Логотип Казан Утлары
Роман

Дөнья гаме (дәвамы)

Ул урыныннан торды, башы әйләнеп, чайкалып куйды. Кабат бер калтыратты, бер эсселәтте. Ул чынаякка аспирин сипте дә шуны эчеп, юрганга уранды һәм бер уйсыз, диварга карап, тик утырды. Яки ятты да бик озак кына сынын калкыта алмады. Хәлсез, битараф...

Романның башы монда.

11

Ул урыныннан торды, башы әйләнеп, чайкалып куйды.

Кабат бер калтыратты, бер эсселәтте. Ул чынаякка аспирин сипте дә шуны

эчеп, юрганга уранды һәм бер уйсыз, диварга карап, тик утырды. Яки ятты да

бик озак кына сынын калкыта алмады. Хәлсез, битараф... башында бер фикере,

бер теләге юк.

Әмма төшләре тирән, ашкынулы, төрле хыялларга бай иде: ул үзенең ачы

итеп кычкырып, кар өстеннән яланаяк чапканын күрде: «Әниемне алып

китмәгез, алып китмәгез!..» Күптәнге танышы дәрвиш кар өстендә утыра:

«Йортыгызны соңгы дип түгел, мәңгелек дип әйтегез...» Дәрвишкә Диләфрүзгә

охшаган кыз җавап бирә: «Ишетәм, ишетәм, тик акрынрак әйтегез, миңа авыр!..»

Атлар, кемнеңдер көлгән тавышын урап, чаптырып китә... Фирая ханым көлә

дә каяндыр өстән — күктән карап тора, анда — күзләр түгел, йолдызлар...

Ул уянып китә, төшенең истә калганнарыннан чыгып, үз-үзенә сорау

бирә: нигә аңа һәрвакыт Зәйтүнә керә икән, аның турында уйлаганы юк бит?

Бер минуттан бар нәрсә турында да оныта, бармагын селкетерлек тә хәле

калмый, тәмам бушанып ята. Ләкин шулай үткән күп төннәрнең берсендә

Габдулла йокысын бүлеп торып утырды, шәм кабызды, кулына кәгазь

белән каләм алды. Киеренке тынлыкта ул ишетелер-ишетелмәс моңлы саз

тавышын абайлады.

Күз карашымда хәзер үзгәрде әшьялар төсе,

Сизелә: үтте яшь вакытлар, җитте гомерем яртысы.

Саз тавышы тагын да моңлырак, тагын да сагышлырак ишетелде, һәм ул,

ераклаша барган авазларны куып җитәргә тырышкандай, ашыга-ашыга язды:

И мөкаддәс, моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз?

Син сынасың, мин сүнәмен, аерылабыз ахрысы.

Соңгы юлын язып тәмам итте һәм көч-хәл белән ятагына барып ауды. «Әйе,

— дип уйлады ул, очып китә... Бу салкын җиһанның тимер читлегеннән очып

китә, бичара кош!..» Шәмнең саргылт уты сүнәм-сүнәм дип леперди. Тәрәзәдән

караңгылык сузылган, шулвакыт коридорда аяк тавышлары, кемнеңдер йокыны

качырырлык ачы тавышы яңгырагандай булды: «Юк, мин үземне бер нишләтә

алмыйм, — чит-ят кеше турында уйлагандай уй узды аның башыннан. — Юк,

мин алай эшли алмыйм, әмма үзе килгәнне тыныч кына көтә алыр идем...

мин курыкмыйм, бернәрсә жәл түгел...» Тагын төшләнүләр башланды: шәмнең

сүнәр-сүнмәс уты, ишек артындагы тавышлар, үз уйлары — бар да буталды;

төшләре ярсулы, ашкынулы һәм ул аларның басымыннан тәмам талчыгып,

хәлсезләнеп уянды. Шул халәтендә өчме, дүртме көн ятты, ахыр чиктә, үз-

үзенә болай диде: «Мин үземне тереләй күмәм, мин авыру түгел, юк, үземә

күңел төшенкелегенә бирелергә юл куйдым. Миңа тынгысызлык кирәк, мин

әле көрәшәчәкмен. Аягыма басачакмын!..»

Иртәнге уннар тирәсендә Галиәсгар килде, ятагының кырыена утырды

һәм:

— Син авырыйсың икән, — диде. — Ни өчен хәбәр итмәдең, сездә телефон

бармы?

— Авырмыйм! Берни юк. — Сүзен дәвам иткәнче ун минутлар үткәндер,

мөгаен. — Берәр төрле яңалык бармы?

— Зинһар, дәшмә. Мин синең яныңда утырам.

— Утыр, — дип килеште ул һәм шул мизгелдә кар өстендә утырган дәрвишне

күрде, аның тавышын ишеткәндәй булды.

Ул күзен ачты: «Анда Бакыр кала юк, алар белергә тиеш. Кош... кәрван

артыннан чак өлгерә. Кайсыдыр әкияттә... алларыннан очып, юлчыларга юл

күрсәткән».

— Сәер, — диде ул, — фикерләр таркала. Ләкин мин тыңлый аламдыр, шәт.

Сөйлә, нинди яңалыклар. Безнең журналны ябарга телиләрме?

— Габдулла...

— Алар япмыйча тынычланмаячак. Нәрсә, Сәгыйть әфәнде кадими

муллаларга эшлиме?

— Алай ук түгел, «Казан мөхбире»ндә эшли.

— Аны да муллалар чыгара. Борһанның Ырымбурга китүе расмы?

— Әйе.

— Эттән туганнар, — диде ул.

Бераз тын утырдылар, аннары Габдулла әйтте:

— Мин әзер.

Галиәсгар дәшмәде, ул дустын саташа дип уйлады.

— Мин әзер, — дип кабатлады Габдулла. — Каһәр суккан мине җибәрә, ахры.

— Ул караватка ябышып, торып утырды. — Ялкаулыкны күр... азындырмыйк

аны. Баудан тарт әле, зинһар, коридорныйга хәбәр сала торган кыңгырау

ул... чәй эчәрбез. Әгәр мин чәй эчмим икән, Галиәсгар, мин хезмәткәр түгел.

Кулыңны бир, зинһар, торам.

12

Юылган идәннән тәмле агач исе килә. Салкыннан алып кереп мич

каршындагы бауга эленгән сөлге-тастымаллардан аңкыган кар исе, яңа

агартылган дивардан таралган акшар исе — барысы бергә кушылып кышкы,

чиста мохиткә әверелә. Аларга каен пүләннәренең шарт-шорт итеп януы да

өстәлә.

Ул кайчандыр үзенең беркатлыланып: йә Аллам, кешеләргә ызгышлар, үзара

түбәнсетү һәм кыерсытулар тиеш микәнни, дип уйлаганын исенә төшерде.

Яшә, күр әнә: кызылга манылган урман үзенең төсен югалта... әйе, көз иде,

Җаектагы Пушкин бакчасы, яраткан шигырьләре, күтәренке кәеф...

Хәзер менә — Кәбир мулланың сандык сыман кечкенә, кысан ызбасында

(абзасы хатыны белән иркен өйдә) аңа бик рәхәт, җайлы. Уйлары да шул тирәдә:

кырмыскалар кебек эшчән, тиктормас авыл халкының күндәмлеге, аларның

игелекле, шәфкатьле күңеле, үзара тынышып яшәүләре, ярлы тормышларын

матур гына алып барулары... җырлары — үзара сөйләшкән шикелле; әкиятләре

— әйтерсең, уйлап чыгарылмаган, якында гына җәелеп яткан урманда яки тау

артындагы ниндидер патшалыкта булган чып-чын вакыйгалар гүя...

Аһ, дөньясы андый түгел шул, төгәлрәге, бар дөнья — сугышлар-тартышулар,

курку-көрәш, ачлык-туклык арасындагы вакыт агышы гына. Һәр көнне кансыз

һәм тынчу тормышта яшәргә ярамый — менә шуңа саф һавалы, үзара тыныч,

тату мөнәсәбәткә корылган мөмкинлек бирелеп ала. Ләкин борчуларсыз,

хыялга күмелеп яшәү генә дә дөрес түгел, андый тормыш сиңа ыгы-зыгылы,

файдасыз һәм куркыныч тоелыр, көннәрнең берендә, кинәт серле рәвештә,

аннан котыласың килер иде...

Беренче көннәрдә ул җылылыктан рәхәт чикте, бәхетле вакытта — балачакта

гына була торган тәмле йокыдан гәүдәсе изрәде. Күптәннән инде аның кичтән

ятып, иртән, вакытында уянганы юк иде. Аннары яшәү рәвеше тагын шәһәрчәгә

көйләнде: кичләрен озак кына укыды, дәфтәренә кайсыбер күзәтүләрен язып

куйды йә акрын гына көйләде, яки сәгатьләр буе уйланып утырды һәм таң

беленгәндә генә йокыга талды. Кәбир мулла өендәге хезмәтче Мәйсәрә түти

мичен дә якты, ашарына да китерде. Баштарак хатын аның үз эченә бикләнгән

булуына, аралашмавына исе китмәде, тире дә сөяк, ютәле көчле булгач, авыру

кеше янында дәшми генә йөрде. Бераздан ияләнде, үзенчә кунакны ничектер

кузгатып җибәрергә тырышты: әле кичләрен кайсыдыр карчыкта яшьләр аулак

өйгә җыелалар дип киная ясады; алдагы көндә Кәбир мулланың вулыска

җыенуын да әйтеп карады, бәлки аның да иярү теләге бардыр дип уйлады;

бер сәер кеше китап укыган-укыган да башы киткән дип тә куркытмак булды.

Габдулла җавап урынына көлде генә. Һәм кич утырулар белән кызыксынмавын,

вулыста эше юклыгын әйтте. Ничек тә булса, кичен аларга кереп, ире — итекче

Һарун белән сөйләшергә теләге барлыгын сиздерде. Чынында Һарун итекче

түгел, тегүче иде. Сәхтиян читек һәм башмаклар тегү эше фабрикага буйсына.

Тик аның цехлары еракка таралган: бер авылда читекне кисәләр, икенчесендә

— тегәләр, өченчесендә читекче эшне тәмамлый — олтан, үкчә куя. Аннары

әзерләре кайдадыр Сембердәме, Казанда йә Сарытаудамы урнашкан кибет

хуҗасы кулына күчә. Һарун абзый тегүче иде. Бик нечкә, нәфис эш иде бу!

Башта ул сәхтиян кисәкләрен сумалалы җеп белән тегә, аннары тупас җөйне

каплап, кисүче тарафыннан сәхтияндә билгеләнгән һәрбер бизәкне кантлап

кәгазь, ефәк яисә нечкә металл җеп белән йөртеп чыга. Тегү белән ул кышын

гына шөгыльләнә, калган вакытын крәстиян эшләренә багышлый. Шулай да

аның кыяфәте авылныкыннан битәр кала кешесенә, хезмәткәргә охшаган.

Үзенең бу аерымлыгын ул аңлый, горурлана, кайчакларда үз-үзен яратуын

сиздерер өчен генә, башкаларга зыян салмыйча, бәйләнчекләнеп тә ала. Хәер,

авылда аннан башка да осталар бар: миччеләр, балтачылар, мичкәчеләр, аркан

һәм чыпта үрүчеләр; өстәвенә кышка читтән килеп урнашучылар да җитәрлек

була. Шулай тегүчеләр, йон тетүчеләр, киез итек басучылар авылдан авылга

йөргәннәр. Аларны һәр ызбада ачык йөз белән каршы алганнар, эш урыннары

хуҗаларның мунчасында булган. Әңгәмә корырга килгән ир-атлар кемнеңдер

мунчасында яки йортында төн уртасына кадәр җыелып утырганнар.

Һаруннарда да шулай: ул, җеп ката-ката, читтә булган төрле хәлләр турында

яисә әкият-такмазалар тыңлап утыра. Габдуллага кичләрен Һарун абзасы янына

йөрү ошап китте. Һарун үзе дә вакыйгаларны күп белә, тыңларга да ярата.

Гадәттә, үзе үк башлый:

— Бер бай вафат булыр алдыннан күрсәтмә бирә ди, имеш: «Узган ел ике

эш үгезем югалды. Әгәр, — ди икән, — табылсалар, улым алыр, юк икән

— хезмәтчемә булыр».

Көлү дулкыны күтәрелә, чемодан ясаучы Фәсхи утырган җирендә борсалана,

кулын күтәрә, мине тыңлагыз, янәсе. Фәсхи абзыйның хикәятләре усалрак:

— Бай хезмәтчесен базарга җибәргән: бәрәңге, ит һәм май сатып ал, дигән.

Хезмәтче өч тапкыр барып кайткан — башта бәрәңгегә, аннары иткә, иң

соңыннан майга. Миңгерәү, аны берьюлы эшләп булмый идемени, дигән бай.

Берчак бай авырып киткән дә хезмәтчесен табибка җибәргән. Тегесе табиб,

мулла һәм таза гына өч егетне ияртеп кайткан. Бай гаҗәпләнеп: болары нәрсәгә,

дип сораган. Хезмәтче исә: әгәр табиб ярдәм итә алмаса, мулла ясин чыгар, бу

егетләр кабер казыр. Мин, әфәндем, бөтен эшне бергә башкардым, дигән.

Бөтен тирә-якта ачлык, бар да авыр хәлдә калган. Түбәсенә чаклы кар күмгән

өйләргә ачлык, туңып үлүчеләр, талаулар һәм үтерүләр турында берсеннән-

берсе шомлырак хәбәрләр үтеп керә. Имеш-мимешләрнең ераклардан килгән

хатларга ияргәне икенче төрлерәк: уңдырышлы Ырымбур төбәге, далалары, бай

кәрван юллары, андагы таш йортлы һәм мәчетле калалар... Анда эш тә, ашарга

да җитәрлек, анда казанлылар күп — барысы да сәүдәгәрләр — табыш белән

сәүдә итәләр. Приказчиклары фырт киенгән, тамаклары тук, соңга таба үзләре

дә сәүдәгәрләр булып китә... Аеруча хисләнеп, серле итеп алтын приискалары

турында сөйлиләр, әгәр җай килсә, алтын кисәге табасың һәм шунда ук баеп

китәсең икән.

Күз ачкысыз бураннар ызбаларны, кәфенлеккә төргәндәй, аклыкка күмде,

болыннарны, урманнарны кар каплады һәм моңарчы маяк урынындагы авыл

утларын юлчылардан яшерде.

Талаучылар кылган гамәлләр турында ниләр генә сөйләмиләр: Казан

сәүдәгәренең юлын кискәннәр, Арча алыпсатарын талаганнар...

— Әле менә Күркә Сәйфи вулыстан кайтып килә икән, — дип дәвам итте

Фәсхи абзый. — Кыр буп-буш. Ул да булмый, ат өстендә берәү куа килә моны.

Килеп җиткәч, маңгаена төшкән башлыгын күтәрә дә: бу синмени, Сәйфи

абзый, дип әйтә ди. Аннары атын борган да кире юыртып киткән.

— Аллам сакласын, кем булды икән?

— Билгеле инде, Карнаухий!.. Күптән түгел, шушы арада гына булган хәл...

Галимә, күкрәк баласын күтәреп, вулыс бульнисенә барышы икән. Басуда куып

җиткәннәр моны. Хатынның коты ботына төшкән. Талаучы дигәне, ә-ә, Галимә,

бу синмени? Ашыга төш, алайса сабыйны туңдырасың, дип әйтеп әйтә ди.

Болар бар да кеше ышанмаслык әкияткә охшаган. Ләкин туңып үлү

очраклары чынлап та булды. Басуда катып үлгән бичара Закирҗанны Өчилегә

утын чанасына салып кайттылар. Күрше авылдагы бай туганына әҗәткә он

сорарга барышы булган.

...Шундый суыкта үзенең авылга кайтып төшүен Габдулла көйсезлек дип

аңлатты.

— Әле дә бу көйсезлегең сине үз вакытында кузгаткан, — дип мыгырданды

Кәбир мулла. — Кала тормышың илтеп чыгарган, тире дә сөяк, йөзең зәгъфран.

Әйдәле, тиз генә мич башына.

— Менәм, менәм, — диде Габдулла. — Тик минем... кайтуым турында бик

шаулама, ялгызым гына буласым килә.

— Аңладым. Әй, сиңа әйтәм, — ул хатынына кычкырды, — телеңне тешлә,

кунакка тынычлык кирәк!

Тынлык... Бизгәк тотудан интегеп беткән һәрбер сөягенә, күзенә, колагына,

мөгаен, шул исәптән, исән булса, җанына да бераз тынлык кирәк иде.

Хәзер ул чынын белә: анда чахотка — үпкә авыруы. Кәефенең төшенке булуы

да шуннан. Әмма чиренең искиткеч үзенчәлегенә төшенеп җитте микән: физик

яктан йончытып, ул үзен гадәттән тыш көч белән фикерләргә, өметләнергә,

акылга сыймаслык ниятләренең тормышка ашасына ышанырга тырыша. Шулай

да авырту үтеп, аз гына җиңеллек сизелүгә, үз тирәңдәге тормышка тыныч караш

ташласаң — киләчәк инде өметсез кебек тоела. Ләкин аны хәзер өметсезлек

куркытмый. Үз хәле белән килеште, ахрысы. Соңгы атналарда ул әсәрләнеп,

күп һәм үткен итеп язды, үз-үзен кулда тоталмады, хәтта вакчылланды, усал

акыл белән дошманнарын кырды, — җыеп әйткәндә, тиргәшү-талашуга көче

бар иде! Ләкин әрепләшүе кичәге дуслары белән генә иде.

Галиәсгар белән аның номерында сөйләшеп, чәй эчеп утырган көнне

Габдулланың күңеле күтәренке иде. Аннары алар Фатих янына киттеләр, бик

озак өчәү гәпләштеләр, әле кайчан гына карашлары һәм максатлары берлеге

ягыннан тупланган ышанычлы дусларның кимүенә борчылдылар. Кайсылары,

туган илләре белән хушлашып, бөтенләйгә Истанбулга китте, кайсылары монда

каләмнәре белән сәүдә итә...

Яңа гына уянып килгән җәмгыятебез җитлекмәгән әле, дип уйлады ул, күпме

көлке, беркатлылык, вакыты белән кабахәтлек анда! Мәхкәмә тикшерүчесе

әхлаклылык турында кинәт кенә китап яза, кер уучылар үзләрен артист

дип игълан итә, ниндидер башмакчы мәхәллә мулласына әйләнә, кичәге

хәрби фельдшер табиб булып китә, наданнар хәзер — нашир һәм мөхәррир,

язучыларны эләктереп үзләренә көнлекче итәләр... Чалмалы муллалар белән

тук буржуага мәктәп-мәдрәсәләр һәм гимназияләр түгел, милләтне берләштерә

торган ниндидер башка бер нәрсә кирәк...

Хәзер ул Иж-Бубый мәдрәсәсен җимерүнең яшерен сәбәпләрен белә.

Җәдитчелек карашларын беренче булып тормышка ашырган Бубыйларга

ике ел дәвамында кадими басмаларда ләгънәт укыдылар. Ишми ишан

үзенең китапчыкларында Исламга бернинди үзгәрешләр кертелә алмый, ул

үзгәрешләргә сәләтле христианлыктан шуның белән аерыла, дип язды. Ул

чакта, үзе үк исламчы була торып, Ишми ишан мәдрәсә мөгаллимнәрен...

исламчылыкта гаепләп чыкты! Аннары үзенең бер китапчыгын, урыс теленә

тәрҗемә итеп, губернаторга җибәрде. Исламчылыкта гаепләрлек дәлилләр

табылмагач, мөгаллимнәрне тыелган әдәбият саклауда гаепләделәр. Без һәртөрле

адәм актыклары белән артык әдәпле булдык, һөҗүмгә һөҗүм белән җавап

кайтарырга вакыт җиткән.

Җаекта эшләгән вакытында ук Габдулланың дошманнары күбәйгән иде. Ләкин

монда, Казанда, дошманнар көчлерәк, барыннан элек үзләрен милләт терәге дип

санаучы либераллар. Алар «Әл-ислах» тирәсенә җыелган яшьләргә ялкау гына

күз кысып карадылар, һәм, олысымакланып, «дуамал малайлар»ның тәнкыйтенә

җавап биреп тормадылар. Алай да «Әл-ислах» мөхәррирләренә әһәмиятсез вак

талантсызларны өстерүдән чирканмадылар. Тегеләре Фатих Әмирхан белән

Габдулла Тукай каләменнән төшкән бар нәрсәне хурлады. Габдулланы Печән

базары шагыйре, такмакчы, әдәбият бакчасына кергән сыер дип атады, аның бар

эше, янәсе, Пушкин белән Лермонтовны тәрҗемә кылу, дип гаепләде.

Наданнар белән шулай әрепләшеп торыргамы, тик өрсеннәр шунда. Сәгыйть

әфәнденең дошманлык чыгышларына игътибар итмәскә иде дә... Булдыра

алмады, тыелып калмады! Кичәге иптәшенең төрттерүе дә бик әшәке иде:

Тукайның карагруһчыларга һәм кадимчеләргә карата тәнкыйтен ул милләткә

хыянәт итү дип бәяләгән. Шунда ук городовойны чакыру яхшырак түгел микән,

дип тә өстәгән әле.

...Ул арыганлыгын сизмәде, ләкин көн саен сүнә барды. Эштә кайнар чәй

эчеп хәл алды. Берөзлексез тартты, төннәрен үпкәдәге тәмәке сөремен газаплы

авырту белән йөткереп чыгармыйча йокыга китә алмады.

Төннәрнең берсендә ютәле аеруча көчле булды, ахыр чиктә тәмам хәлдән

таеп, урыныннан торды, шәм кабызды да өстәл янына кузгалуга, тагын ютәл

өянәге башланды, тамагыннан кан китте, шунда ук йөткерүе дә басылды.

Караватына барып, ирененнән сөлгесен алмыйча, чалкан ятты. Тәнен сәер,

көтелмәгән тынычлык биләп алды, бармагын селкетерлек хәле булмаса да,

уе ачык, куркусыз, тыныч иде... Мөмкин түгел, менә шулай кинәт... каһәр

төшкере ютәл, артыгын көчәндем, мөгаен, тамактагы иң нечкә кан тамыры

шартлагандыр. Хәер, иртәгә табибка барырмын...

Йоклый да алмады, йөткерү дә кабатланмады, бары хәлсезлек кенә үтмәде,

ялкаулык баскан кебек. Әйе, бу бары ялкаулыкка охшаган. Ул курку кичермәде.

Хәзер элекке иптәшләре белән әрләшүне, малайларча кабынып китүне

әһәмиятсезгә санап, көлемсерәп искә алды, аның Сәгыйть әфәндегә карата

бернинди ачуы да, үпкәсе дә юк... үзе теләгәнчә яшәсен. Юк-бар нәрсәләрне

читкә куеп, ул шигырь язар, тагын бер дәреслек чыгарыр, аннары, Алла бирсә,

романга тотыныр, ул әзер... Инде, мөгаен, вакыттыр!

Әмма иң элек ничектер тормышны җайларга кирәктер. Бәлки, каланың бер

аулак почмагында фатир түләп торыргадыр. Эчеп, гомерләрен әрәм үткәргән

эшлексезләр белән арасын өзәр. Нигә кирәк алар? Нинди шатлыктан эчәргә,

нинди хәсрәттән типтереп яшәргә? Эшләргә кирәк...

Бераз фикерләр буталды. Хәер, юк: ул бит эшләргә кирәклеге турында

уйлады, ниһаять, гаиләсе, үз почмагы, балалар гына бирә ала торган шатлык-

куанычы булырга тиеш. Әгәр шундый изге күңелле, ягымлы кыз... Уйлары

тагын буталды... Ул бит Зәйтүнә шикелле дип әйтергә теләде, әйтелде, юк,

исенә төште... Әйе, бары исенә генә төште. Диләфрүз бар иде. Ышанмау һәм

өмет арасында боз астында калып та тирән аулакта агар юлын тапкан елга

кебек хисчән, инсафлы, бәхетле җан иясе — Нәфисә килеп чыкты. Фирая

ханым. Ул аның җансыз матурлыгыннан качты, менә хәзер күз алдында

Зәйтүнә пәйда булды. Кайсына гашыйк соң ул? Әллә берсен дә яратмадымы,

бар хисләре мәхәббәт теләү генә булдымы?! Әйе, менә ул нәрсә сүнми... Ярату

теләге хәзергә сүнми, сүрелми. Кайчан да булса ул да бетәр, шул чакта бар

нәрсәгә нокта куелыр.

Әгәр тормышын башкача корса, ничек булыр? Ярар, мулла яки мөгаллим

булыр, мөгаен, авылда йә кечерәк калада яшәр, гаиләсе белән торыр иде...

Тәкъдир... Бала чагында ук аны ата-анасыннан аерды да гади кешеләр

— авылның фәкыйрь карчыгы, Казан каласының вак һөнәрчесе, крәстиян

кулларына тапшырды.

Фикерләр гел чуала... Әйе, менә нәрсә: бәлки аның күз яшьләре, балалык

зарлары, ятимлеге — нәкъ шулар шигърияттер? Крәстияннар үзләре чыгарган

күңелле җырларны җырлыйлар, көлкеле мәзәкләр, гыйбрәтле хикәятләр

сөйлиләр, аннары эшкә тотыналар. Бәлки шушыдыр ул шигърият? Аның

хезмәте газап, җәфа чигүне тасвирлап бирүдер? Әмма матурлык... Шигъриятне

тормышта ул тудырмыймыни? Газаплармыни? Юк, газап, җәфалар түгел, ә

кеше ничек итеп аларны җиңә, шул тудыра. Җиңеп чыгу — менә ул шигърият.

Җиңеп чыгу, бирешмәү... Болар аңа туры килә, болар аңа таныш.

Таң алдыннан ул күзен йомды һәм уянмыйча берничә сәгать йоклап алды.

Аннары...

Сәгать нәкъ унда ул табибның кабул итү бүлмәсендә утыра иде инде. Кабул

итү бүлмәсендә аннан башка тагын өчәү утыра: юан әфәнденең сулышы кысыла,

пиджагын күкрәк турысыннан ачып куйган, чират буенча ул беренче; аның

артыннан ике хатын-кыз, берсе — зәгъфран йөзлесе — яшь, чибәр, тар, сөзәк

җилкәсенә ятып торган кара матәм күлмәгеннән, чал чәчле, сагышлысы — әнисе

булса кирәк. Ул өлкәненнән:

— Гафу итегез, табибның фамилиясе ничек? — дип сорады.

— Мостовщиков, — дип җавап бирде чал чәчле хатын.

— Рәхмәт.

Ярар, Мостовщиков булсын. Ул арада юан әфәндене дәштеләр, Габдулла

аның урынына — ишек янына күчеп утырды. «Хәзер чиратым җитә, дип уйлады

ул күңелле генә, керәм дә чыгам. Юк, иптәш, тормыш ул шундый нәрсә,

табибларсыз котылып булмый...

Әфәнде озак тормады, бүлмәдән ул бик аптырап чыкты:

— Ике минут үттеме-юкмы — менә сиңа сукыр кычыткан төнәтмәсе...

Шуннан соң ике хатын-кыз кереп чыкты.

— Кемнең чираты? — Бүлмәдән җиңелчә боерулы тавыш ишетелде. Габдулла,

үзе дә сизмәстән елмаеп, ишекне ачты. — Тәк-с, билгә кадәр чишенегез. Йә,

сөеклем, кызурак!

Тәбәнәк буйлы, авыл ирләренә тартым кыяфәтле табиб тупас, әмма гади

сүзләр белән дәшә, ләкин ясалма икәне сизелеп тора. Ул торып, каушап калган

авыру янына килде дә битараф кыяфәттә күкрәген тыңлый башлады. Уң яктан,

сулдан. Әйләндереп, арка ягын тыңлады.

— Киенегез. — Үзе рецепт язарга утырды. — Кемдә дәваландыгыз?

— Дөресен әйткәндә, мин әле беренче мәртәбә...

— Беренче?!. — Ул капылт кына каләмен читкә куйды да шаккатып

Габдуллага текәлде. Аннары, никтер ачуы килеп, сөйләнде: — Моңарчы кайда

йөрдегез? Нигә хет өч ел гына булса да элек килмәдегез?

— Чынлап та, өч елдыр инде минем йөткерә башлавыма. Ләкин бит

бронхит...

— Бронхит кына булса иде! Үпкә авыруын, дустым, вакытында тотып алырга

кирәк. Ярый, менә сезгә рецепт. Көчәеп киткәндә, тынычлыкта калырга, ялгыз

булырга тырышыгыз. Башка вакытларда күбрәк саф һавада йөрегез, яхшы итеп

тукланыгыз.

Чират көткәндә бер тапкыр күтәрелеп карамаган кыз, ул чыккач, балаларча

дулкынланып, ашыгып аягына басты, сораулы күзен аңа төбәде, зәгъфран

төс тулы йөзеннән җиңелчә кызгану хисе йөгереп узды. Габдулла карашын

яшермәде, кызны, рухландырып, киң итеп елмайды.

Номерына кайткач, ул караватына ауды. Урам шавы колагында шаулады,

аннары, үзенә сеңеп эрегәндәй, акрын гына югала барды. Тәнен җиңелчә калтырау

алды. Бигрәк күңелгә ятышсыз бу табиб, дип уйлады ул, тәкәллефсезлеге,

«сөеклем», «чиратта кем» дигән сүзләре, шайтан алгыры! Табибның, иң яхшы

дигәндә, аны приказчик рәвешендә кабул итүе үпкәләтте.

Йә Аллам, нинди вак нәрсәләр турында уйлый, ул бит бүген үзенә

чыгарылган хөкем карарын ишетте! Анда чахотка булуы растыр, ләкин аның

беркайчан да тулы сәламәт булганы юк: ютәл дә, бизгәк тоту, хәлсезлек

— бар да электән үк килә, ләкин ул бит эштән туктамады. Менә хәзер дә

башы эшли, фикере төгәл, шушы минутта ук торып эшенә тотына ала. Тик

башта — аз гына черем итеп алсын... Шулай да бәлки Гартманга барасы

калгандыр, Ольховский юкка гына киңәш итмәгәндер. Хәер, тегесе дә,

икенчесе дә аның бу дөньяда күпме гомере калганын әйтмәс, бу турыда

бары бер Аллаһ кына белә.

Габдулла үзен тәмам туйдырган бу кунакханәдән китәргә уйлады. Бәхтияров

белән Галиәсгар икенче кунакханәгә барып караштыргач, туры килерлек номер

таптылар. Сәгать эчендә җыендылар да киттеләр. Номер чыннан да әйбәт иде:

биек түшәм, кояшлы якка караган киң тәрәзә. Әмма ул бик салкын булып

чыкты! Габдулла моны беренче төндә газаплар башлануга ук аңлады. Тагын

интектергеч коры ютәл, озакка сузылган калтыранулар башланды. Ул кайнар

чәй эчте, аспирин йотты — берсе дә ярдәм итмәде. Монда башка калырга

ярамый иде. Бәхтияров белән булган сөйләшү аның кәефен тагын да кырды:

Кистенёвның белгән кешесенә таянып, Бәхтияров читләтеп, серле генә итеп

жандарм идарәсенең Габдулланың элек басылган китабы белән кызыксынуын

әйтте. Жандармнар белән очрашу гына җитмәгән иде!

Искәрмәстән генә исенә төшкән җылы авыл ызбасы эшне хәл итте: ул

Өчилегә — абзасы янына китәчәк. Җае да чыгып тора тагын — Өчиле сәүдәгәре

кирәк-яракларны сатып алган да өенә җыенган икән.

Авыл борынгыдан килгән кануннары белән яшәп ята. Һәр яңа фикергә

шикләнеп, куркып караса да. Авыл үз телен саклый һәм үстерә, халык авыз

иҗатын югалтмыйча исән калдыра. Аның сүздә гәүдәләнгән тарихи тормышы

әдәби мираска әверелә бара. Кошларга әйләнгән ике ир туган турындагы «Сак-

Сок» бәете! Ак бүре турында әкият! Гаҗәп, дип уйлады Габдулла, аларны хәзерге

заман әдәбияты санга сукмый да кебек, алар исә яши бирә. Хәзерге әдәбият

күперенке, сай һәм, әйтерсең, казанлыларның үткән тарихы, аларның хәзерге

чынбарлык тормышы белән бөтенләй бәйләнмәгән кебек. Халык җырлары

хакыйкатькә якын тора!

 

Романның ахырын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 4, 2016

Фото: kitaphane.tatarstan.ru

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев