Логотип Казан Утлары
Роман

АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)

Китте Такташ. Бу каһәрләнгән дөньяга рәнҗеп китте. Менә хәзер, вафатыннан соң унҗиде ел узгач, эштән куылып, урамда ялгызы басып калгач, Салих шулай каһәрләнгән Такташ дустын искә төшерде. Аны да бит бу җәмгыять читкә какты, ят күрде.

(Романны башыннан укыгыз)

19

Шиһап җизнәсенең «халык дошманы» дип кулга алынуы һәм хөкем ителүе Салих өчен зур фаҗига булды. Ул моны акылы белән дә, күңеле белән дә аңлый һәм кабул итә алмады. Ничек инде шундый кеше, халык бәхете өчен җанын фида кылырга әзер торган большевик халык дошманы булсын? Менә хәзер, үзе кирәге юк дип, эштән кыскартылгач, бу җәмгыятьтә артык дип табылган иң беренче якын кешесе җизнәсе Шиһап Әхмәров булган икән дигән уй килде аның башына. Шушы җәмгыятьне төзү өчен бөтен җанын, тәнен бирергә әзер булган кеше аның өчен бөтенләй дә кирәксез, артык кеше икән ләбаса! Башка сыймаслык, зиһен кабул итмәслек гаҗәп хәл. Артык кеше.

Бәлки ул ялгышадыр. Бәлки бу җәмгыять Ленин төзергә уйлаган, изелгән халыкка – ирек, крәстиянгә – җир, эшчегә азат хезмәт алып килергә тиешле социаль революция башка юлдан киткәндер. Ленин уйлаган юлдан түгелдер. Ләкин ничек итеп Сталинга ул алып барган юлның ялгышлыгын, дөрес юлның башкача булуын аңлатырга соң? Ник бу илдә бары тик ул гына дөрес уйлый да, аның белән килешмәгән һәркем дошман соң? Халык дошманы.

Салихның миен әнә шундый хәтәр уйлар бимазалады. Әйе, хәтәр уйлар иде бу. Әгәр дә берәрсе алдында шулай уйлаганыңны сүз белән әйтсәң, үзеңнең дә халык дошманына әйләнгәнеңне сизми дә калачаксың. Ләкин инде соң, хакимият башында бөек Сталин утыра. Бөтен ил аны дөрес юлдан алып баручы юлбашчы дип, халыклар атасы дип саный.

Салихның үз баш өстендә дә язмыш кылычы шактый уйнаклап алды ул елларда. 1931 елның 8 декабрендә Сәйдәшнең иң якын дусларыннан берсе Һади Такташ вафат булды. Шул елны гына аның «Камил» дигән драмасы уйналган иде. Салих аның музыкаль бизәлешен эшләде. Хәтерендә әле, инкыйлаб елларындагы аталар белән балалар арасында киеренке мөнәсәбәтләр турында бәян итүче бу әсәрнең сәхнәгә менүен бик теләгән иде Такташ. Аңа хәтле алар Такташның «Күмелгән кораллар» драмасын чыгардылар. Шагыйрь буларак, халыкны авызына каратып торган Такташ, сәхнә әсәрләре иҗат итү ягыннан да зур уңышларга ирешәсе драматург иде, яшьли китеп барды шул. Кем белә, тәнкыйтьчеләрнең шулай утка тотулары да йөрәк итен ашагандыр мескеннең. Бигрәк тә «Яңалиф» журналында драматурглар белән сәхнә әсәрләре өчен музыка язучы композиторларга камчы күп төште. Белгәне дә, белмәгәне дә, аңлаганы да, аңламаганы да язды. Төрлесе булды. Сәйдәшнең бигрәк тә хәтерен калдырган тәнкыйтьче Туфан булды ул чакта. «Яңалиф» журналы биргән анкета сорауларына җавап язганда, тетмәләрен тетте Туфан драматурглар белән Сәйдәшнең. Әйтерсең лә, музыка өлкәсендә тирән белемгә ия зур белгеч. Менә хәзер, театрдан куып чыгарылгач искә төшерә дә Салих Туфанның ул җавапларын, хәзер ул үзе укып караса, ни дияр иде икән(?) дип уйлап куя. Үзе шикелле үк «акыллы баш»ларның тәнкыйте аркасында каядыр сөргендә ята хәзер мескен.

«...Пентатоника пролетариат музыкасы нигезенең ташы да, цементы да түгел, хәзергә шуларның составына катнаша торган бер элемент кына ул. Хәзер көйләр пентатоникадан чыгу юлы белән үсәләр», – ди Туфан. Аныңча, имеш пентатоника ул татар фольклор музыкасында гына яши. Ә хәзерге пролетар музыкасы иҗат итү өчен пентатоника яраклы түгел булып чыга. «Пентатониканың пролетариат музыкасы өчен нигез була алмавы түгел, кимендә бронза чорыннан бирле яшәп тә, җимерелеп җитә алмавы характерлы. Бу биштавышлылык, билгеле музыкаль-фольклорның төп хуҗасы булган хезмәт массасының арттагы гасырлар эчендәге тормышы да «биш тавышлы» гына булуга кайтып кала», – дип акыл сата шагыйрь. «Әллүки», «Тәфтиләү», «Зиләйлүк»ләрнең милләтче интеллигенциянең гимны булулары – бу көйләрнең эчтәлеге вак буржуа карашын сөйли алганга икәне билгеле нәрсә», – дип җиппәрә Туфан. Сәйдәш музыкасына килгәндә ул: «Сәйдәштә иҗат көче бар, ләкин пролетариат проблемалары өстендә тикшеренми. Шунлыктан, әсәрләрендә – әйтик, гаскәри маршында – халтурага, «Шәрык балеты»нда фокстротка якынлашып, хаталар ясый», – ди.

Хәсән Туфанның мондый акыл сатуларын аның якын дусты Такташ та яратмады ул чакта. Аның: «...Сәйдәшнең музыкаль драмаларга язган ария һәм башкалары шуларның антихудожестволы, күпчелеге яраксыз эчтәлекле текстларыннан күп өстен. Киресенчә, шул ук Сәйдәшнең маршлары эчтәлекне бирү ягыннан байтак түбән торалар», дигән сүзләре Такташ өчен дә, Сәйдәш өчен дә башларына күсәк белән тондыру белән бер иде.

Эх, Туфан, Туфан. Кайларда йөрисең икән син хәзер? Ул утызынчы еллардагы бу акыл сатуларың үз башыңа дөмбәс булып төштеләр дип уйламыйсың микән?

Язучылар, журналистлар язар инде, аларга акыл сатарга гына булсын. Әле композитор дип саналганнар да бер-берсенең башын ашый бит. Латыйф Хәмиди дигән бер егет «Кызыл Татарстан» гәзитәсендә: «Сәйдәш – вак буржуаз композитор. Үзенең спектакльләргә язган көйләрендә һаман да шул патша заманында җырланган фольклор җырлардан ерак китә алмый», – дип язган, хәерсез.

Такташның үлеме көтмәгәндә һәм сәер булды. Бернинди авыруы да юк иде кебек. Һәрхәлдә, зарланмады. Такташ, имеш, тифтан үлгән, диделәр. Үләр алдыннан гына Такташ солтангалиевчеләрне гаепләп, шигырь язды. 
...Бер авылда яшь бер комсомолның

Канлы тәне кырдан табылган...

Укыгансыңдыр...

Ул эшне мин синең кулың белән

Эшләнгән эш диеп карадым,

Һәркөн булып торган шундый корбаннарны

Синең корбаннардан санадым.

Чөнки,

Син, хамелеон, төсең алмаштырып,

Безнең арабызда калгансың;

Кулакларны яклап һәр эшеңдә,

Җимрү юлын алып баргансың.

Без көрәштә булган һәр уңышны

Йөрәк каны биреп алганда,

Мең авырлык белән ял итмичә,

Соңгы җиңүләргә барганда, –

Син кулыңны биреп, оялмыйча,

Солтангалиевтәй этләргә,

Көрәшкәнсең,

Һәрбер адымыңда

Таяк тыгып безнең эшләргә.

Без бүгеннән дошман!

Дуслыгымны саклар өчен

Йөрәгемдә бер хис тапмадым;

Бел!

Бүгеннән соң

Син һәм синең кебекләргә

Пуля саклап йөртә башладым.

Бу шигырен бер дә яратмады аның Сәйдәш. Беренче күрешкәндә үк үз фикерен әйтмичә калмады.

– Һади дус, менә син солтангалиевчеләрне аяк астына салып таптагансың инде. Минем җизнине дә солтангалиевчелектә гаепләделәр. Димәк, аны да шул исемлеккә теркәгәнсең булып чыга. Болай булгач, сине дус дип атаргамы соң инде миңа хәзер? – Мин гаепле, Салих. Ас, кис, туна. Нишләсәң дә разый. Куштылар язарга. Язмасаң, үзеңне дә солтангалиевчелектә гаеплибез, диделәр.

– Туфанга да куштылар микән алайса мине вак буржуа композитор дип язып чыгарга? Укыдыңмы Туфанның «Яңалиф»тәге анкета сорауларына җавапларын? Минем тетмәмне теткән.

– Укыдым, Салих, укыдым. Туфан да ялгыша. Ул да шул гаеп тагарлар дип куркудан язган булса кирәк. Аның ул язмасы миңа да кагыла. Минем пьесаларга да музыканы син яздың бит.

Әйе, бик буталчык, болгавыр, аңлашылмый торган заман килгән иде. Язучылар арасында «Җидегәнчеләр» дигән төркем килеп чыкты. Аның җитәкчеләре дип Нәкый Исәнбәт белән Гадел Кутуйны утыртып та куйдылар. Мөсәгыйт дигән журналист туздырырга тотынды барысын да. 

Язучылар, сәнгать кешеләре «Кызыл Татарстан» гәзитенең һәр яңа санын кулларына, Мөсәгыйт тагын кем турында язды икән инде дип, котлары чыгып ала торган булып киттеләр.

Куркыныч заман килде. Такташ булып, Такташны куркыттылар.

– Сиңа гына әйтәм, Салих, курка башладым мин хәзер. Гәзитәләрдәге Мөсәгыйт мәкаләләреннән түгел, физик юк итүләреннән куркам. Беләсеңме ни булды беркөн минем белән?

– Ни булды?

– Аттылар миңа. Төнлә язып утырган чакта кемдер тәрәзәдән атты. Ядрә колак төбемнән очып үтеп, шкафка барып тиде. Үтерергә теләүләре булдымы, куркытып алырга гынамы? Куркытулары булды бугай. Үтерергә теләсәләр, үтергән булырлар иде. Ә болай, хәзер куркып яшәргә калды. Менә хәзер ни кушсалар, шуны язарга туры килә.

Бу сөйләшүдән соң Такташның Салихка сер итеп кенә әйткән сүзләре хакында бөтен Казан сөйли башлады. Юк, Салих чыгармады ул сүзне. Такташка атучы кеше Фатыйх Мөсәгыйт икән, диделәр.

Озак та үтмәде, көтмәгәндә, Такташ чынлап та үлде. Аны, имеш, тифтан авырып үлде, дип чыгардылар. Хәтта атып үтерә алмагач, Такташны Мөсәгыйт агулап үтергән икән дигән сүз дә таралды.

Такташны озату мәрәсиме Мәдәният йортында үткәрелде. Мәрәсимне үткәрү буенча махсус комиссия төзелгән иде. Комиссия сайлап-сайлап кына, шагыйрьнең дусларына, хөкүмәт кешеләренә хушлашыр өчен сүз бирде. Ни хикмәттер, якын дусты Кутуйга сүз бирмәделәр. Ә менә Туфан сөйләде. Туфан хушлашты дусты белән. Салихка да сүз бирүче булмады. Хәер, ул теләк тә белдермәде. Аның каравы, мәрәсим буе аның Сакай маршын уйнап торды оркестр. Такташ дус дип йөргән күп кешеләргә рәнҗеп киткәндер кебек. Аны бер Мөсәгыйт кенә, Туфан гына рәнҗетмәде. Аның шигырьләрен пыран-заран китереп, Гомәр Толымбай да, Гомәр Гали дә, Фатыйх СәйфиКазанлы да, Галимҗан Нигъмәти дә авыз чайкадылар. Ләкин халык ярата иде Такташны. Мәңгелек юлга озатырга дип, күпме кеше килгән әнә! Мәдәният йортыннан Карл Маркс урамына кадәр берөзлексез халык ташкыны агылды аның табуты артыннан. Такташны Арча кыры зираты каршындагы совет хөкүмәте өчен күп хезмәтләр күрсәткән кешеләрне җирләр өчен махсус корылган зиратта салдылар ләхеткә. Җир куенына салыр алдыннан тагын нотык тоттылар. Аннары солдатлар һавага төбәп өч мәртәбә залп бирде.

Китте Такташ. Бу каһәрләнгән дөньяга рәнҗеп китте. Менә хәзер, вафатыннан соң унҗиде ел узгач, эштән куылып, урамда ялгызы басып калгач, Салих шулай каһәрләнгән Такташ дустын искә төшерде. Аны да бит бу җәмгыять читкә какты, ят күрде. Ул да бит Сәйдәш кебек үк артык кеше булды бу тормышта. Салихның күңеле нечкәрде, күзләренә яшь килде, бугазына төер утырды. Бу минутларда ул Горький паркындагы Такташ кабере янында басып тора иде...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 08, 2023

Фото: unsplash

 

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев