Логотип Казан Утлары
Роман

Алло, кем әле бу?! (дәвамы)

– Гафу итегез, иптәш полковник! Сез тоткыннар арасында минем исемне ничек пычратуыгызны аңлыйсызмы? Мин хәзер зекларга әтисез үскәнемне, аның барлыгын беркайчан да белмәвемне ничек аңлатыйм? Андый малайлар белән зонада ни кыланулары сезгә яхшы таныш! Башымны бетерәчәкләр!

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

***

Төрмә коридорында «тыкы-тыкы» килеп атлаган авыр аяк тавышлары ишетелде. Ул якынайганнан-якыная бара иде. Кысыр, тар читлектә гомер сөрүче зекларның ишетү, сизү органнары шуның хәтле көчәя ки, алар хәтта кайсы камераны ачуларын, кайсы тимер рәшәткәнең ябылуын, сизгер ау этләре кебек кемнең ничек атлап йөрешенә хәтле үк танып алалар, төгәл беләләр иде. Бертуктаусыз тешләрен шыгырдатып йөргән кече сержант Герасимовны «Әнә «Кайрак» тәпили»; «черт-черт» итеп,
еш төкерергә яраткан прапорщик Байковны бусы «Төкермән» үзе, дип үртиләр; кирәгеннән артык симергән Исхаковны «Пачка» дип атасалар, ни сәбәпледер бер аягына чатанлабрак, сулы белән җиргә каты итеп баскан Кандаковны «Шапылдык аяк» дип йөртәләр иде. Төрмә җитәкчесе Ходайкулов Алик Усмановичка исә «Колхозник» дигән кушамат тагылган. Соңыннан аңлашылганча, ул Бакуның авыл хуҗалыгы институтын бетереп, эшкә урнашулары кыенлашканга күрә генә хәрби хезмәткә кереп киткән.
Бүген дә коридорда каты басып атлаган ике кешенең аяк тавышлары ишетелде. Шунда түшәмгә багып, эче пошып яткан Баламут Краб кушаматлыга:
– Пари тәкъдим итәм! Атлап килүчене кем тизрәк ачыклый, шул бәхәснең җиңүчесе. Бер пачка сигаретка килешәбезме? – дип куйды. Баламут ишек nтөбенә барып тыңлап торды, кемнәр үткәнен ачыклады.
– Минемчә, бу ике конвоирның берсе «Пачка» Исхаков булса, икенчесе – «Кайрак» Герасимы булырга тиеш! – диде Краб.
Аяк тавышлары, ни сәбәпледер, алар «хата»сының ишеге төбенә
туктады. Зекларның берсе гадәттәгечә: «Кем башына?» – дип, җавапсыз сорау биреп куйды. Шалтыратып, ишек тәрәзәсе ачылды. Аннан Пачканың калын бите, шул симезлеге аша кечерәеп калган, ике чепи күзе чекерәеп карап тора иде. Ул камера эчен бәбәкләрен әрле-бирле йөртеп, бераз тикшереп алды да, үпкәсенә салкын тигән дуңгыздай гыжылдап кына:
«Бориков Юрий Дмитриевич, на выход!» – дип, әмер бирде.
Бу кинәт әйтелгән чакырудан, әйтерсең лә, төрмәдә утыручының өстенә көтмәгәндә салкын су сиптеләр. Ул җәһәт кенә урыныннан сикереп торды. Бер мизгелдә аның башыннан мең төрле борчулы уйлар сызылып үтте. Нигә чакыралар икән? Сорау алыргамы, әллә элек милициядә эшләгән, үтерелгән Гыйбаевның үчен алмакчы булалармы? Бәлкем, бүтән камерага күчерәләрдер? Ул Анатолий Петрович ягына күз салды. Тегесе аңа: «Үзеңне тәвәккәл тот, мескенләнмә!» – дип, фатихасын бирде. Бориков дистәләгән
ятаклар арасыннан ишеккә юнәлде.

***

Юра Бориковны, беләзегенә cалкын тимер богаулар элеп, коридор буйлап алып киттеләр. Кая алып баралар, ни өчен? Әйтүче юк! Каравылчылар бер- берсенә ым кагып, ваемсыз гына тимер рәшәткәләр аша баруларын белә. Анда-санда камераларда кычкырып бәхәсләшкән, талашкан тавышлар ишетелә, шул ук вакытта музыка яңгырый. Кайсыдыр катларда тимер рәшәткәләрнең шалтырап ачылуы, конвоирның арестантларга дорфа тавыш белән биргән әмерләре ишетелеп кала. Ниһаять, төрмә җитәкчесеның ишек төбенә туктагач, гадәттәгечә, диварга каратып, бөгеп куйдылар. Пачка ишекне шакыды, эчтән рөхсәт бирелде. Сержант Исхаков бүлмәгә үтеп, ничәнче сан астындагы арестантның китерелүен хәбәр итте.
Бориковны өстәл каршына ук китереп бастырдылар. Төрмә җитәкчесе янәшәсендә шундый ук полковник погоннары таккан тагын бер офицер утыра иде.
– Йә, тормышлар ничек, гражданин Бориков Юрий Дмитриевич? Бик кыен түгелме, нинди дәгъваларыгыз бар? – дип сорады чәчләренә чал йөгергән, калын кашлы, итләч борынлы, бәбәкләренең агы кызарган, таза гәүдәле Ходайкулов Алик Усманович. Бориков алдан өйрәтелгәнчә, армиядәге кебек төгәл җавап бирергә тырышты:
– Бернинди дә дәгъвам юк, барысы да канәгатьләнерлек, иптәш
полковник! – диде ул.
– Алай икән! Ашау ягы да әйбәтме, тамагыгыз туямы?
– Так точно! Барысы да тәртиптә, җитмәгәнен зонага иптәшләрем китерә.
– Менә анысы мактауга лаек. Иптәш иптәшкә һәрчак ярдәм итәргә
тиеш! – дигәч, төрмә җитәкчесе конвоирларга: «Чыгып торыгыз!» – дип, кулы белән ишарә ясады.
Берникадәр вакытка тынлык урнашты. Бориков шомланып калды. Янәшәдә утырган икенче хәрбигә күз салды. Аның зәңгәр күзләре мәрхәмәтле карый иде.
– Таныш булыгыз, полковник Дмитрий Усадович Приюткин! – диде Алик Усманович.
Яңа танышы урыныннан торып, тоткын янына килде. Аннан башын иеп, тәрәзә каршына барып басты да, кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып, сиздермәскә тырышып, яшьләрен сөртте. Ни галәмәт бу? Якыннары белән берәр хәл булмагандыр бит? Егетнең күңелен шундый уйлар биләп алды. – Сезгә, арестант Бориков, Приюткин Дмитрий Усадович дигән исем берни турында да сөйләмиме?
– Юк, иптәш полковник.
Приюткин:
– Мин сезнең әниегез Лариса Фёдоровнаны яшь чагыннан белә идем, – дип, Юраның күзләренә төбәлде.
Юра Бориковка яшен суккандай булды: Тамара Ивановна сөйләгән зәңгәр күзле, чандыр офицер...
– Кичер, улым! Шулай туры килде! Мин синең барлыгыңны белмәдем дә! Тугач та әйткән булсалар, күптән эзләп тапкан булыр идем! Әниеңне ярата идем бит мин! Ә ул хәбәрсез югалды... Сез, зинһар, Алик Усманович, гафу итегез инде, тойгыларым көчәйде! Картаям, ахры!
– Ярый, ярый, туган! Әйдәгез, өстәл янына утырыгыз, берәр чынаяк кофедан баш тартмассыз бит?
Приюткин урынына барып утырды. Бориков кына ата кешене кабул итәргә ашыкмады.
– Гражданин Бориков, сез нишләп утырмыйсыз? – диде төрмә җитәкчесе.
– Гафу итегез, иптәш полковник! Сез тоткыннар арасында минем
исемне ничек пычратуыгызны аңлыйсызмы? Мин хәзер зекларга әтисез үскәнемне, аның барлыгын беркайчан да белмәвемне ничек аңлатыйм? Андый малайлар белән зонада ни кыланулары сезгә яхшы таныш! Башымны бетерәчәкләр!
– Алик Усманович, зинһар, күз-колак булыгыз инде егеткә. Хәзер
аның эшенә бик тәҗрибәле тикшерүче алынды. Тиздән кассацион дәгъва бирәчәкбез! Аерым камерада тотып булмас микән?
– Беләсез бит инде, Дмитрий Усадович – ун кешелек камераларда
егермешәр кеше! Кайберләрендә аннан да артык! Мин авторитетларга үзем аңлатырмын! Кулдан килгәннең барын да эшләрбез!
– Юра Дмитриевич, анда дус егетең Марс та килгән иде. Күрешү
пунктында көтеп утыра, – диде Приюткин.
Өметсезлек чоңгылына чумып утырган егет таныш исемне ишеткәч, авыр уйларыннан арынып, башын югары күтәрде:
– Миңа аның белән күрешергә кирәк!

***

Бориковны кабат кулларын богаулап, төрмә коридорлары буйлап алып киттеләр. Тимер баскычлардан төштеләр, тагын караңгы, шомлы, күп михнәтләр шаһиты булган коридордан атладылар. Рәшәткәле пыяла тәрәзә артында Марс көтеп утыра иде. Ул барысыннан да хәбәрдар булып чыкты.
– Син турыдан-туры паханга аңлатып, сөйләп бир! Курыкма! Читләр аша килеп ирешкәнче, камерага кайту белән үзең аңлат! Дмитрий Усадович белән киңәштек, ул ике «КамАЗ» азык-төлек, шул исәптән биш тонна ит, бер тонна сало, ике тонна шикәр комы юнәтәчәк. Атна азагына килеп җитәр. Сезнең хатага синең исемгә тагын ике әрҗә ит консервасы, бер кап шоколад, ун кило чәй, ун литр бал, ун кило чикләвек, утыз блок сигарет керәчәк. Бер
өлешен Кацапка да тапшырырга тырышыгыз! Анатолий Петровичка сәлам әйт, Марстан диген! Аннан, эш кыенга китсә, Яшко Горох биредә икән, аңа да хәбәр җиткерербез. Барысы да тәртип булачак, борчылма! Ярый, хуш, нык бул! – дип, иптәше саубуллашканда, җебеп төшкән Юра рәхмәттән ары сүз әйтә алмады.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 05, 2021

Фото: pixabay

 

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев