Дөнья гаме (дәвамы)

Романның башы монда.

7

Калага зимагур, сукбай һәм шагыйрь Мирхәйдәр Чулпаный килеп чыкты.

Ул атланып килгән карт алашасын беренче очраган ир кешегә сатып та

җибәрде.

Кайчандыр Мирхәйдәр Чулпаный Мотыйгулла хәзрәт мәдрәсәсен тәмамлаган,

Бозаулык станциясе янындагы бер авылда мөгаллимлек иткән, әмма аны хөр

фикерле булуы аркасында куганнар. Шуннан бирле даими сыеныр урыны юк.

Һәр җәйне ул Җаек каласына кагылып чыга һәм бер-ике атна мәдрәсәдә яши.

Мотыйгулла хәзрәт үзенең элекке укучысына карата мәрхәмәтле иде. Узган

килүендә Габдулланы да шагыйрь белән ул таныштырды. Егет белән Чулпаный

күптәнге танышлар кебек очрашты.

— Нәрсә, энекәш, кала бакчасына барып, туташлар карыйк мәллә, — диде,

— әллә Байбурин әфәнденең ресторанына сугылыйкмы? — Без синең белән

мөселманнар һәм үз динебездәгеләр өчен тырышырга тиешбез. Һәрхәлдә, тәңкә

ярым — милләтебез файдасына булсын.

Ул салырга да каршы түгел иде бугай, әмма яшь егет янында шәраб соратырга

кыймады. Ул бу хактагы вакыйгаларны ярата, шигырьләр дә белә иде.

Шәраб, син шәп, шәригать кушмаса да,

Йә, дәртләндер күңелне, хушласана;

Син ачы да, тыелган да, шулай да

Тыелырга сыеңнан бармы чара?!

Чулпаныйның шигырьләре артык бормалы-сырмалы, аның югары өслүбтә

язуы мыскыллап көләр өчен сылтау булып торды. Әмма егеткә аның шигырьләре

ошый иде. Барысына төшенмәсә дә, ул дулкынланып укый һәм үзе дә бормалап-

сырмалап тантаналы өслүб белән язарга тырыша. Чулпаный шигырьләрен

сәнгатьле укымый, теле кызыксыну кузгатса да, шагыйрьнең фәлсәфәсен артык

зур киеренкелек белән игътибарга алу аркасында егетне йончыта. Аның каравы

тын сулы Чаган елгасы буенда көйләп утыру рәхәт иде.

Иртән томан, кич тә томан,

Томан баскан җирләрне...

— Ярабби, күпме шигырь укыганым бар, — диде Чулпаный, — әмма дөм-

караңгы томан турында моңарчы бер сүз очратканым булмады. Безнең яшәү

дә шундый томанда саташкан кебек. Кайчакларда мин, бәетләрне бары безнең

халык кына чыгарадыр дип, беркатлы уйларга биреләм. Ах, шайтан кушканмы:

«Мин дусларым янына тулы турсык белән әйләнеп кайттым. Ялган да бәхет

китерә икән, дип көлдек». Моны Кордованың зәңгәр күге астында Газәли язган.

Сигезенче гасыр, мул сый мәҗлесе. Ну, энекәш, томан... томан!

Чулпаный җир дә сөрми, фабрикада да эшләми, әмма аның кыяфәте

берөзлексез хезмәт иткән кешенеке кебек, соңгы вакытларда егет нәкъ шундый

кешеләргә тартыла иде. Алар арган чырайлы, өсләрендә сәләмә кием, ашаулары

да тыйнак, тормышлары гади, акыллы һәм сагышлы күзләренең талчыгуы

аларны сукачы яки машинистка тиңли. Тормыш шартларының начар булуыннан

газаплануны күңелләрендәге горурлык тыеп тора, алар барыннан канәгать.

Ашар ризыкларын алар көнлекләп эшләп таба. Әмрулла, мәсәлән, дәресләр

бирә, гәзиткә яза, Чулпаный да нәкъ шулай эшли; Ядринцевның да эше

көнлекләп. Кайчакларда Габдулла дәрвишне дә алар рәтенә куйды. Тик дәрвиш,

кешеләр арасында сирәк күренгән изге рух кебек, кешеләр дә аның барлыгына

бик үк ышанмый. Болары, әкиятләрдә әйтелгәнчә, яшәгән ди , булган ди. Әйе,

алар яшиләр, таш юллардан йөриләр, үз басуларын сөрәләр, кайгы килгәндә

елыйлар һәм иртә вафат булалар...

8

Атнага бер тапкыр мәдрәсәгә полицейский килеп чыга. Киң күкрәкле,

тупас кына бу адәмнең саргылт мыегы нечкә итеп бөтерелгән. Үзен әллә

кемгә санаганын раслап, оятсызлыгы йөзенә чыккан. Әмма ихласлыгы да

җитәрлек.

Уку вакытында ул сыйныфларга кереп йөри, мышнап, авыр сулап: «Уф,

шабыр тиргә баттым», — дип мыгырдана. Аннары ишек төбенә баса да, күзләрен

кыскалап, көнбагыш яра башлый. Бервакыт ул гадәттәгедән озаграк торды.

Камил Париж коммунасы турында сөйли иде. Укытуда ул каралмаган, әмма

Камил кайбер чигенешләр ясарга база иде. Ул хисләнеп сөйләде, хәлиткеч

мизгелгә җиткәч, онытылып китте — тактадагы картаны йолкып алып, күрсәткеч

таягы белән төртеп тиште дә сыйныф буйлап йөртеп чыкты: күрегез, урам

җыенына чыгучылар ничек барганнар, янәсе. Чак кына полицейскийның өстенә

менмәде. Шунда ук туктап калды һәм агарынып катты.

Баштагы минутта тегесе дә каушап калды. Аннары исенә килеп, көлемсерәде

дә тынычлана төште.

— Кара син аны... коммуния, ди, имансыз! Бу сөннәтлеләр бүлмәдә утыралар,

үзләре калфакларын да салмаганнар.

Аның тупаслыгы укучылар һәм укытучыны рәнҗетмәде, киресенчә, алар

җиңел сулап куйдылар: шөкер, бу томананың башына калфакка бәйләнүдән

башкасы барып җитмәгән икән.

Полицейский килүен дәвам итте, теге вакыйга да онытылган кебек булды.

Әмма көннәрдән бер көнне мәдрәсәгә могтәбәр кыяфәтле әфәнде кереп, үзен

мәгариф министрлыгы инспекторы дип таныштырды. Мотыйгулла хәзрәтне

чакырып алдылар, аның каушавы йөзенә чыккан, хөкүмәт түрәсе киләчәге

турында остазны алдан искәртмәгәннәр икән. Шуңа хәтере калган. Инспектор,

картка ара-тирә күз ташлап, күбрәк Камилгә мөрәҗәгать итте, тегесе чыраен

чытып, җиңелчә кабарынып утыра иде.

— Хөкүмәт оешмасына, — инспектор тар учы белән каядыр югарыга изәде,

күрәмсең, кайсысы икәнен әйтергә теләмәде, — сезгә билгеледер, шикаять

керде. — «Шикаять» сүзен ул чиркангандай теш арасыннан кысып чыгарды.

— Гафу итегез, — диде Камил тыныч кына, — ни өчен ул безгә билгеле

булырга тиеш?

— И Ходаем, — инспектор көлде. — Демонстрациячеләр ничек йөргәнне

күрсәткәннән соң, үзегез дә белергә тиеш идегез... Аннары ачулы тавыш

белән: — Ялган, сафсата! — диде. — Ул кансызлар гимназия бусагасын атлап

карасын...

Ниһаять, тавышын үзгәртеп, дусларча сөйләшүгә күчте.

— Хөкүмәт тирәсендә сезнең мәктәпләрегез турында сүз бара. Төгәлрәге,

мәдрәсәне кем күзәтүгә алырга тиешлеге хакында. Әлбәттә, мәгариф

министрлыгы үз кулына алса, иң дөресе шул булыр иде. Әмма мәктәпләрне

башка шәһәрнекеләр өчен тыю фикере дә бар.

Мотыйгулла хәзрәт тыныч кына сүз башлады:

— Әгәр инспектор әфәнде рөхсәт итсә...

— Әлбәттә.

— Безнең бер елъязмада хөрмәткә ия морзаның патша белән әңгәмәсе бар. Ул

патшага: «Моңарчы беркем дә бертөрле агачлардан гына урман үстерә алмаган»,

— дигән, имеш. Урман төрле агачлардан тора, инспектор әфәнде.

— Әйе, әйе, сезне аңлыйм. — Инспектор елмаеп башын селкеде. — Мин

дә искә төшерим әле: Дарий патша вакытында фарсыларда буйсындырылган

халыкның һәрберсе үзенең хокукларын ни барысы еллык ясак түләве һәм

гаскәри бурычына бәйле хәлдә генә саклаган. Күп халыклы идарәчегә үзенең

хезмәтчеләре арасында төрле раса һәм төрле теллеләрне күрү рәхәт кенә булган.

Ул хәтта бер үк төрле фикер йөртүче, бертөрле милләттән генә торган дәүләт

төзүне күз алдына да китермәгән. Хәер, тарихны калдырып торыйк, — диде

ул, елмаеп. Урыныннан торды да, чаларган кашын җыерып, нәрсә турындадыр

исенә төшерде. — Шулай да министрлык сезне үз канаты астына алыр дип

уйлыйм. Икмәктер, сезгә һич тә куркасы юк. Сез, хөрмәтле кешеләр, хакимнәргә

каршы фетнә таратмассыз бит?

— Министрлык үз мәктәпләрен акча белән тәэмин итә, — диде Камил.

Ә безнең мәктәпләр попечительләр җәмгыятенең хәеренә көн күрә. Бәлки

министрлык безне дә тәэмин итәр?

Һм-м... сугыш, әфәнделәр.

Аннары ул кискен хәрәкәт белән хуҗаларга иелде дә матәмдәге кебек башын

түбән иеп, әмма тигез һәм нык адымнар белән чыгу юлына борылды.

Инспектор килеп киткәннән соң, Камил үзен бик сәер тотты. Соңрак кына

бар да аңлашылды. Кала гәҗитендә Уральск өлкәсе хәрби губернаторының хәбәре

басылды. Камил әфәнде М.Төхфәтуллиннан, рөхсәт кәгазе буенча, Җаек каласында

чит кала кешеләре өчен төзелгән хастаханәдә түләүсез ятак тоту өчен Уральск төбәге

мөселманнарыннан җыелган ике йөз сум кырык тиен акча алган икән...

— Кайчан өлгердең? — дип аптырады Габдулла.

— Бер айда җыйдым! Ышанасыңмы? Башкалар бер елда да җыя алмас иде.

— Камил мактанса да, уңайсызлануы йөзенә чыккан иде. — Хәйрия эше, карават

— дин кардәшләр өчен. Син әллә шуның кызыгын табасыңмы?

Габдулла көлемсерәде генә:

— Дин кардәшләр өчен бер ятак кына аз. Үткән атнада гына Борханкүлдә

алты крәстиян яраланган. Хастаханәгә хәер-сәдака бирүчедән җыялар,

сакчыларга түләргә дигәндә, акча табыла.

— Шулай, өязләрдә авыл полицейскийлары булдырганнар. Крәстияннар

баш күтәрә. Адәм актыкларының тез буыннары калтырый, куркуларыннан

теләсә кемне эләктерергә торалар. Безнең арттан да күзәтәләр, бел шуны! Әнә

Гомәр хәлфә әле үк: хакимнәр сезнең яңа алымнарыгызны да күреп алырлар,

дип кычкыра. Монафыйк, әләкче! Минем турыда ышанычсыз дигән имеш-

мимешләр тарата.

Кияүгә җыенганда, апасы, Апушны чит кешеләр янында калдырмыйм, дигән

иде. Мескен, аның үзенә дә ире йортында рәхәт түгел. Приказчик, гаилә башы

буларак, менә дигән булып чыкты, әмма бик саран, үзенең кибете дигәндә,

туган-тумача өчен дә комсызга әйләнә.

Апасы Габдулланы сирәк килгәне өчен битәрли, елап та ала, энесенең

борчылуын күреп, ашыга-ашыга акланып та өлгерә.

— Син начар дип уйлама, өебез ашлы-сулы. Үзем дә тук, балалар да, Алла

боерса, аякка басарлар.

Габдулланың тутасы йортыннан китеп, берүзе яши башлавына дүрт ел.

Ул ярлы, әмма үзен ятим итеп тоймый. Һәм бары хәзер генә, бу елларны

мөстәкыйль яшәп, үз язмышына нидер янавын аңлады. Бу — ятимлек иде, изге

дәрәҗә йөрткән җиде буын нәселенең ятиме. Әлеге яктылыкның чагылышын

ул һәрдаим күңеленнән генә сизә килде: әйләнә-тирәдәгеләр аның белән

хөрмәтләп сөйләшә, бүләкләр бирә, гөнаһларын киметү өчен мәхдүмнең

догаларына ышыклана.

Аның күңеле чиста, саф, шул ук вакытта Изге Коръәнне укып чыккан

бу кечкенә мәхдүм шундый беркатлы! Аларның авылында киез итек басу

остаханәсенең хуҗасы Галимҗан бар иде, бар кеше диярлек аңа ярарга

тырышты, берчак малай шушы адәмнең күрешергә дип үзенә сузган кулын

алмады.

— Юк, юк! — дип кабатлады ачуыннан һәм чиркануыннан агарынган малай.

— Үзен кызыл аракы белән пычраткан адәмгә кул бирергә ярамый!

Итекче бик һавалы, шәһәр эшкуарлары кебек байлыгы белән шапырына.

Якташларына арты белән борылган бу тәкәббер итекчегә карап малай тагын

өстәде:

— Тәкъвалыкны кабул итмәүче һәрбер тәкәббер йөрәккә хурлык өстенә

хурлыктыр, — диде.

Һәрвакыт бердәм булып яшәгән крәстияннар аның бу сүзләрен ишетеп,

ничек куандылар.

Аны ихластан яраттылар, әмма бу узгынчы ярату, чөнки ул бер кешегә

генә төбәлгән ярату түгел иде. Андый мәхәббәт эченә мәкер яшеренә. Күпме

ятимнәрнең күзен буды ул, юлыннан яздырды, күпмеләре, алданып, соңыннан

эшлексез һәм теләнчеләргә әйләнделәр. Аллаһ аны коткарды!

Әмрулла юлга җыенды. Иртәгә китәсе дигән көнне Габдулла аның

белән төн уртасына кадәр сөйләшеп утырды. Шәкертләр инде күптән

тирән йокыда, караңгы коридорда Гомәр хәлфәнең генә, башмакларын

чаштырдатып, әрле-бирле йөренгәне ишетелә. Бик теләсә дә, ул пышылдап

кына гәпләшкән яшьләрнең ни турында сөйләшкәнен ишетә алмас иде.

Вакыт-вакыт бер-ике сүз алышалар да тынып калалар һәм сүз сөрешен

хәтерләрендә дәвам итәләр. Шулай итеп, Әмрулланың беренче тапкыр

калага килеп чыгуын хәтерләрендә яңарттылар: башта аны хәтта Багдад

хәлифәсенең нәселеннән диючеләр дә булды, тик аннары, егет белән

полиция идарәсе кызыксынгач, аны талиб дип атый башладылар — тар

карашлы бәндәләр шуннан да әшәке сүз таба алмады. Гомәр хәлфә мөфтигә

һәм бер үк вакытта жандарм полковнигына әләк язып торуны үзенең

бурычы дип санады. Бу ирекле шымчының хәбәрләреннән нидер белү өчен,

полковник аннан: «Соң, төрек нәрсә дип әйткән?» — дип сорый. «Сүзләре

әллә ни куркыныч түгел, — ди хәлфә, — әмма хәрәкәтләре куркыныч!

Бакчада бер кыз белән йөргәндә, ул аны үбәргә маташты!»

Егетләр шаркылдап көлеп җибәрделәр һәм шунда ук тынып та калдылар:

башмак чаштырдавы алар ишеге төбендә туктап калды. Бер-берсенә карашып

алгач, түзмәделәр, тагын пырхылдаштылар. Алдагы көнне Гомәр хәлфә төрек

егетеннән изге урыннарны уравын һәм шулай итеп хәлфә файдасына Хаҗ сәфәре

кылуын сораган. Хәлфәнең Мәккәдә булганы бар, әмма фабрикант Мортаза

Гобәйдуллин килешүе буенча хаҗ кылганга, аның савабы байга гына эләкте.

Хәзер исә Гомәр хәлфә үзен шундый рәхәткә лаек дип тапты.

— Нәрсә дип җавап бирдең инде? — дип сорады Габдулла.

— Үтенечен үтәргә вәгъдә бирдем. Әйдә, мине изге урыннарга китә дип

уйласын, мин бөтенләй икенче тарафка юнәләм.

Сүзсез калдылар. Инде аерылырга да вакыттыр, әмма Габдулла кабат сүз

башлады:

— Без очраклы рәвештә очраштык, бәлки башка күрешергә дә язмас.

Шуны бел: үземнең башка ватандашларыма караганда сине яхшырак

аңлыйм. Синең белән сөйләшкәндә яисә менә Ядринцев белән гәпләшкәндә,

халыкларның берләшү вакыты якынлашканын тоям. Әмма сине мактау дип

кабул итмә, үзем аннан газап күргән кеше, мин бит сизәм... без шулкадәр

үз-үзебезгә бикләнгәнбез, наданлыкка батканбыз, юк-барларга ышанабыз,

томаналар...

— Миңа сезнең халык ошый, — дип, Әмрулла аның сүзен бүлдерде. — Ярлы,

җәберләнгән, әмма туган илегезгә карата ярату хисе сездә без — төрекләргә

караганда да көчлерәк! Без мөселманнарның бердәмлеге турында хыялланып,

иң гадиен һәм иң беренчесен — туган илгә мәхәббәт хисен оныттык. Юкка

гына акыл иясе Намикъ Кәмал бәй үз драмасында нәкъ шул турыда язмаган.

Һичшиксез, Төркия — «авыру кеше», һәм авыруны — мин әйтте диярсең!

— авыруны анатолий крәстияннары коткарачак. Бары тик анатолияләр генә

үз күге, үз икмәге, үз җырлары белән халыкка сәламәт һәм намуслы сулыш

өрәчәк...

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 2, 2016

Фото: chelreglib.ru

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: