Алло, кем әле бу?! (дәвамы)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

***

Кара күзлекле, чәченә чал кунган, өстенә көрән плащ элгән, күн папка тоткан адәм аны Җиңүчеләр бакчасы эскәмияләренең берсендә көтә иде.
Ул Диләфрүзне күреп алу белән үзенә ымлады.
– Менә бу сурәтләргә күз салыгыз! – дип, папка төймәләрен чыртлатып ачып, Диләфрүзгә фотолар сузды. Аларны күреп, яшь хатынның өне алынды, куллары дерелди башлады. Беренчесендә Диләфрүз тикшерүче белән кафеда утырса, «Космос» кунакханәсенең ишеге төбендә елмаеп басып торулары сурәтләнгән! Димәк, болар Диләфрүзнең җинаять эшен
тикшерүче белән ике арада булган мөнәсәбәтләрне ачыклаган! Кемгә кирәк бу? Оркыя Йолдызовнагамы, әллә Вера Самойлова үч аламы? Дулкынланудан, хатынның уч төпләренә хәтле тир бәреп чыкты. Ул теләр- теләмәс кенә өченче сурәтне дә ачып карады һәм кунакханәнең люкс номерында үзенең ят ир кочагында анадан тума назланып ятуын күреп, чак кына һушыннан язмады. «Йа Ходам!» – диде ул, тозакка килеп капканын сизеп. Беркавым гаҗиз булып, сүз әйтә алмас хәлдә утыргач:
– Йә, ни диярсез, Диләфрүз Хисамовна?! – дигән сүз, аны өстенә бозлы су сипкәндәй айнытып җибәрде. Ул калтыранып:
– Ни кирәк сезгә? – дип пышылдады.
– Әлегә бу дәлилләр минем кулда. Фотоларның сезгә яманлык теләгән адәмнәргә барып җитү-җитмәве үзегездән тора... – диде шантажчы. 

– Күпме телисез инде сез? Күпме кирәк бу фактлардан котылыр өчен? – дип кызыксынды хатын үзенә хас булмаган мескен тавыш белән.
– Дошманнарыгыз утыз мең вәгъдә иттеләр. Мин бу сәнгать әсәрләрен алар кулына тапшырмаганым өчен, илле мең сумлык компенсация сорыйм.
– Илле мең?!
– Уйлагыз! Минем заказчылар тәкъдим иткән суммага ризалашу-
ризалашмавым сезнең ихтыярдан тора!
Шантажчы заказчыларның исемен атаудан баш тартты. Ә Диләфрүзнең берничә көн эчендә тиешле сумманы җыеп бирергә ризалашудан гайре чарасы калмады.
– Тик бу серне тирәнгә, мәңгелеккә күмүегезне үтенеп сорыйм! – дип, ул шантажчы белән ике көннән шушы ук урында күрешергә сүз куешты.

***

Диләфрүз акчаларны илтеп тапшырды, берничә атнадан тынычлана, үзенең элеккеге халәтенә кайта башлады. Шулай да улының чәче кисеп алынуы җанын тырнап торды. Барысын да онытып торыр өчен улын алып, туган авылына – Иштирәккә кайтып килергә булды. Әй, сабые әби-бабайсы янында кунак булып кинәнде инде. Өлкәннәр дә аның белән юанып, һәр кыланышына куанып, яшәреп киттеләр! Әбисе белән тавык-казларны ашатып керәләр. Бабайсы белән мунча ягалар. Тырт-тырт атлап, кибеткә дә барып киләләр. Аеруча бабайсының
аты Байкалга атланырга яратты Әлмир. Бергәләшеп бәрәңге, кишер-чөгендер алулар үзе зур бер бәйрәмгә әйләнде. Бәләкәй куллары белән берәмтекләп алып, чиләкләргә тутыра. Абынып китеп, егылса да еламый, тырыша-тырмаша торып баса! Әнисе аңа карап соклана, күзсенә генә күрмәсен дип пошына. Эш барда,
ни дисәң дә, күңелсез уйларга бирелергә вакыт калмый, тик арып-талчыгып, ятакка кереп ятуы була, яман, куркыныч уйлар кабат күңелне бимазалый башлый. Аңа тагын нинди дә булса куркыныч хәл сагалап тора сыман тоела.
Әнисе дә сизенә: «Берәр хәл булмагандыр бит, кызым, йокыларың бигрәк тынычсыз?!» – дип төпченә. Диләфрүз: «Әнкәй, борчылма, бар да әйбәт!» – дип, аны тынычландыра. Ә үзенә, муллыкка, бәхеткә күмелгән дөньясы менә-менә ишелеп төшәр кебек тоела!
Диләфрүзнең күңел сиземләве урынсыз булмаган икән.
Сентябрь башында Казанга кайтып төшүгә, телефоннан кабат шантажчы тавышы ишетелде! Билгеләнгән урында тиз арада кабат күрешү таләп итте ул! Авыр кичерешләреннән сыгылып төшкән Диләфрүз, чарасызлыктан, кабат буйсынырга мәҗбүр булды.

***

Алдан сөйләшенгәнчә, сентябрь ахырының әле кояшлы, әле яңгырлы һавасы астында Диләфрүз билгеләнгән урынга килешенгән сәгатьтә кабат Җиңүчеләр бакчасына китте. Менә ул парк капкасыннан кереп, аллеялар буйлап атлый. Вакыт-вакыт вак яңгыр явып үтеп, аның битен чылата, әйтерсең лә, яшь хатынның гөнаһларын юып төшермәкче була. Ул да түгел,
ялтырап кояш чыгып, бичара хатыннан көлгәндәй, елмаеп ала. Хәлбуки, Диләфрүзгә шулай тоела. Таныш-белешләр күзенә чалынмасам ярар иде дип кайгырып, башын аскарак иеп атлый ул. Каршысыннан көлешә-шаярыша яшьләр узып китә. «Нинди матур көз! Нинди саф һава!» – дип сөйләнеп баралар. Тик күңеле борчу белән тулган Диләфрүзгә генә бу көзге көн шыксыз тоела. Балалар арбасы этеп, янәшәсеннән әллә ничаклы ана узды, таякларына таянган өлкән яшьтәге түтәй-абзыйлар үтеп китте, ул да түгел, каяндыр илеп чыккан яшүсмерләр җил уйнатып, көпчәкле такта өстендә җилде... Күзенә чалынган да кебек алар, чалынмаган да кебек! Үз уйларына баткан хатынга барысы да караңгылык аша бер шәүлә кебек кенә күренә иде. Аллеяда үсеп
утырган каеннар кинәт кенә искән көчле җилдән сискәнеп куйды, тротуарга әле саргаеп өлгермәгән яфраклардан шыбырдап, тамчылар коелды. Диләфрүз үзенең борчуларын иңенә салып атлый да атлый.

Соңгы көннәрдә күзгә күренеп олыгаеп киткәндәй тойды ул үзен. Йөзеннән шатлык качты, каратут чыраена хәтле агарынып калгандай булды. Шомырт кара толым араларында чаларган чәч бөртекләре күренгәләвен дә чамалады. «Тагын ни тели болар,
инде илле мең сумны илтеп бирдем бит! Тагын нәрсә таләп итәрләр икән?!» – дип, хәсрәт эченә чумып атлады да атлады ул. Кара күзлекле шомлы бәндә, гадәтенчә, шул ук эскәмиядә утыра иде.
– Саумысыз, Диләфрүз ханым! Бик күркәм күренәсез, авыл һавасы
килешкән, ахры?! – дип, сүз башлады ул. – Табигый чибәрлегегезгә
бүгенге шыксыз һава да тап төшерә алмый. Әле сезнең салмак кына атлап килүегезгә карап, сокланып күзәттем! Көнләштем дә хәтта! Мәйтәм, шушы сылу затны кемдер коча, сөя! Татлы иреннәреннән үбә! Бар инде бәхетле кешеләр, мәйтәм!
– Гафу итегез... Әлбәттә, чибәрлегемне зурдан бәяләгәнегезгә рәхмәт... Миннән дә күпкә матурраклар миллионлаган! Сезгә миннән тагын ни кирәк?! Сораган акчагызны бирдем бит инде...
– Бик дөрес һәм урынлы сорау! Гафу итегез, минем аз гына булса да, табигать, сезнең гүзәллек белән хозурланып утыру мизгелен сузасым килгән иде, шул гына! Сезгә күңелсез хәлләрне җиткермичә, ашыгып, күңелегезне төшермәскә теләвем генә иде...
– Әйтегез!
– Улыгыз Әлмир 157 нче балалар бакчасына йөри бит, шулаймы!
– Нишләттегез улымны?! – дип, хатын урыныннан ук сикереп торды.
– Борчылмагыз, улыгыз исән-сау, балалар бакчасындадыр! Монда сүз бөтенләй башка мәсьәләдә!
– Нинди мәсьәлә ул тагын? Ни кирәк сезгә минем гаиләмнән?!
– Зинһар, тынычланыгыз, мин сезгә, ярдәм кулы гына сузмакчы булам!
– Нинди ярдәм кулы тагын?
– Улыгызның сул ягыннан чәчләрен кисеп алулары хәтерегездәме?
Алайса шул: дошманнарыгыз ирегез һәм улыгызның ДНК материалларын файдаланып, молекуляр-генетик экспертиза ясатты! Бу экспертизаны әлегә Европада һәм Мәскәү белән Петербургта гына эшлиләр. Мондый хезмәтнең күпме торганын чамалыйсызмы? Йөз илле мең сум! Сезне батырыр өчен көндәшләрегез шундый зур сумманы да кызганмады. Өстәвенә,
башкарылган эш өчен миңа да йөз мең тама!
– Кемнәр соң алар?
– Мин сезгә элегрәк тә әйткән идем, андый сер фаш ителми. Безнең эштә аеруча да! – Мин аларның кемлеген күптән беләм! Һәм белеп торсыннар, бу юлы аларны өч елга гына түгел, озаккарак төрмәгә тыгачаклар!
– Диләфрүз Хисамовна, кадерлем, сүз бит бу хакта бармый! Алар инде күптән сезнең гаиләне туздыра ала иде. Мин каршы төшмәсәм, билгеле. Сезгә булган соклануым микән, әллә инде кызгануыммы... Фотоларны аларга түгел, сезгә тапшырдым бит!
– Фатир алырлык акча бәрабәренәме?
– Безнең эш бик кыйммәт исәпләнелә шул, Диләфрүз ханым! Чөнки
четерекле дә, гаугалы да, куркыныч та һөнәр бу!
– Йә, экспертизагыз ни күрсәтә инде?
– Эшкә күчик алайса! Бер ай элек җибәрелгән заказ ике көн элек кенә кайтты. Нәтиҗәсе шул, – дигәч, шантажчы папкасыннан кәгазь бите чыгарды. Анда акка кара белән «Габдулла Кәримович һәм аның улы саналган Әлмир Габдуллович арасында туганлык җепләре 0,00 процент!» дип язылган иде.
– Бу ни дигән сүз? – дип, Диләфрүз урыныннан ук сикереп торды.
– Бу инде Диләфрүз Хисамовна, улыгыз Әлмир Габдулла әфәнденеке түгел дигән сүз!
– Мөмкин түгел, ялган! – диде хатын, ышанырга теләмичә.
– Яхшылабрак уйлап карагыз! Бәлкем, фотодагы тикшерүче белән
уздырган мизгелләр бушка гына китмәгәндер, ә?!
– Ышанмыйм! Бу кәгазь – ялган! Афёра бу! Акча талар өчен корылган капкын! – дип бәргәләнде хатын.
– Чәбәләнмәгез, Диләфрүз ханым! Уйлап бетерегез! Югыйсә соң булуы бар! Акча ул бүген бетә, иртәгә тагын табыла! Ирегез белсә, бернәрсәсез калуыгыз бар!
– Дөрес анализлар түгел бу! Мин ул чорда ирем белән генә булдым. Аның бер кешелек палата иде. Көн аралаш ике ай буе янында кундым. Әлмирем бары тик аныкы гына!
– Мин сезгә үземдәге мәгълүматны җиткердем, уйлап бетерегез...
– Күпмедән бәялисез инде бу шантаж кәгазен?!
– Өч йөз мең сум!
– Өч йөз мең!!! Шаштыгыз мәллә? Бу бит безнең коттедж бәясеннән дә артык! Талау бит бу! Андый акчаны каян табыйм мин?! Каян?
– Ирегезнең банк счётында биш миллион да 600 мең сумнан артык акча ята.
– Ятса ни? Ничек алыйм мин аны? Белсә, бәреп үтерәчәк бит ул мине! Кирәкми миңа сезнең ялган ДНК экспертизаларыгыз, хушыгыз! – дип,
Диләфрүз китеп барды. – Мөмкин түгел! Һич мөмкин түгел! Мин бит көне-төне палатада ирем янында булдым! Әлбәттә, ялган кәгазьләр! Шулай булмыйча соң! – дип, күңелен тынычландырырга тырышты ул.
Ә көннәрдән бер көнне ире чырае җимерелеп, усалланып кайтып керде. Керә-керешкә юл сумкасын тотып бәрде, аяк киемнәрен чөеп ыргытты.
– Диләфрүз, бу нинди галәмәт? Тикшерүче белән мин хастаханәдә
ятканда, арагызда ниләр булды? Яхшы чакта дөресен әйтеп кал! – дип үкерде ул.
– Берни булмады! Сорау ала иде дә, аннан мин синең янга бүлнискә чаба идем! 

– Ә бу нәрсә, болар ни, сөйрәлчек? – дип, ул фотосурәтләрне идәнгә чөеп җибәрде. Аннан Диләфрүзне сугып екты.
– Дөрес түгел, ялган сурәт алар! Монтаж ясаганнар! Оркыя Йолдызовна белән Вера Самойловнаның гына эше бу! Алар безгә каршы фетнә оештырырга детектив яллаган! Детективлары шантаж ясап, миннән дә акча таләп итте. Габдулла, бәгърем, минем сиңа хыянәт иткәнем юк, җан кисәгем! Әлмиребез бары синеке генә! Ничек үлеп тора бит ул әтием дип...
Балабыз хакына үтенеп сорыйм, әллә кемнәргә ышанма, бәгърем! – дип, Диләфрүз идәндә тәгәри-тәгәри, иренең аякларын кочып, үксеп елады.
– Яхшы, мин анализларны кабат тикшертергә бирәм. Әгәр экспертиза әлеге кәгазьләрнең дөреслеген раслый икән, ник туганыңа үкенәчәксең! – дип, кәчтүмен дә идәнгә салып ыргытып, баскыч буйлап икенче катка менеп китте. Анда йокы бүлмәсендә бәхетсез хатынның телевизоры эшләп калган иде, ире шуны күтәреп, идәнгә бәрде, ахры, нәрсәләрдер дөбер- шатыр килде.
Бу ДНК анализлары, фотолар, алар тормышына ахыргача үз төзәтмәләрен кертте. Элеккеге хөрлекнең эзе дә калмады. Атна ун көн эчендә Диләфрүз ханым суырылып калды, уй-хәрәкәтләре таркауланды. Кухняга берәр әйбер алырга керсә дә, нигә кергәнлеген исенә төшерә алмыйча аптырый, ут кабызса – сүндерергә оныта башлады, аш куйса – ашы ташып интектерде.
Элек гөрләп торган өйләренең коты качты! Өлкәннәрнең үзара мөнәсәбәте балага да тәэсир итми калмады, Әлмир дә көйсезгә әйләнде. Гомерендә булмаганны, әнисе аңа юк-бар өчен дә кычкыра башлады, бала тияргә ярамаган берәр әйберен эләктерсә, кулыннан тартып, йолкып алды...
Тагын өч атнадан яңа молекуляр-генетик экспертизаның нәтиҗәләре кайтты. Чибәр ханымның тормышы шул мизгелдә ахыргача чәлпәрәмә килде! Детектив алдамаган булып чыкты, Диләфрүзнең өметләре акланмады. Суд аларны аерып, улы Әлмирне дә әтисез калдырды. Хөкем карары укылып, утырыш таралгач, яшь хатын үз-үзенә кул салырга да риза иде. Әлмире булу гына аны мондый адымнан саклап калды. Улының
Габдулла Кәримович утырып киткән машина артыннан: «Әтием, мин дә синең белән барам!» – дип өзгәләнүләреннән Диләфрүзнең иптәш кызы Зөмәрәгә хәтле елап җибәрде.

***

– Шулай итеп, галиҗәнап хөкемдар, мин дүрт яшьлек улым белән урамда калдым. Дөнья яхшы кешеләрсез түгел, дигәндәй, элекке төзелеш эшендә миңа гашыйк булып йөргән прораб бар иде. Утыз биш яшенә җитсә дә, бер тапкыр да өйләнмәгән егет ул. Миңа булган мәхәббәте дә суынып бетмәгән икән. Барып, хәлләрне сөйләгәч, фатирына кертте. Шунда бергә яшәп ятабыз. «Тора-бара тулай торакка күчәрбез», дигән идем, кирәкми, биредә генә яшәгез, диде.
– Улыгыз Әлмирнең әтисе кем инде?
– Әнә ул, биредә утыра! Мине эзәрлекләгән, юкка чыгару белән янаган лейтенант Галимуллин, – дип борылып, халык арасыннан төртеп күрсәтте.
Тегесе дулкынланып, урыныннан торды, каушаганлыгы кыяфәтенә чыккан иде. 

– Сез нәрсә, сез нәрсә, ханым! Мин, галиҗәнап хөкемдар, аны беренче тапкыр күрәм!
– Ялганлама, кабахәт! Үзеңнең карьераң өчен куркасыңмы, хатыныңның югары урыннарда утырган туганнарыннан шүрлисеңме?
– Сез, ханым, яла ягасыз! – дип кычкырды Галимуллин.
– Сезгә сүз бирелмәгән иде әле! Баскансыз икән, җавап бирегез! Сез бит бу эш буенча тикшерү алып баргансыз, гражданин Галимуллин? Ник яшерәсез? – дип, баш хөкемдар аңардан сорау алырга кереште.
– Бәлкем, шулайдыр! Ел буена дистәләгән эш кенә каралмый! Барысын да хәтерләп бетерә торган да түгел! – диде лейтенант Галимуллин.
Бориковның яклаучысы Инсаф Игламович та телгә килде. Баш судьяга мөрәҗәгать итеп, ул:
– Хөрмәтле Илсинә Фәритовна, мөмкин булса, тагын бер видеоязманы карап китә алмабыз микән? Ул кайбер билгесезлекләргә ачыклык кертәчәк! – диде.
Хөкемдар рөхсәте белән, экран кабат кабынды. Адвокат видеоматериалга аңлатма биреп барды.
– Җәмәгать, менә карагыз, Юра Бориков килер алдыннан, ягъни ике сәгать алдан подьезд каршына бер машина килеп туктый. Игътибар итик, аннан ир кеше һәм безгә таныш Диләфрүз ханым чыга. Алар нидер сөйләшә, ир кеше Диләфрүзне үгетли булса кирәк. Шуннан хатын икеләнә-карыша торгач, теләр-теләмәс кенә подъездга кереп югала. Үгетләүче ир кешене кем дип беләсез инде? Әлеге дә баягы суд залында утыручы лейтенант Әнфәс Кадыйрович Галимуллин галиҗәнаплары! Ул бер сәгать чамасы
көтеп азапланганнан соң, хатын подъезддан чыга. Күрәсезме, ул карак мәче кебек як-ягына карана. Үкчәсенә ут капкандай ашыга. Алар күздән югалып, тагын ярты сәгатьтән артык вакыт үткәч кенә, Юрий Дмитриевич пәйда була. Игътибар итсәгез, беренче видеоязмада Галимуллин белгән Диләфрүз ханым юк иде! Үзегез күрәсез, хөрмәтле хөкемдар! Бер үк җирдән алынган язмаларның икесе ике төрле! Бу ни дигән сүз?! Димәк, аңлашылганча, беренче видеоязмага монтаж ясалган, ягъни аны кемнәрдер кисеп кыскарткан! Ә Диләфрүз ханым, үз гөнаһларын берникадәр аклау
һәм хөкем карарының йомшартылуын өмет итеп, дөресен сөйләргә алынды. Гражданка Диләфрүз Касыймованың яшь баласы да барлыгын истә тотсагыз иде.
Хөкем залында бер мизгелгә кабер тынлыгы урнашты. Читлек эчендә, иелгән башын учлары белән каплап утырган, хөкем ителүче Юра Бориков та, ниһаять, уянып киткәндәй, беренче тапкыр күтәрелеп карады. Халык арасыннан гына колак салып, эш барышын күзәтеп утырган берәү урыныннан калыкты.
– Гафу итегез, хөрмәтле хөкемдар! Бер генә сүз әйтим әле! Мин –
Бориков Юрий Дмитриевич эшен алып барган тикшерүче, подполковник Азамат Әлмәвирович булам! Димәк, мин алданганмын, миңа эш процессы барганда, ялган материал төртеп уйнатканнар! Лейтенант Галимуллин, нигә миңа ялган материал бирдең? Син, мөртәт, барысы өчен дә җавап
бирәчәксең әле! – диде ачу белән, уңайсыз хәлдә калган подполковник Ярмәкәев. 

 – Гражданка Касыймова! Үтерелүче Гыйбаев яшәгән подъездга сез нинди максат белән килдегез?
– Бер тискәре юлга кереп, намусыңны корбан итәсең икән, аның
чоңгылыннан үзеңне тартып алу бик кыен! Кайчак мөмкин дә түгелдер ул! Аның сазлыгы сине әкертен генә үзенә йота бара. Минем төп гаебем – әзергә-бәзер булып кына, бәхетле тормыш төзергә омтылу иде. Башкаларның өлеше барына да игътибар итмичә, кеше бәхетсезлеге өстендә үземә рәхәт тормыш төзеп маташуым, байлыкка, мул тормышка җиңел юл аша омтылуым
– зур җинаятькә этәрде. Иң әүвәл ирен тартып алып, болай да сөелү-наз күрмичә яшәгән Оркыя Йолдызовнаны рәнҗеттем, аның уртак баласы булуы белән санлашып тормадым. Шуңа өстәп, лейтенант Галимуллин белән дә азгынлыкка баруым бүген мине сезнең каршыгызга китереп җиткерде...

(Ахырын "Казан утлары" ның 05, 2021 санында укыгыз)

 

"КУ" 05, 2021

Фото: pixabay

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: