Дөнья гаме (ахыры)

Романның башы монда.

Эпилог

Яз килүгә, аны борчылу катыш рәхәт ашкыну биләп алды. Мине Троицкига

чакыралар, диде ул дусларына, барырга уйладым, кымыз эчәрмен, күрерсез,

терелеп кайтырмын. Далада җылы керер... Ә үзе кымызның дәвалау көченә

әллә ни өметләнмәде. Ләкин, ни генә булуга карамастан, Троицкига барып

карарга кирәк иде.

Менә киң сармат кыры җәелеп ята, аның читләре офыкка барып тоташкан.

Көмеш сыман алкын кылган шома сөзәклектән сиңа таба агып төшә шикелле.

Ләкин кояш югары күтәрелүгә, бу сөзәклек югала, борын яргыч хуш ис алып

килгән җылы җилле тигезлек кенә кала. Чабыр, кылган, мәтрүшкә, кыргый

җитен, дала канәфере, шау чәчәккә күмелгән кырлыганның исе бергә кушылып,

башны әйләндерә.

Яшел тигезлек тә алдаучан булып чыга, берәр чакрым атлауга, уйсулыклар

күренә башлый. Аларда кыргый чия, кура җиләге һәм таллык белән капланган

үтә күренмәле, салкын сулы елгачыклар агып ята.

Һәрбер көн рәхәт тынлыгы белән сөендерсә дә, кешеләр арасында булмау

кызганыч иде. Хәер, ул монда бөтенләй үк ялгызы түгел, якындагы киез тирмәдә

казакъ Җомагыл яши, ул көтүне саклый, хатыны белән кызы бия сава, ашарга

пешерә, дәва үләннәре эзли, җиләк җыя, гомумән, бер минутларын да бушка

уздырмыйлар. Тагын бер киез өйдә Мирфәйзи Бабаҗанов тора, өяздә аны

җырчы һәм кыллы оркестр оештыручы буларак беләләр. Ул ярминкәләрдә,

шәһәр бакчаларында, бай йортларда чыгыш ясый. Бу кыска ботлы, юантык адәм

такылдык һәм уйлап чыгарырга маһир, җыеп әйткәндә, — ваемсызлыкның нәкъ

үзе иде. Үз җырларын нечкә хатын-кыз тавышы белән башкарса да, хисләнеп,

йөзенә чыгарып, һәр бормасын җиренә җиткереп җырлавы аның көлке һәм

буш кеше икәнен оныттыра.

Менә хәзер дә ул тирмәсе янында утыра, думбрасына каты итеп бәрә-бәрә

җырлый.

Җыр уйсыз кешенең тормыш хәлләренә битарафлыгы турында иде. Менә

Габдулла да, сый-хөрмәттән һәм җылыдан иркәләнеп, уйсыз, эшлексез

кешегә әйләнә бара. Ул тирмәгә керде, кәгазь-каләм алды, сандык кырыена

тезләнеп яза башлады: «Зинһар, яшел тышлы дәфтәремне җибәрегезче, ул

минем саквояжымда, саквояж редакция каравылчысында. Дәфтәрдә эшләнеп

бетмәгән шигырьләрем булыр. Мин аларны «Җан азыклары» дигән җыентыгыма

әзерлим».

Сәламәтлеге турында берничә сүз өстәгәч, ул битне бөкләде дә, бөкләнгән

урынны сыйпап, уйга калды. Бәлки бүген Габдрахман хәзрәт килер дә хатны

алып китәр? Шул уеннан Габдулла үзен кунак иткән кешене күз алдына китереп

елмайды. Троицкига беркем белән хәбәрләшми генә барырга да була, берәр

почмак табылмый калмас иде, тик өяз сәүдә каласында яшәү бик кыйммәткә

төшәр иде. Әмма Габдрахман хәзрәтнең әйбәт холкын күреп һәм ошатып,

чакыруын кабул итте. Өстәвенә аның иске басма, кулъязма китаплары, алар

арасында «Йосыф китабы»ның бик борынгы күчермәсе сакланган шәхси

китапханәсе дә бар икән.

Якыннан аралаша башлагач та, аның ягымлы, җанлы һәм акыллы икәне

күренде. Тышкы кыяфәте белән дә үзенчәлекле: озын буйлы, нык бәдәнле,

кара-кучкылт йөзендә кара бөдрә сакал, күзе очкынланып тора. Үткен фикерле,

тапкыр, эш рәте белүче бу кешенең, һичшиксез, көчле, талантлы нәселдән,

әмма да ләкин бай булмаганлыгы күренеп тора. Андыйларга — кечкенәдән үк

юл бары бер генә: кайдадыр Омскида яки Ырымбурдагы мәдрәсәгә бару. Әгәр

бай химая табыла калса, Бохарага, Истанбул яисә Каһирәгә укырга китә. Шулай

итеп, инженерлык, табиблык яки сәясәтчелек сәләте булган кеше мулла була.

Кайсылары шушы юлда җәмгыять өчен файда китерә ала, ләкин күбесе, туклык

сынавын үтә алмый, үз-үзеннән канәгать, иске нигезне саклаучы-яклаучы булып

кала. Габдрахман хәзрәтне бу мәсьәләдә хөкем итәргә булыр иде, — ул фетнәче

шагыйрьне үзенең кунагы итте. Менә аның холкының үзенчәлеге дә шунда:

зур шагыйрь исеменә ияреп ялтырап алу — калада аның тоткан урынын тагын

да күркәмрәк итә түгелме?..

Ул әдәп саклый белә, кунагын далада урнаштырганнан соң, артык еш килеп

борчымады, кереп чыкканда, һәрвакыт гәзит һәм журналлар төргәге, берәр

сирәк кенә китап калдырып китә, яңалыкка сусаган Габдуллага җиткергән

шәһәр яңалыклары, үч иткәндәй, гел кызыклы, җиңел, дәва, им өчен менә

дигән. Күчтәнәчләрен дә онытмады: һичшиксез, бер шешә ликёр, ул аны

шаяртып, сәламәтлек, күңел тынычлыгы өчен файдалы дип тапшыра иде.

Билгеле инде, Тукай танышырга өлгергән шәһәр кешеләреннән кочагы белән

сәламнәр дә китерә иде.

Троицки, империянең Шәрыкка йөз тотып төзегән каласы, дала халкын

куркуда тоту өчен хәрби кирмән буларак күтәрелгән. Әмма тора-бара тыныч

сәүдә шәһәренә әйләнгән. Монда хәтта Азиянең ерак почмакларыннан да

кәрваннар килә. Тауарларның атамасы гадәти түгел, шәһәрләр һәм илләрнең

исемнәре шигъриятне хәтерләтә. Әйтик, Кытай, Күк асты иле, аның тауарлары

— парча, ефәк, фарфор. Яисә Дәмәшкъ — корыч кылычлар шуннан. Вогулич

һәм Березовтан — сусар, кеш, бурсык, кондыз, тиен тиреләре. Бөек Устюг

сәүдәгәрләре агач эшләнмәләре, чәер, кызыл төстәге минераллар алып

килә. Казаннар — чигүле түбәтәйләр һәм сәхтиян... Кашгарлар, хивалылар,

бохаралылар, казакълар... Күпме халык, күпме шивә!

Кала Тукайга ошый иде. Бу каланың тагын ниндидер әйтеп булмый торган,

җәлеп итүчән көче бар. Һай, инде үзенең ни өчен монда килүенең сәбәбен

аңлатыр вакыт җитмәде микән? Имеш-мимеш хәбәрләргә ышансаң, Зәйтүнә,

кияүгә чыгып, монда яши ди. Тыйнак, ягымлы кыз. Кайчандыр Габдулла аңа

китабын култамга язып бүләк иткән иде.

Соңгы вакытларда Габдулла яңа танышкан кешеләренең үзе өчен ят булуын

аңлады, алар аның элекке — кан буенча, күргән авырлыклары буенча якыннарын

читкә этәрәләр кебек тоелды. Троицкида бик күпләр белән танышса да, аларның

берсен дә күңеленә үткәрә алмады. Шуңа күрә дә ул — үз алдындагы йөзләрдән,

әңгәмәләрдән арган шагыйрь — каланы җиңел генә калдырып, далага китте.

Монда, иректә, ул иртәнге яңгырларны, эссене, чикерткәләр черелдәвен,

төнлә атлар пошкыруын, әйтерсең, өр-яңадан тойды һәм яратты. Ләкин

озакламый ямансулыйсын, ялыгасын сизде, ахыр чиктә бу сагышның сәбәбе

Казанны юксыну икәнен дә аңлады. Менә бүген дә тирмә күләгәсендә

утырганда, Бабаҗанов җырындагы болан баласы турындагы юл исенә төште:

«Кырларда суык, урманда салкын. Уйлыйм да җырлыйм: болан туңадыр!» Бу

җыр бары Казан ягында гына туарга мөмкин.

Ул арада Җомагыл атны җигеп китерде. Тук ат, түгәрәк савырына бөгәлчәннәр

ябышканмы, әллә юлга чыгасын сизепме — биеп тора. Арбасы гади, арка терәвече

— үрелгән читән, үзе җиңел, юл йөрү өчен җайлы. Габдулла белән Бабаҗанов

менеп урнашкач, ат кузгалды. Казакъ барган шәпкә сикереп утырды да дилбегәне

кулына алды. Даланың шома юлында тояк тавышы, тәгәрмәчләр шытырдавы гына

ишетелде. Алда рәшә уйнаклады, каен кәүсәләре чагылып алды, тибрәнеп торган

рәшәдә курганнар һәм тилгәннәр күгелҗем булып күренде. Калага җитәрәк,

калкулыкларда зур канатлы җил тегермәннәре шәйләнде.

Комлы төбендә тәгәрмәч эзләре күренеп торган сай кичүне чыгып, арба яр

буеннан каты юлда дыңгырдады. Урамда эссе, тузан, яшелчә бакчалары, тешне

сындырырлык кое суы исе — гомумән, авыл исе аңкый иде. Юл тузанында

коенган тавыкларны пырхылдатып, атлы казак чаптырып узды. Тузан болыты

таралырга да өлгермәде, икенчесе килеп чыкты. Шулчак яңгырап торган көчле

тавыш ишетелде:

— Һәй, ялгыз яшәргә яратучылар! — Тавыш артыннан, тарантаста утырган

Латыйф Яушев калыкты. — Калабызга кунакның да кунагы килгән, мин аны

беренче булып каршы алам!

Тукай аның тарантасына күчкәч, Бабаҗановка кул болгады, әгәр теләсәң,

арттан бар, янәсе.

Латыйф кап-кара булып кояшта янган, хисләр кичерешеннән башы әйләнә.

Яңа гына Төркестаннан кайтып төшүен һәм сәфәрдән риза калуын әйтеп

өлгерде. Бай Яушевлар нәселеннән ул!

Кала бакчасының капкасы янында туктадылар, җәйге ресторанның

верандасына таба киттеләр. Аларга, бозлы савытка утыртып, шампан шәрабе

китерделәр. Яушев, Мәскәү мануфактурачылары белән мөнәсәбәте катлауланып

алуы турында сөйләде, чөнки Төркестан байларының бар мамыгын, үсеп

утырган килеш диярлек, сатып алган икән... Тагын берәр бокал шампан шәрабе

эчтеләр. Ул җитди шаярту белән, Тукайны үзенә кунакка чакырды. Таләп итте,

хәтта көнен дә билгеләде. Аннары торды да китте.

Тукай да җыенды, әмма Бабаҗанов, башта мондагы чәчәклекне карап

килик, диде.

— Аллаһ исеме белән ант итәм, чәчәклек искитәрлек! Аның хуҗабикәсе дә

аһ итәрлек яшь, чибәр — Исхак әфәнденең хатыны.

— Ярый, киттек, — диде ул тыныч кына.

Яз буе аны шәүлә кебек эзәрлекләгән мизгел якынлашты. Ул хәзер Зәйтүнәне

күрәсен белә. Нәрсә соң бу, нигә килми инде үзе? Троицкига бару теләге ник

шулкадәр көчле булды икән? Ул дала табигатенең дәва көченә ышанды, шуның

өстенә, ирексездән, уйламаганда, бары берничә тапкыр гына күреп калган ситсы

күлмәкле, ситсы яулыклы тыйнак кыз турындагы истәлеккә бик якын килде.

Менә куе сәрви куаклары арасыннан үттеләр, менә чәчәклеккә алып керә

торган рәшәткәле капка, менә клумбалар, шуларның берсе янында хатын-кыз,

аз гына читтәрәк тагын берсе — дүрт яшьләр тирәсендәге малайны уйната.

— Зәйтүнә ханым! — Бабаҗанов клумба янында басып торган хатынга дәште.

— Без сезнең янга, рөхсәт итсәгез.

Хатын башын күтәрде, бер генә мизгелгә кояш яктысыннан күзе чагылгандай,

кулын каш өстенә куйды. Габдулла өчен вакыт туктап калгандай булды. Аннары

гына:

— Мин сезнең монда икәнне белдем, — дигәнне ишетте. — Китапханәгә

бардым, сезнең белән очрашу була, диделәр. Бабаҗанов килде дә үзенең яңа

репертуарын тәкъдим итте. Аның тавышы искиткеч, диләр, дөресме?

— Дөрес, — диде ул. Бабаҗанов аларның сөйләшкәнен тыңламады, ул

малай янында мәш килә, аның багучысын — яшь кенә авыл кызын шаяртып

маташа иде.

Зәйтүнә куш учлап су сипкән кебек, кулын чәчәкләр өстеннән йөгертеп

алды. Аның өчен тагын вакыт туктагандай булды, ул Зәйтүнәнең ни әйткәнен

ишетмәде. Йә Ходам, нигә дип ул шулкадәр дулкынлана? Зәйтүнә үзгәрмәгән,

шул ук тотнаклылык, шул ук җиңелчә оялчанлык, элеккечә үк шигырьләр

белән кызыксыну. Менә китапханәгә дә килгән. Берни сизенмәгән. Тик нәрсә

турында сизенергә тиеш иде соң ул? Хыял нәкъ чынбарлыкта булган кебек үк

газаплый һәм сөендерә.

— Мин еш булам монда, — диде ул тыныч һәм йомшак тавыш белән.

— Мин бит һәвәскәр бакчачылар оешмасында торам. Бу җәмәгать бакчасын

үзебезнең карамакка алдык. Безнең бурыч, — ул елмайды, — безнең бурыч бик

җитди: халык арасында табигать турында белем тарату, бүлмә һәм оранжерея

үсемлекләрен камилләштерү, бакчаларны матурлау зәвыгын үстерү.

— Калада яшеллек аз, — диде Габдулла.

— Әмма һәр ел саен арта барачак! Сез безнең бакчачы белән таныш түгелме?

Кызганыч, әле ул монда юк. Ул кеше — Турдакин Михаил Викторович, Пенза

бакчачылык училищесында укыган, үз вакытында кенәз Воронцов, граф

Шувалов утарларында хезмәт иткән. Бик ягымлы карт. Дөрес, бер килешмәгән

ягы бар... Ул бөтенләй юаш! Безнең монда агачларның җирле төрен үрчетү

бакчасы бар, быел кышын да розалар, сөмбелләр үстерәчәкбез. Сез Латыйф

әфәндедә булдыгызмы? Һичшиксез, барыгыз, Галия ханымның кышкы бакчасы

бар, искиткеч матур.

Ул кайтарып сүз әйтә алмады, ахыр чиктә дәшмәү хатынны уңайсыз хәлгә

куярга мөмкин. Яшертен генә, аяк очларына басып, ул чәчәклектән соң

башланган кура җиләклеккә карады. Анда Бабаҗанов — теге кыз тирәсендә

әтәч кебек таптана йә малайны үчекләргә тотына.

— Минем дус кызымны хәтерлисезме?

Аның исендә: Зәйтүнә редакциягә аның белән килгән иде, аннары ул аларның

икесен бергә Фатих янында очратты. Тик нигә әле ул дусты турында сораша?

Әллә хәтерлиме ул... Әйе, үткәннәрне, Казан, редакция, алар арасындагы кыска

гына сөйләшүне?

— Хәтерлим, — диде Габдулла, — хәтерлим.

Ул кызарды, кулы белән маңгаен уды.

— Ахирәтем... ул вафат булды, ике ай эчендә сызды да бетте, бичара, әлегә

кадәр исемә төшкән саен елыйм.

Алар Бабаҗановның кычкырып көлгәнен ишетте, аннары бала елап җибәрде.

Кыз көчсез генә каршы дәште:

— Зинһар, үртәмәгез аны. Ул сезнең белән уйнарга теләми.

Багучысының сүзләрен ишеткәч, бала тагын кычкырып, зарланып еларга

тотынды. Ул арада әнисе дә ачулы тавыш белән:

— Мирфәйзи әфәнде, мин сезгә әйттем бит инде, ул андый уеннарны

яратмый! — дип кычкырды.

Ахмак кыяфәт чыгарган Бабаҗанов алар янына йөгереп килде, артыннан

малайны кулыннан җитәкләп кыз иярде. Малай сулкылдый, әнисе янында

ят абыйны күреп, елаганын сиздерәсе килмичә, яшьләрен кулы белән

сыпырды.

— Әни, — диде ул, — бәйләнмәсәләр, мин беркайчан да еламыйм, шулай

бит, әнием?

— Дөрес, Лотфый җимешем, — дип җавап бирде әнисе, — дөрес. Син чып-

чын егет!

Габдулла сүзсез генә баш иде һәм кинәт үзен сәламәт итеп хис итте. Ул монда

сәламәтләнергә дип килде — хәзер ул сәламәт. Күрәсе килгән бердәнбер хатын-

кызын очратырга теләгән иде — ул аны күрде. Шайтан алгыры, ул сәламәт!

* * *

Бер иртәдә кыр буйлап тарантас килә иде, анда малай һәм аның мөгаллиме

утырган. Аларның дачага барышлары. Кичен... аһ, кичен әнисе килергә тиеш!

Укытучы тезендә тартма, малай аңа арбада таралып яткан хәрефле шакмакларны

җыя. Шакмаклар бик матур, тартмага бизәкләр төшерелгән, ләкин малай

алардан туйган. Укытучыдан да гарык, чөнки ул бертукмамый укыта да укыта,

малайга күңелсез. Аеруча үзләре белән әнисенең бармавына эче поша, хәтта

үпкәли дә. Аның калада эшләре бар, бары кичен генә киләчәк.

Малай эсседән әлсерәде, тизрәк барып җитәсе, елгага йөгерәсе һәм озаклап

йөзәсе, чумасы килде. Курганнарның куе куаклык каплаган сөзәклеге малайга

дачадагы әрекмәнлекне хәтерләтте, ул аларны кылыч белән тураклый. Их,

тизрәк барып җитәсе иде!.. Менә укытучы тарантасны туктатты.

— Лотфый, карале, ә-әнә тегендә!

Малай күзен авыртыр дәрәҗәдә кысып карады һәм чатырны, аның ишеге

каршында торган урындыкны күрде. Урындыкта бер кеше утыра. Кызык түгел.

Хәер, кызык: кыр уртасында урындык тора, анда кеше утыра.

— Бу — Тукай, — диде укытучы. Исеңдә калдыр, акыллым: Тукай!

— Ярар, — диде малай. — Без ник кузгалмыйбыз?

Алар китте. Малай йортны, киң веранда, елга, бакча, зәңгәр койма, койма

янындагы әрекмәнлекне күз алдына китерде. Әрекмәннәрне кылыч белән

чабасың, чабасың, ул барыбер бетми — иртәгегә кала һәм дачада үткәрәсе

алдагы көннәргә дә... Кич белән әнисенең килүен күз алдына китерү аеруча

сөендерде. Әнисе юл киемнәрен алыштырыр, табын янында бөрмә итәкле,

түшенә күперенке челтәр тотылган ак күлмәктән булыр. Бөтен кеше аның

әнисенең иң матур әни икәнен күрер. Вак-төяк, юк-бар сүз сөйләшерләр,

чөнки кунаклар бервакытта да дәшми тора белмиләр. Аннары, билгеле инде,

әтисе малайга йокларга вакыт, дияр. Шунда әнисе барысына да: «Юк инде,

безнең белән тагын бераз утырсын», — дип каршы төшәр. Менә әнисе ничек

әйтер! Зәйтүнә шундый: ул бар нәрсәне, бар җиһанны ярата, ләкин улы кадәр

башка беркемне дә ярата алмас.

Лотфый үсеп җиткәч, дөнья буйлап сәяхәткә чыгар. Вавилонны, чүлләрне,

ата-бабалары кайда гомер сөргән җирләрне карап йөргәндә, әнисен искә алыр:

менә ул карават башына килеп утырыр, дога укып, башыннан сыйпар һәм әллә

улына, әллә үзе өчен, бер үк шигырь юлларын кабатлар:

Уйлыйсың син бер фикерне: раст кеби,

Шик төшә: юк, ул да раст булмас кеби.

Юк әле миндә хакыйкатькә вөсул,

Әллә нигә айрылалмый уң вә сул.

 

Рус теленнән Рөстәм Галиуллин тәрҗемәсе

Тәмам.

"КУ" 4, 2016

Фото: art16.ru

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: