Логотип Казан Утлары
Роман

Алло, кем әле бу?! (дәвамы)

– Беләсезме, Иннокентий Серафимович, миңа күп тә калмагандыр инде. Ләкин тиздән срогым бетә! Берәр гаеп табып, озайтып булмас микән? Гаҗәпләнмәгез, анда чыксам, урамда егылып үләрмен, дип куркам. Кем таныр, кем җирләр мине анда? Барыр җирем дә юк!

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

***

...Ярмәкәев тәрәзә каршында төтен чыгара-чыгара кабат уйга чумды. Аның шомырт кара күзләрендә нәфрәт шәүләләре уйнап, кырыс чыраена тагын да җитдилек төсмерләре өсти иде. Өлкән тикшерүче усал булса да, явыз адәмнәрдән түгел, тик күзгә карап ялганлаган җинаятьчеләргә карата майордан хәер-шәфкать көтмә инде! Бигрәк тә хатын-кызларны көчләүчеләргә, балаларны бозучыларга үтә дә каты булды Ярмәкәев. Бер яшь кызны көчләгән бәдбәхет затның мыскыллы сөйләнүенә түземлеге төкәнеп, канга батырганчы яңаклавы әле дә истә. Борнашев көчкә аерып алган иде үзен. Ярый әле өстәгеләргә барып ирешмәде. Югыйсә башбаштаклык өчен рәхмәт әйтмәсләр иде. Шушы тикшерү өлкәсендә үткән унҗиде ел эчендә ниләр генә күрмәде ул. Әллә ничаклы хезмәттәше, куркыныч хәлләргә түзалмыйча, башка эшкә күчте. Милициядәге беренче еллары иң кыеннардан булды. Укуын яңа гына тәмамлап килгән беренче кулдашы Володяның операция барышында төрмәдән чыккан бер бәдбәхет тырнагыннан заложникларны коткарам дип, мәгънәсезгә һәлак булуы Ярмәкәевның әле дә булса йөрәген әрнетеп тора... Тикшерүченең авызыннан чыккан төтен алкалары өскә күтәрелә дә эреп юкка чыга, күңел төбендә утырган авыр хатирәләр генә төтендәй таралмый.
Янә ишек кактылар. Бүлмә хуҗасы төпчеген көл савытына басып
сүндерде дә керергә боерды.
– Иптәш майор, анда Бориковның дуслары адвокат ияртеп килгән. Сезгә кереп чыгарга телиләр! – диде сержант Борнашев.
– Башта Бориковның үзен бирегә китер әле, аннан адвокат белән
күрештерү мәсьәләсен уйларбыз!
– Яхшы! – дип, ярдәмчесе тиз генә чыгып китте.

Кулларына наручниклар кидертеп, Юраны алып килделәр. Ул тоткын тормышыннан суырылып, йөзеннән кан качып, агарынып калган иде. Күзләрендә өметсезлек!
– Менә шулай, Бориков! Күпме генә гаебеңне танырга теләмәсәң дә, кылган җинаятең ачыкланды. Суд эшен башларга бөтен материаллар әзер. Мин бит сиңа яхшылап аңлаттым, үзең дөресен сөйләп бир, вакытымны алма, дидем... Башта ук гаебеңне танып сөйләсәң, ярты срогыңны кистерә идем мин синең! Шулай да әйт әле, ни өчен аяк терәп каршы торасың?
– Чөнки мин үтермәдем! – диде гаепләнүче әрнүле тавыш белән.
– Ну дурак та инде син, Бориков! Тикшерү эшенә аяк чалганың, «мин үтермәдем», дип, айлар буе ялганлаганың өчен срогыңны да мулдан алырсың! Дәүләт малын урлауда сине фаш итәргә теләгән Гыйбаевны чәнчеп үтерүең өчен унбиш елдан да ким бирмәсләр! Балаң ятим үсәчәк, хатының белән әниең хәсрәт эчендә яначак!
– Балам! Минем балам бармы? Бер атна элек хатының ир бала алып кайтты! Котлыйм, Бориков! Ләкин ул сабыйга тәрбия бирә алмаячаксың син! Ятим үсәчәк ул!
– Минем улым туган! Мин бит аны алырга да бара алмадым, – дип, ул, битен учлары белән каплап, үксеп еларга тотынды.
– Синең эш прокуратурага тапшырылды, тиздән суд! Анда адвокатың белән дусларың килгән. Ләкин бу хәлеңдә сиңа беркем дә ярдәм итә алмаячак. Чистосердечное признаниең булмады!
– Мин үтерүче түгел, иптәш майор! Үтерүче мин түгел!
– Дурак! Пычак сабында, бүлмәдә синең бармак эзләрең, урланган
рюмкалар сезнең фатирдан табылды. Күлмәгеңдә Гыйбаевның кан тамчылары. Иң мөһиме, Юра Дмитриевич, күршедә яшәүче апа сине шундук таныды. Тинтәк! Бабай булып чыгачаксың син зонадан, әгәр дә чыга калсаң!
– Ник чын үтерүчене эзләмисез, ник? Сезнең аркада мин улымны
да больницадан каршы ала алмадым. Хатыным белән әнием кайгыга батты!
– Синең кебек кабахәтне күргәнем юк иде әле! Кергәнең дә, чыкканың да тасмага яздырылган. Син анда, Борнашев! Алып китегез үзен! – дип, ярсуыннан күгәреп чыккан өлкән тикшерүче ишеккә карап акырды.

***

Черныш зинданы төрле дәрәҗәдәге җинаятьчеләр белән шыплап
тутырылган. Төрмәләр, колонияләрдә буш урынның дефицит чоры, соры ялган тормыштан туеп, дәүләткә тел тидергән өчен дә, җинаять эшләп эләккән, кайчан үтәр икән дип, көннәрен, айларын санаучылар да җитәрлек биредә. Боларын элек сәяси тоткыннар дип атасалар да, ил җитәкчелеге демократия уйнаган булып «репрессированный», «сәяси» тоткын дигән сүзләрне кулланмаска тырыша. Имеш, без дә бөтендөнья кануннарына буйсынып яши башладык... Бу зонада Тамара ханым кебек гомере буе утыручылар да бар. Алар сроклары тулып, чираттагы ялга
барып кайткан кебек кенә иреккә чыгып алалар да кабат әйләнеп кайталар. Чөнки төрмәдән читтәгесе – алар тормышы түгел. Эшләп, тир түгеп яши алмый мондыйлар, юк-бар тиеннәр өчен яңа байларга кол буласылары да килми. Ә яшәргә кирәк. Бердәнбер юл – урларга, таларга гына кала! Ә кемне талыйсың, үзең кебек хәерченең ниен аласың? Кышка запаска дип туплаган ун капчык бәрәңгесен, бер капчык кишерен, суганын чәлдерәсеңме? Юк, әлбәттә! Халыкны чишендергән имансыз кара байлар да җитәрлек!

Соңгысында Тамара Ивановнаны сөт фабрикасы директорының
коттеджын талаган өчен утырттылар... Яңадан каты сәндерәгә әйләнеп кайтуына ул үкенмәде. Шулай булырга тиеш дип кабул итте. Срогын, өлкән яшьтә булуын исәпкә алып, өч кенә ел чәпәделәр. Сәламәтлеге какшап барган рецидивист хатынны кызганып, әзрәк бирделәр шул! Кабат исән чыгып, урамда егылып үлмәсәм ярый инде дип, нык борчылды ул! Бөгелмәдә әти-әнисеннән калган бер бүлмәле фатиры бар барын. Шунда кеше кертеп тота иде Тамара ханым, үзенә күрә, утырып чыкканчы әз-мәз генә акчасы җыела тора. Әгәр дә иректә яшәсә, ул фатирны тотар өчен кайда булса да эшләргә кирәк, аннан идәнен юарга, җыештырырга, ашарга пешерергә, керен үтүкләргә, тиеннәрең калса, кибеткә чабарга... Уты, суы, лифты өчен түләргә. Кыскасы, эшләргә дә эшләргә, түләргә дә түләргә кирәк! Тик рецидивист ханым андый тормышка сәләтсез иде. Аның төп йорты инде күптән биредә. Ошбу шыксыз, каргалган, меңнәрне ерткыч,
кайберләрен мескен иткән зинданда гына гомерен чиклисе килә, шуны сорап Ходайга ялвара ул.
Соңгы көннәрдә күзгә күренеп олыгайды Тамара Ивановна. Тормышка битарафлыгы артты. Йөзендәге җыерчык буразналары тирәнәйде, чал чәчләре ишәйде, күзләрендә очкыннар сүнде. Аның халәтен бергә утыручы камерадашлары да сизенде. Кайберләре битараф калса, дошманнары исә абруйлы тоткынның хәлсезләнүен күреп, эчтән генә куанды. Кайчандыр Тамара апаларының ярдәмен күргән хатын-кызлар исә борчуга сабышты!
Әле беренче елларын гына утыручы яшь-җилкенчәк Анжела белән
Вероника каты итеп пешерелгән чәй китереп: «Тамара түтәй, эчеп кара әле шуны, хәл кереп китмәсме!» – дип кыстап та карадылар. Яшьтәш ахирәте Полинаның медсанчастька ятарга үгетләвен дә «Юк, юк, үтәр әле!» дип, кире какты. Прогулкаларга чыкканда да, бүрәнә кебек авыраеп калган аякларын көчкә сөйрәде. Әлеге дә баягы Анжела белән Вероника аны култыклап диярлек озатып йөрде. «Яхшылыгымны онытмыйлар икән» дип, эченнән генә сөенде абруйлы тоткын. Кичке тикшерүдән соң, төрмә капкасының теге ягыннан килгән хат аны бөтенләй аяктан екты. «Улым –
җанкисәгем Юраны, кеше үтерүдә гаепләп, кулга алдылар, бердәнберемне! Кеше җаны кыярлык баламы инде ул, Тамара бәгърем? Нишләргә дә белгән юк. Кайсы вакыт әллә үз-үземә кул салыйм микән дип тә уйлап куям. Миңа ансыз бу дөньяның бер кызыгы да юк. Ни кызганыч, бөтен дәлилләр аңа каршы. Дуслары, «хәлдән килгәнчә ярдәм итәрбез», диләр. Адвокат та таптылар, тиздән суд! Үзең ничек соң? Иреккә чыкмыйсыңмы әле? Хет янымда бер таяныр кешем булыр идең. Әй, әйтергә дә онытып
торам, башым каткан, эшләми инде. Юрам бәгъремнең улы бар, килен аны Чаллыда тапты. Сабыебызны әтисе больница ишегеннән каршы да ала алмады бит! Ярый, Тома, тагын күз яшьләрем коела, сау бул!» диелгән иде кыска гына хатта.
Тамараның да ирексездән атылып чыккан тозлы тамчылары бите
буйлап тәгәрәште. Юра, балакаем, дип әрнеде ул! Юраның «Тамара апа, мин сине яратам, мин сине сагыначакмын» дигән сүзләре, мышный- мышный изрәп йоклаган Юраны куенына кочкан чаклары күз алдына килеп басты аның!
– Полина! Полина Алексеевна! – дип пышылдады ул хәлсез тавыш белән.
Озакламый ахирәте аның ятагы кырыенда утыра иде инде.
– Полина, үземнең бер хәлем дә юк, зинһар, төрмә җитәкчесе Иннокентий Серафимовичка җиткер әле! «Тамара Галкинаның хәле дә начар, әйтәсе әманәте дә бар икән», дип әйт. Энемне кулга алганнар!
– Төрмә җитәкчесеннән нинди ярдәм көтә аласың инде син?! – дип
аптырады иптәше.
– Минем әти-әниемнән мирас булып калган фатирым бар! Шуны
саттырып булыша алам. Миңа барыбер кирәкми ул кетәклек! – Иреккә чыккач, үзең кайда яшәрсең?
– Мине биредән аякларымны сузган килеш кенә озатачаклар, Поля! Минем соңгы йортым шушы!
– Юкны сөйләмә, Тамара! Син бит төшенкелеккә бирелә торганнардан түгел идең.
– Гозеремне үтә, зинһар, мине кабул итсеннәр! Җиткерсеннәр Крачковка!
Икенче көнне иртәнге аштан соң, камера ишегенең тәрәзә капкачы
ачылды.
– Галкина Тамара, на выход! – дип кычкырды төрмә каравылчысы, коры тавыш белән. Хатын әмерне ишетеп, урыныннан торырга азаплана башлады. Янәшәдәге бүлмәдәшләре аңа аякка басарга ярдәм иттеләр, ишек төбенә хәтле озата бардылар.

«Рәхмәт, кызлар!» – дип пышылдады Тамара түтәйләре. Шалт-шолт килеп, ямьсез тавышлар чыгарып, тимер ишек ачылды.
Төрмәдә хезмәт кылучылар арасында да төрле адәми затлар бар шул. Кешелеклеләре дә, начар тәрбия алган аңгырараклары да җитәрлек. Ни кушсалар, шуны гына үти алучы робот кебекләре дә... Биредә 2-3 ел эшләгәннәрнең күпчелеге кайсы камерада кем утырганын, ничәнче тапкыр кире кергәнен, күбесенең холкын да яхшы белә. Әлеге осталыкны вазифалары да таләп итә. Тамара түтәйләре алар өчен абруйлы рецидивист булса да, проблемасыз, җайлы хатын иде. Каравылчылар белән дә тәмсезләнмәде, ыгы-зыгыларда катнашмады. Ни бирсәләр, шуны ашады, ни җәйсәләр, шунда йоклады. Әллә шуңа микән, аңа күпчелек төрмә хезмәткәрләре дә хөрмәт белән Тамара Ивановна дип кенә мөрәҗәгатъ итә иде.
Төрмә җитәкчесе Крачков та: «О-о-о, Тамара Ивановна үзе рәхим
иткән икән, әйдәгез, әйдә утырыгыз», – дип каршы алды. Галкина хәле мөшкеллеген сиздермәскә тырышып елмайгандай итте.
– Иптәш полковник, хәле начар, ахры, Тамара түтәйнең! – дип кызганып куйды төрмә каравылчысы.
– Юк, юк, әле йөри дә, сөйли дә алам, борчылма, Николай улым, –
дип, сер бирмәскә тырышты хатын.

Аның сүлпәнләнгән хәрәкәтеннән, иреннәрен, телен көчкә әйләндереп сөйләвеннән, төрмә җитәкчесе дә апайның хәле хөрти икәнлекне шәйләп алган иде.
– Тамара Ивановна, мәгез, эчеп куегыз әле!
– Рәхмәт, – дигәч, хатын бер-ике йотып, пыяла савытны кире өстәлгә куйды.
– Тыңлыйм сезне, Тамара Ивановна!
– Минем бик кадерле кешем бәлагә юлыккан! Шуңа ярдәм итәр өчен Бөгелмәдәге бер бүлмәле фатирымны аның исеменә, йә булмаса әнисе исеменә яздыртасы иде! – дигәч, хатын хәл җыеп, еш-еш сулыш алды.
Аннан:
– Нотариус та кирәк булыр. Сез бит, Иннокентий Серафимович, ниләр кирәген әйбәт беләсез, ярдәм итсәгез иде, үтенеп сорыйм. Сезгә мәңге рәхмәтле булыр идем! – дигәч, кабат сулышына капланды.
Полковник Крачков каршысында битләре суырылып калган, күз төпләре каралып чыккан, хәлсезлеге карашыннан ук сизелеп торган, бетәшкән Тамара түтәй утыра иде. Кайчандыр зонадан зонага йөреп, гаделлеге, кыюлыгы белән абруй казанган хатын сүнеп бара... Төрмә тормышы адәм баласының сәламәтлеген дә, гомерен дә тиз суыра шул дип уйланып алды полковник.
– Яхшы, Тамара Ивановна! Хәзер ни теләгәнегезне нигезләп, гариза языгыз, без ярдәм итәрбез, монысы бер! Икенчесе – хәлегезне яшермәгез, күреп торам, ярдәм кирәк сезгә, әйдәгез, ун көнгә лазаретка ятыгыз!
Системалар куярлар, уколлар, витаминнар бирерләр!
– Ни бит! – дип башлаган иде мөрәҗәгать итүче, зона җитәкчесе аны:
– Никаких ни!.. Әгәр дә теләгән ниятегезне үтисегез килә икән, исән
булуыгыз да кирәк! Шулаймы?! – дип бүлдерде.
– Шулай!
– Скворцов! Миннән чыккач, озатып куярсың, тикшерсеннәр, анализлар алсыннар һәм башкасы. Баш табибка әйтерсең, Крачковның үзеннән диярсең, яхшылап дәваласыннар!
– Есть!
– Рәхмәт сезгә, Иннокентий Серафимович!
– Рәхмәтен терелеп чыккач әйтерсез!
– Тагын бер мөһим үтенечем бар иде!
– Әйе, Тамара Ивановна!
– Хәлемне үзегез күрәсез. Күпме генә яшәргә тырышсам да, вакыт
җиткәнлеге күз алдында. Сез мине Приюткин Дмитрий Усадович белән күрештерә алмассыз микән? Сез аны белергә тиеш! Ул хезмәт юлын моннан егерме еллар элек Кряж хатын-кызлар төрмәсендә лейтенант дәрәҗәсендә башлаган иде.
– Бер Приюткинны күреп үк беләм кебек мин, әгәр шул булса инде!
Полковник ул хәзер! Озын буйлы, чандыр гына! Зәңгәр күзле бугай...
– Полковник икәнлеген әйтә алмыйм. Күзләре... күзләре зәп-зәңгәр иде шул! Әйе! Шул инде, Иннокентий Серафимович! Үзе! Ябык та булгач!
– Ни дип әйтергә соң элемтәгә чыгалсам?
– Бик тә мөһим мәсьәлә буенча күрешәсе килә диген! Хәлемне дә җиткер, озакка сузмасын! Срочно!
– Сер булмаса, нәрсә инде ул?!
– Ярамый. Сер шул, иптәш полковник! Сер! Теләсә ул аны соңыннан үзе сезгә сөйләр.
– Шулай укмы? Аңладым! Сер тек сер булсын алайса! Кайдалыгын ачыкларбыз, проблема булмас, тиз табарбыз үзен! Тагын әйтер сүзегез калмадымы, Тамара Ивановна?!
Хатын кинәт бәреп чыккан күз яшьләрен җиңе белән сөртеп алды. Аның күңел түрендә көрәш барганлыгы сизелә иде. Полковник дәшмичә көтеп торырга булды. Хатын күз яшьләренә күмелгән, ялварулы карашы белән офицерга төбәлде.
– Беләсезме, Иннокентий Серафимович, миңа күп тә калмагандыр инде. Ләкин тиздән срогым бетә! Берәр гаеп табып, озайтып булмас микән? Гаҗәпләнмәгез, анда чыксам, урамда егылып үләрмен, дип куркам. Кем таныр, кем җирләр мине анда? Барыр җирем дә юк!
Офицер авыру хатынны кызганып та, гаҗәпләнеп тә тыңлый иде. Төрмәдә утыручыларның барысы да диярлек иреккә омтылганда, бөтен гомерен зинданда үткәргән, сирәк-мирәк кенә гражданнар тормышын күреп, кире әйләнеп кайтучы хатын азат ителүенә үзе үк каршы!
– Менә анысын мин үзгәртә алмыйм, Тамара Ивановна! Үпкәләмә,
төрмә срогына үзгәреш кертә алмыйм! Әле сезнең ярты ел вакытыгыз бар! Терелерсез, сәламәтлегегез ныгыгач, үзегез үк срогымны киметеп булмасмы дип килерсез әле!
– Минем йортым биредә, койманың теге ягындагысы чит-ят аның!
Гомерем күп калмады, әз генә түзегез инде! Сез бит акыллы кеше,
Иннокентий Серафимович!
– Аңлыйм да аңлавын... Әйдә, ашыктырмыйк әле вакыйгаларны.
Ә калган үтенечләрегезне үтәрмен, анысы өчен борчылмагыз! Хәзер яхшылап сәламәтлегегезне ныгытыгыз, соңыннан тагын бер кат күрешеп сөйләшербез! Сау булыгыз! – дип, полковник әңгәмәгә нокта куйды.
Төрмә җитәкчесе урыныннан торып, урам якка караган өч тәрәзәнең уртадагысына килеп басты. Ул кайчакны шулай тыштагы тормышны, сакчы-каравылчыларны, котырып-котырып өргән овчаркаларны, һава суларга чыккан тоткыннарны карап торырга ияләнгән иде. Кемнәр генә юк алар арасында. Күбесе, хәлләреннән килсә, мөмкинлек туса – шундук аның бугазына ябышыр иде. Араларында акылларын югалтыр хәлгә җиткән наркоманнар, кешелеген җуйган эчкечеләр дә җитәрлек. Ләкин
алардан да куркынычрак, закондагыларны күрә алмаган кеше үтерүчеләр, көчләүчеләр, төрмә тормышында каешланып беткән рецидивистлар да бар. Дөрес, аларның күпчелеге төрмә җитәкчелеге белән хезмәттәшлек итә. Шуның мәһәре буларак, чәе-мәе, ризык-мазар мәсьәләсендә, кирәк чакта, үтенечләре үтәлә килә. 90нчы елларда илдә тәртипсезлек башлангач, бу ыгы-зыгылар чәнечкеле тимерчыбыклар белән уратып алынган зиндан эчләренә дә үтеп керде. Наркотик кирәк икән – рәхим ит! Хатын-кыз кирәк икән – аерым камерага рәхим итәсең дә, рәхәтлән!
Акчаң гына җитсен! Ә менә алыш-биреш биредә шактый югары бәядән йөри! Төрмә җитәкчесе барысыннан да хәбәрдар, әлбәттә, шулай да күп кенә тискәре якларга күз салмаска, «сукыр» булырга тырыша, сәбәпләре дә әллә кайда түгел... Иң тынгысыз, хурлыклы хезмәткә көчләрен, сәламәтлекләрен салган каравылчыларның хезмәт хакы – адәм мәсхәрәсе. Шул тиеннәргә гаиләңне дә карарга, тормышны да сөйрәп алып барырга кирәк. Күпчелегенең рәтле-башлы яшәргә фатиры да юк. Кемдер баракта, кайберләре коммуналкаларда таракан үрчетә.
Полковник Крачков үзе тәрбияле, укымышлы гаиләдә үсте. Китап
укырга яратты, спорт белән дә яшьтән дус булды. Өстәвенә музыка дәресләренә дә йөрештерде. Әллә ни оста уйнаучы булмаса да, бәйрәмнәрдә, туй-мәҗлесләрдә баян сыздырып җибәрсә, төз буйлы, итагатьле офицерга хатын-кызлар сарыла башлый иде. «Марияң булмаса, бүген үк сиңа чыгар идем. Тапкансың хатын! Алсаң иремнән дә аерылырга риза! Мин генә сине бәхетле итә алам!» дип, аракы белән кабымлык исе аңкытып, аның тирәсендә бөтерелүче затсыз хатын-кызлар Крачков күңелендә җирәнү хисләре генә тудыра торды.
Алыштыра димени соң Аллаһы Тәгаләдән бүләк итеп бирелгән чибәр, акыллы, итагатьле бердәнберен! Мариясе аңа нык «тыл» да, терәк тә булды. Ике улларына да тырышып, тәрбия бирде.
Шулчак эш телефоны шалтырады.
– Иптәш полковник, сез әйткән Приюткин Дмитрий Усадовичның
телефонын таптым! – диде дежур оператор.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 04, 2021

Фото: pixabay

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев