Логотип Казан Утлары
Роман

АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)

Кемнәрнеңдер капка шакыганын әле йокларга ятарга өлгермәгән Шиһап ишеткән иде. Ул икенче каттагы урам якка караган тәрәзәдән «Кара козгын» килеп туктаганын һәм аннан өч егетнең алар капкасын какканын күрде. Аның төнлә килеп ОГПУ егетләренең кара машинада кемнәрнедер алып киткәләгәне хакында ишеткәне бар иде. Әмма үзе артыннан да шулай тиз килеп җитәрләр дип уйламаган иде.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

17

Салих Казанга кайткач, бер айлык сәяхәт вакытында күргәннәрен өйдәгеләргә бәйнә-бәйнә сөйләде. Шиһап җизнәсенә Галимҗан Ибраһимовның сәламнәрен җиткерде.

– Кырымда илдә барган хәлләрдән читтә тыныч кына яшәп ята Галимҗан, – диде Шиһап.

– Менә монда хәлләр куера әле безнең. Шулардан бихәбәр бугай ул анда.

– Нәрсә булды шулай борчылырлык? – дип сорады Салих җизнәсеннән.

– Озын колаклардан килеп иреште, имеш Мирсәет Солтангалиевне кулга алганнар, ди. 1923 елда милли мәсьәлә буенча дөрес юлдан бармый дигән гаеп тагылып, Милләтләр эшләре буенча халык комиссариатындагы вазифаларыннан бер читләштерелгән иде инде. Большевикларның уникенче съездында Сталин линиясенә каршы чыгып, автономияле республикаларның хокукларын союздаш республикалар белән тигезләргә чакырып чыгыш ясаганы өчен ОГПУ тарафыннан эзәрлекләнә башлады. Шуннан соң бөтен вәкаләтләреннән читләштерелеп, сунарчылык союзы консультанты дәрәҗәсенә төшерелде. Инде менә узган елның декабрендә аны халыкара империализм агенты дип гаепләп, «солтангалиевщина» дигән эш ачканнар икән. Кулга алуның сәбәбе шунда.

– Ә сезгә нинди катнашы бар «солтангалиевщина»ның?

– Ничек булмасын, милләтчелектә гаепләү өчен бер дигән сәбәп. Идел аръягындагы бу җирләрдә татар авыллары төзү идеясен Солтангалиев яклап чыккан иде бит. Аның ярдәме белән Совнаркомның карарын чыгартуга иреште Али Ганиев. Әле съездга кадәр үк республикаларның территорияләрен билгеләү, ызанлаштыру мәсьәләләре буенча Троцкийга да мөрәҗәгать иткән булган Мирсәет хат белән. Троцкийчыларга каршы көрәш тә көчәя. Бу яктан да Солтангалиевкә әллә нинди гаепләр тагып бетерергә мөмкиннәр.

Салих өчен болар бөтенесе дә чит нәрсәләр иде. Ул сәясәттән ерак торган кеше, аның өчен музыка, сәнгать бар. «Сәнгатькә хезмәт итсәм, шуннан артыгы мине борчымый», дип уйлап йөргән көне. Ләкин ул әле сәнгатьнең дә сәясиләштерелгән бер нәрсә икәнен аңлап бетерми иде шул. Бу өлкәдәге эзәрлекләүләр аның өчен әлегә барысы да алда. 

«Ил» драмасын Кәрим Тинчурин Әстерханга китәр алдыннан, эштән чыгарылгач язган иде. Сөргендә чакта ул элек үзе чыгарган, бәләкәй составлы труппа белән уйнала торган спектакльләр генә куеп йөрде. Казанга кайтып төшүгә «Ил»не яңа сезонның репертуарына керттерде. Ә сәяхәттән кайткач, алар Сәйдәш белән шул спектакльне эшләргә керештеләр. Режиссёр итеп, Вәлиев-Сульва билгеләнде. Спектакль музыкаль драма итеп куелырга тиеш булды.

«Ил» татар драматургиясендә музыкаль драма жанрын үстерүдә яңа этап буларак кереп калды. Аның музыкаль кереш өлеше, биюләре, андагы «Сандугач» җыры, арияләр – һәрберсе пьесада сөйләнгән вакыйгаларга органик рәвештә ялганып, әсәрнең динамик үсешен тәэмин итеп торалар иде. «Ил»дән соң Тинчурин белән Сәйдәшев бары тик бер генә шундый колачлы әсәр иҗат итәргә өлгереп калдылар. Ул да булса «Кандыр буе» музыкаль драмасы. Аннан соң шул ук 1932 елда «Тургай» спектакле чыкты. Ләкин анысының пьесасын Тинчурин Риза Ишморат белән берлектә язганнар иде. Ул гади спектакль буларак кына барды. Сәйдәш аның музыкаль бизәлешен генә эшләде.

Ләкин Салих 1929 елны үзенең тормышындагы иң югары, кульминацион биеклеккә күтәрелгән ел дип исәпли. Һәм менә хәзер, ул театрдан куылып, бернинди эшсез, тамак туйдырыр өчен табыш китерә торган чыганаксыз калган бер көндә әнә шул үзенең иҗатының һәм популярлыгының иң биек ноктасына күтәрелгән елны хәтергә төшерде. Бу ел аның өчен гаять каршылыклы, авыр ел булды. Популярлык белән бергә ул аның гаилә тормышында зур фаҗига дә алып килде. Гаиләнең нигезен җимерә торган тетрәндергеч фаҗига! «Ил»нең премьерасы булган шатлыклы көн иде. 26 ноябрь. Кызыл Байракка су юлының өзелгән чагы, пароходлар йөрми, ләкин әле боз рәтләп катмаган. Иделне турыдан боз өстеннән генә кичәргә иртәрәк. Шиһап җизнәсе спектакльдән соң артистларны өйгә алып кайтып, матур гына банкет шикелле нәрсә оештырып алды. Салихның шулай матур итеп, ихластан шатланып, дусларына карап сөенеп, тормышның матурлыгына хозурланып утырган соңгы кичәсе булгандыр бу, мөгаен. Шушы утырышудан соң аларның тормышында кискен борылыш башланасын, дөньяның асты өскә киләсен беркем дә башына да китермәгәндер.

– Барыгызны да Кәрим әфәнденең театрыбыздан аерылып, ерак Әстерхан якларында яшәп кайтканнан соң куелган беренче спектакле премьерасының уңышлы үтүе белән котлыйм! – дип башлады сүзен Шиһап Әхмәров.

Шунда Кәрим «Ил»нең язылу тарихын сөйләп алды.

– Кайбер дусларның тырышлыгы белән мине егерме җиденче елда эштән куып чыгардылар бит. Йөрим шулай, нишләргә инде дип, кая барып бәрелергә, нәрсә белән шөгыльләнергә белмичә аптырап. Заһидә җиңгәгез әйтә: «Әйбәт булды әле бу. Югыйсә иртән иртүк күзеңне тырнап ачасың да эшкә дип чыгып йөгерәсең. Кич соң гына кайтып, төн утырып язасың-язасың да иртән тагын шулай торып чыгып китәсең. Күргән дә юк иде үзеңне. Язарга вакытың күп булыр хәзер. Тик утыр өйдә язып», – ди. Үзем дә башта шулай уйлаган идем. Тик алай түгел икән шул. Берни керми башка өйдә утырып. Кулга китап алып карыйм, укып булмый, күз йомыла да, йоклап китәм. Шуннан, малай, эшкә урнашты бит абзагыз. Эшнең дә ниндие диген әле. Тик утыра торган эш. Эш эзләп йөри торгач, Политпросветка барып кердем бит. Штатта өч кенә кеше монда. Берсе – Вафа Борнаш. Икенчесе аның сәркатибе, өченчесе – мин фәкыйрегез. Эш юк, зарплата бара. Тукта мин әйтәм, язу белән шөгыльләним булмаса. Төнлә генә язып өйрәнелгән, башта бик авыр булды. Аннан тотындым берзаман язарга. «Ил»не менә шунда сырлап ыргыттым, өч көн эчендә. Тик дуслар монда да тынгы бирмәделәр. Моннан да сөреп чыгардылар. Киттем шулай, үзегез беләсез, театрның иң кәттә артистларын ияртеп Әстерхан якларына. Рәхәт яшәдек без анда. Заһидә җиңгәгезгә уылдык гына җибәреп яттым. Минсез театрның эше бармаган. Чакырып кайтардылар ике елдан соң.

– Менә бит! Файдага булган дусларыңның синең өстән язулары. Бер дигән спектакль чыгардыгыз. Зифабануның «Сандугач»ы гына ни тора! Әйдә, Галия, сузып җибәр булмаса шул «Сандугач»ны.

– Тукта, Салих, балалар йоклыйдыр бит. Уятырбыз, – дип каршы төште Кайбицкая.

– Алар ияләшкән инде. Мин дә төне буе фортепиано артында утырам бит, эштән кайткач, спектакльгә музыка язам дигән булып. – Әйдә, әйдә, Галия, җырла, – дип, рөхсәт дигән шикелле сүзгә Шиһап абзый кушылды.

– Оркестр юк инде, фортепианога гына җырлыйбыз, – дип, Салих инструмент артына барып утырды. Беренче аккордлар яңгырауга, Галия сандугачның үзеннән дә уздырып, моңлы итеп җырлый да башлады.
– Җир җиләге ачы була, ачы була

Үз вакытында, үз вакытында пешмәсә, шул.

Җәйге җилләр яшь йөрәккә шифа була,

Сөйгән ярың каш уйнатып эндәшсә, шул.

Сандугач, кошчыгым, күңелем ач син бүген.

– Браво! Афәрин! – дип, Шиһап кул чаба башлауга, аңа башкалар да кушылдылар.

– Эштән куылган башыгыз белән курыкмыйча, нинди гүзәл әсәр язгансыз, Кәрим абый, – дип, Галия үзенә әйтелгән мәдхия сүзләрен Тинчуринга күчерергә теләде.

– Ничек итеп шундый кешене эштән куарга була?!

– Кәрим абый шундый ул. Ул әле мине дә башлы-күзле итте, – дип, Салих Тинчуринга рәхмәт яудыра башлады. – Югыйсә күпме йөргән булыр идем әле шулай каңгырып, – дип, янында утырган Сафиясенең иңбашыннан кочып алды.

– Сөйлә әле, Кәрим, ничек итеп миңа өйләнүең тарихын, – дип, көлеп җибәрде Гөлсем Болгарская.

Табын артындагылар башта аптырашып, Гөлсем белән Кәримгә карашып алдылар.

– Колмәмәтең көнләшмәсә, рәхәтләнеп, – дип көлеп җибәрде Тинчурин да, Гөлсем белән икесе генә белгән ниндидер серле вакыйга турында искә төшереп.
Колмәмәтнең чын исеме – Хәмит Азимов – Гөлсемнең ире. Бу мәзәк хәл турында ул бик яхшы белә иде. Шуңа күрә елмаеп кына:

– Нәрсәсенә көнләшәсең аның, – дип куйды. – Заһидә ханым көнләшә димәсәң, сөйләп җибәр.

– Моннан бер ун еллар элек булды инде ул хәл, – дип сөйли башлады Тинчурин. – Без әле Заһидә белән өйләнешмәгән идек. – Таныш та түгел идек әле, – дип төзәтеп куйды Заһидә.

– Әйе. Минем карт егет чак. Берзаманны Казанга авылдан әни килеп төшмәсенме? Эзләп тапкан бит, әдрисемне, торган җиремне дә белмәгән килеш. «Ничек таптың, әни?» – дим. «Әртис икәнеңне әйттем да, барабыз китерде дә куйды», – ди. Ул чакта «Шәрык клубы»нда эшләп йөри идек әле. И тузына, и дулый бу. «Нәрсә булды, әни?» – дим. «Кая марҗа хатының? Кемнең рөхсәте белән өйләндең аңа?!» – ди. Башта аптырап калдым инде. «Кем әйтте аны?» – дим. «Сугыштан яраланып кайтып барышлый күрше авыл егете безгә тукталып, шул сөйләде. Кәримнең театрда эшләгәнен белеп, эзләп табып янына кердем, ди. Бик матур бер марҗа кызына өйләнде. Туйларында үзем дә булдым, ди. Марҗаның исеме Болгарская дип әйттеләр, ди. Туйлары бик күңелле булды. Кунаклары бар да Казанның байлары иде. Акча түләп кенә кереп, ашап-эчеп утырдылар, ди». Ул да түгел, әни марҗа Болгарскаяның үзен дә эзләп тапкан. «Менә шушы марҗага өйләнгәнсең», – дип, Болгарскаяны тотып күрсәткәч, эшнең нәрсәдә икәнен аңладым. Герман сугышында яраланып кайтып барган ул солдат чынлап та мине эзләп, «Шәрык клубы»на килеп чыккан иде. Күреп китсен минем нәрсә белән шөгыльләнгәнне дип, Островскийның «Гаепсездән гаеплеләр» спектаклен күрсәтеп, озатып җибәргән идем. Шунда минем Незнамов ролендә Кручинина-Болгарская белән өйләнешүебезне чын дип кабул иткән булган. Авылга кайтып, шуны сөйләгән дә, әни ышанып, мине орышырга Казанга килеп җиткән иде.

– Элегрәк була торган иде шул андый хәлләр. Ышанып карый иде халык спектакльне. Чынлап булган хәл итеп, – дип куйды Гөлсем Болгарская.

– Бу әле ул кадәр көлкеле хәл түгел. Бер елны Донбасска баргач, шахтёр егетләр «Җырчы Гайшә» спектаклен караганда, Гайшәне мыскыл итәргә теләгән Галләм Саттарны сәхнәгә менеп дөмбәсләргә үк тотынганнар. Артистлар спектакльне туктатып, ялына-ялвара торгач кына туктаганнар. Менә анысы көлке.

Алар шулай төрле көлкеле хәлләрне искә төшереп, шактый озак утырдылар. Төн уртасы җиткәндә генә таралыштылар. Салих белән Сафия беренче каттагы бер як ишеге бакча ягына чыга торган бүлмәдә торып калдылар. Җизнәсе белән Әминә апасы үзләренең икенче каттагы бүлмәләренә менеп киттеләр. Әниләре Мәхүпҗамал белән Зөләйха һәм балалар күптән йоклыйлар иде инде. Өй тынып калды. Салих чишенеп, урынга ятса да, күзенә йокы кермәде. Бердән, спектакль үзе һәм икенчедән, спектакльдән соң булган бу утыру аны беркадәр ярсыткан иде. Ул тәмәке тартып, бераз тынычланып булмасмы дип, бакча ягына чыкты. Шул вакыт урам ягыннан машина килеп туктаган тавыш ишетелде. Кемнәрдер капка дөбердәттеләр. Тавышка беренче катта яшәүче, китап нәшриятында эшләүче Гыйльман Гобәйдуллин уянды.
– Кайсы йөри инде бу кара төндә. Берәрсе әйберсен-мазар онытып калдырган, ахры. Иртәгә килеп алыр иде әле, – дип сукрана-сукрана, иңенә пәлтәсен салып, капка ачарга чыкты. Ул капкага барып җиткәч:

– Кем бар анда? – дип сорады.

– Ачыгыз, без ОГПУдан, – дигән тавыш ишетелде.

– Нинди гпудан? Бу вакытта җүнле кеше йоклый, кеше капкасын какмый, – дип сукранды Гыйльман.

Үзе капканы бикләгән эшермәне тартты. Капкадан кара мех якалы күн куртка кигән өч егет килеп керделәр.

– Гражданин Әхмәров сез буласызмы?

– Юк, мин түгел.

– Ул биредә торамы?

– Әйе. Икенче катта яши. Үтегез, әнә керә торган ишекләре, – дип, Гыйльман Шиһап Әхмәровлар квартирасына керә торган ишекне күрсәтте.

Кемнәрнеңдер капка шакыганын әле йокларга ятарга өлгермәгән Шиһап ишеткән иде. Ул икенче каттагы урам якка караган тәрәзәдән «Кара козгын» килеп туктаганын һәм аннан өч егетнең алар капкасын какканын күрде. Аның төнлә килеп ОГПУ егетләренең кара машинада кемнәрнедер алып киткәләгәне хакында ишеткәне бар иде. Әмма үзе артыннан да шулай тиз килеп җитәрләр дип уйламаган иде. Ул керүчеләр шакыганчы ук баскычтан төшеп, ишекне ачты.

– Сез Шиһап Әхмәровмы? – диде егетләрнең берсе.

– Әйе, мин булам.

– Киенегез һәм әйдәгез безнең белән.

– Кая?

– Баргач күрерсез. Менә сезне кулга алу турында постановление, – диде аның белән сөйләшүче егет һәм кесәсеннән кәгазь чыгарып, күзенә якын китерде.

Ул арада алар янына эчке күлмәктән генә, башына кара шәл бөркәнгән, аягына киез итек кигән Әминә килеп басты.

– Нинди кешеләр бу, Шиһап? Кая алып китмәкче булалар?

– Мине алырга килгәннәр. Борчылма, тикшерерләр дә җибәрерләр, – диде Шиһап.

Салихлар сәяхәттән кайткач кына сөйләгән иде җизнәсе, хәлләр катлауланып тора дип. Салих та җизнәсен алырга шулай тиз килерләр дип уйламаган иде. Салих, тәмәкесен ташлап, алар янына чыкты.

– Нинди гаебе бар бу абзагызның, бәгырь? – дип сорады ул кулына кәгазь тотып торган егеттән.

– Сез кем буласыз? – диде егет сорауга каршы сорау белән.

– Мин аның каенише.

– Исем-фамилиягез ничек?

– Салих Сәйдәшев.

– Композитор Сәйдәшевме?

– Әйе, композитор Сәйдәшев.

– Борчылмагыз, Салих абый. Безне менә бу иптәшне алырга җибәрделәр. Анда тикшерерләр. Гаебе булмаса җибәрерләр.

– Гаебе зур булырга охшаган, – диде икенче, арттарак торган егет. – Нинди гаебем булсын? Аңлашылмаучылык бу.
– Ярар, күп сүз көрәштереп тормагыз, киенегез дә, киттек.

Шулай дигәч, Шиһап өйгә кереп, өс киемнәрен, бүрек белән пәлтәсен дә киеп, егетләр артыннан урамга чыкты.

– Борчылмагыз, гаебем юк. Тикшерерләр дә җибәрерләр, – диде ул, аптырашта калып, тораташ булып каткан хатынын тынычландырып.

Шиһап җизнәсен алып киттеләр. Өй тып-тын булып калса да, аннан тынычлык качты. Әнкәйләре һәм балаларыннан кала барысының да йокылары ачылды. Күршеләре Гыйльман Гобәйдуллин да бакча якка чыгып, тәмәке тартып керде. Алдагы төнне китап нәшриятыннан да директорны Черек күлгә алып киткәннәр иде.

Салмак кына кар яварга тотынды. Быел инде ноябрь ахыры килеп җиткәндә дә, кар күренми иде әле. Бу кышның беренче кары иде. Менә ул тагы да көчәеп, ишелеп үк яварга кереште. Биш-ун минутта бөтен бакчаны, ишегалдын ап-ак юрган белән каплагандай итте. Башка вакыт булса, беренче кар дип сөенер, шатланыр идең. Ә бүген моңа һич кенә дә сөенәсе килми. Күңелне ниндидер бер шом, афәт хисе биләп алды. Кешеләр унсигезенче елны Казанны ак чехлар басып алган көннәрдә шундый шомлану хисе белән яшәгәннәр иде.

Ниндидер бер мәгънә бар шикелле күренде Салих өчен бу карда. Әйтерсең лә, ул тормышның бөтен шатлык-борчуларын, сөенеч-көенечләрен хатирә итеп кенә калдырып, шушы ак юрган астына каплап куйды да тормышның яңа бер дәверен яза башлау өчен ап-ак кәгазь бите булып күз алдына килеп басты. Ә ул дәвер шундый шомлы да, билгесез дә, әлегә әйтелмәгән һәм җавабы нинди булачагын гөманларга да мөмкин булмаган табышмак та кебек тоела иде. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 08, 2023

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев