Дөнья гаме (дәвамы)

Романның башы монда.

7

Ул һәрвакыт шәһәрдән беразга китеп, кабат әйләнеп кайткач, үзен беркадәр

чит итеп сизә торган иде. Җыелган хатларны укыганда да, әле үзен монда

түгел, Җаектамы әллә авылдамы дип хис итә иде. Бу юлы ул өстәлендә Фирая

ханымнан берәр хат күрермен дигән тирән ышаныч белән кайткан иде. Ләкин

көтелгән хат күренмәде.

Кайда икән ул хәзер, нишли икән? Габдулланы искә аламы?

Аның йөз сызыклары, тавышы онытылды... хәтере тоныкланды, ханым

хисләр дәрьясына кереп югалды. Аның исендә әле... кайчандыр Фирая белән

күңел түрендәге бик тә яшерен нәрсә турында сөйләштеләр ... алар арасында

булырга тиешле үтә нечкә, ягымлы нәрсә турында. Апасы яшендә иде бит ул!

Габдулла шундый кыюсыз малай иде...

«Мин олыгая алмыйм, юк!» — дип уйлады ул, малайларча җәберсенеп.

Үзенең дусларын күзалдына китереп, аларның тормышын, олыгаюларын һәм

тәкъдирләре алдында түземлелекләрен үзенеке урынына куеп карады. Менә,

мәсәлән, Миңлебай, аның Уральскидагы сабакташы, хәзер исә ул театр артисты

Габдулла Кариев: яраткан хатын-кызы белән яшәп ята, үзләренең уртак почмагы

булмауга исе китмәде, һәрвакыт юлда, никахлары да теркәлмәгән. Әгәр балалары

туа калса, уйнаштан туган дип саналачак. Ләкин рәсми рәвештә алар арасында

бер-берсен аңлаудан торган мәхәббәт хөкем сөрә. Вакыт-вакыт Габдуллага да

Фирая белән икесе арасындагы шундый тормыш күзалдына килә, ләкин ул аны

чынга ашмас хыялга саный. Хәзер ул бик еракта, шуңа чиксез авыр да, шул

ук вакытта ул сагыш, ничектер, татлы да — аны бу газаптан бары тик хезмәте

генә коткара ала!

Ул тагын Мария Карловнага йөри башлады, дөрес, күп шөгыльләнмәделәр,

аның каравы бик теләп һәм озаклап тегесе-монысы турында сөйләшеп

утырдылар. Кайчакларда Фирая ханымны телгә алалар. Шуннан соң ул тагын

дулкынлана һәм үзен бәхетсез дип хис итә башлый.

Сентябрь азагында редакция «Болгар» номерларына күченде, Габдулла да

шунда бүлмәгә урнашты.

8

«Болгар» номерларының хуҗасы Әбүзәр Бәхтиев дигән эшкуар иде. Кунакханә

Вена модерны белән төзелгән, хикмәт ясалышлы, гөмбәзләр, борылмалы

балконнар, почмакларына манараны хәтерләткән каланчалар куелган бик зур

өч катлы йортны били. Монда һәрберсе бәрхет пәрдәле, ванна бүлмәле, су

үткәргечле, һәр катында телефонлы йөзләгән номерлар бар, күптән түгел генә

кунакханә электр белән яктыртыла башлады, дөрес, бу кадәр файдалануны

күтәрә алмыйча, кичләрен ут гөлт итеп сүнеп куя иде. Бөлгенлеккә төшкән

алпавытлар да, эшен уңышлы алып барган сәүдәгәрләр дә, китап бастыручылар

белән актёрлар да, мөфтияткә изге дәрәҗәгә указ алырга баручы шәкертләр дә,

хәзер Төркестанда яшәп, ел саен ата-бабаларын зиярәт кылырга кайтып йөргән

бай әтиләр һәм аларның балалары биредә туктала иде. Гадирәк номерларда

— Казанның төрле контора, фирмаларында, редакция типографияләрендә

эшләүче хезмәткәрләр, — бер сүз белән әйткәндә, пролетарийның зыялылары...

әмма шулай да килеп-китүчеләрнең иң күбесе сәүдәгәрләр белән төрле фирма

вәкилләре, яңа егерменче гасырның җиңүчеләре, булдыклы уллары булды.

Аларның ашкынулы хәрәкәтен, киеренкелектән кызарып чыккан йөзен,

очкынланып торган карашын күзәтү, кычкырып көлүләрен ишетү кызык

— барысы да уңыш казанган кешеләр, дип уйларсың. Редакциядән әйләнеп

кайткач, Габдулла, көндәлек мәшәкатьләрдән бушану өчен, ачык тәрәзә янына

утыра да кунакханә каршына килеп туктаган тарантас һәм фаэтоннарны күздән

кичерә.

Габдулла түбәтәйле юан кеше утырган тарантасны абайлап алды, тегесе

болайга таба борылды — бу Акчурин, Хәсән әфәнде! Өч минуттан ул инде

номерда иде, тиргә баткан, уңайсызлануын ягымлы көлүе белән капларга

тырышты.

— Йортка иминлек иңсен! Уһ, мондый баскычтан менү минем яшьтәгеләр

өчен түгел.

Габдулла урыныннан торып, аның каршына килде, урындыкны аңа таба этеп

куйды һәм хезмәт күрсәтүче егетне чакырып, самавыр китерергә кушты.

— Тагын берәр нәрсә... — диде ул, — прәннекме шунда.

— Бай яшисез, прәннекләр белән сыйларлык булгач, — дип шаркылдады

Хәсән әфәнде. — Миңа берәр касә чәй булса җитә. Эссе — башка кабарлык...

сентябрь диген, җәһәннәмдәге кебек! Тартыгыз, тарт, ияләндем инде, улларым

да сигара белән агулана.

Кунак шикәр тешләп чәй эчте, зур кулъяулыгы белән битенә тибеп чыккан

тирне сөртте. Аннары касәсен тәлинкәгә каплап куйды.

— Һәр кичне сезнең шигырьләрне укуны гадәткә керттек, Габдулла әфәнде.

Оныкларым яттан белә, аһәңле иҗатыгызның гүзәллеген тоюларын күзәтүе

рәхәт. Безнең наширләргә балалар өчен махсус китаплар чыгарырга Аллаһ

акыл биргәндер.

— Әйе, әйе, — диде Габдулла, аны-моны уйламый гына, үзенең башында,

шундый зур кунакны нәрсә китерде икән, дигән уй бөтерелде.

— Безгә, Аллага шөкер, үзебезнең матбугат һәм искитәрлек каләм әһелләре

булган бәхетле заманда яшәргә насыйп булды. Шәхсән үземә, дөресен әйтим,

безнең фабрика турындагы мәкаләләрегез ошады. Сез турысын әйтеп язасыз,

беренче мәлдә, бәлки, ошатып та бетермиләрдер, ләкин аның, һичшиксез,

файдасы бар. Менә, Алла бирсә, Бельгия җиһазлары алам, эшчеләргә

җиңелрәк булыр. — Бераз сүзсез торгач, ул кинәт кенә сорап куйды: — Сезне

безнең фирманың тарихы кызыксындырамы? Һу, бу — хәзерге яшьләр өчен

гыйбрәт алырлык тулы бер хикәят! Минем бабам, Курамша Акчурин, Сембер

алпавытларының мануфактурасын йон белән тәэмин итеп торган. Аннары

Зиябашта үз фабрикасын төзегән. Хәзергеләр белән чагыштырганда — тфү

— төкерек! Ләкин һәр эш аздан башлана. Хәзер акционерлык җәмгыяте, мин

директор — җаваплы кеше. Тик менә яшем генә... эшләр белән күбрәк Якуб

шөгыльләнә.

— Сез дә бит, Хәсән әфәнде, эштән читләшмисез.

— Мин булдыра алганча нәселем алдында бурычымны үтим. Минем

тырышлык белән шулай ук җәмгыяте хәйрияләр оешуы белән горурланам...

Мәгърифәт тарату, музыка, хәтта хатын-кызлар комитеты бар. Сез көләрсез:

андый миллионерларга чын ярлы-ябагай оешмалары нигә кирәк, диярсез.

Бу икейөзлелек һәм монафикълык диярсез. Шулай да милли тигезлек

шартларында... кыскасы, үзегез аңлыйсыз.

Габдулла башын селкеде. Аңлавы кыен түгел: хакимиятнең кырыслыгы

мөселманнарны берләштерде, изелүгә карата килешмәүчәнлек рухын ныгытты,

шул сәбәпле кемнәрдер дини һәм милли бергәлеккә ышанды. Чыннан да,

тарихның аерым баскычларында байлар белән ярлыларны берләштерү мөмкин

булган! «Ләкин бай беркайчан да үзенең ярлы милләттәше хакына акча

янчыгын ачмас!» — Ялгышмасам, Хөсәен Ямашев шулай дип әйткән. Үзе бу

ачы чынбарлыкны күптәннән аңлаганга шулай дигән.

Эшлекле кеше авызыннан мондый тасма теллелекне ишетү кызык! Шундый

ук идеалист микәнни ул?

...Милләт алдында чәчәк ату өчен зур юллар ачыла, Россия, Уралдан башлап

Һаратка кадәр, тиз арада безнең сәнәгатьчеләр һәм сәүдәгәрләр кулында

булачак. Хөкүмәт таш диварлы ныгытмаларын куйган урыннарда хәзер

тынычлык хөкем сөрә. Ырымбурда, Җаекта, Омскида, Троицкида — бар җирдә

без гыйбадәтханәләр, сәүдә йортлары, фабрикалар төзедек. Казанда басылган

китапларны империянең дистәләгән төрки халкы укый.

— Шунысын да исәпкә алыгыз: мөфти вазифасында, менә инде йөз илле

ел, бары Казан муллалары гына. Бу — казанлылар мөселман милләтенең аерым

нигезе кебек була дигән сүз.

— Андый милләт юк, Хәсән әфәнде, — диде Габдулла акрын гына.

— Казанлылар күптәннән халык буларак билгеле һәм аларның үз телләре бар

— татар теле. Крәстиян белән эшче төрки телдәгене укымый, бу хәтта зыялылар

теле дә түгел, бу, кичерегез, эшкуарлар теле, алар үзләре яшәгән җирләрдә

генә шушы телдә аңлашалар. Мин — әдәбиятчы, бу хакта минем фикеремне

ишетәсегез килсә шул: мин гади халык, крәстиян һәм эшчеләр телендә язылган

әдәбиятыбыз турында хыялланам. Инде ул заманның җитүенә ышанам.

Хәсән әфәнденең йөзе караңгыланып китте, ләкин ул килеште:

— Дөрес. Шигырьләрегезне укыганда, телебезнең никадәрле бай һәм аһәңле

булуын аңлыйм. Авыр көрәштә без динебез, башка яшәеш хокукларын яклап

кала алдык, хәзер безнең кулда байлык та бар. Байлыктан башка гәзит һәм

китапларны күп итеп бастырып булыр идемени? Һәй, әгәр сез матур сөйләмегез

белән мөселманнарга Аллаһы Тәгалә исеменнән яктыртылган барлык игелекле

эшләр турында сөйләсәгез иде!

— Ишаннар, дин белгечләре һәм башкалар турында шулкадәр күп яздым,

миңа күптән җәннәткә юл ябылды.

— Ярар, җәннәт хакында... анда керергә рөхсәт кәгазен муллалар гына

бирми, — диде ул дорфалык катыш яклаган тон белән. Шул ук дорфа катыш

үз-үзенә ышанганлык белән бүлмәгә күз йөртеп чыкты да башын чайкады:

сезнең кебек талантлы кешегә иркенрәк торак булса да яраган булыр иде.

Сезнең Гыйсмәтуллин йорты белән кызыксынганыгыз юкмы? Йортның яртысы,

мөгаен, сезне канәгатьләндерер иде.

— Гасыр азагына да түләп бетерә алмассың.

— Сезгә түләргә туры килмәс иде. Нәрсә дип әйтүем, йортның икенче

яртысын безнең акционерлык җәмгыяте ала.

— Юк, Хәсән әфәнде, үз бүлмәм җитә миңа.

— Ярар, анысы үз эшегез. Яшь чагымда минем дә исем китми иде. — Ул,

шаярып, симез гәүдәсе белән яшьләрчә җилкенеп, кинәт сикереп торды һәм

буялган шома идәнгә аздан гына барып төшмәде.

— Сезнең белән гәпләшү бик күңелле булды, — диде ул, Габдулла белән

саубуллашып. — Зинһар, озатмагыз.

Кырын-кырын барып, ишек яңагына бәрелде һәм таркаулыгыннан ишекне

ачык калдырып, Хәсән әфәнде чыгып китте. Бер минуттан хезмәт күрсәтүче

егет йөгереп килде, сөйләнә-сөйләнә, савыт-сабаны җыештырды:

— Ис-сең китәр! Яңа пешкән прәннекләр, ул берсен дә ашамаган, гаҗ-

җәп!

Габдулла прәннек салынган капны алды да егеткә сузды.

9

Иртән гадәттәгедән иртәрәк уянды, номерында чәйләп алды да редакциягә

барырга кузгалды. Әле беркем дә килеп җитмәгән, өстәлдә яңа гына

типографиядән килгән корректура битләре ята. Ул укырга утырды. Берәр

сәгатьтән эшен тәмамлады да тәмәке кабызды. Баскычта сөйләшкән тавышлар

ишетелде, ишек ачылды, һәм Борһан Шәрәф бусага артындагы кемнедер

чакырды: «Узыгыз, үтенәм. Ул монда».

Оялудан бит очлары алланган ике кыз күренде, алар артыннан килешле

сынлы, артык нәзакәтле Борһан атлады.

— Таныштырырга рөхсәт итегез... рөхсәт итегез, рөхсәт итегез!

Габдулла тоныкланып киткән тавыш белән: «Исәнмесез», — диде.

Кызларның берсе, ялтырап торган яшькелт-соры күзлесе, аны тәмам каушатты.

Аның өстендә гади генә ак батист күлмәк, артка бәйләнгән җиңел батист яулык

нәфис йөзен ачып тора. «Зәйтүнә», — дип кабатлады Габдулла кызның исемен

эченнән генә һәм, кычкырып әйтмәдемме, дип сискәнеп китте.

Борһанның күп сөйләшергә яратуы, тәкәллефлелеге урынлы булды, ул

кызларны җайлап утыртты, чәй-кәнфитләр турында кайгыртты, бертуктамый

сөйләнде. Ул арада Габдулла үз урынына утырды, бер кирәкмәскә корректура

битләрен караштыргандай итте. Каһәр төшкере итәк корты, монда кызлар

ияртеп керергә каян башына килгән диген! Чыгып качсаң, яхшы түгел, күзле

бүкән шикелле утыр инде. Әле бәйләнә башларлар: «Аһ, укыгыз, зинһар, аһ,

шигырегезне бүләк итегез! Түземлегем җитми!»

Бәхеткә, кызлар үзләре дә уңайсызланды, озак тормады. Борһан аларны

озата чыкты. Ул әйләнеп кергәч, Габдулла күңелендәгесен әйтеп салды: янәсе,

ул беркем белән таныштыруны сорамаган, Борһан моннан соң мыегына

чорнасын...

— Ярар, ярар, — дип көлде Борһан. — Бик үтенделәр, мин каршы тора

алмадым. Курсисткалар, алдынгы яшьләр, ахыр чиктә, синең укучыларың...

Дөресен әйткәндә, мин эш белән килдем. «Кисекбаш»ны безгә бир, аерым

китап итеп чыгарырбыз.

— Мин бит журнал өчен яздым. Галиәсгар үпкәләр.

— Галиәсгар белән килештек. Тулысынча бастыра алмый, өлешләп —

тәэсирне генә боза.

— Эшем кешесе дә инде син, Борһан!

— Менә кулыңа әзер китабың килеп керсен, шунда әйтерсең, Шәрәфләр

эшлеклеме, юкмы икәнне. — Ул сагышланды, — бәлки поэмаң безнең соңгы

басмабыз булыр. Губернатор тәмам котырды.

Борһан китте. Эч поша, күңелсез!..

— Миңа хатлар юкмы? — дип кычкырды сәркатипкә.

— Юк, Габдулла әфәнде, — дип җавап бирде ябык кына егет, башын ишектән

тыгып. — Бәлки кичке почта белән булыр.

Ул бары кулын гына селкеде дә, кадактан пәлтәсен алып, чыгу юлына

юнәлде. Борһаннан акча хакында сорыйсы калган, дип уйлады ул, пәлтәне

алыштырасы иде. Эч поша!..

Икенче көнне йөзенә ахмак елмаю ягылган сәркатип тантаналы рәвештә аңа

хат сузды. Кемнән икән? Фирая ханымнанмы? Әгәр ниндидер тарту көчләре

чыннан да бар икән, ул Габдулланың көткәнен сизәргә тиеш.

— Алыгыз инде, Габдулла әфәнде.

Хат Әмирдән, Өчиледә танышкан егеттән иде. Ул әтисен тагын бер генә

кышка мәдрәсәдә калдырырга үгетли алуы, бик күп укуы, язуы, бертуктамый

«Шильон мәхбүсе» турында уйлануын хәбәр иткән; икенче елга, мөгаен,

атасының сүзеннән чыкмас — өйләнер, өстәвенә кызны ошата да икән. Берничә

биттән торган буталчык, күңелендәгене бушаткан, ара-тирә җитди фикерләр

дә күренгәләп куйган, киңәше белән ярдәм итүен үтенгән бу хат Габдулланы

дулкынландырды. Шул ук кичтә ул җавап язарга утырды.

«Мин киңәш бирә алмыйм, бары үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә генә алам»,

— дип уйлады ул, каршына ак бит куеп. Каләмен кулына алды.

«Мин сезне гади һәм ихлас күңелле кеше дип кабул иттем. Беркатлылыгыгыз,

кичерегез, минем бик күптәнге самимилегемне хәтерләтте. Казанга да кыюсыз

гына җыендым: «Мин бит анда җәмгыятьнең күпме катламын күрәчәкмен,

бәлки, алар белән сөйләшергә дә туры килер! Мөмкин хәлме ул? Алар бит

киләчәктән хәбәр бирүчеләр!» — дип уйладым. Әгәр миңа шул вакытта, мәсәлән,

Гаяз Исхакый шул ук ипине ашый һәм шул ук суны эчә, алар да үлемсез

түгел, дисәләр, ышанмаган булыр идем. Аннары күп нәрсәләргә күзем ачылды.

Аларның колагыма: «Шигырьләреңне халык аңлый һәм ярата. Жәл, бик арзанга

биргәнсең, без күбрәк түләгән булыр идек», — дип пышылдауларын ишетеп,

таң калган идем. Баштарак шаярталар, түбәнсетәләр дип уйладым, ләкин күрәм:

җитди икән! Аларның киләчәк турында сөйләшүләре минем өчен, халык өчен

дәдер, мөгаен, — артык томанлы. Хәзерге мәшәкатьләргә бернинди игътибар

һәм кызыксыну, крәстиян белән эшчеләргә карата теләктәшлек юк. Миңа

калса, хәзергенең һәр минуты кадерле, хәзергесе кыйммәт. Киләчәк — мине

дөрес аңлагыз һәм мин-минлектә гаепләмәгез — ул минем хәзерге минутлардан

төзелә, әгәр Аллаһ биргән көннәремне мәгънәле итеп яшәсәм, билгеле. Киләчәк

хакындагы аларның буталчык киңәшләре тулысынча төгәлләре белән катышты,

ягъни, гади генә әйткәндә, һәрберсе минем күңелемә үтеп керергә тырышты:

үзең турында уйла, кешечә яшә, яхшырак киен, үзеңне дәрәҗәле тот, янәсе,

дусларыңны да шундыйлар арасыннан эзлә. Байларны алар шундый үгет-

нәсихәтләре белән хәлдән тайдырдылар. Ләкин алар минем көннәр, төннәр

буе эшләвемне, үзем анык белгәннәрне төшерергә тырышуымны сизделәр

микән? Арыдым мин ул чакта, арыдым. Әлегә кадәр ул арыганлык җилкәмнән

басып тора.

Кешенең асылы аның эшләгән эшендә, әңгәмәләрдә беленә, әгәр сөйләүче

фикерләү сәләтенә дә ия булса, билгеле. Күренекле эшлеклеләрнең: «Ирек!

Милләт! Дин!» — дип кычкыруларында акыллы эшләргә сәләтлеме икәнлекләрен

тотып алу мөмкин түгелдер. Өмет белән Ауропага карыйбыз — анда да

киләчәктән хәбәр бирүчеләр бар, ләкин араларында шәхесләр юк...

Күп сөйләндем, тик бернинди киңәш бирә алмадым. Аннан соңгы сорауларга

бөтенләй җавабым юк. Гаилә кору мәсьәләсендә... Нәрсә әйтергә? Мин үзем

буйдак һәм андый эшләрдә кыюлыгым җитми. Өстәвенә, хәзерге үз-үземне

тотышым бала чактагы нәрсәнедер хәтерләтә. Малайларның алмагачларны

селкетеп, куеннарына тутырган чаклары булгалады. Минем берне генә алырга

да кыюлыгым җитмәде. Шуны күреп, бакчачы миңа үзе бирә торган иде. Мин

иптәшләремә горурлык белән: «Ул үзе бирде!» — дип әйтә идем. Хәзер дә шулай,

бер кызга да үземнең хисләремне белдерергә батырчылык итмим. Әгәр кыз үзе

миңа кулын бирсә, теземә төшеп, бу гүзәл кулны иренемә китерә алам: ул үзе

бәхетле итте мине, үзе! Көлке түгелме инде болар, йә?

Шушы көннәрдә редакциягә гаҗәеп кыз килгән иде. Кешегә бәхет өчен күп

кирәкмени — акыллы, ягымлы кызны очрату һәм бергәләп гаилә оясы тергезү,

бар да гади, бар да кешечә!»

...Нокта куйганда, таң беленә иде инде. Ул, канәгатьләнеп, өстәл кырыена

учлары белән таянып артка этелде һәм катып калган мускулларының рәхәт

сулкылдавын тойды. Аннары, ут капкандай, өстәлгә иелде, хәйләкәр сагышлы

чырай белән каләмен кәгазь битеннән йөгертте.

Минемчә, тик яралган ул сөелергә,

Сөяргә һәм куанырга, көенергә;

Күргән саен, минем төсле гашыйкларга:

«Бу минеке булмас!» — диеп көенергә.

Дусларына язган хатларын ул еш кына әнә шулай әле генә уйлаган

дүртьюллыклар белән тәмамлый иде. Нигә — тик ул моны аңлата алмады.

Бәлки, кешегә карата тулысынча ышанып бетмәгән, якын күреп бетермәгән

хисләрдән чыгып шулайдыр?

Конверт табылмады, битләрне өстәлдә калдырып, ятагына күчте.

10

Кунакханәдә мичләрне иртән дә, кичен дә ягалар. Яңа киселгән утын

китерделәр, урамда турап ярдылар, хезмәткәрләр кочагы-кочагы белән урман

исе аңкып торган пүләннәрне алып керәләр дә дөбердәтеп мич каршына өяләр.

Башта мич авызыннан төтен бәрә, шарт-шорт ата, тиздән алтынсу эссе ялкын

күтәрелә, аның очкыннары киң, караңгы коридорның каршы як диварларында

биешә башлый...

Шундый салкын һәм якты көннәрнең берсендә номер ишеген акрын гына

кактылар. Приказчикка охшаган, ләкин бу матавыклы эш өчен картрак тоелган

таныш булмаган кеше килеп керде. Ул башын җиңелчә иеп, укмашкан чал

кашларын күләгәләп торган фин бүреген салмаенча гына:

— Сезне Воздвиженскида көтәләр. Хәзер үк китереп җиткерергә куштылар,

— диде.

— Кая? Ник?

— Фурлетовның карета эшханәсендә. Кичерегез... тизрәк, диделәр.

Әбүзәров! Чын мәгънәсендә гаскәри, карета алырга җыенган.

— Барам... ләкин, билләһи дип әйтәм, мин нәрсәгә кирәк булуымны белмим!

Габдулла тигез итеп себерелгән киң ишегалдында толып кигән, кыска тире

тотылган татар бүреген кырын салган Фурлетов картны, зифа сынына ятып

торган пәлтәле, иңбашына күпереп торган ас тиресе салган ханымны күрде.

— Туктатыгыз! — дип кычкырды ул, сулышына ут капкандай буылып. Көтеп

тормастан, барган җайга чанадан сикереп төште, ханымның каршына атылды

да туктап калды.

Фирая ханым, Фурлетовка карангалап, көлә-көлә, аңа таба йөгереп килде.

Фирая ханымның аягында кечкенә ак фетр итек.

— Хәзер үк әйтегез... сиздегезме мин икәнен, сиздегезме? Бары дөресен,

дөресен генә!..

— Сизендем шикелле, башта, Әбүзәровтыр, дип уйладым.

— Бик яхшы! Нәкъ шулай дип сөйләрмен: ул минем шаяруымны гаскәри

кыланышы дип белгән, диярмен.

Фурлетов, ягымлы елмаеп, Габдулланың кулын кысты, аракы эчәргә тәкъдим

итте.

— Алай уңайсызланмагыз, — дип тынычландырды ул аны, — болай гади генә,

андый эш өчен монда минем аерым бүлмәм бар. Әнә Тащилин Дмитрий Кириллыч,

яшерен киңәшче, чирканып тормады. Әйдә, тагын берәрне җибәрик, ди, әйе!

Сарай эчендәге рәшәткәләнгән киң тәрәзәле чиста, салкын бәреп торган

келәттә Фурлетов белән берәр стакан җиффәреп, артыннан кипкән балык

каптылар. Аннары чыгып, карета тирәли әйләнеп, караштыра башладылар.

Фирая ханым, көтеп арган кыяфәттә, Габдулланы чакырып, кул изәде.

— Аннары карарсыз, менә дигән. Алексей Фокич, Алексей Фокич, дим.

Без киттек, киттек! Әйе, сөйләшкәнчә, Евангелистовскига, Шакиров йортына.

Рәхмәт сезгә, күгәрченкәем!

Ихатадан чыгып барганда ук, ул Габдуллага таба борылды. Шатлыгы эченә

сыймый иде:

— Мин моны губернатор киявенең борын астыннан алып киттем, менә

шулай!

— Хәзер кая барабыз?

— «Аркадия»гәме, «Варшава»гамы, әллә башка кабаккамы — миңа барыбер.

Йә, йә, курыкмагыз. Миңа киттек, чәй эчәрбез, җылынырбыз.

Кыңгырау шалтырауга, коеп куйгандай зифа сынлы яшь кенә асрау кыз

ишекне ачты да текә баскыч буйлап өскә йөгереп менеп китте. Өстә хуҗабикә

белән кунакны көтеп алып, ишек ачты, каушаган, бераз куркынган караш

белән аларны эчкә үткәрде. Ханымга чишенергә булышканда да, күзен күтәреп

карамады, аннары караңгырак җылы коридорның теге башында көйле матур

тавышы белән кемгәдер, самавыр куярга, дигән тавышы ишетелде.

Хуҗабикә Габдулланы яшел кандиллы, бәрхет пәрдәле иркен бүлмәгә алып

керде. Акшарланган мич янына ике йомшак кәнәфи һәм озынча кечкенә

тәбәнәк өстәл куелган. Кәнәфиләргә утыргач, ханым җитдиләнде:

— Дога укыгыз әле, мин... ишетерлек итеп. Тар учларын кушырып, йөзенә

якын китерде. — Аллага шөкер, мин монда, өемдә, — диде ул, дога укыгандай.

— Зинһар өчен, кыланышымны кичерегез. Мөгаен, каретаның миңа кирәге дә

юктыр, ә? Хәер, инде акчасы түләнгән. Мин сезне көттем, — диде ул.

— Мин дә.

— Йә, сөйләгез, тормышлар ничек? Нәрсәләр яздыгыз? Хәер, басылган

берсен укый бардым. Поэмагызны кибетләргә чыгу белән сатып алдым. Тагын

нәрсә? Әйе, хрестоматияне! Анда шигырьләрегез, һәм шунда ук, гаҗәп, сезнең

әкият, мәсәлләрегезне таптым... «Мәче илә Сандугач», «Мәрхәмәтле Төлке»,

башкаларын оныттым. Шундый илаһи шигырьләрдән соң... Аңламыйм! Бәлки,

мохтаҗлык әкиятләр язарга, дәреслекләр төзергә мәҗбүр иткәндер?

— Әлегә кадәрле эшләремнең иң игътибарга лаеклы бердәнбере — шунысы,

— диде ул туп-туры, ясалмаланып тормыйча. — Әйе!

— Җитәр инде, — дип көлде ханым. — Бу бит... кәсеп шикелле генә.

— Кәсепме, башка нәрсәме. Үзегез уйлап карагыз, безнең балалар мәктәптә

нәрсә укыйлар? Дәрвишләрнең маҗаралары, изгеләр турында әкиятләр,

пәйгамбәр турында риваятьләр. Бу җыентыкларда кайда аларның туган иле,

туган кырлары, батырлары, дөреслек яратучылары турында, кайда безнең

җырларыбыз, шигырьләребез? Ырымбурда минем хрестоматиямне ничек кабул

иттеләр?

— Риза әфәнде бик хуп күрде. Үзенең хикәяләрен кертүегезгә хәтта күңеле

нечкәрде... Дәрдемәндтән сорамадым, ул хәзерге басмаларны укымый да

шикелле. Аның бар укыганы — Мәгарри, Хафиз, Шиллер.

Хатынның соңгы искәрмәсен ул җавапсыз калдырды.

— Ул гаҗәп кеше, — дип дәвам итте Фирая ханым. — Әнисенең вафатыннан

соң ятимнәр йортын тәэмин итүне үз кулына алды.

Игътибар белән тыңлаган кебек күренсә дә, Габдулла хыялый сагышлы

елмаеп, үзенекен сөйләде:

— Белсәгез иде, Дәрдемәнд шигырьләре басылганын белгәч, ничек

түземсезләнеп, сагынып һәм көнләшеп ачтым мин журналны! Күбесен хәтердән

дә беләм... — Мәҗнүннең яраткан кызы үлеменнән югалып калуы, кабер

ташлары арасында аның: «Ләйләнең кабере кайда?» — дип кычкырып эзләп

йөрүләре турында укыдым. Аңа болай дип җавап биргәннәр: «Һәрбер таштан

тузанын сыпырып төшер һәм битеңне куй, хәтта черек көле дә мәхәббәтнең

хуш исен юкка чыгара алмый».

Габдулла, никтер уңайсызланып, сүз сөрешен үзгәртте:

— Казанга озакка килдегезме?

— Белмим әле, — дип җавап бирде ул серле генә. — Ничек булыр. Ырымбурда

мине башка бернәрсә тотмый инде: әнием узган ел вафат булды, кызым —

туганнарда. Ләкин анда озак калырга ярамас. — Ул, Габдуллага нидер сорарга

яки килешмәвен әйтергәме — ара калдырып, сүзен бүлде. Ләкин тегесе дәшмәде.

Авыр сулап, ханым тагын дәвам итте: — Казан... Казанны яратам мин. Бигрәк

тә Казан артын. Җәй җитүен генә көтәм, һичшиксез, авылга барачакмын,

Мамадыш — әтиемнең туган ягы. Габдулла, сез бигрәк аз сүзле!

Ул, килешеп, башын какты. Күңеленә урынсыз сүзләр килде: «Еламагыз,

сөеклем!»

Эңгер-меңгер куергач, дымлы һәм салкынча бүлмәсендә ул бу сүзләрне

кат-кат кабатлар әле.

— Коточкыч, коточкыч аз сүзле!..

«Аңа узган кышта табып алган песи баласы турында әйтергә кирәк әле.

Болай диярмен: ул хәзер Мияу ханым, аның үз балалары бар».

...Хыялы тормышка ашты, ул аны һәркөнне күрде: әле чанада яки җәяүле

сәйран, әле җәмгыяте хәйрия кичәләре, бу кышта алар аеруча күп булды.

Ачлар файдасына, театр труппалары, ятимнәр, фәкыйрь шәкертләр, хакимият

тарафыннан ябылганнары урынына яңа гәзит ачарга йөрүче наширләр файдасына...

Аның өендә яки кунакханә бүлмәсендә гәпләшүләр... Ул, көтмәгәндә, ниндидер

сөенечле хәбәре бар кебек канатланып килеп керә, нидер әйтер кебек — ләкин юк:

«Мин болай гына, бер генә минутка», — ди ул, көлеп. Озак тоткарланмый китеп

тә бара. Аның турында уйлаганда, тизрәк килүен көткәндә кичергән ялкынлы

дәрте аз гына да кимергә теләми. Янәшә булу да аның көчле теләген баса алмый.

Һәртөрле очрашу, сәйран, әңгәмәләр аның тәнен бик нык арыта башлый, җаны

һаман да әллә мәхәббәт теләп, әллә үзенме теләп бәргәләнә.

Авыру тәне якынлык теләге белән кайнарланганда, ул оят һәм үпкәләү

хисләре кичерә. Андый көннәрдә ул ханымга күзен күтәреп карый да алмый.

Ләкин тавышы, киеменең һәр кыштырдавы, хәтта сулышының сизелер-сизелмәс

ешаюы да хисләрен ярсытып җибәрергә җитә кала иде. Андый халәте аның

бизгәк тоту белән тәмамлана иде.

Ханым, елмайгандай итсә дә, авыр сулап куйды:

— Бәлки мин нәрсәнедер аңлап бетермимдер... йә сез бу ярлы, авыр тормыш

белән килешкәнсез, йә миннән ни дә булса яшерәсез.

— Тормышымда бер нәрсәне дә үзгәртергә теләмим — аңлагыз инде шуны...

Әле күптән түгел генә, Акчурин миңа Гыйсмәтуллин йортында яшәргә тәкъдим

иткән иде.

— Гыйсмәтуллин йортында?! — Һәм ул табигый булмаганча кычкырып көлеп

җибәрде. — Ахмаклык, көлке, валлаһи! Ышанасызмы-юкмы, мин дә бит сезгә

нәкъ менә Гыйсмәтуллиннар йортын тәкъдим итмәкче идем. Мин Акчуринны

коры калдырасы булганмын икән. — Ул һаман тыела алмыйча хихылдады.

Әгәр Бәхтияров килеп кермәгән булса, бу кирелекнең ахыры ни белән бетәр

иде икән?! Фирая ханым шунда ук киемнәренә ябышты.

— Әфәнделәр, кичерегез, сезне калдырып китәргә туры килә, — диде ул,

саубуллашканда ясалма елмаеп.

Габдулла Бәхтияровтан пышылдап кына сорап куйды:

— Берәр нәрсә булдымы әллә?

— Әйе, — дип җавап бирде тегесе, ишек ябылганчы көтеп торып. — Шәһәр

китапханәләрендә, типографияләрдә тентү башланган. Бар да Иж-Бубый

мәдрәсәсеннән килә. Жандарм ротмистры җитәкчелегендә бәреп керделәр...

Тентеп алынган нәрсәләр арасында Шәрәф басмалары, шулай ук безнең гәзит

тә бар. — Ул сүзсез калды, салкын тир бәргән маңгаен калтыранган кулы белән

сыпырды. — Менә хәзер Казанда актарыналар. Шәрәф нәшриятын япканнар,

яңа басмаларны да туктатканнар...

Габдулланың кәефе төште. Россиядә мөселман мәктәпләре арасында иң

яхшысы Иж-Бубый мәдрәсәсе иде, анда астрономия, физика, химия, педагогика,

хәтта француз теле укытылды; анда җырлау, спектакльләр кую, шигырь язу, рәсем

ясау оят саналмады. Мәдрәсә белән абыйлы-энеле Бубыйлар җитәкчелек итә иде.

Куркак татар җәмгыятенә яңа сулыш өргән беренче карлыгач булды ул.

– Мөгаллимнәрне кулга алганнармы? — дип сорады Габдулла, ниһаять.

— Әйе. Киевтан да хәбәрләр килеп җитте.

— Киевтан? Монда Киевның ни катнашы бар?

— Анда Галимҗан Ибраһимовны кулга алганнар. Студентлар чуалышында

катнашкан өчен. Шуны әйтүем.

Габдулла кул селкеде:

— Ярар!.. Тукта. — Ул Бәхтияровка сынап карады. — Син бит мине

редакциягә алып китәргә дип килгән идең, шулаймы?

— Редакциягә баруның хаҗәте юк. Вакыт та соң, инде анда беркем дә

калмагандыр. — Соңгы сүзләрен әйткәндә, аның тавышы калтыранып китте.

— Аннары полицейскийлар да килеп чыгарга мөмкин.

— Киттек! — Габдулла шундый итеп кычкырды ки, Бәхтияров хәтта сөрлегеп

куйды.

Извозчик дәшеп киттеләр. Редакция тәрәзәләре ялт итеп тора, юка яшел

пәрдәләр аша әрле-бирле йөренгән шәүләләр күренә. Бүлмәдә Фатих үзе,

Сәгыйть әфәнде, Гыйльми Шәрәф, тагын кыяфәте белән семинаристка

охшаган, озын куе җирән чәчле егет һәм ике кыз бар. Кызлар белән Габдулланы

кайчандыр Борһан таныштырган иде.

Фатих керүчеләрне елмаеп каршы алды, утырырга кушты, аннары өзелгән

сөйләшүгә әйләнеп кайтты:

— Җәмәгать институтлары какшау белән, дин дә какшый. Һәрхәлдә, без

андый хәлне үзебезнең җәмгыятьтә тә күзәтәбез. Ни өчен мәгърифәтчеләребез

барыннан да бигрәк, мәдрәсәләргә игътибар биргән? Чөнки аларда кагыйдә

һәм кануннарны ятлау кертелә. Хакимнәр фикеренчә, шулар — җимерелеп

барган җәмгыятьне ныгытырга тиеш. Географияне өйрәнү — табигать һәм

математика фәннәре турында әйтеп тә тормыйм — алары бөтенләй гөнаһ,

фетнәгә саналган.

Зәйтүнә нидер әйтергә теләгәндәй талпынып куйды, ләкин оялды, күрәсең,

битен яулык чите белән каплады.

«Нинди гүзәл һәм самими ул», — дип уйлады Габдулла, яшертен генә кызны

күзләп. Шул гадилеге аңа тагын да сөйкемлелек өсти. Һәр почмакта шымчы,

ун кешенең берсе әләкче һәм шпион, намуслылар намуслыдан шикләнгән

бу заманда шундый эчкерсезлекне күрү гаҗәеп күңелле... Аның өчен курка

башлыйсың. Аның белән биш, ун, унбиш елдан ни булыр? Яңа буынны

хакыйкать юлыннан алып барырга тиешле фәлсәфәче яки шагыйрь, яисә

пәйгамбәр кайда ул?

Ул арада сөйләшү тигез агымын югалтты, кемдер самавырны дөрләтергә

йөгерде, кайсыдыр җирән семинаристны үчекләп тәм тапты, кызлар, читкәрәк

китеп, акрын гына ни турындадыр пышылдашты. Ул кызларны күзәтте, әмма

яннарына бармады. Зәйтүнәнең үзенә таба килгәнен күргәч, кулындагы китабы

дерелдәде.

— Габдулла әфәнде, кичерегез, күптәннән китабыгызны үзем белән йөртәм.

Узган юлы да култамгагызны алу насыйп булмады.

Ул, китапка карап, бераз уйланып торды, аннары каләмен карага манып:

«Сөйкемле таныш түгел кызга — ихлас хөрмәт белән», — дип язып куйды.

— Рәхмәт, — диде кыз, китапка язылганга тиз генә күз йөгертеп чыкты.

— Миңа нәкъ шулай дип язуыгыз кадерле. Безнең каһарманнар берөзлексез

хатын-кызга мәхәббәт турында лаф ора, хөрмәт турында — ләм-мим.

— Мин әле яңалык кертүче язучы да булдыммыни? — дип шаяртты

Габдулла.

Зәйтүнәнең иптәш кызы кыюсыз икән, аңа якынрак килеп бастылар.

— Рауза, кайчан да булса тагын редакциягә килербез, шунда Габдулла әфәнде

синдәге китапка да култамга куеп бирер.

— Рәхмәт. Безнең Чистайда бер карт яши. Аңа инде туксан яшь... Ул әйтә,

яшь вакытта Тукай белән бергә ауга йөрдек, шунда Шүрәле очраттык, ди.

— Булды, булды андый хәл, — Габдулла, көлә-көлә, башын селкеде. — Әгәр

Чистай бабае булмаса, Шүрәлене күрәсем юк иде.

Ул арада, җирән семинарист, шаулап торган самавырны өстәл кырыена

куеп, барысын да чәй эчәргә дәште. Сәгатькә караштыргалап, вак-төяк турында

сөйләшкәләп, ашык-пошык кына чәй эчкәндәй иттеләр.

Сәгыйть әфәнде кузгалды, башкаларга сиздерми генә Габдулланың җилкәсенә

кагылды һәм үзе белән чыгарга ымлады. Алгы якта тукталдылар.

— Кыска тотам... синең ниятеңне белмим, әмма, туган, Казанда хәзер

яхшылык өмет итмә. Әстерханга яки Ырымбурга китик. Ялгышмасам, сине

анда чакырганнар иде? — Сәгыйтьнең, куркынып, тиз-тиз пышылдавын ул

ошатмады.

— Качарга икән инде, әйдә, Истанбулга! — диде ул, алдан ук Сәгыйтьнең

ачуын китерәсен белеп.

— Әмма да кире кеше син! Ярар, бик акыллы булгач, ничек телисез, шулай

эшләгез алайса...

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 4, 2016

Фото: youtube

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: