Логотип Казан Утлары
Роман

АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)

Пароходта бер айга сузылган сәфәрләре Мәскәүдә төгәлләнде. Биредә аларны Кремльдә Максим Горький һәм Совнарком председателе Михаил Калинин үзе кабул итте. Ә кичен Мәскәү татарларына зур концерт күрсәттеләр. Концертта, нигездә, Салих Сәйдәшевнең симфоник әсәрләре яңгырады. Оркестрга Сәйдәш үзе дирижёрлык итте. 

(Әсәрне башыннан укыгыз)

16

«Наёмщик» белән «Кызыл Армия маршы»ннан соң Салих Сәйдәшевнең даны тагын да күтәрелде. Казанда нинди генә чара үткәрелсә дә, аларда катнашучылар өчен күрсәтелгән концертларда төп урынны Сәйдәш әсәрләре алып торды. Аның спектакльләргә язган җырлары, увертюралары, сюиталары, арияләре, биюләре яңгырады. Ул җәйдә чит илләрдән – Германиядән, Америкадан кунаклар килде. Алар да үзләренә күрсәтелгән концертларда Сәйдәш музыкасына мөкиббән китеп, аның үзен һәм башкаручыларны үзләренә кунакка дәштеләр. Кыскасы, Салих халык арасында зур абруй казанды.

Ләкин Салихның күңеле урынында түгел иде. Хатыны Валентина үлгәннән соң ул менә өченче ел инде ялгыз, бер юанычы бар – улы Альфред. Аның белән дә аерым яшәргә туры килә – улын хатынының әнисе Анна Ивановна тәрбияли. Салих, вакыты булганда гел улын күрергә йөгерә. Анна Ивановнаның да тормышы җиңел бармый. Уллары Анатолий белән Юрийның да үз тормышлары. Альфредка да ике яшь тулды. Ата-ана назын күрмичә, әбисе тәрбиясендә үсә. Салихның үзенә дә кеше гаиләсендә, чит кашык булып яшәү бер дә рәхәт түгел. Ичмасам Валя шикелле аның җанын аңлый торган, аның хәленә керә белә торган, икесе бер уй, бер мәсләк белән яши торган хатын да очрамый. Өйләнеп куяр иде дә, тик кемгә? Соңгы вакытта ул бу хакта күп уйлый башлады. Эзләнде, әйләнә-тирәсендәге кыз-хатыннарны күзәтте. Танышлары, дуслары арасында да берәр акыллы, аны аңлардай хатын белән таныштырам дип торган кеше күренми ичмасам. Яше дә бара. Беренче күрүдә үк гашыйк була торган ваемсыз чаклары да артта калып бара.

Кызыл Армия бәйрәмнәре үткәч, Салихның юраганы юш килде, Казанга Әстерханнан Кәрим Тинчурин һәм аның белән киткән бер төркем артистлар кайтып төште. Алар барысы да театрда эшли башладылар. Театрның чынлап та көймәсе комга терәлгән иде. Ачуың килмәслек түгел, бер көтү режиссёр йөри, артистлардан күп. Ә спектакль чыгара алмый интегәләр. Егерме тугызынчы елга кергәч, гыйнвар аенда «Ханбикә» дигән бер спектакль чыгардылар да, шуның белән Аллаһы әкбәр.

Тинчурин белән Әстерханнан тагын берничә яңа кеше ияреп килгән иде. Шуларның берсе яшь кенә, мөлаем гына кыз – Сафия. Ул да театрга эшкә урнашты. Артист булып түгел, кассага утырттылар.

– Ул кызны Тинчурин ияртеп кайтты, – дип сөйләде Арапова. Арапова үзе Кәрим Тинчуринга битараф түгел иде. Кәрим Казаннан сөрелгәндә, аның белән китте. Халык арасында аның хатыны Заһидәгә:

– Кара аны, Кәримең тиккә генә Арапованы ияртми. Җибәрәсең юк ялгызын гына, – диде озын телле хатыннар.

Заһидә ул вакытта институтта укытучы булып эшли. Укытуын ташлап, берничек тә Әстерханга китә алмый иде. Аннан соң ул Кәримен бик ярата һәм аңа ышана иде. Арапованың Кәрим турында, Сафияне ияртеп кайтучы, дигән сүз чыгаруы көнчелектән, ачудан булырга тиеш. Һәрхәлдә Салих шулай дип уйлады. Салихның кассир булып эшли башлаган шул Сафиягә күзе төште. Моны сизеп алган Тинчурин исә шикле рәвештә аңа: «Чуалма ул кыз тирәсендә», – диде. Салих моны бик аңлап бетермәде: Кәримнең аңа чынлап та күзе төшеп йөргәнме, әллә ул кызга ышанырга ярамый дип кисәтү ясарга теләгәнме? Салих артыгын төпченергә кирәксенмәде. Ләкин кыз аның үзенә ошый иде. Тәртипле булырга охшаган, күп сөйләшми, мөлаем. Һәм бер көнне ул шаяртып кына аңа сүз катып карарга булды.

– Театрда эшләве куркыныч түгелме, бәгырь? – диде ул сүзен нәрсәдән башларга белмичә аптыраганнан.

– Нәрсәсе куркыныч булсын? Монда бит урман түгел, кыргый бүреләр юк.

– Күңелсездер бит, кеше белән аралаша алмыйсыз, ялгыз гына утырасыз.

– Моңаерга бирмиләр монда сезнең озын телле артисткаларыгыз. – Нигә алай дисез?

– Күп сөйләгәннәре өчен шулай дим.

– Нәрсә сөйлиләр инде, шулкадәрле, кәефегезне җибәрә торган? – Сөйлиләр инде, җыен юк-бар.

– Минем бер дә ишеткәнем юк. Бик кыерсытсалар, үземә генә әйтегез, хәзер кирәкләрен бирермен мин ул җүнсезләрнең.

– Ай-һай, бирә алырсыз микән? Алар белән сүзгә кермәвегез хәерлерәк. Югыйсә бөтен тормышыгызны бозып ташлаулары бар. – Минем куркасы юк, бозыласы бозылган инде.

– Нишләп алай дип әйтәсез?

– Бозылган булганга күрә әйтәм.

– Әллә хатыныгыз белән аерылыштыгызмы?

– Юк, аерылышмадым. Ул үлеп китте шул, бер малай табып калдырып.

– Ялгыз башка бала үстерүләре җиңел түгелдер алай булгач.

– Малайны үстерүчеләр бар. Үземә иптәш юк.

– Минем шикелле икән.

– Ничек инде алай, яшь, чибәр кызның иптәше юк? Аңлашылмый. Нишләп йөри Казан егетләре?

– Шулай инде менә. Егетләр белән танышырга җай чыкмый монда утырып. Үзләренең килеп дәшкәннәре юк. Театр егетләре барысы да парлы.

– Барысы да түгел шул. Әйтеп торам бит менә.

– Ә мин каян белим, маңгаегызга язып куймаган.

– Белдегез инде менә хәзер.

– Хәзер белдем инде.

– Белгәч нишлисез инде?

– Берни эшләмим, бары белеп торам.

– Мин тагын, иптәшегез булам, дип әйтерсез дип көтәм.

– Алай дип кенә буламы соң ул? Бәлки мин сезгә ошамыймдыр.

– Ошамасагыз, болай туктап сөйләшеп торыр идемме?

– Бик ышанып бетәсем килми сүзегезгә. Сезне бит Казанның бөтен хатыннары ярата, диләр. Спектакльләрдән соң затлы фаэтоннарга гына утыртып алып китәләр.

– Алар яратадыр да, мин яратам микән соң? Шул хатыннарның бәйләнүләреннән туйганга күрә иптәш эзлим бит инде. Алар белән тормыш корып булмый. Ә миңа тормышта иптәш кирәк. Сөеп, яратып өйләнгән хатыным үлде дә, менә өч ел инде тилмерәм ялгыз башым. Күкрәгенә башым салып, күңелемне бушатырлык иптәш кирәк. Күңелемдә әллә нинди вулканнар кайный.

– Алай укмыни? Пешереп ташламасмы соң ул вулканнар мине дә?
– Ташламас, бул әйдә минем иптәшем. Туйдырды мондый ялгыз тормыш.

– Тормыш иптәшем бул дисез инде?

– Әйе, шулай дим.

Салих шушы сөйләшүдән соң Сафияне җитәкләде дә өйләренә алып кайтты. Кыз карышып тормады. Аның бәләкәй бер чемоданыннан башка бернинди мөлкәте дә юк иде. Өйдәгеләр нәрсә дип әйтергә дә белмәделәр. Барысы да шок хәлендә калды. Татарча әйткәндә, шаккаттылар. Шок сүзе урыска шул шаккату дигәннән кергәндер инде, күрәсең.

Бу яңалыктан театрда да халыкка шок булды.

– Тыңламадың сүземне алайса, – диде Тинчурин.

– Ярар, син малай-шалай түгел, үзең хәл иткәнсеңдер. Сиңа яшисе, – диде дә шуның белән бу сүзгә кире әйләнеп кайтмады.

Өч көн, өч төн туен иттеләр, гел әкияттәгечә булды. «Анда мин дә булдым, рәхәтләнеп сыйландым, ачы балдан авыз иттем, мыек кына чыланды», дигән шикелле, театр гына түгел, бөтен Казан бәйрәм итте Салих белән Сафия туенда. Оркестр уйнап торды, артистлар җырлады, биючеләр биеде. Башта кәефләре кырылган туганнарының да күңеле күтәрелде.

Туй мәҗлесләре үтәргә дә өлгермәде, Татарстан әдәбият һәм сәнгать вәкилләренең ил буенча бер айга сузылган сәяхәтләре башланды. Узган ел Максим Горький кунакка килгәч, Татарстан сәнгатькярләренә һәм язучыларына үз иҗатлары белән СССР халыкларын таныштырыр өчен ил буйлап сәяхәтләрен оештырырга дип сүз биреп киткән иде. Егерме сәнгатькяр белән язучы ирләре һәм хатыннары белән бергәләп, Казан – Әстерхан – Махачкала – Баку – Ереван – Тифлис – Батуми – Симферополь – Харьков – Мәскәү маршруты буенча Идел буйлап пароходта сәфәргә чыгып киттеләр. Салих белән Сафия өчен бу үзенә күрә ширбәт ае кебек матур бер сәяхәт булды.

Һәр шәһәрдә зурлап каршы алдылар. Үзе белән алып килгән артистларны җыеп, яңадан Казанга кайтып киткән Кәрим Тинчуринның озак та тормый үтеп барышлый булса да, кабат кунакка килүенә Әстерхан татарлары аеруча шатланган иде. Көндез шәһәргә чыгып, халык белән очрашулар үткәрделәр. Ә кичен пароход палубасындагы салонда оештырылган әдәби-музыкаль кичәне карарга шәһәрнең иң күркәм, күренекле татарлары җыйналды. Тинчурин гынамы, Казаннан татарның иң затлы зыялылары килгән бит! Сәйдәш үзе генә ни тора! Сәйдәшнең бу аеруча күкрәгән елы. «Кызыл Армия маршы» СССРның барлык төбәкләренә барып җиткән иде. Ул язучылар: Шәриф Камал, Һади Такташ, Хәсән Туфан, Гадел Кутуй, Газиз Иделле, Кави Нәҗми – барысы да хатыннары белән җитмәсә, берсеннән-берсе атаклы шәхесләр, берсеннән-берсе уздырып, чыгышлар ясадылар, төрле истәлекләр, мәзәк хәлләр, шигырьләр сөйләделәр. Кави Нәҗминең хатыны Сәрвәр Әдһәмова барысын да көндәлек дәфтәренә язып, теркәп барды. Казанга кайткач, сәяхәтнамә язып чыгарга дип вәгъдә итте.

Барысы өчен дә иң кызыклы очрашулар Кырымда булды. Батумидан соң Кырымга сәфәр чыккач, Туфан белән Кутуй Такташ дусларыннан көләргә тотындылар.

– Барыбыздан да бигрәк Такташ ашкына инде Кырымны күрергә, – диде бермәлне Кутуй.

– Ни өчен? – дип сорашты кызлар. 

– Ә юк, кызларга бу хакта белергә ярамый, – дип шаяртты Туфан. – Белсәң, яшермә, әйт! – диде Сәрвәр. – Мин юлъязма язам. Көндәлеккә теркәп куясым бар.

– Алай булгач, бигрәк тә әйтергә ярамый икән, – дип, Туфан белән Кутуй белгән сергә Нәҗми дә кушылды.

Ә сер чынлап та ачылырга тиешле булып чыкмады. Чөнки ул Такташтан адым да аерылмыйча йөргән хатыны Гөлчәһрәгә бәйле икән. Сүзнең нәрсә турында барганын Такташ үзе дә бик яхшы аңлый иде.

– Алай яза торган булгач, бигрәк тә сөйләргә ярамый ул хакта, – диде Такташ, Кутуй белән Туфанга бармак янап.

Бу серне бары тик шушы дүрт кешедән башка берсе дә белми иде. Такташ әле 1920 елда Казанга килгәч, иң беренче булып Гөлсем Мөхәммәдова исемле кызга гашыйк булган икән. Ә ул кыз – хәзергесе вакытта Кырымда дәваланып ятучы, сәяхәттәгеләр барысы да барып күрергә, хәлен белешергә дип ашкынган Галимҗан Ибраһимовның хәләл җефете! Бу хакта белеп алса, Такташның койрыгы шикелле ияреп йөргән Гөлчәһрәсе аны Кырымда Галимҗан Ибраһимовлар өенә аяк та атлатмаячак. Такташ чынлап та Ибраһимовны күрергә теләве хакында хатынына әллә кайчан ук әйтеп куйган иде инде. Иренең Галимҗаннан бигрәк кемне күрергә теләве генә Гөлчәһрәгә мәгълүм түгел иде.

Биредә аларга Кырымның шифалы һавасын сулап, Кара диңгездә су кереп, рәхәтләнеп, бер атна ял итәргә вакыт бирелде. Санаторийга урнашып алган көнне үк, дөрестән дә, Такташ Галимҗан Ибраһимовларның адресын эзләп китте. Алар Кырымга әле узган елны гына килеп урнашканнар иде. Галимҗанның үпкә чире ачылып, Горький Казанга кунакка килгәч, аңа диңгез буенда дәваланырга киңәш биргән иде.  Хатынының күренекле шагыйрь Һади Такташның элекке сөйгән кызы булуы хакында Галимҗан белми иде булса кирәк. Такташ аларны эзләп табып, бусагада күренүгә ул:

– Өммегөлсем! Күрче, кем килгән безгә! – дип, хатынына кычкырды.

Ләкин Гөлсемнең Һадины күреп, әллә ни исе китмәде. Ул аны соңгы тапкыр әле узган ел гына Гадел Кутуйның «Күк күгәрчен» спектаклен карарга баргач күргән иде. Анда да әллә ни сөйләшмәделәр, аның Һадига күңеле сүрелгән иде. Бары тик: «Менә нинди күренекле язучылар аның артыннан йөгерә!» – дип, бик эре, горур тотты Гөлсем үзен ул вакытта. Хәзер дә аның йөзендә шундый масаю сизелде. Ул хәтта Һадига чәй куеп эчертергә дә ашыкмады. Такташ, Галимҗан белән күрешеп, хәл-әхвәлләр сорашып, беркадәр вакыт сөйләшеп утырдылар да Гөлсемнең тәкәбберлегенә гарьләнеп, тизрәк кайтып китү ягын карады. Шуннан соң башка вакытта иптәшләре Галимҗан Ибраһимовны күрергә барырга җыенгач та, беркая да ашыкмады, Гөлчәһрәсен һәм улы Аванны алып, диңгезгә су керергә генә киттеләр.

Аның каравы Сәйдәш озаклап сөйләште Галимҗан абыйсы белән.

– Ничек анда Кызыл Байрак? – дип сорашты Ибраһимов.

– Үсә, гөрли. Яңа йортлар салына, яңа җирләр үзләштерелә.

– Иң кызыгы, балык тоту инде. Идел буенда кармак чирттереп утырудан да рәхәте юк.

Ибраһимов әле Идел аръягындагы буш яткан җирләрдә татар авыллары төзү идеясе туганда ук моны яклап чыга. Шиһап Әхмәровның бу тирәләргә иң беренче булып, Салих Сәйдәшевнең әти-әнисе Җамалетдин белән Мәхүпҗамал туган Дөбъяз якларындагы аз җирле авылларда яшәүче крәстияннәрне күчереп утырта башлауны да хуплый. Үзе дә еш кына Кызыл Байракта язучылар өчен салынган өйләргә килеп, язу эше белән шөгыльләнә.

– Минем «Тирән тамырлар»ны укыгансыңдыр бит? Анда барган вакыйгаларда сурәтләнгән табигать тулысы белән шушы тирәләрдән күчереп алынган. Игътибар иткәнсеңдер, – дигән иде Галимҗан Ибраһимов Салихка, шулай бервакыт Кызыл Байракка ял итәргә килгәч. – Нинди гүзәл җирләр бит монда! Татарның Швейцариясе!

– Шиһап туган нишләп йөри? Һаман да шул Кызыл Байрак дип йөгерәме?

– Аның шул инде. Кайтып та кергәне юк. Авыл кешесен җирле итәм дигән уй белән яши.

– Изге эш эшли. Авыл кешесен җирле итүдән бигрәк, Иван Грозный явыннан соң су буйларына кырык чакрымнан да якынрак килергә дә рөхсәт ителмәгән татар кешесенә Иделен кире кайтару белән шөгыльләнә. Мәрхәбә аңа! Югыйсә кара инде син, Идел буендагы бер дигән уңдырышлы җирләрдә ни татар хуҗа түгел, ни урыс хуҗа була белмәгән. Октябрь инкыйлабына кадәр бу җирләр ниндидер италияле бай алпавытның мөлкәте булган бит. Буш яткан җирләрда анда-санда шул италияленең идарәчесе булып торган Муратов һәм сәүдәгәрләр Гребенщиков белән Стонешников карамагындагы Шеланга, Тәмте, Антоновка, Печещи авыллары урнашкан. Ә Шиһап белән Али Ганиевләр кыска гына вакыт эчендә Берек, Шура, Нариман, Кызыл Байрак авылларын корып чыктылар. Булдыралар, халык өчен, милләт өчен җан аталар.

-Йә, ярар, милли сәясәттән читкәрәк китеп сөйләшик әле. Ничек анда шәхси тормышың? – дип сорап куйды Ибраһимов. – Парың да табылганга охшап тора бугай.

– Шулайрак. Әле бу сәфәргә чыгар алдыннан гына менә шушы ханым белән өйләнештек.

– Бик әйбәт булган. Казан кызымы? Кай яклардан?

– Юк, Әстерхан кызы. Кәрим абый өченче ел Әстерханга китеп барган иде бит. Менә шуннан ияртеп кайткан кыз. Үзебезнең театрда эшли.

– Артисткамыни?

– Юк үзе дә. Инде менә хәзер минем хатын булып эшли, – дип көлдереп алды Салих аларның әңгәмәсен бүлдермичә тын гына тыңлап торган иптәшләрен.

– Шулаймыни? Әстерхан кызымыни?

Галимҗан шулай диде дә хатынына дәште:

– Өммегөлсем, бире кил әле. Менә монда синең якташың килгән бит әле кунак булып, – диде.

Салих Өммегөлсемнең Әстерханда туып үскән кыз икәнен белә иде. Ибраһимовка кадәр аның Такташ дусты белән сөешкәнен дә белә. Әмма ул аңа хыянәт итте ул чакта, кияүгә чыгам дип вәгъдә бирде дә, Такташ әти-әнисенең ризалыгын алырга дип, Сыркыдысына кайтып киткәч, Ибраһимовка кияүгә чыгып куйган иде. Кызның Казанда университетның медицина факультетында укып йөргән чагы була. Ул салкын тидереп авырып китә һәм ике имтиханны үз вакытында тапшыра алмый кала. Гөнаһ шомлыгы, шул вакытта университетка академик тикшерү комиссиясе килеп, имтихан бирә алмаучыларны ачыклап йөри. Ә тикшерү комиссиясенең җитәкчесе – Галимҗан Ибраһимов. Әгәр дә белсәләр, укудан куып та чыгарырга бик мөмкиннәр. Гөлсем ярдәм сорап, Әстерханнан килгән танышы Басыйр Абдуллин дигән кешегә ялвара. Абдуллин аны ияртеп, Ибраһимовка бара һәм кызның хәлен сөйләп бирә. Галимҗан исә күзе төшкән кызны беркайчан да үзеннән ычкындырмый инде. Ул Гөлсемнең имтиханын ике атнага кичектерергә рөхсәт бирә. Ә үзен Совнаркомга тәрҗемәче итеп эшкә урнаштыра.

Иренең, Әстерханда туып үскән кыз бездә кунакта, дигәненә әллә ни исе китмәде Гөлсемнең.

– Шулаймыни? – диде дә үз эшен дәвам итте.

– Ярар, игътибар итмәгез аңа. Кичектермичә башкарып куясы эшләре бар иде. Минем бер мәкаләмне русчага тәрҗемә итеп ята ул, – дип, Галимҗан хатынының битарафлыгына сәбәп тапкан итенде.

– Кайткач, Шиһапка зур сәламнәремне тапшыр, – диде Ибраһимов. – Яшьлек дустым бит ул минем. Әле «Шәрык клубы»нда эшләп йөргән чакларыннан, «Мәктәп» журналын нәшер иткән көннәрдән бирле белешәбез. Инкыйлаб дип, патша самодержавиесен бәреп төшерәбез, халыкка социаль ирекләр алып бирәбез, татар халкының үз дәүләтен булдырабыз дип янып йөргән яшьлек елларыбыз бергә үтте. Их, бар иде заманнар! Данлы еллар, шанлы еллар иде! Шул елларның данлы тарихы турында китаплар язып ятам менә хәзер. Каһәр суккан бу чир генә комачаулый. Әллә нинди зур планнар бар иде. Хәзер менә шушы язучылык белән шөгыльләнергә генә калды. Мине ак чехлар кулыннан һәлак булудан коткарып калган дустым бит ул Шиһап. Миңа хатын-кыз киемнәре кидереп, култыклашып, урамда йөрергә чыккан ир белән хатын кебек, кача-поса, Арча кырына хәтле озатып куйды бит ул мине. Хәзер көлке, ул вакытта бер дә көлке түгел иде. Мулланур Вахитов харап булды ул көннәрдә шул явызлар кулыннан.

Бераз тын алып, тукталып торганнан соң ул сөйләвен дәвам итте: – Уңышларыңны белеп торабыз. Татар профессиональ музыкасын тудыручы дип саныйм мин сине. Милли көйләребезне заманча итеп эшкәртү белән генә чикләнеп калмыйча, пентатониканы Европа, рус композиторлары язган алымнарга якынайтуың, ярымтоннар белән эш йөртүең бик күркәм. Татар музыкасын оркестр белән башкаруга күчүең бик зур нәрсә! Ул Донбасс шахталарыннан кайткан тальян гармун белән генә чикләнеп калмыйча, музыкабызның диапазонын киңәйтәсең. Афәрин сиңа! Алга таба да шулай эшлә! Сезнең Тинчурин белән язган «Зәңгәр шәл»егез, Таҗи Гыйззәт белән тудырган «Наёмщиг»ыгыз – татар сәнгатенең шедеврлары. «Кызыл Армия маршы»н инде әйтеп тә торасы юк! Котлыйм, Салих туган! Күтәр халкыбызны! Күтәр аның музыкасын. Дөнья мәйданына алып чык! Барыгызга да шул теләк, егетләр, кызлар! Эшләгез, тырышыгыз! Күтәрегез татарыбызның данын!

Шулай күтәренке тонда озак сөйләү Ибраһимовның хәлен алды. Ул караватына барып ятты. Әдип белән сөйләшмәсәләр дә, аны күрү, аның Салих белән әңгәмәсен тыңлап тору башкалар өчен дә кызык иде.
– Ярый, егетләр, кызлар, гафу итегез, бүген Галимҗан абыегыз арыды. Икенче вакытта тагын килегез, – дип, Гөлсем аларга китәргә вакыт икәнлеген исләренә төшерде.

Язучылар, шагыйрьләр остазларына үзләренең китапларын бүләк иттеләр. Алар Кырымда атна буе булдылар. Такташтан кала язучылар барысы да берәм-берәм дә, бергәләп тә, Ибраһимов янына берничә мәртәбә барып килделәр. Аеруча Кави Нәҗми озаклап утырды аның янында. Татар язучылары оешмасының башында торган Нәҗми белән Ибраһимов арасында сөйләшеп-киңәшләшеп хәл итәсе мәсьәләләр шактый җыелган иде бугай шул.

Пароходта бер айга сузылган сәфәрләре Мәскәүдә төгәлләнде. Биредә аларны Кремльдә Максим Горький һәм Совнарком председателе Михаил Калинин үзе кабул итте. Ә кичен Мәскәү татарларына зур концерт күрсәттеләр. Концертта, нигездә, Салих Сәйдәшевнең симфоник әсәрләре яңгырады. Оркестрга Сәйдәш үзе дирижёрлык итте. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 08, 2023

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев