәндә, зур мануфактура ширкәте башлыгы Мортаза Гобәйдуллин

биреп торды. Камил каушады: «Күктән бәхет яуса, юләр дә уңа», — дип

шаярткан булып маташты.

Габдулла тормышындагы бу үзгәрешләргә эчтән генә үзен әзерләде: алда

торган сәфәр дә, аннары нәшриятта эшләячәге дә аның мәдрәсәгә башка

әйләнеп кайтмавын белдерә иде инде. Ул әзерләнеп беткәч кенә, Камил кинәт

игътибарсыз гына:

— Без Ырымбурга сәфәрне чигереп торырбыздыр, мөгаен. Хәзер типография

үзебезнеке, мондагы хәреф җыючылардан эшкә өйрәнерсең, — диде.

Сәфәргә акча юк дип дөресен әйтсә дә була иде. Югыйсә, соңгы тиененә

кадәр типография өчен тотылуы каланың бар кешесенә мәгълүм.

Габдулланың бүген бернинди эше юк иде. Апрельнең соңгы көннәре. Урамда

җәй башындагы кебек җылы, тымызык һава. Ул Казан мәйданындагы ашханәгә

сыра эчәргә керде. Кеше юк диярлек, ябышкак буш өстәлләрне чебен сырып

алган, тузанлы тәрәзәләрдә кояш нурлары калтыранып күренә. Пинжәгенең

җиңен терсәгенә кадәр кайтарып куйган, кулына стакан тоткан яланбашлы

бер адәм буфетчы белән аңлашырга маташа. Менә ул стаканын бушатты да,

җиңелчә биеп, залның уртасына чыкты һәм бер мескен җан бирер алдыннан

соңгы тапкыр дәртләнеп калгандай, тыпырдый башлады. Шушы кешенең

Ядринцев икәнен таныгач, Габдулланың күзе шар булды.

— Исәнме, егет, — дип дәште аңа мөхәррир һәм янына килеп утырды. — Мин,

дустым, китәм... Китәм! — дип кабатлады сагышлы тавыш. — Сез, мутлар,

уңдырышлы җирләрдә яшисез! Акыллым, сездә, татарларда, сагыш, моң мондый...

урысларда нинди, беләсезме? Әйдәгез, сарматларны искә алыйк әле...

Бераздан мәгънәсез сүзләр сөйли башлады, тагын стаканын тутырды һәм

шунда ук бушатып та куйды. Тик кайсыдыр бер мизгелдә айнып киткәндәй,

егеткә текәлде:

— Истәлеккә берәр нәрсәмне алыгыз, — дип пиджагын селкеде һәм аннан

бөгәрләнеп беткән сары тышлы китапчык төште. — Менә моны булса да, ә?..

Истәлеккә.

Габдулла ризалашып, китапчыкны кесәсенә тыкты һәм китәргә ашыкты.

Урамга чыккач, аны кызганудан кире кабакка борылмакчы итте, тик кермәде...

мөхәррир артык исерек иде шул. Вакыйгалар зур тормышның чагылышы кебек

тоелса да, Габдулла, чынында минем гомер күптән башланды инде, дип уйлады.

Башланды, чөнки котылгысызлык көтелә бит — әле алда күп нәрсәләр көтәдер

— үзенә якын кешеләрне табар да, югалтыр да. Яшьлектә ул турыда әллә ни

уйлап тормыйсың һәм үкенеп тә өлгермисең... Хәзер Ядринцев ничек жәл!

Хөҗрәсенә кергәч, ул китапчыкның тышын укыды: «Царь-голод.

Экономические очерки». Димәк, истәлеккә... Мәңгегә...

Куе караңгылыкның дымлы чирәмендә тычкан уты уйный һәм төн күгәрчене

черелди, караңгылык һуштан яздырырлык гаҗәеп хуш исләр белән җавап

кайтара.

Кечкенә бүлмәгә җан өреп азапланган шәм яктысында кинәт аны ниндидер

тәкатьсезлек шаукымы биләп алды... Ул сәкедән сикереп торды, калтырый-

калтырый өстенә киенде һәм ишегалдына йөгереп чыкты, койма аша сикереп

төште һәм акрын гына шаулап торган төнге урам буйлап мәйданга таба атлады.

Әле генә күз алдына килгән нәрсә хыял түгел, ул кыз да (тагын кем булсын?)

нәкъ шундый ук хисләр кичереп, мәйданның каршы ягыннан йөгереп киләдер,

һәм Офицерлар йорты янында алар очрашыр. Кызны көттермәскә теләп, ул

йөгерде, аннан алдарак килеп өлгерүенә куанды. Менә ул йорт... Иртәгесен ул

бу йортка күзен күтәреп карый алмады, әйтерсең, өйнең икенче каты, авыр

аркалар тезмәсе, астагы кибет, капка өстендәге яшел алтакта да аның төнге

маҗараларын беләләрдер төсле тоелыр...

Ә бүген... Ул тыныч зур бинаның почмагында, йолдыз атылган саен

сискәнеп, һәрбер кыштырдауны, чагылып киткән һәр шәүләне күз уңыннан

ычкындырмый басып тора.

Караңгы төшкәч эш сәгате башлана торган бер бичара кыз, аның янына

килеп, кунып чыгарга тәкъдим итте. Ул кызга күзләрен тутырып карады, ләкин

дәшмәде.

— Бәхетсез егет, — диде төнге күбәләк, аны танып. — Син, мөгаен,

акылыңнан язгансыңдыр.

Көндез ничектер ул велосипедта барган Диләфрүзне күрде, велосипедының

кыңгыравы кинәт өндәге кебек җырлап куйды: «Аллаһ мәхәббәтләре дәвам

иткәннәрне үтерми». Чынлап та, бик, бик чибәр бит ул! Төннәрен исә

мәхәббәткә багышланган шигырьләрен язганда, ул гүзәл Хөснибануны

күз уңында тотты: кыз үзенең кулын сорап килүчеләргә чишәргә җиде

табышмак биреп озата, шаһзадәләрнең иң гаярьләре исә таулар һәм чүлләр

аша гаҗәеп нәрсәләр, гыйфритлар белән көрәшергә китәләр дә эзсез-нисез

югалалар.

Аның Диләфрүз белән сүз алышканы булды.

— Ишеткәнегез бармы, шагыйрь Дәрдемәнд үз акчасына ятимнәр йорты

тота. Үзе дә бәләкәчләрне тәрбияләү белән мәшгуль. Ул шундый бай! Минем

көчем бер кызны тәрбия кылырга гына җитәрлек. Габдулла, мин беркайчан

да кияүгә чыкмыйм, бар гомеремне фәкыйрь ятимнәргә багышлыйм. Мәктәп

ачармын, үзем белгәннәрне өйрәтермен.

— Сөйкемле, матур...

Ул бу сүзләрне ишетмәгәнгә сабышты һәм яңгыравыклы тавышы белән

дәвам итте:

— Без үзешчәннәр спектакле әзерлибез. Сез нигә бер дә катнашмыйсыз?

Без сезгә менә дигән роль табар идек.

— Гыйфритнеме? Әллә аннан да коточарлыгынмы? Бәлки хәйләкәр

приказчикныдыр? — уңайсызланып шаяртты Габдулла һәм велосипедның

ялтыраган рулен сыйпап куйды.

— Сезгә велосипед ошый мәллә, нигә үзегезгә сатып алмыйсыз? Шәп

машина, шулай бит?

— Әйе.

...Кызның кулы орынган һәрнәрсә шулай матур күренә. Менә алар

тарафыннан алынган ятимә кыз; Диләфрүз аңа матур күлмәкләр киертә һәм

алар икесе йөрергә чыгалар. Аның тирәсендә бар нәрсә балкый: идарәчеләр

кирәк-ярагын җыеп ярминкә рәтләре арасыннан үткәндә дә, шәфкать туташы

булып гади ак халаттан сырхауханәгә барганда да, шул гади халатның аңа ничек

килешеп торганын күрсәң!

Ул үзе дә чибәр икәнен сизә, очынып алулары да бик килешле. Әйләнә-

тирәдәгеләрнең дә япь-яшь кызның башкаларга бәхет өләшкәнен күреп,

күңелләре нечкәрер... Ятимәне юындырырлар, корсак тифыннан дәваларлар,

матур күлмәк кидереп аның янына китерерләр. Диләфрүз үзе тиф белән

авыручылар ята торган хастаханәгә барыр, авыру кызга әкиятләр сөйләр,

юындырыр, күкрәгенә кысып җылытыр! Матур күренеш түгел, тик нәкъ менә

шундый кайгырту күп мәртәбәгә әйбәтрәк...

Юк, көн коточкыч узды. Төнлә, бәхетле Габдулла, башкаларның шигырьләрен

уйлап ятты.

Ул апаларында кунды. Габдулланы чәй белән сыйлаганда, ул серле-иркә

карашын энесеннән алмады.

— Мин сине эзли чыгасы идем инде. Син, чынлап та, белмисең, ахры...

Мөхәммәтгали кибет белән арасын өзеп, балта осталарына кушылган һәм

алар, бер бай терлекче белән эш белешеп, далага киткән икән.

— Шуннан нәрсә?

Бәлки сине дә алырлар. Акча эшләр идең. — Апасы бераз туктап торды.

Мөхәммәтгали өйләнергә җыена.

Ул бичара хатынны гаҗәпкә калдырып шаркылдады:

Юк, мин нәрсәгә барыйм? Мин бит өйләнергә җыенмыйм.

Син һәрвакыт апаңны ахмак санап көләсең!

Типографиядә, хәреф җыючылар урнашкан идән астына төшеп килгәндә,

бер егет белән бәрелештеләр, егет юл биреп йөгереп менеп китмәкче иде, әмма

кинәт туктап калды:

— Габдулла?

— Сашка!

— Көтеп тор, мин хәзер.

Май исләре аңкып торган караңгы томан эчендә, гадәти булмаган

подвал, тимер кәрәзләр белән чуарланып беткән өстәлләр, машиналар,

әле күтәрелеп, әле төшеп торган рәшәткәле җилләткечләр. Шундый

машиналарның берсендә иде Ицхак. Озакламый Сашка Гладышев та килеп

җитте, оста күренде, ул кешене Камил хөрмәт белән Андрей Савельевич

дип тәкъдим итте.

Төш вакыты җиткәч, егетләр каршыдагы ашханәгә җыендылар, Габдулла

да, Камилне мастер белән калдырып, аларга иярде.

Сөенеп күзәтте ул балачак дусларын, вакытның, төс-кыяфәтне үзгәртсә

дә, холыкны элеккечә калдырганын күреп гаҗәпләнде. Габдуллага алар зур

малайлар кебек тоелды.

— Аның өйләнүенә икенче ел инде, — диде Сашка, өстәл яныннан кузгалып.

— Ицхак үзенең җилкә чокырын күрә алмаган кебек, хатын чырае күрәсе кеше

түгел иде, ярый әле Җаекка Флейшманнар килде. Аларның күп тә түгел, аз да

түгел — нәкъ унике кызы бар. Ицхак иң өлкәнен алмакчы иде, аңа: кечесен

ал, аның да синең кебек әле сөт эчә торган вакыты, дигәннәр.

— Такылдык син! — дип калын тавышы белән көлде Ицхак. — Цехка

кайтырга вакыт, ә ул тузга язмаган әкиятләр сөйләп утыра.

Икенче көнне, дәресләр тәмамлануга, Габдулла типографиягә йөгерде. Һәм

һәр көнне билгеләнгән сәгатькә килеп җитә торган булды. Хәреф җыю эшен

ошатты ул, шулай ук егетләрне дә. Очрашкан саен, уен-көлкеле балачактан

соң бик күп сулар акканына төшенде.

Әмма элекке гадәт буенча шаяру, уен-көлкеләр бары беренче көннәрдә генә

булды... Унике сәгатьлек эш көне, ипи табу кайгысы, сәламәтлекләре өчен

борчылу һәм курку — авыру килеш син хуҗаңа кирәкмисең, — болар бар да

яшьләрне кыюсыз-усал һәм кызып китүчәнгә әйләндерде. Жәлләгән саен алар

алдында үзеңне гаепле сизгәндәй ояласың.

«Дөньяда бер падишаһ бар ки, ул падишаһ гаять шәфкатьсездер, аның исеме

— Ачлыктыр...» — Габдулла очраклы рәвештә генә Ядринцевтан кулына төшкән

«Ачлык-Падишаһ» турындагы китапның битләрен беренче кичтә үк актарып

чыкты, аннары кайбер сүзләрнең, мәсәлән, тауар алмашу, өстәмә кыйммәт,

көндәшлекнең мәгънәсенә төшенергә теләп, җентекләп укыды: башына, әгәр

бу китапчыкны тәрҗемә итүче табылса, үзләренең нәшриятында бастырырга

да булыр иде, дигән уй килде. Менә хәзер Канбәкнең фаҗигале үлеме турында

уйлап утырганда, китапның баштагы бүлекләре исенә төште, аларны яттан белә

икән һәм эченнән генә татарчага тәрҗемә кылды. «Менә бит, үзем үк тәрҗемә

итәм, — дип уйлады Габдулла. — Мөгаен, хәзерге вакытта минем өчен эшли

алырдай бердәнбер нәрсә — шулдыр».

Әмма тормыш тәгәрмәчләре бернигә карамый әйләнә дә әйләнә. Полицейский

да кабат мәдрәсәгә керә һәм үзенең оятсызлыгын күрсәтә башлады. Жандармнар

завод тирәләрендә иснәнделәр, ат арбаларына барган көйгә сикереп менеп

юлчыларны тентеделәр: янәсе, пар тегермәненнән каеш урлаган каракларны

эзлиләр. Ибнеәминов фетнәдә шикләнгәннәрнең барысын да рәхимсез рәвештә

куды һәм алар урынына яңаларны алды... Урамда хәсрәте йөзенә чыккан исерек

Шәрифовны күргәннәр. Ул сәүдәгәр малаен тукмап яныннан куган һәм яңадан

ярдәм күрсәтү оешмалары эше башлау ниятеннән ваз кичкән.

 

11

Җаек елгасы артында, мещаннар җыелып ял итәргә, чәй эчәргә яраткан

Хан урманлыгында, яшерен җыелыш үткәрергә карар кылынды. Алдагы көндә

Габдулла Хикмәт белән күреште һәм алар анда көндез очрашырга булдылар.

Шуңа иртән бик кабаланмады — тынлыкта әйбәт языла иде.

Көтмәгәндә Камил килеп керде. Дуамал, дип уйлады Габдулла, иртә таңнан

урынында тора алмый бит...

— Урамдагы хәлне күрсәң иде! Каланың олысы-кечесе Зур Михайловскоега

агыла.

— Нәрсә, анда аю биетәләр мәллә?

— Шулай булса иде! — дип көрсенде Камил.

Ул нәрсәнедер әйтеп бетерми. Әмма озак түзә алмады, сөйли үк башлады.

Мотыйгулла хәзрәт янына жандарм килгән һәм шәкертләр фетнәчеләр

янына йөгермәсен дип, күзәтергә киңәш биргән. Типография хуҗасы

Камилне дә кисәткәннәр. Камилнең күңеле төшкән, урам тулы казаклар, ди.

Типографиядәгеләр, билгеле, өйләрендә утырмаслар, җавабын миннән таләп

итәрләр, ди. Кибетчеләр дә чыш-пыш килә ди, әгәр эшчеләре баш күтәрә-нитә

калса, тәртип урнаштырачакбыз, дип яныйлар ди...

Алар ишегалдыннан чыккач та шау-шу, буталыш, кыштырдау, кычкырыш

эчендә калдылар. Камзуллы һәм энҗе белән чигелгән түбәтәйле берәү:

— Сүз дә юк, тыныч каршылык күрсәтү кирәк. Әмма безгә, мөселманнарга,

аны аерым үткәрү зарур, — ди.

Почмакта басып торган городовой авызын зур ачып иснәде дә каты итеп

тешләрен шыгырдатты. Камзуллы әфәнде шунда ук пышылдауга күчте. Һәр

тарафтан фикер агылды:

— Халык гаепли — һәм Аллаһ нәтиҗә чыгара.

— Халык түгел, хулиганнар өере.

— Динне үзгәртүче...

— Минемчә, карт какшаган.

Тавышлар:

— Ислам аркасында гына гарәпләр тугызынчы...

— Хәзер егерменче гасыр, әфәнде.

— Милләт эчендәге фикер башкалыгы аны бетерәчәк...

— Аллаһы табигатьтән аерылгысыз...

Кызлар гимназиясенә якынлашкан саен, халык төркеме бәйләнчекләнә

барды.

— Әфәнделәр! Мин әйтәм, әйдә, хакимнәр өере тантана итсен! Мин бәдрәф

чистартучы булып китәм һәм аларга җирәнеп караячакмын!

— Шайтаныма олак!

— Ахырын алдан уйлабрак куй...

— Көчкә каршы көч!..

— Явызлык тирән катлаулы!..

— Укымышлы монарх...

— Ха-ха, фәлсәфәче жандарм!

Габдулла килүгә Камилне күздән югалтты һәм Хикмәтне очратып булмасмы

дип, тәвәккәлләп төркем эченә кысылды. Тегесе үзе Габдулланы эзләп тапты

һәм кулыннан эләктереп, җәяүлеләр сукмагына алып чыкты.

Мин сиңа гимназия янында җыеласыбызны әйтергә онытканмын.

Шул кадәрле халык җыелыр дип көтмәгән идек. Моргулис монда

сөйләргә киңәш итмәде: килмешәкләр артык күп. Акылдан язган Котбыйга,

күр, полицейскийлар бармак белән дә чиртмәде.

Халык төркеме өстендә, атынгалап, язу күтәрелде: «Яшәсен Беренче май

хезмәт бәйрәме

Шәкертләр, тәмәке көйрәтә-көйрәтә, ханымнарның ялангач кулларына

карап рәхәтләнде. Полицейский, үзен тырыш һәм ышанычлы күрсәтергә теләп,

әдәпле генә, арган һәм исе китмәгән кыяфәт белән, гавам эченә кереп кысылды.

Төркем кырыена елышкан сумса сатучыны ипле генә куды:

— Ярамый, ханым, ярамый. Сату өчен махсус бүлеп куелган урын бар.

Гавам никтер ышанычсыз, тавыш-гаугалы иде, үзеннән-үзе кузгалып та

китте. Алдан — язу күтәргәннәр, алар артыннан механика заводы эшчеләре,

күнчеләр, депоныкылар, типографиянекеләр атлады.

Елгага җитәрәк, алдан баручылар адымнарын акрынайтты. Менә беренче

рәттәгеләр күпергә керде. Арттан килгәннәргә туктап, бераз көтеп торырга туры

килде. Күпернең ике ягында да полицейскийлар һәм Котбый җитәкчелегендәге

дистәләп сәүдәгәр тезелгән. Котбый яшәреп киткәндәй булган — бите

түгәрәкләнгән, җыерчыклары язылган, башында сарык тиресеннән тегелгән,

түбәсе тәбәнәк бүрек, өстендә озын чабулы казаки.

Эшчеләрне алар дәшми-тынмый гына үткәреп җибәрделәр, әмма калган

кешеләр якынлашкач, Котбый кулы белән селтәнде:

— Әй-әй, мөселманнар күперне чыгарга тиеш түгел. Бу — күпер. Сират

күпере, йә тәмугка егылып төшәрсез, ха-ха-ха!

Кайберләре, чынлап та, читкә тайпылды.

— Дөрес, эссе бүген... өйдә утырсагыз яхшырак.

Тантанага чакырылгандай киенгән вице-губернатор Шидловский кара

айгырга атланып килде.

— Әфәнделәр... анагызны!

Котбый вице-губернаторның ботына шапылдатты һәм атны өркетеп кычкырды:

— Безнең бөек әбинең сәрдары дөрес әйтә! Әби патшабикәнең кочагына

сыеныгыз!

Караңгы чырайлы Шәрифов туп-туры Котбыйга таба ыргылды. Тегесе читкә

каерып өлгерде:

— Адашкан ул! Борыл, әле соң түгел. Төпсез чокырга төшәрсең, үзеңне

сакла!

Шәрифов Шидловскийга таба борылды:

— Оят, вице-губернатор әфәнде! Котбыйны сары йорттан махсус

чыгармадыгызмы икән, дигән уй туа. Үзегезне елгага тотып атмасын.

Шидловский тыныч иде:

— Ул кемне күпердән ыргытырга кирәген бик яхшы белә! Тик сезнең хакта

гына никтер ялгышкан.

— Кабахәтләр, адәм актыклары, — дип мыгырданды Шәрифов, —

фиргавеннәр, шымчылар, талаучылар!..

Елганың икенче ягында казакълар даладан терлекләрен куып азаплана иде.

Каршылык күрсәтүчеләр сафы шактый алга китеп, инде урманлыкка борылып

маташа, күпернең бу ягында калганнарга куе тузан болыты якынлашты. Тагын

Котбый тавышы таралды:

Әй, муллалар, сарыкларыгызны саклагыз! Бу сезнең яхшылыкка яхшылык

белән җавап кайтаручы мәхәллә кешеләре. Мин сезнең әбиегез белән тагын

меңне җибәрәм... аралашмагыз, аерылыгыз... әй, ротмистр, тотыгыз!..

 

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 2, 2016

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: