Логотип Казан Утлары
Роман

Алло, кем әле бу?! (дәвамы)

– Мин үтермәдем аны, гражданин адвокат! – дип ысылдады. – Синең җинаятең тулсынча исбатланган, кирегә юл юк! Дөресен сөйләп, прокурор белән судьяны йомшартырга кирәк! Югыйсә унбиш елны чәпәп куячаклар!

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

***

Хөкем залына соңга калып, сылу гәүдәле, чибәрлеген югалтып
бетермәгән урта яшьләрдәге, чәчләренә чал йөгергән ханым килеп керде.
Суд инспекторы:
– Шыпырт кына, түтәй, шыпырт, процесс башланды, әнә теге рәттә урын бар, шунда утырыгыз, – дип, озата керешкә юл күрсәтте.
Кайгы чаткылары сирпелгән карашы белән ул бөтен залны айкап чыкты. Игътибары бер мизгелгә баш хөкемдарда тоткарланды. Аннан тимер читлек эчендә утырган тоткынны чамалап: «Улым», – дип әрнеп куйды. Баш судья залдагы тынычлыкны бозган ханымны күреп, ачу белән:
– Хөрмәтле пристав, нишләп эшне алып барырга комачаулыйлар,
ханымны буш урынга утыртыгыз, – дип, эшеннән бүленде.
Лариса Фёдоровна улы Юрага төбәлгән килеш кәнәфигә барып
урнашты.
– Дәвам итегез, галиҗәнап адвокат, – диде судья, ханымның урнашып беткәнен күреп.
Адвокат:
– Хөрмәтле суд, мөхтәрәм баш хөкемдар! Сүземне дәвам итеп, Сезгә тагын шуны җиткерәсем килә. Юра Дмитриевич Бориков яртылаш ятимлектә, зур мохтаҗлыкта үскән. Әнисенең ашханәдә табак-савыт юып тапкан хезмәт хакына көн күргән алар. Дөрес, Лариса Фёдоровна, соңга калып кергән хатын, шул була инде, вакыт-вакыт өстәмә эшләр дә ала. Әйтик, финанс мәсьәләсе китереп терәгәндә, подъезд да юа, кием-салым да тегә. Әлбәттә, тулы канлы тормыш алып барыр өчен ул гына җитеп бетми.
Өстәвенә, ата кешенең билгесезлеге, ни кызганыч, алименттан да бу гаиләне мәхрүм итә! Шул сәбәпле, Юра гаилә хәлен җиңеләйтү максатыннан, бик яшьли хезмәткә алына! Сантехник та, слесарь да ул, кирәк чакта фотограф та, әнисен, хатынын һәм билгеле инде, туачак баласын кайгыртып – заманы шундый хәзер – кануннарны боза торган кәсепләргә дә кереп китә. Тормыш
ихтыяҗы – үзе эшләгән СМУ ишегалдында хуҗасыз өелеп яткан тимер- томыр, техника калдыкларын да сораусыз-нисез алып китеп, металл кабул итү урынына тапшырырга мәҗбүр була.
Прокурор:
– Шуңа өстәп, төсле металлдан ясалган кыйммәтле чыбыкларны да телгә алырга онытмагыз, хөрмәтле адвокат!
Адвокат:
– Дөрес! Андагы кыйммәтле электр чыбыклары да юкка чыккан!
Хөкем ителүче бу җинаятьләрен тулысынча таныды! Һәм шул сәбәпле аңа карата мәрхәмәтле булуыгызны үтенәм! Яшь баласы булуын да исәпкә алсагыз иде. Тик менә үтерү мәсьәләсенә килгәндә... Гыйбаев чыннан да мәкерле, кулга да нык пычрак адәм заты булган! Иминлек саклау өлкәсендә хезмәт иткәндә, ул ришвәт алудан да, тикшерү изоляторында утырган арестантларны кыйнаудан, мыскыл итү ысулларыннан да тартынып тормаган! Шул сәбәпле аны вакытыннан алда эшеннән дә азат иткәннәр!
Аңлавымча, шул хөсетлеге, явызлыгы аның башына җиткән дә! Ул Юра Бориковка да бертуктаусыз басым ясаган, тимер-томыр тапшырып тапкан акчадан зур процентлар сораган, шантаж юлына баскан. Анасын юк итеп, үзен төрмәгә утыртып, хатынын көчләү белән янаган. Үзегез күрәсез, чыннан да, гаепләнүчене соңгы чиккә китереп тери ул! Аның урынында булсам, мин дә, башкалар да түзә алмас иде. Алла сакласын, әлбәттә! Күз алдына китерегез әле, мондый шартларда без үзебезне ничек тоткан булыр идек икән?
Прокурор:
– Бүлдерүем өчен, гафу итегез, адвокат әфәнде! Бу күрсәтмәләрегез сезнең гаепләнүчене хәлегездән килгәнчә яклауга гына нигезләнгән. Ә менә мин Гыйбаевның иминлек саклау органнарында эшләгән чордагы биографиясен тикшергәч, аны канәгатьләнерлек дип таптым.
Адвокат:
– Мин хәлгә ачыклык кертер өчен бирегә Гыйбаев эшләп киткән милиция бүлегенең кадрлар буенча мөдирен чакырдым.
Судья:
– Хөрмәтле пристав, Лобанов Андрей Михайловичны бирегә
чакырыгыз!
Хөкем залында тынлык урнашкан арада адвокат Хәкимуллин Бориковка борылып: «Гыйбаевны үтерүеңне танырга кирәк! Чын күңелдән үкенгән очракта, суд срогыңны шактый киметәчәк! Киреләнмә, зинһар, бөтен дәлилләр сиңа каршы», – дип пышылдады.
Бориковның усалланып, суырылып калган чыраеннан кара төсмерләр йөгереп үтте. Өметсез, явыз күзләр белән яклаучысына төбәлеп, ярсып, тешләре аша кысып чыгарып:
– Мин үтермәдем аны, гражданин адвокат! – дип ысылдады.
– Синең җинаятең тулсынча исбатланган, кирегә юл юк! Дөресен сөйләп, прокурор белән судьяны йомшартырга кирәк! Югыйсә унбиш елны чәпәп куячаклар!
Юра Бориков тешләрен кысып, башын аска иде. Бу мәгънәсез
яклаучы кисәген кайдан тапканнар икән? Яклыйсы урынга батырып утыра, дип уйланды ул. «Улым» дигән таныш тавыш ишетеп, чыш-пыш килеп утырган кешеләр арасына күз ташлады. Әнә аның әнисе туган көненә улы бүләк иткән ромашка чәчәкле күлмәген киеп килгән. Лариса бертуктаусыз күз яшьләрен сөртә-сөртә елап утыра. Язмыш аларны ике якка аерды да куйды. Бүген ул дөньяны читлек аша гына күзәтә. Каршысында кара кайгыга батып, күзгә күренеп картаеп баручы анасы изалана.
Авыр имән ишек ачылуга халык шул якка борылды. Приставка ияреп,култык астына папка кыстырган Лобанов түргә узды. Хөкем залында утыручыларның бөтен игътибары аңа юнәлде. Майор погоннары таккан тулы гәүдәле офицер фуражкасын сул кулына тотты, аның ярты башы тарак сорамас хәлдә – пеләш иде. Урта буйлы, калмык чырайлы Лобанов үзен тәвәккәлрәк тотарга тырышса да, биредәге йөзләгән караштан каушап калуы сизелде. Трибуна янына килеп терәлгәч, ул яулыгын чыгарып, тирләп
чыккан күз төпләрен сөрткәләп алды.
– Сез Лобанов Андрей Михайловичмы?
– Так точно, хөрмәтле судья!
– Сез Гыйбаев Илсур Габдуллович турында нәрсәләр әйтә аласыз?
Фәкать дөресен сөйләячәгегезгә ант бирегез!
– Ул безнең органнарда эшләгән чорда, ваша честь, үзен шактый гына тискәре яклардан күрсәтергә өлгерде. Шул сәбәпле, эшеннән дә вакытыннан алда китәргә мәҗбүр ителде.
Шулчак залдагылар арасында:
– Сафсата! Күрәсең, адвокаты сатып алгандыр! – дип ярсып кычкырган сүзләр яңгырады.
Судья тавыш иясен үткен күзләре белән халык арасыннан эзләп тапты да:
– Басыгыз әле, гражданин! – дип, әмер бирде.
Теге, өлкән яшьләрдәге әфәнде исә:
– Сез миңа әйтәсезме?! – дип, хөкемдарга карады.
– Әйе, хөрмәтле гражданин! Суд барышын өзеп, читтән кычкырып
утырырга сезгә кем рөхсәт бирде?!
– Мин! Мин хезмәт ветераны, эчке эшләр министрлыгында хезмәт
итеп, лаеклы ялга чыккан милиция сержанты. Кабахәтләрчә үтерелгән Гыйбаевның әтисе Габдулла булам. Карап торып, үземнең газиз улыма пычрак аттырмам! – дип ярсыды ул.
– Сезгә, гражданин Гыйбаев, кисәтү белдерәм. Әгәр тагын кабатлыйсыз икән, штраф салам! Суд барышына тоткарлык ясасагыз, бөтенләй үк чыгып китәчәксез!
Ләкин карт кеше:
– Сез, сез беләсезме кем? – дип кабат чәбәләнә башлаган иде, янәшәсендә утырган хәләл җефете туктатты:
– Җитте инде, әтәчләнмә, карт тинтәк! – дип, бабайның җиңеннән
тартып, урынына утыртты.
Шуннан соң гына судья шаһитка борылып:
– Дәвам итегез, Андрей Михайлович! – диде.
Белешмәләр бирергә килгән гражданин тамак кырып алды да сүзен дәвам итте:
– Бездә эшләгән чорында Гыйбаевның яклаучысыз калган адәмнәргә кул күтәрүе дә; гаепләре ачылмады дип, оешкан банда төркемнәренең абруйлы башлыкларын чыгарып җибәргәнлекләре дә, ришвәт алулары да мәгълүм булды. Элеккеге җитәкчебез аның кырын эшләрен ике-өч тапкыр томаласа да, инде вакытлыча тоткарланган хатын-кызларны да якынлык кыларга мәҗбүр итүе билгеле булгач, коллективка тап төшермәсен дип, тиз генә эшеннән азат итү хәстәрен күрде. Минем белгәннәрем әлегә шулар,
Ваша честь!
– Ай, җир бит, үзең белән бергә хезмәт иткән кешегә яла ягарга ничек телең әйләнә икән синең?! Бәдбәхет!..
– Гражданин Гыйбаев, җитте! Җитте сезгә! – дип, баш судья чүкечен какты. Ләкин карт кисәтүләргә колак салмыйча, ярсуын дәвам иттерде. – Башыгыз гына бетсә иде, ялган сүз сөйләгән телегез генә корыса иде, тәгәрәпләр генә үлсәгез иде!..
Янында утырган карчыгы:
– Утыр дим, урыныңа, карт дурак! Кеше алдында җүләрләнәсең! – дип өзгәләнсә дә, тегесе һаман ярсыды:
– Ябышма миңа, карт убыр, ябышма! Мин аларны югары судка бирәм, Президентка язам! Мин боларның барысын да иманга утыртмасаммы?! – дип җикеренде.
– Пристав, гражданин Гыйбаевны хәзер үк залдан чыгарып җибәрегез! – диде түземлеге төкәнгән судья. Балаларын югалткан Гыйбаевларны пристав сүз белән генә чыгып китәргә үгетләп караган иде, барып чыкмады.
– Кагылып кына кара! Сез ришвәтчеләргә управа тапмасаммы?! Сез караклар өерен төрмәдә черетмәсәмме?! – дип, янауга ук күчте. Ләкин таза гәүдәле, мускуллары кабарып торган суд хезмәткәре, үз эшен яхшы белә иде. Абзыйны култыклап алып, җайлап кына, ишектән чыгарып җибәрде. Әби кешенең: «Әйдә инде, карт тәре, монда алып килеп тә, мәсхәрә итмәсәң! Унбиш тәүлеккә утыртып куялар бит үзеңне!» – дип чәрелдәгәне генә ишетелеп калды.
– Тагын берәр дәлил өсти аласызмы, Андрей Михайлович?! – дип сорады судья, өзелгән утырышны ялгап китәр өчен.
– Тагын нәрсә әйтим инде? Шул... прокуратура казына башлагач,
җитәкчебез Гыйбаевны кабат үзенә чакыртып, «әгәр дә бүген үк үз теләгең белән эштән китәргә гариза язсаң, төрмәдән алып калам», – дигән тәкъдим ясады. Майорның бүтән юлы калмаган иде инде. Соңыннан җитәкчебезнең тырышлыгы белән аңа карата кузгатылган җинаять эше туктатылды. Миңа шул чорда, ул «эш» белән якыннан танышып барырга туры килде. Анда шантаж да, хатын-кызларны көчләү фактлары да бар иде! Тик ни сәбәпледер
зыян күрүчеләрдән гаризалар кермәгән! Кемнәрдер иренә фаш ителүдән, кайберләре Гыйбаевның үч алуыннан курыккан. Шул сәбәпле иминлек саклау органнарына чыгарга җөрьәт итмәгәннәр. Менә, шул турыдагы кайбер документларның күчермәләре бар, кирәк булса!..
– Пристав, алып бирегез әле, зинһар! Ә сезгә, Андрей Михайлович, үзегезгә тапшырылган вазифаны җиренә җиткереп башкаруыгыз өчен рәхмәт!
– Шулай зурлавыгыз өчен үзегезгә рәхмәт! – дип, пеләш башлы кадрлар бүлеге җитәкчесе киң итеп елмайды.
– Теләсәгез, хөкем барышын күзәтүне дәвам итә аласыз, ашыгыч
эшләрегез булса тоткарламыйбыз!
Кадрлар бүлеге җитәкчесе алгы рәттәге буш урыннарның берсенә барып утырды.
Судья адвокатка мөрәҗәгать итте:
– Хөрмәтле Әмир Шамилович, тагын әйтер сүзегез бармы?
– Әлегә юк.
– Алайса, сүзне гаепләү ягына – прокурор Артём Михайлович
Самокуровка бирәм.
Чәчләрен кыска итеп алдырган, көр чырайлы, таза гәүдәле, урта буйлы, подполковник погоннары таккан офицер торып басты. 

– Хөрмәтле суд! Хөрмәтле судья! Безнең гаепләнүче СМУ ишегалдындагы гөнаһларын таныды. Ләкин бөтен дәлилләр аңа каршы булса да, төп җинаятен, ягъни Гыйбаевны үтерүен кире кага! Үзегез күрдегез, аның машинасындагы кан таплары, тентү вакытында табылган көмеш чәркәләр дә Гыйбаевныкы. Ягъни, Илсур Габдулловичның әтисе дәлилләгәнчә, чәркәләр астына да Г.И.Г. дип уеп язылган. Ягъни Гыйбаев Илсур Габдуллович абривиатурасы икәнлеген аңлыйсыз! Хәзер, хөрмәтле судья,
мин сезгә тагын бер төпле дәлил китерәм. Мөхтәрәм сәркатип, кадрларны экранга күрсәтегез әле! Рәхмәт! Менә бусы үтерелүче торган йорт. Аның каршысында гына Финнадзор бинасы. Бу идарәнең һәрбер чатына камералар куелган. Менә кулына азык-төлек пакеты күтәргән апа кибеттән кайтып кереп китте. Камерадагы сәгатькә дә игътибар итегез! 17 март, 18
сәгать 21 минут! Хәзер игътибар! Менә бу тилергән кеше кебек атылып чыккан адәм – гаебен бертуктаусыз кире кагучы Бориков Юрий Дмитриевич галиҗәнаплары! Әнә ул үзенең «Лада» машинасына утырып, ишегалдыннан чыгып сыза. Сәгать 18 дә 23 минут. Үзегез күрәсез, гаепләнүченең канга батып чыгуы, Гыйбаевның үтерелгән вакытына туры килә! Плюс-минус
егерме-егерме биш минут эчендә җинаять кылынган. Күзе-башы акайган Бориков азык-төлек күтәреп, үз катына менеп баручы апаны да читкә бәреп төшеп киткән. Канга баткан адәмне күреп, коты оча мескеннең! Ул ханымның үзен бирегә чакыртырга рөхсәт итегез.
Судья:
– Фамилиясе ничек?
Прокурор:
– Закирова Гайшә Галиевна!
Судья:
– Әйе, заявкада ул күрсәтелгән. Чакырыгыз, пристав!
Өлкән яшьтәге апа шикләнеп, як-ягына каранып, сак кына түргә атлады.
Борчыла да, курка да иде, күрәмсең.
– Сез Гайшә Галиевнамы?
– Әйе!
– Яхшы! Паспортыгызны приставка бирегез, үзегез мөнбәр артына басыгыз!
Түтәй сак кына килеп басты. Кул сумкасын ачып, сизелер-сизелмәс калтыраган куллары белән аннан төенчек чыгарды. Аны сүтеп, документын приставка сузды. Үзе, тагын ниләр булыр икән инде дигән кебек аптырап тора башлады. Читлек эчендә утырган гаепләнүчегә дә күз чите белән генә караш атып алды. Судья паспортны тикшереп алганчы күп булса ун-унбиш секунд вакыт үткәндер, тик Гайшә түтәйгә озын-озак минутлар үткәндәй
тоелды.
– Сез, Гайшә Галиевна, биредә кемне булса да таныйсызмы?
Шаһидә ханым туры карамаска тырышып, Бориковка ымлады:
– Аны беләм!
– Кайдан һәм ничек таныш сез? Каушамагыз, барысын да исегезгә
төшереп, җентекләп сөйләгез!
Апа кулындагы кулъяулыгына кирәксә-кирәкмәсә дә, учларын сөрткәләп, авыр сулап куйгач:

– Ул көнне мин, күрәчәгемә каршы, кибеткә генә чыккан идем. Чәй
эчсәң – сөте, май яксаң – ипие кирәк, дигәндәй… Ризыклар тутырылган ике биштәремне күтәреп, үзебезнең катка күтәрелә башладым. Көтмәгәндә, котны очырып, күзе-башы акайган, күлмәкләре канга баткан берәү мине читкә бәреп, ук кебек аска атылды. Үзе тагын йөзен яшерергә теләп, канлы учлары белән битен каплады. Нәрсә булды соң әле бу дип югалып калып,
лыпылдап, баскычка утырдым. Күпмедер вакыттан һушыма килгәч, башым да эшли башлады. Тукта, кабат килеп кереп, минем белән дә берәр хәл ясый күрмәсен тагын дип, өскә атладым. Үзем ухылдап менәм, үземнең күзләремә кызыл таплар калдырган ботинка эзләре ташлана. Кан тамчылары Илсур энекәшләр ишегенә барып тоташа. Бөтен куркуымны җиңеп, яртылаш ачык ишектән эчкә керсәм, авызымны ачып, «Илсур, энем», дип әйтергә өлгермәдем, идәндә канга баткан килеш үзе ята. Кан идән буйлап җәелгән. Бөтен җир кып-кызыл инде менә! Өнем китеп, тиз генә чыгып шылдым! Үз фатирыма кергәч тә, бик озак тынычлана
алмадым! Еларга да, нәрсәдер кылырга да көчем юк! Тик шулай да кеше үтерелгән, ни булса да эшләргә кирәк бит инде! Ниһаять, үз-үземне кулга алып, «02»гә шалтыраттым. «Срочно, мәйтәм, шул-шул йортка, шул фатирга килегез, күршене үтергәннәр», – дим. Аннан соң да әле тынычлана алмыйча, бөтен гәүдәмне калтырау алды, эчемә курку керде. Ишегемнең ике биген дә ныклап бикләдем. Аллам сакласын, килеп, мине дә суеп чыкса! Менә булыр аннары! Ярый әле, бәхеткә, сиреналар кычкыртып, ашыгыч ярдәм һәм милиция машиналары килеп җитте. Мине
дә чакыртып, сорау алдылар. «Күрдем, мәйтәм, машинасына утырып качты, мәйтәм! Бөтен өс-башы, кулларына хәтле канга баткан иде, дим. Шуннан соң гына өйгә чыгарып җибәрделәр. Күз алдымнан китми генә бит канга батып яткан Илсур күрше. Килә дә баса, килә дә баса инде менә! Ничек инде шулай чебенне үтергән кебек кенә кеше җанын кыярга була икән ул? Әти-әнисе, туганнары бала кайгысыннан яналар да, көяләрдер инде. Аллам сакласын! Әй, хәзерге яшьләрне... Нәрсә җитмидер инде аларга. Аптыраган!
Апа тагын берәр нәрсә сорарлар микән дип, судьяга текәлде. Судья аңа:
– Яхшы, Гайшә Галиевна. Рәхмәт Сезгә! Хәзергә утырып торыгыз! – дигәч, шаһидә трибуна артыннан чыгып, гаепләнүчегә күз кырые белән карый-карый, урындыклар тарафына юнәлде. Судья башын борып:
– Сүзегезне дәвам итегез, прокурор әфәнде! – диде.
Прокурор:
– Үзегез күрәсез, Бориков белән Гыйбаев конфликтка керәләр. Илсур Габдуллович яный, хатынына, әнисенә зыян салу, юкка чыгару, үзен төрмәгә олактыру белән куркыта. Алар арасындагы низаг куерганнан-куера бара. Илсур Гыйбаев СМУ ишегалдында урлау күренешләре төшерелгән видеоязмаларны күрсәткәч, гаепләнүче үзенең тулысынча килеп капканлыгын аңлый. Һәм бу язмаларны кулга төшерергә һәм шантажистны юкка чыгарырга тели. Дошманын үтереп ташлап, компроматларны күпме
генә эзләсә дә, табалмый ул. Шулай да кул астына эләккән көмеш чәркәләрне чәлә! Менә алар! Бориков фатирында үткән тентү барышында табылалар! Үзегез күрәсез, бер җинаять тагын да вәхширәген китереп чыгара. Нәтиҗәдә, иминлекне саклау органнарына егерме еллап гомерен биргән офицер үтерелә! Ә җинаятьче үзе – тимер читлек эчендә. Аның кара эшләре
тулысынча исбатланган! Ваша честь, Бориков Юрий Дмитриевич үзенең гаебен тулысынча танымады, тикшерү органнары белән хезмәттәшлеккә бармады. Үтерүен бертуктаусыз кире какты. Һәрберебез ялгыша, ләкин ахмаклар гына үз ялгышын танымый, дигән Конфуций. Барысын да искә алып, ягъни тимер-томыр урлаулары өчен өч ел, кеше үтергән өчен шуңа
өстәп унбиш ел бирүегезне сорыйм!
– Рәхмәт, иптәш прокурор! Ә сез ни әйтерсез, хөрмәтле адвокат әфәнде? Сүзегез бармы?
Яклаучы Хәкимуллин авырлык белән урыныннан күтәрелеп, «Бер генә секунд», – дип, Бориковка таба борылды. Аны һаман да кеше үтерүен танырга үгетләде. Гаепләнүче аңа ләм-мим, бер җавап та бирмәде. Аның өчен барысы да билгеле иде инде. Адвокат ни әйтергә икән, дигәндәй, җирән сакалын тарткалады.
– Хөрмәтле суд, хөрмәтле баш судья! Юра Бориков тулысынча булмаса да, өлешчә үзенең гаебен таныды. Гыйбаевның аңа карата шантаж ясавын, янауларын да, аннан гаепләнүченең сабый баласы да булуын искә алып, гадел карар чыгаруыгызга өмет итәм! Өстәвенә, мин яклаган гражданин моңа кадәр бернинди дә җинаять кылмаган. Игътибарыгыз өчен рәхмәт! – дип, сүзен төгәлләде.
– Шулай итеп, суд тикшерүе тәмам! Бориков Юрий Дмитриевич, әйтер сүзегез бармы? Булса, рәхим итегез!
Гаепләнүче теләр-теләмәс кенә урыныннан торды.
– Әнкәй, ышанма беркемгә дә, мин үтерүче түгел, кайгылар китергәнем өчен гафу ит! – дип әрнеп кычкырды да, кире урынына утырып, йөзен учлары белән каплады.
Хөкем сәркатибе:
– Басыгыз, суд карар чыгарырга кереп китә! – диде.
Залдагылар үрә катып озатып калдылар. Зур тетрәнү кичергән Лариса Фёдоровна гына:
– Улым, балакаем! – дип, шул якка омтылды.
Ләкин аның юлын суд приставы кисте:
– Ярамый, гражданка! Ярамый! Тәртип бозмагыз, хәзер үк урыныгызга барып басыгыз! – дип, кулыннан тартты.
Олы кайгысыннан сыгылып төшкән хатын гына:
– Минем бердәнберем, балам бит ул! – дип өзгәләнде.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 04, 2021

Фото: pixabay

 

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев