Логотип Казан Утлары
Роман

Дөнья гаме (дәвамы)

Малай печәнлеккә йөгерде, тузанлы, чәнечкеле печәнгә йөзе белән капланып, үкси башлады. Апасын алып китүләрен ул күрмәде...

Романның башы монда.

5

Авылдан хәбәр килде: Галиәсгарның ерак туганы вафат булган, малае белән

кызы ятим калган икән. Ул балаларны үз тәрбиясенә алырга булды һәм башта

приказчик Габдрахманны җибәрде. Галиәсгар яңа кибет торгызып маташа иде,

банк акча бирүне тоткарлады. Абзасы, дулкынланып, банкны ашыктырды,

ахырда, акчаны көтеп тормастан, приказчигы артыннан үзе дә китте.

Балаларны алып килделәр. Казанда Галиәсгар аларны баштанаяк

киендерде. Яңа өс-башлары кайтыр юлда бераз таушалды таушалуын, барыбер

фәкыйрьлекләре йөзләренә чыккан ятимнәрнең арык, килбәтсез гәүдәләрендә

бу киемнәр кешечә күренә иде. Кыз, чыркылдап көлә-көлә, өстендәге күлмәген

тарткалады һәм бармагын төкерекләп тузанлы сандалиен сөртергә тотынды.

Малай сеңлесенә кычкырды, ул да булмады, шапылдатып, ябык арт санына

сукты.

Алар килгән көннән өйдә тәртипсезлек башланды. Бала караучының

идән паласларының бөгәрләнгән читләрен төзәтә-төзәтә җаны чыкты,

артларыннан өзелгән фикус яфракларын җыярга, пычранган җиһазлар, тәрәзә

пыялаларын сөртергә чак-чак өлгерде. Кыз ишегалдындагы иске чүпрәкләрне

җыеп, курчакларын теләнчеләр итеп киендерде. Мөхәммәтгали сеңлесенә,

«теләнчеләр»е белән бергә, чыбык ашатты. Хуҗа бу шау-шуга ике генә көн түзә

алды. Инде малай актыгы шкафтагы графинга үрелеп, шактый гына чүмереп

куйгач һәм исерек мужик булып кылана башлагач, өчесен бергә хезмәтчеләр

яши торган аскы катка күчерергә кушты.

Газизә тутасы кайтарып сорады:

— Габдулланы дамы?

— Әйе, әйе, — дип кычкырды ул. — Габдулланы да.

Бүлмәләреннән куып чыгарылган балаларның хәлен белергә дип, ул аскы

катка төште. Кызыксынып һәм бераз җирәнеп, Мөхәммәтгалинең ашавын

күзәтте: малай кашыгы белән итне алдына тартып китерә, аннары кулы белән

алып авызына тутыра, үзе чапылдатып чәйни, йотмаган килеш инде икенче

кисәккә үрелә.

— Ай-һай, ашауга таза син! — дип гаҗәпләнде абзасы. Мөгаен, туймас

тамакны, өстәвенә үтә әрсез, хәйләкәр малайны сыендыруына ул сөенгәндер:

андыйлар — өметле!

Мөхәммәтгали, нәрсәнең нәрсә икәнен аңлагандай, бик теләп йомышларга

чапты, хуҗа киткәндә, арба тирәсендә булашты, кайтканда, капканы ачып

каршы алды: «Исән-имин кайттыңмы, абзам? Юл биштәрләрен алып куйыйм.

Хәзер Гыймадига әйтәм, атның тире кипсен, алайса йә иртәрәк эчертер,

надан!»

Шаккатарсың: шуның кадәрле оятсызлык, үз-үзенә ышану кайдан килде

икән бу малайга?!

— Галиәсгар абзый үлгәч, мин сәүдәгәр булам, — ди ул, дәртләнеп. — Аннан

да уздырачакмын. Ул сатып алучылар шундый ахмаклар! Әйтик, менә миннән

итек сатып алалар, ди. Итекне тартмага салам, тасма белән бәйлим һәм ялгыш

кына идәнгә төшереп җибәрәм. Идәннән икенче тартманы алам — менә, рәхим

итегез, дим. Анысында итекләрнең начары. Шулай итеп, яхшылары үземдә кала.

— Аннары ул кинәт кенә сорап куя. — Син бу әкиятне беләсеңме? Егетләр

һәм кызлар бер карчыкның аулак өенә җыела. Егетләр анда җырлый-җырлый

кызларның итәк астына үрелә. Шуннан кызлар болай ди: кем мунча миченнән

таш алып килә, шул безнең янда куна кала. Бер егет тәвәккәлләп китә. Мунчага

керә. Ташка сузылуга, кемдер кулыннан эләктереп тә ала, мине хатынлыкка

ал, югыйсә үләчәксең, ди... Юкка тыңламыйсың син, теге егет баеп китә һәм

бай хатынлы да була.

— Бай түгел, мәрхәмәтле. Ул кызны җеннән коткарган.

— Әйе инде, аннары баеган.

— Син төннәрен нигә дип мунчага барасың? Байыйсың килепме?

— Барам. Тамчы да курыкмыйм. Торбадан тавыш та ишеттем инде: «Бум-бум,

иң начар атны иярлә!» Каян аласың инде андыйны? Галиәсгар абзыйның атлары

җен кебек! — Ул үз ялганыннан канәгать калып көлсә дә, мунчага йөрүеннән

туктамады, чыннан да, ниндидер могҗизага ышана иде, ахры.

Соңрак ул зират юлын таптый башлады. Тимер ыргак белән иске төрбәләрне

төрткәләп чыкты: хәзинә эзләде.

— Нәрсә аптырыйсың? — диде ул ышаныч белән, — бар да шулай баеган:

хәзинә табалар да байыйлар. Әнә Галиәсгар абзый калага килгәндә фәкыйрь

булган. Зиратта төн кунганда, ниндидер тавышлар ишеткән: анда юлбасарлар

алтыннарын кая яшерергә дип сүз куеша икән. Юлбасарлар киткәч, ул алтынны

алган да сәүдәгәр булып киткән.

Газизә туталары көненә әллә ничә мәртәбә сандык актара: авыр атласларны,

бизәкле урын-җирне, бүрекләрне, энҗе җеп белән чигелгән сәхтиян

башмакларны җилләтә. «Боларның барысын да апасы тизрәк китсен өчен

корбан итәләр. Кияүдән бүләкләр килә торды: бал һәм май, баллы саргылт

чәкчәк, тагын башмаклар, тагын бүрекләр... Алар боларның барысын да кызны

үз йортларына кызыктырып китерү өчен корбан итә. Ашамлык, кием-салым,

парчалар исеннән бик озак, авыртуы күкрәген кысканчы йөткерә торган булды,

— ул күз яшьләрен тыя алмады.

Өй тирәсендә йөрүче хәерчеләр көннән-көн арта барды: бәлки туй бүген

булыр, дигәндәй капка төбен сакладылар. Әмма әлегә сатыш-алыш кына

бара. Кызык, сәүдә барган җирдә һәрвакыт хәерчеләр күп була. Бу бай, сәүдә

гөрләп барган калада алар бик күп — үткеннәр, тамаклары тук, бер-берсе белән

ярышалар. Байлар ашап бетерә алмаганны хәерчеләр юк итә. Изге бәйрәмнәрдә

байлар йортында алар өчен махсус өстәл әзерлиләр. Шул вакыттагы кыргый

күренешкә карап шаккатмалы: иске-москылар оча, авызлар чапылдый, акыру-

бакыру бөтен йортны күмә. Фәкыйрьләр — фәкыйрьләр инде, алар балчык

өйләрдә яши. Киемнәрендә ямау өстендә ямау, терлек сую, сабын кайнату,

күн эшкәртү урыннарында шулар эшли. Әмма болар — үзенчәлекле катлау,

аерым токым. Хәерчелек — алар өчен мәртәбәгә тиң. Алар арасында да үз

байлары һәм хәерчеләре, үз каһарманнары һәм бәхетсезләре бар. Габдулла алар

арасында үзенең танышларын һәм якыннарының йөзен күргәндәй булды. Бер

яшь фәкыйрьдә ул аермачык Габдрахман приказчикны күрде, араларында берсе

Галиәсгар абзасын хәтерләтә, мәхәллә мулласы, көн аралаш мәдрәсәгә килеп

китүче полиция кешесенә охшаганнары да бар.

Ул арада туй көне якынлашты. Хезмәтчеләр диварларны агартты, тәрәзәләр

юды, паласларны какты, чигүле сөлгеләр элде; киңәйтеп куелган өстәлләрне

ялгар өчен ишегалдында такталар кисте; пешекчеләр чормадагы ысланган,

какланган азыкларны барлады, базларга кибетләрдән сарык түшкәләре

ташыды.

— Аһ-уһ , өлгерә алмыйм! — Бер борчылды, бер куанды өлкән Газизә, ул

арада кече Газизә белән Уманская ханым кәләш өчен тегелгән киемнәрне киеп,

үлчәп карарга да вакыт тапты. Юлында Габдулланы очратып, апасы гаҗәпләнде:

«Бу синмени?» — дип игътибарсыз гына баш түбәсеннән үпте дә алгарак киткән

тутасы артыннан йөгерде.

Ниһаять, ул көн килде: озаклап, төркем-төркем булып кунаклар җыелды.

Малайның башы әйләнде, күз алдыннан чебеннәр очты. Иртәдән авызына бер

валчык капмаса да, ризык исенә күңеле болганды. Ул, мөгаен, үзенең ач икәнен

дә сизмәгәндер. Кунаклар арасында шәкертләрне, сабакташларын күрде, алар

мәхәллә мулласы белән ахунны озата килгәннәр иде. Габдулла уйлап-нитеп

тормый гына шәкертләргә килеп кушылды һәм алар белән бергә өйгә керде.

— Аһ, түбәтәең кайда? — Тутасының шатлыклы тавышы ишетелде. — Ничек

инде кунаклар алдында яланбаш йөрисең!.. Ул аңсыз рәвештә чалбар кесәсенә

салынган түбәтәен алып киде.

Тантана башланды: бохара халаты киеп алган мәхәллә мулласы (башка

вакытларда ул кыек якалы күлмәген киеп, ишегалдында чалгы белән чәчәклек

тирәләрен чаба, түтәлләрдә казына) әкрен, мәгънәле тавыш белән, ике

шаһитның кәләш бүлмәсенә кереп, кыз үз теләге белән кияүгә чыгамы-юкмы

икәнен сорарга кушты. Завод хуҗасы Ибнеәминов белән тегермән хуҗасы

Мортазов урыннарыннан торды. Әйләнеп килгәч, алар беравыздан: «Әйе, кыз

үз теләге белән кияүгә чыга», — дип тапшырды. Алдыйлар алар, дип уйлады

малай, алдыйлар!

Туйда кәләшнең вәли-вәкиле булган Галиәсгар абзый, һәр сүзен өзеп әйтеп,

Газизәнең тормышка чыгуына ризалыгын бирде. Шул ук сүзләрне кияүнең

вәли-вәкиле Мәүлетов та җиткерде.

— Аллаһы рәхим-шәфкате белән тәрбия кылынган, аның мәрхәмәте

белән шундый бәхетле вакытка китереп җиткерелгән Аллаһы балалары бергә

кушылалар...

Һәм, ниһаять, амин! Малайның күз алдында очкан чебеннәр мыж килеп

торган йомгакка әверелде.

Муллаларның һәркайсы Коръәннән сүрә әйтте, яшерен көндәшлек аларны

дулкынланырга мәҗбүр итәдер — тавышлары калтырабрак чыкты. Һәм

барысының да, кунакларның да күңелләре чистарынып калган кебек тоелды.

Зур-зур кисәкләр белән бал-май керттеләр, һәм һәркем калак очы белән генә

тәм-томнан авыз итте: янәсе, ризык аз күләмдә дә җитә, җаның догалар һәм

якыннарыңны ярату белән дә туена.

Хуҗалар бүләкләр өләште. Көмеш акча Габдуллага да эләкте. «Миңа аның

өчен түләделәр», дигән уй кичте башыннан. Уч төбе тирләп чыкты, акча

шуып, тавышсыз гына паласка тәгәрәде. Ашлар чыгарылды, аннары ширбәт

бирелде. Кунаклар аз гына әчкелтем бал эчте. Бу эчемлектән ниндидер

үзенчәлекле пальма исе килә. Кунакларның йөзе ачылды, тартынулары

бетеп, үзара матур гына гәпләшеп утыра башладылар. Күренеп тора: бар да

канәгать, бар да шат. Кияүгә үз теләгем белән чыгам дип, үз авызы белән

әйтте бит!

Аның тизрәк апасын күрәсе, кочагына сыенып: «Мин сиңа бүләк әзерләдем»,

— дип, диңгез кабырчыгын сузасы килде. Ул аны колагына куяр һәм диңгез

шавын тыңлар. Бәлки Кушлавычта үскән каеннарның кыштырдавын ишетер.

Ул канәгать елмайды. Ниһаять, күңелен басып торган канәгатьсезлек акрын

гына артка чигенде.

Шәкертләр белән бергә бушаган савытларны ташыгач, ул кунак бүлмәсенә

бүтән әйләнеп кермәде. Ишегалдына чыкты, кечкенә капканы ачты. Монда,

лапас, ат сарае, печәнлек. Габдулла текә баскычтан тезмәгә менде һәм яңа гына

алып кайтылган хуш исле печән өстенә ауды. Аста ат тибенә, пошкыралар,

кешнәп-кешнәп куялар. Бу — айгыр — Буран тешләшәдер. Таш җәелгән юлда

тояк тавышлары ишетелә, ярлылар, чинашып, көпчәк астына эләкмәс өчен,

читкә чаба...

...Ул уянды. Караңгы төшкән, салкынча һавадан тәне куырылып килде.

Аста ат тавышлары ишетелми. Мөгаен, хезмәтче аларны эчертергә, берочтан

коендырып та алырга дип, елгага алып киткәндер.

— Апуш, Апу-у-уш, син кайда, улым?

— Мин монда! — Малайның күзенә яшь тыгылды. — Мин монда, тутам...

Өлкән Газизә аның өстендәге үлән чүпләрен кагып төшерде, аннары

киемнәрен алыштырырга җибәрде: «Тиз бул!»

Ул үзе дә ашыгырга кирәклеген аңлый иде: менә-менә, дуслары белән кияү

килеп җитәргә тиеш. Килеп җитәр һәм Газизә апасын алып та китәр. Хәзер

инде терсәкне тешләп булмый, бердәнбер энесе буларак, аңа үзен тиешенчә

тотарга гына кала.

Кияүне бик күңелле итеп, шау-гөр килеп каршы алырлар, атны туарып,

арбасын читкә куярлар: бар, янәсе, алып кит кәләшне! Уяу бул, кияү,

саранлашма — бүләкләр бир, диярләр. Аннары кәләшнең ишек төбендә аның

энесе, Габдулла, кияүне бүләген биргәнче кертми торачак. Дөрес, ишек төбенә,

гадәттә, кечкенә малайларны бастыралар, аңа инде унөч тула, әмма әлегә

малайга ун яшьтән артыкны биреп булмый. Ни гаҗәп, күңеленә мондый уй

килгәч, хәтта кәефе күтәрелеп китте.

Хәзергә Габдулла, кулы белән кирпеч терәккә таянып, атларны кертмәс

өчен, капка янында басып тора... Их, атларны йөгәненнән эләктерә алса иде

ул! Аны шатлыклы дуамаллык биләп алды.

— Киләләр, киләләр!

Малай ыжгырып чапкан атның тәртә башыннан читкә сикереп өлгерде

һәм шул ук мизгелдә аркалыкка чытырдатып тотынды. Бераз ияреп барды да

читкә очты.

— Таптадылар, бетерделәр малайны!

— Ник андый бәләкәйләрне кулыгыздан җибәрәсез? Баланы күз уңында

тотар кеше юкмыни соң?..

Аягына сикереп басканын күреп, аның турында шунда ук оныттылар да.

Дуслары янәшәсендә атлаган кияү, шаяра-көлә, җыелган төркемне иңбашы белән

төрткәләп, ике яклап тезелгән кешеләр арасыннан үтте. Малай, этенеп-төртенеп,

тиз генә кәләш ишеге төбенә килеп басты. Ул бар көченә ишек тоткасына

ябышты. Менә кияүне күрде, ике дусты аның як-ягыннан килә иде.

— Алтыннан да, көмештән дә кыйбатрак!.. — дип ярсып кычкырды ул,

кияүнең йөзенә бәреп.

Приказчик аның кесәсенә монпаси салды.

— Алтыннан да, көмештән дә кыйбатрак... минем апам...

Приказчик аның кулына ялтырап торган җылы акча сонды. Әмма ул акчаны

төшереп җибәрде.

«Мин аны кертмим!»

Кияү малайның кулларын авырттырып кысып, ишек тоткасыннан

ычкындырды.

Малай печәнлеккә йөгерде, тузанлы, чәнечкеле печәнгә йөзе белән капланып,

үкси башлады. Апасын алып китүләрен ул күрмәде.

Иске китапта, безнең хәтер — хәерле эшләрне туплаучы, диелгән. Алай

булгач, хәтердә калганнар бар да яхшы булып чыгамы?

Чаршау белән ябылган бөркү, караңгы почмакта уйланып яткан Габдулла

әлеге хәлләрне кабат хәтереннән уздырды һәм догалар укыды да догалар укыды,

аннары елады...

6

Көзге базарга өлгерергә дип ашыккан сәүдәгәрләр дә ярминкәдән кайтты.

Зур Михайловское буйлап берөзлексез арбаларның авыр шыгырдавы ишетелеп

торды — балык, ашлык, яшелчә, күн китерәләр иде. Сатучылар тауар саклый

торган урыннардан кыштан ук әйтеп куйган йөкләрне: утын, шәмнәр, гильза-

дары, лампалар, аяк киеме һәм башкаларны чыгарырга ашыкты. Казакълар

Төркестан буйлап сарыклар, атлар һәм дөяләр куып китерде, тамак төбе белән

кычкырдылар, арба тәгәрмәчләре шыгырдады, даланың арык этләре көтүчеләр

яныннан теркелдәде, алар артларыннан өреп калган йорт этләренә борылып

та карамады.

Ярминкәдән дә татурак эш төре юк. Элекке вакытларда ярминкә вакытларында

хәтта бер-берсен дошман күргәннәр дә килешә торган була. Хәзер дә тыныч

кына сәүдә итәләр. Хәер, хәзер тауар кыйммәтләнде, моңарчы телдә йөргән

хурлау, тиргәү сүзләренә яңалары: «япошка», «самурай», бөтенләй ишетелмәгән

«кацамура» дигәннәре өстәлде. Рәтләр арасыннан кечкенә гимназистларын

ияртеп, өрфия челтәргә төрелгән ханымнар йөри, алар яралы һәм авыру

солдатлар файдасына акча җыя. Җирле халык авызында шиккә төрелгән

сораулар: «Ни өчен Порт-Артурны саклау генерал Стессельгә тапшырылган?

Нигә динне таркатучылар иконаны бүләк итеп йөри, генерал Куропаткин ул

иконаны кабул итеп алганмы? Ул динне таркатучылар Толстой янына килеп,

Беловодьега илтә торган юлны сорашканнармы?»

Шәкертләр ялдан килде. Кемнәрдер туган йортында кунак булган, кемнәрдер

ярминкәләрдә хезмәт күрсәткән, кемнәрдер далада мөгаллимлек иткән,

кайберләре Гурьевта — балыкчылыкта эшләгән.

«Гайния» мәдрәсәсеннән Габдулланың танышлары Миңлебай белән Сираҗи

килде. Алар ике ай Эрбеттә ярминкәдә булганнар: тәэсирләре чиксез күп, акча

да эшләгәннәр, әле Сираҗи гыйшык утында янарга да өлгергән. Әмма ул бу

турыда, бернинди кызыгы юк дип, сөйләргә теләмәде; Миңлебай исә һәр көнне

кичен Сакаев әфәнде ресторанында гармунда уйнаган һәм җырлаган.

— Тик мин акчаны синнән әзрәк эшләдем, — Миңлебайның бит очлары

кызарды. — Ярар, хәерле булсын... Апуш, үземне бәхетле дисәм дә ярыйдыр

— мин чыннан да җырладым!

— Бик яхшы, — диде Габдулла, — тик мөгаллимнәр янында телеңне тешлә.

Ярар, безнең Сираҗи ни кырды анда?

— Трактирда идән юдым, — дип җавап кайтарды Сираҗи. — Башлап җибәрү

өчен начар түгел... — Ул хәйләкәр генә елмайды һәм аның дөресен сөйләве

булдымы, әллә шаяртуымы — аңлашылмады. — Хәзер дә берәр эш табасы

иде. Кирәксә, армия өчен азык-төлек сатучы була алам. Аңынчы, сугыш бетеп

куймаса, ягулык өчен тизәк сатсаң да ярый. Хәзер тизәкнең дә бәясе бар.

— Ай-һай, хыялларың!

— Алайса әйтегез, мәдрәсәдән китсәм, ни белән шөгыльләним?

Мәдрәсәдән китәргәме, әллә һич югы мәхәллә мулласы булырга да риза

дисәң, тагын алты-җиде елга калыргамы? Бу уй соңгы ел, ел ярымда аларның

башыннан чыкмады. Китәргә була, ләкин кая? Сираҗидан приказчик чыгарга

мөмкин яисә тора-бара атасының сәүдәсе мирас булып калыр. Әмма хәзерге

вакытта сәүдә эше дә дөньяви белем таләп итә, юкка гына акчалы кешеләр иске

мәгарифтә үзгәрешләр үткәрүне таләп итмиләрдер... Урыс-татар мәктәбендә

укысаң, кимсетүләргә әзер тор: анда синең культураңны түбәнсетәләр, ата-

бабаң динен хурлыйлар.

Миңлебайга нишләргә? Аның артист буласы килә. Бу әле яңалык, кыю,

әмма куркыныч омтылыш, чөнки элгәреләр бары көйләп дога укуны гына

кабул итә. Сәүдәгәрләр клубының сәхнәсенә чыгып бас соң — минутында

чыгарып ташларлар, әле өстеңә ташлар да ыргытырлар, ботарланган тәнеңне

зиратка иңдерергә дә рөхсәт бирмәячәкләр. Аңамы соң артист булырга: ни

акчасы, ни сүзе үтә торган туган-тумачасы юк, Камил булып ул да, күпме

байлыгы, таныш-белешләре була торып, үзенең артистлыкка булган теләген

догалар көйләп баса.

...Кечкенәләр Габулланы үз янына чакырды, әкият сөйләвен үтенгәннәр

иде, әмма ул җавап бирмәде. Өлкәнрәк шәкертләр әбәт ашы пешерергә дәште.

Әбәттә катнашу, димәк, уртак казанга бер кисәк ит салырга дигән сүз, аның

исә күптәннән ит күргәне юк.

— Кара, бөтенләй онытканмын! — дип кычкырып җибәрде Миңлебай.

— Мин бит сиңа бүләк алып кайттым. — Һәм сөенеченнән балкып, киндер

сумкасыннан китап чыгарды.

Каюм Насыйриның «Фәвакиһел-җөласә фил-әдәбият» әсәре иде.

Габдулла уңайсызланды:

— Мин укыдым аны... әмма үземдә дә шундый китап булыр дип төшемә

дә кермәгән иде.

— Киләчәктә алыш-биреш ясарбыз. Менә тагын... Пушкин.

— Рәхмәт! Габдулла бакчага үзе генә китте. Ул Пушкин китабын үзе белән алды.

Юл уңаенда битләрен актаргалап, таныш һәм үзе өчен яңа булган шигырьләргә

күз салды. Кызганыч, китапта «Руслан һәм Людмила» юк икән.

Менә агач рәшәле бакча. Агачтан ясалган гади капка, аулак сукмаклары

куе үлән белән капланган. Пушкин бакчасы. Габдуллага унөч яшь иде, апрель

аенда рус сыйныфында дәрес бирүче Әхмәтша учитель аларны шагыйрьнең йөз

еллык юбилее уңаеннан шушы бакчага алып килгән иде. Ул үзенең каушавын,

куллары дерелдәвен, яшь үсентеләрнең яфраклары лепердәвен, шагыйрьнең

шигырьләрен куанып, авыз эченнән кабатлавын бүгенгедәй хәтерли. «Для вас,

души моей царицы, красавицы, для вас одних...» Шундый искиткеч матур

юлларны яза алган шагыйрьнең тормышы нинди булды икән, кемне яраткан

ул, аның үзен кемнәр сөйде икән? «Я вас любил так искренно, так нежно, как

дай вам бог любимой быть другим!» — дип язу аның өчен сөенечме, әллә авыр

булдымы икән?

Каеннарның ак кәүсәләре ак төтенсыман күккә күтәрелгән, алардан өзелгән

яфраклар сары келәм булып сукмакларга түшәлгән. Өрәңгеләр кызгылт-сары

төскә манылган яфракларын коярга ашыкмый әле, алар сагышлы елмаеп бакча

күрке булып утыралар.

Габдулла тимгелле кызгылт-көрән зур яфракны кулына алды бит арасына

кыстырды.

Рәхимле, мәрхәмәтле Аллабыз, кешеләргә ыгы-зыгы, мәшәкатьләр кирәк

микән? Яшә, күр — урман үзенең кызгылт-сары киемен сала... — гомер буе карап

туймаслык, шушы гади генә рәсем тудырган уйлардан арына алмыйсың.

Шулчак Габдулла шәкертләрнең ачулы тавышын ишетте:

— Төрек, төрек!

— Ул мөнафыйклар белән шәраб эчә...

— Әй, фәс, кызыл кикрик!

Кала гәзите мөхәррире Ядринцев белән Истанбул талибе Әмрулла урам аша

кыйгачлап ашханәдән чыгып киләләр иде. Төрек егете калага узган ел килеп

чыкты һәм Мотыйгулла хәзрәт мәдрәсәсенә сыенды, җәйне казакъ далаларында

үткәрде. Һәм менә әйләнеп кайткан, күрәмсең.

Габдулла, бакчадан йөгереп чыгып, шук малайларны куркытты, тегеләре

кайсы кая табан ялтыратты.

— Кара, башкисәрләр, — дип кычкырып калды ул артларыннан.

Әмрулла Габдулланы кочаклады. Ядринцев икесен бергә кочар өчен кулын

җилкәләренә салды. Кайсыдыр бер кечкенә шәкерт, гайрәтләнеп, якынрак

килеп кычкырды:

— Этләр! Өченче сүрәне оныткансыз! Аның аятендә кяферләр белән дуслашу

тыела диелгән!

— Мин сине! — Габдулла бер-ике сикерде дә малайны эләктереп алды.

— Әйбәтләп тыңла! — Өченче сүрәнең аятендә болай диелгән: «Мәшрикъ тә,

мәгъриб тә Аллаһныкы. Кайда гына булсагыз да, йөзегезне Аллаһ кыйбласына

борыгыз».

Көлешеп куйдылар да, ул малайны җибәрде.

Габдулла Әмрулла дустының бик нык борчылганын сизде. Йөзе кара

наяннар!.. Әмма сәбәбе бөтенләй башкада икән. Терлек белән сәүдә итүче

Мулакай байның бик чибәр кызы Фәризә кышны калада чыга. Кызны карт

бик иркәли, мәгәр иреген дә әллә ни кысмый икән. Яшьләр каладагыларның

йортларында, матди ярдәм күрсәтү җыелышларында очрашканнар, урамда да

сөйләшкәләп йөргәннәр. Язын кыз атасының күчеп яшәү урынына киткән.

Әмрулла да аның артыннан калмаган. Мулакай кунакны шатланып каршы

алган, мактаган да әле: «Минем иркә кызымның туена өлгерүең ничек әйбәт

булды!» — дигән. Чыннан да, кияүләре килеп, кызны Тургай далаларына алып

киткән.

Ядринцев Габдуллага төрек егете белән бәйле хәлләрне сөйләп чыкты,

битендәге яшь тамчысын сыпырып төшерде. Һәм иптәшен юатырга

тырышты:

— Һәрвакыт, аңлыйсыңмы, һәрвакыт кешенең шәхси кичерешләре

халкының тәртипләренә буйсына — менә шундый мәгънәсез һәм ахмак

бөтендөнья кануны.

Әмрулла дәшмәде, бары авыр сулап кына куйды.

— Шайтан белсен! — Ядринцев сүзен дәвам итте. — Кыз туарга да өлгерми,

аңа инде кияү дә табып куялар... сәер йола, әмма инде теләк буенча канунга

әйләнгән, әхлак кагыйдәсе булган, һәм шушы тәртип хәзер шәхесне түбәнсетү

өчен хезмәт итә...

Шулвакыт бакча өстендә зур кәгазь очыргыч күренде, ул әйләнде-тулганды

да карагач ботагына эләгеп калды. Малайлар, чыр-чу килеп, бакчага чабышып

керде. Ядринцев сикереп торып малайларга булышырга ашыкты, аның артыннан

Әмрулла да йөгерде. Балалар белән бергә, кычкырыша-акырыша, очыргычны

ботаклар әсирлегеннән азат итәргә маташтылар. Габдулла, елмаеп, аларның

мәш килгәннәрен күзәтте.

Дөнья явыз һәм мәрхәмәтле. Аның гореф-гадәтләре күптәнге һәм мактаулы

дисәк тә, алар да яман була ала. Тик кайчан яман буласын белә генә

алмыйсың.

Габдулла нәни шәкерт турында уйлады. Ул әйбәт малай, әкиятләр тыңларга

ярата, күзендә ихласлык һәм хаклык ярылып ята. Ә бүген... нинди явызлык

сирпелде аннан! Бер калада, бер урамда яшәп яткан Ядринцев — аңа чит-ят.

Әмрулла, аның белән бер диндә, телләре дә бер үк диярлек — ул да ят. Әгәр

Аллаһ кушса, кайчан да булса бу малай дөнья гизәр һәм күпләгән кешене,

күпләгән язмышны күрер; диңгезләр кичәр һәм анда да күп төрле халык

яшәгәнен белер, аларга хас уртаклыкны тота алыр. Яки инде кибет ачар да

гомере буе күрше тыкрыктан ары китә алмас.

Ядринцев малайны агач ботагына күтәреп утыртты, икәүләшеп мәш

килделәр, Әмрулла шул арада икенче яктан үрмәләп, очыргычны ычкындырды.

Аннары бергәләп буталып беткән җепләрне сүттеләр, озын мунчала койрыкны

төзәттеләр. Җибәреп карадылар — очыргыч очып та китте, Әмрулла, башын

күтәреп, көлә-көлә, кәгазь кош артыннан йөгерде. Их, кайгыларны онытып

булсын иде ул! Һәм, дәрвиш әйтмешли, тормыш боҗра буенча китәр...

«Әмрулла калада озак тоткарланмас», дип уйлады ул эчке сагыш белән.

Бу дуслык аның өчен язмыш бүләгенә тиң иде. Истанбул талибы шагыйрь

иде, яшь төрекләрнең җитәкчеләре Кәмал бәй белән Зыя пашаны ул үзенең

укытучы-остазлары итеп санады. Габдулла аның авызыннан беренче тапкыр

халык җырлары кебек гади, Хуҗа Насретдинның мәзәкләре кебек үткен һәм ачы

шигырьләр ишетте. Парижда Кәмал бәй тарафыннан нигез салынган журнал

чыгаруны аның варислары дәвам итә, һәм Әмрулла зур горурлык белән хәзергә

анда басылган бердәнбер шигырен Габдуллага күрсәтте. Журнал яшерен рәвештә

Истанбулга китерелеп, яшьләр арасында таратыла. Париждан ике чемоданга

тутырып Кәмал бәйнең фетнәчел журналын алып чыкканда, Әмрулланы поездда

кулга алалар, ул ярты ел төрмәдә утыра, аннары илдән кача... Хәзер кая бара?

Каһирәгәдер. Ул анда яшь төрекләр партиясенә нигез салган Мостафа пашаның

кызы Назлы ханым белән очрашачак... Ә бәлки Иранга китешедер. Анда зур

вакыйгалар куерып килә.

Әмрулла белән алар бүтән беркайчан күрешә алмас...

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 2, 2016

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев